Ә.Еники әсәрләренең тел үзенчәлекләре
статья (11 класс) по теме

Галимова Гулия Вакиловна

 

Аннотация статьи

Литературное наследие Амирхана Еники, которому 16февраля 2009 года исполнилось бы 100 лет, наверное, никогда не станет обычным фактом истории. Его немногочисленные рассказы и повести, публицистические выступления  и сегодня увлекают читателя  красотой родного языка, изящностью стиля, искренностью чувств, правдивостью характеров и поразительной современностью, помогающей находить ответы на самые серьезные вопросы нашего непростого времени.Данное выступление посвящено анализу языка художественных произведений писателя. Актуальность данной темы несомненно. В настоящее время в области стилистики, развития языка и области его использования рождаются много вопросов. Среди них особое место занимает проблемы языка художественной литературы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon a.eniki_srlrenen_tel_uzenchleklre.doc63 КБ

Предварительный просмотр:

Аннотация статьи

Литературное наследие Амирхана Еники, которому 16 февраля 2009 года исполнилось бы 100 лет, наверное, никогда не станет обычным фактом истории. Его немногочисленные рассказы и повести, публицистические выступления  и сегодня увлекают читателя  красотой родного языка, изящностью стиля, искренностью чувств, правдивостью характеров и поразительной современностью, помогающей находить ответы на самые серьезные вопросы нашего непростого времени. Данное выступление посвящено анализу языка художественных произведений писателя. Актуальность данной темы несомненно. В настоящее время в области стилистики, развития языка и области его использования рождаются много вопросов. Среди них особое место занимает проблемы языка художественной литературы.

Әмирхан Еники әсәрләренең тел үзенчәлекләре

Бу доклад Әмирхан Еники әсәрләренең тел  үзенчәлекләрен анализлауга багышлана. Әдәби әсәрләрнең тел  үзенчәлекләрен анализлаганда әдәбият һәм тел белгечләре хезмәтләреннән куллану бик әһәмиятле. Шундыйлардан В.Х. Хаков, Р.С. Абдуллина, Н.М. Низамов, Г.Х. Әхәтов һәм башкалар хезмәтләре.

Тема актуаль. Беренчедән, бүгенге көндә  тел үсеше һәм куллануы өлкәсендә аеруча күп мәсьәләләр туа. Алар арасында матур әдәбият теле проблемалары шактый зур урын алып тора. Икенчедән, Әмирхан Еникинең ХХ гасыр әдәбиятында аеруча зур һәм үзенчәлекле урын алып торуын әйтеп була.

Ә. Еникинең әсәрләре бер-берсеннән үзләренең тематикалары, әдипнең төрле иҗади чорларда язылулары һәм тел үзенчәлекләре белән аерылып торалар. Әсәрләрендә әдип тематик-идеяне ачыклау өчен төрле чаралар куллана. Тел үзенчәлекләренә килгәндә, иң еш очрый торган һәм язучының бөтен иҗатына хас булган күренешләр – сынландыру (җанландыру), чагыштырулар, метафоралар, эпитетлар, алынмалар, гади сөйләм лексикасы һәм фразеологик берәмлекләр. Мәсәлән, “Җиз кыңгырау” хикәясен алыйк. Әсәрнең үзенчәлеге автор тарафыннан табигатькә азрак мөрәҗәгать итүендә чагыла. Еникиның иҗатында табигать аеруча зур урын алып тора. Әмма бу әсәрдә беренче планга кешеләр чыга. Кайчак кына шәкерт хисләренә тургай тавышлары килеп керә. Монда автор чагыштырулар куллана. Мәсәлән: «тургайлар, чынлап та аңа кушылгандай, тын, якты карлар өстендә тагы да талпыныбрак, исеребрәк сайрарга тотыналар иде кебек», – дип тасвирлый әдип, тургайлар тавышын тарантас тавышына кушылуы турында.

