“Рафаэль Мостафин әдәби музееның тәрбияви әһәмияте” фәнни-эзләнү эше
творческая работа учащихся (9 класс) по теме

“Рафаэль Мостафин әдәби музееның тәрбияви әһәмияте” исемле фәнни-эзләнү эше Баулы шәһәренең 1 нче санлы мәктәбендә язучы-эзләнүче, әдәбият галиме, тәнкыйтьче, журналист Р.Мостафинга әдәби музей ачылу белән бәйле. Күренекле якташыбыз эшчәнлеген дә шушы мәктәптә башлап җибәргән. Р. Мостафинның шәхси әйберләре, китаплары, кулъязмалары урын алган әлеге музей өлкән буын вәкилләре өчен истәлек бүлмәсе булса, балалар өчен ул иҗади эзләнү мәйданчыгы, патриотлык үрнәге булып тора.

Скачать:


Предварительный просмотр:

“Бар җырымны илгә багышладым...”

фәнни-гамәли конференциясе

Юнәлеш:

“Мы в сердце бережно храним…”

(“Йөрәк түребездә саклыйбыз...”)

Фәнни-эзләнү эшенең исеме:

“Рафаэль Мостафин әдәби музееның тәрбияви әһәмияте”

Эшне башкаручы: 

ТР Баулы муниципаль районының

“1 нче урта гомумбелем бирү мәктәбе”

муниципаль бюджет гомумбелем бирү

учреждениесенең  9 нчы сыйныф укучысы

Рәхимов Озодбек Илһам улы

Фәнни җитәкче:

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Гәрәева Лениза Әзһәр кызы

2016 нчы ел

Эчтәлек

I КЕРЕШ ӨЛЕШ:

  1. Теманың актуальлеге
  2. Максаты һәм бурычлар
  3. Эзләнү эшенең объекты һәм предметы
  4. Тикшерү алымнары

II ТӨП ӨЛЕШ:

  1. Мәктәптә Рафаэль Мостафин әдәби музееның ачылу тарихы
  2. Әхлак һәм патриотик тәрбия чыганагы буларак Рафаэль Мостафинның шәхесе һәм иҗаты турында күзәтү
  3. Рафаэль Мостафин әдәби музееның уку-укыту процессында һәм дәрестән тыш чараларда тәрбияви роле, сораштыру нәтиҗәләре
  4. Музейның киләчәк язмышы турында уйлану

III ЙОМГАКЛАУ:

  1. Нәтиҗә чыгару
  2. Эзләнү эшенең яңалыгы

IV ФАЙДАЛАНГАН ӘДӘБИЯТ

V КУШЫМТА

I Кереш өлеш

Бүгенге көндә конкуренциягә сәләтле, заман таләпләреннән чыгып эш итә белә торган, зыялы, рухи һәм физик яктан камил шәхес тәрбияләү зур бурыч булып тора. Ә бу сыйфатлар үзеңнең туган ягыңны, аның тарихын, кешеләрен яхшы белгәндә генә формалаша ала. Алар турында сөйләп кенә бала күңеленә сеңдереп булмый. Бала эшчәнлеккә үзе катнашканда гына, үз күзләре белән күреп, үз куллары белән тотып караганда гына үзе өчен ачышлар ясый һәм белгәннәрен бүтәннәргә җиткерә ала. Мәктәбебездә ачылган Рафаэль Мостафинның әдәби музее нәкъ менә шушы юнәлештә эшләве белән  актуаль дип саныйм.

Мин бу музейның тәрбияви ролен өйрәнүне максат итеп куйдым. Максаттан чыгып, бурычларны билгеләдем:

  1. музей ачылу алшартлары һәм әзерлек эшләре турында белешү;
  2. Рафаэль Мостафинның шәхесен өйрәнү һәм иҗатына күзәтү ясау;
  3. музейның мәктәп тормышындагы һәм укучыларның уку-тәрбия алу процессындагы ролен ачыклау.

Эзләнү эшемнең объекты – Рафаэль Мостафинның 1 нче мәктәптәге әдәби музее, предметы – аның тәрбияви әһәмияте.

Эш вакытында эзләнү (әдәбият, истәлекләр, экспонатлар белән танышу), тикшеренү (музейда, китапханәдә эшләү), эвристик әңгәмә (өлкәннәрдән сөйләтү, укучылардан анкета буенча сорау алу), нәтиҗә чыгару кебек алымнарны кулландым.

