Роберт Миңнуллин иҗаты үзенчәлекләре
статья на тему

Фәнни-эзләнү эше

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл robert_minnullin_izhaty_uzenchleklre.docx38.63 КБ

Предварительный просмотр:

Роберт Миңнуллин иҗаты үзенчәлекләре

Фәнни-эзләнү эше

                                                                           

                                                                                 

                                                                             Автор:Гыйльметдинова Л.И.

Эчтәлек

1. Кереш                                                                                                                     3-4

2. Төп өлеш                                                                                                             5-12

2.1. Роберт Миңнуллин иҗатында халыкчанлык                                                     5

2.2. Роберт Миңнуллин иҗатында  туган як  темасы һәм Әнкәй образы           6-9                                                                                                                                                           

2.3. Роберт Миңнуллин иҗатында юмор                                                           10-12

3. Йомгаклау                                                                                                               13

4. Кулланылган әдәбият                                                                                            14

  1. Кереш

      Нинди генә язучы укучы күңеленә үтеп керергә хыялланмый икән! Бүгенге  компьютер заманында укучыны авызыңа, ягъни әсәреңә каратып тоту өчен ни сөйләвең, ничек язуың бик мөһим. Шагыйрьне күңелдәш итеп таныйлар икән, хикмәте - әсәрләренең табигый булуында. Күзеңдә ярату, сүзеңдә мөлаемлылык күрәләр, димәк. Балалар күңеле бигрәк тә сизгер була. Ачык кочак, ачык күңелгә, үзен аңлаучыга тартыла балалар.Әнкәсенең канат астына борынын төрткән бәбкә сыман, сабыйлар да җан җылысы эзли.

      Балаларга  адресланган һәр шигырь, һәр китап сабыйның игътибарын җәлеп итәрлек, уйландырырлык һәм дә күңелен сокландырырлык булырга тиеш.        Нәниләргә яхшы әсәр иҗат итү өчен шагыйрьнең үзенең дә эчке дөньясы  балаларча самими, саф, садә булып саклануы мөһим. ”Нәниләр күңеленә барып җитә алырлык шигырьләр язучы кеше ул - гаять  катлаулы махсус бер профессия вәкиле. Зиһене белән зурлар өчен язучы шагыйрь кебек үк эш итсә дә, күңеле белән, үзенең хисләре, фикер йөртүләре  белән “сабый булып калырга”тиеш.      Балалык чорын уздыргач, аңа кире кайтып булмавы һәркемгә билгеле. Ләкин нәниләр шагыйре әнә шул мөмкин булмаган нәрсәне җиңәргә, чәчләренә ак төшсә дә, ”сабыйлыктан бөтенләй үк чыкмаска”, балалар тормышын, аларның интересларын һәм психологиясен җаны - тәне белән хис итәргә тиеш. Язучы һәм галим  Җәвад Тәрҗеманов билгеләгән бу шартларның берсе генә үтәлмәгән очракта да, әдипләрнең әсәрләре укучылар күңеленә үтеп керә алмый, файдасыз була. Шул уку вакытта әсәрдә фикернең кыска һәм аңлаешлы булуы шарт.

      Әле дә, бәхеткә, баланың “күңел телен” аңлаучы “сакаллы сабыйлар” бар. Балалар әдәбияты тарихына исемен алтын хәрефләр белән язып куярлык әдибебез Роберт Миңнуллин шул “сакаллы сабыйларның” берсе. 

      Роберт Миңнуллин - хәзерге әдәби барышның үзәк фигураларыннан.Ул өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә бер үк дәрәҗәдә талантлы итеп язучы шагыйрь, бик үзенчәлекле шагыйрь. Ә нәрсәдә соң аның үзенчәлеге?

        Хезмәтемнең төп максаты – Роберт Миңнуллин иҗатының үзенчәлекләрен ачыклау.Тема үземнең шәхси кызыксынуымнан чыгып сайланды.

Төп максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар куелды:

1. Роберт Миңнуллинның шигырьләре белән танышу.

2. Әлеге темага караган фәнни - теоретик материал туплау, өйрәнү.

Хезмәтемнең төп объекты - Роберт Миңнуллин иҗатының үзенчәлекләре, предметы - Роберт Миңнуллин әсәрләре.

2.Төп өлеш

2.1. Роберт Миңнуллин иҗатында халыкчанлык

       “Кайсы гына шагыйрь иҗатын анализларга алынсаң да, иң әүвәл аның әсәрләрен  тематик - проблематик яктан төркемләргә, сурәт һәм мотивларын системага салырга тиеш буласың. Роберт Миңнуллин иҗатын яктыртканда, бу-үтә дә читен эш. Чөнки аның киң колачлы иҗатында  иң характерлы, иң яхшы шигырьләрне аерып,  сайлап алырга мөмкин түгел, аның һәр шигыре - Роберт. Һәр шигыре - бөтен, тирән һәм тәмамланган әсәр. Ул - шагыйрь иҗатының барлык яхшы сыйфатларын сыйдырган булыр” - дип яза Фатих Урманче.

    Чыннан да, кабатлап булса да әйтергә кирәк, ул бик үзенчәлекле шагыйрь. Аның киң кырлы иҗатындагы үзенчәлекнең берсе - ул халыкчанлык. Шигъри теленең төзек гадилеге, фикер борылышларының тапкырлыгы, ритмнарның ипле яңгырашы, әсәрләренең үзәгендәге халык гаме тулаем иҗатның халыкчанлыгын хасил итә. Аның шигырьләре туган телнең гомерен озайта торган чын, саф, халыкчан телдә язылганнар. Сурәтләнгән малайлар - кызлар да гади, алар шуңа да  яраттырадыр. Аның кайсы гына шигырен алма, балалар өчен булсын, зурлар өчен булсын, һәрберсе күңелнең иң түренә үтеп керә. Җиңел, аңлаешлы итеп үтеп керә. Шигырьләре җанга ятышлы, җырга ятышлы - композиторлар бик теләп көй язып торалар. Балаларга дигәннәре генә дә  өч-дүрт дистәдән артыктыр.

”Күңелсез китапларны, гәрчә алар бик файдалы һәм акыллы булсалар да, беркем укырга яратмый. Роберт Миңнуллин күңелле һәм кызыклы итеп яза. Бик рәхәтләнеп укыдым...”-дигән атаклы ”Дядя Стёпа”ның авторы Сергей Михалков 1986 елда чыккан “Глядит в окошко человек” китабында.

Каян ала әдип ул кадәр көчне, илһамы нинди чыганаклардан?

2.2. Роберт Миңнуллин иҗатында  туган як темасы һәм Әнкәй образы

Әнкәй безне Сөннән алып кайткан,

Сөн суында юган иң элек.

Бишек җыры көйләп төннәр буе,

Без үскәнне көткән тилмереп.

      Шагыйрьнең шигърияте Сөн буйларыннан башланып китә. С.Хәким ул турыда: ”Әнкәй безне Сөннән алып кайткан, Сөн суында юган иң элек... Робертның шундый җыры бар. Популяр җыр. Актаныш якларыннан, Сөннән, Агыйдел буйларыннан башланып китә ул җыр. Балалык күңеленнән, балалык моңсулыгыннан башлана. Балалар әдәбиятына Роберт шушы җырдан кереп китмәдеме икән? Очы шунда кебек. Киң дөньядан, әкият дөньясы - табигать эченнән башлануы ошый миңа. Актаныш якларының чын поэзия урыны икәнлегенә үзем ул якларда булып та ышандым ... .Шагыйрьне шагыйрь  иткән нәрсәләр: җир, табигать, халык”, - дип язган. Туган ил, туган як, туган туфракны сагыну - һәрбер шагыйрь өчен актуаль һәм газиз булган кебек, Роберт Миңнуллин өчен дә иң газиз тема. Аның  шигърияте дә үзенең катлаулы тормыш юлы белән тыгыз бәйләнгән, шагыйрьнең бик күп шигырьләре үз автобиографиясенең турыдан-туры чагылышы булып тора. Бәлки, нәкъ әнә шуңа күрәдер, аның шигъриятендә Сөн елгасы, туган як каеннары, чишмәләре -таллары, башка бер генә шагыйрьдә дә бу кадәр тирән һәм киң чагылыш тапмаган Әнкәй образы  гәүдәләнеш тапкандыр.Бу Роберт Миңнуллин шигъриятенә генә хас үзенчәлекләрнең тагын берсе.

     Бу үзенчәлекне аның иҗатын күздән кичергән каләмдәшләре дә билгеләп үтә. Танылган әдип Гыйлемдар Рамазанов 1986 елда Роберт Миңнуллин иҗаты турында түбәндәгечә язган иде: “Туган җир һәм Газиз ана. Бу ике төшенчә - шигъриятнең терәк нокталары, төп темалары ул. Әнкәй белән туган җир, туган туфрак бер-берсенә аерылгысыз булып бәйләнгән төшенчәләр.Туган җир һәм иң кадерле кеше - ана турында шигырь  язмаган шагыйрьне табу  мөмкин түгелдер. Шулай да Роберт - бу темаларга иң күп, иң җимешле язучы шагыйрьләребезнең берсе. Авторның йөрәгеннән чыккан ихлас сүзе, әлбәттә, укучылар йөрәгенә дә барып җитә, җылы тойгылар уята”.  Еллар узгач, 1990 елда Гәрәй Рәхим дә шуңа якын сүзләр әйткән иде: ”Әйе, шагыйрьнең үз иҗатында туган якларны, атаклы Сөн буйларын, Башкортстанның Илеш якларын сагынып, өзгәләнеп, яратып,

кадерләп җырлый алуы - аның иң зур бәхете... .Мин үзем Роберт Миңнуллин иҗатының буеннан-буена сузылып килгән ике образга сокланам: аның берсе туган як булса,икенчесе-Ана образы. Роберт Миңнуллин үзенең җырларында һәм шигырьләрендә татар халкы мең еллар буе иҗат итеп килгән Ана образын камилләштерергә тиңдәшсез иҗади көч куйды”.

   Аның “Әнкәйнең ак чәчләре” китабы әниләргә мәдхия буларак күзаллана.

Сокланып карап торырлык-

Күзне ала алмыйбыз.

Әнкәйләрнең бөеклеген

Соңрак...соңрак аңлыйбыз.

Шагыйрь әнкәйләр темасын төрле яклап яктыртып кына калмый, ә бәлки “Әнкәй” аңарда күп очракта  баш хәрефтән языла.

Хатлар укыйм,

Кат-кат укыйм

Мин Әнкәйнең хатларын-

Әнкәйнең, гади Әнкәйнең

Даһи тәгълиматларын.

(“Әнкәй хатлары”)

Күчтәнәч көткәнмени ул?

Безне көткән! Күптәннән!

Очып кына йөри Әнкәй,

Талчыкса да көткәннән.

Ә ялдан соң Әнкәйдән без

Фатиха алабыз да

Авыл күчтәнәче төяп

Китәбез калабызга.

(“Күчтәнәч”)

Башкаемны синең җылы

Иңнәреңә салыйммы?...

И, әнкәем, җылыт мине -

Алтмыш яшьлек сабыйны -

дигән юлларны тетрәнмичә укып буламы?!

“Кочакка сыеп бетәсең…” дигән шигыре дә әнкәсенә багышлана. Ул ана образын шундый тулы итеп күз алдына бастыра, әллә нинди шапырындыргыч сүзләр эзләми, гади генә эндәшә:

Кочакка сыеп бетәсең,

Син бит бер кочак кына.

Үзең бер кочак кына да

Безгә бер учак кына.

Чәчләрең дә ап-ак кына,

Тузганак кебек кенә.

Яшисең син дөньябызны

Аклыкка күмеп кенә…

Игътибар итегез, нинди гади әйтелгән, ә асылда нинди олы образ гәүдәләнә.

Сөн буенда Әнкәй басып тора,

Безне сагынып көткән чагыдыр.

Канат чыгаруга бишесе дә

Очып киткәч, кем дә сагыныр!

(“Сөн буенда Әнкәй басып тора”)

Сөн, Илеш, чишмә - Әнкәй белән янәшә торучы темалар.

Кечкенә генә Сөн елгасын бөтен дөньяга таныткан шагыйрь  балалар өчен язылган “Кайтыйк ла үзебезгә!” шигырендә  болай дип яза:

Диңгез матур,

Сүз дә юк.

Мондый диңгез

Бездә юк.

Ләкин теге ягына,

Ләкин теге ярына

Йөзеп тә чыгып булмый,

Төбенә чумып булмый.

Тотып булмый балык та .

Юк биредә таллык та.

Тозлы икән суы да-

Чистартмыйлар шуны да.

Эчкә үк кереп булмый,

Иркенләп йөзеп булмый:

“Кермә!” диеп торалар,

Керсәң, кире боралар.

Кайтыйк ла үзебезгә -

Кечкенә Сөнебезгә!

Сөн шагыйрьнең иҗатында күр тапкырлар кабатланса да, укучыны ялыктырмый, ә бәлки, киресенчә, Сөн елгасын күрәсе, Сөндә колач салып йөзәсе килә башлый.

Ятабыз Сөн буенда.

Барыбыз да - уенда.

Коену да кызыну

Барыбызның уенда.

Коенабыз комда да-

Көньяк кебек монда да.

(“Сөн буенда”)

Роберт шигырьдән шигырьгә туган ягының нечкә серләрен ача бара.

Хәтта Сөн үзе дә тора

Чишмә суыннан гына.

Үкенмим шуңа - тугач та

Сөндә юылганыма.

2.3. Роберт Миңнуллин иҗатында юмор.

Тормыш сикәлтәләрсез генә булмый. Роберт Миңнуллин тормышында да сикәлтәләр булмыйча калмагандыр. Ләкин ул һәрвакыт хөр күңелле, оптимистик рухлы, тормышны яратып, аның ямен-тәмен белеп яши торган, үзенчәлекле юморга бай шәхес булып кала бирә. Ул сабыйлар, балалар өчен иҗат иткән әсәрләрендә дә бу сыйфатына хыянәт итми. Әсәрләрнең һәркайсында диярлек җиңелчә юмор беренче урында тора. Хәтта сүз дөньякүләм әһәмиятле мәсьәләләр хакында барса да. Юмор - Роберт Миңнуллин иҗатының тагын бер үзенчәлеге. Ул балалар өчен язганда бик күп төрле жанрларга мөрәҗәгать итә: санамышлар, такмак-такмазалар, тел көрмәкләндергечләр, аптыраткыч, шарада, сүз һәм хәреф уйнату, табышмак, кечкенәкият.Алар барысы да гади һәм гадәти, әмма нәкъ менә балалар күңеленә адресланган; аларда шигъри шаяру, юмор, көлке, хәтта сатира һәм сарказм да бар! Әгәр бу төр әсәрләрдә балаларга хас самимилек, беркатлылык булмаса, моны балалар кабул итә алмый.

“Сүз тыңлый торган малай”шигырендә эш кушканны Алмазның берсүзсез тыңлавы, карышып тормавы хакында хикәя ителә:

-Ярый, ярый,

Эшлим, - ди, -

Эш яратам

Ич мин! - ди.

Тик эшләргә генә оныта. Шуннан соң автор мондый нәтиҗә ясый:

Әмма ләкин

Алмазны

Ачуланып

Булмый бит,

Әйткән сүзне

“Тыңлый” бит.

Сүз тыңлауны Алмаз кушылган эшне үтәү мәгънәсендә түгел, әйткән сүзне тыңлап тору мәгънәсендә генә аңлый.

“Тырыш малай” шигыре дә ирониягә якты мисал булып тора.

Малайлар белән бергәләп

Озак уйналды бигрәк:

Әни тиргәгәнче

Тизрәк

Өйгә кайтырга

Кирәк!

Кайтмас та идем тиз генә,

Булмаса эш әгәр дә -

Әнигә булышасым бар

Дәрес әзерләгәндә.

Тормышта мондый “тырыш малайлар” бик күп шул. Алар көннәр буе дөньяларын онытып уйнап йөриләр, ә алар өчен дәресне әти-әниләре карый. Роберт Миңнуллин андыйларга сабак бирә.

Юмор белән язылган ”Чүлмәк вату “ шигырендә кыюсыз малай Алмаз турында сүз бара. Аның мәйданга чыгып, чүлмәк ватарга кыюлыгы җитми. Ләкин Алмазның сер бирәсе килми, ул чүлмәкне “ватудан” курка.

Алмаз бик чыгар иде,

Бер генә сугар иде!

Шуңа да ул мәйданга

Бер керә дә бер чыга.

Ләкин сукса, чүлмәкне

Ватармын дип борчыла...

Ә АБЫЙЛАР,

АПАЛАР

ҺАМАН ЧҮЛМӘК

ВАТАЛАР!

Автор Алмаздан йомшак итеп, яратып көлә. Ул аны фаш итми, камчыламый.  Монда Алмазның гаебе дә юк шикелле.Чөнки кыюлык бөтен кешегә дә хас түгел. Ә менә аның үз гаебен танырга теләмәве авторны елмаерга мәҗбүр итә.

Роберт Миңнуллин иҗатына гына хас тагын бер күренеш бар.Ул -  кечкенәкиятләр.

Билгеле булганча, халык иҗатында әкият жанры һәм аның берничә төре бар. Ләкин анда кечкенәкият дигән жанр юк, гәрчә күләме ягыннан әллә ни зур булмаган әкиятләр байтак булса да. Димәк, әлеге жанр төрен әдип үзе иҗат иткән. Димәк, шул исем белән билгеләнгән әсәрләрнең үзләренә генә хас әдәби үзенчәлекләре дә булырга тиеш.Әлеге әсәрләрнең төп үзенчәлеге шунда ки: алар балалар психологиясен, күңел серләрен бик яхшы белгән безнең заман шагыйре тарафыннан тулысынча мөстәкыйль  иҗат ителгәннәр.

Бер малай

Туп уйнаган,

Туп белән

Күп уйнаган,

Әй уйнаган,

Туймаган!

Үскәчтен

Чын футболчы

Булам диеп

Уйлаган.

Беренче карашка, малайның нияте бик изге: ул футболчы булырга хыяллана. Тик ул кирәгеннән артык мавыгып китә. Әнисенең сүзен тыңламый, дәресләрен карамый. Шагыйрь акыл сатмыйча, орышмыйча, тиргәмичә, тәрбия эшен малай яраткан тупның  үзенә тапшыра. Туп башта малайга әйтеп - әйтеп карый да, бердәнбер көнне бөтенләйгә очып китә. Башка туплар да шулай итәләр. Акыл сатуның монда һич тә кирәге юк. Кечкенәкият үзе тәрбия чарасы булып тора.

          Балалар өчен язылган әсәрләрнең һәрвакыт күңелле булырга тиешлеген шагыйрь беркайчан да онытмый. Нәкъ әнә шуңа күрә аның һәрбер әсәре зур кызыксыну уята, сабыйлар арасында гына түгел, зурлар арасында да тирән ихтирам казана.

3. Йомгаклау

  Әдипнең  иҗаты киң колачлы, үзенчәлекле. Мин үземнең хезмәтемдә аның

  иҗатының өч  үзенчәлегенә генә тукталдым:

  • халыкчанлык;
  • туган як һәм Әнкәй темасының тирән яктыртылышы;
  • шигъриятендә юморның киң кулланылышы.

        Ул гади генә тел белән дөньяда иң кадерле кеше - Әнкәйне буй җитмәслек биеклеккә күтәрде, Сөн, Илеш буйларын бөтен дөньяга танытты. Эзләнүләрдән чыгып, шуны әйтергә була: балаларча шаян, беркатлы Роберт Миңнуллинның  шигърияте әйтеп бетергесез тирән һәм киң эчтәлекле, форма ягыннан шулай ук бай һәм күптөрле. Теле ягыннан гади, аңлаешлы,  балалар күңелен яулый торган.

        Олуг әдибебезгә быел 66 яшь тула. Чәчләренә чал керсә дә, күңеле белән үзенең шук - шаян геройлары яшендә калсын иде ул дигән теләк бар.

 

Файдаланылган әдәбият.

1. Р.Миңнуллин . Күчтәнәч / Р.Миңнуллин . – Казан: ”Мәгариф” нәшрияты,1995.

2.Татар әдәбияты.11 нче сыйныф өчен дәреслек-хрестоматия. Казан: ”Мәгариф” нәшрияты, 2006.

3.Татар балалар әдәбияты.ТаРИХ-2003.

4. Фатих Урманче. Шигъри осталык серләре/ Фатих Урманче. -  Казан: ”Мәгариф” нәшрияты, 2005.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ә.Еники әсәрләренең тел үзенчәлекләре

Аннотация статьи Литературное наследие Амирхана Еники, которому 16февраля 2009 года исполнилось бы 100 лет, наверное, никогда не станет обычным фактом истории. Его немногочисленные рассказы и...

Хоккейчылар тәрбияләү үзенчәлекләре

8 нче сыйныфта хоккейчылар тәрбияләү үзенчәлекләре...

Кайбыч районы топонимнарының килеп чыгышын, аталу тарихын, җирле сөйләм үзенчәлекләрен өйрәнү.

Кайбыч  районында 13 татар авылы бар. Ләкин аларның барысын да тиз арада өйрәнеп бетерү мөмкин түгел, шуңа мин өчесенә генә тукталдым. Авыллар тарихы, географик берәмлек атамалары хакындагы мәгъл...

“Габдулла Тукай сүзләренә язылган җырларны мәктәптә өйрәтү үзенчәлекләре"

Әлеге эш Габдулла Тукайның “Бәйрәм бүген”, “Карлыгач”, “Туган авыл” җырлары буенча....

Габделҗәббар Кандалыйның иҗат үзенчәлекләре ( Сингапур технологиясе буенча дәрес эшкәртмәсе)

Г.Кандалыйның тормыш юлын кабатлау, шәхесенең, иҗатының үзенчәлекле якларын ачыклау. Иҗатының идея тематикасы белән таныштыру.2. Әсәрләренең теле, сурәтләү чараларына байлыгы, башка мәгърифәтчеләр бел...

Туфан Миңнуллин иҗатына хас үзенчәлекләр.

Бу фәнни эш халык язучысы, күренекле драматург, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинның иҗатына  хас үзенчәлекләрне ачуга багышланган.  Фәнни тикшерүнең объекты. Әдипнең беренче чор прозасы, я...