Ибраһим Салаховның “Колыма хикәяләре” әсәренең тел - стиль үзенчәлекләре
творческая работа учащихся (9 класс) на тему

Әлеге фәнни хезмәтнең эзләнү объекты булып Сталинның шәхес культы корбаннарынан берсе булган татар язучысы Ибраһим Салаховның иҗаты, аерым алганда аның “Колыма хикәяәләре” әсәре тора.

Ибраһим Салахов -  репрессия елларының бөтен авырлыгын кичергән язучыларның берсе. Үзенең “Колыма хикәяләре” әсәрендә ул шәхес культы елларында кулга алынган һәм гаепсез хөкем ителгән кешеләрнең авыр тормышын, фаҗигале язмышын бөтен тулылыгы белән сурәтли.

Әлеге фәнни - тикшеренү хезмәтнең төп максаты - аерым шәхес фаҗигасен әсәрнең тел-стиль чаралары аркылы күрсәтү, әсәренең тел-сурәтләү үзенчәлекнләрен ачыклау, анализлау.

Жанры буенча әсәр фаҗига-хроника (автор аны үзе шулай дип атый). Димәк, әсәр үзәгендә аерым бер шәхеснең Һәм кешеләр төркеменең фаҗигасе тарихи әһәмиятле вакыйгалар шартларында тормышта булган вакыт эзлелегендә сурәтләнә. Шәхес культы корбаннарының коточкыч авыр һәм сынаулы юл кичергәннәрен автор төрле тел - сурәтләү чаралары, сәнгати алымнар ярдәмендә бөтен тулылыгы белән бирүгә ирешкән. Әсәрдә кулланылган стилистик чаралар И.Салаховка укучы күңелен тетрәндерерлек күренешләр, эпизодлар тудырырга ярдәм итте.

Әлеге хезмәтттә И. Салаховның “Колыма хикәяләре” әсәрендә тел-сурәтләү чараларының байлылыгына, урынлы кулланылуына мисаллар китерелгән. Әсәрнең һәр юлыннан батырлык, кыюлык, гаделлек бөркеп тора. Язучы турында милләтнең җан тибешен нәфис сүз белән аның үзенә аңлатучы дип әйтеп була. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл doklad._ahtyamova_a.129_shk.docx79.54 КБ

Предварительный просмотр:

                               Татарстан Республикасы Казан шәһәре

                 Идел буе районы гомуми бюджет белем бирү учреждениесе

“129 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе”

Фәнни – тикшеренү эше

 ИБРАҺИМ САЛАХОВНЫҢ “КОЛЫМА ХИКӘЯЛӘРЕ” ӘСӘРЕНЕҢ ТЕЛ - СТИЛЬ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ

Әзерләде:

9 нчы  сыйныф  укучысы Әхтәмова Алинә Рамил кызы

Җитәкчеләре:

Мингалиева Ләйсән Өмет кызы, фил.ф.канд  I категорияле татар теле  һәм әдәбияты укытучысы,

Камалова Фаягөл Зөфәр кызы, I категорияле татар теле  һәм әдәбияты укытучысы

Казан -2016 ел.

Эчтәлек

  1. Кереш.........................................................................................3
  2. Төп өлеш....................................................................................4
  3. Йомгаклау..................................................................................10
  4. Әдәбият......................................................................................11
  5.  Кушымта...................................................................................12