Җанландыру ысулы, әлбәттә, ешрак табигатькә карата кулланыла. Мәсәлән: “Суы зөбәрҗәттәй яшькелт, бик чиста; күләгә урыннарда караңгыланып китә, кояшлы җирләрдә җем-җем уйнакларга тотына, ә шулай да, үз дәрәҗәсен белгәндәй, ашыкмыйча уйчан тыныч кына агып ята”. Башка чаралардан эпитет, метафора кебекләрне билгеләргә мөмкин. Шулай: эпитет – ”Сары ат йомшак юл тузаныннан тып-тып кына басып атлый”.

Әдип татар халык әйтемнәре, гади сүзләр аша персонажларны сурәтли, аларга төгәл сыйфатлама бирә. Гади сөйләм олы буын кешеләренә генә түгел, ә яшьләргә дә хас.

1. Тел һәм стиль өлкәсендә Әмирхан Еники еш җанландыру ысулын куллана. Бу, беренче чиратта, табигатькә карата кулланыла. Ләкин аның җанландыруы фәлсәфчелеге, космизмы белән аерылып тора. Хәтта кайбер мисалларда ул табигать белән диалогларга керә. Мәсәлән: “Бер генә сәгатькә” әсәрендә: “Ләкин җәй башының яшь, тансык, сөйкемле матурлыгы белән балкыган шушы тау битләре, шушы кырлар аңа атасы йорты кебек үк үтә таныш, аеруча якын иде”; яисә “Кем җырлады” хикәясендә: “Кинәт җил исте, биек нарат, эре яңгыр тамчыларын җиргә коеп, салмак кына башын чайкады. Күктәге салынкы соры болытлар, кемгәдер юл ачкандай, икегә аерылдылар. Шунда ук зәңгәр ачыклыктан, бәхилләшергә соңга калгандай, ашыгып кояш карады».

Җанландыру алымын язучы кеше характерының нечкә үзенчәлекләрен билгеләү өчен дә куллана: “Җиз кыңгырау әсәреннән” бер мисал: “Суы зөбәрҗәттәй яшькелт, бик чиста; күләгә урыннарда караңгыланып китә, кояшлы җирләрдә җем-җем уйнакларга тотына, ә шулай да, үз дәрәҗәсен белгәндәй, ашыкмыйча уйчан тыныч кына агып ята”. Кайчак җанландыру, авторның эчке дөньясын тасвирлау максаты нигезендә, диалог, аралашу нигезендә бирелә. Шул ук әсәрдән мисал: “Ә агым су ага, миңа “әйдә” дигән сыман, бөтерелеп-уймакланып ага да ага. Мин ихтыярсыз аңа ияреп киттем” .

Шулай итеп, сынландыру һәм җанландыру ысулы Әмирхан Еники иҗатында еш очраганын һәм күбесенчә табигатькә багышланганын әйтеп китеп була.

2. Тел өлкәсендә Ә. Еники еш кына оста итеп кабатлау һәм парлы сүзләр куллана. Бу чара ярдәмендә ул текстка  эмоциональлек кертә. Ләкин кайбер әсәрләрдә – аеруча сатирик хикәяләрдә – кабатлау һәм парлы сүзләр иронияне билгеләргә ярдәм итәләр. Аның әсәрләре  башка авторларныкыннан аерылып торалар.

Кабатлаулар автор хисләрен төгәллерәк билгеләргә ярдәм итәләр. Мәсәлән “Матурлык” хикәясендә: “Ә шулай да тургайлар, көн яктысыннан туя белмәгәндәй, тагын да биегрәк менеп, тагын да сузыбрак, ярсыбрак берөзлексез сайрыйлар да сайрыйлар. Дөнья киң, киң, әләләләләүү!..”

Әмирхан Еники кабатлауны бөтен хикәяләрендә дә куллана. Фигыльләрне, исемнәрне яисә башка сүз төркемнәрен кабатлау аның иҗатына аеруча хас. Бу күренешкә күп мисаллар китереп була. Кайбер очракларда алар текст стиленә моңсулык һәм уйланучанлык  өстәп киләләр. “Әйтелмәгән васыять” хикәясеннән алынган мисал: «Йомшак кына җәйге җил исә... Дала буйлап кылганнар йөгерә, кылганнар йөгерә. Ефәк чукларын еш-еш кына селкеп, акрын гына кыштырдап, бик тырышып һәм бик кабаланып йөгерә кебек алар... Колын булып уйнаклап, шул кылганнар артыннан чабасы да чабасы килә. Дала буш, дала киң, җир җылыкай, шаян җилкәй биттән сөя... Рәхәт һәй, рәхәт тә соң!.. һәм ямансу. Нигәдер бик ямансу да шул. Шагыйрь әйтмешли, йөгереп уйныйсы, ятып елыйсы килә бу тын, моңсу башкорт даласында!»

