Әнием, мин сине көтәрмен!
презентация к уроку (11 класс) по теме

Закирова Айсылу Юнусовна

 Гөлзада Әхтәмованың "Берсе ак, берсе чуар" хикәясе буенча презентация.

Скачать:

ВложениеРазмер
Office presentation icon niem.min_sine_kotrmen.ppt1.48 МБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Авторы II категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Закирова Айсылу Юныс кызы. Табар-Черкен урта мәктәбе Әнием, мин сине көтәм!!! 11 нче сыйныфта Гөлзада Әхтәмованың “Берсе ак, берсе чуар” хикәясен укып, фикер алышу.

Слайд 2

Дәрес планы Педагогик оештыру Иҗади эшләр Я ңа төшенчәләр һәм күнекмәләр формалаштыру Сораулар Кабатлау, тикшерү Гомумиләштереп нәтиҗә ясау Өйгә эш бирү Йомгаклау

Слайд 3

Дәреснең төп максатлары -Татар язучылары иҗатында ятим бала образын ачу; -Укучыларның иҗади эшчәнлеген үстерү; -Әниләргә, гаиләгә карата хөрмәт хисе тәрбияләү һәм җәмгыятьтә, гаиләдә Ана - бала образы ачу;

Слайд 4

Чү,тынып кал, тормыш! Шауламагыз, кошлар! Агымсулар, сез дә туктагыз! Әкрен генә искән, сез дә, җилләр Зинһар, тынычлыкны бозмагыз! Ишетәсезме, берәү елый анда? Ялгыз калып түгә яш ь ләрен. Үкенә дә кебек ни өчендер, Әллә сагына үткән көннәрен.

Слайд 5

Гөлзада Әхтәмованың“Берсе ак, берсе чуар” хикәясен укып, фикер алышу. Эчтәлек белән танышу. Төркемнәрдә тәрҗемә эшен башкару. Бирелгән сүзләрне дөрес укып, истә калдыру.

Слайд 6

Бирелгән сүзләрне уку, истә калдыру [ чуар ] пестрый [ к,упшы ] нарядный [ к,ызарта ] красит в красный цвет [ тапшырган ] сдавала [ тырнак,лары ] ногти [ сагалый ] подстерегает [ ыңгыраша ] стонет [ тамчы ] капля [ тилмэргән ] мучилась [ чэбеш ] цыпленок

Слайд 7

Тексттан фразеологизмнарны табып, мәг ъ нәсен аңлату. Кәеф-сафа кору – наслаждаться, жить в своё удовольствие Җил-яңгыр тидермәү – не дават ь в обиду Бар дип тә белмәү – ни в гро ш не ставить

Слайд 8

Ак тавык: Купшы Чибәр Тырнакларын буяган Кикрикләрен кызарткан Йомыркаларын инкубаторга тапшырган Кәеф-сафа корып яшәгән

Слайд 9

Чуар тавык - бер оя йомырка салган -чебиләр чыгарган -җим табып, аларны ашаткан -җил-яңгырдан саклаган -чебиләрен яшәргә өйрәткән

Слайд 10

Чуар тавык-бәхетле ана.Аның турында балалары кайгырта. -Әнием, менә сиңа тәмле су! -Әнием, менә бу даруны эч эле. -Әнием, менә сиңа кура җиләкле, мәтрүшкәле чәй. -Әнием, менә сиңа җылы сөт!

Слайд 11

Кичер мине, балам. - Ак тавык бер чеби дә үстермәгәненә бик үкенгән. -Ыңгырашып, кемнәндер ярдәм көтеп ята.

Слайд 12

Сораулар: Хикәянең төп темасы нинди? Автор ак тавык образы аша нәрсә әйтергә теләгән? Нәниләрен бала тудыру йортында калдырган яш ь аналар турында сез нәрсә әйтә аласыз? Тормыш авырлыклары аларның бу адымына сәбәп була аламы? Бүгенге көндә нинди изге эшләр эшләнә? Мисаллар китерә аласызмы?

