Бишек җырлары
методическая разработка (7 класс)

Зайнагиева Зульфия Фоатовна

2021 ел- Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан үткәрелгән чаралар

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bishek_zhyry_byrme.docx25.71 КБ

Предварительный просмотр:

Тема. “Бишек җырлары- халыкның күңел җәүһәре “.

Максат. Халкыбыз җәүһәрләренә мәхәббәт тәрбияләү.

 Бәйрәм барышы.

Музыка” Бишек җыры

 1 укучы сөйли. Э.Шарифуллинаның “ Бала тудырды ана” шигыре.

Галибанә яктырып

Ал таң аткан чагында,

Сандугачлар җиһанга

Моң тараткан чагында,

Зилзиләләр куптарып

Үзе яткан карында,

Җанлыдан җан яралды.

Чәчәкләр баш калкытып,

Нурга күмелгән мәлдә,

Бәгырьне парә- парә

Җан ачысы телде дә,

Җанлыдан җан яралды.

Җиргә, күккә, тирә-юньгә

Яңа аваз таралды.

Шабыр тиргә баткан ана

Бер рәхәт сулыш алды...

Бар матурдан матуррак,

Кыйммәтледән кыйммәтлерәк,

Үз җаныңнан газизрәк              Бала елавы” 

  Бала тудырды Ана.

Бүген таңда дөньяга

Кеше тудырды Ана.

(ӘНИ КЕШЕ БАЛА КҮТӘРЕП КЕРӘ).

 1 алып баручы. Бәхет кайтты, бәхет кайтты.

Мәшәкать һәм шатлык артты.

Ак биләүдә сабый бала,

Бәхетләрен бирсен аңа.

2 алып баручы. Бәхет кайтты, бәхет кайтты.

Мәшәкать һәм шатлык артты.

Башлана бер яңа гомер,

   Азан әйтү. 1 укучы

1 алып баручы. Ниләр белер, ниләр күрер? Гаиләгә шатлык, өмет һәм куанычлар өстәп, бала дөньяга килә. Әлбәттә, куаныч белән бергә, мәшәкатьләр дә өстәлә. Бәбине гел карап, тәрбияләп үстерәсе була. Ул борчыла да, елап та ала. Менә шул чакта әниләребез бишек җырларын көйләп, җырлап йоклаталар, юаталар. Бүгенге кичәбез “Йөрәк тибеше аша күңелләргә үткән – син аһәңле бишек җырлары “ дип атала.

2 алып баручы. Халкыбызда бишек җырлары борын-борын заманнарда ук барлыкка килгән. Балалар сөйләшә белмәсә дә, шул авазларны тыңлап яткан, шулай рәхәтләнеп йоклап киткән. Бүген без дә кечкенә вакытта җырланган бишек җырларын искә төшерербез.

1 алып баручы. Ә бишек үзе! Сабый бишектә ята. Бишек электән ук табигый материаллардан хәзерләнгән. Аларның ниндиләре генә юк. Нечкә тал чыбыгыннан үргәннәре дә, агачны уеп ясаганнары да, тактадан сырлап ясаганнары да. Аларга әти кешенең, бабайның хыяллары үрелгән, өметләре, осталыклары, рухи дөньялары чагылган.

Ягы-ягы белән тал чыбыктан үрелгәннәре да очрый, тар гына такта кисәкләрен бизәкләп ясаганнарын да очратырга мөмкин. Бишекне дүрт тактадан рамка кебек озынча итеп эшлиләр . Аның төбенә капчык чүпрәген тегеп куялар. Бишек сиртмә ярдәмендә ыргакка эләгә һәм тушәмгә ныклы итеп беркетелә. Бишекне әнисенең караваты янына асып куялар. Ә менә бишекләрне бүген очратып буламы соң?

2 алып баручы. Бишекләр инде өйләрдә юк диярлек, аларны заманча бишек –коляскалар алыштырды.

