Алынма исемнәрнең төрләнеш һәм әйтелеш үзенчәлекләре.
план-конспект урока (6 класс) на тему

Алынма исемнәрнең төрләнеш һәм әйтелеш үзенчәлекләрен өйрәнү.(Алынма исемнәрдәге –ск кушымчасына беткән сүзләргә; [й]авазына беткән алынмаларга; ь билгесе хәрефенә беткән алынмаларга кушымчалар ялгану үзенчәлеген өйрәтү). Алынма исемнәрне  сөйләмдә урынлы һәм дөрес  кулланырга күнектерү.

Скачать:


Предварительный просмотр:

 https://edu.tatar.ru/upload/anketas/68652.jpg https://edu.tatar.ru/upload/anketas/68652.jpg

https://edu.tatar.ru/upload/anketas/68652.jpgДәреснең технологик картасы

Укытучы: Салихҗанова Илмира Локман кызы - югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Сыйныф: 6 а,г

Төркем: татар төркеме

Дәреслек:  Н.В. Максимов,М.З. Хәмидуллина “Татар теле”, 6 нче сыйныф: рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)

 Тема: Алынма исемнәрнең төрләнеш һәм әйтелеш үзенчәлекләре.

Дәрес максаты: Алынма исемнәрнең төрләнеш һәм әйтелеш үзенчәлекләрен өйрәнү.(Алынма исемнәрдәге –ск кушымчасына беткән сүзләргә; [й]авазына беткән алынмаларга; ь билгесе хәрефенә беткән алынмаларга кушымчалар ялгану үзенчәлеген өйрәтү). Алынма исемнәрне  сөйләмдә урынлы һәм дөрес  кулланырга күнектерү.

Төп мәгълүматны  аеру, яңа мәгълүматны дәреснең эчтәлеге белән бәйли белү.

Илебезнең географиясенә, истәлекле урыннарына  кызыксыну уяту.

Дәреснең бурычлары:

1. Татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту, мәгълүмати технология, тикшеренү-эзләнү методы аша

укучыларның иҗади сәләтләренең ачылышларына этәргеч ясау.

2. Логик фикер йөртүне үстерү; сөйләм телен үстерү; диалогик-монологик сөйләмгә чыгу.

3. Укучыларны иҗади сөйләшүгә тарту; татар телен өйрәнүгә кызыксынуларын арттыру.

Дәрес төре: катнаш (яңа материалны өйрәнү һәм беренчел ныгыту дәресе)

Җиһазлау: Smart такта , презентация, индивидуаль карточкалар, рәсемнәр.

Дәрес этаплары

Дәрес этабының максаты

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

ШУУГ –шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре

РУУГ- регулятив универсаль уку гамәлләре

ТБУУГ- танып белү универсаль уку гамәлләре

КУУГ гамәлләре -  коммуникатив универсаль уку

Оештыру. Эшкә кызыксыну тудыру

Укытучы өчен максат:

Уңай психологик халәт барлыкка китерү

Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.

− Хәерле көн, балалар! Исәнмесез!

Бик үзенчәлекле серле  утрауда яшәүчеләр  бер-берләренә һәрчак яхшылык кына бүләк иткәннәр. Алар кул бирешкәндә, уч төпләре очрашуга, аннан нәни генә очкын-кечкенә кояшчык кабынган. Ул бик нәни булганлыктан кулларын пешермәгән, ә уч төпләрен җылыткан гына. Хәзер сез дә янәшәдәге иптәшегез белән   җылылык бүләк итешегез әле. Бер-беребезгә карадык, кулларны кулга алдык, елмаештык. Җылылык тоясызмы? Кәефләрегез ничек? Шушы  җылылык сезнең һәм безнең арада дәрес буе саклансын, дәресебезне башлыйбыз.

Укучылар бер-берсенә карап, кулларны-кулга алалар, елмаешалар,  җылылык бүләк итәләр.

