Бишек җырлары- халкыбыз рухында
классный час на тему

Сафиуллина Зульфира Талгатовна

Бишек җырларына багышланган кичә үрнәге

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл drestn_tysh_chara.docx69.91 КБ

Предварительный просмотр:

ДӘРЕСТӘН ТЫШ ЧАРА.

БИШЕК ҖЫРЛАРЫ-

ХАЛКЫБЫЗ РУХЫНДА

(Бишек җырларына багышланган кичә)

1 укучы.

Әлли-бәлли итәр буSWScan00097

Мәдрәсәгә китәр бу;

Тырышып сабак укыгач,

Галим булып җитәр бу.

Йокла ,углым ,йом күзең,

Йом-йом күзең , йолдызым;

Кичтән йокың кала да,

Елап үтә көндезең.

Гыйззәтем син, кадрем син,

Минем йөрәк бәгърем син;

Куанычым, шатлыгым

Тик син минем, синсең, син!(Г.Тукай “Бишек җыры”)

1нче алып баручы.

Бишек җыры...Никадәр йөрәк түреннән чыккан ягымлы сүзләр, иксез-чиксез матур хыяллар ,берни белән дә чагыштырып булмаслык ана мәхәббәте күңелләрнең иң нечкә кылларын тибрәндерерлек моң булып агыла да агыла...

Әйдә, агылсын ул, күңелләребезне сафландырсын, хыял диңгезләрендә йөздерсен дә, әлеге бишек җырларына багышланган кичәдә безне, зәңгәр көймәләргә утыртып, балачак ярларына китерсен, иң кадерле кешеләребез-әниләребезнең бишек янында үткәргән йокысыз төннәрен,

әтиләребезнең безне сагынып эштән кайткан минутларын, әбекәйләребезнең безне яратып сөйгән  йомшак кулларын , апа-абыйларыбызның игътибарын искә төшерсен, иң кадерле кешеләребезгә карата булган мөгамәләбезне яхшыртсын.

2нче  алып баручы.

Бишек җырлары,әлбәттә инде, бишек тирбәтеп, газиз баланы йоклатканда җырланган.Бишекне миләш агачыннан ясарга тырышканнар, чөнки ул сыгылмалы агач, сынмаган.Әле аның шундый ырымы да булган: бишекне җимешләре күп булган агачтан ясарга кушканнар.Күбрәк балалар тусын өчен, бишекне тал агачыннан да үргәннәр.Әлеге бишек өй түренә эленгән.Аларга әнкәйләрнең моңнары сеңгән, теләкләре уралган.

Җыр .”Талбишек”.(Р.Миңнуллин шигыре).

Укучы дәвам итеп

Сеңгәндер ул талбишеккә

Әнкәмнең моңнары да

Шулайдыр шул, талбишекнең

Юк шуңа тынганы да.

Бишеге дә үрелгән шул

Сөндә үскән таллардан-

Җырчы таллар, елак таллар...

Моңнар тама алардан.

Ул талларга ал таңнарда

Сандугачлар кунгандыр.

 Кунып кына калмагандыр,

Оя корган булгандыр.

И тирбәлә өй түрендә

Талбишек талгын гына...

Үрсәгез бишек , алыгыз

Безнең як талын гына.

        Бишек ничек җырламасын,

        Сөн талларыннан үр дә!

        Талбишектә үстем мин дә-

            Сизелмимени бер дә?!

1нче алып баручы.

Бишек җырлары ана белән бала икәүдән-икәү калган вакытта башкарыла. Ана ул мәлдә күңеле белән баланың рухи дөньясына якынаерга, уй-фикерләрен нәниләр кабул итәрлек гади, самими итеп әйтергә омтыла. Әлеге җырлар аша сабый тәүге мәртәбә матурлык, ананың йөрәк җылысы, ата-ана мәхәббәте, үз халкының рухи , аһәңле теле белән, туган йорт, туган туфрак төшенчәләре белән очраша.

Укучы

Әлли-бәлли итәр бу,

Әлли-бәлли итәр бу,Копия SWScan00097

Ефәк читле бишектә

Оеп-йоклап китәр бу.

Әлли-бәлли итәргә

Сыгылмалы сиртмәсе.

Төн йокысын өч бүлеп

Тирбәтәдер әнкәсе.

Тәти уенчык алырга

Базарга китте әткәсе.

“Әнә , әттәм кайта “дип,

Каршы чыга бәбкәсе.

“Әнә,әттәм”, дигәч тә,

Каршы чыгар анасы.

Балам, балам, и балам,

Бигрәк булган бу балам.

Җыр.”Бәллү”(Дәрдемәнд шигыре)

2нче  алып баручы.