II Төп өлеш

Мәктәптә Рафаэль Мостафин әдәби музееның ачылу тарихы

2015 нче елның 29 нчы августында мин үзебезнең мәктәптә якташ язучыбыз Рафаэль Мостафинның әдәби музее ачылу тантанасында катнаштым. Шуннан бирле бу музейның эшчәнлеге белән кызыксына башладым. Ул мәктәбебезнең түрендә – актлар залы янында кечкенә генә, әмма эстетик зәвыклы бер бүлмәдә урнашкан.

Барыбызга да билгеле булганча, Рафаэль Мостафин – безнең якташыбыз, Баулыда туган. Язмыш җиле аны бүтән җирләргә ташласа да, барыбер Баулы белән бәйли. Рафаэль ага, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлагач, нәкъ менә безнең мәктәптә укытучы булып эшли башлый.

Ә музей ачылу идеясе Рафаэль Мостафинның тормыш иптәше Рауза Мостафинага һәм сеңлесе Светлана Әхмәт кызы Гобәйдуллинага килә.

  •  Бу мәктәпне ул бик якын күрде, яратты, Баулыда яшәгән чагында аңардан ерак түгел генә яшәде, – дип искә ала Светлана ханым.

Иң башта язучының сеңлесе безнең мәктәпкә Рафаэль Мостафинның китапларын, кулъязмаларын, фотоларын, архив материалларын тапшыра.

  •  Шуннан соң педагогик киңәшмәдә музей ачу хакында карар кабул ителде. Ләкин ул бик күп көч, финанс мөмкинлекләре таләп итте, шуңа күрә аны ачу кичектерелде, – дип сөйли әдәби музей җитәкчесе, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Розалия Зәйтүн кызы Гозәерова.

Ниһаять, район мәгариф бүлеге ярдәме белән әлеге хыял тормышка ашырыла. Мәктәптәге зур тантанага шәһәр һәм район җитәкчелеге, зыялы баулылылар, Рафаэль аганың балалары, оныклары килде.

  •  1 нче мәктәп коллективы мәдәни горурлыгыбыз булып торган әлеге музейның яшь буынны тарихи белемле, толерант, ватанпәрвәр итеп тәрбияләүдә ярдәме зур булыр дип өметләнә, – ди директорыбыз Ландыш кызы Кәлимуллина.

Әхлак һәм патриотик тәрбия чыганагы буларак Рафаэль Мостафинның шәхесе һәм иҗаты турында күзәтү

Рафаэль Мостафинның бирелгән атаклы исемнәрен, гомумән кем булганын белешә башлагач, мин гаҗәпкә калдым, сокландым. Ул язучы-эзләнүче дә, әдәбият галиме, тәнкыйтьче, журналист, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил исемендәге дәүләт премияләре лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, “Почёт билгесе” ордены иясе дә икән! Иң мөһиме, ул 50 елга якын Муса Җәлилнең тормышын һәм иҗатын фәнни тикшергән, халыкка бу Герой шагыйрьнең намуслы исемен кайтарган, аны бөтен дөньяга таныткан! Ә эзләнүләр вакытында көне-төне тузанлы архивларда утырган, Германиягә барып, Җәлил “эзләрен”нән йөргән. Ул бу эштә үз-үзен аямаган, чөнки чын мәгънәсендә үзенең героена гашыйк булган, ул тойган хисләрне кичерергә тырышкан. Бу турыда Рафаэль аганың Җәлил утырган кап-кара төрмә камерасында 1 сәгать бикләнеп утырып чыгуы да, палач башын чапкан җирдә булуы да сөйли.

Рафаэль аганың барлыгы 36 китабы миллионнан артык тираж белән басылып чыккан. Мин аның “Өзелгән җыр эзеннән”, “Силуэты”, “Җәлилчеләр”, “Санта-Барбара” по-казански”, “Мы поимённо вспомним всех”, “О времени, о жизни, о себе”, “Репрессияләнгән татар әдипләре” кебек китаплары белән таныштым. Имтиханнарны тапшыргач, җәй көне аларны укып чыгарга җыенам.

Рафаэль ага журналист һәм публицист буларак та Баулыдагы “Хезмәткә дан” газетасында эшләгән чакта чыныгу ала. Аннан соң Мәскәү, Казан вакытлы матбугатларында корреспондент, мөхәррир булып эшли. Үзен таләпчән, заман сулышын тоя белә торган язучы буларак таныта. Шушындый олы шәхескә музей ярый әле нәкъ безнең мәктәптә ачылды дип горурланам мин.

