Әдәби уку. 3 сыйныф. Хәсән Туфан. "Казан турында җырлар"шигыре
методическая разработка по теме

Шайхулова Гульназ Фаязовна

3нче сыйныф. Әдәби укудан Х. Туфанның "Казан турында җырлар" шигыре буенча ачык дәрес.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon dbi_uku.doc45 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                                         

                                                                                         

Әдәби уку

(рус мәктәбендә укучы татар балалары)

3 сыйныф

Тема. Х Туфан. “Казан турында җырлар” шигыре.

Максат: Х. Туфанның тормышы, иҗаты белән таныштыру;  уку –сөйләм күнекмәләрен үстерү; бу дәрестә укыла торган материал үрнәгендә һәр кешегә иң изге ил-Туган ил икәнен аңлату; аның кадерен белергә өйрәтү.

Дәреснең тибы: яңа тема өйрәнү.

Методы: әңгәмә

Җиһазлау: дәрес темасына карата әзерләнгән слайдлар.

                                                                 Дәрес барышы.

  1. Дәресне оештыру

а) сәламләү:

             - Исәнмесез, укучылар

               Килдегезме дәрескә,

               Уен-көлке эшләрегез

               Калдымы тәнәфестә?

             -  Кыңгырауны ишеттек тә

                Ашыктык без дәрескә.

                Җиңнәребезне сызганып

                Тотынабыз зур эшкә.

б) уңай психологик халәт тудыру

- Укучылар, әйдәгез, дәресебезне башлаганчы, дәрестә эшләү, утыру кагыйдәләрен искә төшерик.

- Үз урыныңда авышмыйча дөрес итеп утыр.

- Дәрескә күңел сал.

- Сораган сүзне дөрес аңлап, ачык тавыш белән җавап бир.

- Укытучының һәр сүзен мәхәббәт белән үтә.

- Рәхмәт, укучылар. Укучылар, беләсезме, бөек галимебез Р. Фәхретдин “... Бала күңеле ак кәгазь кебек чиста, аңа ни язсаң шул уелып кала”, - дигән. Мин аның сүзләре белән килешәм, дөрестән дә, сезнең эчке дөньягыз язылмаган, сызгаланмаган, буялмаган ак кәгазь кебек. Сезгә бары тик өлкәннәр сүзен тыңлап, укытучылар биргән белемнәрне, тәрбия әхлакларын шунда язып барырга гына кирәк. Укучылар, сез шуңа әзерме?

2 Актуальләштерү.

- Укучылар, әйтегез әле, әдәби уку дәресендә без сезнең белән нәрсәләр эшлибез?

- Укырга, сөйләргә, сорауларга тулы итеп җавап бирергә өйрәнәбез.

- Тагын әлеге дәресләр нәрсәгә өйрәтә әле безне? Мин ул җөмләне еш әйтәм сезгә.

- Әдәби уку дәресләре безне тормышка әзерли.

- Ә ничек итеп тормышка әзерли соң ул безне?

- укучылар җавабы.

- Үтелгән әсәрләребездән мисаллар китерегез әле, әлеге әсәрләрдән без нәрсәләр өйрәндек?

- Әйе, укучылар. Әдәбият ул тормыш дәресләре бирә. Тормышта хаталар ясамас өчен әдәбиятны ныклап өйрәнергә кирәк. Тормыш көзгесе ул- әдәбият.

Укучылар, алдагы дәрестә без нинди бүлекне тәмамладык? Бу бүлектә нәрсә турында сөйләштек?

  1. укучылар җавабы.
  2. Менә сезгә өй эшенә көзге табигать турында инша язасы иде. Кайсыгыз үзенең иншасын укый?

Бер укучыдан инша укыту.

  1. Төп өлеш.

Бүген без сезнең белән “Туган як” бүлеген өйрәнә башлыйбыз. (1 нче слайд) Әйдәгез әле, татар теле дәресендә алган белемнәребезне искә төшереп “туган як” сүзенең синонимнарын әйтик.

                    Туган җир, Ватан.

