АЛИШ ӘКИЯТЛӘРЕНЕҢ ТӨП ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ, ТЕЛ –СУРӘТ ЧАРАЛАРЫ, ТӘРБИЯВИ ӘҺӘМИЯТЕ
творческая работа учащихся (11 класс) на тему

Низамиева Рузиня Гадиевна

Әлеге хезмәттә А. Алиш әкиятләрендәге тел-сурәт чараларына игътибар ителә. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon a._alish.doc92 КБ

Предварительный просмотр:

I Всероссийская (XVII  Поволжская) научная конференция учащихся им. Н.И.Лобачевского

Секция “Фольклор и татарская литература”

Исследовательская работа

АЛИШ ӘКИЯТЛӘРЕНЕҢ ТӨП ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ,

ТЕЛ –СУРӘТ ЧАРАЛАРЫ, ТӘРБИЯВИ ӘҺӘМИЯТЕ

Фахрутдинова Раиля, 11 класс

Направляющая организация:

МБОУ “Гимназия имени М.М. Вахитова”

Города Буинска республики Татарстан

                             

                                                      Научный руководитель:

препод. высшей категории Низамиева Р.Г.

Казань 2016

Кереш

Әкиятләр аша балалар дөньясына

Балалар өчен иҗат итү – язучының иң зур бәхетедер ул. Шигырләре, әкиятләре ана сөте белән бергә бала күңеленә сеңеп калган әдипләрнең әдәби язмышлары да күпкә баерак, кызыклырак, әдәби гомерләре дә күпкә озынрак, әсәрләре дә бермә-бер күбрәк укыла. Сабый чакта тыңланган, укылган әсәрләр күңелдә гомерлеккә саклана. Үсә төшкәч укылганнары күпме генә бөек булмасын, балачак китаплары белән алар берничек тә ярыша алмый, минемчә. Кешелеклелек, намус, дуслык, тугрылык, әдәплелек, тырышлык, хезмәт сөючәнлек кебек төшенчәләр сабыйларга иң элек балалар әдәбиятыннан күчә.  Беренче карашка гади генә, беркатлы гына тоелган ул шигырьләр, әкият-хикәяләр безне гомер буе озата бара.

        Татар балалар әдәбияты кайчан барлыкка килгән? Кемнәр соң алар балалар әдәбиятын тудыручы әдипләр? Кайчан, кайда туганнар, кайларда эшләгәннәр, ниләр язганнар? Аларның иҗаты турында башкалар ни уйлый?  

        Татар балалар әдбиятының барлыкка килүе турында сүз алып барганда, шуны әйтергә кирәк: ул тумышы белән, һичшиксез, фольклор әсәрләренә барып тоташа. Милли фольклор баланың рухи дөньясы нигезенә салынган иң затлы катламыны тәшкил итә. “Таңбатыр” “Шомбай”, “ Үги кыз” һ. б әкиятләр балалар укуында озак еллар дәвамында тәрбия хезмәтен үти.

        Балалар әдәбиятын тудыручы әдипләрнең берсе, көчлесе дип, мин А.Алишны саныйм, хезмәтем язучының әкиятләре хакында. Югарыда фольклор турында сүз башлавым  юкка түгел. А. Алишның егермедән артык әкияте бар.  

А. Алишны баларның сөекле язучысы дәрәҗәсенә күтәргән жанр – нәкъ менә әкиятләр. Язучының “ Капкорсак патша” исемле беренче әкияте “ Пионер каләме” журналында басылып чыга һәм  нәни укучылар тарафыннан хуплап каршы алына. Аның “Капкорсак патша”, “Чуар тавык”, ”Нечкәбил”, “Сертотмас үрдәк”,  Каз белән аккош”, “Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар” һәм башка әкиятләре татар балалар әдәбиятының классик хәзинәсенә әверелде. Алар ел саен нәниләр өчен төсле китап булып басылып килә, рус һәм башка телләргә тәрҗемә ителә.

