Эссе. Минем методик табышларым
материал на тему

Эссе. Минем методик табышларым

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon esse._minem_metodik_tabyshlarym.doc293.5 КБ

Предварительный просмотр:

Төмән шәһәре 52нче муниципаль автономияле  гомуми белем

бирү учреждениясенең  гомуми төп белем  мәктәбе

Эссе

 “Минем методик табышларым”

                                                                     Халидә Халидулла кызы Кирамова,

                                             татар теле һәм әдәбият укытучысы

Төмән - 2016

Бу тормышта минем адымым нык,

Укытучы - минем һөнәрем.

Бар көчемне, талантымны биреп,

Балалар, дип уза көннәрем.

Мәгариф тарихыннан билгеле булганча, әгәр дә тәрбия “Ничек итеп лаеклы яшәргә?” дигән  сорауга җавап бирми башласа,  торгынлык башланырга, мөмкин. Шуның нәтиҗәсендә җәмгыять үсешенең гуманистик функциясен, әхлакый һәм гуманистик үсешен тәэмин итүче ролен үтәүдән туктарга мөмкин.

Чын-чынлап үзгәртеп корулар иң беренче чиратта “кешене реформалаштыру”дан, аның рухи интеллектуаль-әхлакый яктан үзгәртүдән башланган. Бу аңлашыла да. Чөнки кеше үзе үзгәрү белән тирә-юньдәге чынбарлыкны да үзгәртә.

ХХI гасыр шәхесен үстерүдә мәктәп, ул алып бара торган укыту-тәрбия эше зур әһәмияткә ия. Мәшһүр татар мәгърифәтчесе Ризаэддин Фәхреддин: “Халыкларны да, аерым затларны да бәхет мәйданына  алып бара торган юлларның иң тугрысы – гүзәл холык белән яхшы тәрбиядер”, - дигән.

Мәгарифне модернизацияләү концепциясе дә шәхесне   тәрбияләү идеясе белән сугарылган. Моның берничә принцибын күрсәтергә була:

  • Шәхеснең, җәмгыятьнең һәм дәүләтнең мөһим һәм перспектив ихтыяҗларына туры килә торган заманча сыйфатлы тәрбия бирүгә ирешү.
  • Шәхеснең башка халыкларга түземле булуы, аларның мәдәниятен өйрәнүе, милли мәдәниятне саклау һәм үстерү.
  • Шәхеснең үзенә тормыш юлын мөстәкыйль сайларга һәм әхлакый сыйфатларны тупларга әзер булуы.

Бу принципларны нигездә тотып, менә инде 14 ел традицияләргә бай Төмән шәһәренең 52 нче мәктәбендә татар теле һәм әдәбият укытучысы вазифасын үтим.  Шушы 14 ел дәверендә яшь буынны тәрбияләүдә сизелерлек тәҗрибә тупладым.

Укыту, тәрбия эше эчтәлеген яңарта бару, инновацион технологияләрне куллану – тормыш таләбе. Бүген укыту һәм тәрбия бирү эчтәлеге күпкырлы һәм ул үзенә түбәндәге өстенлекле юнәлешләрне берләштерә:

 балаларның физик һәм әхлакый сәламәтлеген саклау, ныгыту, интеллектуаль тәрбия бирү һәм үстерү, шәхестә культуралылык сыйфатлары һәм рухи кыйммәтләр булдыру (милли культура), гражданлык тәрбиясе һәм патриотик тәрбия бирү (туган як тарихы, туган йортың, авылың, шәһәрең белән горурлану хисе), хезмәт тәрбиясе, гаиләнең нәсел шәҗәрәсен өйрәнү Һ.б.

Шул принциплардан чыгып укыту  эшен гамәлгә ашыруда миңа җирле материалларны файдалануым ярдәм итә. Милли-төбәк компонентын сыйныф һәм сыйныфтан тыш  эш процессында минем өчен куллану гадәти юлга әверелгән.

Аларны традицион технологияләр (дәресләр,  класс сәгатьләре, әңгәмә, телдән журнал, диспутлар, проектлар яклау, конференция, рефератлар, сочиненияләр язу һ.б.) формаларда куллану мөмкин. Шулау ук укыту процессында информацион технологияләр белән беррәттән туган як педагогикасын кулланам.

