Эссе. Минем методик табышларым.
статья по теме

Фазлиева Лениза Минхузиевна

Мамадыш муниципаль районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының "Мастер класс" бәйгесендә катнашып, жюри әгъзалары тарафыннан "Иң яхшы" дип табылган эссе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon esse.doc38 КБ

Предварительный просмотр:

Мамадыш шәһәре 2нче лицейның югары квалификацион категорияле татар теле укытучы Фазлиева Лениза Минхузиевна.

Эссе.

Минем методик табышларым.

      Нинди милләт кешесе булса да, нинди генә һөнәр иясе булса да, акмы ул карамы , яхшымы, начармы  - без барыбыз да балачак иленнән.  Яланаяк йөгереп йөргән яшел аланнар,  чылтрап аккан саф сулы чишмә, өй кыегына кунып сайраган кошның моңлы җыры, тауга алып менүче такыр сукмак, урман күлләрне әле дә төшләремдә күреп уянам, күңелем балачак патшалыгына сәяхәткә чыга сыман. Балалыкны сагынып искә алганда, әлбәттә, мәктәп, укытучым зур урын алып тора.

      Күпме кышлар җиткән дә, язын кар сулары ничәмә ничә тапкыр җир өстен дым белән туендырып, җәйләрдә матур, матур чәчәкләр шытып чыккан. Еллар… Еллар…

  Әле кайчан гына таң атып, мин ашыга-ашыга яңа яуган ак карны ерып мәктәпкә укучыларым янына килгән идем, менә тагын кич җитте. Сихри кич патшалыгы миңа  ялгыз калып үткән көнгә, эшләнгән эшләремне бәяләргә мөмкинлек бирә. Көн артыннан көн үтә, аларга алмашка яңасы туа, ләкин алар бер берләрен кабатламыйлар.

   Ничек итеп бала күңелендә ун, егерме ел үткәч тә сагынып искә алырлык эз калдырырга? Туганнан бирле  матур-матур әкиятләрне тыңлап, күңелле җырларны, кызыклы шигырьләрне рус телендә генә сөйләргә гадәтләнгән беренче сыйныф укучысына ничек итеп бөек Тукай теленең серләрен төшендерим дә, татар теленең кирәклеген аңлатыйм? Монда татар теле һәм әдәбиятын укыту методларын белүдән тыш, кечкенә балаларның психологиясен яхшы белү ярдәмгә килә. Әби-бабаларыбызның «Каш ясыйм дип, күз чыгарма» дигән мәкален нәкъ шушы вакытта көн саен исемә төшә.

    Менә матур-матур төсле рәсемнәремне, уенчыкларымны алып мин беренче тапкыр яңа гына мәктәп бусагасын атлап кергән укучылар каршына керәм.

Якты күк кебек ачык йөзләрдә тынычсызлык чагыла, татар теле дәресенең нинди булачагын белмәгән, укытучы сораса җавап бирә алмаудан куркыбрак калган балалар күзләрен тутырып миңа карыйлар.

    Унсигез ел башлангыч сыйныфларның рус телле балалар төркемендә эшләү дәвамында мин үзем өчен менә нинди ачыш ясадым:

Беренче сыйныфка килгән балалар арасында үзләре дә аңламастан ни өчендер «Минем татар телен өйрәнәсем килми» дигән фикердәгеләре була. Беренче дәресләрдәге максатым баланы куркытмыйча гына татар теле дәресләренә ияләндерү. Моның өчен мин артист та, психолог та булырга тиеш,  дәрестә куелган максатка ирешә алмасаң икенче дәрестә ирешермен дип кенә тынычланырга ярамый, укытучыга ялгышларын кабатламыйча тәҗрибә туплау мөмкинлеге бар, ләкин бала өчен бер дәрес тә кабатланмый.

     Мәктәптә уку дәвамында бала киләчәк тормышка әзерләнә дип фикерләрне ишетергә туры килә. Минем уйлавымча, уңышлары һәм уңышсызлыклары, шатлык борчулары белән бала белем туплый-туплый шушы тормышта бүгенге көн белән яши. Укытучы баланың тормышына өлешчә яраклаша белергә, аның уй-хыялларын чамаларга, басым ясамыйча гына булышырга тиеш.