        А. Алишның балалар әдәбиятына керткән өлеше әйтеп бетергесез. Әлеге хезмәтне язу барышында мин аның турында язылган түбәндәге материаллар белән таныштым: “Тылсымлы хикәяләр” китабы[1], “Мәйдан” журналы[2],

Р. Даутовның “Балачак әдипләре”[3], мәктәп дәреслекләре, газета-журнал материаллары, “Балам – багалмам” китабы[4]  һ.б.  Эшкә әзерлек барышында  А. Алишның балалар өчен язылган әсәрләрен кабат укып чыктым. Аларга анализ бирү өчен теоретик белемнәремне барладым. Язу барышында алдыма түбәндәге максат һәм бурычларны куйдым:

        1. А. Алиш турында өстәмә мәгълүмат бирү, язучының балалар әдәбиятына керткән   өлешен   барлау.

2. А. Алиш әкиятләренең тематик төрлелегенә, күтәрелгән мәсьәләренә игътибар итү.

3. Әкиятләрдәге тел – сурәт чараларына тукталу.

4.   А. Алиш иҗатына кызыксыну уяту.

5. Әкиятләренең тәрбияви әһәмиятен ассызыклау.  

6. Сөекле язучыбыз иҗатын өйрәнүгә өлеш кертү.

          “А. Алиш тумыштан ук тәрбияче була. Ул унөч-ундүрт яшеннән үк пионер вожатые булып эшли, гомерен балалар арасында үткәрә”, - диелә истәлекләрдә.[5]  Әдип әкиятләренең балаларга тәэсирен, бу нигездә тәрбияләүнең халык педагогикасында иң отышлы алымнарның берсе булуын аңлаган. Мин хезмәтемдә әлеге мәсьәләгә - язучы әкиятләренең тәрбияви ягына аерым тукталачакмын. Дөрес, бу турыда югарыда телгә алынган чыганакларда шактый урын бирелгән, шулай да мин үз күзлегемнән карап фикер йөртәчәкмен. Әлбәттә, кабатлаулар, бердәй фикер сөрешләре дә күренәчәк әлеге хезмәттә.

Кече яшьтән үк А. Алиш халык әкиятләрен, төрле мәзәкләрне ярата. Алты яшь чагында ук әтисе аңа “Кызыл калфак” дигән әкият китабы алып бирә. Татарчага тәрҗемә ителгән бу әкиятне ул, хәтерендә калдырганча, дөрес һәм матур сөйли торган була.  “ Безнең әти дә, әни дә әкиятләрне бик матур итеп сөйли беләләр иде. Кайчакларда кичләрен ашка киткәндә, балалар янына күрше Әсма аптыйны чакырып калдыралар иде. Менә ул сөйли иде дә соң кызыклы әкиятләрне! Бер сөйләгәнне икенче кабатламый, берсеннән-берсе кызыклы әкиятләре һич бетәрлек түгел иде.

Өебез каршында мәдрәсәдә дә тыңлады Гаптул андый кызыклы әкият һәм мәзәкләрне”, - дип искә ала язучының апасы Закирә Алишева.[6] Моны А. Алишның үз истәлекләре дә раслый. “ Минем әле дә булса хәтеремдә нык саклана... Безнең күрше Әсма әби әкият сөйләргә ярата иде. Ә мин инде, үз чиратымда, яратып тыңлаучыларның берсе идем. Йокыга китәр алдыннан әллә ничәшәр башлы юха еланнарның, соры бүреләрнең, алтыннан эшләнгән сарайларның, дөньяда булмаган бик күп башка төрле әйберләрнең тарихын, вакыйгаларын, маҗараларын тыңлый-тыңлый, әллә нинди уйларга талып бетә идем”[7] 

