“Габдулла Тукай сүзләренә язылган җырларны мәктәптә өйрәтү үзенчәлекләре"
статья (7 класс) по теме

Гатиятуллина Фирюза Рамисовна

Әлеге эш Габдулла Тукайның “Бәйрәм бүген”, “Карлыгач”, “Туган авыл” җырлары буенча.

Скачать:


Предварительный просмотр:

“Габдулла Тукай сүзләренә язылган җырларны мәктәптә өйрәтү үзенчәлекләре (“Бәйрәм бүген”, “Карлыгач”, “Туган авыл” җырлары буенча)”

«Мин кечкенәдән үк җырчы идем. Кайда ишетсәм дә, җырлау тавышын салкын кан белән тыңлый алмый идем... Мәдрәсәдүк мине җырчы диләр иде», — ди Габдулла Тукай үзе турында («Халык әдәбияты», «Хатимә»). Бәлки татар моңын нечкә йөрәге аша кабул итүе, җыр-моңга гашыйклыгы  Тукайның шигырьләрен сыгылмалы, ритмлы, моңлы итәдер дә инде. Моны без генә түгел, үз заманында зирәк композиторлар да күреп ала белгән. Шуңа күрә Г.Тукайның күп кенә шигырьләренә көй дә язылган. Халык рухы шагыйрь әсәрләренең тукымасында бик табигый урын алды. Аның «Әллүки», «Тәфтиләү», «Зиләйлүк», «Туган тел» кебек җырлары шулкадәр халыклашты ки, аларны шагыйрь иҗат иткәне сизелми дә. Аларда һәркем үз күңелендәге хисләргә аваздашлык таба. «Туган тел» җыры исә соңгы елларда аеруча еш яңгырый. Күп кенә әдәби-музыкаль кичәләр, хәтта төрле җыеннар да шушы җыр яңгыравы белән тәмамлана.

Габдулла Тукай сүзләренә язылган җырлар күп булмаса да,  шулкадәр халыклашты ки, аларны шагыйрь иҗат иткәне сизелми дә. Барысы да бер язмыш турында. Татар шагыйре генә болай яза ала. Барысы да милли. Татар халкы белән бергә яшәячәк җырлар. Үлемсез җырлар. Тукайның кемлеген билгеләү өчен әлеге җырлар да җиткән. Нигә йөз җыр? Нигә мең җыр? Һәр шагыйрьдән менә шундый җырлар гына калсын иде.

“Карлыгач” шигыре

Күптән түгел безнең тәрәзә капкачын
Оя итте минем сөйгән Карлыгачым.

Ул көн буе аузы берлән балчык ташый,
Балчык берлән матур итеп оя ясый.

Күп эшләде иренмичә; бара-бара
Чыгарды ул матур-матур балалар да.

Ачыксалар Карлыгачның балалары,
Чебен-черки тотып кайта аналары.

Карлыгачым ямьсез озын кара төндә
Каты йоклый оясында, алмый тын да.

Бер канатының астына тыга башын,
Уянмый ул,— бөтен кеше тавышлансын.

Күк күкрәсен, ялтыр-йолтыр килсен яшен,
Төн буена нинди каты җил исмәсен,—

Ни булса да, бары да бер аның өчен, —
Уянмый ул, селкетми дә борын очын.

Габдулла Тукайның “Карлыгач” шигыре балалар өчен язылган шигырь буларак карала. Аның күпчелек балаларга багышланган шигырьләрендә табигатьнең шигъри серләрен күзәтүдән башлап, балада рухи мотивлар, омтылышлар тудыру теләгеннән язылган, табигать персонажлары аша кешеләр һәм җәмгыятьтәге мөнәсәбәтләрне җиткерү кебек киңкырлы эчтәлек, тематика тәкъдим ителә.  Әлеге шигырьдә дә карлыгач образы эшчән, тырыш сыйфатларны үзенә туплаган тип буларак карала. Һәм әлбәттә балага әлеге образның йогынтысы юк түгел. Карлыгачтан үрнәк алып, укучы эш сөяргә, ярдәм итәргә, җыйнаклыкка өйрәнә.

Габдулла Тукайның “Карлыгач” шигыренә композитор Заһид Хәбибуллин көй яза.

Заһид Хәбибуллин 1910 елның 20 сентябрендә Оренбург өлкәсе Орск шәһәрендә туа. 5 яшендә әти-әнисе тифтан вафат булгач, ул балалар йортында тәрбияләнә.

1927–1932 елларда Заһир Хәбибуллин Казан музыка техникумында скрипка классында укый. 1934 – 1940 елларда Мәскәү консерваториясе каршында Татар опера студиясендә С.Сәйдәшев, Җ.Фәйзи, М.Мозаффаров белән бергә композитор М.Гнесин, профессор Г.Литинскийда белем ала.

З.Хәбибуллинның сугыш, тынычлык, хезмәт турындагы җырлары – заманның сулышын тоя белүче иҗат җимешләре. Хәтта Бөек Ватан сугышы елларында фронтта күп җырлар иҗат итә.

Заһид Хәбибуллин Г.Тукай, М.Гафури, Һ.Такташ, М.Җәлил, Х.Туфан, Н.Исәнбәт, К.Кутуй, Ә.Фәйзи, С.Хәким, М.Хөсәен, Н.Дәүли, Н.Арсланов шигырьләренә җырлар яза. Композиторның иҗат иткән җырлары 300 гә җитәдер, мөгаен. Аның иҗаты – безнең заманның җыр елъязмасы. Аның “Бормалы су” (Н.Исәнбәт), “Гөлләрем”, “Күк юрга” (М.Җәлил), “Яшьләр вальсы” (М.Хөсәен), “Казах дусларга” (С.Хәким), “Чибәр егет” (халык сүзләре), “Казан кызы” (Н.Арсланов) җырлары бик тә халыкчан яңгырый.

З.Хәбибуллин балалар өчен “Сихерләнгән малай” (Г.Сәлимов либреттосы) балеты авторы, күп спектакльләргә көй яза. Скрипка һәм фортепиано өчен әсәрләр иҗат итә. Скрипкасын исә ул туган ягында үсә торган агачларны файдаланып үзе ясаган.

Татар музыкасын пропагандалаучы композитор үзенең скрипкасы белән респуб­ликаның төрле төбәкләрендә гастрольдә йөри. Авылларда “шефлык” концертлары белән чыгыш ясый. Мөслим районы кешеләре аны хәтта үзләренең мактаулы гражданины итеп саныйлар.

Габдулла Тукайның “Карлыгач” шигыренә композитор Заһид Хәбибуллин   уртача темптагы музыка яза. Җырның көе тиз истә кала, отып алырга бик җиңел. Әлеге җыр балалар өчен оештырылган кичәләрдә, Габдулла Тукайның үзенә багышланган бәйрәмнәрдә дә бик яратып җырланыла. Балалар гына түгел, өлкән буын вәкилләре дә үз итә бу җырны.

“Бәйрәм бүген” шигыре

Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген!

— Нәрсәдән бу? — Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

Бер мөкатдәс хис белән һәрбер кеше хәйран бүген;

Уйный сазым да минем бәйрәм көен: бәйрәм бүген!

Арттыра, күрдем, кояш гадәттәгедән балкуын;

— Ул киенгәндер! — дидем, бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

Хис итеп һәр җирдә дә бер төрле хуш ис аңкуын;

«Ислемай сөрткән икән дөнья!» — дидем, бәйрәм бүген!

Яр башыннан тыңладым мин бер суның дулкыннарын:

Сөйләшәләр үзара: «Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!..»

Тыңладым әкрен генә искәндә бәйрәм көн җилен;

Анысы да сөйли тагын: «Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!..»

Габдулла Тукайның “Бәйрәм бүген” шигырендә лирик герой эчке дөньясын бәйрәм рухы басып алган. Ул бик сөенә. Бу куанычның сәбәбе дә бар, чөнки бүген бәйрәм көн. Шигырьнең буеннан буена тантана хисе кабатланып килә. Лирик герой сазым да уйный бәйрәм көн көен, кояш та яктырак балкый, хуш исләр килә, су дулкыннары сөйләшә, җил дә бәйрәм дип исә. Төрле алымнар кулланылган: җанландыру, чагыштыру, арттыру. Бу җырны һәр кеше дә бәйрәм көнне җырлый ала. Шигырьгә уртаклык хас: шатлык хисе бәйрәмдә һәр кеше өчен уртак хискә әверелә.

Габдулла Тукайның әлеге шигыренә композитор Җәүдәт Фәйзи көй яза.

Җәүдәт Фәйзи 1910 елның 4 гыйнварында Оренбург шәһәрендә укытучы гаиләсендә туа. Башлангыч музыкаль белемне шул ук шәһәрдә музыка мәктәбендә ала, кечкенә чакта олыларның халык җырларын җырлавын тыңларга ярата. 15 яшендә үзе дә «Яшьләр» дигән драма яза.

