3 нче сыйныф рус төркеме өчен эш программасы.
рабочая программа на тему

3 нче сыйныф рус төркеме өчен эш программасы.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Килешенде

МБ җитәкчесе

  ______ /Гильмутдинова Л.Х./

Беркетмә №1

   26.08.15  ел

       “  Килешенде”

Директор урынбасары

 _____________/Фаизова Ф.С./

  2015 ел

       “ Расланды”

Мәктәп директоры

_________/Гиматутдинова И.Л./

Боерык №

 2015 ел

Казан шәһәре Совет районы “Аерым предметларны  тирәнтен өйрәнә торган

141 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе”

Татар теленнән эш программасы

3 нче сыйныф рус төркеме

Төзүче: Салихҗанова И.Л.

.

 

                     

                                                                                                                                                                                                         Педагогик совет

                                                                                                                                                                                                         утырышында каралды

                                                                                                                                                                                                         Беркетмә№1  26.08.15 ел

2015 – 2016 нчы уку елы

ТАТАР ТЕЛЕ  ДӘРЕСЛӘРЕНЕҢ ТЕМАТИК ПЛАНЫ

Сыйныф : 3 класс

Сәгатьләр саны:  105

Барысы: 35атна; атнага: 3  сәгать.

Тематик план  Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан төзелгән үрнәк программаларга таянып төзелде.       (Казан 2013 ел)

Уку-укыту әсбабы: Литвинов И.Л. Татар теле һәм уку китабы/Татарский язык и литературное чтение: рус телендә башл.гомуми белем бирү мәкт. 3 нче с-фы өчен д-лек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен)/ И.Л.Литвинов, Э.Р.Садыйкова, Л.И.Гарипова. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2013. – 135 б.

Программаның практик өлеше

Уку елына

I чиректә

II чиректә

III чиректә

IV чиректә

Диктант

2

1

1

Сүзлек диктанты

2

1

1

Күчереп язу

2

1

1

                                                                               

Тематик план

План Татарстан Республикасы мәгариф министрлыгының «Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен укыту программалары» нигезендә төзелде. Казан, «Мәгариф»нәшрияты, 2013  ел.

Предмет

Сыйныф

Барлык сәгатьләр саны

Атнага сәгатьләр саны

Контроль эшләр саны

БСҮ дәресләре саны

Дәреслекнең авторы, елы

Татар теле

3

105

3

6

7

И.Л.Литвинов, Э.Р.Садыйкова “Татар теле ;       3 класс”,2013

Эш программасы статусы.

Программа нигезенә Федераль Дәүләт  Белем Бирү Стандртлары, рус телендә гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбияты укытуның үрнәк программалары салынды.

Эш программасы структурасы.

Татар теленнән эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуы, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлеге.  

Аңлатма язуы

Федераль Дәүләт стандартларында белем бирү системасының  төп үсеш юнәлеше – системалы-эшчәнлекле (системно-деятельностный подход) юнәлеш,  ә системаны барлыкка китерүче төп компонент – нәтиҗә: шәхси, метапредмет, предмет нәтиҗәләре дип билгеләнелә. Стандартларда күрсәтелгән бу концептуаль методологик нигез  барлык фәннәрне укыту системасына да, шул исәптән рус телле балаларга татар теле һәм әдәбият укыту системасына да карый. Ягъни рус телле балаларга татар теле һәм әдәбияты укыту системасыныңбарлык компонентлары да: программалар, укыту-методик комплектлары, дәрес процессы, контроль, идарә итү, белем күтәрү һ.б. – бар да бер максатка – нәтиҗәгә хезмәт итә.

Билгеле булганча, укытуның максаты җәмгыять тарафыннан куелган социаль заказ белән билгеләнә. Татарстан Республикасының белем бирү системасына куйган төп бурычы – иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле, ике дәүләт һәм чит телләрдә дә иркен сөйләшеп аралашучы билингваль (полилингваль) шәхес тәрбияләү.

Төп һәм (урта)гомуми белем бирү мәктәбендә телне гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда татар теленең күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм мөһимлеге турында күзаллаулар формалаша. Татар мәдәниятенең укучылар  өчен булган катламы белән  танышу башка мәдәнияткә карата ихтирам хисе уята, ягъни укучыларга үз мәдәниятләрен дә тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, аларда ватанпәрвәрлек хисе уята.

Башлангыч гомуми белем бирү баскычларында татар теленә өйрәтүнең программада күрсәтелгән күләмдә гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

  • Укучыларның коммуникатив компетенциясен (аралашу осталыгын) үстерү, ягъни татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдыру;
  • коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә аралашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан,  сөйләм этикеты үрнәкләреннән  файдалана алу, итагатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш булу;
  • “Татар теле һәм әдәбияты” фәненә карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру һәм шулар нигезендә белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштергә шартлар тудыру.

Укытуның  предмет нәтиҗәләре.

            Сөйләшү.

            Диалогик сөйләм.

  • сайланган эчтәлек аша әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү;
  •  дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү, программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу.

            Монологик сөйләм:

  • җанлы һәм җансыз предметларны, рәсем, картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү;
  • өйрәнелгән темалар буенча кечкенә информация бирә белү.

            Ишетеп аңлау (аудирование).

Аралашу өчен, төп шартларның берсе – әңгәмәдәшләрнең бер-берсенең сөйләмен аңлавы. 4 нче сыйныфта ишетеп аңларга өйрәтүнең бурычлары түбәндәгеләр:

  •  нормаль темп белән әйтелгәннең ишетү аша мәгънәсен аңларга, аңлаган турында фикер йөртергә, аралашуда кулана белергә өйрәтү;
  •  сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетү аша аерырга өйрәтү;
  •  ишетү хәтеренең күләмен үстерү.

             Язу.

  • 3 нче сыйныфта язуга өйрәтүнең төп максаты – татар әлифбасы хәрефләрен, программага кергән сүзләрне дөрес язарга өйрәнү.
  • Иптәшеңә яки әниеңә  төрле бәйрәмнәр белән котлау, уенга чакыру язу, үзең турында кечкенә белешмә яза белү күнекмәләрен булдыру.
  • Программада күрсәтелгән темалар буенча, терәк сүзләр кулланып, хикәя язу күнекмәләре формалаштыру
  • Дөрес күчереп язу күнекмәләрен формалаштыру.

Укытуның шәхси нәтиҗәләре

Башлангыч гомуми белем бирү баскычын төгәлләгәндә, укучының үзенә һәм үзенең әйләнә-тирәсендәге кешеләргә, тормыштагы яшәеш проблемаларына карата түбәндәге шәхси кыйммәтләре формалашкан булуы күзаллана:

  • шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;
  • әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;
  • әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;
  • “гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек”, төшенчәләрен кабул итү, “башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык”, “кеше кадерен белү” кебек хисләр формалашу.

Укытуның метапредмет нәтиҗәләре

Башлангыч белем бирү баскычында татар теле һәм әдәбиятын укыту, танып белү чарасы буларак,  укучыларның фикер йөртү,  интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып-белү, регулятив, коммуникатив) формалаштыруга хезмәт итә.