А. Алиш әкиятләренең төп үзенчәлекләре

Әкиятләрне уку барышында без шундый хакыйкатькә төшенәбез: хаклык үзеннән-үзе генә җиңә алмый, тырышлык, эш сөючәнлек, кирәк чакта ярдәм кулы сузарга әзер тору кебек сыйфатлар тормышта зур әһәмияткә ия. А. Алиш әкиятләрендә мәрхәмәт, шәфкать төшенчәләренә аеруча зур мәгънә салынган, ә комсызлык, бәгырьсезлек, алдау юлы белән максатка, дәрәҗәгә ирешеп булмавына кабат басым ясалган. Аларның төп үзенчәлекләре:

             -  А. Алиш әкиятләренең күпчелеге кечкенә күләмле.

              - Автор гади генә детальләргә тирән мәгънә салган.

              - Күпчелек әкиятләр хайваннар тормышыннан алып язылган.

              - Табигать, хайван, кош-кортлар тормышы гади һәм аңлаешлы, җиңел  формада сурәтләнә,  вакыйгалар катлауландырылмый.

               -  А. Алиш кешеләргә хас булган сыйфатларны төрле җәнлек һәм кош-кортларга күчерә, шул ук вакытта, аларның төп үзенчәлекләрен дә саклый.

              - Әкиятләрендә сюжет ачык, төгәл, ясалмалылык юк, үзәккә бары бер – төп сюжет сызыгы куелган.

    -  Әкиятләрнең исемнәре гыйбрәтле.

    - А. Алиш әкиятләрендә традиционлык көчле. Ул традицион халык әкиятләрен үзенә өлге итеп алган.

Аерым әкиятләрдә традицион башлам һәм бетү, явызлык һәм яхшылыкның капма-каршы куелуы, аларда халык акылы һәм тапкырлыгының чагылуы, халкыбызның тормыш-көнкүреш һәм хайваннар турындагы әкиятләренә якын булуы, вакыйгаларның җанлы, образлы тел белән тасвирлануы һ. б. әдип әсәрләрен халык иҗатына якын итә. “Капкорсак патша” – авторның беренче дөнья күргән әкияте – моңа ачык мисал. Үзәгенә социаль мәсьәләләр, азатлык идеясе куелган.Төп фикер гипербола (зәңгәр күккә башлары тигән таулар, егерме көпчәкле автомобильдә йөрүче бай), эпитет   (кайнар йөрәк каннарын, давыллы кояш), чагыштыру (хәтфә кебек  болынлык,  шомырт  кебек кара күзләр),  сынландырулар  (Кояш чыраен сытты, ди. Агачлар ... тыңлыйлар, ... рәхмәт укыйлар)  ярдәмендә укучыга җиткерелә. Хәтта исемнәр дә шуңа яраклаштырылган: Канкояр патша, аның улы Капкорсак патша һ.б. Халык хыялында йөргән ирек, азатлык, бәхетле яшәү идеясе әкиятнең буеннан-буена сузылган. Гадәттә әкият жанрында          кулланылмый торган символлар һәм билгеләр дә урын алган. Мисаллар: канга буялган байрак, корыч ташкын, эшче канын имүче сөлекләр, завод һәм фабрикалар һ. б. Әкият яхшылыкның җиңүе, Капкорсак-Бушборчак һәм иярченнәренең җиңелүе, җәза алуы белән төгәләнә, бу аның әлеге жанр кысаларында язылуын күрсәтә.

Темалар төрлелеге, әкиятләрдә күтәрелгән мәсьәләләр, аларның тәрбияви яктан әһәмияте

Филология фәннәре кандидаты Ләйлә Минһаҗева А. Алиш әкиятләрен   схематик характерда түбәндәге төрләргә бүлеп карый: баланы тирә-юнь, бигрәк тә табигать белән таныштыру, ягъни танып-белү; тәрбияви һәм матурлыкны аңлау – эстетик максатларны күздә тотып язылган әсәрләр[8].      

