Зайнагиева Зульфия Фоатовна

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зәйнәгыева Зөлфия Фоатовна сайты

.Күп белүгә караганда да, аз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләнгәнен табарга юллар күрсәтү – мөгаллим бирә торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр. Галимҗан Ибраһимов

Профессия: учитель

Профессиональные интересы: Үз белемемне күтәрү өстендә эшләү

Увлечения: люблю читать

Страна: Россия

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: д. Шикши Сабинского района РТ

Место работы: МБОУ"Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского района РТ"

Звание, ученая степень: учитель

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/zainagievamailru
Камиллеккә чикләр юк!

 

 

О себе

Таныш булыйк. Мин- Зайнагиева Зөлфия Фоатовна.Татарстан Республикасы Саба районы  Шекше төп мәктәбендә татар теле һәм әдбиятыннан белем бирәм. Бу мәктәптә эшләвемә мин бик шатмын. Чөнки кайчандыр мин үзем дә шушы мәктәптә укыдым һәм, КДПУ ны тәмамлап, бирегә эшкә кайттым. 

 Мин – татар теле һәм әдәбияты укытучысы… Туган телебездә белем бирү    миңа зур бурычлар йөкли. Балаларда туган телебезгә мәхәббәт уяту, милли мәдәниятебезне, сәнгатебезне, татар халкының күренекле вәкилләренең тормышын һәм хезмәтен өйрәнү, аларга карата ихтирам хисләре тәрбияләү.

       Тәҗрибәм артык зур булмаса да, инде үз ачышларым, җиңүләрем, үз эш юнәлешем бар. Тел ул- байлык. Аны кулланырга өйрәтү- минем максатым. Укучыларымны татар телен яратырга,  аның матурлыгын сиземләргә өйрәтергә  тырышам. Һәр бала, беренче чиратта, шәхес. Минемчә, әлеге гыйбарә укытучылык эшендә алтын кагыйдәләрнең берсе булырга тиеш.  Шуңа күрә  мин, һәр укучыма аерым якын килеп, аңа шәхес итеп карарга тырышам. 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

 

Халык педагоглары Р. Фәхретдин, К. Насыйри хезмәтләре минем өстәл китабым.

Шулай ук мин Ф. Яруллин шигырьләрен,  Г. Әпсәләмовның ".Ак чәчәкләр" романын, "Мәгариф", "Казан утлары"н яратып укыйм.

Мой взгляд на мир

Һәрвакыт оптимист булырга тырышам. Булганына шөкер итеп яшәүгә ни җитә! Иң мөһиме- сәламәтлек. Калганы әкренгә була.

Мои достижения

Мин I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Мәктәп һәм район, республика күләмендәге бәйгеләрдә катнашырга тырышам. Мәсәлән, "Ел класс җитәкчесе", "Ел укытучысы" бәйгеләренең финалында уңышлы чыгыш ясап, Мактау кәгазьләре иясе,  "Ел укытучысы" конкурсы лауреаты, "Мәгарифтәге казанышлары өчен" дигән күкрәк билгесенә ия булдым.

Моё портфолио

 

 

 

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: