Мәдәният дөньясында
методическая разработка (6 класс) по теме

Зайнагиева Зульфия Фоатовна

"Мәдәният дөньясында" интеллектуаль уен- марафоны  татар теле һәм әдәбиятыннан дәрестән тыш чара буларак тәкъдим ителә. Рәхим итеп кулланыгыз!

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл mdniyat.docx35.3 КБ

Предварительный просмотр:

Тема. Мәдәният дөньясында.

            ( уртанчы сыйныф укучылары өчен класстан тыш чара).

Максат. Татар әдәбиятына һәм сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү.

Төре. Интеллектуаль уен-марафон.

Сәхнә бәйрәмчә бизәлә. Тактада "Мәдәният дөньясында" дигән плакт, китаплар күргәзмәсе. Экранда  1 слайд. “Мәдәният дөньясында “ дигән язу чыга.

 Кичә барышы. Г. Тукай сүзләренә язылган  "Бәйрәм бүген" җыры яңгырый. Былтыр керә.

2 слайд. “Шүрәле” әсәренә иллюстрация.

Былтыр: Бүген нинди бәйрәм булсын инде, я. . Бүген гап-гади көн бит. Мин бернинди дә бәйрәм күрмим. Утын беткән иде әле, урманга барам.

Алып баручы: И былтыр, былтыр. Синең бар белгәнең утын, басу, эш инде. Бәйрәм итә белергә кирәк.

Былтыр: Соң бүген нинди бәйрәм булсын. Календарьда кызыл белән билгеләнмәгән бит.

Алып баручы: Бүген бездә әдәбият-сәнгать бәйрәме.. Бу ел зур юбилейларга бай ел. Әйдәгез әле, балалар, Былтырның исенә төшерик әле. Нинди юбилейлар була

әле безнең?

3 слайд. Бер-бер артлы портретлары чыга.

Балалар: -Муса Җәлилгә 105 ел.

-Габдулла Тукайга 125 ел.

-Татар театрына 105 ел.

- Якташыбыз Тавил Хаҗиәхмәтов юбилее.

- 2011 ел – Тукай елы .

 Алып баручы: Менә, Былтыр, күрдеңме, балалар бик күп беләләр. Сине кешеләргә таныткан, балаларның сөекле шагыйре Габдулла Тукайны онытырга ярыймы соң? Аларны онытсак,  без туган телне дә онытачакбыз.

 Былтыр: Мин "Туган тел"не беләм. Сүзләрен дә, көен дә җырлыйммы?

Алып баручы: Белгәч бик яхшы. Син "Туган тел"не соңрак җырларсың. Ә хәзер без укучылар белән уйнап, көлеп, аларнын белемнәрен сынап карыйк. Ә син аларны бәяләп барырсың. Килештекме?

 Былтыр: Килештек.(Былтыр жюрига утыра).

 "Пар ат" көе яңгырый.

Алып баручы: Укучылар, мин сезне әдәбият-сәнгать елына багышланган интеллектуаль уен-марафонга чакырам. Безнең бу уенда "Тапкырлар" һәм "Зирәкләр" командасы катнаша.

4 слайд.  Г. Тукай портреты, һәйкәле.

I тур. "Без Тукайны яратабыз".

Алып баручы: Быел сөекле шагыйребез, әдәбиятыбызның йөзек кашы Габдулла Тукайга 125 яшь тулды . 2011 ел – Тукай елы дип игълан ителде. Ул балалар өчен бик күп шигырьләр, поэмалар һәм әкиятләр язган. Ә сез укучылар шагыйрьнең шигырьләрен беләсезме? Тикшереп карыйк.

Экранда 4 слайд. Тапкырларга табышмак.

"Тапкырлар"        "Зирәкләр"

1 .Туннарга киендерә,        1. Кулы юк, балчык ташый,

Җылыта, сөендерә.        Балтасы юк, өй ясый.

Тоягы аның ярык Исеме аның (сарык)

("Кәҗә белән Сарык")                                            (карлыгач,"Карлыгач")

2. Җәен сары, кышын ак        2. Чуар, йомшак күлмәге,

Аңа шулай яхшырак.        Тотсаң уңа бизәге.

Тоттырмый китә очып,Я җирдә                        

посып.

(куян, "Бичара куян")        (күбәләк, "Бала белән Күбәләк")

  1.  Киемнәрне танып,  өзек уйнап  күрсәтергә.

"Кызыклы шәкерт,  "Шүрәле".

  1. Көйне таны. Баянда көй яңгырый , көйне танырга кирәк.

"Туган авыл"                                             "Туган тел"

"Карлыгач"                                              "Пар ат"

"Бала белән Күбәләк"                          "Бәйрәм бүген"

Алып баручы:Тукай иҗатын бик яхшы беләсез икән. Афәрин!

"Театр" көе яңгырый.

5 слайд. Театрлар рәсеме.

