Сибгать Хәкимнең “Юксыну” шигыре. Дәрес эшкәртмәсе (татар мәктәпләренең 7 нче сыйныфы өчен)
методическая разработка (7 класс) по теме

Хайрутдинова Зульфия Рашитовна

Сибгать Хәкимнең “Юксыну” шигыре татар мәктәпләренең 7 нче сыйныфында "Сибгать Хәким иҗаты" бүлегендә өйрәнелә ала. Укучыларны сәнгать телен аңларга, иҗатчы (шагыйрь, режиссер) белән диалогка керергә өйрәтү максатыннан, әсәрне өйрәнү шигырь тексты һәм җырга төшерелгән клипны анализлауга корыла.  

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dres_eshkrtmse_yuksynu.docx801.8 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Сибгать Хәкимнең “Юксыну” шигыре. 7 нче сыйныф

Максатлар

Дидактик: Сибгать Хәкимнең “Юксыну” шигыренә анализ ясау, укучыларның тезмә әсәргә анализ ясау күнекмәләрен ныгыту,  укучыларны сәнгать телен аңларга, иҗатчы (шагыйрь, режиссер) белән диалогка керергә өйрәтү.

Үстерелешле: анализ, синтез, чагыштыру, гомумиләштерү кебек алымнарны куллану күнекмәләрен үстерү.

Тәрбияви: мәхәббәт тудырган матурлыкка соклану хисе уяту.

         

Җиһазлау: 

Презентация, Айгөл Хәйри башкаруындагы җырга төшерелгән клип, интерактив такта, компьютер, мультимедиа проектор.

Дәрес этаплары

Этапның максаты, эш төрләре

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

I. Ориентлашу, мотивлаштыру этабы.

Дәрескә уңай психологик халәт тдыру.

Укучылар белән исәнләшү, укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү.

Актуальләштерү

Сораулар ярдәмендә әңгәмә.

1.        Тезмә әсәрләр дип без нинди әсәрләрне атыйбыз?

2.        Тезмә әсәргә анализны ничек ясыйбыз? (ысулны искә төшерү)

3.        Алдагы дәресләрдә нинди тезмә әсәрләр белән таныштык.

4.        Аларның нинди уртак якларын күрсәтә аласыз?

Укучылар, без бүген дәрестә Сибгать Хәкимнең “Юксыну” шигырен, Айгөл Хәйри башкаруындагы җырга төшерелгән клипны анализларбыз.

Укучылар тезмә әсәргә анализ ясау ысулын, моделен искә төшерәләр.

II. Уку мәсьәләсен чишү этабы.

«Юксыну» җырының туу тарихы белән танышу.

Сибгать Хәкимнең “Юксыну” шигыренә анализ ясау.

Сибгат ага сүзләренә Шакир Мәҗитов иҗат иткән «Юксыну» җырының туу тарихы сезгә кызык булыр дип уйлыйм.

Чыгыштан аңлашылганча, җырның вариантлары күп. Без исә Айгөл Хәйри башкара торган 4 строфалы вариантны анализлыйбыз.

Укучыларга шигырь тексты һәм әсәргә анализ өчен сораулар бирелә.

1.        Шигырьдә лирик геройның хисен һәм хис сәбәпләрен күрсәтегез.

2.        Лирик герой хисенең дәрәҗәсен сөйләгез. Хис дәрәҗәсе сурәтләнгән урыннарны табыгыз.

3.        Шигырьдә юану кайда? Шул урыннарны күрсәтегез.

4.        Шигырьдә безгә таныш нинди алымнар бар? Шуларны табыгыз.

5.        Әсәрдәге кабатлануларны күрсәтегез. Алар шигырьгә нәрсә өчен кирәк?

Җаваплар гомумиләштерелеп шигырьнең эчтәлеге әйтелә.

Алдан әзерләнгән укучының чыгышы тыңланыла (кушымта №1).

Шигырьгә анализ:

Шигырьнең эчтәлеге әсәрнең исеменнән үк, беренче сторофасыннан ук күренә. Шигырь лирик геройның сөйгәнен сагынуы турында. Хиснең сәбәбе исә лирик геройның яраткан кешесе каядыр китүендә, аннан еракта булуында. Беренче сторофага шулай ук хис дәрәҗәсе дә килеп керә. Автор аны “күзем ала алмый көтәм” дип, фразеологизм ярдәмендә бирә.

Икенче, өченче стофалар да хиснең дәрәҗә өлешләре. Хис дәрәҗәсен автор ике алым: каршылык һәм кабатлау ярдәмендә бирә. “Син” сүзләренең, “Син һаман юк” юлларының кабатлануы әсәрдә хис дәрәҗәсен арттыра. Лирик герой сөйгәнен яз, җәй, көз көтә. Озак көтә. Көтүне ел фасылларына бүлеп күрсәтү дә шигырьдә хис дәрәҗәсен арттыру өчен хезмәт итә.

“Кошлар кайта безгә, син һаман юк” юллары каршылыкка корылган.

“Бакчабызда шомырт агачлары

Җәй буена сине көттеләр” юлларында лирик геройның хисе шомырт агачына күчә. Сынландыру алымы да бу шигырьдә хис дәрәҗәсен белдерү өчен кулланылган.

Юану өлеше шигырьнең 4 сторфасында. Лирик геройны үзе кичергән сагыну хисенең вакытлы гына булуы өметләндерә. Сөйгән ярыңны озак күрми тору тудырган сагыш авырлыгын ярата белү шатлыгы  күмеп китә, мәхәббәт матурлыгын аңлау лирик геройга юаныч китерә.

Айгөл Хәйри башкаруындагы җырга төшерелгән клипны карау.

Клиптагы образларны табу һәм аларның мәгънәсен ачыклау.

Клип төшерүчеләрнең табышларын бәяләү. Клипка бер моментта гына килеп кергән кызыл төс мәгънәсен ачыклау. Бу очракта кызыл төснең яшәү, тормыш символы булуын, кызыл төснең кинәт килеп кереп, аның юкка чыгуы солдат гомеренең өзелүе, тормышның сүнүе икәнен аңлау.

“Утка керү” фразеологизмын туры мәгънәдә куллануны авторларның табышы дип бәйләү, аның әсәр трагизмын арттыруда ролен билгеләү. Юл образы (поезд рельслары), кыр казлары образларын табу, аларга салынган мәгънәне ачыклау.

Клипта “сиптеләр” сүзенә күп мәгънә салынуын билгеләү. Аның шигырьдәге “шомырт агачлары яфракларын сиптеләр” юлы белән каршы килүен, сибелгән снарядлар, сибелгән ут, сибелгән язмышлар мәгънәләрен алуын күрсәтү.  

Шигырь һәм клип эчтәлеген кушу. Клип һәм шигырь матурлыгын бәяләү.

Хәзер без Айгөл Хәйри башкаруындагы җырга төшерелгән клип карарбыз. Караганда уйланыгыз: клипны төшерүче режиссер шигырь эчтәлеген бирә алганмы?

03.49 – 03.57 аралыгында килеп кергән кызыл төснең мәгънәсен аңлатыйк әле.

 

Укучылар, клипта сиптеләр сүзе ике тапкыр яңгырый. Әйдәгез “сиптеләр” сүз ишетелгән шул өлешләрне тагын бер тапкыр карыйк. Әлеге урыннарны караганда шуңа игътибар итегез: кадрларда нәрсә күрсәтелә?

Җыр сүзләре белән кадрлар арасында каршылык бар, шул каршылыкны аңлатыгыз әле.

