Нәүрүз гүзәле
материал по теме

Зайнагиева Зульфия Фоатовна

Нәүрүз бәйрәмендә үткәрү өчен класстан тыш чара 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon nuruz_guzle.doc89.5 КБ

Предварительный просмотр:

                                           

                         

   

1 а. б. Яз ул елның кайсы вакыты? Ел фасыллырының гадәти алмашынуы гынамы, әллә табигатьнең аңлатып булмастай серле, бөек могҗизасымы?

2 а. б. Яз – барыннан да элек кышкы озын йокыдан уяну, дөньяга керфек сирпеп багу. Яз- яктыга, җылыга, кояшка омтылу ул. Җир йөзендә һәрнәрсә, гап- гади генә үлән дә, гөл дә, агач та йөзен кояшка бора, яшәргә омтыла. Шулай ук һәр җан иясе, һәр тереклек заты яз көнендә аеруча җанлана, канатлана.

1 а. б. Тал песиләре үзләренең сәламен кояшка юллыйлар. Беренче булып алар безгә язның  килүен хәбәр итәләр.

2 а. б. Җылы яклардан кайткан кошлар да үзләренең иң матур җырларын язга, кояшка багышлыйлар.

1 а. б. Нигә бүген бөтен җирдә

           Чәчәкләр балкый бездә?

           Нигә кояш көлеп карый,

           Беләбез һәммәбез дә.

2 а.б.  Бүген Нәүрүз бәйрәме.

           Бүген җирдә танатана.

           Кояш  шуңа көлә бүген,

           Гөлләр шуңа шатлана.

1 а. б. Хәерле көн теләп башлыйбыз без,

          Хәерле көн теләп һәркемгә.

           Бу бәйрәм дөньяга килгән,

           Кояш нуры сибәргә.

2 а. б. Ә бәйрәмне кем китерә?

          Чәчәкләр, гөлләр микән?

          Кояш нурлары микән?

          Әллә соң дуслар микән?

1 а. б. Юк,                          , бүген бәйрәмне безгә Нәүрүз  алып килә.

          Нәүрүз килә, Нәүрүз!

          Бу татлы сүз!

          Җир йөзендә тоташ бер ямь ул!

          Җир, табигать белән кеше җанын ,

          Игез- тигез иткән бәйрәм ул!

2 а. б. Нәүрүз килә, Нәүрүз!

           Бу таталы сүз!

           Яз дигән сүз, яшьлек дигән сүз!

           Тирәбездә бөтен тереклекне

           Шул бәйрәмгә дәшик дигән сүз!

1 а. б. Кырыс кышлар үтеп, табигать җанланганда, үзенең сайрар кошлары,  умырзаялары белән тирә- юнәгә ямь өстәп яз килә! Ә яз- бәйрәмнәргә бик бай. Безнең төрки бабаларыбызның онытылып барган изге бәйрәмнәре, аларның гореф- гадәтләре бүген, ниһаять, яңадан әйләнеп кайта башлады. Шуларның берсе- Нәүрүз бәйрәме.

2 а. б. Нәүрүз- фарсыча “Яңа көн” дигәнне аңлата.Урта Азиядән, Әфганстаннан килгән борынгы бәйрәм. Ул- Яңа елны каршылау бәйрәме.

1 а. б. Нәүрүз- көн белән төн тигезләшкән чорга, 21- 22 нче мартка туры килә. Әлеге төбәкләрдә язны каршылаган, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган – халык бәйрәме ул.

2 а. б. 19 нчы гасырда Нәүрүз көннәрендә өйләргә- йортка кереп “Нәүрүз” әйтеп йөрү гадәте булган. Нәүрүз такмагын әйтеп, хуҗаларга бәхет, уңышлар теләп йөргәннәр.

1 а. б. Мәсәлән:

        Ач ишегең, керәбез,

        Нәүрүз әйтә киләбез.

        Хәер- дога кылабыз,

       Аш- сый көтеп торабыз,

       Нәүрүз мөбарәкбад!

2 а. б. Ә менә Нәүрүз көнне яңгыр яуса, кешеләр бик сөенгән, елның яхшы киләсенә юраган. Аның суын җыеп юынганнар, ләйсән боткасы пешергәннәр.Аеруча кызлар битләрен юып калырга ашыккан.Имеш, болай итсәләр, әкияттәгечә гүзәл кызга әвереләләр.

1 а. б. Тукта әле,                                       , безнең бүгенге бәйрәмдә катнашасы кызларыбызга ләйсән яңгыр кирәк түгел, алар болай да гүзәл бит.

2 а. б. Әйе шул,                               , “Нәүрүз гүзәле” бәйгесен башлап җибәрер вакыт та килеп җиткән бит.

1 а. б. Хәерле көн теләп башлыйбыз без,

          Зур уңышлар теләп һәркемгә.

          Асыл татар кызы уңганлыгын,

         Җыр- моңнарын салыйк күңелгә.

2 а. б. Гүзәл, уңган , горур татар кызы,

          Сәхнә түрләрендә урын алсын.

          Көч сынашу бәйге булып түгел,

          Бәйрәм булып күңелләрдә калсын.

1 а. б. Конкурста катнашучы кызлар әзерләнә торган арада, без бәйрәмне башлап җибәрәбез һәм әлеге җырыбызны зур уңышлар теләп, сезгә бүләк итәбез.

               

                       ( Җыр. Альбина- Гүзәл “Саклагыз булганнарын” )

2 а. б. Шулай итеп, конкурста катнашучыларны сәхнәгә чакырабыз. Рәхим итегез!

1 а. б. Менә алар:

2 а. б.  Сандугачка тиң оста җырчыбыз- ….

1 а. б.  Аккошка тиң гүзәл биючебез- .......

2 а. б.  Картиналары Шишкин, Репин белән бер рәткә куярлык мәктәбебезнең иң оста рәссамы- ........

1 а. б. Уку алдынгысы, тыйнак, язгы кояш шикелле сөйкемле кызыбыз- ....

2 а. б. Нәүрүз кызы... Бу исемдә

           Күпме тылсым, күпме сер.

           Нечкә билле бу сылуга

           Сокланып син бакчы бер!

1 а. б. Дөньяда бер җиңү дә

          Бирелми җиңел, ансат.

          Һөнәрләрне күрсәтергә

          Батырлык кирәк кайчак.

2 а. б. Яратыгыз, алкышлагыз,

           Хәер- фатиха сездән.

           Бәйгегә йомгак ясарга

           Жюри да кирәк икән.

1 а.б. Ә хәзер без сезне хөрмәтле жюри белән таныштырып китәбез.

2 а. б.  1 нче тур. Таныш булыйк.

Җырлар белән булган ямьле очрашулар,

Кайгы- сагышларны тарата.

Җырны аңлый алган саф күңелле дуслар,

Бзхетле йөрәкләр ярата.

         2нче тур. “Хат килде.” Сорауларга җавап.

Җыр бит ул- хисләр дулкыны

Җыр бит ул истә калыр.

Укучы мәктәп елларын

Җыр белән истә кала.

   3нче тур. “Кулларыннан гөл тама”.

Күңелләргә шигырь кирәк,

Шигырь- ул тылсым.

Шигырь сезнең җаныгызны

Җылытып торсын.

Шигырь сезгә гүзәллекнең

Серләрен ачар.

Шигырь яраткан балалар

Булалмый начар.

4нче тур. Матурлык салоны.

    Бие әйдә, бие әйдә,

    Аякларың талмасын.

    Яшь вакытта биеп калыйк,

    Үкенечкә калмасын.

  5нче тур. Уңган хуҗабикә.

Җыр белән күңел ачыла,

Җыр белән күтәрелә.

Җыр белән кире кайтасың,

Яшьлегең елларына.

6нчы тур. Шәмнәр яктысында.

Сезгә булган сәламебез

Ташып чыкты йөрәк түреннән.

Тапшырабыз аны, дуслар, сезгә,

Шигырь белән, гүзәл җыр белән.

7нче тур. Модельләр йорты.

Җыр күтәрә күңелне,

Бар да көлә, шат бүген.

Бүген Нәүрүз  бәйрәме

Шуңа сөенә һәркем.

8нче тур. Без булдырабыз!

Җырлыйк әле, җырлыйк әле,

Җырлап ачыла күңел.

Җырлап ачылмаса күңел

Мәңге ачылачак түгел.

  9нчы тур.  Концерт номеры.

1 а. б. Әйдәгез, кадерле дуслар,

          Туктатабыз уенны.

          Кайсы гүзәл алды икән,

          Иң беренче урынны.

          Жюри безгә әйтер шуны.

Ә хәзер сүзне жюрига бирәбез.

2 а. б. Тыныч булсын көннәр,

           Чәчәк атсын гөлләр.

           Балкып янсын кояш нурлары.

           Күңелләр саф булсын,

           Бәхетләр ак булсын,

           Шаулап узсын яшьлек еллары.

1 а. б. Шуның белән бәйрәмебез тәмамланды. Катнашучыларга алга таба да уңышлар телибез. Сау булыгыз.