Танып-белү нәтиҗәләре:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;
  • иҗади һәм эзләнү характерындагы  проблеманы  билгеләү, аларны  чишү  өчен алгоритм булдыру;
  •  объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү;
  • төп мәгълүматны  аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;
  • тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Регулятив нәтиҗәләр:

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;
  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба  белү;
  • уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;
  • билгеләгән  критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;
  • укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;
  • ихтыяр көче,максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;
  • дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм  алар белән дөрес эш итә белү;
  • дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

Коммуникатив нәтиҗәләр:

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;
  • әңгәмәдәш  белән  аралашу калыбын төзү;
  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);
  • парларда һәм күмәк эшли белү;
  • мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш  башкару;
  • әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

Укытуның предмет нәтиҗәләре:

  • коммуникатив компетенция, ягъни татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашуга әзер булу;
  • коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә аралашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан,  сөйләм этикеты үрнәкләреннән  файдалана алу, итагатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш булу;
  • “Татар теле һәм әдәбияты” фәненә карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру, шулай ук тиешле гомуми һәм махсус                                                                         күнекмәләр  формалаштыру.
  • Яңа сүзләрне дөрес язу, дөрес әйтү, транскрипциядә күрсәтә белү
  • Сүзләрне дөрес басым белән әйтә белү
  • Бирелгән терәк сүзләрне кулланып җөмләләр төзи белү.
  • Теманы мисаллар ярдәмендә аңлата алу
  • Коммуникатив бурычлар куя һәм аларны хәл итә белү.

Рус телендә сөйләшүче балаларның татар теленнән белем һәм күнекмәләрен тикшерү төрләре.

Эш төрләре

Сыйныфлар

I

II

III

IV

1.

Тыңлап аңлау.

Сүзләр, сүзтезмәләр

0,1 – 0,2 минут

0,2 – 0,4 минут

0,3 – 0,5 минут

2.

Диалогик сөйләм.

3 реплика

4 реплика

5 реплика

6 реплика

3.

Монологик сөйләм.

4 фраза

5 фраза

6 фраза

7 фраза

4.

Уку.

15-25 сүз

25 – 35 сүз

35-45 сүз

45-55 сүз

5.

Һәр тема буенча аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү

2

2

3

4

6.

Язу:

Күчереп язу.

1 – 2 җөмлә

3 – 4 җөмлә

4-5 җөмлә

5-6 җөмлә

Сүзлек диктанты.

5 – 6 сүз

7 – 8 сүз

8 – 9 сүз

Диктант.

25 – 30 сүз

30 – 35 сүз

35 – 40 сүз

Сочинение (өйрәтү характерында).

4 – 5 җөмлә

 5 – 6 җөмлә

3 нче сыйныфны тәмамлаучы  укучыларның ел ахырына   лексик - грамматик минимумы:

  1. Сан, килеш, тартым белән төрләнгән исемнәрне сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү.                
  2. Килеш белән төрләнгән зат алмашлыкларын дәрес куллануга ирешү.
  3. Тезмә, кушма, парлы исемнәрнең мәгънәләрен дөрес аңлап куллануга күнектерү.
  4. Күплек сандагы тартымлы исемнәрне гамәли үзләштерү.
  5. Лексик темаларга караган сыйфатларны чагыштыру дәрәҗәсендә дөрес куллануга өйрәтү.
  6. Җыю саннарының сөйләмдә кулланылу үзенчәлекләрен истә калдыру.
  7. Кебек (шикелле), аркылы, саен, бирле бәйлекләрен исемнәр һәм алмашлыклар белән кулланырга өйрәтү.
  8. Өйрәнелгән күрсәтү, сорау, тартым алмашлыкларын кулланып, җөмләләр төзү эшен активлаштыру.
  9. Хәзерге һәм билгеле үткән заман хикәя фигыльләрне барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләндереп, сөйләмдә куллана белү күнекмәләрен ныгыту.
  10. Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнешен гамәли үзләштерү.
  11. Алдында, артында, өстендә, астында, янында бәйлек сүзләре белән җөмләләр төзергә күнектерү.

12. Ләкин, чөнкитеркәгечле кушма җөмләләрнең эчтәлеген аңлап, аларны сөйләмдә куллануга ирешү. Аларда басымның беренче   иҗеккә куелу үзенчәлеген истә калдыру.

13. Раслау, инкяр, сорау, боерык җөмлә төрләрен диалогик һәм монологик сөйләмдә куллануны камилләштерү.

Орфоэпик һәм орфографик минимум

  1. Авазларны, лексик темаларга караган калын һәм нечкә әйтелешле сүзләрне орфоэпия нормаларына  туры китереп әйтергә күнектерү.
  2. Басым беренче  иҗеккә төшкән сүзләрне дөрес әйтүгә ирешү.
  3. Алынма сүзләрнең әйтелешен истә калдыру.
  4. Янәшә килгән ике тартык булган сүзләрнең әйтелешен  һәм аваз үзгәрешләрен искәртү.
  5. Янәшә килән ике бертөрле тартык булган сүзләрне дөрес әйтү күнекмәләрен булдыру.
  6. [р] авазына башланган сүзләрнең әйтелешен гамәли үзләштерү.
  7. Я, ю, е хәрефләре белдергән авазларны гамәли үзләштерү.
  8. Орфографик күнекмәләрне камилләштерү.

Дәреснең темасы

Көтелгән   нәтиҗәләр

метапредмет

предмет

шәхси

1.

I ЧИРЕК

Узган елдагы теоретик материалны кабатлау.

Мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын(темасын) һәм максатларын формалаштыру, аларны  чишү  өчен алгоритм булдыру. Үз фикереңне җиткерү.

Яңа сүзләрне дөрес язу, дөрес әйтү, транскрипциядә күрсәтә белү

Татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру

2.

Исем, фигыль, зат алмашлыкларын кабатлау.

Уку проблемасын чишү өчен план төзү.  Яңа белемнәр табу. Үткәндә өйрәнгәнне яңасыннан аера белү.

Аралашу осталыгына ия булу, язмача аралашу күнекмәләрен үзләштерү, парларда эшли белү

Үзең белән идарә итүгә юнәлдерелгән белем һәм күнекмәләрне тормышта куллану теләген уяту

3.

Саннарны кабатлау.

Парларда һәм күмәк эшли белү, мәгълүматны анализлый һәм үз эшчәнлегендә куллана белү

Саннарны танып  белү, граматик билгеләрен һәм вазифаларын аңлау. Аларны дөрес язу һәм сөйләмдә дөрес куллану.

Активлыкка, мөстәкыйльлеккә фикер йөртүгә, акыл эшчәнлегенә һәм рухи эшчәнлеккә өйрәтү, шәхес буларак формалашуны тәэмин итү

4.

“Зат алмашлыгы + фигыль” конструкциясенә ялганган юклык формасы

Уку мәсьәләсен аңлау һәм үтәү. Укытучы бәяләвен уңай кабул итү, эшчәнлекне планлаштыру. Аралаша белү сәләтен үстерү(аралашунчантык,хислелек,эмпатия хисләре)

“Зат алмашлыгы + фигыль” конструкциясен аңлау. Конструкцияне юклык формасында өйрәнү

Әхлак нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен үзләштерү.