Шигырьдә лирик геройга юксыну хисенең вакытлы гына булуы юану китерә. Ә клипта егет вафат булды, кыз үзенең сөйгәнен башка беркайчан да күрмәячәк, димәк сагынуы да мәңгелек. Ничек уйлыйсыз, укучылар, клиптагы кыз үзенә нинди юану таба алыр иде?

Укучылар, режиссерның барлык табышларын да барлап, аңа нинди бәя бирәбез?

Кызыл төс яшәү, тормыш символы, аның юкка чыгуы солдатның үлүен, тормышның сүнүен аңлата.

Бер урында снаряд, икенче урында ут.

Яфракларның саргаеп коелуы ул – табигый күренеш. Көзге җилләр шомырт яфракларын җиргә сиптеләр дигәндә, көзнең матурлыгы күз алдына килә. Ә снарядлар, ут сибелү ул сугыш, афәт, сугыш тудырган ямьсезлек дигәнне аңлата. Димәк, бу матурлык – ямьсезлек каршылыгы.

Кыз өчен юану – мәхәббәтен искә төшереп, шул мәхәббәтенә тугры калып яшәү.

Режиссер егет белән кыз хисләренең сафлыгын, мәхәббәт матурлыгын күрсәтә алган. Шигырь сүзләре белән кадрларны каршылыкка кую, шуның аша трагизмны бирү режиссерның стиль үзенчәлеге дип тә бәяләнә ала.

III.Рефлексия, бәяләү этабы

Төркемнәрдә иҗади эш эшләү.

Укучылар, сугыш турындагы шигырьләр җыентыгы чыгарырга уйлаганнар, ә китапның исемен “Юксыну”  дип атарга булганнар. Ә менә китапның тышлыгы әлегә юк. Без сезнең белән хәзер шул тышлыкны  эшләрбез.

Әйдәгез әле, яфракларны “телгә китерик”, алар ярдәмендә үзебез эчтәлек тудырыйк, аларны нинди дә булса эчтәлек сөйли алырлык итеп урныштырыйк.

Төркемнәргә “юксыну” сүзе язылган сүзләр, төрле төстәге битләр һәм өрәңге яфраклары бирелә. Фон, төсләр, яфракларның урнашу тәртибеннән файдаланып, һәр төркем тышлыкның үз вариантын ясый, төркемнән бер яки берничә укучы аңлатып бирә.  (Кушымта №2)

 Өй эше бирү.    

1. Шигырьнең тулы вариантын укырга.

2. “Киләчәккә өй эше”: югары сыйныфларда Стивен Спилбергның “Список Шиндлера” фильмын карарга, кызыл пәлтәле кызга салынган идеяне ачыкларга.

Укучылар эшләгән тышлыклар

 


Кушымта №1

Сибгат ага сүзләренә Шакир Мәҗитов иҗат иткән «Юксыну» (1938) җырының туу тарихы

         «Юксыну»ны Сибгат Хәким булачак тормыш иптәше Мөршидәгә багышлый.  Бу турыда илһамчы үзе менә нәрсә яза: «Сибгат педрабфак, аннан пединститут бетерде. Мин Казанның фельдшер-акушерлар мәктәбен тәмамлап, Дөбьяз районында Өнсә дигән авылда эшләдем. Кияүгә чыгуымны сорап йөрүенә каршы килгән булып күп йөрттем әле мин аны шәһәр белән авыл арасында. Ялындырып йөргән чакларда, яшьләр газетасында «Юксыну» шигыре басылып чыкты. Нинди көчле шигырь! Ул мине тетрәндерде. Иңнәремә канатлар чыктымыни – ничек ярата ул, нинди бәхет!»

 «Юксыну» шигыре Сибгат Хәкимнең «Беренче җырлар» тәүге шигырьләр җыентыгына да керә. Бөек Ватан сугышы елларында аның бу җыентыгын Шакир Мәҗитов еш кулга ала. Кайчандыр Сибгат Хәким үзе бүләк иткән китаптагы шигырьләр арасыннан «Юксыну» дигәненә юлыга һәм төн эчендә аңа көй яза.

