Габдулла Тукай. “Су анасы” әкият-поэмасының тәрбияви әһәмияте.
материал

Бариева Диляра Тафкиловна

Габдулла Тукай. “Су анасы” әкият-поэмасының тәрбияви әһәмияте.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon su_anasy_dres_plany.doc45.5 КБ

Предварительный просмотр:

Бариева Диләрә Тәфкиловна –

 Кукмара 3 нче номерлы урта

                   мәктәбенең  татар теле һәм әдәбияты

 укытучысы

5 нче сыйныф өчен татар әдәбиятыннан

дәрес планы.

Тема: Габдулла Тукай. “Су анасы” әкият-поэмасының тәрбияви әһәмияте.

Максат:

                        “Су анасы” әкият-поэмасын уку.

               Коммуникатив технология аша сөйләм телен    камилләштерү.

               Әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү.

Җиһазлау:компьютер, интерактив китап “Габдулла Тукай. Тормыш юлы һәм иҗаты.”,   Тукай шигырьләре тупланган диск, биремнәр язылган карточкалар, дәреслек .

Дәрес барышы:

  1. Исәнләшү.

Исәнмесез, укучылар. Дәресебезне башлыйбыз.

Без узган дәрестә Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат алдык. Әйдәгез, ниләр белгәнне искә төшерик әле.( интерактив китап буенча)

  1. Шигырьләрен ничегрәк хәтерлисез икән?(шигырьләрдән өзекләр укыла. 1нче бирем) Түбәндәге өзекләр кайсы шигырьләрдән?

1)Кырга ак кардан

Юрган ябылган

Җир язга чаклы

Уйкуга талган.(“Җир йокысы”)

2)Әйт әле , Күбәләк,

Сөйләшик бергәләп:

Бу кадәр күп очып

Армыйсың син ничек?(“Бала белән Күбәләк”)

3)Шунда аңгар бик матурлап елмаеп көлде Кояш,

Шунда аңгар кып-кызыл, зур алма бирде Алмагач;

Шунда аңгар шатланып сайрап җибәрде Сандугач

Шунда аңгар баш иделәр бакчада һәрбер агач.(“Эш беткәч уйнарга ярый”)

  1. Ә бүгенге дәресебезнең темасы “Габдулла Тукайның “Су анасы” әкият-поэмасының тәрбияви әһәмияте.”  Тема бөтенегезгә дә аңлашыламы?

Берәр нәрсә эшләр алдыннан үз алдыбызга максат куябыз. Бүгенге теманы ачыклар өчен дә алдыбызга максат куйыйк. Нинди максатлар куярбыз?

1)“Су анасы” әкият-поэмасын уку. 2). Язучы нәрсә әйтергә теләгән яки нинди тәрбия бирә яки нәрсәгә өйрәтә) Тактага язып куярга.

  1. Әйдәгез, 1нче максаттан башладык. Бу максатка ирешү өчен безгә түбәндәге сүзләрнең тәрҗемәсен белү кирәк булыр.

Сүзлек эше:

Коенам- купаюсь

Йөзәм- плаваю

Сәгать ярым- полтора часа

Шаять- наверно

Юлдашым – иптәшем

Хатын- женщина

Ялтырый-блестит

Сачен-чәчен

Посып- качып

Басма- мостик

Кирегә йөгерә- бежит обратно

Чиертә-стучит

Иясе- хозяин

Орыша-ругает

А)сүзләрне тәрҗемәләре белән уку, мәгънәсен ачыклау

Б)берничә җөмлә төзеп әйтү.

4. Укучылар, сезгә бер соравым бар: су анасы турында безнең  нәрсә укыганыбыз бар? (Миф) Димәк инде борынгы кешеләргә үк су анасы таныш икән. Тукайның су анасы да шул мифка нигезләнгән дип әйтә алабызмы?

5. Ә хәзер әйдәгез язмада “Су анасы”н тыңлыйбыз. Карап барабыз.

Укып бетергәч, кирәк булса, өстәмә сүзлек эше үткәрелә.

6. Хәзер инде үзебез 2шәр юллап укып чыгабыз.(укучылардан укыту)

7. Эчтәлекне ничек аңладыгыз икән, вакыйгалар хәтерегездә калды микән? Шуны тикшереп карыйк әле. Поэмадагы вакыйгаларны тиешле эзлеклелектә куеп бер-бер артлы сөйләп чыгарбыз.

-малай су коена;

-судан чыккач басмада чәчен тарап утыручы хатынны күрә;

- бу хатын тарагын басмада онытып калдыра;

- малай кеше күргәнче таракны ала;

- су анасы малай артыннан куа;

-этләр су анасын куркыталар;

-малайның әнисе курка-курка гына таракны алып куя;

- төн җитә, кемдер тәрәзәгә чиртә;

- су анасы үзенең тарагын сорый;

- малайның әнисе таракны бирә;

- малайга әнисеннән бик нык эләгә.

8.Ә хәзер сезнең алдыгыздагы биремнәрдән 2нчесен табабыз. Биремне укый ..........    .

Диалогны укыгыз.Күпнокталар урынына тиешле сүзне куегыз. Үзара кемнәр сөйләшүен әйтегез. Рольгә кереп сөйләшүне үз сүзләрегез белән җиткерегез.

— Ни кирәк? Кем бу? Кара төндә вакытсыз кем йөри?

 Нәрсә бар соң төнлә берлән, и пычагым кергери!

— ...   мин, китер, кайда минем алтын тарак?

 Бир! бая көндез алып качты синең угълың, карак!

(укучыларның җаваплары тыңлана )

9. Укучылар , 1нче максатка ирештегезме? Укыдыгыз, эчтәлеген аңладыгызмы?