Ә хәзер әдип әкиятләренең тематик төрлелегенә, анда күтәрелгән мәсьәләләргә  тукталыйк.

1. Әти - әни сүзен тыңламаган балалар кыен хәлдә калалар. ( “Куян кызы”, “ Каз белән аккош”, “Бик яхшы сабак алды ябалак”, “Песиләр һәм күселәр” һ. б.)

 “Куян кызы” әкияте  ана белән бала арасындагы җылы мөнәсәбәтне чагылдыра. Анда яңгыраган йомшак матур сүзләр колакны иркәли, сөйкемле куян кызы бала күңелендә озак саклана.. Ана куян баласына “бәбкәм”, “якты йолдызым”дип, ә Тиен куянга “туганкай” дип әйтә. Татар абзыйларының, әниләребезнең яраткан эндәшләре болар.

Куян кызы, әнисен тыңламыйча, итексез йөри һәм  аягын шештерә. Ананың бала өчен борчылуын, кайгыруын түбәндәге өзек раслый: “ Инде нишләргә? – дип уйга баткан куян. – Бу баланы кая алып барырга, ничек дәваларга”, - дип кайгырган.” Шунда ук укучы нәтиҗә дә ясый: әниләр һәрвакыт яхшыга гына әйтәләр, димәк, әниләрне тыңларга кирәк. Вакытында ашамасаң, йокламасаң, саф һавада йөрмәсәң, киек каз малае кебек кечкенә дә каласың. (“Каз белән аккош”)

2. Дуслык, туганлык, якыннарга хөрмәт.

“Чукмар белән Тукмар”  әкиятендә гел әрләшеп, бәхәсләшеп торган туганнарны әби кызык итә: күршеләргә кертә. Ялгыз калгач, Чукмарга  бик кыен була, күңеле тула. Әбидән Тукмарны алып кайтуны үтенә. Алар кочаклашып исәнләшәләр һәм бер дә сугышмаска сүз бирешәләр.

3. Хезмәт сөючәнлек, тырышлык, бер-береңә яхшылык теләү.

“Якаулык – хурлык, тырышлык зурлык” әкиятен бала аеруча истә калдыра. Биредә хезмәт, тырышлык, уңганлык темасы күтәрелә. Әкият шигырь кебек укыла, җыр кебек тыңлана:

- Менә дигән савыт, балны кара салып,  - дигәннәр.

- Ашыккансыз, ашыккансыз, бик начар ясагансыз. Мондый савытлар миңа кирәкми. Шуңа күрә бал да сезгә эләкми, - дигән.

Бал кортларының уңганлыгына соклана укучы, шөпшәнең ялкаулыгына хәйран кала. Тырышлык тиешле нәтиҗәне бирә: чәчәкләр башлыгына бал кортлары ясаган кәрәзләр бик ошый, аларга теләсә нинди чәчәктән, теләсә никадәр бал җыярга рөхсәт бирелә. Сере гади: “...көне-төне эшләгәч, бүгенге эш торып торсын, ял итим әле димәгәч, бар авырлыкларны да җиңеп була икән”[9]. Ә шөпшәләр ялкаулыклары аркасында хурлыкка калганнар.

4. Тыйнаклык, дәрәҗә, хөрмәт.

“ Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык” әкиятен укыганда бала сырчыкны ярата, үз итә. Мактану чыпчыкны фаҗигале үлемгә китерә яза, хурлыкка калдыра.

5. Бердәмлек, татулык.

“ Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар” әкиятендә аерылып киткән атлар аюга очраганнар, аякларын сындырганнар, тирән чокыр эченә егылганнар, бүленеп киткәннәре усал бүрегә тап булганнар.

6. Сер саклый белмәүнең ахыры фаҗигале.