Кереш

Соңгы елларда матбугат битләрендә, әдәбиятта Сталин репрессиясенә, яки шәхес культы елларына кызыксыну уяну, яңача караш формалаша бару, киң җәмәгатьчелекнең игътибары артуы күзәтелә. Без дә әдәбият һәм тарих дәресләрендә 30 нчы еллар уртасында илдә барган “шәхес культы”на бәйле репрессияләрне өйрәнәбез. Дәреслек битләрендә бер гаепсезгә үтерелгән меңәрләгән кешеләрнең авыр язмышы, төрмәләргә ябылып, лагерьларга җибәрелеп гомерләре киселгән “шәхес культы” корбаннарының ачы язмышлары белән танышабыз. Бу фаҗигале язмышлар җанны тетрәтә. Шунлыктан миндә әлеге теманы ныграк өйрәнү теләге уянды. Ул елларның вәхшилеге, шәхес культы фаҗигасе халык күңеленә мәңге төзәлмәслек яра булып сеңеп калган. Репрессияләр халыкның барлык катламнарына да, ләкин күбрәк интеллегенциягә, абруйлы урын тоткан алдынгы карашлы катламнарына юнәлтелгән була.
Сталин режимы милли интеллигенциянең каймагын, күренекле вәкилләрен, ”халык дошманы” буларак, кулга алган. Тикшерү һәм хөкем карары чыгару өчен һәр республикада, һәр өлкәдә өч кешедән торган махсус “өчлекләр” булдырылган. Репрессия корбанына әйләнгән шәхес “үзенең гаебен танып”, гаепләү актына имза куярга мәҗбүр булган. Болар арасында күренекле татар язучылары: Г.Ибраһимов, К.Тинчурин, М.Галәү, Ф.Кәримнәр дә бар. Тик кырык үлемне җиңеп, исән –сау килеш туган илләренә әйләнеп кайтучылар арасында А.Гыйләҗев, Х.Туфан, И.Салаховлар да бар.Ә бит шушы чорда 40 язучының гомере вакытсыз өзелгән! Татар әдәбияты тарихында язучы Ибраһим Салахов иҗаты аерым бер урын алып тора.

Ибраһим Салахов -  репрессия елларының бөтен авырлыгын кичергән язучыларның берсе. Үзенең “Колыма хикәяләре” әсәрендә ул шәхес культы елларында кулга алынган һәм гаепсез хөкем ителгән кешеләрнең авыр тормышын, фаҗигале язмышын бөтен тулылыгы белән сурәтли.

Әлеге фәнни - тикшеренү хезмәтебезнең төп максаты - аерым шәхес фаҗигасен әсәрнең тел-стиль чаралары аркылы күрсәтү, әсәренең тел-сурәтләү үзенчәлекнләрен ачыклау, анализлау.

Төп өлеш

Жанры буенча әсәр фаҗига-хроника (автор аны үзе шулай атый). Димәк, әсәр үзәгендә аерым бер шәхеснең Һәм кешеләр төркеменең фаҗигасе тарихи әһәмиятле вакыйгалар шартларында тормышта булган вакыт эзлелегендә сурәтләнә. Шәхес культы корбаннарының коточкыч авыр һәм сынаулы юл кичергәннәрен автор төрле тел - сурәтләү чаралары, художестволы алымнар ярдәмендә бөтен тулылыгы белән бирүгә ирешкән. Әсәрдә кулланылган стилистик чаралар И.Салаховка укучы күңелен тетрәндерерлек күренешләр, эпизодлар тудырырга ярдәм итте.

Стиль- әдәби әсәрнең гомуми тоны, интонациясе , тәэсирлеге; образ төзү алымнары; язучының дөньяга карашын мөнәсәбәтләрен белдерү рәвеше.

Стиль дигәндә я образның сәнгатьчә эшләнеше, я образ тудыруда кулланылган стиль чаралары яки телнең төзеклеге , әдәби нормаларга туры килүе күздә тотыла. Стиль өчен даимилек, кабатланып тору хас, ул иҗат методының гәүдәләнеше дә булып тора. Ул сәнгатьчә күрү, дөньяны художестволы үзләштерү ысулы.  

Әсәрнең башында ук без шундый эпизод белән очрашабыз: баш геройны һәм “халык дошманнары” дип игълан ителгән бер төркем кешене Пләтән төрмәсенә ябалар. Шул көннән башлап алар “тоткыннарга” әвереләләр. Үзләренең әле байтак вакыт дәвамында яшәячәк камераларын И. Салахов кара буяулар белән сурәтли башлый. Биредә авторның градация, кабатлау (“тимер”, “таш”, “кара” сүзләре еш кабатлана) алымнарын куллануы нәтиҗәсендә укучы күз алдына куркыныч, дөм-караңгы, тимер рәшәткәле һәм таш диварлы, чәнечкеле тимер чыбыклар белән уратып алынган төрмә картинасы килеп баса.