Һәр төбәкнең үзенең күренекле шәхесләре була      (галимнәр, язучылар, шагыйрьләр, рәссамнар һ.б.). Алар турында горурланып сөйләнелә, кылган эшләре, үткән юллары хөрмәтләнә, яшь буынны да шулар үрнәгендә өйрәтү һәм тәрбияләү максаты куела. Шушы хакыйкать мине дә эзләнүгә, иҗат эшенә тартылырга сәбәп булып тора.

Мәктәптә татар әдәбиятын укыту программасы Татарстан дәүләт стандарты нормаларыннан чыгып төзим. Анда күзалланган белемне укучыларга җиткерү, аларда эстетик кануннарга нигезләнеп фикер йөртү һәм хис итү культурасы булдыру, милли узаң тәрбияләү, сәнгати бәя бирергә өйрәтү укучыдан тирән белем, мөстәкыйль фикер йөртү сәләте булуны, эшкә иҗади якын килү сәбәбен таләп итә. Әмма укучыларны туган якта туып үскән каләм әһелләренең иҗаты белән таныштырмый торып, әдәбияттан алар үзләштерергә тиешле белемне тулысынча алалар дип әйтеп булмый. Бу әдәбият укытуда түбәндәге бурычларны хәл итәргә булыша:

  • Туган як әдәбияты тарихын булдыру;
  • Аерым язучыларның иҗади йөзен ачыклау:
  • Якташ язучылар иҗатының гомумтатар әдәбияты тарихында тоткан урынын билгеләү;
  • Туган якка мәхәббәт тәрбияләү;
  • Иҗат активлыгын көчәйтүгә этәргеч бирү;
  • Милли узаң тәрбияләү;

Бу кызыксынуым мине  “Воспитание гуманизма на уроках внеклассного чтения по татарской литературе”  дигән тема буенча тәҗрибә-эксперименталь эш алып барырга этәргеч ясады (сентябрь 2007 – апрель 2010).  Эксперимент барышында Якуб Зәнкиевның, Булат Сөләймановның, Шәүкәт Гаделша  иҗатларын өйрәнү тематик планга кертелде һәм дәресләр төзелде:

  • Якуб Зәнкиевның “Аккошлы күл” әсәрендә кеше һәм табигать мөнәсәбәте” -  8 сыйныф
  • Якуб Зәнкиевның “Кылый күз” хикәясендә күтәрелгә төп мәсьәләләр – 6 сыйныф
  • Якуб Зәнкиевның  “Ана йөрәге” хикәясендә Ана образы – 9 сыйныф
  • Якуб Зәнкиевның “Кан кардәшләр” хикәясендә  сугыш һәм бала образы – 7 сыйныф
  • “Кешелекле булыйк, кешеләр!” (Якуб Зәнкиевның “Кайчыколак” хикәясе буенча) – 5 сыйныф
  • Булат Сөләймановның лирикасында туган як темасы
  • Тема Родины в творчестве Булата Сулейманова (рус телендә) һ..б.

Программа буенча 5нче сыйныфта Галимҗан Ибраһимовның “Алмачуар” хикәясе белән укучыларны таншытырганнан соң Я.Зәнкиевның “Кылый күз” хикәясен өйрәнү бик отышлы була. Аны Җиңү бәйрәме алдыннан да “Атлар да бит төпкә җигелеп тартты

Сугыш елларның газабын”, - дип Ә.Әтнабаев сүзләре белән бирелгән хикәядәге эпиграфны кулланып өйрәнәбез. Ике әсәрне чагыштыру, уртак һәм аермалы якларын табу да бик уңышлы эш.

6нчы сыйныфта Һ. Такташның “Иптәшләр”, И. Газиның “Йолдызлы малай” әсәрләре аша милләтара, шәфкатьлелек, туганлык, дуслык хисләре тәрбияләү бик мөһим бурычларның берсе. Бу яктан Я.Зәнкиевның “Кан кардәшләр” хикәясе дә игътибарга лаеклы. Бу әсәр  Ватан сугышына багышланган әсәрләрне өйрәгәннән соң класстан тыш уку дәресе итеп үткәрелә.