КУУГ: классташлар  һәм укытучы белән  уку эшчәнлеген  оештыруда хезмәттәшлек итү

ШУУГ: үзмаксат кую

Терәк белемнәрне актуальләштерү. Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру

Укытучы өчен максат:алынма исемнәр  тартым кушымчасы ялганганда, күплек санда килгәндә, килеш белән төрләнгәндә татар теле кагыйдәләренә буйсынуларын искә төшерү мөмкинлеге булдыру, яңа материалны кабул итүдә мөһим булган терәк белемнәрне актуальләштерү.

Укучылар өчен максат:алынма сүзләрне  мәгънәле кисәкләргә таркату һәм кушымча ялгану үзенчәлеген аңлату.

I. – Укучылар, экранга  карыйбыз. Монда нинди сүзләр  бирелгән?

1)  командирының

2) приказы

3) заводларында

4) кызылармеецлар

5) губернасында

6) зениткалары

 – Бу сүзләрне сез мәгънәле кисәкләргә таркатыгыз  һәм кушымча ялгану үзенчәлеген аңлатыгыз. Җавап дөрес булса, бу сүз нинди дә булса хәрефкә әйләнә.

-Сез бирелгән сүзләрне мәгънәле кисәкләргә дөрес таркаттыгыз  һәм кушымча ялгану үзенчәлеген дөрес аңлаттыгыз.

Нинди нәтиҗә ясыйбыз?

Алынма исемнәр  тартым кушымчасы ялганганда, күплек санда килгәндә, килеш белән төрләнгәндә татар теле кагыйдәләренә буйсыналар.

III.- Укучылар, карагыз нинди сүз килеп чыкты. Сәяхәт русча ничек була?

Укучылар экранга карыйлар биредә алынма сүзләр булуын ачыклыйлар.

Smart күнегү ярдәмендә элек үзләштергән белемнәрне искә төшерәләр.

ТБУУГ: логик фикерләү булдыру

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив  фикер алышуда катнашу

Уку мәсьәләсен кую

Укытучы өчен максат: яңа белемнәр  кабул итүне оештыру һәм  үзләштерүгә юнәлеш бирү

Укучылар өчен максат: килеп туган уку мәсьәләсен анализлау;  дәреснең темасын, максатын билгели белү.

-Ә сез сәяхәт итәргә яратасызмы?

-Сезне Россия буенча сәяхәткә чакырам.

-Сезнең каршыгызда Россия картасы (смарт тактада). Без сәяхәт итәсе шәһәрләр исеме зур шрифт белән билгеләнгән. Әйдәгез бу шәһәр исемнәрен бергәләп укыйбыз.(Билгеләнгән шәһәр исемнәрен бергәләп укыйбыз)

Сәяхәтебезнең маршрутын сезгә мин  русча әйтәм. Игътибар белән тыңлагыз. Аннан соң сез татар телендә әйтерсез. (Отправляемся из Казани в Курск, из Курска в Омск, из Омска в Томск, из Томска в Читу, из Читы в Якутск, из Якутска в Игарку, Из Игарки возвращаемся в Казань)

   Укучыларның җавапларын тыңлыйм.

-ск кушымчасына беткән исемнәрне укучылар ялгаган кушымчалар белән тактага яза барам.

Маршрур бер. Сез төрлечә әйтәсез. Димәк, безгә бүген шул мәсьәләне хәл итәргә кирәк.

-Ничек уйлыйсыз без бүген дәрестә нәрсә турында өйрәнербез икән?

-Дәрескә нинди максат куярсыз?

   - Ә сүзләргә дөрес кушымчалар ялгау ни өчен кирәк?

Укучыларның җаваплары:

 Укучылар дәреснең темасын, максатын билгелиләр.    

 -Без бүген дәрестә –ск кушымчасына беткән сүзләргә кушымчалар ялгарга өйрәнәбез.

Дәресебезнең максаты: алынма исемнәргә дөрес кушымчалар ялгау.

- Сүзләргә дөрес кушымчалар ялгый белү татар телендә матур һәм дөрес итеп сөйләшү өчен кирәк.

ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую

РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу

КУУГ: коллектив  фикер алышуда катнашу

Танып-белү эшчәнлеге.  Уку мәсьәләсен чишү.

Укытучы өчен максат: Алынма исемнәрдәге –ск кушымчасына беткән сүзләргә татар телендә килеш кушымчалары алдыннан и хәрефе өстәлүе һәм калын кушымча ялгануы турында күзаллау булдыруда ярдәм итү.

Укучылар өчен максат: алынма исемнәрдәге –ск кушымчасына беткән сүзләргә татар телендә килеш кушымчалары алдыннан и хәрефе ялгануын мисаллар  ярдәмендә раслый белү.

-Укучылар, экранга карагыз. Күп шәһәрләрнең исеме –ск кушымчасына беткән. Маршрутны төзегәндә кайберләрегезнең  җаваплары  дөрес булды. Әминәне тагын бер тыңлыйк әле. Мин Әминә белән килешәм. Син үзеңнең җавабыңны дәлилләп (аңлатып) күрсәт.

- Нәтиҗәләрне дәреслектәге кагыйдә белән чагыштырыйк, дөрес фикер йөрттекме икән? 

-Безнең фикеребез дөрес булганмы?

Әйдәгез, дәфтәрләрне ачабыз бүгенче числоны язабыз.

 –ск кушымчасына беткән (тактада язылган) исемнәргә дөрес кушымчалар куеп язабыз. Бер укучы тактада эшли. Хаталарны төзәтә.

-Ә хәзер маршрутны дөрес итеп әйтегез.

-Балалар без үзебезнең башкалабызга кайтып җиттек. Казанда Салих Сәйдәшев музее бар. Ул Максим Горький урамында, 13 нче йортта урнашкан. (Экранда Салих Сәйдәшев музее күрсәтелә). Әйдәгез музейга керәбез.Музейның берничә бүлмәсен карыйбыз. Бер бүлмәдә музыка тавышы ишетелә.

Балаларның уйлыйлар, актив эшлиләр.

Дәреслекнең 36 нчы битендәге  кагыйдәне укыйбыз.  

Уртак фикергә киләбез һәм  –ск кушымчасына беткән исемнәргә дөрес кушымчалар куеп маршрутыбызны язабыз.

Бер укучы тактада эшли.

Нәтиҗә: Алынма исемнәрдәге –ск кушымчасына беткән сүзләргә татар телендә килеш кушымчалары алдыннан и хәрефе өстәлә һәм калын кушымча ялгана.

 Дәреслекнең 36  нчы битендәге кагыйдәләрне укыйбыз.  

–Әйе, без дөрес фикер йөрткәнбез.                                          

Маршрутны тагын бер тапкыр (дөрес итеп) әйтәләр

КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү

РУУГ:  үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, анализ ясау.

ТБУУГ: уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру

КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең  гамәлләрен бәяләү

Ял минуты.

-Укычылар игътибар белән тыңлагыз, рәхәтләнеп ял итегез. Ә ахырдан бу көйнең нинди музыка коралында уйнылуын әйтерсез.

Укучыларның җаваплары.

Яңа белемнәрне ныгыту

Укытучы өчен максат:

 яңа мәгълүмат туплауда белемнәрне күнегүләр ярдәмендә  ныгыту мөмкинлеге булдыру

Укучылар өчен максат: яңа белемнәрне дәреслек кулланып камилләштерү

Тактага  МУЗЕЙ – МУЗЕЕ

ГЕРБАРИЙ - ГЕРБАРИЕ
РОЯЛЬ - РОЯЛЕ

РОЛь – РОЛЕ сүзләре эленә.

-Бу нинди сүзләр?

Бу сүзләр хор белән дә, аерым – аерым да кабатлана.

-Укучылар [й] авазына беткән алынмаларга тартым кушымчасы ялганганда, й хәрефе е хәрефе белән алышына МУЗЕЙ – МУЗЕЕ, ГЕРБАРИЙ – ГЕРБАРИЕ.

