мастер класс
учебно-методический материал

Зайнагиева Зульфия Фоатовна

Туган тел дәресләренә кызыксыну уятуда мнемотехника алымы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Мастер класс. Мнемотехника.23.12 КБ

Предварительный просмотр:

Мастер класс

Тема.  Туган тел дәресләренә кызыксыну уятуда мнемотехника алымы

Мастер - класс барышы:

Оештыру һәм уку эшчәнлегенә мотивлаштыру.

  • Хәерле көн, хөрмәтле хезмәттәшләрем. Мин сезне бүгенге мастер – класста күрүемә бик шатмын.

Рәхим итеп өстәлләргә карагыз әле.  Сезнең өстәлләрдә  ак кәгазьләр   бар.  Аларга игътибар белән карагыз, анда тыныш билгеләре ясалган. Кайсы тыныш билгесе сезгә якын булса, шул билгене сайлап алыгыз әле.

Хәзер бу тамгаларның хуҗалары турында психологлар нәрсә әйтә икән, тыңлап үтик әле.

?

Әйләнә – тирәдә барган барлык күренешләргә кызыксыну белдерәләр.

.

Үзләре өчен ачык максат куялар һәм аларга ирешәләр.

!

Үз – үзләренә ышанган кешеләр.Тиз генә карар кабул итәргә сәләтле.

,

Җаваплы, таләпчән, яңаны бик тиз үзләштерәләр.

...

Тырыш, хезмәт сөючән, башланган эшне һәрвакыт азагына җиткерәләр.

“ “

Актив, креатив. Инициатива күрсәтәләр, инновацион технологияләр кулланып эш итәргә тырышалар.

Мондый катнашучы коллегалар белән без авырлыкларны җиңәрбез дип ышанам.

2. Проблемалы сорау кую . 10 сүз бирәм. Cез аларга 30 секунд карап торасыз. Ябабыз. Кем шул сүзләрне санап чыга? Икмәк, кыз, машина, урындык, кайчы, дәрес, кояш, кар, яз, укучы.

- Нинди авырлык туды? Хәтер кирәк. Еш кына без- укытучылар зарланабыз:  “Бер колагына керә, ә икенчесеннән чыгып китә”, – диләр. Ни өчен шулай? Баланың хәтере начар. Яки балага бирелгән мәгълүмат аңа кызык түгел. Балага кызык булса ,  ул исендә калдыра, ә кызык булмаса – шунда ук оныта. Нәрсә белән аны кызыксындырып  була соң?

- Бүген мин сезне күзаллаулы бәйләнешкә нигезләнгән,  дәресләрдә кулланырга мөмкин булган хәтер сәләтен һәм сөйләм телен үстерергә ярдәм итә торган  алым- мнемотехника белән таныштырырга телим.

3. Нәрсә ул мнемотехника? Мнемотехника- грек сүзе, истә калдыруны җиңеләйтә торган махсус  ысуллар тупланмасы . Ул аерым бер информация тупланган схема. Аның асылы шунда:һәр сүз яки кечкенә сүзтезмәгә аерым рәсем (картина) уйлана; шулай итеп текст схематик рәвештә «языла», әлеге схема-рәсемгә карап, бала мәгълүматне җиңел генә истә калдыра, яки бәйләнешле итеп сөйли ала.

  •  Мнемотаблица баланың хәтерен яхшырта һәм фикер йөртү сәләтен үстерә.
  • Мнемотехника барлыкка килгәнгә 2000 елдан артык. “ЯЛКЫН “журналын искә төшерик әле.
  • Мнемотехника буенча сакланып калган беренче хезмәтне Цицерон язган, диләр
  • Мнемотехникага нигезләнгән искиткеч хәтерле кешеләр- Юлий Цезарь һәм Наполеон Бонапарт булган.

Төрләре : мнемошакмак, мнемоюл, мнемотаблица.

 “Балаларга нидидер аңа билгеле булмаган биш сүз өйрәтер өчен бик озак һәм заяга интегәчәкбез, әгәр егерме биш шундый сүзне рәсем белән бәйләп өйрәтсәк-бу күпкә җиңелрәк , тизрәк һәм отышлырак булыр...” -К.Д.Ушинский 

4. Мисал өчен бу шигырьне  түбәндәге схема белән бирергә була. 

Эчтем, эчтем, су эчтем,

 Чәй эчмичә, су эчтем.

Чәй эчмичә, су эчкәнгә,

Бик авыртты шул эчем. 

5. Мнемотехниканы дәреснең кайсы этабынды кулланырга

Нәрсә күрәсез? Юл. Мнемоюл.

-Ничек укырбыз?  Кайсы этапта кулланабыз.(мотивлаштыру өлешендә, дәрескә девиз итеп алабыз, тема чыгарганда). Бу мәкаль.

6.  Мнемошакмак. (АККОШ рәсеме)

Кайсы этапта кулланабыз? ( тема чыгарганда, ныгыту өлешендә, өй эше итеп бирәбез)

  • Укытучы иҗади эшләргә тиеш.   Мин үзем бу алымны иҗади эш вакытында да куллану отышлы саныйм.  Белем дәрәҗәсе төрле укучылар бар. Ә хәзер укучылар ролендә булып, иҗади эш башкарып карыйк.

2 шәр кеше утырабыз. Сезгә мнемотаблица тәкъдим итәм.  Шуның буенча кечкенә инша язарга. Соңыннан ике төркемнекен чагыштырырбыз. (вакыт бирелә)

Төркемнәрнең җавабын тыңлау.

 Фикерләр төрлечә. Димәк,  Мнемотаблица  белән эшләгәндә укучылар төрлечә фикер йөртә, үз фикерен курыкмыйча җиткерә, иҗади фикерли, чагыштыра, истә калдыра.  Бер укучы күрмәгәнне икенчесе күрә.  Бу укытучы тарафыннан хупланырга тиеш.

8. Ә хәзер укытучы роленә кайтабыз. Иртәге дәрес өчен текст буенча мнемотаблица эшләргә кирәк. Темасы сер булып калсын. Менә сезгә рәсемнәр.  Шуларны шакмакларга урнаштырырга кирәк. Ул иртәгә мнемотаблицаның темасын ачарга тиеш.

. ( Сәламәтлек темасына рәсемнәр ябыштырыла, төркем эшли.)

-Тема: сәламәтлек.

- Димәк, мнемотаблица куллану алымы нәрсә өчен кирәк?  Кайсы классларга уңай? Ә югары класслар өчен схемалар белән эшләү кулай саныйм. Мәсәлән, “КЫШ” темасына .

Йомгаклау.

  • Әйтегез әле, бер уч белән кул чабып буламы? Дөрес, икенчесе дә кирәк. Кул чабу – ике учның бергә эшләү нәтиҗәсе. Укытучы – бер уч төбе, икенчесе – укучы. Ә хәзер  уч төпләре ярдәмендә  уртак эшебезне бәялик. (кул чабу)  . Бергә эшләгәндә генә нәтиҗәгә ирешеп була. Эшегез өчен рәхмәт! (Истәлек тарату.)

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!» Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!»

Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!»    Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!»  Цель: познакомить педагогов с опытом эффективного взаимодействия классного руковод...

Мастер - класс "Рыбки", Мастер-класс"Лесовичок из сосновых шишек"

quot;Рыбки"-Техника выполнения - срезы из веток березы.Проводился мастер - класс для педагогов технологии и дополнительного образования."Лесовичок"- работа с природным материалм....

Разработка Мастер-класса объединения детского театра мод – «GLAMOUR» Тема: «Проведение Мастер-класса по выполнению вечерней прически » .

Разработка Мастер-класса объединения детского театра мод – «GLAMOUR»Тема:  «Проведение Мастер-класса по выполнению  вечерней прически »Цель:     Дать учащимся возможность...

Мастер -класс "Представление участника Всероссийского конкурса мастер-класса учителя родного (татарского) языка и литературы «Туган тел» "

Яруллина Гульшат Минасхатовна  имеет высшее образование, закончила  Арское педагогическое училище в 1995г., Набережночелнинский  государственный педагогический институт в 2003 г. Стаж р...

Авторская дополнительная программа мастер-класса «Педагог-мастер» для учителей технологии – слушателей курсов повышения квалификации. Тема мастер-класса: «Социальная направленность практической деятельности учащихся»

 Изучение данного курса предусматривает ролевую игру с использованием современных технологий креативного решения проблем, изготовление изделий, предложенных учителем на мастер-классе, ...