Мастер класс
методическая разработка по теме

Зайнагиева Зульфия Фоатовна

Яхшылык темасына мастер класс

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл master_klass_zyngyeva_z._f.docx55.47 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                             Мастер -класс

                                                                       Укытучы: Зәйнәгыева Зөлфия Фоатовна,

                                                                              Шекше төп мәктәбенең татар теле

                                                                                  һәм әдәбияты укытучысы.

“Әдәбият” сүзенең нигезендә “әдәп” сүзе ята. Без, әдәбият укытучылары,һәр әдәбият дәресендә укучыларны әдәплелеккә өйрәтергә тиеш. Шул уңайдан мин сезгә әдәбият дәресенең тәрбияви өлешендә куллану өчен мастер- класс тәкъдим итәм.

Тема. Яхшылык эшләргә ашык!

Максат. Укучылар белән “яхшылык ” төшенчәсен ачыклау, төрле аспектлардан күзаллау;

                  2. Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча эш барышында тәнкыйди фикерләү һәм иҗади үсеш технологиясенә нигезләнеп,  укучыларның телдән сөйләм күнекмәләрен ныгыту; аларда мөстәкыйль һәм иҗади фикер йөртү,чагыштыру,нәтиҗә ясау кебек күнекмәләрне формалаштыру.

3. Яхшылык эшләп яшәргә омтылыш тәрбияләү.

Барышы.I Оештыру.

.Укытучы. 1. Хәерле көн,кадерле укучылар.                                                             1 слайд

  • Сез бүген иртә белән көзгегә карадыгызмы?    (Укучылар фикере)
  • - Ә елмайдыгызмы?     (Укучылар фикере)                                                 2 слайд
  • Оныткан булсагыз, хәзер дә соң түгел. Барыбыз да матур итеп басып, кулга-кул тотынышыйк, бер-беребезгә карап елмайыйк . Куллардан кулларга җылылык, күңелән күңелгә  рәхәтлек йөгерде, йөзләргә якты нур булып елмаю сирпелде. Менә шушы җылылык, рәхәтлек, елмаю безгә көн буена  җитәрлек көч бирсен.
  • 2.  Укытучы. Укучылар, бүген монда килгәндә, мин әниемнең һәрвакыт әйтә торган киңәшен искә төшердем. Сез дә тыңлап карагыз әле.

: “Балам файдасызга  ашыкма, ............(яхшылык) эшләргә ашык!”   3 слайд

  • Әйтемне  дәвам итәбез. Ә аның өчен мине тыңлыйбыз. ( талгын музыка)  
  • Укытучы.   ( яттан сөйли)   Бер малай әнисе белән генә тора. Еллар уза, бала үсеп буйга җитә. Беркөнне ул рәшәткәдәге  кадакларга игътибар итә һәм әнисеннән сорый:-  Әни, нигә син шулай күп итеп кадаклар кактың?-ди. Әнисе : “ Улым, менә син бер начарлык эшләгән саен мин бер кадак кага бардым. Күрәсеңме, күпме  алар?” – ди. Улы уйга кала һәм гел яхшылыклар гына эшләргә сүз бирә.  Вакыт үтә. Әнисе янына беркөнне килә дә: “ Әни, кара әле, рәшәткәдә бер кадак та калмады. Мин аларны яхшылык эшләгән саен  ала бардым. Начарлыкларыма каршы яхшылык эшләдем”,- ди. Ә әнисе болай ди: “ Улым, әйе,  син сүзеңдә тордың, тик әнә,  кара әле рәшәткәләргә, никадәр кадак эзләре. Аларның эзләре калган бит”.
  • Укытучы. Ә хәзер уйланабыз һәм мәкальне укыйбыз. 5 слайд
  • Укучы.  “Балам,  файдасызга  ашыкма, яхшылык эшләргә ашык!”(1 укучы укый, фикерләр тыңланыла)                                                                                  7 слайд
  • Укытучы. Ә нәрсә соң ул яхшылык? Бүген мин сезне”Яхшылык эшләргә ашык!” дигән темага чын күңелдән сөйләшүгә чакырам.  Без сезнең белән бергә яхшылык образын тудырырбыз.
  • Укытучы. Ә сез әлеге әйтемне ничек аңлыйсыз?

Укучылар җавабы.

  • Укытучы. Яхшылыкның холкы нинди? 
  • Төркемдә эш. Модель Фрейер  структурасын кулланып, яхшылык төшенчәсен билгелибез.(төзү) Музыка. 1-2 укучы укый.
  • Укытучы. Нинди нәтиҗәгә киләбез? Яхшылык ул-...... (укучылар фикере)
  • Укучы. Чын йөрәктән эшләнә.
  • Укытучы. Ә  әдәбиятта ничек чагылыш таба ул?     8 слайд

Укучылар фикере. ( И. Юзеев “Бакчачы турында баллада” бакчачы, Ләбибә Ихсанова

 Р Миңнуллин “Әни, мин көчек күрдем” шигырендә малай кече туганнарыбызга ярдәм итә. ”Үги кыз” әкиятендә үги кызны яхшылыгы үлемнән коткара., А. Гыйләҗевнең “Язгы кәрваннар” әсәрендә Сәрвәр апа юлчыларны сыендыра.һ б.)