1 алып баручы. Сезнең чыбылдык сүзен ишеткәнегез бармы? Чыбылдык ни өчен кирәк булган икән соң? Бишекне чыбылдык белән ябып куйгач, нәни бәби өчен кечкенә генә өй барлыкка килгән: һава да җылы, тирбәткәндә җил дә керми, чебен-черки дә борчымый. Бәби рәхәтләнеп йоклый. Безнең бәбиебез дә тынычлап йокласын.

Кунаклар: Исәнмесез, саумысез! Ак әби, без бәби карарга килдек. Бәби ашы китердек.

Ак әби: Әйдәгез, әйдәгез, бәби карау – изге эш.

Алгы яктан ӘНИ кеше чыга:

Исәнбез, саубыз

Күптән көткән кунак сез,

Күршеләрне көтә- көтә

Балам да уянып кил ә      (БАЛА елаган тавыш)

Кунаклар:

Сөбханалла, сөбханалла, күзләр тия күрмәсен

Хай, бу бала бал кебек

Сыгылып торган тал кебек

Авыз – борыны уймактай

Өсте утырган каймактай

Ак әби : Күз тидерә күрмәгез, күз тидерә күрмәгез, кая әле корым сөртеп куйыйм эле.

1 кунак: Үчтеки - үчтеки

Үсмәгәнгә кечтеки

Үсә-үсә зур булыр

Бигрәк матур кыз булыр

2 кунак.  Кызым, кызым, кыз кеше

Кызыма килер йөз кеше

Йөз кешенең арасыннан

Сайлап алыр бер кеше

Үчти-үчти, үчтеки,

Үсеп китте кечтеки.

Ак әби: Җитте, җитте , баламны ялыктырып куюыгыз бар, йоклат кызым балаңны, йоклат ( Әни баланы бишеккә сала тирбәтә,  1 укучы  “Бишек җыры”н җырлый.

1 кунак :

Әлли – бәлли итәргә

Тал бишеге бар аның

Җырлый – җырлый тирбәтергә

Үз әнкәсе бар аның

2 кунак. Әнкәсе дә гөл кебек

Килеп киткән кешеләргә

Кош кадәр дә юк кебек

Әни : ТССС (бала йоклап китә)

Кунаклар: Гөлсәрия апа апа, кызыгызга кем исеме куштыгыз сон?

Әни: Айсылу дип куштык. Ай кебек сылу, матур булсын дидем.

1 Кунак: Бик матур исем кушкансыз. Һәр ата-ана үзенең баласына матур һәм мәгънәле исемнәр кушарга тырыша.

2 кунак: Әйе, Айсылу, әтиле-әниле алтын канатлы булсын.

 1 кунак: Озын гомерле , бәхетле, тәүфыйклы булсын.

2  кунак: Яман күзләр сиңа тимәсен

Намуслы бул, тырыш, гади бул.

Туры куллы, күндәм, сабыр бул

Сабыр булу үзе бәхет ул..

(Буләкләр тапшырылып бетә.)

Ак әби: Рәхмәт, кызлар, теләкләрегез, бүләкләрегез өчен(.кунаклар чыгып китә.)

Ак әби: Менә бала да йоклап китте. Балага бишек җыры җырласаң, бала изрәп йокыга китә.

Алып баручы.Бишек җыры... Никадәр йөрәк түреннән чыккан ягымлы сүзләр, иксез-чиксез матур хыяллар, берни белән дә чагыштырып булмаслык ана мәхәббәте күңелләрнең иң нечкә кылларын тибрәндерерлек моң булып агыла да агыла.

2 алып баручы.Әйдә, агылсын ул, күңелләребезне сафландырсын, хыял диңгезләрендә йөздерсен дә әлеге бишек җырларына багышланган кичәдә безне, зәңгәр көймәләргә утыртып, балачак ярларына китерсен, иң кадерле кешеләребез-әниләребезнең бишек янында үткәргән йокысыз төннәрен, әтиләребезнең безне яратып сөйгән йомшак кулларын, апа-абыйларыбызның игътибарын искә төшерсен, иң кадерле кешеләребезгә карата булган мөгамәләбезне яхшыртсын.

