Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә рус телле балаларга дифференцияләштереп укытуның төрле алымнарын куллану
учебно-методический материал на тему

Индивидуаль-дифференцияле белем бирүнең структурасын укытуны индивидуальләштерүнең максатлары мондый: өйрәтү (укучыларның белемен тирәнәйтү һәм киңәйтү, сәләтен, күнекмәләрен ныгыту); камилләштерү (мөстәкыйльлеген үстерү); тәрбияләү (иҗади шәхес итеп үстерү).

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon differ._ukytu.doc66 КБ

Предварительный просмотр:

Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә

рус телле балаларга дифференцияләштереп укытуның төрле алымнарын куллану

Җиһаншина Венера Гавис кызы, I кв. категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Эчтәлек

  1. Кереш …………………………………………………..………………………......... 3

  1. Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә рус балаларына дифференцияләштереп укытуның төрле алымнарын куллану……….................................................……... 5

  1. Йомгаклау …………………………………………………………………………... 7

  1. Кулланылган әдәбият ……………………………………………………………… 8

Кереш

Индивидуаль-дифференцияле укытуның фәнни нигезләре түбәндәгеләрне үз эченә ала.

Индивидуаль-дифференцияле укытуның анык кына билгеләмәсе юк. “Индивидуаль-дифференцияле укыту” һәм “индивидуаль-дифференцияле мөнәсәбәт” терминнарын аерып карау кирәк. Беренче очракта сүз укытуны укучының мөмкинлекләрен  танып-белү эшендәге үзенчәлекләрен, мавыгуларын һәм сәләтен исәпкә алып оештыру турында бара. Мондый укыту индивидуаль-дифференцияле мөнәсәбәт аша тормышка ашырыла. Монысы укытучының төрле тип төркемнәргә бүленгән укучыларга педагогик тәэсир итү системасын аңлата. Ә төрле төркемнәрне, укучыларның аерым үзенчәлекләрен исәпкә алып, укытучы үзе оештыра. Аерым үзенчәлек дигәндә без укучының өйрәнү мөмкинлекләрен, булган белем һөнәрләрен, фикер дәлилли белүен, эшлеклелеген, коллективтагы шәхси мөнәсәбәтләрен, аңа гаиләсе тәэсирен күздә тотабыз. Индивидуаль- дифференцияле укытуны нәтиҗәле итү өчен дифференциянең түбәндәге принципларга җавап бирә торган дидактик моделе тәкъдим ителә: эзлеклелек , дифференциянең киң колачлы, укучылардагы үзенчәлекләр һәм мөмкинлекләрне тулысынча ачуга юнәлгән булуы, күмәк рәвештәге уку-укыту процессы һәм индивидуаль рәвештәге үзләштерү процессы арасындагы узара бердәмлек.

Индивидуаль-дифференцияле белем бирүнең структурасын укытуны индивидуальләштерүнең максатлары мондый: өйрәтү (укучыларның белемен тирәнәйтү һәм киңәйтү, сәләтен, күнекмәләрен ныгыту); камилләштерү (мөстәкыйльлеген үстерү); тәрбияләү (иҗади шәхес итеп үстерү).

Индивидуальләштерү индивидуаль-дифференцияле укытуның принцибы булса, дифференцияләү – укытуны оештыруда әлеге принципны тормышка ашырырга мөмкинлек бирә торган формасы. Укытуны индивидуальләштерү, индивидуаль мөнәсәбәткә караганда, киңрәк һәм тулырак төшенчә ул. Мин индивидуаль-дифференцияле мөнәсәбәтне укытуның гомумдидактик принцибы итеп карарга кирәк дип саныйм. Дифференцияле укытуның бу моделе югары һәм түбән класс укучыларын укыту процессында кулланыла. Өзлексез бара торган белем бирү процессының төрле баскычларында әлеге модель ныгып урнаша ала. Модельне башта түбән классларда , аннары өлкәнрәкләрдә сынап карауның хикмәте бар.

Бер күренекле галим фикеренчә, хәзерге заманда мәктәпкәчә яшьтәге балаларның физик һәм акыл үсеше дәрәҗәсе бер-берсеннән бик нык аерыла, ә үсмер чакта якыная төшә. Шуңа күрә югарыдагы модель белем бирүнең беренче баскычында да уңышлы кулланыла.        

Дифференцияле укыту моделе өч баскычтан тора.