Бишек җырларында нинди генә йомшак, матур сүзләр юк!Бу җырларда Әниләребезнең йөрәк җылылыгын, иркәләвен, сөюен тоясың.

Ак дөньяны сиңа бүләк иттем,

Ак биләүгә сине биләдем.

Ак биләүгә сине биләдем дә,

Ак бәхетләр генә теләдем.

Җыр.”Әни теләкләре”(Р.Корбан сүз.Ф,Әхмәтшина көе)

1нче  алып баручы

Гомерләр үтә...Бала үсеп буйга җитә.Ләкин ул беркайчан да әнкәсенең җырларын, аның йомшак кулларын, назлы карашын онытмый...Һәрвакыт үзенең тирбәлеп үскән бишеген сагынып яши, аның изгелеген буыннан-буынга җиткерергә тырыша.

Укучы

Урман-кырлар, яшел чал болыннар,

Хәтерләтә безнең яшьлекне.

Яшьлегемә кайтып күрер идем,

Сабый чагымдагы бишекне.

Исеңдәме, балам, бишек җырын,

Әнкәң йөрәгеннән тыңладың.

Сагынганда, искә төшкән саен

Шул көеңне миңа җырладың.

Тирбәләдер бишек баш очында-

Тели изге теләк әнкәем.

Очсын диде, канатларын талпып,

Сабый балам, матур бәбкәем.

Кошлар да бит теләк тели белә:

Очарга дип бага баласын.

Әйтче әле, бармы бу дөньяда,

Яратмаган ана баласын?!

2нче  алып баручы.

Ай-кояшны сиңа бүләк иттем,

Тыңлап үстең бишек җырымны.

Өшемә дип, тормыш салкынында,

Сиңа бирдем йөрәк җылымны.

Балакаем, балам, йөрәк парәм,

Йөрәк парәм, булма йөрәк ярам.

1нче  алып баручы.

Күз алдымда тәүге адымнарың,

Чәбәк-чәбәк уйнап көлүең.

Шулай итеп мине бәхетле итте,

Бу дөньяга синең килүең.

2нче  алып баручы.

Алларыңда якты киләчәгең,

Бирәм сиңа хәер-догамны.

Үксеп-үксеп йөрәк еламасын,

Җил-давыллы итмә дөньямны.

Җыр.”Алтын җимеш” (И.Мәхмүтовасүз.Л.Мәхмүтова көе)

1нче  алып баручы.

Бүгенге кичәдән бер җырны отып китегез әле.Аның сүзләре каршыгызга зур итеп язылган.

Әлли-бәлли итәр бу

Йокыларга китәр бу,

Бәү-бәү итеп, күз йомып,

Изрәп кенә китәр бу.

Алма кебек тәгәрәп,

Үсеп буйга җитәр бу,

Абыйлары артыннан

Казаннарга китәр бу.

Казаннарда укыгач,

Галим булып җитәр бу.

2нче  алып баручы.

Бала-ул алтын җимеш, бала-ул йөрәк парәсе.Һәрбер әти -әни үз баласын шулай кадерләп кенә үстерә, кеше итәргә тырыша;гомерен,бөтен тормышын баласына багышлый.Әйдәгез, кичәбез ахырында әниләребезгәкояштай озын гомер телик,аларны кадерләп саклыйк, рәнҗетмик.

Ике кулын куеп алар тезләренә,  

Утырышып, бер ял итеп алалар да,

Тагын эштә, тагын шөгыль, мең мәшәкать..

 Исән-саулык телик әле аналарга,          

Озын гомер телик без аларга.

 Баласының йөргән юлы йөзләрендә,

 Алар гаме яллар иткән арада да          

Һаман сагыш,һаман борчу,мең төрле уй...                  

    Сабырлыклар телик  әле аналарга

   Түземлекләр телик   без аларга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әдәби уку. 3 сыйныф. Хәсән Туфан. "Казан турында җырлар"шигыре

3нче сыйныф. Әдәби укудан Х. Туфанның "Казан турында җырлар" шигыре буенча ачык дәрес....

"Бишек җырлары - халкым рухы"

әдәби-музыкаль кичә...

Татар халкының уен җырлары һәм такмаклары

1.Татар  халкының уен җырлары,такмаклары  турында мәгълүмат    бирү.2.укучыларның дөрес җырлау,  музыканы тою сәләтләрен үстерү, темплы җырлар аша дөрес дикция булдыру бу...

Халык җырлары. Моңлы халыкның илһамлы баласы.

6 нчы сыйныфның рус төркемендә халкыбызның мәшһүр җырчысы Илһам Шакиров иҗатына таянып  үткәрелгән  татар әдәбияты дәресе планы....

Бишек җырлары

2021 ел- Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан үткәрелгән чаралар...