1 алып баручы.Халкыбызның бишек җырларына хәзерге вакытта кулланыламы соң?. Элек ничек булган?

2 алып баручы. Бүген бездә кунакта авылыбызның мөхтәрәм кешеләре

Ветеран укытучыбыз, “Зиләйлүк”  ансамбле солисты ................ апа

Җырчы- сандугачы ................... апа

Авылыбызның данлыклы, алыштыргысыз гармунчысы ..................... абый

“Акчарлак” балалар бакчасы тәрбиячесе , өч бала әнисе ........... апа

Яшь әниләр Алсу апа һәм Ильмира апалар.

Рәхим итегез.

Кунаклар  белән очрашу .

       Җыр. “ТАЛБИШЕК”

2 нче алып баручы:

Ә кем иҗат итә бишек җырларын? Әниләр, әбиләр, бала караучы үсмерләр, шагыйрьләр, композиторлар, гомумән, моңлы җанлы һәрбер кеше. Хәзер бишек җырларының кайберләрен тыңлап үтәрсез.(Берничә бишек җыры башкарыла.) Сәхнәгә Хаертдиновларны чакырабыз.

1 нче алып баручы:Бишек җырлары бишек янына утырып та, баланы кулга тоткан килеш тә башкарыла. Әлеге җырлар аша сабый тәүге мәртәбә матурлык, ананың йөрәк җылысы, ата-ана мәхәббәте, үз халкының рухы, аһәңле теле белән, туган йорт, туган туфрак төшенчәләре белән очраша. Җырлар Ана белән баланы тагы да якынайта. Ә хәзер сәхнәгә үзләренең матур җырлары белән ................. чакырабыз

2 нче алып баручы:

“Былбылым”, “күз нурым”, “йолдызым”, “бәбкәем”, “күгәрченем”. Никадәр назлап, яратып эндәшү сүзләре. Ул һәрьяклап ярдәмгә мохтаҗ һәм әлегә бик тә зәгыйфь сабый әлеге сүзләрдән якын кешесенең күңел түреннән чыккан моңнан тәненә , җанына ләззәтләнү таба, рухи байлык туплый

2 алып баручы.   Онытылмасын бишек җырлары, җырлансын иде. Җырлагыз, кызлар, курчакларыгызны тирбәткәндә; җырлагыз, тәрбияче апалар, сабыйларны йоклатканда. Җырлагыз, әниләр, дәү әниләр, балаларга иң ягымлы, иң изге тәүге җырларны – бишек җырларын.

ҖЫР. “Нәсел дәвамчыларым”.....    башлап җырлый.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әдәби уку. 3 сыйныф. Хәсән Туфан. "Казан турында җырлар"шигыре

3нче сыйныф. Әдәби укудан Х. Туфанның "Казан турында җырлар" шигыре буенча ачык дәрес....

"Бишек җырлары - халкым рухы"

әдәби-музыкаль кичә...

Татар халкының уен җырлары һәм такмаклары

1.Татар  халкының уен җырлары,такмаклары  турында мәгълүмат    бирү.2.укучыларның дөрес җырлау,  музыканы тою сәләтләрен үстерү, темплы җырлар аша дөрес дикция булдыру бу...

Халык җырлары. Моңлы халыкның илһамлы баласы.

6 нчы сыйныфның рус төркемендә халкыбызның мәшһүр җырчысы Илһам Шакиров иҗатына таянып  үткәрелгән  татар әдәбияты дәресе планы....

“Мәхәббәттән җырлар кала...” (Язучы Марат Кәбировның шул исемдәге повестен өйрәнү)

“Мәхәббәттән җырлар кала...” (Язучы Марат Кәбировның шул исемдәге повестен өйрәнү) ...

Бишек җырлары- халкыбыз рухында

Бишек җырларына багышланган кичә үрнәге...