“Сертотмас үрдәк” әкиятен уку барышында бала  кызыксынып көтә: бу үрдәкнең күп сөйләве, серне сакламавы нәрсәгә китерер? Нәтиҗә ачык: хуҗалык чак кына тузмый кала, сертотмас үзе һәлакәткә дучар була. Шулай итеп, оста художник буларак, автор һәр кош-корт һәм җәнлекнең хәтердә калырдай образын тудыра. Шуңа күрә бала геройлар белән бергә шатлана, бәхәскә керә, сөйләшә, уйлана, нәтиҗә ясый.

Язучының тел - сурәт чараларын куллануда осталыгы

Инде әйтелгәнчә, А. Алиш ике дистәдән артык әкият иҗат итә. Алар балалар күңеленең бөтен нечкәлекләрен тоеп, композицион яктан җыйнак, уку өчен кызыклы итеп, җиңел, музыкаль яңгырашлы, сурәтләү чараларына бай, образлы тел белән язылган.

Бу уңайдан мин “ Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык” әкиятендәге тел-сурәт чараларына тукталып китүне кирәк дип саныйм.  

1. Әкиятнең исеме тирән мәгънәгә ия, мәкальгә тартым.

2. Әкият шигъри бизәкләрне хәтерләтә.  Сүзләр җырлап тора. Моңа ритм һәм рифма аша ирешелгән: 1) ...колга сузылган, ...ул колгага ...оя куелган. 2) .. бер карт чыпчык утыра, .. ул шунда тора....3) сыерчыклар бик яхшы белделәр, ... көлделәр. 4) ...күрделәр һәм ярдәмгә килделәр. 5) ... бер ялгызы өендә утыра иде, ... мактанып тора иде. 6) ... тыңлагандай иттеләр, ләкин соңыннан әйттеләр. 7) .. безнең хуҗаныкы инде сукыр, безгә һөҗүм итәргә куркыр. 8) ..песи ... үрмәләде, мактанчык чыпчык аны күрмәде. 8) ... мактану зарар гына итә, сизгерлекне киметә. 9) Сыерчыклар тагын көлделәр һәм аңа болай диделәр:

- Мактану һәркемне хур итә, тыйнак булуга ни җитә!

3. Мәгънәви синонимнар: сызды (китте), җикеренде (кычкырды, ачуланды), йөзтүбән капланачак (егылачак).

4. Фразеологик әйтелмәләр: колакны тондырып бетерерләр, күкләргә чөерде, сүз салды, утлар күренгәндер күзенә, тавышы-тыны юк, кирәген бирдем, телгә килде, күрмәгәнен күргән булыр иде.

5. Метафоралар: яз кунаклары, карт чыпчык, яңа кунаклар, мактанчык күрше, шаян песи, мактанчык чыпчык, чыпчык абзый.

6. Аллитерация (тартык авазлар кабатлана): яңа кунакларны чыпчык, ничектер, бик кәефсез каршы алды, “күңелсез иде, күршеләр булды”, - дип , үзе эченнән бераз шатланды.

Автор сыерчыклар турында сүз алып барганда түбәндәге фигыльләрне куллана: җентекләп карадылар, бик ошаттылар, рәхмәт укыдылар,  өзелеп-өзелеп сайрадылар, тыныч кына тыңладылар, каты җавап кайтармадылар, кәефен җибәрмәделәр, ярдәмгә килделәр, тыңлагандай иттеләр, әйттеләр һ. б. Чыпчык исә: очмаган, уйланды, ачуы килде, җикеренде, сөйләнде, мактанып тора иде, күрмәде, калтырап төште, бер сүз әйтә алмый тора иде, телгә килде  һ. б.

“Бикбатыр белән Биккуркак” әкиятендә автор аваз ияртемнәреннән мул файдаланган: кетер-кетер итеп  агач кайрысы кимергән, дер-дер килеп шүрли икән, чепер-чепер итеп сөт эчкән, дөп-дөп итеп типкән һ. б. “Каз белән аккош” әкиятендә сурәтләнгән пейзажның матур үрнәкләрен күрсәтергә була:  “Очы-кырые күренмәгән болын уртасында зур бер күл булган. Тирәләре яшел кыяклар, шаулар камышлар белән капланган икән.