Кабатлау шулай ук персонажның телен җанландыруы мөмкин. Ул геройның портретын, аның эмоциональлеген билгели. Мәсәлән: “Туган туфрак хикәясеннән”:  “ – Ник ярамасын! Ярый, бик ярый, аккошым!”

Шулай ук, Ә. Еники хикәяләренең тел үзенчәлеге итеп, автор тарафыннан еш кына сыйфатларны чагыштыру һәм югары дәрәҗәләрдә куллануны билгеләп китәргә кирәк. Мәсәлән, “Кем җырлады” хикәясендә: “Хәтта эшелоннар башындагы ике кап-кара паровоз тып-тын, әйтерсең, казаннарын сүндереп, аларны ташлап киткәннәр...”

3. Әмирхан Еники прозасына киң чагыштырулар хас. Ул аларны фәлсәфи карашларын тирәнәйтеп һәм аңлаешлы итеп бирү өчен куллана. Чагыштырулар белән бергә әдипнең әсәрләре метафораларга һәм эпитетларга бай. Алар аның теленә үзенчәлекле образлык кертәләр. “Бала” хикәясендә эпитетка түбәндәге мисал китереп була: “Берәм-сәрәм очраган усакларның көмеш яфраклары, таң сулышыннан уянышып, сөенә-сөенә уйнаган шикелле җилфердәшәләр”. Эпитетлар Әмирхан Еники текстларына аерым гүзәллек өстиләр. Аның эпитетлар кулланышы нигезендә прозаның чын матурлыгын аңларга мөмкин.

Язучы хикәяләрендә эпитетлар һәм метафоралар бик еш очрый. Ләкин аның тел үзенчәлеге булып киң чагыштырулар булуын әйтеп китәргә була. Чагыштырулар әдипнең прозасына фәлсәфичелек, уйланучанлык өстиләр. Мәсәлән шул ук “Бала” хикәясеннән бер мисал: “Командир моны күрде булса кирәк, аның җитди чырае, таң шәүләсе төшкәндәй, яктырып, йомшарып киткән кебек булды”.

Чагыштыруларны Ә.Еники табигатьне тасвирлаганда куллана. Әйтик “Туган туфрак” хикәясендә: “Һәм әнә шул таулар, кырлар, авыллар аша ниндидер бер пәһләванның зур адымнары шикелле, тимер челтәр баганалар әллә кайлардан килеп, әллә кайларга узып китәләр...”

Персонажның уй-фикерләрен тасвирлаганда да әдип чагыштыруларны еш куллана. Бу геройның моңсулануын яисә нинди дә булса авыр хәлдә булуын күрсәтә. “Җиз кыңгырау” әсәреннән бер мисал: “Мин хәтта уттай яна башладым. Уйларым, читлеккә эләккән кош кебек, бәргәләнергә тотынды: нишләргә, нишләргә? Әллә мыштым гына чыгып сызаргамы?..”

Кайчак чагыштырулар фразеологик әйтемнәр белән кушылып, текстка образлык өстәү вазифасын үтиләр. Мәсәлән “Матурлык” әсәрендә: “Илдә чыпчык үлми дигәндәй, безнең Бәдретдин дә, бик интегеп, ачка киселеп булса да, укуын әнә шулай алып бара иде”.

Метафоралар да Ә. Еники әсәрләрендә метафора шактый күп. Алар автор яки персонаж телләрен образлык, гүзәллек белән тулыландыралар. Әйтик “Матурлык” хикәясендә: “Әйтерсең, бу һич йомылмас ямьле-моңсу күз аның шәрәләнеп каман бердәнбер күңел көзгесе!”  яисә хикәянең исеме – “Мәчет җылый”. Бу мисалда күңел көзгесе дигән метафора кешенең матурлыгын, чибәрлеген, сафлыгын билгели.

4. Персонажлар телендә Ә. Еники тарафыннан еш рус алынмалары очрый. Алар геройның үзенчәлекләрен чагылдыралар. Рус алынмалары арасында иронияне белдерүчеләр дә, геройның уңай яки тискәре ягын чагылдыручылар да очрый. Шулай, “Бер генә сәгатькә” исемле хикәядә Ә. Еники фронтовик герое теленә рус җөмләләрен кертә, һәм бу укучыга геройны уңай яктан чагылдырырга ярдәм итә: “Не смеешь, брат, не смеешь! – ди, чалбар кесәсеннән ярты баш аракы чыгарып, шап итеп өстәлгә куя. Ул үзе, бераз эчеп алганга күрә, кызмача. – Без болай шаяруны яратмыйбыз. Кайткансың икән, торырга тиешсең! Точка!”  Ә “Тынычлану” хикәясендә ул рус алынмаларын кулланып, геройның тискәре булуын ачыклый: « – Син, улым, әзрәк уйлап эшлисеңме моны?
– А в чем дело? – диде Радик, тыныч кына».

5. Рус гади сөйләм теленнән кергән алынмалар аеруча күп очрый. Гади сөйләм теле Ә. Еники тарафыннан ешрак персонажлар телендә кулланыла. Күбесенчә алар нинди дә булса геройның халыкчанлыгын чагылдырып киләләр.         Алынмалар белән беррәттән, әдип гади сөйләм лексикасын да куллана. Ләкин бу лексика алынмалардан аерылып тора. Чөнки гади сөйләм сүзләре нинди дә булса персонажның уңайлыгын яисә тискәрелеген белдермиләр. Алар күбрәк текстка эмоциональлек өстиләр генә. Мәсәлән “Җиз кыңгырау” хикәясендә: “–Юк, алар катнашмый.
– Пәрәмәч, ник?.. Бик якын туганыбыз лабаса” яки “Мәчет җылый”да: “Мөфти агай: “Бу нинди миңгерәү!” – дигән төсле гаҗәпләнеп, азрак кызганып, күбрәк ачу белән миңа бераз карап торды” Шул ук максат белән, Ә. Еники бу хикәясендә хәтта сүгенү сүзен дә кыстыра: «Абзый, кызып, кискен генә кулын селтәде:

– Әйдә, әйдә, йөрмә, кит моннан... Бетмәс монда сезнең ише суга... «с...ннәр»...»

6. Шулай ук Әмирхан Еники  хикәяләрендә фразеологик берәмлекләр, әйтемнәр  зур урын алып торалар. Алар әдипнең прозасын җанландырып, халык теленә якынайталар. Әмма бу күренеш язучының әсәрләрендә ешрак персонажлар телендә очрый. Бу ысул ярдәмендә автор нинди дә булса геройның халыкчанлыгын тасвирлый. Мәсәлән, “Бала” хикәясендә ул Гомәр һәм аның әтисенең сүзләрендә очрый:

“– Союзниклардан рәт чыкмады, әти. Карга карганың күзен чукымый инде ул...”; һәм: “– Ну, Гомәр, аякларың җиңел булсын! Яңадан әйләнеп кайтырга”.

 “Җиз кыңгырау” хикәясендә милли гореф-гадәтләрне тасвирлаганда, Әмирхан Еники төрле әйтемнәрне, мәкальләрне куллана. Мисаллар: “– Булган бу, – диде. – Әчүе дә җиткән, кыркуы да юк, ширбәт кенә... Әмма үзе, борыч салгандай, авызны яндырып бара. Шәп булган бу, шәп!”;  “– Чибәр егетме?

– Чибәр, күргәч гайрәтең чигәр, – диде кече кодача, шаркылдап”.
Кайбер мисалларда фразеологик берәмлекләр чагыштыру рәвешендә кулланылалар. Мәсәлән “Матурлык” хикәясендә: “Илдә чыпчык үлми дигәндәй, безнең Бәдретдин дә, бик интегеп, ачка киселеп булса да, укуын әнә шулай алып бара иде”.