5.

Теркәгеч hәм бәйлекләр

Яңа белемнәр табу. Әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү. Ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру

Теркәгеч hәм бәйлекләр турында өйрәнү, вазифаларын аңлау.

Үзең белән идарә итүгә юнәлдерелгән белем һәм күнекмәләрне үзләштерү

6.

Теркәгеч hәм бәйлекләр.Аларның сөйләмдә кулланылышы.

Объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне  табу. Үз фикереңне  телдән җиткерергә тырышу.

Теркәгеч hәм бәйлекләр турында өйрәнү, вазифаларын аңлау. Аларны дөрес язу һәм сөйләмдә дөрес куллану

Күп милләтле илебезгә карата ярату хисләре, татар теленә ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру

7.

Теркәгеч hәм бәйлекләр. Аларның сөйләмдә кулланылышы.

Татар һәм рус телләрендәге сүзләр бәйләнешенең уртак һәм аермалы якларын таба белү.Бәйлекләрне дөрес куллану. Сорауларга җавап бирә белү

Теркәгеч hәм бәйлекләр турында өйрәнү, вазифаларын аңлау. Аларны дөрес язу һәм сөйләмдә дөрес куллану

Татар телен өйрәнүгә уңай мотивация булдыру

8.

Кабатлау.

Уку мәсьәләсен формалаштыру. Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү.Мөстәкыйль рәвештә төрле текстлар белән эшли белү

Дәреснең төп проблемасын аңлау

Әхлак нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен үзләштерү.

9.

Астында, өстендә, янында сүзләре

Уку  мәсьәләсен кабул итү. Сүзләрне дөрес һәм урынлы куллана белү

Астында, өстендә, янында сүзләрен өйрәнү.  

Үзең белән идарә итүгә юнәлдерелгән белем һәм күнекмәләрне үзләштерү

10.

Астында, өстендә, янында сүзләре

Мөстәкыйль рәвештә  максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү.Сүзлекләр, белешмә материаллардан файдалану

 Астында, өстендә, янында сүзләрен өйрәнү.  аралашу осталыгына ия булу

Татар телен өйрәнүгә уңай мотивация булдыру

11.

Кемнеке? соравы.

Мөстәкыйль рәвештә  максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү.Сүзләрне дөрес һәм урынлы куллана белү

Кемнеке? соравына дөрес җавап бирергә өйрәнү.

Активлыкка, мөстәкыйльлеккә фикер йөртүгә, акыл эшчәнлегенә һәм рухи эшчәнлеккә өйрәтү, шәхес буларак формалашуны дәвам итү.

12.

Алдында, артында сүзләре

Үз фикереңне формалаштыру.Сүзләрне дөрес һәм урынлы куллана белү

Алдында, артында сүзләрен өйрәнү

Әхлак нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен үзләштерү

13.

Алдында, артында сүзләрен җөмләдә дөрес куллану.

Мәгълүмат белән эшләү культурасы формалаштыру, төрле чыганлардан туплау.Үзэшчәнлекне планлаштыру. Максатка ирешү юлларын билгеләү

Алдында, артында сүзләрен үзләштерү. Укучыларны иҗади эшчәнлеккә тарту.

Туган ил, туган җир төшенчәләрен аңлап кабул итү.

14.

  Алдында, артында сүзләрен җөмләдә дөрес куллану.    

Уку  мәсьәләсен кабул итү.Сүзләрне дөрес һәм урынлы куллана белү Укытучының сөйләмен тыңлау, аңлау, үз фикереңне белдереп сөйләм төзү..

Алдында, артында сүзләрен сөйләмдә дөрес куллану .

Үзең белән идарә итүгә юнәлдерелгән белем һәм күнекмәләрне тормышта үз урыныңны күзаллый башлау.

15.

Сыйфат

Укытучы белән бергәләп, үз эшен, иптәшләрнең җавапларын бәяләү. Уку  мәсьәләсен кабул итү.

Сыйфат сүз төркемен танып  белү, граматик билгеләрен һәм вазифаларын аңлау.

Төрле мәгьлүмат чараларын танып белү һәм аралашу мәсьәләсен хәл иткәндә(сүзлекләр, Интернет ресурслардан һ.б ) куллану.

16.

“ Сыйфат+ -рак/.-рәк”, ягъни сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе.

Укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый , анализлый белү. Төрләнешне гамәли кулланышка кертү

Сыйфат+ -рак/.-рәк”, ягъни сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе турында өйрәнү

Әхлак нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен үзләштерү

17.

Дистәләр, катлаулы саннар

Үзэшчәнлекне планлаштыру.Саннарны дөрес һәм урынлы куллану

Ун, егерме, утыз кебек дистәләр һәм катлаулы саннарны өйрәнү.

Туган ил, туган җир төшенчәләрен аңлап кабул итү.

18.

Дистәләр, катлаулы саннар

Уку эшчәнлеген оештыру. Сүзләрне дөрес һәм урынлы куллану

Ун, егерме, утыз кебек дистәләр һәм катлаулы саннарны өйрәнү, аларны сөйләмдә дөрес куллану

Үзең белән идарә итүгә юнәлдерелгән белем һәм күнекмәләрне тормышта үз урыныңны күзаллый башлау.

19.

Инфинитив

Яңа белемнәр табу. Уку проблемасын төзү өчен план төзү.Төрләнешне гамәли кулланышка кертү.

Сорау бирә һәм җавап бирә белү

Инфинитивның граматик билгеләрен һәм вазифаларын өйрәнү. Аларны дөрес язу һәм сөйләмдә дөрес куллану.

Активлыкка, мөстәкыйльлеккә фикер йөртүгә, акыл эшчәнлегенә һәм рухи эшчәнлеккә өйрәтү, шәхес буларак формалашуны дәвам итү.

20.

Инфинитив

Өйрәнелгәнне чынбарлыкка күчереп, гамәлдә кулланырга әзер булу. Төрләнешне гамәли кулланышка кертү

Инфинитивның граматик билгеләрен һәм вазифаларын өйрәнү. Аларны дөрес язу һәм сөйләмдә дөрес куллану.

Әхлак нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен үзләштерү

21.

Кабатлау

Уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.Максатка ирешү юлларын билгеләү

Аралашу осталыгына ия булу. Инфинитивны дөрес язу һәм сөйләмдә дөрес куллану.

Үзең белән идарә итүгә юнәлдерелгән белем һәм күнекмәләрне тормышта үз урыныңны күзаллый башлау.

22.

“Ярый, ярамый, мөмкин, мөмкин түгел” сүзләре.

Укытучының сөйләмен тыңлау, аңлау, иптәшеңне тыңлый белү күнекмәләрен булдыру.Сүзләрне дөрес һәм урынлы кулланырга өйрәнү

Ярый, ярамый, мөмкин, мөмкин түгел сүзләрен өйрәнү

Әхлак нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен үзләштерү

23.