Слайд 13

Биремнәр. Тәрҗемә итегез. Допустим, ваша мама больна: -спросите, нет ли у неё температуры; -спросите, какая у неё температура, нужно ли ей лекарство; -предложите ей лекарство; -предложите чай с мёдом; -убедите её в том, что надо полежать.

Слайд 14

Әхлак дәресләре “ Балалар белән ата-аналары арасындагы үзара мөнәсәбәтләр балаларга ата-аналарына карата зур җаваплылык өсти. Үзләренә карата зур кайгыртучанлыкка, түземлелеккә, яхшы мөгаләмәгә һәм тәрбиягә ата-анадан да лаек беркем юк.” Риза Фәхреддин.

Слайд 15

Әхлак дәресләре “ Әти-энисе картайгач, алар турында кайгырту, аларны үз өендә яшәтү балаларның бурычы булып тора. Картлар йортына җибәреп, алардан котылырга тырышу-әдәпсезлек кенә түгел, ә бәлки оятсызлык та”. Риза Фәхреддин

Слайд 16

Ана- шәфкать диңгезе “ Ата-анагызга игелек итегез, сезгә дә балаларыгыз игелек итәр”. Хәдис. Ата-ана теләге утка-суга батырмас. Мәкаль Ачтан үлсәң дә ата-анаңны ташлама. Мәкаль

Слайд 17

Ана-бөек исем. “ И газиз балалар! Ата-аналарыгыз сезгә иң авыр хезмәтләрне кылдылар, һәрвакыт сезнең өчен тырыштылар. Инде сез дә аларның бу яхшылыкларын камил кылып кайтарыгыз, көчегездән килгәнчә аларга чын күңелдән хезмәт итегез, хөрмәт күрсәтегез!”

Слайд 18

Әсәрнең әһәмияте: -аналык бурычын үтәү; -әти-әниләрне хөрмәт итәргә; -кешелекле булырга;

Слайд 19

Үкенү тулы хисләр ташкыны Менә калдым ялгыз, нишләргә соң миңа? Яшәвемнең яме югалды. Туктады күк тормыш шул минутта Караңгылык басты юлымны.

Слайд 20

Әни---------------ем!!! Тик шуны бел, әнием, гомерем буе Онытмамын сине, ышан тик. Мин яратам сине өзелеп-өзелеп, Бер күрермен диеп ышанып. Күрешербез диеп ышанып.

Слайд 21

Без бергә булырга тиеш!!!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мәдәният дөньясында

"Мәдәният дөньясында" интеллектуаль уен- марафоны  татар теле һәм әдәбиятыннан дәрестән тыш чара буларак тәкъдим ителә. Рәхим итеп кулланыгыз!...

Тормыш иптәшен ничек сайларга?( Г.Кутуй "Тапшырылмаган хатлар" повесте буенча.)

Урок  по татарской литературе разработан для учащихся-татар русской школы 11 класса....

"Әнием, мин сине көтәрмен"(дәрес планы)

Рус мәктәбенең 11 сыйныфлары өчен татар әдәбиятыннан дәрес планы....

«В поисках Синей птицы» (педагогическая мастерская ценностных ориентаций и творческого письма по сказке Метерлинка «Синяя птица»)

Данная разработка является одним из примеров  эффективного использования технологии педагогической мастерской на уроках русского языка и литературы. Эта технология применяется мною на протяжении ...

"Әйдәгез, танышабыз. Синең исемең ничек? соравы һәм аңа җавап формасы"

:"Әйдәгез, танышабыз. Синең исемең ничек? соравы һәм аңа җавап формасы"...

"Халык мәхәббәте- синең исемең, Халык гомере-синең гомерең"

Әдәбияттан Г.Тукайга багышланган иҗади проект яклау дәресе...