Әниемә хат
статья на тему

Биредә  үз әнием мисалында укытучы һөнәре яктыртыла.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл niem_hat.docx21.05 КБ

Предварительный просмотр:

“Ниләр уйлыйсың, укытучы?” бәйгесенә. (Сәриягә)

Әниемә хат

     Исәнме, кадерле әнием! Ераклардан,бик сагынып, кызың Илмира хат яза. Авылыбызда үткәргән искиткеч матур җәйге ялыбыз өчен зур рәхмәт сиңа.

      Әнием мин, кабат сиңа мөрәҗәгать итәм. Чөнки без бер-беребезне яхшы аңлыйбыз. Юкка гына син мине үзеңнең дәвамчың дип атамыйсың. Синең белән уртаклашыр фикерләрем, сөйләшәсе сүзләрем бар. Әйе, без икебез дә татар теле һәм әдәбияты укытучылары. Аерма шунда: син -    XX гасыр, ә мин - XXI гасыр укытучысы. Укыту системасы зур үзгәрешләр кичерә. Бүгенге мәктәпкә керсәң, танымассың! Без хәзер дәресләребезне югары технологияләр кулланып, smart  такталар ярдәмендә бирәбез.Чөнки заман шуны таләп итә! Интернет челтәреннән файдаланабыз. Аның мөмкинлекләре чиксез! Электрон журналлар тутырабыз. Элеккеге кәгазь журналлар да  үз көчендә, аларны да алып барабыз. Тематик, көндәлек планнар өстенә һәр сыйныфка эш программаларын да язабыз... Бик тырышып эшлибез, өйрәнәбез, укытабыз.

     Җәйге ял вакытында, синең яныңда бик рәхәт булды, әнием.Күңелем белән көн дә  синең яныңа очам, балачагыма әйләнеп кайтам. Иртә белән синең назлы тавышыңа уянып китүләрне, синең белән мәктәпкә чыгып китү, мәктәбебездәге дәресләрне исемә төшерәм... Син укучыларың белән илһамланып, иҗади эшлисең. Дәресләр беткәч тә, без – татар теле һәм әдәбиятына гашыйк балалар, синең яныңа җыелышабыз. Атнаның бер көнендә танылган шагыйрьләрнең шигырьләрен укыйбыз, синнән шигырь язу серләрен, аның калыпларын өйрәнәбез. Үзебез язган шигырьләрне дә укып күрсәтәбез, бергәләп анализлыйбыз. Ә атнаның икенче көнен программага кертелмәгән язучыларны, аларның әдәби әсәрләрен өйрәнүгә багышлыйбыз. Спектательдән өзекләр дә өйрәнәбез. Бу сәгатьләр безгә шатлык, бәйрәм китерә!

      Син безне матур итеп язарга, сөйләргә, укырга гына түгел матурлыкны күрә, кешеләрнең күңелен аңлый белергә дә өйрәттең. Укыткан укучыларыңның егермеләбе - татар теле һәм әдәбияты укытучысы! Берсе - телевидение дикторы, икесе – журналист. Күбебез шигырьләр язуыбызны дәвам итәбез. Ел саен мәктәптә очрашып, сиңа яңа шигырьләребезне укыйбыз. Әни, мин хәзер яхшы аңлыйм: син – бәхетле укытучы! Син эшеңнән канәгатьлек алып эшләгәнсең, нәтиҗәсе күз алдында булган. Эшеңнең нәтиҗәсен син әле дә күреп, тоеп яшисең. Мин дә җәйге ялым вакытында быел, һичшиксез, талантлы балаларга игътибар итәчәкмен; алар белән, синең кебек, өстәмә эшләячәкмен дип киттем.

     Ни кызганыч, уку елы башланганчы ук арыдым. Әйе, арыдым. Чөнки беренче сентябрьгә кадәр, үзем эшлисе һәр сыйныфка, тематик план белән бергә эш программасын да язып бетерергә кирәк. Бер сыйныф өчен язылган тематик план белән эш программасы гына да, компьютерда бастырылган 30-40 ар бит булды! Күпме йокысыз төннәр!

     Сәгатьләрем дә күп, әнием. Күп алырга тырышам. Бер ставкага гына эшләсәм эшләгәнем фатир, газ, телефон, интернет һәм оныкларың  йөргән төрле түгәрәкләр өчен түләүләргә генә җитә.

      Дәресләрем сәгать икедә бетә.  Икеләрдән соң укытучы эшенең икенче этабы: педагогик киңәшмә, методик киңәшмәләр;  электрон журналларга дәрес темаларын, өй эшләрен язу; укучылар дәрестә алган билгеләне теркәү эше башлана. Дәрес вакытында журналлар белән эшләп бару мөмкин түгел! Чөнки электрон журналны тутыру гына да, дәреснең иң кимендә 10 минут вакытын ала. Бу вакытны укучыларның үз карамакларына тапшырсаң, дәресләреңдә тәртип урнаштырыйм димә инде! Тәртип булмаса, белем биреп булмый! Быел тугызынчы сыйныф укучылары татар теленнән дә БДИ бирәчәкләр. Аларны имтиханга әзерләү  күп көч, зур җаваплылык сорый. Чыгарылыш сыйныф укучыларына – имтихан булса, башка сыйныфларда – мониторинглар. Бу - БДИна охшатып төзелгән укучыларның белемнәрен тикшерү. Ә укучылрарның белемнәрен компьютер тикшерә. Әйе, җансыз, хиссез, балаларның психологик үзенчәлекләрен дә, физик үзенчәлекләрен дә белә алмый торган машина. Үзең яхшы аңлыйсың һәр балада  да үзенә генә хас сыйфатлар бар. Моны, аның белән еллар дәвамында эшләгән, укытучы яхшы белә. Шул имтихан һәм мониторинг нәтиҗәләре буенча безнең эшебезне дә бәялиләр. Укучың имтиханны бирә алмаса- бу укучы, укытучы, алай гына да түгел мәктәп өчен дә зур минус. Әйткәнемчә, икедән бишләргә кадәр югарыда әйтеп үтелгән эшләр белән мәшгуль без.  Бишләрдән соң өйгә йөгерәбез. Анда гаиләбез көтә.

     Кичке ашларны әзерләп, ашап, балалар белән дәресләр әзерләп бетергәнче, кичке уннар тулып уза. Һәм ниһаять кич буе күңелне кытыклап торган, мәктәптән ияреп кайткан тикшерәсе дәфтәрләргә, язасы көндәлек планнарга да чират җитә.  Бу вакытта гаиләм йоклый, өйдә рәхәт тынлык. Шул мизгелләрдә тәрәзәдән төнге шәһәрне күзәтергә яратам. Салмак кына кар ява, кар бөртекләре берсен-берсе куышалар, шаярышалар. Каршыдагы йортның кайбер тәрәзәләрендә ут яна. Бу фатирларда да укытучылар яшидер, алар да укучыларының дәфтәрләрен тикшереп утыралардыр кебек тоела... Мине иң борчыган әйбер, әнием, – укучыларым белән синең үрнәгеңдә, үзем хыялланганча эшли алмау! Укытучы үзенең төп көчен, сәләтен укучылары белән эшләү урынына кәгазъ һәм электрон документлар белән эшләүгә бирмиме? Бар ул талантлы балалар. Ә аларны үстерү өчен иҗади эшләү кирәк. Мин укыткан укучылар арасында да әдәбият, сәнгать сөючеләр, берничә генә булса да телебез, халкыбыз өчен хезмәт итүчеләр булсын иде дим. Мине дә  очрашуларга алып китеп, үзләре язган шигырьләрен, язмаларын укып күрсәтсеннәр иде; газета - журнал битләрендә,укучыларымның әйтергә теләгән фикерләрен, үтемле итеп язган мәкаләләрен укып сөенсәм идем дим.

     Әлбәттә, бар да яхшы булыр дигән өметтә һәм теләктә эшлибез. Үз эшен яратмаган, укучылар белән эшләүдән ямь, тәм, рухи байлык таба алмаган кеше мәктәптә эшли алмый.

     Әнием, сиңа исәнлек-саулык теләп, һәрвакыттагыча хөкемеңә яңа шигыремне тәкъдим итәм һәм бәяләмәңне көтеп калам.

Туганда ук тәңрем язмышыма

“Укытучы” диеп язгандыр,

Һәм шул мәлдә керсез күңелемә

Белем орлыкларын салгандыр.

Орлыкларга шытып чыгар өчен

Гаҗәп уңай килде шартлары.

Гөрләп үскән үсентеләр күреп,

Күңел табигатем шатланды.

Ашкыныплар киләм  мәктәбемә,

Шаян “бөреләрем” янына.

Сезгә карап минем күңелемдә

Яшәү дәрте, яме кабына.

Мондый язмыш миңа биргәнеңә

Рәхмәтлемен сиңа, әй тәңрем!

Еллар үткән саен укытуның

Күбрәк бирсәң иде әҗерен!

Салихҗанова Илмира Локман кызы Казандагы 141 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мәдәният дөньясында

"Мәдәният дөньясында" интеллектуаль уен- марафоны  татар теле һәм әдәбиятыннан дәрестән тыш чара буларак тәкъдим ителә. Рәхим итеп кулланыгыз!...

Тормыш иптәшен ничек сайларга?( Г.Кутуй "Тапшырылмаган хатлар" повесте буенча.)

Урок  по татарской литературе разработан для учащихся-татар русской школы 11 класса....

Яшел Үзән районыннан чыккан мәдәният эшлеклеләре

Региональ конференциягә катнашкан фәнни эш. Башкарды 10а сыйныфы укучысы Кириллова Кристина...

Яшел Үзән районыннан чыккан мәдәният эшлеклеләре

Региональ конференциягә катнашкан фәнни эш. Башкарды 10а сыйныфы укучысы Кириллова Кристина...

Әнием, мин сине көтәрмен!

Гөлзада Әхтәмованың "Берсе ак, берсе чуар" хикәясе буенча презентация....

"Әнием, мин сине көтәрмен"(дәрес планы)

Рус мәктәбенең 11 сыйныфлары өчен татар әдәбиятыннан дәрес планы....