 Кабатлау (Диктант язарга әзерләнү)

Укучының үз эшчәнлеген мөстәкыйль рәвештә оештыра белүе, бәяләү, үзенең кызыксынучанлык өлкәсен билгели белү

Өстәмә белем бирү чыганакларыннан мәгълүмат алу

Туган ил, туган җир төшенчәләрен аңлап кабул итү.

24.

Диктант.

Максатка ирешү юлларын билгеләү. Уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү

Коммуникатив бурычлар куя һәм аларны хәл итә белү.

Үзең белән идарә итүгә юнәлдерелгән белем һәм күнекмәләрне тормышта үз урыныңны күзаллый башлау.

25.

Хаталар өстендә эш.

Уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү Максатка ирешү юлларын билгеләү

Сүзләрне дөрес язарга өйрәнү

Үзең белән идарә итүгә юнәлдерелгән белем һәм күнекмәләрне тормышта үз урыныңны күзаллый башлау.

26.

Б.С.Ү. “Минем яраткан hөнәрем”

Уку хезмәтенә максат кабул итү. Аңа ирешү өчен этапара бурычлар кую. Сорауларга җавап бирә белү, план буенча эшләү

Сорау һәм җавап  бирә, рәсем буенча җөмләләр төзи белү.

Әхлак нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен үзләштерү

27.

Диалог төзү күнекмәләрен кабатлау

Уку эшчәнлеген оештыру. Сорау бирә һәм җавап бирә белү

Бирелгән терәк сүзләрне кулланып хикәя яза белү

Активлыкка, мөстәкыйльлеккә фикер йөртүгә, акыл эшчәнлегенә һәм рухи эшчәнлеккә өйрәтү, шәхес буларак формалашуны дәвам итү.

28.

II ЧИРЕК

Саннар

Мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын (темасын) һәм максатларын формалаштыру Сорауларга җавап бирә белү

Саннарны танып  белү, граматик билгеләрен һәм вазифаларын аңлау. Аларны дөрес язу һәм сөйләмдә дөрес куллану.

Үзең белән идарә итүгә юнәлдерелгән белем һәм күнекмәләрне тормышта үз урыныңны күзаллый башлау.

29.

Инфинитив

Укытучы белән бергәләп, үз эшен, иптәшләрнең җавапларын бәяләү Төрләнешне гамәли кулланышка кертү .

Коммуникатив бурычлар куя һәм аларны хәл итә белү.

Төрле мәгьлүмат чараларын танып белү һәм аралашу мәсьәләсен хәл иткәндә(сүзлекләр,Интернет ресурслардан һ.б ) куллану.

30.

Мөстәкыйль эш. Бәйлекләр.

Мөстәкыйль рәвештә төрле текстлар белән эшли белү( төп текст, астөшермә һ.б.), өстәмә материалларны таба һәм тиешле урында куллана белү

Дөрес язу  һәм укый белү. Белемнәрне системага салу

Әхлак нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен үзләштерү

31.

“Кебек” бәйлеге.

Уку эшчәнлеген оештыру.Сүзләрне дөрес һәм урынлы куллана белү

“Кебек” бәйлеге турында мәгълүматлы булу

Активлыкка, мөстәкыйльлеккә фикер йөртүгә, акыл эшчәнлегенә һәм рухи эшчәнлеккә өйрәтү, шәхес буларак формалашуны дәвам итү.

32.

“Кебек” бәйлеген исемнәр hәм алмашлыклар белән куллану.

Төрле мәгълүмат чаралары белән эшли, кирәкле мәгълүматны таба,анализлый һәм үз эшчәнлегендә куллана белү. Сорау бирә һәм җавап бирә белү

Укучыларны иҗади эшчәнлеккә тарту, “кебек” бәйлеген исемнәр hәм алмашлыклар белән куллану. 

Әхлак нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен үзләштерү

33.

[к] hәм [къ ] авазлары..

Максатка ирешү юлларын билгеләү. Дөрес,аңлап уку һәм [к] hәм [къ ] авазлары булган сүзләрне дөрес язу күнекмәләрен булдыру.

Авазларны дөрес әйтә, чагыштыра, текстларны укый, шиг-нең турында сөйли белү.

Туган ил, туган җир төшенчәләрен аңлап кабул итү.

34.

Рус һәм татар телләрендә сүз тәртибе.

Рус һәм татар телен чагыштырып өйрәнү. Сорау бирә һәм сорауларга җавап бирә белү

Рус һәм татар телләрендә сүз тәртибен өйрәнү

Үзең белән идарә итүгә юнәлдерелгән белем һәм күнекмәләрне тормышта үз урыныңны күзаллый башлау.

35.

Исем+ юнәлеш килеше кушымчасы.

Уку эшчәнлеген оештыру. Сүзләрне дөрес һәм урынлы куллана белү

Сүз төзелешен тикшерә белү

Туган ил, туган җир төшенчәләрен аңлап кабул итү.

36.

Юнәлеш килеше белән төрләнгән исемнәрне җөмлөләрдә дөрес куллану.

Уку хезмәтенә максат кую, аңа ирешү өчен этапара бурычлар кую. Бер мәгълүматны икенче төрле итеп үзгәртә алу

Юнәлеш килеше белән төрләнгән исемнәрне җөмлөләрдә дөрес кулланырга өйрәнү                                        

Әхлак нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен үзләштерү

37.

“Базарда” тексты. (Контроль күчереп язуга әзерлек)

Үзэшчәнлекне планлаштыру. Сорау бирә һәм җавап бирә белү

“Базарда” текстын аңлап, дөрес интонация белән укый, сорауларга җавап бирә белү.

Активлыкка, мөстәкыйльлеккә фикер йөртүгә, акыл эшчәнлегенә һәм рухи эшчәнлеккә өйрәтү, шәхес буларак формалашуны дәвам итү.

38.

Контроль күчереп язу

Уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү. Укытучы белән бергәләп, үз эшен, иптәшләрнең җавапларын бәяләү

Белемнәрне системага салу

Үзең белән идарә итүгә юнәлдерелгән белем һәм күнекмәләрне тормышта үз урыныңны күзаллый башлау.

39.

Хаталар өстендә эш. Фигыль заманнары.

План нигезендә эш оештыру, үз эшчәнлегенең максатка ирешүдә ни дәрәҗәдә нәтиҗәле булуын күзәтү;

Фигыль заманнарын өйрәнү. Өйрәнелгән материалны гомумиләштерү,укылган текстны кыскартып сөйләргә өйрәнү

Үзең белән идарә итүгә юнәлдерелгән белем һәм күнекмәләрне тормышта үз урыныңны күзаллый башлау.

40.

Yткән заман фигыль формасы.

Үзэшчәнлекне планлаштыру .Үз фикерен тексттан өземтәләр китереп дәлилли белү

Yткән заман фигыль формасын өйрәнү

Әхлак нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен үзләштерү

41.

 Билгеле hәм билгесез үткән заман фигыль формалары

Яңа белемнәр табу. Уку проблемасын төзү өчен план төзү. Төрләнешне гамәли кулланышка кертү

Билгеле hәм билгесез үткән заман фигыль формаларын өйрәнү

Татар теленә ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру.