Шагыйрь генә озак вакыт әлеге җыр барлыгыннан хәбәрдар булмый, бу турыда ул болай дип яза: «Беренче җырым турында мин 1942 елның көзендә Калинин фронтында, Ржев янында, өйдән килгән хаттан белдем. «Синең җырыңны халык яратып җырлый», – дип язылган иде. Ул чакта миндә җыр кайгысы түгел иде. Плащ-палатканы бөркәнеп, хатны укыдым да кесәгә тыктым һәм җыр турында шундук оныттым».

Казанга Сибгат Хәким 1946 елның апрелендә генә кайта. Көннәрнең берендә урамда ул  «Юксыну»ның беренче башкаручысы Зифа Басыйрованы очрата. «Үз җырыгызны тыңлаганыгыз бармы сезнең?» – дип сорады ул. Шунда ук мине радиокомитетның студиясенә алып кереп, берүземә җырлап та күрсәтте. Ул җыр «Юксыну» иде. Җырны мин кызыксынып тыңладым, һәм шулвакыт Зифа Басыйрова минем күңелемдә әле генә булып узган авыр сугышның бөтен кичерешләрен «Юксыну» аша халыкка җиткергән онытылмас бер образ булып гәүдәләнде», – дип яза соңыннан автор бу хакта.

Җыр чын мәгънәсендә халык күңеленә үтеп керә. Хәсән Хәйри «Сагыну» җырының 32 варианты җырлануын билгеләп үтә. Сибгат Хәким моңа карата үз фикерен болай дип белдерә: «Юксыну»ны хәзер инде минем җыр дип әйтүе дә читен. Минем текстның бары тик нигезе генә торып калды. Дөресрәге, халык аны үзе яңадан язды шикелле». (Гүзәл Сәгыйтованың “Җыр язмышы  кеше язмышы кебек” мәкаләсеннән)

                                           

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар мәктәпләренең 5 нче сыйныфы өчен "ь һәм ъ хәрефләренең дөрес язылышы" темасына дәрес-конспект.

Татар мәктәпләренең 5 нче сыйныфы өчен "ь һәм ъ хәрефләренең дөрес язылышы" темасына дәрес-конспект....

Рус мәктәпләренең 1 сыйныф татар төркеме өчен татар теленнән һәм укудан эш программасы.

Перспектив башлангыч мәктәпнең 1 нче сыйныфы өчен төзелгән татар теле программасы укытуның максатын, бурычларын һәм эчтәлеген билгели. Укучы, беренче сыйныфтан башлап, татар телен системалы рәвештә өй...

Тарихи сүзләр, архоизмнар, неологизмнар.(Татар мәктәпләренең 5 нче сыйныфы өчен

     Снгапур укыту алымнары һәм үстерелешле укыту методикасы кулланып эшләнгән дәрес конспекты....

Рус мәктәпләренең татар төркемнәре өчен татар теленнән эш прогаммасы. 9 сыйныф.

Рус мәктәпләренең  татар төркемнәре өчен татар теленнән эш программасы. 9 сыйныф...

Рус мәктәпләренең татар төркемнәре өчен татар әдәбиятыннан эш прогаммасы. 9 сыйныф.

Рус мәктәпләренең  татар төркемнәре өчен татар әдәбиятыннан  эш прогаммасы.  9 сыйныф....

Татар мәктәпләренең 9 нчы сыйныфы өчен туган( татар) телдән " Гади җөмләдә тыныш билгеләре" темасына дәрес эшкәртмәсе һәм дәрескә презентация

Татар мәктәпләренең 9 нчы сыйныфы өчен туган( татар) телдән " Гади җөмләдә тыныш билгеләре" темасына дәрес эшкәртмәсе ФДББС таләпләренә туры китереп, яңа технологияләр, эш алымнары кулланып ...