II тур. “Театр яктылыкка, нурга илтә...”

Алып баручы: Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр, Күңелдә йоклаган дәртне уятыр. Театр яктылыкка, нурга илтә,

Кире юлга җибәрми, уңга илтә,-дип язды. Г. Тукай үзенең татар театры куелуга багышлап язган шигырендә. Сез аның көен дә ишеттегез.

Быел татар театры оешуга 105 ел. Татар театры 105 нче юбилей сезонын башлап җибәрде.

Ә 27 март - халыкара театр көне. Аңлашылганча, без бу турда театр турында сүз алып барырбыз.

Алып баручы: Укучылар, әйтегез әле, башкалабыз Казанда ничә театр бар? (6) -Сез алар турында ниләр беләсез? (Ике команда да рәсемнәр сайлап ала. Үзләренә туры килгән театр турында сөйләргә).

6 слайд. Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры.

 7 слайд. М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театры.

 Алып баручы: Тагын нинди театрлар бар?

-"Әкият" курчак театры,

- Качалов исемендәге рус драма театры,

- Кәрим Тинчурин исемендәге татар  дәүләт драма һәм комедия театры.

8 слайд. "Соравы миннән, җавабы сездән".

 Алып баручы: Алдагы уен "Соравы миннән, җавабы сездән" дип атала.

  1. Беренче татар театры ничәнче елда куела? (1906)
  2. Театр тормышын яктыртучы журнал? ("Сәхнә")
  3. Г.Камал театрының хәзерге режиссеры? (Ф.Бикчәнтәев)
  1. "Җилкәнсезлзр әсәрен кем язган? (К.Тинчурин)

1           .Драматурглардан кемнәрне беләсез?

  1. Театр тормышын яктыртучы телепрограмма? ( "Мәдәният дөньясында")
  2. Җырчы Л. Муллагалиеваның театр турындагы җыры? ("Сәхнәдә”)
  3. "Беренче театр" әсәрен кем язган? (Г.Камал).

"Ала карга" көе яңгырый.

9 слайд. “Әлдермештән Әлмәндәр” спектакленнән күренеш.

Алып баручы: -Укучылар, кем әйтер, бу җыр кайсы әсәрдән? Т. Миңнуллинның "Әлдермештән Әлмәндәр" әсәреннән. Төп рольне кем башкара?

 - Якташыбыз Ш.Биктимеров.

    10 слайд. Якташыбыз Ш.Биктимеров портреты.

 Алып баручы: Ш. Биктимеров Миңгәр авылында туып үскән күренекле якташыбыз. Г. Камал исемндәге татар дәүләт академия театры артисты. Аның турында беләсегез килсә, шул китапка мөрәҗәгать итегез. Укыгыз! (реклама, китапны күрсәтү.)

Алып баручы: Без якташ артистларыбыз белән чын күңелдән горурланабыз.

"Җырларым" көе яңгырый.

11 слайд. Ill тур. "Гомерем минем моңлы бер җыр иде..."

Алып баручы: Бу турыбыз татар халкының бөек улы, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты патриот-шагыйрь Муса Җәлилгә багышлана. Муса Җәлил дигәндә-татар халкын, ә татар  халкы дигәндә, М. Җәлилне күз алдына китерәләр. Аның шәхесен һәм батырлыгын бөтен дөнья белә. Димәк, ул-чын мәгънәсендә халкыбызның бөек улы, горурлыгы.

Алып баручы: Ә хәзер без сезнең белән "Шигырьне таны" уены оештырып алабыз. Экранда чыга.

  1. Бик уңган безнең бакчачы бабай,

Яше үзенең туксанда бугай. ("Бакчачы")

  1. Суык бабай, кил безгә

Яңа ел бәйрәменә. ("Суык бабай")

  1. Юл чатында ялгыз гына

Үсеп утыра бер карт имән. ("Имән")

  1. Күрше белән күптәннән

Булмады гел тынычлык. ("Күршеләр")

Алып баручы: "Башы миннән, дәвамы синнән" уены.

Командалар бер-берсенә әйтешәләр.

1. Ерак түгел моңаеп...

2. Сездә минем бөтен тойгыларым...

1. Җырларым, сез шытып йөрәгемдә...

2.-Өч баламны очар кош итеп,...

Алып баручы: Командалар Җәлилнең тормышыннан берәр кызыклы сорау әйтә.

 ("Җырларым" җырын тыңлау)

  1. Шагыйрьнең исеме. (Муса)
  2. Меңьяшәр агач турында шигыре. ("Имән")
  3. Җәлилнең кызы. (Чулпан)
  4. А.Алишка багышланган шигыренең исеме. ("Дуска")
  5. Шигырь язучы. (Шагыйрь)
  1. Җәлилнең туган авылы. (Мостафа)
  2. Ул шигырьләрен ничек атый? ("Җырларым")
  3. Шагыйрьнең хатыны. (Әминә)
  4. Ңәлил укыган мәдрәсә (“Хөсәения”)
  5. Агач исеме белән аталган шигыре. ("Имән")
  6. М. Җәлилнең тоткынлыктагы дусты (А.Алиш)

12 слайд. IV тур. Китап-белем чишмәсе.