  1. 2 слайд. Туган ил, Туган як, Ватан.
  2. Бу сүзләр барысы бергә нәрсә төзиләр?
  3. Синонимик оя.
  4. Безнең республикабыз ничек атала? Башкалабыз кайсы шәһәр? Татарстанда нинди милләт кешеләре яши? Татарстан республикасы турында нәрсәләр әйтә аласыз?
  5. 3 нче слайд.
  6. Бүгенге дәрестәге “Туган як” бүлеген без Х. Туфан шигыре белән өйрәнә башлыйбыз.
  7. 4 нче слайд.

Ә кем соң ул Х. Туфан?

- шагыйрь.

   Әйдәгез әле, иң беренче шагыйрьнең портретына игътибар итик. Портретны телдән укырга өйрәник.

(Озынча йөзле, тузгырга әзер торучы чал чәчләр, елмаеп торучы иреннәр.)

- Хәсән Туфан – татар халкының сөекле шагыйре. Фамилиясе бабасының кушаматыннан алынган. Аксубай районы Иске Кармәт авылында 1900 елның 9 декабрендә унынчы бала булып дөньяга килә. Әтисе бик акыллы, күп төрле һөнәрләр белә торган кеше  була һәм кечкенә чактан ук Такташны төрле һөнәрләргә өйрәтә.    

    Әдәбиятны яратуы, иҗатка мәхәббәте аның әнисеннән килә. Х. Туфан чәчәкләрне, ак каенны бик яраткан. Аның өчен бөтен үсемлекләр дә тере, алар кешеләр кебек сулыйлардыр сыман тоелган.

 Х. Туфанның хатыны артиска - Луиза Салиаскарова. 5 нче слайд. Аларның Идегәй исемле уллары да була.

Х. Туфан бик михнәтле, авыр язмыш кичергән шагыйрь. Ул бер гаепсезгә 16 ел гомерен тоткынлыкта үткәрә. Бу турыда без сезнең белән тулырак итеп  

югары сыйныфларда сөйләшербез, ә шулай да шагыйрьнең  дәрес барышында укылачак шигыренә салынган  эчке кичерешләрен аңлау өчен, тоткынлыкта үткәргән чорын кыскача гына сөйләп үтәм. 6 нчы слайд.

    Төрмәдә көне буе сорау алуда ач тоталар. Тикшерүчегә кайнар аш, икенчегә котлет яки гуляш китерәләр. Ул ач утырган Хәсән Туфан алдында тәмләп ашый торган була. Аны кич белән генә камерага илтеп ябалар. Әмма анда да йокларга ирек бирмиләр, ишек дөбер-шатыр ачыла, сакчылар аны тартып төшерәләр дә, типкәләп, яңадан допроска алып китәләр.

   Бервакыт ул  ачлыктан авырый башлый, аның хәле шул хәтле авырая, ризык булса да, ашый алмаслык хәлгә җитә ул. Шул вакытта аның хатыныннан посылка килеп төшә. Луизасы азык-төлек җибәргән. Иң өстә итле сумсалар. Х Туфан сумсаны бер-ике кабып куя . Аның ашарга теләге туа, Акрынлап, хатыны җибәргән ризыкларны ашап, терелә башлый, аякка баса. Ә Луиза бу ризыкларны кан тапшырып тапкан акчаларга алган була. Х. Туфан хатынына атап язган бер шигырендә, мондый юллар яза: “Өзелер хәлгә җиткән гомеремне син, каның белән ялгагансың ич” 7 нче слайд.

Ләкин аларга орашу бәхете насыйп булмый. Х. Туфан иреккә чыкканда хатыны да, улы Идегәй дә үлгән була.

     Физминут.

    Укучылар, бүгенге дәрестә укыячак шигыребез башкалабыз Казан турында. Туган илен яратып, сагыну хисләре белән янган шагыйрь  бу шигыре белән нәрсә әйтергә теләде микән безгә?      

Сүзлек өстендә эш. 8 нче слайд.

Алтай - өлкә, илнең бер урыны.

Байкал – иң зур күл

Кыйбла кешеләрнең күңелен тарткан урын дигәнне аңлата.

Әлеге сүзләр белән җөмләләр төзетү.