42.

Билгеле үткән заман хикәя фигыль кушымчалары. Юклык формасы.

Үзэшчәнлекне планлаштыру .Укытучы белән бергәләп, үз эшен, иптәшләрнең җавапларын бәяләү

Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең юк. Формасын өйрәнү.

Әхлак нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен үзләштерү

43.

Билгесез үткән заман хикәя фигыль

Төрләнешне гамәли кулланышка кертү. Укытучы белән бергәләп, үз эшен, иптәшләрнең җавапларын бәяләү

Билгесез үткән заман хикәя фигыль формасын өйрәнү

Төрле мәгьлүмат чараларын танып белү һәм аралашу мәсьәләсен хәл иткәндә(сүзлекләр,Интернет ресурслардан һ.б ) куллану.

44.

Билгесез үткән заман хикәя фигыль. Юклык формасы.

Объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү

Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең  юклык формасы.үзләштерү.

Үзең белән идарә итүгә юнәлдерелгән белем һәм күнекмәләрне тормышта үз урыныңны күзаллый башлау.

45.

Хәзерге заман хикәя фигыль. (Диктант язуга әзерлек)

Уку хезмәтенә максат кую, аңа ирешү өчен этапара бурычлар кую. Төрләнешне гамәли кулланышка кертү

Тема буенча сорауларга җавап бирә алу, телдән төрле типтагы монолог, диалоглар төзү, әңгәмә кору

Активлыкка, мөстәкыйльлеккә фикер йөртүгә, акыл эшчәнлегенә һәм рухи эшчәнлеккә өйрәтү, шәхес буларак формалашуны дәвам итү.

46.

Сүзлек диктанты

Белемнәрен системага салу. Уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Укучыларны иҗади эшчәнлеккә тарту. Үзләштерелгән орфография кагыйдәләрен куллана белү

Әхлак нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен үзләштерү

47.

Хаталар өстендә эш.

Ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру

Үзләштерелгән орфография кагыйдәләрен куллана белү

Үзең белән идарә итүгә юнәлдерелгән белем һәм күнекмәләрне тормышта үз урыныңны күзаллый башлау.

48.

Кабатлау.

Үзэшчәнлекне планлаштыру.Укытучы белән бергәләп, үз эшен, иптәшләрнең җавапларын бәяләү.

Үзләштерелгән күнекмәләрне тормышта куллана белү

Үзең белән идарә итүгә юнәлдерелгән белем һәм күнекмәләрне тормышта үз урыныңны күзаллый башлау.

49.

III-ЧИРЕК

Хәзерге hәм үткән заман х.ф. чагыштыру

Сүзләрне дөрес һәм урынлы куллана белү. Өйрәнелгәнне чынбарлыкка күчереп, гамәлдә кулланырга әзер булу.

“Татар теле” фәнен өйрәнүгә карата уңай омтылышта булу,татар теле белән даими кызыксыну һәм шулар нигезендә белем алуның алдагы баскычларында татр телен уңышлы үзләштерү.

Активлыкка, мөстәкыйльлеккә фикер йөртүгә, акыл эшчәнлегенә һәм рухи эшчәнлеккә өйрәтү, шәхес буларак формалашуны дәвам итү.

50.

Хәзерге hәм билгеле үткән заман хикәя фигыльләрнең барлык hәм юклык төре

Хәзерге hәм үткән заман хикәя фигыльләрне чагыштырып өйрәнү. Мөстәкыйль рәвештә дәреснең темасын, максатларын формалаштыру, проблеманы аңлый белү, гипотеза чыгару. Парларда һәм күмәк эшли белү

Укучыларны иҗади эшчәнлеккә тарту, проект эшләре белән кызыксындыру

Әхлак нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен үзләштерү

51.

Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең барлык hәм юклык төре. Зат-сан белән төрләнеше.

Дәреснең темасын, максатларын формалаштыру,проблеманы аңлый белү, үз фикереңне раслау өчен дәлилләр сайлый белү, максатка ирешү юлларын билгеләү.Төрләнешне гамәли кулланышка кертү. Әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый,дәвам итә, тәмамлый белү

Өстәмә белем бирү чыганакларыннан мәгълүмат алу

Татар теленә ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру.

52.

Фигыль структуралары.

Яңа белемнәр табу. Уку проблемасын төзү өчен план төзү. Яңа өйрәнгән сүзләрнең дөрес язылышын истә калдыру

Укучыларны иҗади эшчәнлеккә тарту, проект эшләре белән кызыксындыру

Әхлак нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен үзләштерү

  53.

Театр.

Үзешчәнлекне планлаштыру. Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү, мәгълүматны анализлый һәм үз эшчәнлегендә куллана белү.Мәгълүматны туплау өчен,күмәк эш башкару

“Татар теле” фәнен өйрәнүгә карата уңай омтылышта булу,татар теле белән даими кызыксыну һәм шулар нигезендә белем алуның алдагы баскычларында татр телен уңышлы үзләштерү.

Активлыкка, мөстәкыйльлеккә фикер йөртүгә, акыл эшчәнлегенә һәм рухи эшчәнлеккә өйрәтү, шәхес буларак формалашуны дәвам итү.

  54.

Бер тамырдан ясалган сүзләр.

Өйрәнелгәнне чынбарлыкка күчереп, гамәлдә кулланырга әзер булу.Мәгълүматны туплау өчен,күмәк эш башкару

Коммуникатив бурычлар куя һәм аларны хәл итә белү.

Төрле мәгьлүмат чараларын танып белү һәм аралашу мәсьәләсен хәл иткәндә(сүзлекләр,Интернет ресурслардан һ.б ) куллану.

55.

Кемгә? соравы.

Кемгә? соравына җавап бирүче сүзләрне дөрес һәм урынлы куллана белү. Парларда һәм күмәк эшләү күнекмәләрен булдыру.

Коммуникатив бурычлар куя һәм аларны хәл итә белү.

Үзең белән идарә итүгә юнәлдерелгән белем һәм күнекмәләрне тормышта үз урыныңны күзаллый башлау.

56.

Кемгә? соравы.

Үзэшчәнлекне планлаштыру. Укытучы белән бергәләп, үз эшен, иптәшләрнең җавапларын бәяләү. Парларда һәм күмәк эшли белү.

Укучыларны иҗади эшчәнлеккә тарту, проект эшләре белән кызыксындыру

Әхлак нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен үзләштерү

57.

Кемгә? соравы

Эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү. Яңа өйрәнгән сүзләрнең дөрес язылышын истә калдыру

“Татар теле” фәнен өйрәнүгә карата уңай омтылышта булу,татар теле белән даими кызыксыну һәм шулар нигезендә белем алуның алдагы баскычларында татр телен уңышлы үзләштерү.

Активлыкка, мөстәкыйльлеккә фикер йөртүгә, акыл эшчәнлегенә һәм рухи эшчәнлеккә өйрәтү, шәхес буларак формалашуны дәвам итү.

58.

Кемгә? соравы

Үзэшчәнлекне планлаштыру. Мәгълүматны туплау өчен,күмәк эш башкару.