 

"Каләм тотып кулларга" җырының көе яңгырый.

Алып баручы: Китап-белем чишмәсе.

-Китап күңел үстерә.

- Алтын җирдән табыла, акыл китаптан.

Алып баручы: Бу турда сөйләшүебез юкка түгел. 2 апрель-балалар китабы көне. Бу көн бөек әкиятче Ганс Христиан Андерсенның туган көне. Без барыбыз да аны һәм аның әкиятләрен беләбез. Китапханәләрдә балалар китаплары аерым бер урын тота. Мәсәлән Ә.Каримуллин исемендәге район китапханәсендә ...балалар китабы бар.(Ә.Кармуллин рәсемен күрсәтү)

Алып баручы: Командалар бер-берсенә китап турында мәкальләр әйтешә.

13 слайд. Кайсы артык?  

Экранда  1.Р.Миңнуллин,  2. Ш.Галиев.3.А.Алиш.4.Т.Хаҗиәхмәтов портретлары.

Балаларда 1,2,3,4 саннары.

  1. Боларның кайсы балалар язучысы түгел?(4)
  2. Х.Андерсен бүләге иясе кайсысы?(1,2) ( Укытучы мәгълүмат бирә)
  3. Боларның кайсысы китап бизәүче  рәссам?(4)

Дөрес җаваплар экранда чыга.

14 слайд. Т. Хаҗиәхмәтов портреты, иллюстрацияләре.

Алып баручы: Тавил Хаҗиәхмәтов- безнең якташыбыз.Йосыф-Алан авылыннан. Балалар китабына җан өрүче, бизәүче, Г.Тукай әсәрләренә, “Ялкын” журналындагы әкиятләргә иллюстрацияләре аша таныш.Татарстан Республикасы флагы авторы.Улы Нияз да рәссам.

      4)Шәвәли кайсы авторның герое?(2)

      5)”Сабантуй” гәзитен чыгаруда  кайсылары катнаша?(1,2)

Алып баручы: Укучылар, китап укыгыз.Китап бер буынның икенче буынга рухи васыяте,безгә аксакалларның киңәше ул.

Туган телем”җыры яңгырый.

15 слайд. V тур.”Дөньяны матурлык коткара”.

Алып баручы: Блиц-турнир. Блиц-яшен тизлеге дигән сүз.Уйларга вакыт бирелми.

1.Телевидениедә балалар өчен нинди тапшырулар бар?(“Тамчы-шоу”,”Күчтәнәч, “Яшьләр тукталышы”).

-Татарстан Республикасында балалар өчен чыгучы газета-журналлар?( “Сабантуй”, “Көмеш кыңгырау”, “Салават күпере”).

2.-“Койрыклар” әкиятендә мәченең өзелгән койрыгы кемгә эләккән?(куянга)

   -“Сертомас үрдәк” тә үрдәккә яхшы киңәш бирүче кем? (керпе)

3.-Җыр һәм музыка белән башкарылучы сәхнә әсәре?(Опера)

-Театрны сәхнәгә куючы? (Режиссёр )

4.-Рәсем сәнгатендә табигатьне сурәтләү ничек атала?(пейзаж)

 -Рәсем сәнгатендә өч предметтан торган композиция ничек атала?(натюрморт)

5.-Казанның 1000 еллыгы уңаеннан кайсы композиторга һәйкәл ачылды?

(С.Сәйдәшевка)

  -Казанның 1000 еллыгы уңаеннан Казанда кайсы борынгы шагыйрьгә һәйкәл ачылды?(Кол Гали)

6.-Шүрәленең әтисе кем?(Г.Тукай)

  -Казан ханбикәсе кем?(Сөембикә)

7.-Әкияттәге Сакның туганы?(Сок)

   -“Моабит дәфтәрләре”авторы кем?(М.Җәлил)

Алып баручы:Укучылар,афәрин,бик күп беләсез икән.Я, күрдеңме, Былтыр. Безнең укучылар ничек белемле.

Былтыр:Әйе. Шаккатып тыңлап утырдым.

Былтыр нәтиҗәләр ясый, истәлек бүләкләр тапшыра.

Адаштырмас маягыбыз-мирас.

Юлда юлдаш туган телебез.

Туган телне, җирне сөйсәк кенә,

Якты булыр безнең көнебез.

       Яшибез гел шулай шатланып,

Кояшлы һәм тыныч көннәргә сөенеп.

Һәркемнең күңелендә бер теләк:

Иминлек, иминлек, иминлек.

Ә хәзер бергәләп “Туган тел” не җырлыйбыз.