10.Чираттагы бирем: 3нче бирем

Раслап яки инкяр итеп җавап бирегез:

  • Малай суда коенмый.
  • Малай судан чыкмыйча гына киенә.
  • Басмага утырган хатын бик матур.
  • Малай яр буендагы куе агачларга посып тора.
  • Малай су анасының тарагына тими.
  • Бу малай бик тәртипле, ул дөрес эшләде.
  • Әнисе малайны мактый.(Юк дөрес түгел, әнисе малайны орыша)

Ничек уйлыйсыз, әнисе малайга нинди сүзләр, нәрсәләр әйтеп орышыр икән?(Җавап тыңлана)

11.Укучылар, 2нче максатка күз салыйк әле. Әгәр әни кешенең нәрсә дип орышуын игътибар белән тыңлап торган булсагыз, сез бу сорауга җавапны таба аласыз.

(Бөтен мөмкин булган җаваплар тыңлана)

Ә хәзер бергәләп гомуми нәтиҗәне ясыйбыз.

Кеше әйберенә рөхсәтсез кагылырга ярамый.

Вакыт булса, нәтиҗәне дәфтәргә язып куярга.

         

12. Бүгенге дәресебезне йомгаклар вакыт та җитте.

А) бәяләү

Б) өй эше: “Су анасы” әкият-поэмасының үзегезгә ошаган өлешенә рәсем ясарга, туры килгән юлларын язып куярга.

Барыгызга да җавапларыгыз өчен рәхмәт. Сау булыгыз.

 Биремнәр:

  1. Түбәндәге өзекләр кайсы шигырьләрдән?

1)Кырга ак кардан

Юрган ябылган

Җир язга чаклы

Уйкуга талган.

2)Әйт әле , Күбәләк,

Сөйләшик бергәләп:

Бу кадәр күп очып

Армыйсың син ничек?

3)Шунда аңгар бик матурлап елмаеп көлде Кояш,

Шунда аңгар кып-кызыл, зур алма бирде Алмагач;

Шунда аңгар шатланып сайрап җибәрде Сандугач

Шунда аңгар баш иделәр бакчада һәрбер агач.

2.Диалогны укыгыз.Күпнокталар урынына тиешле сүзне куегыз. Үзара кемнәр сөйләшүен әйтегез. Рольгә кереп сөйләшүне үз сүзләрегез белән җиткерегез.

— Ни кирәк? Кем бу? Кара төндә вакытсыз кем йөри?

 Нәрсә бар соң төнлә берлән, и пычагым кергери!

— ...   мин, китер, кайда минем алтын тарак?

 Бир! бая көндез алып качты синен угълын, карак!

3.Раслап яки инкяр итеп җавап бирегез:

  • Малай суда коенмый.
  • Малай судан чыкмыйча гына киенә.
  • Басмага утырган хатын бик матур.
  • Малай яр буендагы куе агачларга посып тора.
  • Малай су анасының тарагына тими.
  • Бу малай бик тәртипле, ул дөрес эшләде.
  • Әнисе малайны мактый.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

АЛИШ ӘКИЯТЛӘРЕНЕҢ ТӨП ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ, ТЕЛ –СУРӘТ ЧАРАЛАРЫ, ТӘРБИЯВИ ӘҺӘМИЯТЕ

Әлеге хезмәттә А. Алиш әкиятләрендәге тел-сурәт чараларына игътибар ителә....

“Рафаэль Мостафин әдәби музееның тәрбияви әһәмияте” фәнни-эзләнү эше

“Рафаэль Мостафин әдәби музееның тәрбияви әһәмияте” исемле фәнни-эзләнү эше Баулы шәһәренең 1 нче санлы мәктәбендә язучы-эзләнүче, әдәбият галиме, тәнкыйтьче, журналист Р.Мостафинга әдә...

Габдулла Тукай. "Су анасы" әкият-поэмасы"

"Г.Тукай – татар халкының бөек шагыйре. “Су анасы” әкият-поэмасы"  темасына 5 нче сыйныфта үткәрелгән ачык дәрес эшкәртмәсе....

Гамил Афзал шигырьләрен мәктәптә укыту тәҗрибәсе һәм аларның тәрбияви әһәмияте

 Гамил Афзал шигырьләрен  гомуми белем бирү мәктәбендә өйрәнү үзенчәлеге     Хәзергә татар поэзиясенең үзенең нечкә юмор, үткен сатира ысулында язылган шигырьләре ...

Балалар язучысы Резеда Вәлиева иҗатының тематикасы һәм тәрбияви әһәмияте.

Бүгенге көндә компьютер һәм телевидениены күпләр балалар өчен кулайрак та күрә. Әмма экраннардагы әзер мәгълүмат баланы фикер йөртергә өйрәтми, ә уйлау сәләтен киметә. Югыйсә бик авыр чорларда, кыен в...

Гамил Афзал шигырьләрен мәктәптә укыту тәҗрибәсе һәм аларның тәрбияви әһәмияте

Гамил Афзалның тормыш юлын һәм иҗатын мәктәптә өйрәнү зур тәрбияви әһәмияткә ия.  Аның шигырьләре укучыларны намуслы, гадел булырга, эш сөяргә, туган җирне яратырга, олыларга мәрхәмәтле, кечеләрг...

Габдулла Тукайның “Су анасы” әкияте./Г.Тукай. "Водяная". 3 класс (1 группа)

Дәреснең темасы: Габдулла Тукайның “Су анасы” әкияте.Дәреслек: Гарифуллина Ф.Ш. Әдәби уку: рус телендә башл. гомуми белем бирү мәкт. 3 нче с-фы өчен д-лек (татар балалары өчен) 2 кисәктә/ ...