 

Тәрәзәләре тимер рәшәткәләр белән ныгытылган, тимер ишекләре зур йозаклар белән бикләнгән, тышкы дөньядан биек, таш диварлар,чәнечкеле тимер чыбыклар, көне-төне йокысыз күзәтеп торучы уяу сакчылар, этләр, мылтыклар, пулеметлар белән аерылган, бүленеп алынган кап-караңгы төрмә камералары яңадан-яңа хәбәрләр белән тулып кына тора. ...

        Пләтән төрмәсендәге тормышны сурәтләгәндә, автор төрле тел сурәтләү чараларыннан һәм стилистик алымнардан шулкадәр уңышлы файдалана ки, хәтта укучыга кайчакта  төрмә эчендәге хәрәкәттә, ыгы-зыгыда үзе катнаша, күрә, ишетә кебек тоела.

        Шыгырдап каршыдагы үлем камерасының ишеге ачылды. Корыч тавыш чыңлап китте. Мөгаен, ашыгып кергәндә штыклар бер-берсенә сугылдылар. Ишек шыгырдап ябылды.

Текстта [с], [ш], [р], [з] авазларының еш кабатланып килүе (фонетик анафора) төрмә картинасын ишетмә эффектлар белән тулыладырырга ярдәм итә: авыр төрмә ишекләрнең бер ачылып, бер  ябылулары, тимер йозкаларның бертуктаусыз зыңгылдавы, сакчы итекләренең таш идәннән атлап бару тавышлары ишетелә кебек.

Тынлык...Ишек ачылды. Ыгы-зыгы. Баскыч ягыннан тагын берничә пар дагалы итек (метонимия) бу камерага таба атлады. Ыңгырашу. Ниндидер кагылу-сугылу. Җан тетрәткеч ачы тавыш (эпитет) бөтен төрмәне телгәләде. Әйтерсең лә ток сукты (чагыштыру). Коридордагы ыгы- зыгы көчәйгәннән-көчәя бара. Сугылу, гөрселдәү, ыңгырашу, чырылдау (экспрессивлыкны арттыру максатыннан фигыльләрне төзеп китү ). Тынлык..

И. Салахов тоткыннарның  төрмә шартларында коточкыч авыр яшәешләрен күрсәтү максатыннан еш кына антитеза алымын да куллана. Мисал өчен шундый эпизодны китерергә була: яңа ел бәйрәме алдыннан һәр бер тоткын “бүгенге көне нинди генә авыр, фаҗигале булмасын, әле иртәгә якты сибеләсенә ышана ”, яңа ел үзгәрешләр, ирек-азатлык китерер дип өметләнә. Ләкин тагын да ешрак һәм рәхимсезрәк рәвештә алып барыла башлаган допрослар кешеләрнең өметләрен өзә. Допростан ярым үлем хәлдә кайтып, канга батып ятканда, тоткыннар тимер рәшәткәле тәрәзә аша еракта Лебедев-Кумачның “Нинди иркен минем туган илем” җырын ишетәләр:

Я другой такой страны не знаю,

Где так вольно дышит человек...

Әлеге эпизодта автор хөкүмәт политикасының ни дәрәҗәдә икейөзле, кешеләргә каршы булганлыгын күрсәтә, моңа каршы протестын белдерә.

Антитеза алымын язучы шулай ук “халык дошманнарын” Колымада Линкольн приискаларында эшләткән эпизодны сурәтләгәндә  уңышлы куллана. Монда исә тоткыннар яши торган “караңгы, тынчу” палаткалары әкияттәгедәй матур кыш көненә капма-каршы куела:

Әкият кебек матур көн. Ашыкмыйча, калгып кына тәңкә кар ява, әйтерсең лә күктән йолдызлар коела (биредә автор чагыштыру алымын да куллана)... Алар күзләрне чагылдырып җем-җем итәләр. Караңгы, тынчу палаткадан чыгуга, күз чагылып, баш әйләнеп киткән иде...

Яки мондый мисал: баш геройга нахак приговор укыла, аның күңеленә боз яуган кебек булып китә, ә шул минутта тәрәзәнең икенче ягыннан салмак танго музыкасы ишетелә. Әйтерсең, бернинди тоткыннар да юк, приговорлар да укылмый, әйләнә-тирәне бары тик тормыш гүзәллеге генә чолгап алган. Биредә шулай ук автор тарафыннан Совет чынбарлыгының икейөзлелеге тәнкыйтьләнә.

