Нуруллина Эльмира Фирдавесовна

Сайт учителя татарского языка и литературы

Тормыштан ямь, тәм табып яшә!

Профессия: учитель татарского языка и литературы

Профессиональные интересы: обучение и повышение квалификации, использование современных технологий в образовательном процессе.

Увлечения: вязание, кулинария, цветоводство

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Бугульминский район,пгт Карабаш

Место работы: МБОУ Карабашская средняя общеобразовательная школа № 2

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/nurullina-elmira-firdavesovna
"Чын тормышның төп максаты - гүзәллекне тоя белү, яхшылыкка омтылу". (А. Платон)

 

  Кеше өчен иң кадерле нәрсә - тормыш... Ул аңа бер тапкыр гына бирелә, һәм аны шундый итеп яшәргә кирәк, файдасыз еллар өчен үкенерлек булмасын, үлгәндә дә: бөтен тормыш һәм барлык көч дөньяда иң гүзәл нәрсәгә бирелде дип әйтерлек булсын." Кеше үз тормышын үзе бизәргә тиеш. Дөнья матур, якты. Тик шул матурлык, шул яктылык белән файдалана белергә кирәк," - ди язучы М. Кәрим. Әйе, язучының  бу сүзләре белән мин дә килешәм. Кеше үзенең тормышына үзе хуҗа. Тормыш бер төрле генә бармый. Аның төрле вакытлары: авыр һәм матур мизгелләре дә була.  Тормыш безне һәрвакыт сыный.  Шушы сынауларны төрлебез төрлечә уза. Аларны уңышлы уза белергә кирәк. Тормыш ул гүзәл дә. Моны күрә, аңлый, тоя белергә, яшәүнең мәгънәсенә төшенергә кирәк.

  Без бу дөньяга бәхетле яшәргә дип туганбыз. Дөньяны танып, изгелек кылып, һәрчак шатланып яшәргә  насыйп булса иде һәммәбезгә дә. Тормыш - бәхет, аны тудырыгыз!

О себе

 

   Мин Татарстанның Мөслим районының иң матур җирендә - Калмыя елгасы янына урнашкан Әмәкәй авылында туып үстем. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Минзәлә педагогия училищесына укырга кердем. 1993 нче елда аны уңышлы тәмамлап, туган ягыма эшкә кайттым. 7 ел башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләдем. 2001 нче елдан алып бүгенге көнгә кадәр Бөгелмә районының Карабаш икенче урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытам. Читтән торып,  югары уку йортында (АГИМС) белем алам.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

 

Г. Бәширов "Намус", "Сарут", А. Гыйләҗев  "Җомга көн кич белән", "Үги ана яфраклары", Г. Әпсәләмов "Ак чәчәкләр", И. Юзеев "Гашыйклар тавы", Ф. Садриев "Таң җиле", "Рәхмәт, әтием", М. Мәһдиев " Фронтовиклар"

Мой взгляд на мир

 

  Кеше гомере - уянып килүче табигатьне сизелер-сизелмәс кенә сыйпап үпкән таң җиле кебек. Ул шулкадәр кыска ки, әйләнеп карарга  һәм аңларга өлгерә алмыйсың, утларда яндырып, сагыш, моңга салып уза да китә икән, ул гомер дигән кадерле мизгел. Әгәр шулай кыска икән, ул хәйран калырлык гүзәл булырга, ләззәт, шатлыктан гына торырга, искиткеч асылташтай балкырга тиеш.

Моё портфолио

 

Укытучы, бала гел янәшә,

Сикәлтәле юллы  тормышта.

Серләр уртак, шатлык-кайгы бергә,

Әйтерсең Сез бер үк сулышта.

           Балачакта кайсы гына кыз баланың укытучы буласы килми. Эх, тизрәк үсәсе иде дә, үкчәле матур туфли кигән, чәчен гади итеп кенә җыеп куйган, иңенә ак шәлен  салган Гүзәлия  апа кебек укытучы буласы иде!  Менә шушы теләк  миндә   олуг һөнәргә мәхәббәт уятты...

          Дәфтәр тулы сумка тотып, кояштай балкып укучылар янына керәсе иде дә: “Исәнмесез, укучылар!”- диясе иде.

          Балачак хыяллары мине Минзәлә педагогия училищесына алып килде... Аны уңышлы гына  тәмамлап, кулга диплом алып,туган ягыма эшкә кайттым.

          Укытучы һәнәре авыр да,катлаулы да, җаваплы да, Шулай булса да мин бу һәнәрне сайлавыма үкенмим. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак. мин, укучыны аңлап укырга, язарга, дөрес һәм аңлаешлы сөйләмгә өйрәтергә, хезмәткә җаваплы караш, кешеләргә карата әхлаклылык, кешелеклелек, туган җиргә, табигатькә  мәхәббәт, сакчыл караш, гомумән, бөтен яктан үсеш белән тәэмин  ителгән , иҗади укучы шәхес тәрбияләргә тиешмен. Хәзерге вакытта  мәктәпләрдә иҗади эшләү өчен һәр укытучыга тулы ирек бирелә. Чөнки хәзер җәмгыятьнең  нигезен һәряктан  гармоник үсешкә ирешкән, тирәнтен фикерли  алучы  һәм иҗади сәләткә ия шәхес тәшкил итә. Укучыларда булган сәләт-мөмкинлекләрне вакытында ачыклау һәм аны максатчан үстерү  - татар теле һәм әдәбияты укытучысының төп бурычы ул. Укытучы-тәрбиячегә дә зур мөмкинлекләр ачылды: эзлән, уйлан һәм иҗат ит.

      Мин укучыларыма өйрәнүче дип түгел, ә бәлки чын шәхес итеп карарга тырышам. Бала һәм укытучы арасында чын дуслык, эчкерсезлек, бер-береңә ышану, җылы мөнәсәбәт булырга тиеш. Укучың сине яратмаса, хөрмәт итмәсә, аның укуга булган мөнәсәбәте, кызыксынуы һичшиксез сүнәр. Без укучыларның кечкенә генә уңышларын да күрә, тыңлый белергә тиешбез. Әйе, укучының күп вакыты мәктәптә, укытучысы һәм сыйныфташлары арасында үтә  бит. Мин:  "Укучыларым дәрестә куркып утырмасыннар, уйласыннар, эзләнсеннәр,  сорау бирсеннәр, кызыксынсыннар,һәм аларның иҗади сәләтләре калкып чыксын,"-дим.

         Бүгенге көндә мин үземне бик бәхетле дип саныйм: яраткан эшем, ярдәмчел хезмәттәшләрем, мине хөрмәт итүче укучыларым һәм ата-аналар булу – ул үзе зур бәхет. Димәк, укытучы булып  ялгышмаганмын. 

          Хезмәт көнем тәмамлангач, көн дә бер үк сукмактан  ашкынып яраткан гаиләмә кайту, үземне бик күпләр өчен кирәк итеп санау – бу бәхет түгелме?! “Кешеләргә кирәклегеңне тою – зур бәхет ул”,- дигән  бер акыл иясе. Хак сүзләр ул.                                  

                                     

 

Мои публикации:
Внеклассная работа
Материалы методических объединений
Родной язык и литература
Публикации моих учеников:
Добавить грамоту в портфолио
Мои альбомы