Өйрәнелгәнне чынбарлыкка күчереп, гамәлдә кулланырга әзер булу.

Аралашу осталыгына ия булу  яки язмача аралашу күнекмәләрен үзләштерү.

Үзең белән идарә итүгә юнәлдерелгән белем һәм күнекмәләрне тормышта үз урыныңны күзаллый башлау.

59.

Катлаулы саннар.

Үзэшчәнлекне планлаштыру. Саннарның язылышын өйрәнү. Аралаша белү сәләтен үстерү.

Өстәмә белем бирү чыганакларыннан мәгълүмат алу

Туган ил, туган җир төшенчәләрен аңлап кабул итү.

60.

Катлаулы саннар

Уку хезмәтенә максат кую, аңа ирешү өчен этапара бурычлар кую. Төрләнешне гамәли кулланышка кертү

Укучыларны иҗади эшчәнлеккә тарту, проект эшләре белән кызыксындыру

Әхлак нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен үзләштерү

61.

Кибет

Үзэшчәнлекне планлаштыру Төркемнәрдә эшли белү. Үз фикереңне белдереп сөйләм төзү,иптәшеңне тыңлый белү күнекмәләре булдыру.

Коммуникатив бурычлар куя һәм аларны хәл итә белү.

Төрле мәгьлүмат чараларын танып белү һәм аралашу мәсьәләсен хәл иткәндә(сүзлекләр,Интернет ресурслардан һ.б ) куллану.

62.

Жыю саннары. Аларның сөйләмдә кулланылу үзенчәлекләре.

Уку хезмәтенә максат кую, аңа ирешү өчен этапара бурычлар кую. Сүзләрне дөрес һәм урынлы куллана белү. Мәгълүматны туплау өчен,күмәк эш башкару

Укучыларны иҗади эшчәнлеккә тарту, проект эшләре белән кызыксындыру

Әхлак нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен үзләштерү

63.

Ялгызлык hәм уртаклык исемнәр.

Үзэшчәнлекне планлаштыру. Сүзләрне дөрес һәм урынлы куллана белү

Аралашу осталыгына ия булу  яки язмача аралашу күнекмәләрен үзләштерү.

Шәхеснең әхлакый - рухи сыйфатларын камилләштерү, күп милләтле илебезгә карата ярату хисләре  булдыру.

64.

Кабатлау.

Яңа белемнәрне кулланырга өйрәнү. Укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү

Коммуникатив бурычлар куя һәм аларны хәл итә белү.

Төрле мәгьлүмат чараларын танып белү һәм аралашу мәсьәләсен хәл иткәндә(сүзлекләр,Интернет ресурслардан һ.б ) куллану.

65.

Кино

Уку хезмәтенә максат кую, аңа ирешү өчен этапара бурычлар кую. Төркемнәрдә эшли белү.

“Татар теле” фәнен өйрәнүгә карата уңай омтылышта булу,татар теле белән даими кызыксыну һәм шулар нигезендә белем алуның алдагы баскычларында татр телен уңышлы үзләштерү.

Активлыкка, мөстәкыйльлеккә фикер йөртүгә, акыл эшчәнлегенә һәм рухи эшчәнлеккә өйрәтү, шәхес буларак формалашуны дәвам итү.

66.

Контроль күчереп язу

Белемнәрне системага салу. Фонематик ишетеп аңлау, коммникатив сөйләм эшчәнлеген формалаштыру.

Өстәмә белем бирү чыганакларыннан мәгълүмат алу

Туган ил, туган җир төшенчәләрен аңлап кабул итү.

67.

Хаталар өстендә эш. Кадәр, -га/-гә +кадәр конструкциясе.

Үзэшчәнлекне планлаштыру. -га/-гә +кадәр конструкциясен өйрәнү. Сүзләрне дөрес һәм урынлы куллана белү

Аралашу осталыгына ия булу  яки язмача аралашу күнекмәләрен үзләштерү.

Үзең белән идарә итүгә юнәлдерелгән белем һәм күнекмәләрне тормышта үз урыныңны күзаллый башлау.

68.

 -дан / - дән + соң конструкциясе

Уку хезмәтенә максат кую, аңа ирешү өчен этапара бурычлар кую. -дан / - дән + соң конструкциясен кулланышка кертү

Аралашу осталыгына ия булу  яки язмача аралашу күнекмәләрен үзләштерү.

Шәхеснең әхлакый - рухи сыйфатларын камилләштерү, күп милләтле илебезгә карата ярату хисләре  тәрбияләү.

69.

“Саен” бәйлеге.

Үзэшчәнлекне планлаштыру. Сүзләрне дөрес һәм урынлы куллана белү.

Коммуникатив бурычлар куя һәм аларны хәл итә белү.

Үзең белән идарә итүгә юнәлдерелгән белем һәм күнекмәләрне тормышта үз урыныңны күзаллый башлау.

70.

“Саен” бәйлеген дөрес куллану.

Үзэшчәнлекне планлаштыру. “Саен” бәйлеген дөрес куллану. Төркемнәрдә эшли белү.

Укучыларны иҗади эшчәнлеккә тарту, проект эшләре белән кызыксындыру

Әхлак нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен үзләштерү

71.

Кабатлау.

Иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү,аларны чишү өчен алгоритм булдыру

“Татар теле” фәнен өйрәнүгә карата уңай омтылышта булу,татар теле белән даими кызыксыну һәм шулар нигезендә белем алуның алдагы баскычларында татр телен уңышлы үзләштерү.

Активлыкка, мөстәкыйльлеккә фикер йөртүгә, акыл эшчәнлегенә һәм рухи эшчәнлеккә өйрәтү, шәхес буларак формалашуны дәвам итү.

72.

Тәртип саннары.

Үзэшчәнлекне планлаштыру. Саннарның язылышын өйрәнү, Билгеләгән критерийларга таянып,эш сыйфатына бәя бирә белү

Укучыларны иҗади эшчәнлеккә тарту, проект эшләре белән кызыксындыру

Әхлак нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен үзләштерү

73.

Тәртип саннарын тәрҗемә итү.

Иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү. Сүзләрне дөрес һәм урынлы куллану

Өстәмә белем бирү чыганакларыннан мәгълүмат алу

Татар теленә ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру.

74

 Яз

Үз сүзеңне әйтә белү; башкалар сөйләмен тыңлау һәм аңлау.

Коммуникатив бурычлар куя һәм аларны хәл итә белү.

Төрле мәгьлүмат чараларын танып белү һәм аралашу мәсьәләсен хәл иткәндә(сүзлекләр,Интернет ресурслардан һ.б ) куллану.

75.

“Сан” темасы

Үзэшчәнлекне планлаштыру. Татар теле турында белем туплау. Парларда һәм күмәк эшли белү.

“Татар теле” фәнен өйрәнүгә карата уңай омтылышта булу,татар теле белән даими кызыксыну һәм шулар нигезендә белем алуның алдагы баскычларында татр телен уңышлы үзләштерү.

Активлыкка, мөстәкыйльлеккә фикер йөртүгә, акыл эшчәнлегенә һәм рухи эшчәнлеккә өйрәтү, шәхес буларак формалашуны дәвам итү.

