КВН. "Ягез әле, малайлар! "
материал (5 класс) на тему

4-5 сыныфлар өчен " Тапкырлар һәм Зирәкләр" бәйгесе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yagezle_malaylarbyge.doc38 КБ

Предварительный просмотр:

Сыйныфтан тыш чара. КВН.

Ягез әле, малайлар.

Плакат  :   “Без- Туган илебезне һәм телебезне яратабыз”

                  “Туган телне өйрәнү – бөек эш ул”

                               

Алып баручы:

                                      Бүген  була  КВН

                                      Гаҗәп  күңелле  уен,

                                      Малайлар  көч  сынаша,

                                      Менә  булыр  тамаша.

 

         Кадерле дуслар! Бүген бу залга туган телләрен сөюче укучылар җыелган. Биредә ике команда көч сынаша.  КВН ул –тапкырлар, зирәкләр бәйгесе. КВН да бары тик зирәкләр,тапкырлар,эшкә оста,сүзгә кыска  булган  укучылар  гына  катнаша.

Сезнең  алда  шундый  ике  команда.

Ялыгыз  күңелле  үтсен! Зур  уңышлар  телим  сезгә. Сизгер  һәм  кыю  булыгыз!

                                    Туган  җирең  Идел  буе

                                    Һәркемнең  бар  туган  җире.

                                    Туган  җирең  кебек  назлы

                                    Җырдай  моңлы  татар  теле.

                                    Уенның  барышы:

I    Сәламләү.

Командалар белән  танышу. Команданың  исемен,  эмлемасын  яклау, девизны  әйтү, җыр  җырлау.

II  “Син беләсеңме?” Сораулар  бәйгесе.

1. Татар  халкының  милли  бәйрәмнәрен  әйтегез.

2. Татар  халык  ашларын  санагыз.

3. Татарстанда  нинди  шәһәр  балык  исемен  йөртә?

4. Татарстанда  дәүләт  телләре  нинди  телләр?

5. Татарстан  гимнының  авторы  кем?

6. Казан  шәһәре  ничәнче  елда  1000  еллык  юбилеен  билгеләп  үтте?

7 .Кама  Тамагы  районында  нинди  файдалы  казылма  чыга?

8. Яр  Чаллы  шәһәрендә  нинди  зур  завод  бар?

9. 2008  нче  ел  Татарстанда  нинди  ел  дип  игълан  ителгән  иде?

10. 2009  нчы  ел – нинди ел  дип  игълан  ителде?

11. “Укытучы елы” ничәнче елда булды?

12. Ничәнче елда универсиада була?

III      Эстафета  “ Мәкальләр  иленә  сәяхәт”

  1. Тырышкан табар – (ташка кадак кагар)
  2. Бер гүзәл эш (мең гүзәл сүздән яхшырак )

3.    Тәмле  тел   таш  яра-  ( тәмсез  тел  баш  яра)

4.    Әйткән  сүз – ( аткан  ук)

5.    Сөйдергән  дә  тел,  ( биздергән  дә  тел)

6.    Тән  ярасы  онытылыр  ( тел  ярасы  онытылмас)

7.    Аз  сөйлә  -  ( күп  тыңла)

8.    Яхшы  сүз – җанга  рәхәт,  ( яман  сүз  җәрәхәт)

9.    Туган  телем – иркә  гөлем  ( киңдер  сиңа  күңел  түрем)

10.    Тел – кешенең  ( рухи  көзгесе)

                                       Музыкаль  тәнәфес

 IV  Һәр  команда  берәр  концерт  номеры  башкара.

V        “Җитезләр  бәйгесе” Бәрәңге  чистарту.

    Татар  халкында  “ Егет  кешегә  җитмеш  төрле  һөнәр  дә  аз” дигән  мәкаль  бар. Ә  хәзер  сезне  сыныйбыз. Чын  егет  алтын  куллы  була. Ул  бөтен  эшне  дә  җиренә  җиткереп  башкара  белә. Ә  сез  башкара  аласызмы?

 Бәрәңгене  кем  тизрәк  һәм  сыйфатлырак  чистарта?

VI        Уен  “ Кызыклы  грамматика”

Һәр  командадан  өчәр  кеше  катнаша.  Берсе  арадашчы,  берсе  язучы,  берсе  әйтеп  торучы.

Уенның  шарты:  әйтеп  торучы  диктантны  әйтә,  язучы  яза. Ахырдан  диктантның  хаталары  тикшерелә,  чисталыкка  игътибар  ителә.

VII      Уен  “ Төймә  тагу”

Кем  тизрәк,  сыйфатлырак  тагып  бетерә?

VIII      Уен  “ Дәвам ит”

 1укучы бер сүз әйтә. Икенче укучы беренче әйтелгән сүзнең азагы нинди авазга бетә, шул аваздан башланган сүз уйлап әйтергә тиеш була Уен шулай дәвам итә

I X  Музыкаль  тәнәфес

Һәр  команда  берәр  концерт  номеры  башкара.

X . Уен  “ Табышмаклар  иленә  сәяхәт”

Һәр  команда  5  әр  табышмак  әйтә.

XI  “Кем җитез? ”  Капитаннар  ярышы.

  1. Якын дустыңның исеме ничек?
  2. Кайсы мәктәптә укыйсың?

3.  Син  кайсы  йолдызлык  астында  тудың?

4.  Буш  вакытларыңда  нәрсә  белән  шөгыльләнергә  яратасың?

5.  Елның  кайсы  вакытын  күбрәк  яратасың? Ни  өчен?

6.  Синең  иң  яраткан  фәнең?

7.  Синең  яраткан  ризыгың?

8.  Сиңа  нинди  спорт  төрләре  охшый?  Нинди  спорт  түгәрәгенә  йөрисең?

XII        Йомгаклау. Җиңгән командага бүләкләр тапшырыла.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Шаян кызлар,шук малайлар"

8март бәйрәменә  багышланган бәйге-кичә...

Әдәби уку дәресенең техник картасы (Абдулла Әхмәт «Малайлар аңламадылар» 3 сыйныф, татар төркеме)

Әдәби уку дәресенең техник картасы (Абдулла Әхмәт «Малайлар аңламадылар» 3 сыйныф, татар төркеме)Гарифуллина Ф. Ш., Мияссарова И. Х. Әдәби уку: 3 нче сыйныф: Дәреслек. 2 кисәктә. 2 кисәк. – Казан: “Мә...

Ш.Галиев "Безнең йорт малайлары" буенча презентация (8 класс, рус төркеме)

Ш.Галиев "Безнең йорт малайлары" буенча презентация (8 класс, рус төркеме)...

Дәрес эшкәртмәсе.Шәүкәт Галиевның “Безнең йорт малайлары” әсәрендәге лексик - грамматик материал. 8 нче сыйныф.Рус төркеме.

Дәрес эшкәртмәсе.Шәүкәт Галиевның “Безнең йорт малайлары” әсәрендәге лексик - грамматик материал. 8 нче сыйныф.Рус төркеме....

Дәрес планы. Ш.Галиев “Безнең йорт малайлары”

Ш.Галиев  “Безнең йорт малайлары” темасына дәрес планы. 8 нче сыйныф (рус төркеме)....

Ягез әле, малайлар!

                                  ...