   Көн артыннан көн үтеп, минем тырышлыгымның беренче нәтиҗәләре бар: дәресләрдә татарча сөйләмне тыңларга, аңларга өйрәнеп киләләр, йөзләрендә курку чалымнары урынына үзләренең аз гына уңышларына сөенү чаткылары күренә, менә хәзер инде максатым - укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту. Шушы максатыма ирешкәннән соң дәресләрем бермә-бер кызыклырак, нәтиҗәләре югарырак булачак. Кечкенәләр үзләренә әйтелгән мактау сүзләрен бик яхшы истә калдыралар, шушы ук сүзләрне өйләренә кайтып әти-әниләренә әйтеп күрсәтергә тәкъдим итәм. Нәтиҗәдә бала сүзне истә калдыра, өйдәгеләргә дә баланың шатлыгын уртаклашу мөмкинлеге туа. Балага уңышлар юлдаш булганда гына аның күңеле күтәрелә, тагын да күбрәк белү, белгәнеңне башкаларга да күрсәтү теләге барлыкка килә.

    Татар телен татар балаларына укыту һәм рус телле балаларга укыту методикасы  белән дә, дәресләрнең төзелеше белән дә бик нык аерыла, укучыларның мөнәсәбәтләре дә төрлечә. Беренче очракта укучы туган теле булганга өйрәнә, икенче очракта дәресләрнең барышы мавыктыргыч, кызыклы, яңа мәгълүмат биргән өчен өйрәнә. Билгеле инде уңышка ирешү өчен укытучы белән укучы арасында җылы мөнәсәбәт булырга һәм әти-әниләрнең тискәре йогынтысы булмаска тиеш.

        Кечкенә чагымда әбием иске көзгегә карарга ярамый, анда көзге иясенең күләгәсе күренә дип кисәтә иде. Үсә төшкәч бу имеш-мимешкә ышанмасам да, иске көзгегә иясе дөньялыктан киткән очракта, карамас булдым. Табигатьнең могъҗизасы күп, ачылмаган серләре, кеше аңы аңлап бетермәгән яклары иксез-чиксез.

  Бала күңеле иң чиста, иң керсез, уйлары хыялый,  хыяллары якты. Аның күңеле көзге сыман аңа нинди караш ташласаң, шундыйны күрергә мөмкин. Яхшы караш – уңай фикер чагылдыра, караңгы караш – тискәре мөнәсәбәт тудыра. Зурайгач искә төшкән хәтирәләр, булган вакыйгаларның төшкә керү дә күңел көзгесенең чагылышыдыр мөгаен.

   Укытучы! Балачак иленнән алып чыккан күңел көзгесендә синең дә чагылышың бик күп тапкыр кабатланачак, хәтердә уелып калган мизгелләрне гомер буе искә төшереп сихри төн патшалыгы төшләрдә кабатлаячак. Ул көзгедә чагылышың нинди булуын син бүген үзең хәл итәргә тиеш. Шундый җаваплы һәм катлаулы һөнәрне сайлагансың икән, димәк язмышыңның кушуы шулай булган. Тырыш, уйла бала күңеленә сыйфатлы орлык сал! Озак еллар узгач та синең укучыларың тирән хөрмәт һәм сагыну хисләре белән искә алсалар, балачак иленең иң матур мизгелләрен чагылдырган төшләрендә күреп уянсалар – син һөнәреңне дөрөс сайлагансың. Дөньяда һәркемнән һәм һәрнәрсәдән көчлерәк булган вакыт синең эшеңнең нәтиҗәсен күрер һәм бәясен бирер. Вакыт узганнан соң балачакны сагынганда сине дә искә алырлар, ә мондый бәхет һәркемгә дә бирелми.  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ЭССЕ. Минем методик табышларым

ЭССЕ. Минем методик табышларым...

Эссе .Минем методик табышларым.

Бу эсседә үземнең эш тәҗрибәләрем белән уртаклаштым.Укучыларымның хезмәт җимешләре булуларын күрсәтергә тырыштым...

Эссе" Минем методик табышларым"

Эссе "Минем методик табышларым"....

Эссе. Минем методик табышларым

Эссе. Минем методик табышларым...

ЭССЕ: "Минем методик табышларым"

Эссе: "Минем методик табышларым"....

Эссе "Минем методик табышларым"

Минем методик  табышларым. Эссе....

Эссе Минем методик табышларым 2019.

Эссе. Минем методик табышларым. Андреева Миләүшә Рәшит кызы...