Аның уку-укыту процессында һәм дәрестән тыш чараларда тәрбияви роле

Мәктәп музее ул җыелган кыйммәтле әйберләр урыны гына түгел, тәрбияви бер дөнья. Ул үзенең экспонатлары аша (язучының шәхси әйберләре, кулъязмалары, барлык бүләкләре, басма машинкасы, хәтта киемнәре) укучыларның гына түгел, музейда булган башка кешеләрнең дә әдәп-әхлак, гражданлык һәм хокук культурасы үсүенә ярдәм итә. Чөнки аларның һәрберсендә Рафаэль аганың рухы сизелә.

Музейда язучының әнисе Фатыйма апаның 100 яшьлек юбилее уңаеннан төшерелгән видеотапшыру да саклана. Аның авторы – элек журналист булып эшләгән, хәзер минем татар теле укытучым Лениза Әзһәровна. Тапшырудан Рафаэль аганың әнисенә чиксез мәхәббәте күренеп тора, чөнки аның укып кеше булуында әнисенең өлеше зур. Шуңа күрә үткәрелгән очрашулар, экскурсия, дәресләр аша балалар күңеленә патриотлык, әдәп-әхлак, рухи байлык орлыклары салына, күркәм шәхес үрнәге бирелә.

  •  Рафаэль ага – бик укымышлы, акыллы, зирәк, шул ук вакытта мәрхәмәтле, арашалучан, бик гади кеше иде, – дип искә алалар аның турында.

 Ә музейдагы экспонатларның асылына төшенергә экскурсовод Розалия Зәйтүновна булыша. Ул хәзерге вакытта укучылары арасында яшь экскурсоводлар әзерли. Музей педагогик хезмәт ветераннарын, район китапханәчеләрен, башка төрле кунакларны кабул итте. Ә инде укучыларыбыз турында әйтәсе дә юк. Башлангыч сыйныф, татар һәм рус теле укытучылары дәресләрдә, дәрестән тыш чараларда Рафаэль Мостафинның әдәби музееннан файдаланалар. Файдалану сүзе, бәлки, бик матур яңгырамыйдыр. Әмма, Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә: “Музей – сәнгать әсәрләрен, техник, тарихи, фәнни-табигый экспонатларны җыеп саклый һәм күргәзмәгә куеп тота торган оешма” диелсә дә, минемчә, мәктәп музейлары укучылар өчен “эшләргә” тиеш. Рафаэль Мостафин үзе дә китапларының тузанланып ятуын теләмәгән.

Бу уңайдан, без мәктәбебездәге төрле яшьтәге укучылар арасында сораштыру үткәрдек (сорау вариантлары кушымтада бирелгән). Сорау алуда 15 укучы катнашты. Аларның 15е дә (100%) “Кем ул Рафаэль Мостафин?” дигән сорауга җавап бирә алды. “Аның турында нәрсә беләсең?” дигән сорауга җавап биргәндә 4 укучы (26%) кыенлык кичерде. 14 кешенең (100%) барысының да музейда булганы бар, һәм алар барысы да Рафаэль Мостафинның китаплары белән таныш.

Шулай итеп, музей укыту-тәрбия учагына әверелә бара, чөнки җыелган материал укучыларның һәм укытучыларның үз куллары аша үткән, тәртипкә китерелгән һәм алар дәресләрдә бик кадерле. Өстәвенә музей эшчәнлеге үзе үк укучылар үзидарәсенең эшчәнлегенә әверелә, аларны эзләнү-тикшеренү эшчәнлегенә тарта.

Музейның киләчәк язмышы

Әдәби музей ачылуга әле нибары 6 ай. Мин киләчәктә аны тагын да яңа материаллар, укучыларның эзләнү-тикшерү эшләре белән тулыланыр дип уйлыйм. Рафаэль Мостафин Муса Җәлилне өйрәнгән булса, без хәзер аның үзенең эшчәнлеген өйрәнәбез.

Мөмкинлек булса, музей, бәлки, зуррак бүлмәгә күчәр, өстәл, утыргычлар куелыр. Болай эшләгәндә әдәби кичәләр, очрашулар тагын да отышлырак үтәчәк. Проектор урнаштырылса, музейдагы видеоязмаларны (Баулы телевидениесе журналистлары әзерләгән “Лицом к городу” һәм “Балаларда тормыш дәвамы” тапшыруларын) карап булыр. Рафаэль Мостафинның үзен күреп сөйләшкән кебек булачак.

