5 сыйныф (рус телле балаларга) "Тарихи һәм истәлекле урыннар" дәрес эшкәртмәсе
план-конспект урока (5 класс) на тему

5 сыйныф рус телле укучылар

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 5kl.tarikhi_istlekle_urynnar.docx18.15 КБ

Предварительный просмотр:

5сыйныф

Тема:     Тарихи һәм истәлекле урыннар.

Максат: Башкалабызның тарихи һәм истәлекле урыннары белән  таныштыру.  

              Ватаныбызга мәхәббәт тәрбияләргә.

              Казан шәһәренең иң зур бизәге һәм тарихи урыны – Кремль белән та-

              нышырга.

Җиһазлау: Казан турында рәсемнәр (Кремль, Сөембикә манарасы, Спас

                  башнясы һ.б.), китплар, рефератлар, җөмләләр язылган плакат.

Дәрес тибы: Яңа материал өйрәнү дәресе.

Дәрес барышы.

  1. Актуальләштерү.

  1. Өй эшләрен тикшерү.

Казан турында рефератларны карау.

  1. Яңа материал өйрәнү этабы.

- Балалар, безнең бүгенге дәрес темасы “Тарихи һәм истәлекле урыннар”. Бүген   дәрестә Татарстан Республикасының башкаласы Казан шәһәренә булачак сәяхәтебез турында сөйләшербез. Башкалабызның тарихи һәм истәлекле урыннары белән танышырбыз. Ватан, башкала, җөмһүрият дигән сүзләрнең төшенчәләрен аңларбыз, аларны истә калдырырбыз. Казан шәһәренең иң зур бизәге һәм тарихи урыны – Кремль белән танышырбыз.

  1. Әйдәгез, балалар, тактада язылган сүзләрне укыйк һәм тәрҗемәсен әйтеп,    

     сүзлекләргә язып куябыз :

        ватан - отечество

 җөмһүрият - республика

        башкала – столица

2. Искә төшерәбез:

- Безнең җөмһүрият ничек атала?

- Башкалабыз нинди шәһәр?

- Казан нинди шәһәр?

- Казанда кемнәр яшәгән?

3. Боларны белгәч, Казанга барып кайтырга да була.

   - Казанга нинди транспорт белән барабыз?

   - Анда тагын нәрсәләр белән барып була?

   - Юлыбыз күңелсез булмасын өчен, әйдәгез, уен уйныйк:

    “ә” хәрефе кергән сүзләр әйтегез, “ө” хәрефе кергән сүзләр әйтегез.

  • Шулай итеп без Казанга килеп тә җиттек.

Синнән дә ягымлы як

Җирдә юк икән

Казаным, Казаным!

Әниләр җылысы

Ят җирдә юк икән

Казаным, Казаным!

Экскурсия. (тактада рәсемнәр эленгән)

  • Казанда тарихи һәм истәлекле урыннар бик күп. Казанны – Кремль бизи. Ул Казанка елгасы буенда салынган. 1552 елда Казанны Иван Грозный штурмлый. Кремльнең агач стеналары яна, җимерелә. Ул яңадан төзелә. Спас башнясы таштан, Кремль стеналары кирпичтән төзелә.
  • Менә Сөембикә манарасы. Ул җиде катлы. Кызыл кирпичтән салынган. Манара очында алтын ай балкый.
  • 1722нче елда Казанга Петр I килә. Аның истәлегенә Петропавел соборы төзелә.
  • 1766нчы елны Казанда Мәрҗәни мәчете салына. Ул Каюм Насыйри урамында урнашкан.
  • 1804нче елда Казанда Университет ачыла. Университетның беренче ректоры Н.И.Лобачевский була.
  • Казанда музейлар да күп. Сынлы сәнгать музее, Г.Тукай, М.Горький, Шәриф Камал музейлары һ.б.
  • Ә менә -  үзәк китапханә.

                 

IV. Физкультминут.

- Ял итеп алдыгызмы? Әйдәгез хәзер Казан укучылары белән танышыйк.

(Такта янына ике укучы чыга, алар -  Казан укучылары)

         - Синең исемең ничек?

         - Сиңа ничә яшь?

         - Кайда яшисең?

         - Син ничәнче сыйныфта укыйсың?

         - Сезнең гаиләгез зурмы?

         - Анда кемнәр бар?

         - Сиңа Казан ошыймы?

         - Кайсы урыны күбрәк ошый?

V. Ныгыту.

    Текст өстендә эш.( дәреслектә 89 бит)

а) текстны үзем укыйм;

б) балалар укыйлар;

в) сорауларга җавап бирергә:

         - Казанда нинди тарихи җирләр бар?

         - Казанны нәрсә бизи?

         - Нинди манара аеруча матур?

 Хәзер өйгә кайтыр вакыт та җитте. Уен .

  • Кушымчаларны дөрес куй. (тактада плакат эленгән)

Мин Казанга бар...

Дуслар очтрат...

Мин Казанга тагын барыр...

                              - мын; - дым, - дем

  1. Өй эше. Казан турында рәсемнәр ясарга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә рус телле балаларга дифференцияләштереп укытуның төрле алымнарын куллану

Индивидуаль-дифференцияле белем бирүнең структурасын укытуны индивидуальләштерүнең максатлары мондый: өйрәтү (укучыларның белемен тирәнәйтү һәм киңәйтү, сәләтен, күнекмәләрен ныгыту); камилләштерү (мө...

5 сыйныфта (рус телле балаларга) әдәбияттан дәрес планы

5 нче сыйныфта (рус телле балаларга) әдәбияттан "Татар театрлары" дигән темага дәрес планы...

Исемнең килеш белән төрләнеше(5 сыйныф,рус телле балаларга татар теле дәресе)

Рус телле балаларга татар теленнән дәрес эшкәртмәсе ФГОС 5 нче сыйныф...

Мастер-класс. Тема: Кая?Кайда?Кайдан? (3 нче сыйныф рус телле балаларга татар телен укыту).

Мастер-класс. Тема: Кая?Кайда?Кайдан?  (3 нче сыйныф рус телле балаларга татар телен укыту)....

Дәрес конспекты Тема: Хайваннар дөньясында (4 нче сыйныф рус телле балаларга татар телен укыту).

Дәрес конспекты Тема: Хайваннар дөньясында  (4 нче сыйныф рус телле балаларга татар телен укыту).Хәйдәрова дәреслеге буенча...

Дәрес конспекты. Тема: Татарстан- дуслык иле! (6 сыйныф рус телле балаларга татар телен укыту).

Дәрес конспекты. Тема: Татарстан- дуслык иле! (6 сыйныф рус телле балаларга татар телен укыту)....

"Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле һәм әдәби уку”предметыннан программа 1 – 4 нче сыйныфлар, (Казан, "Мәгариф", 2011 ел, төзүчеләр: Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева ) һәм “Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен к

На сегодняшний день для учащихся с ограниченными возможностями здоровья нет специальных учебников для преподавания татарского языка и литературы в русскоязычных группах, поэтому перед учителем остро в...