Хоккейчылар тәрбияләү үзенчәлекләре
статья (8 класс) по теме

Фазлиева Лениза Минхузиевна

8 нче сыйныфта хоккейчылар тәрбияләү үзенчәлекләре

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл hokkeychylar_trbiyalu_uzenchleklre.docx18.29 КБ

Предварительный просмотр:

                               Хоккейчылар  тәрбияләү  үзенчәлекләре

Мамадышта хоккей бумы 2005 елда «Олимп» боз сарае ачылгач башланды. Һәр командага 30 лап малай язылды. 2005-2006 уку елы башында 2нче лицейда спорт сыйныфлары барлыкка килде, әлбәттә инде малайлар хоккей белән ныклап шөгыльләнә башладылар. Көчле ихтиярлы, хоккейга фанатларча бирелгәннәр спортның бу төрен үз итте, ни әйтсәң дә хоккей чын ир-егетләр, көчле рухлылар уены бит ул. Шулай итеп, «Олимп 97-98» командасы төзелде. Команда Мамадыш данын җөмһүриятебезгә генә түгел, Рәсәй күләмендә дә танытты. «Олимп 97-98» 2 тапкыр 2009-2010, 2011-2012 хоккей сезонында Татарстан беренчелеген отты. 2009-2010 хоккей сезонында бөтенроссия «Алтын алка» клубы призы ярышларында финалга җитеп, 2 нче урынны яулады, өч сезон рәттән Идел буе федераль округы буенча Россия кубогында чыгыш ясады,хоккейчыларыбыз Мамадышыбыздан күпкә зур, сайлап алу мөмкинлеге күп булган зур шәһәрләрдән килгән командалар белән очрашуларда да матур уен күрсәтеп, үзләрен сынатмадылар. Җиңүләрен дә тантана иттеләр, җиңелү ачысын да кичерделәр малайларыбыз, һәр очракта да аларга дөрес юнәлеш бирү өчен педагог та, психолог та, тактик та, стратегик та булырга туры килә сыйныф җитәкчесенә. Сыйныфта һәр уенның барышын, нәтиҗәсен анализлыйбыз, бу аларга хаталарын төзәтергә, уңышларга ирешү өчен нинди алымнар кулланырга кирәклеген аңларга ярдәм итә. Максатчан, кешелекле, авыр чакта бер-берсенә ярдәм итүче, бердәм, коллективлык хисе командага уңышлы чыгышлар ясарга һәрдаим ярдәм итә. Тренерның, ата-аналарның һәм сыйныф җитәкчесенең бер юнәлештә эшләве укыту-тәрбия эшендә дә уңай нәтиҗәләр бирә. Команда чит шәһәрләрдә ярышларга киткәндә дәресләр калдыру сәбәпле белем бирү процессына зыян килмәсен өчен,  электрон дәреслекләр буенча шөгыльләнәләр. Алдагы елларда хоккейчыларга мөстәкыйль шөгыльләнү өчен  дәреслекләр тутырып йөрергә кирәк булса, хәзер бер электрон дәреслек буенча бөтен фәннәрдән дә белем алып, кабатлау күнегүләре эшләү мөмкинлеге туды. Хоккейчы малайлар “4” ле һәм “5” ле билгеләренә өлгерәләр. Моның икенче сәбәбе балаларның көндәлек режимны саклап, вакытны дөрес файдалана белүдә. Тәрбия сәгатьләрендә  “көндәлек режим” һәм “вакыт кадерен бел” дигән темаларга әңгәмәләр уза. Спорт белән шөгыльләнүчеләр физик яктан көчле булып үссеннәр өчен, сәламәтлек саклауның “алтын” кагыйдәләрен белеп үсәргә тиеш.     

         Төп кагыйдәләр түбәндәгечә:

  1. Сәламәт тормыш рәвеше булдырырга омтылырга. Сау булырга теләргә, үзеңне сәламәт тормыш рәвешенә көйләргә, сәламәт булырга тырышырга.
  2. Чиста булырга, санитария-гигиена кагыйдәләрен төгәл үтәргә.
  3.  Уку, ял итү, йокы режимын төгәл үтәргә. Буш вакытыңда сәламәтлегеңе ныгыту белән шөгыльләнергә.
  4. Дөрес туклану- сәламәтлеккә беренче адым, булуын онытмаска.
  5. Спорт уеннары һәм күп хәрәкәтләнү җитезлекне, көч, түземлекне арттыруын истә тотып, физкультура һәм спорт белән даими шөгыльләнергә. Гәүдәңнең төз булуына ирешергә, физик яктан нык булырга, табигать байлыкларыннан -  кояш, һава, судан дөрес файдаланырга тырышырга.  Табигатьтә ешрак булырга.
  6. Үз организмыңа файда китерерлек итеп яшәргә, сәламәтлек культурасына ия булырга. Сәламәтләндерү йөгерүен, иртәнге гимнастикаларны һәм хәрәкәт активлыгын сакларга.
  7. Үзеңне бәхетсезлек очракларыннан сакла, ашыкма, уйла, синең өчен өзелеп торучы әти- әниең, туганнарың, якыннарың бар , аларны кайгыга салма, чөнки син алар өчен бик кадерле. Кешегә бит, гомер бер генә бирелә.
  8. Хезмәтне яратырга. Һәр яратып башкарган эш физик һәм психик үсешкә уңай йогынты ясый. Шатлык, куанычлар китерә.
  9. Заман чирләренең колына әверелмә, аларга нәфрәт белән кара. Тәмәке тарту, алкоголь , наркотик куллану- сәламәтлек дошманнары булуын исеңдә тот.
  10. Үз характерыңны һаман  камилләштерә барырга, үз хисләрең белән идарә итә белергә, сабыр булырга  тырышырга.

11.Тирә - юньдәгеләр белән дус яшәргә, коллективта нормаль психологик климат булдырырга тырышырга.

      Менә шушы түбәндәге кагыйдәләрне үтәгәндә генә, хоккейчыларыбыз үзенең активлыкларын, эшкә сәләтлелеген, көр күңеллелеген һәм көчен саклап калып зур җиңүләр яулый ала.  Моның өчен һәр хоккейчы ихтыяр көчен эшкә җигәргә , сәламәтлек өчен тырышырга, көч куярга тиеш.

Сыйныфта үткәрелә торган эш төрләре:

  1. Спорт секцияләрендә барлык укучыларның да даими шөгыльләнүенә ирешү.

 2. Иртәнге сәламәтләндерү гимнастикалары ясау.

 3. Һәр дәрестә физкультминутлар, спец. гимнастикалар ясау.

 4. Мәктәптә яхшы психологик атмосфера, уңай микроклиматны саклауда һәркем җаваплы.

 5. Ел дәвамында ашханәдә кайнар, төшке аш һәм витаминлы яшелчәләр белән туклану.

 6. Тәнәфесләрдә хәрәкәтле уеннар, актив ял оештыру.

 7. Укучыларның сәламәтлекләре белән даими кызыксыну, медицина күзәтүе үткәрү, проблемалар булганда чишәргә ярдәм итү.

 8. Гадәттән тыш хәлләрдә, юлларда, төрле шартларда югалып калмаска, куркынычсызлык кагыйдәләрен даими исләренә төшерү.

 9. Беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләре булдыру.

10. Укучылар травмасын булдырмас өчен һәр өлкәдә, һәр эштә дә тех. куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәүдә җаваплылык булдыру.

11.Санитар - гигиена шартлары булдыру.  СанПиН таләпләрен үтәү.

 12. Гигиеник сәламәтләндерү тәрбиясе бирү.

 13. Сәламәтлек дошманнары турында сөйләшүләр үткәрү.

 14. Медицина хезмәткәрләре белән очрашулар үткәрү.

 15.Табигатьтә чаралар күбрәк үткәрү.

 16. Укучыларның физик үсешен даими күзәтү һәм аны ныгыту өстендә системалы  эшләү.

 17.Укучылар сәламәтлеге торышы - мониторинг үткәрү.        

 18. Сәламәтлек көннәре, атналыклары үткәрү.

 19. Валеологик белемнәр        бирү.

 20. Сезонлы профилактик чараларны вакытында башкару.                                                        

  Тырышлык, осталык һәм үзенчәлекле хәйләкәрлек – хоккейчыларга хас сыйфатлар.   Үсеп килүче яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү, физик яктан чыныгуын, спорт белән шөгыльләнүен камилләштерү максатын күздә тоткан әлеге чараларда укучылар активлаша, яхшы әзерлек үрнәкләре күрсәтә. Бүгенге көндә ныклап хоккей белән шөгыльләнүче укучыларның характерлары ныгый, алар һәркайчан куйган максатларына ирешә белүче, әйткән сүзендә нык торучы, тырыш, җыйнак, белемле, заман таләбенә туры килерлек көчле шәхесләр булып үсеп җитәрләр.