 Төрмә шартларында үзенә яшәргә туры килгәнлектән, И. Салахов андагы тормышның бөтен нечкәлекләрен яхшы белгән  һәм әсәрендә дә күрсәтергә тырышкан. Укучының игътибарын автор иң элек төрмә жаргонына юнәлтә. Монда “халык дошманнары” дип саналган политик тоткыннар белән бергә чын рецидивистлар да утырган, соңгылары, билгеле, үзләренең кыланышлары, эш-гамәлләре, башкаларга мөнәсәбәтләре белән генә түгел, үзенчәлекле сөйләмнәре белән дә төрмәдә утыручыларны “тәрбияләгәннәр”. Төрмә сакчылары-надзирательләр дә автор тарафыннан тискәре образлар итеп сурәтләнә. Аларның тоткыннарга әйткән сүзләре дә чын рецидивистлар сөйләшүләреннән ким түгел:

-Торыгыз, - дип надзиратель аырып җибәрде, - кабәхәт контрлар! Кемгә әйтәм мин?...Мин сезне акылга утыртырмын, анагызны...-надзиратель кабәхәт сүзләр белән сүгенеп, коридорга таба борылды...

-Ятыгыз, контрлар! Ятыгыз дим, этләр, ятыгыз!

Төрмә колоритын бөтен тулылыгы белән бирү максатыннан язучы тоткыннарның көндәлек сөйләмендә кулланыла торган сүзләрне дә киң куллана: 

“акайган бәбәк” (ишектәге “күздән”караучы надзиратель), “баланда”(төрмә ашы), “конвой” (сак астыннана бару), “камера” (тоткыннар палатасы)  һ. б.

Тел-сурәтләү чараларыннан И. Салахов хикәясендә аерым игътибар метонимия һәм чагыштыруга бирелә. Әлеге  тел – сурәтләү чаралары ярдәмендә автор геройларының тышкы кыяфәтләре аша аларның характер үзенчәлекләрен, яшәү рәвешләрен чын осталык белән ачып бирүгә ирешә:

Җирән сакал алдымда яртылай сыгылып төште. (өлешчә метонимия-җирән сакаллы кешенең исемен кулланмыйча, тышкы кыяфәте аркылы сурәтләү);

  Дүртенчебез – Ардалион Михайлович Нижегородцев, киптерелгән балык төсле ябык.

(күз алдына үтә ябык гәүдәле тоткын килеп баса).

Отелло сискәнеп китә, гүя аны кара елан чага ( герой күңелендәге авыр хәләтне тасвирлаганда  автор шундый чагыштыру куллана).

-Син нинди пакъ һәм гүзәл... әмма... өзелгән роза кебек суларга – шиңәргә тиешсең хәзер.( чагыштыру)

Ирек ул  иркенлек – тиңлек түгел икән әле. Минем өметләр, язгы гөрләвекләр өстендәге иртәнге юка боз кебек, атлаган саен чатный, челпәрәмә килеп ватыла бара (чагыштыру - баш герой хыялларын, өметләрен  иреккә чыккач тиз генә тормышка ашыра алмый, чөнки аның язмышы кара таплар белән капланган).

Түгәрәк күлне калын кара карагайлар белән капланган тау урап алган...Таулар, урманнар күл төбендә шәүләләнеп әкияти бер күренештә балкыйлар. Гүя бу зөбәрҗәт касәдә әбелхәят суы...(чагыштыру - баш герой табигать матурлыгына соклана, җан тынычлыгын ул табигать кочагында гына таба ала).

Гомер! Кеше гомере дә елгалар кебек ага бит. Берәүләрнең гомере Агыйдел төсле тулып ташый... Ә кайбер гомерләр, менә шушы Чагала үзәне төсле акрын гына, чупылт-чупылт итеп кенә ага да иркен киңлеккә чыктым дигәндә генә эзсез югала. Минем гомерем дә, нәкъ менә шушы Чагала үзәне төсле саркып, тәшвишләнеп кенә ага... Нигә соң әле болай тып-тын, шыпырт булып калдым? (автор үз язмышы белән канәгать түгел, тормыш агышын никадәр генә теләсә дә, үзгәртү инде мөмкин түгел, аның күңеленнән саркып канлы яшь ага).