Шулай итеп, әйтелгәннәрдән чыгып, Әмирхан Еники иҗаты татар әдәбиятында иң үзенчәлекле булып тора. Ул үзенең геройлары, үзенең фәлсәфи карашлары һәм, әлбәттә, үзенең теле  белән башка авторлардан аерылып тора.

Кулланылган әдәбият:
1. Абдуллина Р.С. Стилистика һәм сөйләм культурасы мәсьәләләре. – Яр Чаллы, 1997. – 128 б.

2. Әхәтов Г.Х. Татар теленең лексикасы (Педагогия институтлары һәм колледжлары студентлары өчен кулланма). – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1995. – 93 б.
3. Гәрәй Й. Сүз асылы. Тел хикмәтләре. – Уфа: Мәгариф, 2001. – 179 б.
Еники Ә. Сайланма әсәрләр. Биш томда. I том. – Казан: Раннур, 2000. – 476 б.
4. Еники Ә. Сайланма әсәрләр. Биш томда. II том. – Казан: Раннур, 2000. – 520 б.
5. Метод, стиль, жанр (җыентык). – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1976. – 224 б.
6. Миңнуллин Т. Татар әдәбияты морзасы // Еники Ә. Сайланма әсәрләр. Биш томда. I том. – Казан: Раннур, 2000. – Б. 7-10.
7. Мөхиярова Р.Х. ХХ гасырның 80-90 нчы елларында татар әдәби теле лексикасы.– Яр Чаллы, 2000. – 192 б.
8. Низамов И.М. И туган тел ... – Казан: Мәгариф, 1998. – 207 б.
9. Низамов И.М. Уем – тел очында. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1995. – 475 б.
10. Татар әдәбият тарихы. Алты томда. VI том. – Казан: Раннур, 2000. – 540 б.
11. Хаков В.Х. Стилистика һәм сүз сәнгате. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1979. – 234 б.
12. Хаков В.Х. Татар әдәби теле: Стилистика. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1999. – 304 б.
13. Хангилдин В.Н. Татар теле культурасының кайбер мәсьәләләре. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1976. – 160 б.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хоккейчылар тәрбияләү үзенчәлекләре

8 нче сыйныфта хоккейчылар тәрбияләү үзенчәлекләре...

Кайбыч районы топонимнарының килеп чыгышын, аталу тарихын, җирле сөйләм үзенчәлекләрен өйрәнү.

Кайбыч  районында 13 татар авылы бар. Ләкин аларның барысын да тиз арада өйрәнеп бетерү мөмкин түгел, шуңа мин өчесенә генә тукталдым. Авыллар тарихы, географик берәмлек атамалары хакындагы мәгъл...

Ибраһим Салаховның “Колыма хикәяләре” әсәренең тел - стиль үзенчәлекләре

Әлеге фәнни хезмәтнең эзләнү объекты булып Сталинның шәхес культы корбаннарынан берсе булган татар язучысы Ибраһим Салаховның иҗаты, аерым алганда аның “Колыма хикәяәләре” әсәре тора.Ибраһим Салахов -...

ГАЛИМҖАН ГЫЙЛьМАНОВНЫҢ “ОЧА ТОРГАН КЕШЕЛӘР” ӘСӘРЕНЕҢ ЯҢАЛЫГЫ ҺӘМ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ ФӘЛСӘФӘСЕ (фәнни эзләнү эше)

Киләчәк укучысын бүген нәрсә белән кызыксындырып, укырга җәлеп итеп була да, киләчәккә алар үзләре белән нинди әсәрләрне алачаклар?.. XX гасыр классикларын беләбез, ә XXI гасырны кайсы язучылар, нинди...

АЛИШ ӘКИЯТЛӘРЕНЕҢ ТӨП ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ, ТЕЛ –СУРӘТ ЧАРАЛАРЫ, ТӘРБИЯВИ ӘҺӘМИЯТЕ

Әлеге хезмәттә А. Алиш әкиятләрендәге тел-сурәт чараларына игътибар ителә....