Фазлиева Лениза Минхузиевна

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы сайты

“Укытыр өчен укырга, укыр өчен укытырга!”

Профессия: учитель

Профессиональные интересы: литература

Увлечения: плавание

Страна: Россия

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: город Мамадыш

Место работы: Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №2 имени академика К.А. Валиева города Мамадыш" Мамадышского муниципального района РТ

Звание, ученая степень: учитель

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/lenizafaz
Алтын булачак бер шәкертне туфрак итеп җирдә калдырган укытучы да бар һәм туфрак булачак бер баланы алтын итә белгән укытучы да бар.
Ризаэтдин Фәхретдин

Укытучы образы агач белән тәңгәл кебек миңа... Агач тамырлары белән тирәнгә китә, бу- элекке педагогик өйрәнүләр, ачышлар дөньясы, бөек педагоглар: Коменский, Макаренко, Сухомлинский һәм башкалар белән тирәнтен бәйләнеш булуга ишарә дип уйлыйм. Шул ук вакытта агач һәрвакыт өскә үрелә- яңа белемгә,яңа ачышларга талпыну  белән тиңдәш. Агач җимеш бирә, укытучы да бит укучыларын укыта, белем бирә. Аларның  җитешү процессын күзәтә, аларга мөмкин кадәр булыша. Укытучы үсмичә тора алмый, ул бер генә минутка да үсешен тоткарламый, югары дәрәҗәдә белемле булуга омтыла. Укытучы укучылар белән  яши, алар белән өйрәнә, шатлана. “Мәктәпкә иң яхшы укытучы  булу теләге белән барырга кирәк” дигән Ш.А.Амонашвили. Мин гомерем буе шул теләк белән барам.

О себе

 Минем уйлавымча, заманча укытучы ул- шәхес сыйфатларына ия, авыр вакытларында үзенә дә, башкаларга да психологик яктан да ярдәм итә белә һәм итә ала торган кеше. Иң кирәкле, иң өстен сыйфатлары: стрессларга каршы тору һәм хезмәт сөючәнлек. Әгәр кешегә табигатьтән бу сыйфатлар бирелмәгән икән, яхшы укытучы  турында сүз булырга да мөмкин түгел. Укытучы мәктәптә, чын мәгънәсендә, “кырык ата  баласы” дигән мәкальгә туры килә торган контингент белән эшли. Балалар төрле, аларның һәрберсенә аерым юл табу зарур. Бер үк вакытта, бер үк минутта балаларның  берсен дә үпкәләтмәслек, рәнҗетмәслек, күңелен яраламаслык сүзләрне табып, аларны берничә сәгать буе үзеңә җәлеп итеп тору өчен бик зур осталык кирәген педагогикадан ерак торган кешеләр аңлап бетерми, әлбәттә.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Нәрсәсе белән күпләрнең күңелен яулый алган соң М. Мәһдиев әсәрләре? Ни өчен бүген дә аның иҗаты зур игътибарга лаек? Р. Мөхәммәдиев, А. Гыйләҗев, Ф. Миңнуллин, Т. Галиуллин һ.б. язучыларның истәлекләрендә бу сорауга өлешчә җавап табып була. “Сайланып чыккан сүзләр...” исемле истәлегендә Аяз Гыйләҗев аның иҗаты турында: “...бүгенге көндә татар халкы тормышын, аның гореф-гадәтләрен, иманын, күңел серләрен, халык буларак яшәү рәвешен Мөхәммәт Мәһдиев кебек белүче олы зат юк...” – дип язган. Мөдәррис Вәлиев тә аның турында җылы фикерләр әйтә. “Мөхәммәт Мәһдиев” китабына язган кереш сүзендә ул: “Мул, җылы буяулар белән ул сурәтләгән татар авылына дөньяның әллә нинди гамь-гыйбрәтләре, сабыйларча беркатлы куанычлары, үзәк өзгеч моң-кайгылары сыйган, ” – дип искә ала (“Мөхәммәт Мәһдиевкә кайту”). Әдәбият галиме Тәлгат Галиуллин язучының бик якын дусты булган. Ул үзенең “Кояшлы иҗат” исемле мәкаләсендә М. Мәһдиевнең якты иҗаты турында сагынып сөйли: “Язучының бөтен иҗаты өстендә бервакытта да офык артына төшеп югалмый торган мәңгелек кояш нуры балкый”. Минемчә, аның һәр әсәре дә халыкның үзе турында. Ул кешеләрне яраткан, иң әһәмиятлесе: үзенчә, эчкерсез, гади ярату белән яраткан. Шулай булмаса, туган авылы, тирә-яктагы башка авыллар, аларның кешеләре турында (күпчелек кешеләр аның әсәрләрендә үзләрен таный торган булганнар) гаҗәеп матур истәлекләр яза алыр идеме икән? Аның повесть-романнарында тормыш бизәкләргә төреп бирелмәгән. Гади авыл халкының катлаулы тормышын да чынбарлыктагыча, әмма акыллы юмор аша, мавыктыргыч һәм гади телдә сурәтли алган.

Мой взгляд на мир

  Вакыт

Тып-тын дөнья. Шул тынлыкны сөзеп,

Сызылып кына вакыт агыла.

Сиздермичә чиртеп күңел кылын

Сагыш хисләренә кагыла.

 

Кабатланмас кыйммәт мизгелләрне

Кадерләми сарыф итәбез.

Бүгенге көн безгә бәхет бирә

Ә без киләчәкне көтәбез.

 

Игътибарны кысып якыннардан

Өләшәбез җиде ятларга.

Үз иткәнгә бирми җан җылысын

Нигә киләчәккә сакларга?!

 

Матур сүзләр әйтик, ихлас булыйк

Күпме кирәк адәм җанына.

Һәркем белә: тормыш бүген ямьле

Хаман үткәннәрен сагына.

 

Үткәннәргә юллар ябык күптән

Хыялый җан нигә ымсына?!

Зирәк акыл сагыш эзен юа

Сагышлы җан хаман юксына.

Мои достижения

Лауреат премии имени Ш. Маннура, победитель гранта "Лучший учитель" 2011г., 2012г., 2014г., ПОЧЁТНАЯ ГРАМОТА МИНИСТЕРСТВА ОБРАЗОВАНИЯ И НАУКИ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН 2012г. , 2016 г. Нагрудный знак "За заслуги в образовании" 2016 г.

Моё портфолио

Как в мировой, так и в отечественной практике портфолио рассматривается и как средство педагогической диагностики; и как метод оценки профессионализма педагогов. Сегодня, во время широкого применения интерактивных компьютерных технологий, современный учитель должен владеть и применять их, чтобы соответствовать уровню владения компьютером своих учащихся. Электронное портфолио, с одной стороны, дает учителю возможность увидеть продуктивность и проанализировать результаты своей преподавательской деятельности на основе личностной самооценки, а с другой стороны, проследить прогресс развития учащихся и оценить их образовательные достижения.

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: