1 сыйныфта әлифба дәресе
план-конспект урока по теме

1 нче сыйныфта үткәрелгән "Тартык [д] авазы һәм Д, д хәрефләре" дигән темага дәрес конспекты.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 1 нче сыйныфта әлифба дәресе 24.74 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Тартык  [д] авазы. Д, д хәрефләре.

Максат: 1) укучыларны яңа аваз – тартык [д] авазы белән таныштыру; бу                                                                                                                                                                                                                                                                                                                  авазны сөйләмдә, сүзләрдә аера белү;  д хәрефен сүзләрдә таба белү; яңа        аваз ишетелгән  сүзләрне дөрес укый белергә өйрәтү;

                 2) сөйләм, уйлау эшчәнлеген үстерү;

                 3) укучыларда игелекле, кешелекле булуга омтылыш уяту.

Җиһазлау:  хәрефләр кассасы, ” Әлифба” дәреслеге, авторы С.Г. Вәгыйзов.        Р. Г .Вәлитова, рәсемнәр, хәрефләр полотносы.

                       

                                          Дәрес барышы.

I.Оештыру моменты. Укытучы:  Исәнмесез, укучылар. Кәефләрегез ничек? Дәресне башларга  мөмкинме? Сез әзерме?

Балалар:  Әйе. Без дәрескә әзер.

II.Актуальләштерү.

Укытучы: Балалар, дәреслекнең 53 нче битен ачыгыз әле. Сез бүгенге дәресне нәрсәдән башлар идегез? ( Эш өчен “ Әлифба “ китабы кулланыла. Авторы С. Г. Вәгыйзов. Укытучы дәреслекне карау өчен балаларга вакыт бирә, аннан соң балаларның күрсәтмәләрен тыңлый.)

  Бала:  Сүзләрне, текстны укыр идем.

Бала:  Рәсем буенча сөйләр идем.

Бала:  Табышмаклар әйтер идем.

Бала:  Бу биттә яңа хәреф язылган, минем шул хәреф турында беләсем килә. Шул хәрефкә рәсем ясар идем.

Бала:  Схема буенча сүзне укып карар идем.

Укытучы:  Бик яхшы, балалар. Сез дәреслекне бик игътибар белән карагансыз икән. Сезнең дә биремнәрне үтәрбез. Ә хәзергә, рөхсәт итсәгез, мин сезгә бирем  бирер идем.Тыңлап карагыз әле. (Хәрефләр полотносында яртылаш ябылган хәрефләр тезелгән.)

Укытучы:   Балалар, әйтегез әле, нәрсә бу?

Бала:  Язылып бетмәгән хәрефләр.

Укытучы:  Нинди биремнәр әйтер идегез?  Нинди эш кушар идегез?

Бала:  Хәрефләрне язып бетерергә һәм аларны әйтергә.

Бала:  Бу хәрефләрдән сүзләр төзергә.

Бала:  Хәрефләрне 2 төркемгә бүләргә.

Укытучы:  Әйдәгез ,башта бу хәрефләрне язып бетерик. (Хәрефләрне тактада бер укучы яза, калганнар урыннарда эшлиләр. Урыннарда – санау таякчыклары белән язалар.)

Укытучы:  Нинди хәрефләр яздыгыз?

Балалар: ( Бергә укыйлар.)  А,Ә,И,Ү,У,Л,Т,Н,С,К,Э,Г.

Укытучы:  Сез төркемнәргә бүләргә дигән идегез. Нинди төркемнәргә бүләргә тәкъдим итәсез?

Бала:  Язылу төзелешенә карап.

Бала:  Тартыкларга, сузыкларга. Барлык авазлар да  я тартык була, я сузык була.

Укытучы:  Әйдәгез, төркемнәргә бүлеп карыйк. Миңа сузык авазларны әйтегез.     ( Балалар әйтәләр.) А, Ә,И, Ү, У, Ы,Э. Ни өчен сузык, исбатлагыз. Балалар сузык авазларның үзенчәлекләрен әйтәләр.)

Укытучы:  Хәзер инде тартыкларны әйтегез.( Балалар әйтәләр.) Л, Т,Н, С, К, Г. Тартык икәнен исбатлагыз.( Балалар тартык авазларның үзенчәлекләрен әйтәләр.)

Укытучы:  Бик яхшы. Ә сез тагын нинди хәреф турында белер  идегез?

Бала:  Д, д хәрефләре. ( Балалар дәреслекне карап яңа авазны [д] авазын күргән иделәр.)

III.Яңа тема аңлату.

Укытучы:  Балалар, мин сезгә сүзләр әйтәм, ә сез бу сүзләрдә нинди аваз кабатлана, шуны белергә тиешсез.

      Илдар, үрдәк, дәфтәр, дару, кадак. (Балалар уйлыйлар.)

Укытучы:  Ягез әле, нинди аваз күбрәк ишетелде, кайсыгыз әйтер икән?

Бала:  Монда [д] авазы күбрәк ишетелде.

Укытучы:  [д] авазына охшаш әйтелешле нинди аваз бар соң әле?

Бала:   [т] авазы.

Укытучы:  Димәк, без бу дәрестә сезнең белән нинди аваз өйрәнербез икән?

Бала:  [д] авазы.

Укытучы:  Әйе, дөрес, [д] авазын өйрәнербез, аның язудагы билгесен – хәрефен дә карап китәрбез. Табышмак әйтәм, тыңлап торыгыз әле.

       Оча да белә, йөзә дә белә,

       Йөгерә дә белә, ул нәрсә?

Бала:  Үрдәк.

Укытучы:  Әйе, дөрес. Әйдәгез үрдәк сүзенә анализ ясыйк. ( Сүзне әйтәбез, иҗеккә бүләбез, һәр авазны аерабыз, аңа характеристика бирәбез, сүзнең схемасын ясыйбыз.)

                     

Укытучы:   [д] авазы сүзнең кайсы урынында  урнашкан соң?

Бала:  Уртада.

Укытучы:  Әйдәгез әле, [д] авазын әйтеп карыйк. ( [д] авазының артикуляциясе күрсәтелә.  Саңгырау тартыгы [т] авазы белән чагыштырыла. Д, д хәрефләре  күрсәтелә.  )

Укытучы:  Балалар, әйтегез әле, [д] авазы тартыкмы, сузыкмы?

Бала:  Тартык.

Укытучы:  Ни өчен тартык? Исбатлагыз.( Балалар  тартык авазның үзенчәлекләрен әйтәләр.)
Укытучы:   Яңгыраумы, саңгыраумы? Парлымы, парсызмы?

Бала:  Яңгырау. Парлы.Саңгырау пары [т].

Укытучы:  Бик яхшы. Бик күп эшләдек. Ял итеп алыйк.

        Ял итү минуты. ( Физминутка)

        Буратино киерелде,

        Уңга, сулга иелде,

        Һәм чүгәләп тә алды.

        Як - ягына каранып.

        Урынына утырды.

Укытучы:  Балалар, ял иткәндә әйткән шигырьдә берәр авазның кабатлануын ишетмәдегезме?

Бала:  Әйе, ишеттек.[ д] авазы ишетелде.

Укытучы:  Ул нинди аваз булды соң?

Бала:  Тартык.

Укытучы:  Бу авазны нинди сүзләрдә ишеттегез? Кем исендә калдырды?

Бала:  Киерелде, иелде, алды,утырды.

Укытучы:  Ул нинди хәреф белән күрсәтелә соң? ( Балалар әйтәләр һәм кисмә хәрефләрдән [д] хәрефен табып күрсәтәләр.)

Укытучы:  Балалар, әйтегез әле ,сез [д] авазы кергән нинди сүзләр әйтер идегез?

Балалар:  Дания, дару, көндәлек.

Укытучы: Менә бу рәсемнәрдә [д] авазы кергән сүзләр бармы икән?                         ( Тактада рәсемнәр эленгән. Укучылар шул рәсемнәрдә [д] авазы булган сүзләрне әйтәләр.)  

Укытучы:  Бик яхшы.

IV.Үзләштерүне тикшерү.  

 Укытучы:  Шулай итеп, без сезнең белән тагын бер яңа аваз, хәреф өйрәндек. Ә кем бу хәрефләрне “ Әлифба” дәреслегеннән укый ала? Моның өчен нинди биремнәр үтәргә кирәк?.

Бала:  Ул хәрефне сүзләрдән, тексттан табыйк.

Укытучы:  Әйдәгез, шулай эшләп карыйк. Иң беренче нинди биремне үтәрбез икән?

Бала:  Рәсем буенча җөмләләр төзик.

Укытучы:  Малайга нинди исем бирер идегез?  Исемегездә [д] авазы да булсын.

Бала:  Дамир, Илдар, Данияр, Илдан.( Балалар рәсем буенча җөмләләр төзиләр. Һәр сүз буенча кечкенә генә диалог төзергә мөмкин. Мәсәлән: үрдәк. Нинди үрдәкләр була? Алар кайда яшиләр? Аларны кем карый? Нәрсә ашаталар? Һ.б.

Укытучы:  Әйдәгез әле, балалар, “ Ромашка “ уенын уйнап алыйк. (Ромашка уенын уйныйлар).

Балалар:   да, дә, ди, ду, дү, ды.

Укытучы:  Сез нәрсә укыдыгыз?  (Балалар уйлыйлар, нәтиҗә ясыйлар.)

Бала:  Иҗек укыдык.

Укытучы:  Иҗек икәнен каян белдегез?

Бала:  Чөнки иҗектә сузык аваз булырга тиеш.

Укытучы:  Иҗек булмаса ул ничек булыр иде икән?

Бала:  лд, рд, кд, дн,дс.

Укытучы : Ә нинди иҗекләр була соң?

Бала:  Калын.

Бала:  Нечкә.

Укытучы:  Кем калын иҗекне укып күрсәтә?

Бала:  да , ду. ды.

Укытучы:  Кем нечкә иҗекне укып күрсәтә?

Бала:  дә, ди, дө.

Укытучы:  Бик  дөрес. Хәзер дәреслеккә күчик. ( Бер укучы укый, калганнар ул әйткәнне кабатлап баралар.)

Укытучы:  Ни өчен Илдар сүзе баш хәрефтән язылган?

Бала:  Чөнки ул кеше исеме. Кеше исемнәре баш хәрефтән языла.

Укытучы:  Ә сезнең исемнәр ничек язылыр икән?

Бала:   Баш хәрефтән.

Укытучы:  Дәреслектән тагын нинди кеше исемнәрен  таба аласыз?

(Балалар дәреслекнең  54 нче битеннән  кеше исемнәрен эзлиләр.)

Укытучы:  Үзегезнең исемегезне дә кисмә хәрефләрдән язып күрсәтегез  әле. (Балалар язалар. Яза алмаганнарына иптәшләре ярдәм итә. Бер- берләрен тикшерәләр.)

V. Йомгаклау.

Укытучы:  Кемнәрнең исемнәрендә без бүген өйрәнгән хәреф очрады?        

  ( Балалар әйтәләр.)

Укытучы:  Ул нинди аваз булды әле?  Бу аваз турында нәрсә белдегез?

Бала:  Ул тартык.

Бала:  Ул яңгырау. Аның охшаш авазы бар. Ул [т] авазы.

Укытучы:  Бик  яхшы. Сез бүгенге дәрестә тагын бер яңа аваз белән таныштыгыз. Бүгенге дәрес ошадымы сезгә? Бигрәк тә нәрсә ошады? (Баларның җаваплары тыңлана). Белемнәрегезне тагын да арттырдыгыз.  Киләсе дәресләрдә дә сезгә уңышлар телим!

 

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

3 сыйныфта уку дәресе. Әдәпле булу җиңелме?

конспект урока на тему "Әдәпле булу җиңелме?"...

"Файдалы үләннәр." з нче сыйныфта уку дәресе

   Белем бирүнең нәтиҗәлелеген күтәрү  укыту процессының яңа, тагын да нәтиҗәлерәк технологиясен эзләүне таләп итә. Уку-укыту процессына яңа технологияләрне кертеп җибәрү б...

Төзүгә мәсьәләләр. 7 сыйныфта геометрия дәресе.

7 сыйныфта "Төзүгә мәсьәләләр" темасына дәрес конспекты һәм презентациясе....

Төзүгә мәсьәләләр. 7 сыйныфта геометрия дәресе.

7 сыйныфта "Төзүгә мәсьәләләр" темасына дәрес конспекты һәм презентациясе....

"Әкият иленә сәяхәт" 3нче сыйныфта уку дәресе

3нче сыйныфта интеграцияле дәрес. Татар һәм рус телендәге әкиятләрнең охшаш һәм охшаш булмаган геройларын чагыштыру. Эчтәлекләре буенча охшаш якларын билгеләү, аермаларын табу....

2 нче сыйныфта уку дәресе Тема. Г.Тукай иҗатында кышкы табигать. “Кыш”, “Җир йокысы”

Язучы Г.Тукай һәм аның әсәрләре турындагы белемнәрен тирәнәйтү; “Кыш” хикәясе һәм “Җир йокысы” шигыре белән таныштыру; укучыларның аңлап уку күнекмәләрен ныгыту өстендә эшне дәвам итү; уйлау, фикерләү...

Табигать ул- гүзәллек, могҗиза, тылсым! 5 нче сыйныфта уку дәресе.

laquo; Табигать һәм кеше» темасы         буенча лексик һәм грамматик яктан дөрес төзелгән сөйләм телен үстерү.Укучыларда табигатькә  карата сакчыл  кара...