-Ь билгесе хәрефенә беткән исемнәргә тартым кушымчасының нечкә төре ялгана. Мәсәлән НЕФТЬ - НЕФТЕ,

РОЛЬ – РОЛЕ.

Дәреслек белән эш.

  1. 36 нчы бит 57  нче күнегү. Нокталар урынына тиешле кушымчаларны куеп, җөмләләрне күчереп язу.
  2. 36 нчы бит 58 нче күнегү. Калын хәрефләр белән бирелгән исемнәрне тартым һәм килеш белән төрләндерү.

Дәреслек белән эш.

-Алынма сүзләр

РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү

ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү

ТБУУГ: яңа мәгълүмат туплауда  дәреслек куллану

Яңа белемнәрне мөстәкыйль куллану һәм тикшерү

Укытучы өчен максат: яңа белемнәрне мөстәкыйль  куллану мөмкинлеге булдыру

Укучылар өчен максат: терәк сүзләр ярдәмендә сәяхәтебез турында хикәя төзү

1. Укучыларга индивидуаль карточкалар таратыла. (Карточкаларда, укучыларның белемнәрне үзләштерү дәрәҗәсенә карап төзелгән җөмләләр.) Җөмләләр рус телендә. Укучылар татар теленә тәрҗемә итеп язалар. Соңыннан бер-берсенең эшен тикшерәләр,  эшләрен бәялиләр.

2. - Әйдәгез, экранда бирелгән сүзләрне кулланып   бүгенге сәяхәтебез турында сөйлибез.

Бер – берсенең

хаталарын төзәтәләр.

Укучылар экрандагы карта һәм рәсемнәр ярдәмендә сәяхәтебез турында сөйлиләр.

ШУГГ: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау

ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү

РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

Уку эшчәнлеген йомгаклау.

Укытучы өчен максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау,  белемнәрне бәяләү һәм киләчәккә перспектива билгеләү

Укучылар өчен максат: үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү.

Укытучы өчен максат: өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату.

Укучылар өчен максат: өй эшен дөрес башкару

1. Рефлексия.

- Бүгенге дәрестән үзегез өчен нинди яңалыклар алдыгыз?

- Дәрес сезгә нәрсә бирде?

2. Белемнәрне  бәяләү.

3. Өй эше.

37 нче бит, 59 нчы күнегү.

Балаларның җаваплары

ШУУГ: үз уңышларың / уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ә.Еники әсәрләренең тел үзенчәлекләре

Аннотация статьи Литературное наследие Амирхана Еники, которому 16февраля 2009 года исполнилось бы 100 лет, наверное, никогда не станет обычным фактом истории. Его немногочисленные рассказы и...

Хоккейчылар тәрбияләү үзенчәлекләре

8 нче сыйныфта хоккейчылар тәрбияләү үзенчәлекләре...

Кайбыч районы топонимнарының килеп чыгышын, аталу тарихын, җирле сөйләм үзенчәлекләрен өйрәнү.

Кайбыч  районында 13 татар авылы бар. Ләкин аларның барысын да тиз арада өйрәнеп бетерү мөмкин түгел, шуңа мин өчесенә генә тукталдым. Авыллар тарихы, географик берәмлек атамалары хакындагы мәгъл...

“Габдулла Тукай сүзләренә язылган җырларны мәктәптә өйрәтү үзенчәлекләре"

Әлеге эш Габдулла Тукайның “Бәйрәм бүген”, “Карлыгач”, “Туган авыл” җырлары буенча....

Габделҗәббар Кандалыйның иҗат үзенчәлекләре ( Сингапур технологиясе буенча дәрес эшкәртмәсе)

Г.Кандалыйның тормыш юлын кабатлау, шәхесенең, иҗатының үзенчәлекле якларын ачыклау. Иҗатының идея тематикасы белән таныштыру.2. Әсәрләренең теле, сурәтләү чараларына байлыгы, башка мәгърифәтчеләр бел...