76.

“Сан” темасы

Үзэшчәнлекне планлаштыру . Максатка ирешү юлларын билгеләү,план төзү Билгеләгән критерийларга таянып,эш сыйфатына бәя бирә белү.

Укучыларны иҗади эшчәнлеккә тарту, проект эшләре белән кызыксындыру.

Әхлак нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен үзләштерү

77.

Тәртип һәм җыю саннары

Үзэшчәнлекне планлаштыру. Эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү.

Коммуникатив бурычлар куя һәм аларны хәл итә белү.

Үзең белән идарә итүгә юнәлдерелгән белем һәм күнекмәләрне тормышта үз урыныңны күзаллый башлау.

78.

Тәртип һәм җыю саннары

Үзэшчәнлекне планлаштыру. Үз сүзеңне әйтә белү, башкалар сөйләмен тыңлау һәм аңлау.

“Татар теле” фәнен өйрәнүгә карата уңай омтылышта булу,татар теле белән даими кызыксыну һәм шулар нигезендә белем алуның алдагы баскычларында татр телен уңышлы үзләштерү.

Активлыкка, мөстәкыйльлеккә фикер йөртүгә, акыл эшчәнлегенә һәм рухи эшчәнлеккә өйрәтү, шәхес буларак формалашуны дәвам итү.

79.

Фигыль.  Хәзерге заман хикәя фигыльне кабатлау.

Мөстәкыйль рәвештә дәреснең темасын, максатларын формалаштыру. Проблеманы аңлый белү, сүзлекләр, белешмә материаллардан файдалану

Өстәмә белем бирү чыганакларыннан мәгълүмат алу

Туган ил, туган җир төшенчәләрен аңлап кабул итү.

80.

Хәзерге заман хикәя фигыльнең кушымчалары.

Уку хезмәтенә максат кую, аңа ирешү өчен этапара бурычлар кую. Төрләнешне гамәли кулланышка кертү

Укучыларны иҗади эшчәнлеккә тарту, проект эшләре белән кызыксындыру

Әхлак нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен үзләштерү

81.

Кабатлау.Диктант язарга әзерлек

Үзэшчәнлекне планлаштыру .Ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру

Коммуникатив бурычлар куя һәм аларны хәл итә белү.

Төрле мәгьлүмат чараларын танып белү һәм аралашу мәсьәләсен хәл иткәндә(сүзлекләр,Интернет ресурслардан һ.б ) куллану.

82.

Сүзлек диктанты.

Белемнәрен системага салу.Дөрес язу күнекмәләрен формалаштыру  Проблеманы аңлый белү, сүзлекләр, белешмә материаллардан файдалану

Аралашу осталыгына ия булу  яки язмача аралашу күнекмәләрен үзләштерү.

Шәхеснең әхлакый - рухи сыйфатларын камилләштерү, күп милләтле илебезгә карата ярату хисләре  тәрбияләү.

83.

 Хаталар өстендә эш. Күнегүләр эшләү.

Дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли белү һәм алар белән дөрес эш итә , калын һәм нечкә әйтелешле сүзләрне дөрес яза белү.

Аралашу осталыгына ия булу  яки язмача аралашу күнекмәләрен үзләштерү.

Үзең белән идарә итүгә юнәлдерелгән белем һәм күнекмәләрне тормышта үз урыныңны күзаллый башлау.

84.

IV ЧИРЕК

Сорау җөмләләр

Үзэшчәнлекне планлаштыру.Эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү.

“Татар теле” фәнен өйрәнүгә карата уңай омтылышта булу,татар теле белән даими кызыксыну һәм шулар нигезендә белем алуның алдагы баскычларында татр телен уңышлы үзләштерү.

Активлыкка, мөстәкыйльлеккә фикер йөртүгә, акыл эшчәнлегенә һәм рухи эшчәнлеккә өйрәтү, шәхес буларак формалашуны дәвам итү.

85.

Сорау җөмләләр

Сорау җөмләләрне дөрес һәм урынлы куллана белү, бәхәсләшү, үз фикерен дәлилләү, анализ ясау, йомгаклау

Коммуникатив бурычлар куя һәм аларны хәл итә белү.

Төрле мәгьлүмат чараларын танып белү һәм аралашу мәсьәләсен хәл иткәндә(сүзлекләр,Интернет ресурслардан һ.б ) куллану.

86.

“Саный беләм” текстын хәтердән язу.

Яңа өйрәнгән сүзләрнең дөрес язылышын истә  кадыру, Укытучы белән бергәләп, үз эшен, иптәшләрнең җавапларын, эшләрен бәяләү

Укучыларны иҗади эшчәнлеккә тарту, проект эшләре белән кызыксындыру

Әхлак нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен үзләштерү

87.

Кабатлау.

Эш тәртибен аңлап  уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү

“Татар теле” фәнен өйрәнүгә карата уңай омтылышта булу,татар теле белән даими кызыксыну һәм шулар нигезендә белем алуның алдагы баскычларында татр телен уңышлы үзләштерү.

Активлыкка, мөстәкыйльлеккә фикер йөртүгә, акыл эшчәнлегенә һәм рухи эшчәнлеккә өйрәтү, шәхес буларак формалашуны дәвам итү.

88.

Язгы эшләр.

Үзэшчәнлекне планлаштыру Төркемнәрдә эшли белү. үзенә кирәкле  мәгълүматны төрле формада бирелгән чыганаклардан туплау

Аралашу осталыгына ия булу  яки язмача аралашу күнекмәләрен үзләштерү.

Үзең белән идарә итүгә юнәлдерелгән белем һәм күнекмәләрне тормышта үз урыныңны күзаллый башлау.

89.

Язгы эшләр.

Сүзләрне дөрес һәм урынлы куллана белү, рроблеманы аңлый белү, гипотеза чыгару, материалны төзү, үз фикереңне раслау өчен дәлилләр сайлый белү.

Өстәмә белем бирү чыганакларыннан мәгълүмат алу

Туган ил, туган җир төшенчәләрен аңлап кабул итү.

90.

Мөстәкыйль эш.

Сүзләрне дөрес һәм урынлы куллана белү Уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контольгә ала белү,

Укучыларны иҗади эшчәнлеккә тарту, проект эшләре белән кызыксындыру

Әхлак нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен үзләштерү

91.

Б.С.Ү.“Жәйге каникул”

Сорауларга дөрес җавап бирү һәм текст буенча сораулар куя белү. Парларда һәм күмәк эшли белү.

“Татар теле” фәнен өйрәнүгә карата уңай омтылышта булу,татар теле белән даими кызыксыну һәм шулар нигезендә белем алуның алдагы баскычларында татр телен уңышлы үзләштерү.

Активлыкка, мөстәкыйльлеккә фикер йөртүгә, акыл эшчәнлегенә һәм рухи эшчәнлеккә өйрәтү, шәхес буларак формалашуны дәвам итү.

92.

Кабатлау.