III ЙОМГАКЛАУ

Тикшерү эшен йомгаклап, шундый нәтиҗәгә килдем: 1 нче мәктәптә ачылган Рафаэль Мостафин әдәби музееның уку-укыту процессында һәм дәрестән тыш чараларда тәрбияви әһәмияте зур. Беренчедән, ул патриот, ватанпәрвәр булырга өнди, икенчедән, эчкерсез, намуслы, ярдәмчел, максатчан һәм җаваплы булу сыйфатлары тәрбияли, өченчедән, әдәбиятка, рухи яктан бай булырга, тарихны белергә кызыксыну уята, һәм, ниһаять, район укучыларын, телчеләрен, тарихчыларын бер эштә берләштерә. Чөнки мондый музей районда берәү генә. Кызганычка каршы, башка мәктәп коллективлары әлегә аның белән бик кызыксынмыйлар, экскурсиягә килмиләр. Киләчәктә бу эш җайга салыныр, Рафаэль Мостафин әдәби музееның эшчәнлеге белән  районның бөтен укучылары танышыр, аның тәрбияви көчкә ия булуын үзләрендә тоярлар дип уйлыйм.  

ФАЙДАЛАНГАН ӘДӘБИЯТ

1. “Балаларда тормыш дәвамы” тапшыруы. Баулы телевидениесе архивыннан, 2004 ел

2. Интернет чыганаклар

3. “Лицом к городу” тапшыруы. Баулы телевидениесе архивыннан, 2010 ел

4. Р.Ә.Мостафин “О времени, о жизни, о себе”, Казан, Татар китап нәшрияты, 2002 ел

5. Р.Ә.Мостафин “Санта-Барбара” по-казански”, Казан, “Заман” нәшрияты, 2004 ел

6. Р.Ә.Мостафин “Өзелгән җыр эзеннән”, Казан, Татар китап нәшрияты, 2011 ел

7. Р.Ә.Мостафин “Җәлилчеләр”, Казан, Татар китап нәшрияты, 1988 ел

8. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. Казан, “Матбугат йорты” нәшрияты, 2005 ел

9. Хезмәткә дан” газетасы, №78, 2010 елның 9 июле

КУШЫМТА

Анкета өчен сораулар:

  1. Кем ул Рафаэль Мостафин?
  2. Аның турында нәрсә беләсең?
  3. Рафаэль Мостафинның әдәби музеенда булганың бармы?
  4. Аның китаплары белән танышмы?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рафаэль Мостафин. Балыкчы Муса (дәрестән тыш уку)

Татар әдәбияты дәресенә технологик карта...

АЛИШ ӘКИЯТЛӘРЕНЕҢ ТӨП ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ, ТЕЛ –СУРӘТ ЧАРАЛАРЫ, ТӘРБИЯВИ ӘҺӘМИЯТЕ

Әлеге хезмәттә А. Алиш әкиятләрендәге тел-сурәт чараларына игътибар ителә....

Гамил Афзал шигырьләрен мәктәптә укыту тәҗрибәсе һәм аларның тәрбияви әһәмияте

 Гамил Афзал шигырьләрен  гомуми белем бирү мәктәбендә өйрәнү үзенчәлеге     Хәзергә татар поэзиясенең үзенең нечкә юмор, үткен сатира ысулында язылган шигырьләре ...

Балалар язучысы Резеда Вәлиева иҗатының тематикасы һәм тәрбияви әһәмияте.

Бүгенге көндә компьютер һәм телевидениены күпләр балалар өчен кулайрак та күрә. Әмма экраннардагы әзер мәгълүмат баланы фикер йөртергә өйрәтми, ә уйлау сәләтен киметә. Югыйсә бик авыр чорларда, кыен в...

Гамил Афзал шигырьләрен мәктәптә укыту тәҗрибәсе һәм аларның тәрбияви әһәмияте

Гамил Афзалның тормыш юлын һәм иҗатын мәктәптә өйрәнү зур тәрбияви әһәмияткә ия.  Аның шигырьләре укучыларны намуслы, гадел булырга, эш сөяргә, туган җирне яратырга, олыларга мәрхәмәтле, кечеләрг...

Габдулла Тукай. “Су анасы” әкият-поэмасының тәрбияви әһәмияте.

Габдулла Тукай. “Су анасы” әкият-поэмасының тәрбияви әһәмияте....

Рафаэль Мостафинның иҗаты

Рафаэль Мостафинның иҗаты буенча презентация...