Укытучы . Рус язучысы А. С. Пушкиннның “Алтын балык турында әкиятен һәркем белә.

                                                                                                                  9 слайд

  • Әгәр дә алтын балык тотсагыз, сез аңа нинди теләгегезне әйтер идегез.?  Ләкин бер шарт бар..... Ул теләк я ил өчен , я үзең, я гаиләң өчен генә булырга мөмкин. Укучылар фикерен тыңлау.
  • Димәк, Яхшылык кемгә кылынса да , ул чын күңелдән булырга тиеш..

                                                                                                           10 слайд

  • Укытучы. Ә яхшылык кешене нишләтә? Яхышылыкның күңелендә ниләр ята? Яхшылык турында уйларыгызны , күзаллауларыгызны иҗат эше формасында  кәгазьгә төшерегез! Мин аның бүген сезгә яңа формасын-  синквейн тәкъдим итәм. Нәрсә соң ул синквейн?  Синквейн – ул кечкенә күләмле, бишьюллы япон шигыре. Синквейн катлаулы информацияне  бербөтенгә берләштерүдән гыйбарәт.

Ә иң мөһиме: аны һәркем яза ала. Алдыбызда таблицада бер үрнәк.( төзелешен аңлату)

  • Укытучы. Беренче рәттә безнең нинди сүз булачак. Без аны парларда эшлибез.
  • Укучы. Яхшылык           (музыка)   11 слайд
  • Әйдәгез укыйк.1 пар, 2 парга сүз бирелә. Мәсәлән,

Яхшылык

Эчкерсез, тыйнак.

Шатландыра, тынычландыра, яшәртә.

Яхшылык эшләргә ашык.

Мәрхәмәтлелек.

  • Укытучы. Бик зур рәхмәт сезгә! Нинди матур шигырьләр иҗат иттегез. Нинди матур фикерләр яңгырады. Игътибар иттегезме, гади генә бер сүз. Ә никадәр мәгънә сыйдырган.
  • Яхшылык, яхшылык.... Яхшылыкны сез ничек күзаллыйсыз? Яхшылык символын ясарга кушсалар, сез анда нәрсәләр кулланыр идегез? Сезнең алдыгызда ярдәмлек материаллар. Шуларны файдаланырга мөмкин, үз вариантларыгыз да кабул ителә.

(Укучылар эшли. Өстәлдә кояш рәсеме, чәчәк, йөрәк, 2 кул, төсле кәгазь.һ. б.). Музыка.

Укучылар өстәлдә ясыйлар, беткәч тактага магнит белән  берәм- берәм ябыштыралар. Мәсәлән,

Йөрәк- яхшылык чын йөрәктән эшләнә

Чәчәк- яхшылык яшәргә көч бирә.

Кояш- яхшылык йөрәккә җылылык, рәхәтлек бирә.

2 кул- Яхшылык кылырга ашык!

  • Әйе, яхшылык яшәргә көч бирә. Сөйләшүебезне Р. Миңнуллин шигыре белән тәмамлыйсы килә.                                                                                           12 слайд

Барыбыз да яхшылыкка мохтаҗ,

Бу заман да бигрәк.

Яхшылыкны эшләү җиңел түгел,

Ә эшләргә кирәк.

Әйдәгез, яхшылык эшләргә ашыгыйк! Сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!» Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!»

Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!»    Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!»  Цель: познакомить педагогов с опытом эффективного взаимодействия классного руковод...

Мастер - класс "Рыбки", Мастер-класс"Лесовичок из сосновых шишек"

quot;Рыбки"-Техника выполнения - срезы из веток березы.Проводился мастер - класс для педагогов технологии и дополнительного образования."Лесовичок"- работа с природным материалм....

Разработка Мастер-класса объединения детского театра мод – «GLAMOUR» Тема: «Проведение Мастер-класса по выполнению вечерней прически » .

Разработка Мастер-класса объединения детского театра мод – «GLAMOUR»Тема:  «Проведение Мастер-класса по выполнению  вечерней прически »Цель:     Дать учащимся возможность...

Мастер -класс "Представление участника Всероссийского конкурса мастер-класса учителя родного (татарского) языка и литературы «Туган тел» "

Яруллина Гульшат Минасхатовна  имеет высшее образование, закончила  Арское педагогическое училище в 1995г., Набережночелнинский  государственный педагогический институт в 2003 г. Стаж р...

Авторская дополнительная программа мастер-класса «Педагог-мастер» для учителей технологии – слушателей курсов повышения квалификации. Тема мастер-класса: «Социальная направленность практической деятельности учащихся»

 Изучение данного курса предусматривает ролевую игру с использованием современных технологий креативного решения проблем, изготовление изделий, предложенных учителем на мастер-классе, ...