"Шалкан" әкияте
материал по теме

"Шалкан "әкияте.Рус халык әкиятен сәхнәләштереп күрсәтү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл shalkan_k.docx27.46 КБ

Предварительный просмотр:

Шалкан

(Рус халык әкияте буенча инсценировка)

                     Балалар костюмнардан, ярымтүгәрәк ясап тезелгәннәр.

Уртада 2 алып баручы.

Барысы бергә. Исәнмесез, кунаклар !

1 нче алып баручы. Әкият “Шалкан” дип атала.

Икесе бергә. Рәхим итеп карагыз! (Икесе ике якка китәләр.)

Тычкан.    Мин – тычкан,чи-чи-чи!(Йөгереп кереп кача.)

Песи.      Ә мин песи булам. Исемем-Мияубикә.Мияууу! (Йомшак келәмгә барып ята.) 

        Эт.           Мин эт булам.Исемем-Акбай,һау-һау-һау! (Оясына кереп кача.)

Кыз .      Ә мин-кыз ,исемем-Гөлзирә (өйгә кереп китә.)

Әби.       Мин әби булам инде (өйгә кереп китә.)

Бабай.    Ә мин бабай булам (өй янына бара.)

Шалкан. Ә мин –шалкан  (әйләнеп ала да уртага барып утыра.)

1 нче алып баручы.  Бабай шалкан утырткан.

2 нче алып баручы.  Шалкан зу-у-ур булып үскән

Бабай . (чыга,кулын каш өстенә куеп, шалкан тирәсендә йөри.

 Ай Аллам ,вай Аллам!

 Каян үскән бу шалкан ?!

 Кайсы ягыннан тартыйм

 Ничек кенә чыгарыйм? (Башын кашып тора.)

Тукта, әбине чакырыйм әле! Әбисе, әбисе, дип , чык әле монда!

Әби  (яулыгын төзәткәләп.)

                                     Ятып кына торыйм,дисәм,

                                     Тагын нигә чакыра?

                                     Нәрсә булган бу бабайга,

                                     Шалканга карап тора?

Бабай  (шалканга күрсәтеп.)

                                    Күр, әбисе,нинди шалкан

                                    Үскән безнең бакчада!

                                    Бергәләп тартып чыгарыйк,

                                    Тотын минем аркага!

1 нче алып баручы. Әби бабайга,бабай шалканга тотынган, тарталар-тарталар, тартып чыгара алмыйлар икән.

Әби  (маңгаендагы тирен сөртеп ала.)

Булмый, бабай, туктале,

Кызны чыгарыйк әле.

Кызым! Кызым! Гөлзирә!

Кил әле син бергә!

Кыз (көзгесенә карый-карый чыга.)

Ай, битләрем алланды,

Иренншрем кызарды.

Әбием, тагын нәрсәгә

Мине өйдән чыгардың?

Әби (кулы белән шалканга күрсәтеп.)

Кара, кызым, Күрәмсең:

Шалкан ничек үскәнен!

Бергәләп тартып карыйк,

Бушалканны чыгарыйк!

(Кыз,бии-бии шалкан тирәли әйләнеп чыга, әбигә килеп тотына.)

2 нче алып баручы.  Кыз әбигә, әби бабайга,бабай шалканга тотынган. Тарталар-тарталар, тартып чыгара алмыйлар икән.

Кыз ( кулларын карый.)

Ай, кулым арды!

Тартуы авыр ла!

 Акбайны чакырыйк,

Булышсен тартырга!

Акбай! Акбай!.Кайда син?

 Ник бирегә килмисәң?

Акбай, булыш, бик авыр

Бу шалканны тартуы!

Акбай (чыга.)

Һау-һау! Ни булды монда?

 Көн буе саклыйм йортны.

Бер каракны китермим,

 Энәгә дә тидермим

Һау-һау! Ни булды, Гөлзирә?

Кыз ( күрсәтеп.)

Тотын минем артыма,

Әйдә, шалкан тартырга

( Акбай һау-һаулап урап чыга, кызның артына килеп тотына.)

1 нче алып баручы. Акбай кызга, кыз әбигә, әби бабайга,бабай шалканга тотынган. Тарталар-тарталар, тартып чыгара алмыйлар икән.

 Акбай ( туктап, тирен сөртә.)

 Һау-һау-һау! Булмый болай!

Шалкан бигрәк зур булган.

Кая син, Мияубикә?

Ярдәмгә килеп җит лә.

Мияубикә ( келәмнән торып чыга.)

Мияу-мияу-мияу мин,

 Һәрвакытта уяу мин.

Сөт эчәм, тычкан тотам,

Йокларга бик яратам! (Киерелеп ала.)

Акбай, Акбай! Ник уяттың мине?

Акбай (күрсәтеп.)

Бабай шалкан үстергән.

Шалкан гаҗәп зур булган.

Тартып-тартып карыйбыз-

Һич чыгара алмыйбыз

                     -Булыш әле, Мияубикә!

2 нче алып баручы. Песи эткә, эт кызга, кыз әбигә, әби бабайга,бабай шалканга тотынган. Тарталар-тарталар, тартып чыгара алмыйлар икән.

                            Барысы да, уфылдап, тирләрен сөртәләр.

           Мияубикә. Мияу-мияу, арыдым!

Ә шалкан чыкмый һаман!

Бергә-бергә җиңел булыр,

Ярдәм сорыйк тычканнан.

Тычкан-тычкан,чи-чи-чи!

Син кайларда йөрисең?

Һич тимәскә сүз бирәм,

Килсәң иде бирегә!

       Тычкан (чи-чи килеп чыга.)

Качып ипи кимердем,

Әллә шуны сиздәңме?

Мияубикә, ни кирәк?

Чабып килдем тизрәк.

Мияубикә (күрсәтеп.)

Бабай үстергән шалкан.

Шалканы бик зур булган!

Тычкан, ярдәмең кирәк,

Татып чыгырыйк тизрәк!

 1 нче алып баручы. Тычкан песигә, песи эткә, эт кызга, кыз әбигә, әби бабайга,бабай шалканга тотынган. Тарталар-тарталар икән- шалкан килеп тә чыккан!

Шалкан (торып баса.)

Бабай чәчте орлыгым,

 Сулар сибеп үстерде.

Витаминлы, бик файдалы,

Тәмле булып өлгердем.

                 Балалар, түгәрәк ясап, шалкәанны уртага алалар.

Балалар (җырлыйлар.)

Әй, бабабыз бик уңган!

Үстергән шундый шалкан!

Шалкан үскән, зур булган,

 Бөтен бакчабыз тулган!

Без әбигә булышырбыз,

Бергәләп тәмләп ашарбыз.

(Кунакларга карап, кулларын җәеп.)

Шалканнан авыз итәргә

Без сезне дә чакырабыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Шалкан" әкияте (на татарском языке)

Сценарий сказки "Репка" на татарском языке для начальной школы...