Стихотворение "Болгарым" написала Сафина Сайлян.
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 20.5 КБ |
Болгарым.
Туфрагыңның һәрбер бөртегендә
Күз яшьләре, сагыш, моң-зарың.
Изге җирдә халкың дога кыла
Яңарасың бүген, Болгарым.
Чын хаклыкны синең ташлар күргән,
Телгә килеп, әйтер уйларын.
Кайсы нәселдән мин? Хакыйкатьне
Сөйли алсаң сөйлә, Болгарым.
Вакыт үтеп, бәлки буталгандыр
Хаклык белән ялган арасы.
Киләчәккә чын тарихны белеп,
Горурланып килә барасы.
Табигатең ямьле, һавасы саф
Кошлар жырлый матур җырларын.
Төрки дөньясында йолдыз булып
Мәңге балкы, изге Болгарым!

Хитрость Дидоны

Гном Гномыч и Изюмка. Агнеш Балинт

Ребята и утята

Рисуем подснежники гуашью

Калитка в сад