1925 елда Җ. Фәйзиләрнең гаиләләре Казанга күчеп килә. Урта мәктәпне тәмамлагач, Җ. Фәйзи Түбән Новгород якларындагы Ишә авылында укытучы булып эшли. 1929–1933 елларда Казан дәүләт университетының юридик факультетында укый. 1934 елда Мәскәү консерваториясе каршында Татар опера студиясе ачылгач, Фәйзи студиянең уку бүлеге мөдире итеп җибәрелә. Административ оештыру эшләре белән бергә, ул биредә Б. Шехтердан композиция классында дәресләр ала, шулай ук Г. Литинскийның консультацияләреннән файдалана. 1938 елда Җ. Фәйзи Казанга кайта. Биредә ул музыка һәм җәмәгать эшләрендә актив катнашып, радиокомитетта музыка редакторы, Татар дәүләт академия театрында музыка бүлеге мөдире, Татарстан филармониясенең директоры һәм сәнгать җитәкчесе булып эшли.

«Ташкыннар» (Т.Гыйззәт), «Шәмсекамәр» (М.Әблиев), «Хуҗа Насретдин» (Н.Исәнбәт) спектакльләренә язган көйләре тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителә, иҗатының офыкларын киңәйтә.

Җ.Фәйзи музыкаль комедия жанрын үстерүгә күп көч куйган. Аның «Башмагым» музыкаль комедиясе илебезнең күп кенә сәхнәләрендә уйнала. Шулай ук «Акчарлаклар», «Идел буенда» драмаларына да көйләр язган, Г.Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повесте буенча опера иҗат иткән.

Җ.Фәйзи иҗатының иң күренекле һәм үзенчәлекле өлкәсе – җырлар. Аларның саны ике йөзгә якын.

Җ.Фәйзи бик еш авылларга, районнарга чыгып, халык җырларын, уеннарын язып йөри һәм шул җырларны, уеннарны бергә туплап 1971 елда китап итеп бастырып чыгара.

Композиторның музыкаль сәнгать өлкәсендәге эшчәнлеген хөкүмәтебез югары бәяли. Ул Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты дигән исемнәргә, шулай ук Республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.

Җәүдәт Фәйзи 1973 елның 2 маенда вафат була.

Габдулла Тукай белән Җәүдәт Фәйзинең уртак иҗат җимеше бер генә бәйрәмне дә читләтеп үтми дип әйтергә мөмкин. Әлеге әсәрнең музыкасы марш тибында. Ул теләсә кайсы кешенең йөрәгенә үтеп керергә һәм бәйрәм рухы, тантана хисе урнаштырырга сәләтле. Шуңадырмы, олы буын да, яшь буын да җырны яратып кабул итә. Иҗат ителүенә күп вакыт узуга да карамастан, җыр искерми, буыннан буынга күчә бара, безнең белән янәшә атлый.

“Туган авыл” шигыре

Тау башына салынгандыр безнең авыл, 
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул; 
Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм, 
Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән.

Ходай шунда җан биргән, мин шунда туган, 
Шунда әүвәл Коръән аятен укыган; 
Шунда белдем рәсүлемез Мөхәммәтне, 
Ничек михнәт, җәфа күргән, ничек торган.

Истән чыкмый монда минем күргәннәрем, 
Шатлык белән уйнап гомер сөргәннәрем; 
Абый белән бергәләшеп, кара җирне 
Сука белән ертып-ертып йөргәннәрем.

Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрем, 
Билгесездер — кая ташлар бу тәкъдирем; 
Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә, 
Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.

Тукай – авыл халкы язмышын үз күзләре белән күргән, шаһиты булган шагыйрь. Татар авылы, аның проблемалары Тукай иҗатының аерылгысыз өлеше. “Туган авыл” шигыре –  шуңа ачык мисал.Авыл халкына булган мөнәсәбәт Габдулла Тукай иҗатында милләт язмышына кадәр күтәрелә. Бу – аңлашыла да. Чөнки, беренчедән, татар халкының күп өлеше авылларда җан сакласа, икенчедән, укымышлы, зыялы кешеләрнең дә шактый өлешен, бигрәк тә язучы, шагыйрьләрне, татар авылы тудыра килде. Татар авылы турында уйланулар Тукайны ахыр чиктә авыл кешесен буып торган көчләрдән арындыру уена, милләтне тулы канлы башка милләтләр белән бертигез дәрәҗәдә күрергә омтылу хисенә этәрә.

Әлеге шигырьнең лирик герое үзенең туган авылын яратып тасвирлый. Шигырьдән күренгәнчә, лирик геройның бала чагы, ягъни туган авылында уздырган гомере җиңелләрдән түгел. Әмма ни генә булмасын, туган җир – туган җир инде ул, лирик герой күңелендә дә матур хатирәләр белән генә сакланып калган.

Габдулла Тукайның әлеге шигыренә Алмаз Мөнасипов музыка язган.

Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты булган Алмаз Мөнасиповның иҗаты татар музыка сәнгатендә аерым бер урын тота.

Алмаз Закир улы Мөнасипов 1925 елның 11 июлендә Казан шәһәрендә туа. Бала чактан ук Казан музыка мәктәбендә һәм училищесында укый. 1943 елда Мөнасипов Совет Армиясе сафларына чакырыла. Сугыштан соң Казан консерваториясенә укырга керә һәм аннан ике төрле белем алып чыга. Студент елларында ук музыкаль әсәрләр иҗат итә башлый ул. 1959 елдан башлап, Мөнасипов Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет  театрында дирижер булып эшли. 1964 елда аспирантураны тәмамлап, Казан консерваториясенең композиция кафедрасында укыта. 1972 елдан башлап Мәскәүдә яши.

Композиция өлкәсендә композитор аеруча да тырышып эшли.

Аның иҗатында патриотик рухтагы, балалар өчен язылган һәм лирик романсларны да очратырга мөмкин. А.Мөнасиповның  безгә дүрт симфониясе билгеле. Композитор милли музыка өлкәсендә дә яңа жанрлар тудыра: симфония-поэма, симфония-драма, симфоник поэма.

Алмаз Мөнасипов һәрвакытта эзләнүдәге композитор. Ул үзенең әсәрләрендә замана авырлыкларын да чагылдырырга тырыша.

  Габдулла Тукайның “Туган авыл” шигыренә Алмаз Мөнасипов тарафыннан язылган музыка талгын гына темпта бара. Инде күптән язылган булса да, әлеге җырны күпләр яратып башкара. Бу ике шәхеснең иҗат җимеше туган җирнең, туган якның кадерен аңларга ярдәм итә, күңелдәге иң нечкә хисләрне дә уята.

Халыкларның җаны ул – моң диләр,

Моң диләр бездә дә, җыр диләр.

Өзгәләсә, телсә бәгырьләрне –

Татар җыры әнә шул диләр, - ди, Габдулла Тукай татар җыры турында. Аның татар моңын чын күңелдән сөюе, яратуы әлеге дүртъюллыкта да ярылып ята. Тукайның көйгә салынмаган шигырьләре дә җыр булып яңгырый кебек безнең колакларда. Чөнки алар шулкадәр моңлылар һәм сыгылмалылар. Ә инде көйгә салынган әсәрләре күптән халык йөрәгенең түрендә үз урынын тапты.

Халкым күңеленә ак нур сиптең,

Кара төндә булдың якты ай.

Шаулы язның сүнмәс тугаедай

Мәңге дәртле җырчы син, Тукай!!!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ә.Еники әсәрләренең тел үзенчәлекләре

Аннотация статьи Литературное наследие Амирхана Еники, которому 16февраля 2009 года исполнилось бы 100 лет, наверное, никогда не станет обычным фактом истории. Его немногочисленные рассказы и...

Хоккейчылар тәрбияләү үзенчәлекләре

8 нче сыйныфта хоккейчылар тәрбияләү үзенчәлекләре...

Кайбыч районы топонимнарының килеп чыгышын, аталу тарихын, җирле сөйләм үзенчәлекләрен өйрәнү.

Кайбыч  районында 13 татар авылы бар. Ләкин аларның барысын да тиз арада өйрәнеп бетерү мөмкин түгел, шуңа мин өчесенә генә тукталдым. Авыллар тарихы, географик берәмлек атамалары хакындагы мәгъл...

Габделҗәббар Кандалыйның иҗат үзенчәлекләре ( Сингапур технологиясе буенча дәрес эшкәртмәсе)

Г.Кандалыйның тормыш юлын кабатлау, шәхесенең, иҗатының үзенчәлекле якларын ачыклау. Иҗатының идея тематикасы белән таныштыру.2. Әсәрләренең теле, сурәтләү чараларына байлыгы, башка мәгърифәтчеләр бел...

Илдар Юзеев иҗатының үзенчәлекләре (тематик-проблематик юнәлешләре) презентация

В работе представлена краткая биография, премии, полученные И.Юзеевым, деление его творчества на этапы.Главная цель работы - показать какие проблемы раскрывает И.Юзеев в своих произведениях....