Тарихи сүзләр, архоизмнар, неологизмнар.(Татар мәктәпләренең 5 нче сыйныфы өчен
план-конспект урока (5 класс) по теме

Бикбова Венера Минсалиховна

       Снгапур укыту алымнары һәм үстерелешле укыту методикасы кулланып эшләнгән дәрес конспекты.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon arkhoizmnar_neologizmnar.doc61 КБ

Предварительный просмотр:

        Тема: Татар теленең кулланылыш дәрәҗәсе ягыннан сүзлек составы: тарихи сүзләр, архоизмнар һәм неологизмнар.

    Максат.

        1. Укучыларның телебездәге искергән һәм яңа сүзләрнең ролен аңлауларына, аларны    урынлы һәм дөрес итеп файдалана белүләренә ирешү. 

        2. Укучыларның  модель ярдәмендә визуаль хәтерләрен, анализлау, сүзлекләр белән эшли белү күнекмәләрен үстерү.

        3. Укучыларда Г.Тукай иҗатын өйрәнүгә кызыксынуны тагы да арттыру, шигырьләре аша укуга, хезмәткә, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү

    Җиһаз: аңлатмалы сүзлекләр, биремле карточкалар, компьютер, проектор.

    Метод һәм алымнар. Эврестик метод. Сүзлек белән эш, предмет ара бәйләнеш, Сингапурча укыту алымнары.

    Кулланылган әдәбият.

Дәрес барышы.

    I. Оештыру. Укучылар белән исәнләшү, кәефләрен сорашу, дәрескә әзерлекләрен тикшерү, дәресне башлау.

    Белемнәрне тигезләү.  Укытучы:

-   Без үткән дәрестә татар теленең кулланылыш ягыннан сүзлек составы турында сөйләштек. Искә төшерәбез.  Кем модельне тактага чыгып яза?

Көтелгән җавап:  Тактага языла.

                    Татар теленең кулланылыш өлкәсе ягыннан сүзлек составы.

гомумхалык               Профессиональ          Диалекталь сүзләр             атамалар

 сүзләре                            сүзләр

Карточкаларда контроль кисем башкару

                                                                       

          Үзбәя.

Карандашлар алабыз һәм эшләребезне тикшерәбез, дөреслибез.

Хатасыз – “5”ле,

1 хата булса – “4”ле,

2-3 хата булса – “3”ле,

4 һәм аннан да артыграк хата булса – “2”ле.

III. Төп этапта булача актив эшчәнлеккә әзерлек.

Сораулар урынына нинди сүзләр куярбыз, бүгенге дәрескә УМ билгеләгез.

                                 ?

                          ?

Казый, шәкерт, чабата, мәктүп (хат)

Менеджер, имидж, презентация, фйл.

Көтелгән җавап. Беренче төркемдә сүзләр – искергән сүзләр, икенче төркемдәгеләр – яңа сүзләр. Димәк, без бүген искергән һәм яңа сүзләр турында сөйләшербез. Үзбәя.

IV. Төп этап. УМ адымлап чишү.

260 нчы күнегү. Дәреслектәге белешмәдән файдаланып, искергән һәм яңа сүзләрнең башкача атамаларын табарга һәм модель төзергә. (Дәреслек белән төркемнәрдә эш).

Әзер төркем җавап бирә.

  Көтелгән җавап.                  Сүзләр

             Искергән                                                             яңа

Тарихи  сүз               архаизм                                  неологизм

Үзбәя.

V. Алган белемнәрне ныгыту.

Дәфтәрләрдә эш. Число, тема һәм модель языла.  

261 нче күнегү. Җөмләләрне күчереп язарга, архаизмнарның астына – бер сызык, тарихисүзләр астына дулкынлы сызык сызарга, мәгънәләрен аңлатырга. (Аңламаган сүзләрне карау өчен Аңлатмалы сүзлек тәкъдим ителә)

Көтелгән җавап:

Архаизмнар:                                               Тарихи сүзлә:

Кеби – кебек                                      Имана – бүлеп бирелгән җир.

Инсан – кеше                                     Бикә - бай хатыны

                                                            Контр – дошман, каршы.

Үзбәя.

Ял минуты.

Укучылар музыка астында бииләр, музыка туктагач, укытучы җавабы сан булырлык сорау бирә. Укучылар шул сан кадәрле берләшәләр. Кайсы төркем беренчерәк берләшә, шулар җиңүче.

Сораулар:

  • кулланылыш өлкәсе ягыннан сүзләр ничә төркемгә бүленә? (4 – гомумхалык сүзләре, профессиональ сүзләр, диалекталь сүзләр, атамалар);
  • XXII Олимпия уеннарында бүгенге көнгә Россиянең ничә алтын медале бар? (5);
  • антонимнарның ничә төре бар? (2- даими һәм контекстуаль);
  • Өенә кайканда Таңбатырның кесәсендә ничә йомырка була? (3)
  • әйтелеш – язылыш үзенчәлекләре буенча омонимнар ничә төргә бүленәләр? (4 – саф лексик, омофоннар, омографлар, омоформалар);
  • 3+3x2= ?  (9)

Укучылар урыннарга утыралар.

Экранда Г.Тукайның “Эшкә өндәү” шигыре. Укучылар укытучының сәнгатьле итеп укуын  тыңлыйлар.

Укытучы:

-Укучылар, бу шигырь сезгә танышмы? (Әйе, аны халкыбызның бөек шагыйре Г.Тукай язган.)

- Г. Тукайның тагын нинди әсәрләрен беләсез? (“Су анасы”, “Шүрәле”, “ Пар ат” һ.б.)

- Бу шигырь безне нәрсәгә өйрәтә? (Эш сөючән, тырыш булырга өйрәтә.)

 Укытучы:

-Укучылар, әлеге шигырьдә кайсы сүзләрне аңлау сезгә авыррак тоелды? (ушбу, җиһан, иҗтиһад, олугъ, мөкаддәс)

 - Болар  нинди сүзләр? (иске сүзләр)

 - Бу сүзләрнең мәгънәләрен без каян белә алабыз? (Өлкәннәрдән сорый алабыз, аңлатмалы сүзлектән таба алабыз.)  

- Ягез әле, өстәлләрдәге аңлатмалы сүзлекләрдән әлеге сүзләрнең  мәгънәләрен эзләп карыйк.

Ушбу - бу,шушы.

Җиһан - дөнья

Иҗтиһад - тырышлык

Олугъ -  зур, бөек

мөкаддәс - изге

- Укучылар, әлеге сүзләр искергән сүзләр дип йөртелә. Юкка гына халык мәкале “Сүз- бер көнлек, тел- гомерлек” димәгән. Аерым сүзләр, искереп, кулланыштан төшеп калалар, яңа сүзләр барлыкка килә. Шул рәвешле тел гел үзгәреп тора.

VI. Контроль һәм үзконтроль.

 Тест эшләү.

  1. Көмеш сүзе кайсы сүзтезмәдә күчерелмә мәгънәдә?

а) көмеш кашык

б) көмеш тамчы

в) көмеш йөзек

2. Омонимның төрен билгеләгез.

Кара әле, Айтуган,

Кеп-кечкенә ай туган. (Ә. Исхак)

а) омоформа

б) омограф

в) саф омоним

3. Бирелгән мислда мөсафир сүзе архоизммы, әллә тарихи сүзме?

Бераздан ишектән әти белән әни килеп керделәр, мөсафир белән күрештеләр.

 (Г. Тукай)

а) тарихи сүз

б) архоизм

в) дөрес җавап юк

4. Бирелгән сүзләр арасында диалекталь сүзне билгеләгез.

а) мәктәп

б) синоним

в) ызба

5. Синонимнар төркемен билгеләргә.

а) ача, яба

б) картаю, карт аю

в) йөгерә, чаба

6. Бирелгән мисалда кизү сүзе ...

Солдатлар һәр көнне үз араларыннан бер кешене кизү итеп билгелиләр. (К. Нәҗми)

      а) тарихи сүз

б) архоизм

в) дөрес җавап юк

7. Бирелгән сүзләр арасыннан атаманы белдергән сүзне билгеләгез: күңел, сүзтезмә, видрә

а)  күңел

б)  сүзтезмә

в)  видрә

8. Кечкенә сүзенең даими антонимын билгеләгез.

а)  олы

б) зур

в) дәү

VII. Өй эше бирү.

263 нче күнегү – мәҗбүри,

264 нче күнегү - ярымиҗади,

265 нче күнегү – иҗади.

VII. Рефлексия, йомгаклау.

  1. “Дәрестә нәрсәләр турында белдек?” соравына җавап бирү.
  2. Билгеләр кую.
  3. Телнең үсеше турында фикер алышу.

Дәресне йомгаклау һәм саубуллашу.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рус мәктәпләренең 5 нче сыйныф рус төркемнәрендә "Сүз төркемнәре иленә сәяхәт" темасына үткәрелгән ачык дәрес эшкәртмәсе

Өйрәнелгән грамматик  материалны кабатлау, белемнәрен системага салу  максатыннан үткәрелгән дәрес эшкәртелмәсе....

Рус мәктәпләренең 5 нче сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

Рус мәктәпләренең 5 нче сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан эш программасы....

Рус мәктәпләренең 9 нчы сыйныфы өчен әдәбияттан эш программасы

Рус мәктәпләренең 9 нчы сыйныфы өчен әдәбияттан эш программасы...

Татар мәктәпләренең 5 нче сыйныфы өчен "ь һәм ъ хәрефләренең дөрес язылышы" темасына дәрес-конспект.

Татар мәктәпләренең 5 нче сыйныфы өчен "ь һәм ъ хәрефләренең дөрес язылышы" темасына дәрес-конспект....

Рус мәктәпләренең 1 сыйныф татар төркеме өчен татар теленнән һәм укудан эш программасы.

Перспектив башлангыч мәктәпнең 1 нче сыйныфы өчен төзелгән татар теле программасы укытуның максатын, бурычларын һәм эчтәлеген билгели. Укучы, беренче сыйныфтан башлап, татар телен системалы рәвештә өй...