3 сыйныфта уку дәресе. Әдәпле булу җиңелме?
план-конспект по теме

Фазлиева Лениза Минхузиевна

конспект урока на тему "Әдәпле булу җиңелме?"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 3 класс doc76 КБ

Предварительный просмотр:

Мамадыш шәһәре 2нче санлы лицее

                          Өченче сыйныф рус төркемендә татар теле дәресе темасы:

Әдәпле булу җиңелме?

                                                            Төзеде: югары  квалификацион категорияле

                                                                   татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                          Фазлыева Л. М.

                                                          Мамадыш 2012

Тема:        «Әдәпле булыйк» темасы

Максат: 1.Дөрес, аңлап, йөгерек укырга  өйрәтү; сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү,укучыларда әдәплелек, әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү.

2. Ситуатив күнегүләр белән укучыларның бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү;

3. Укучыларда дуслык, хөрмәт, ярдәм итү кебек кешелек сыйфатлары тәрбияләү.

Җиһазлау:  Дәреслек, слайдлар.

 

Дәрес барышы

I.Оештыру өлеше.

    Әйе, бүгенге дәресебезгә кунаклар да килде, ләкин тагын бер кунак килеп җитмәгән әле.

(Ишек шакыйлар)

- Исәнмесез, керергә мөмкинме? Мин сезгә кунакка килдем.

-  Ә син кем?

 Мин – Шәвәли,

 Шук малай,

 Үткен малай,

 Ут малай!

 Мин бик уңган,

 Өлгер мин!

 Юк – бар белән көлдермим!

 Бик тапкыр мин!

 Җыйнак мин!

 Мин, мин,

 Мин бик тыйнак мин!

- Нигә соңга калдың?

Балалар, Шәвәли сезгә ошадымы? Ул  әшәке малай түгел, ләкин кайбер кагыйдәләрне генә белми.

Әйдәгез, аңа киңәшләр бирегез әле.

1.Шәвәли, кунакка килгәндә соңга калма, бу яхшы түгел.

2 Син яхшы малай, ләкин мактанма.

3. Шәвәли, ялганларга ярамый.

- Әйдә, Шәвәли, түргә уз, утыр.

- Рәхмәт.

Балалар, хәзер Шәвәлине үзегез белән таныштырыгыз инде.

 Дарья  Без өченче сыйныф укучылары. Хәзер безнең уку дәресе. Без яхшы укыйбыз, шигырьләр сөйләргә, җырларга яратабыз, без дус, тату, тырыш. Малайлар спорт белән шөгыльләнәләр, кызлар матур итеп бииләр.

 Просвирина Бу безнең сыйныф. Безнең сыйныф бүлмәсе якты, чиста, матур. Дежур укучы тузаннарны сөртә, гөлләргә су сибә, шуңа күрә гөлләребез дә матур булып үсәләр.

  Өй эшләрен тикшерү

Балалар өй эшенә  дусларыгыз, әти-әниегез, үзегезнең бүлмәгез, урамыгыз турында язып килергә кушкан идем. Әйдәгез өй эшләрегезне тыңлап китик.

 Диана Минем дустым бар аның исеме Аня. Ул акыллы кыз. Без Аня белән уйныйбыз: кыш көне чана шуабыз, җәй көне паркта уйныйбыз. Аняның китаплары бик күп, ул укырга ярата.

   Тимур Минем абыем бар. Без иртән бергә мәктәпкә киләбез. Дәресләрдән соң мин спрот белән шөгыльләнәм. Кич белән без барыбыз да өйдә. Әни ашарга әзерли, әти аңа булыша. Мин савыт-саба юам.

 Анвар . Минем әти дә әни дә сатучы. Алар көн буе эштә. Мин мәктәптән кайткач  уйныйм, аннары дәрес әзерлим. Безнең гаилә дус, тату. Минем  әнием тәмле ашлар пешерә.

 Ислам. Безнең өй зур һәм матур. Минем үз бүлмәм бар. Мин анда дәрес хәзерлим, китап укыйм, телевизор карыйм, йоклыйм.  Үз бүлмәмне үзем җыештырам.

  II. Төп өлеш

Рәхмәт укучылар. Өй эшләрегезне матур итеп сөйләргә әзерләнгәнсез. Сез тырыш, акыллы укучылар. Ә хәзер без сезнең белән бүгенге дәрескә кирәк булачак сүзләрне кабатлап китәбез.

  1. “Тылсымлы сүзләр”
  2. Балалар, без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшербез икән? (Әдәплелек турында) Әйе бүгенге дәреснең темасы да “Әдәпле булу җиңелме?”

1)Очрашкан вакытта нинди сүзләр кулланасыз?