Ф.Кәримнең  “Газиз әнкәй” шигыре 8нче класста өйрәнелә. Бу әсәрдән соң Я.Зәнкиевның “Ана йөрәге” хикәясен уку урынлы дип саныймын. 9нчы класста укучыларны “Иртеш таңнары” әсәре белән таныштырам. Сәгать саннары әз булганлыктан М. Уразаев образын карап, укытучының беренче дәрес үткәргән өзекне генә дәрестә өйрәнәбез.  Бу өзекне Ч.Айтматовның “Беренче мөгаллим” әсәреннән соң өйрәнәбез.

Класс

Татар әдәбияты программасы

Класстан тыш уку

5

Г.Ибраһимов «Алмачуар»

Я.Зәнкиев «Кайчыколак»

6

И.Гази «Йолдызлы малай»

Я.Зәнкиев «Кылый күз»

7

Ф.Карим иҗаты

Я.Зәнкиев « Кан кардәшләр»

8

Ш.Камал «Акчарлаклар»

Я.Зәнкиев «Аккошлы күл»

9

Ф.Карим иҗаты

Я.Зәнкиев «Ана йөрәге»

9

Ч.Айтматов “Беренче мөгаллим”

Я.Зәнкиев “Иртеш таңнары”

 Һәрбер дәрескә презентация төзелде.

Мәсәлән, Булат Сөләйманов иҗаты буенча өлкә күләмендә дәресләр конкурсында 3 урынны яуладым. Ә рус телендә төзелгән  дәресемне   “Образование ХХI века” дигән шәһәр күләмендә үткән бәйгедә тәгъдим итеп,  призлы урынга лаек булдым.

Моннан башка класстан тыш чараларда укытучыларга ярдәмлек өчен  җирле шагыйрьләр Гөлфизәр Абдрахманова, Галия Хайруллина иҗатлары буенча презентацияләр әзерләнде. Бу һәм башка дәрес материаллары белән  өлкә күләмендә үткән семинарларда укытучылар белән уртаклашам.   Әдәбиятны өйрәнүнең яңа концепциясендә таләп ителгәнче, кешенең эчке дөньясын сүрәтләүче, кешелеклелек, миһербанлык сыйфатларын өстен куйган әсәрләрдән Якуб ага Зәнкиев, Шәүкәт Гаделша, Булат Сөләйманов әсәрләрен программага кертү үзебезнең як тормышын киңрәк аңларга һәм язучының, шагыйрьләрнең мирасын җентекләп өйрәнүгә мөмкинлек бирә.

Милли төбәк компоненты кулланып үткәрелгән дәресләр, класстан тыш

 чаралар турындагы мисалларны тагын китерергә мөмкин, чөнки Төмән өлкәсе шәхесләргә бай як. Үсеп килүче яшь буынны алар үрнәгендә тәрбияләү – укытучылар алдында торган төп бурычларның берсе һәм без аны тормышка ашыруда армый-талмый эшләргә тиешбез.

Бәхетле мин, һич арттырып әйтмим.

Алда әле күпме юллар бар.

Эшнең тәмен белеп, кулга кул тотынып,

Хезмәттәшләр белән эшләр өчен.

Алда әле күпме еллар бар.

Башта әле күпме уйлар бар,

Укытучы булу – зур бәхет ул,

Ул яраткан минем хезмәтем.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Эссе. Минем методик табышларым.

Мамадыш муниципаль районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының "Мастер класс" бәйгесендә катнашып, жюри әгъзалары тарафыннан "Иң яхшы" дип табылган эссе....

ЭССЕ. Минем методик табышларым

ЭССЕ. Минем методик табышларым...

Эссе .Минем методик табышларым.

Бу эсседә үземнең эш тәҗрибәләрем белән уртаклаштым.Укучыларымның хезмәт җимешләре булуларын күрсәтергә тырыштым...

Эссе" Минем методик табышларым"

Эссе "Минем методик табышларым"....

ЭССЕ: "Минем методик табышларым"

Эссе: "Минем методик табышларым"....

Эссе "Минем методик табышларым"

Минем методик  табышларым. Эссе....

Эссе Минем методик табышларым 2019.

Эссе. Минем методик табышларым. Андреева Миләүшә Рәшит кызы...