План нигезендә эш оештыру, үз эшчәнлегенең максатка ирешүдә ни дәрәҗәдә нәтиҗәле булуын күзәтү

Укучыларны иҗади эшчәнлеккә тарту, проект эшләре белән кызыксындыру

Әхлак нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен үзләштерү

93.

Исемнәрнең килеш белән төрләнүе

Килеш кушымчаларын  дөрес һәм урынлы куллана белү. Парларда һәм күмәк эшли белү.

Аралашу осталыгына ия булу  яки язмача аралашу күнекмәләрен үзләштерү.

Шәхеснең әхлакый - рухи сыйфатларын камилләштерү, күп милләтле илебезгә карата ярату хисләре  уяту.

94.

Исемнәрнең килеш белән төрләнүе

Үзэшчәнлекне планлаштыру. Укуның төрле формаларыннан файдалану: аңлап уку, өстән-өстән, эчтәлекне аңлап уку, тексттан исемнәрне  табып килешләрен билгели белү

.

Коммуникатив бурычлар куя һәм аларны хәл итә белү.

Төрле мәгьлүмат чараларын танып белү һәм аралашу мәсьәләсен хәл иткәндә(сүзлекләр,Интернет ресурслардан һ.б ) куллану.

95.

Исемнәрнең тартым кушымчаларын кабатлау.

Эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү.

“Татар теле” фәнен өйрәнүгә карата уңай омтылышта булу,татар теле белән даими кызыксыну һәм шулар нигезендә белем алуның алдагы баскычларында татр телен уңышлы үзләштерү.

Активлыкка, мөстәкыйльлеккә фикер йөртүгә, акыл эшчәнлегенә һәм рухи эшчәнлеккә өйрәтү, шәхес буларак формалашуны дәвам итү.

96.

Исемнәрне гомумиләштереп кабатлау.

Үзэшчәнлекне планлаштыру. Калын һәм нечкә әйтелешле сүзләрне дөрес язарга өйрәнү, бер мәгълүматны икенче төрле итеп үзгәртә алу        

Укучыларны иҗади эшчәнлеккә тарту, проект эшләре белән кызыксындыру

Әхлак нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен үзләштерү

97.

Зат алмашлыкларның килеш белән төрләнүен кабатлау.

Эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү. бәхәсләшү, үз фикерен дәлилләү, анализ ясау, йомгаклау

Аралашу осталыгына ия булу  яки язмача аралашу күнекмәләрен үзләштерү.

Үзең белән идарә итүгә юнәлдерелгән белем һәм күнекмәләрне тормышта үз урыныңны күзаллый башлау.

98.

Сыйфат дәрәҗәләрен кабатлау

Үзэшчәнлекне планлаштыру. Үз сүзеңне әйтә белү; башкалар сөйләмен тыңлау һәм аңлау. Әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

Өстәмә белем бирү чыганакларыннан мәгълүмат алу

Татар теленә ихтирамлы мөнәсәбәт будыру

  99.

Саннарны гомумиләштереп кабатлау.

Үзэшчәнлекне планлаштыру. Эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү. Эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү

“Татар теле” фәнен өйрәнүгә карата уңай омтылышта булу,татар теле белән даими кызыксыну һәм шулар нигезендә белем алуның алдагы баскычларында татр телен уңышлы үзләштерү.

Активлыкка, мөстәкыйльлеккә фикер йөртүгә, акыл эшчәнлегенә һәм рухи эшчәнлеккә өйрәтү, шәхес буларак формалашуны дәвам итү.

100.

Бәйлекләрне кабатлау. Диктант язарга әзерлек.

Үзэшчәнлекне планлаштыру. Үз сүзеңне әйтә белү; башкалар сөйләмен тыңлау һәм аңлау.

.Укучыларны иҗади эшчәнлеккә тарту, проект эшләре белән кызыксындыру

Әхлак нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен үзләштерү

101.

Диктант

Мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау Белемнәрне системага салу, үз эшеңне контрольдә тоту.

Өстәмә белем бирү чыганакларыннан мәгълүмат алу

Туган ил, туган җир төшенчәләрен аңлап кабул итү.

102.

Хаталар өстендә эш.

Үзэшчәнлекне планлаштыру. Сүзләрне дөрес һәм урынлы куллана белү. Эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү

Коммуникатив бурычлар куя һәм аларны хәл итә белү.

Төрле мәгьлүмат чараларын танып белү һәм аралашу мәсьәләсен хәл иткәндә(сүзлекләр,Интернет ресурслардан һ.б ) куллану.

103.

Хәзерге заман  хикәя ф. зат-санда төрләнешен кабатлау

Мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау Үз сүзеңне әйтә белү; башкалар сөйләмен тыңлау һәм аңлау. Парларда һәм күмәк эшли белү.

Аралашу осталыгына ия булу  яки язмача аралашу күнекмәләрен үзләштерү.

Үзең белән идарә итүгә юнәлдерелгән белем һәм күнекмәләрне тормышта үз урыныңны күзаллый башлау.

105.

Фигыльләрне гомумиләштереп кабатлау.

Иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү,аларны чишү өчен алгоритм булдыру. Үз сүзеңне әйтә белү. башкалар сөйләмен тыңлау һәм аңлау.

Коммуникатив бурычлар куя һәм аларны хәл итә белү.

Төрле мәгьлүмат чараларын танып белү һәм аралашу мәсьәләсен хәл иткәндә(сүзлекләр,Интернет ресурслардан һ.б ) куллану.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

11нче сыйныф (татар төркеме) татар әдәбиятыннан эш программасы.

11нче сыйныфның татар төркеме өчен татар әдәбиятыннан эш программасы....

Рус мәктәпләренең 1 сыйныф татар төркеме өчен татар теленнән һәм укудан эш программасы.

Перспектив башлангыч мәктәпнең 1 нче сыйныфы өчен төзелгән татар теле программасы укытуның максатын, бурычларын һәм эчтәлеген билгели. Укучы, беренче сыйныфтан башлап, татар телен системалы рәвештә өй...

3 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы (рус мәктәбендә татар төркеме)

Рус мәктәпләрендә эшләүче татар теле укытучыларына эш программасы һәм календарь-тематик план төзүдә куллану өчен....

Әдәбияттан эш программасы,5 сыйныф(рус төркеме)

Максат: Ә.Бикчәнтәеваның “Тәмле сүзләр” хикәясен  аңлап уку.Хикәя турында үз фикереңне әйтә һәм чагыштыра алу, аралаша белү сәләтен  үстерү.Татар теленә кызыксыну үстерү.Дус һәм тату булу кү...

эш программасы 9 сыйныф, рус төркеме.

Аңлатма язуыЭш программасы статусы. Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус телендә урта (тулы) гомуми бел...

3 нче сыйныф рус төркеме өчен эш программасы. әдәби уку

3 нче сыйныф рус төркеме өчен эш программасы. әдәби уку....

ФГОС таләпләренә туры китереп төзелгән эш программасы. 4 нче сыйныф(рус төркеме). Дәреслек Хайдарова Р.З.

ФГОС таләпләренә туры китереп төзелгән эш программасы. 4 нче сыйныфның рус төркеме өчен. Дәреслек авторы Хайдарова Р.З....