(исәнмесез, хәерле иртә, хәерле көн, хәерле кич дип әйтергә тиешләр)

 2)Үтенеч , ялвару төшенчәсен ничек аңлыйсыз, ничек әйтәсез?

(зинһар, рөхсәт итегез, мөмкинме)

3) Үтенү төшенчәсен ничек әйтәсез?

(гафу итегез,  кичерегез)

  1. Ә хәзер бер күнегү эшләп үтик. (СМАРТ та слайд) Сүзләрне рәсемгә туры килгәнчә урнаштырырга кирәк. Җөмләләр төзергә кирәк.

Әдәпле нинди кеше соң әле ул?

Әдәпле – кеше белән дөрес сөйләшә.

Әдәпле –  чиста йөри, тәртип ярата.

Әдәпле тырыш, ялкау түгел.

 4. Рәсемнәрне карагыз һәм ике туркемгә бүлегез. Кайсылары әдәпле, кайсылары әдәпсез. (СМАРТ та 2нче слайд. Карандаш белән тоташтырыгыз.)

 

 5. СМАРТта 3нче слайд. Яхшы кешегә әйтелә торган сүзләрнең  язылышын искә төшерик әле. Бу сүзләр белән алмашлык исем сыйфат структурасы буенча җөмләләр төзегез.

 Ял итү минуты

 6. Шәвәли белән хәрәкәтләр ясыйбыз.

  1. Текст өстендә эшкә әзерлек.

 Сүзлек эше. СМАРта 4нче слайд

   3 нче күнегү

б) текст өстендә эш.

- эчтән уку;

-кычкырып уку;

-малайның сүзләрен уку;

-апаның сүзләрен уку;

Әйдәгез әле малайга характеристика бирик. (акыллы, тәрбияле, әдәпле)

 

В) Рәсемгә туры килгән җөмләләрне уку;

3) Мин исеменнән уку.

Балалар, ә Мамадышта трамвай бармы?

Мин дип укыганда трамвай дип түгел, автобус дип укырга кирәк.

  1. Сүзләрне алмаштырып уку.

 8. Тест эшләү “Белемнәрен тикшерү”

III Йомгаклау өлеше.

 Бүген нинди сүзләр белән таныштык?

- Балалар, әйдәгез Шәвәлигә киңәшләр бирик:

Әдәпле булыйк!

Матур итеп, кычкырмыйча сөйләшмик!

Дусларыбызга игътибарлы булыйк!

Әти-әниебезне хөрмәт итик!

Мәктәбебезне яратыйк!

Безнең туган шәһәребез шундый матур, Мамадышыбызны яратыйк!

Билгеләр кую

Өй эше бирү:  1.  Текст эчтәлеген сөйләргә.

2. Мин һәм автобус сүзләрен алмаштырып сөйләргә

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

1 сыйныфта әлифба дәресе

1 нче сыйныфта үткәрелгән "Тартык [д] авазы һәм Д, д хәрефләре" дигән темага дәрес конспекты....

"Файдалы үләннәр." з нче сыйныфта уку дәресе

   Белем бирүнең нәтиҗәлелеген күтәрү  укыту процессының яңа, тагын да нәтиҗәлерәк технологиясен эзләүне таләп итә. Уку-укыту процессына яңа технологияләрне кертеп җибәрү б...

Төзүгә мәсьәләләр. 7 сыйныфта геометрия дәресе.

7 сыйныфта "Төзүгә мәсьәләләр" темасына дәрес конспекты һәм презентациясе....

Төзүгә мәсьәләләр. 7 сыйныфта геометрия дәресе.

7 сыйныфта "Төзүгә мәсьәләләр" темасына дәрес конспекты һәм презентациясе....

"Әкият иленә сәяхәт" 3нче сыйныфта уку дәресе

3нче сыйныфта интеграцияле дәрес. Татар һәм рус телендәге әкиятләрнең охшаш һәм охшаш булмаган геройларын чагыштыру. Эчтәлекләре буенча охшаш якларын билгеләү, аермаларын табу....

2 нче сыйныфта уку дәресе Тема. Г.Тукай иҗатында кышкы табигать. “Кыш”, “Җир йокысы”

Язучы Г.Тукай һәм аның әсәрләре турындагы белемнәрен тирәнәйтү; “Кыш” хикәясе һәм “Җир йокысы” шигыре белән таныштыру; укучыларның аңлап уку күнекмәләрен ныгыту өстендә эшне дәвам итү; уйлау, фикерләү...

Табигать ул- гүзәллек, могҗиза, тылсым! 5 нче сыйныфта уку дәресе.

laquo; Табигать һәм кеше» темасы         буенча лексик һәм грамматик яктан дөрес төзелгән сөйләм телен үстерү.Укучыларда табигатькә  карата сакчыл  кара...