Мондый тел – сурәтләү чараларыннан тыш әсәрдә оксюмороннар, метафоралар, эпитетлар, кеннинглар да еш очрый. Алар барысы да әсәрнең тәэсир итү көчен арттыра:

Бу очрашылмаган очрашудан соң ике елга якын вакыт үтте.    (оксюморон - автор шул ук камерада булып киткән дустын күрә алмавына үкенә).  

Ул (үги ана) җае килгән саен “үтмәс товар” дип кадап ала, кырыкка җиткән сакаллы сабыйның ыштырларын юар хәлем юк дип, керләремне атып бәрә башлады. (оксюморон - яше кырыкка җитсә дә, баш герой, әлеге хәлендә сабый бала кебек, көчсез, кеше ярдәменә мохтаҗ).

Ун ел! Егерме алты белән утыз алты белән арасындагы алтын еллар! Яшьлегемнең иң гүзәл көннәре... шушы ике ишек арасында калды...Нигә? (метафора - автор әрәмгә узган ун ел гомерен сагынып искә ала ).

Паровоз, тагын кычкырып, ухылдап, станциягә туктамыйча гына алгаомтылды. Әйдә, әйдә, корыч атым, ашык, тизрәк йөгер! (кеннинг- автор поездны “корыч ат” дип атый).

Ә бер көнне эштән кайтканда турыдан – туры әйтә салды, йөрәккә хәнҗәр кадады...(метафора- әтисенең сүзләре геройга бик авыр тәэсир ясады).

Әсәрнең тәэсир итү көчен арттыру максатыннан И. Салахов күп урыннарда бер сүздән генә торган җөмләләр куллана:

Уяну. Вахта. Конвой. Тентү.  Карцер һәм...тагын этап. Өмет. Ышану. Көтү.  Мәхбүс шулар белән яши дә, мескен.

Яисә тагын бер мисал:

Томан. Шау – шу. Бернәрсә дә күренми...Әмма тавышлар колакта. Сөйләшәләр. Кычкыралар...Сүгенүләр.  Кычкырулар. Димәк, контрлар өстәлгән...

 Болар барысы да сүз җөмләләр генә булсалар да, укучыга төрмә тормышын тулы картина итеп күз алдына китерергә ярдәм итә.

Гомумән алганда, “Колыма хикәяләре” әсәренең стиле бик үзенчәлекле. Тоткыннар тормышын сурәтләгәндә язучы я кара төсләр куллана (төрмә газаплары турында язганда), я кинәт ак буяуларга күчә (тоткыннарның хыяллары, төрмәгә хәтле булган тормышларын искә төшерү, рәшәткәле  төрмә тәрәзәсе аша күренгән тормыш матурлыгы турында язганда). Бу алым ярдәмендә төрмә тормышы һәм иректә яшәү кискен капма-каршы куелалар.

Әсәрнең соңгы бүлегендә автор агачтан өзелгән сары өрәңге яфрагы мисалында гади кешеләрнең, явыз көчләргә (әсәрдә ачы көчле җил – шул чор сәясәте, чынбарлыгы) каршы тора алмыйча, сыгылып,  хәлсезләнеп егылуларын сәнгатьле итеп тасвирлый:

Менә минем каршыдагы өрәңгенең каралган ялангач ботакларының берсендә япа – ялгыз бер яфрак җилферди. Җил аны йолкып алырга тырыша, ләкин ялгызак яфрак үз оясыннан, туган анасыннан – карт өрәңгедән аерылырга теләми... Ләкин рәхимсез көзге җил ялгыз яфракка үчекте, карт өрәңгене арлы – бирле селкетте һәм, нихаять, теге мескен яфракны ботактан йолкып алып ыргытты... Кеше гомере дә нәкъ шулай, өрәңге яфраклары төсле, сызланып, саргаеп, янып-көеп, теләмичә генә өзеләдер. Мөгаен, шулайдыр.

Үзе кичергән тормыш трагедиясе И.Салаховны төрмәдән чыкканнан соң да эзәрлекли: гарип булып кайткач, аны иң элек гаиләсе кабул итми (үги анасы борын төбендә ишеген ябып куя), “халык дошманын” эшкә дә алырга ашыкмыйлар. Шуңа күрә бу әсәр бүгенге көн күзлегеннән караганда йөрәк каны белән язылган әсәрләрнең берсе булып тора. Әсәрнең сәнгати көче автор тарафыннан уңышлы кулланылган тел-сурәтләү чараларыннан, төрле стилистик алымнардан гыйбарәт.

Йомгаклау

Әлеге хезмәтебездә И. Салаховның “Колыма хикәяләре” әсәрендә тел-сурәтләү чараларының байлылыгына, урынлы кулланылуына инандык. Әсәрнең һәр юлыннан батырлык, кыюлык, гаделлек бөркеп тора. Язучы турында милләтнең җан тибешен нәфис сүз белән аның үзенә аңлатучы дип әйтеп була.

И.Салахов иҗаты әле тирәнтен өйрәнелмәгән хәзинә. Әгәр дә язучының иҗаты безнең дәресләкләребездә күбрәк урын алса, мин бик шат булыр идем. Безгә, яңа гасыр кешеләренә, яшьукучыларга. Тормышыбызның, тарихыбызның актуаль проблемалары турында язган шундый әсәрләр булганда, безнең күңелләребезгә караңгылык, билгесезлек, явызлык урнашмас!

Әдәбият

  1. Әхмәдуллин А. Әдәбият белеме сүзлеге. – К.: Тат.кит.нәшр., 1990.
  2. Әшрәфҗанов Х . Тарихка әдәби сәяхәт.- Казан.: Тат.кит.нәшр., 2000.
  3. Далецкий Ч. Практикум по риторике. – М.: Изд.центр «АЗ», 1996.
  4. Курбатов Х.Р. Сүз сәнгате: Татар теленең лингвистик стилистикасы һәм поэтикасы. – К.: Мәгариф, 2002.
  5. Салахов И. Колыма хикәяләре. – К.: Тат.кит.нәшр., 1989.
  6. Хаков В. Татар әдәби теле. – К.: Тат.кит.нәшр., 1999.

     

Кушымта

C:\Users\Leysm\Desktop\8aqt1jUeAn43r710h0d2AVYSYXCzME.jpg


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ә.Еники әсәрләренең тел үзенчәлекләре

Аннотация статьи Литературное наследие Амирхана Еники, которому 16февраля 2009 года исполнилось бы 100 лет, наверное, никогда не станет обычным фактом истории. Его немногочисленные рассказы и...

"Язмышлар язылганда"(И.Салаховның"Колыма хикәяләре", Г.Тавлинның "Афәт" әсәре буенча дәрес.а

11нче сыйныфта И.Салаховның "Колыма хикәяләре" һәм Г.Тавлинның "Афәт" әсәре буенча дәрес эшкәртмәсе....

Хоккейчылар тәрбияләү үзенчәлекләре

8 нче сыйныфта хоккейчылар тәрбияләү үзенчәлекләре...

ГАЛИМҖАН ГЫЙЛьМАНОВНЫҢ “ОЧА ТОРГАН КЕШЕЛӘР” ӘСӘРЕНЕҢ ЯҢАЛЫГЫ ҺӘМ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ ФӘЛСӘФӘСЕ (фәнни эзләнү эше)

Киләчәк укучысын бүген нәрсә белән кызыксындырып, укырга җәлеп итеп була да, киләчәккә алар үзләре белән нинди әсәрләрне алачаклар?.. XX гасыр классикларын беләбез, ә XXI гасырны кайсы язучылар, нинди...

АЛИШ ӘКИЯТЛӘРЕНЕҢ ТӨП ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ, ТЕЛ –СУРӘТ ЧАРАЛАРЫ, ТӘРБИЯВИ ӘҺӘМИЯТЕ

Әлеге хезмәттә А. Алиш әкиятләрендәге тел-сурәт чараларына игътибар ителә....

ИБРАҺИМ САЛАХОВНЫҢ “КОЛЫМА ХИКӘЯЛӘРЕ” РОМАНЫ

ИБРАҺИМ САЛАХОВНЫҢ “КОЛЫМА ХИКӘЯЛӘРЕ” РОМАНЫ...