Шигырне укып чыгу. Шигырьдә сүз нәрсә турында барды?

Казан турында. Шигырьнең эчтәлеге буенча тулырак сөйләшү өчен,  чиратлашып укыйлар.

    Беренче юлда “нурлы Казан”,  диелә. Ни өчен шагыйрь аны шулай дип атый? (Казан матур шәһәр, күңелгә якын булганга шулай дибез)

“Синең ташларда

  Бабайлар эзе”- бу юлларны ничек аңладыгыз?

  Бу Казанның борынгы, тарихи шәһәр икәненә ишарәли.

    Икенче куплетта нәрсә турында сөйләнде?

     (Алтай ерак, Байкал ерак, еракка киткән саен, туган шәһәр ныграк искә төшә.)

    Өченче куплетта син безнең кыйбла ди. Ни өчен шулай әйтте икән?

     (Яраткач, ул безнең күңелебезне һәрвакыт тартып тора бит инде).

  Дүртенче куплетта торган җир белән туган җир аермасын шагыйрь ничек күрсәткән?

  Шигырьнең соңгы юлында ни өчен туган җир турында сөйли дә, туган тел якын дип бетерә? (туган җирдә генә туган телебез кадерле һәм якын була.)

  1. Бу шигырь безне нәрсәгә өйрәтә? Туган җиребезне яратырга.

  1. Бу дәрестә тагын нәрсәләр белдегез? (Х. Туфан белән таныштык. Казан турында белемнәребезне ныгыттык, туган җирнең якын икәнлеген тагын бер кат күңелебезгә керттек).
  2. Өй эше бирү.

              34 бит. Шигырьне сәнгатьле итеп укырга.

  1. Билге кую.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Муса Җәлил " Имән"шигыре.Дәрес эшкәртмәсе.(рус төркемнәре 7 нче сыйныф)

А.Ш.Әсәдуллин,К.С.Фәтхуллова дәреслеге буенча шөгыльләнүче 6 нчы сыйныф укучылары өчен.Тема: Муса Җәлил “Имән” шигыре.Максат: 1) Муса Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты турында кыскача мәгълүмат бирү. “Имән” ...

"Истәлекле солдат хаты"шигыре .Район күләмендә үткәрелгән шигырь конкурсы .Камалова Эльмира 3 урын(8нчеА сыйныфы укучысы)

."Истәлекле солдат хаты"шигыре .Район күләмендә үткәрелгән шигырь конкурсы.Хат формасында язылган солдат хаты  Камалова Эльмира 3 урын...

"Онытмадык... Мәңге онытмабыз алар батырлыгы турында". Сыйныф сәгате (8 сыйныф)

8 сыйныф укучылары өчен Бөек Ватан сугышы елларына багышланган сыйныф сәгате....

Б.С.Ү. “Дүртаяклы дусларыбыз турында сөйләшү”., Г.Сәгыйров “Акбай”шигыре . Әдәби уку 2 нче сыйныф (татар төркеме)

Дәрес технология картасы  Тема  - Б.С.Ү.  “Дүртаяклы дусларыбыз турында сөйләшү”., Г.Сәгыйров “Акбай”шигыре . Максат:  1.  Г.Сәгыйровның  “Акбай “ шигыре белән таныш...

Сибгать Хәкимнең “Юксыну” шигыре. Дәрес эшкәртмәсе (татар мәктәпләренең 7 нче сыйныфы өчен)

Сибгать Хәкимнең “Юксыну” шигыре татар мәктәпләренең 7 нче сыйныфында "Сибгать Хәким иҗаты" бүлегендә өйрәнелә ала. Укучыларны сәнгать телен аңларга, иҗатчы (шагыйрь, режиссер) белән диалогка керергә ...

Презентация 6 сыйныф, татар әдәбияты Г.Зәйнашева "Кем булырга?" шигыре

Презентация 6 сыйныф,  татар әдәбияты Г.Зәйнашева "Кем булырга?" шигыре...

6нчы сыйныф татар төркеме өчен "Сыйфат турында төшенчә" темасына технологик карта

6нчы сыйныф татар төркеме өчен "Сыйфат турында төшенчә" темасына  технологик карта...