Бу күл буена кеше аягы бер дә басмаган, ул тирәләрдә аучыларның мылтыклары шартламаган. Шул тыныч күлдә аккош белән каз яшәгәннәр...”

“Ялкаулык – хурлык, тырышлык – зурлык” әкиятендә,  фикерне көчәйтү өчен, автор кабатлауларга мөрәҗәгать иткән: ашыккансыз, ашыккансыз; эшли дә эшли икән; бик-бик ялкау булган; кил әле кил; бик-бик мактаган, осталарның да остасы икәнсең; өзелеп-өзелеп кунакка чакырган; кат-кат караган; барсам барырмын; әйтсәм әйтим һ. б.

А. Алиш әкиятләре фикер һәм фантазиягә, хискә бай. Кабатлап әйтәм, моңа автор әдәби чаралар, сурәт, образ, пейзаж ярдәмендә  ирешә. Тагын бер нәрсә күзгә ташлана: контрастлылык, парлы төшенчәләрне бу иҗатта еш очратырга була. Мисалга, “Ялкаулык – хурлык, тырышлык -  зурлык”, Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык”, “Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар”, “Бикбатыр белән Биккуркак”, “Песиләр һәм күселәр” һ. б. Бу рәвешле геройларны чагыштырма планда бирү әйтергә теләгән фикерне тагын да үтемлерәк итеп укучыга җиткерергә ярдәм итә. Реаль тормыш күренешләренең әкияти шартлылык белән бергә үрелеп китүе, шигъри тел, ритм һәм аерым үзенчәлекләр авторның сюжет һәм композиция төзүдә генә түгел, гомумән осталыгын билгели.

Җыеп әйткәндә, А. Алиш әкиятләрендә гаҗәп төгәллеккә, гадилеккә, образлылыкка ирешә, сурәтләнә торган күренешләргә укучыда мәхәббәт  уятырлык ягымлы, җылы, лирик телдә яза. Иң мөһиме, аның әкиятләренең үзәгендә әхлакый-этик мәсьәләләр тора. Кешелеклелек, шәфкатьлелек тәрбияләү әдип иҗатының буеннан-буена сузылып бара

Табигать язучыга бай материал бирә. Тормышның социаль мәсьәләләрен яктыртудан алып, баланы фәнни төшенчәләр белән таныштыруга ярдәм итә. Мәсәлән, язучының “Нечкәбил”, “Кем көчле?” әкиятләре биология фәне буенча беренче элементар төшенчәләр бирәләр, баланы табигатькә якынайталар.

Фикеремне “Нечкәбил” әкиятеннән  алынган  өзекләр белән раслыйм.

1. Бер чәчәктән икенчесенә куна-куна,  Нечкәбил чәчәк тузанына буялып бетә.

2. Арадан берсе, артык тересе, чем-кара түшлесе, (сыерчык Г. Г.) теге саранчаны каба да йота.

3. Озынборын ... безелди-безелди кан эчәргә оча.

4. Үлән арасыннан выжылдау ишетелә, ике канатлы, алты аяклы, яшел башлы, күгелҗем кашлы кигәвен килә. ... Кигәвен ат ботына куна һәм ат аны койрыгы белән җиргә бәреп төшерә.

5.  ...алдында озын билле энә карагы. Дүрт канатлы, симез аяклы, яшел төймә башлы. Үзе пыр-пыр итеп оча, чәчәкләргә куна, ... чәчәк балын авыз иткән була.

6. Үкереп искән җил болытларны куа...

7. Балавыз төсле сары, озынча гәүдәле, кыска канатлы, бөтен ояда бердәнбер булган ана корт кәрәз күзәнәге саен йомырка салып йөри.

8. Юан сорыкортлар симереп, эшче кортлар ташыган балны ашап, кикереп яталар. Алар үзләре бал җыймыйлар.

9. Бөтен эш эшче кортлар җилкәсендә: алар бал җыялар, балавыз сузалар, бала тәрбиялиләр, йорт эшен дә эшлиләр. Үзләре бик көчле булалар, дошманга каршы торалар.

Шулай итеп, автор табигать матурлыгын сурәтләү – эстетик тәрбия белән бергә, танып-белү, таныштыру, белем һәм күнекмәләр  үстерү максатын да күздә тота. Әдип бал кортларының яшәешенә туктала, башка бөҗәкләрнең томышы хакында кызыклы мәгълүматлар бирә. Болар барысы да баланы тирә-юнь белән таныштыру максатыннан эшләнә. Тәрбияви ягын да әйтеп узыйм.: саранча, озынборын, кигәвен – начарлык китерүчеләр. Шунлыктан кешеләр аларга битараф һәм начар мөнәсәбәттә. Бал кортларына яратып карыйлар, алар өчен матур-матур йортлар төзиләр, яшәү өчен мөмкинлекләр тудыралар. Нәтиҗә: кешеләргә изгелек кылу үзеңә дә яхшылык булып кайта икән.

Йомгаклау.

А. Алиш - татар балалар әдәбиятында югалмас эз калдырган әдип.

А. Алишның балалар әдәбиятындагы эшчәнлеген бәяләгәндә, аның балаларга һәм әдәбиятка булган мәхәббәтен ассызыклап китү урынлы булыр. Гази Кашшаф А. Алишның бу ягына гаять зур бәя биреп:”.. Олы йөрәгенең җылысын балаларга өләшеп бирергә әзер торуы һәрбер адымыннан сизелә”. – дип яза. Балалар үзләре дә Алишны бик яраталар. Ул мәктәпкә килеп керү белән исә: “Әкият сөйли торган абый килгән!”[10] – диешеп, аны сырып ала торган булалар. Иҗатташ дусларының күп кенә истәлекләреннән күренгәнчә, А. Алиш гаҗәеп дәрәҗәдә олы җанлы, мөлаем, йомшак күңелле, бала җанлы һәм үзе дә сабыйлар кебек эчкерсез булган. Күңел сафлыгы, балалар дөньясын яхшы аңлавы – болар барысы да аның иҗатына тәэсир ясаган, әлбәттә. Шуңа да әкият стилендәге гадилек һәм сүз байлыгы, халыкчанлык һәм мәгънәви тирәнлек, үткенлек һәм тапкырлык, юмор көче язучыны үзенә тарткан.

А. Алишның әкият жанрын үстерү юнәлешендәге тәрҗемәләре дә әһәмиятле. Ул төрле телләрдән “Ил гизүчеләр белән хәйлә сөючеләр”, “Койрыклар”, “Эт үзенә ничек хуҗа эзләгән?”, “Бай белән ялчы” һ.б. әкиятләрен иҗади тәрҗемә итә. Уңышлы тәрҗемәләр рәтенә аның Борис Житковның “Мин нәрсәләр күрдем?” исемле китабын атарга була. Мин әлеге әсәрләрне атап китү белән генә чикләнәм.

Гомумән алганда, А. Алиш – балалар әдәбиятын үстерү юнәлешендә зур тырышлык куйган, татар әдәбиятында югалмас эз калдырган  әдип.

Кулланылган әдәбият исемлеге.

1. Балам – багалмам. Казан, “Татар китабы” нәшрияты, 1997.

2. Даутов Р. Балачак әдипләре. Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2002

3. Заһидуллина Д. Ф. Мәктәптә татар әдәбятын укыту методикасы. Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2004.

4. Исламов Ф. Ф. Рус мәктәпләрендә татар балаларына әдәбият укыту.

5 нче класс. Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 1997.

6. “Мәйдан” журналы, 2008, №8.

7. “Сабантуй” газетасы, 1998,  №71

8. Тылсымлы хикәяләр. Мәктәп китапханәсе. Тарих – 2003.

9. Язучы да Алиш, батыр да. Абдулла Алиш турында истәлекләр. Казан, 2001.

 

Эчтәлек.

  1. Кереш. Халык авыз иҗаты  аша балалар дөньясына......................    2
  2. А. Алиш әкиятләренең төп үзенчәлекләре.......................................   5
  3. Темалар төрлелеге, әкиятләрдә күтәрелгән мәсьәләләр, аларның тәрбияви яктан әһәмияте....................................................................   7
  4. Язучының тел - сурәт чараларын куллануда осталыгы.................    9
  5. Йомгаклау. А. Алиш татар балалар әдәбиятында югалмас эз калдырган әдип.................................................................................   13
  6. Кулланылган әдәбият исемлеге.......................................................  14
  7. Эчтәлек..............................................................................................   15


[1] “Тылсымлы хикәяләр”, xv том, Тарих – 2003. 7-286

[2]“Мәйдан” журналы. 2008, №8

[3] К.,”Мәгариф” нәшр., 2002. Б. – 5-6

[4] К., “Татар китабы” нәшр., 1997. Б. - 46

[5] Р. Мостафин  мәкаләсе, “Мәйдан” ж. 2008, №8.Б -37

[6]Абдулла Алиш турында истәлекләр. Казан., “Мәгариф” нәшрияты, 2001

[7] “Мәйдан” журналы, 2008, №8. Б - 64

[8] “ Тылсымлы хикәяләр” . Тарих – 2003. Б. – 12

[9] “Тылсымлы хикәяләр”, xv том,. Тарих – 2003. Б - 30

[10] . “Мәйдан”, 2008, №8, Б. – 35


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ә.Еники әсәрләренең тел үзенчәлекләре

Аннотация статьи Литературное наследие Амирхана Еники, которому 16февраля 2009 года исполнилось бы 100 лет, наверное, никогда не станет обычным фактом истории. Его немногочисленные рассказы и...

“Рафаэль Мостафин әдәби музееның тәрбияви әһәмияте” фәнни-эзләнү эше

“Рафаэль Мостафин әдәби музееның тәрбияви әһәмияте” исемле фәнни-эзләнү эше Баулы шәһәренең 1 нче санлы мәктәбендә язучы-эзләнүче, әдәбият галиме, тәнкыйтьче, журналист Р.Мостафинга әдә...

Гамил Афзал шигырьләрен мәктәптә укыту тәҗрибәсе һәм аларның тәрбияви әһәмияте

 Гамил Афзал шигырьләрен  гомуми белем бирү мәктәбендә өйрәнү үзенчәлеге     Хәзергә татар поэзиясенең үзенең нечкә юмор, үткен сатира ысулында язылган шигырьләре ...

Балалар язучысы Резеда Вәлиева иҗатының тематикасы һәм тәрбияви әһәмияте.

Бүгенге көндә компьютер һәм телевидениены күпләр балалар өчен кулайрак та күрә. Әмма экраннардагы әзер мәгълүмат баланы фикер йөртергә өйрәтми, ә уйлау сәләтен киметә. Югыйсә бик авыр чорларда, кыен в...

Гамил Афзал шигырьләрен мәктәптә укыту тәҗрибәсе һәм аларның тәрбияви әһәмияте

Гамил Афзалның тормыш юлын һәм иҗатын мәктәптә өйрәнү зур тәрбияви әһәмияткә ия.  Аның шигырьләре укучыларны намуслы, гадел булырга, эш сөяргә, туган җирне яратырга, олыларга мәрхәмәтле, кечеләрг...

Габдулла Тукай. “Су анасы” әкият-поэмасының тәрбияви әһәмияте.

Габдулла Тукай. “Су анасы” әкият-поэмасының тәрбияви әһәмияте....