Беренче баскыч укучыларның гамәлдә булган мөмкинлекләренә таяна. Ул түбәндәге өлешләрдән тора: 1) өйрәнү мөмкинлеге (танып-белүдәге төп процессларның үзләштерелү дәрәҗәсе); 2) булган белем (үзләштерелгән) дәрәҗәсе; 3)эшлеклелек (ару-талчыгу дәрәҗәсе); 4) уку-укыту эшчәнлегенең сәбәбе; 5) шәхеснең төп структур үзенчәлекләре; 6) коллективтагы шәхесара мөнәсәбәтләр.

Гамәлдәге мөмкинлекләрнең һәр компоненты «югары», «уртача» һәм «түбән» дип өч дәрәҗәдә карала.

Дифференцияләүнең икенче баскычы укучыларның танып-белү эшчәнлегендәге индивидуаль-типологик үзенчәлекләр диагностикасы белән бәйле. Психодиагностика мәгълүматлары нигезендә укучылар, баш мие кабыгының эшчәнлегенә карап өч төргә бүленәләр.

Дифференцияләүнең өченче баскычы укучыларда иҗади эшчәнлек чаткыларын өйрәнүне максат итеп куя. Иҗади сәләт «югары», «уртача», «ачылмаган» дип өч дәрәҗәдә карала.

Дифференцияләүнең беренче баскычы өйрәнү материалы катлаулы, ә укучылар төркемләп өйрәнүнең түбәндәге дәрәҗәсендә торган очракта кулланыла. Укытучы, гамәлдәге уку мөмкинлекләренә карап, тупланган төркемнәр белән эшли.

Дифференцияләүнең икенче баскычы өйрәтү материалының объектив катлаулылыгы һәм субъектив кыенлыгы уртача, ә укучылар аерым төркемнәргә танып-белү эшчәнлегендәге аерым үзенчәлекләргә карап тупланган очракта кулланыла.

Дифференцияләүнең өченче баскычы өйрәнү материалы җиңел булганда файдаланыла. Укучылар төркемнәргә иҗади эшкә сәләтле булу-булмауларына карап туплана.

Тулы дифференция уку-укыту процессында түбәндәге шартлар гамәлдә булган очракта гына тормышка аша:

Укучылар уку эшчәнлегенең төрле төрләре белән беркадәр таныш (күмәк характердагы һәм индивидуаль характердагы фронталь төр, дифференцияле төр, күмәк характердагы төркемле төр, парлап өйрәнү, аерым-аерым өйрәнү).

Дифференциянең беренче баскычы үтелгән, укучыларның гамәлдәге мөмкинлекләре ачыкланган.

Дифференциянең икенче баскычы үтелгән. Әлеге баскычны үткәндә укытучы укучыларның төрле типологик төркемнәре эшчәнлегенә («художниклар»,фикер ияләре, «уртакуллар») аерым игътибар бирергә тиеш. Катлаулылык дәрәҗәсе уртача булган материалны өйрәнгәндә, дифференциянең икенче баскычы, авырын өйрәнгәндә, беренче баскычы кулланыла.

Укучыларның иҗади сәләтен  исәпкә алу мөмкин.

Диагностик экспериментның өченче этабын уздырганнан соң дифференцияләүнең өченче баскычы башлана.

Барлык шартлар үтәлгәндә дифференцияләүнең һәр өч баскычын җайлы куллана торган тулы дифференцияле укытуга күчәргә мөмкин.

Өч баскычлы дифференциянең әлеге технологиясен куллану укытучыга индивидуаль-дифференцияле укытуның төп юлларын билгели.

Укучыларның акыл сәләтен үстерү өчен балаларның игътибарын, күзәтүчәнлеген, иҗади күзаллавын, хәтерен, логик фикер йөртүен үстерү өчен шартлар булдырылырга тиеш. Акыл сәләтен үстерү даими булырга тиеш. Укучыларның күзәтүчәнлеген, дөрес нәтиҗәләр ясавын, логик фикерләвен аерым күнегүләр системасы ярдәмендә һәр дәрестә камилләштерә барырга кирәк.

Барлык балалар да бертөрле нәтиҗәгә ирешә алмый. Шуның өчен күнегүләрнең катлаулана баруы, күләме буенча төрле булуы шарт. Укытучы исә һәр баланы үз фикерен әйтергә мөмкинлек бирә. Гадидән катлаулыга, җиңелдән авырга бару принцибын күздә тотып эшләнә.

Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә рус балаларына дифференцияләштереп укытуның төрле алымнарын куллану

Татар телен дифференцияле укыту – аеруча кирәкле мәсьәлә, чөнки рус мәктәпләрендә бу фәнне өйрәтүнең шактый гына үзенчәлеге бар. Аның иң беренчесе, иң кирәклесе – балаларның телне өйрәнүгә әзерлек дәрәҗәсе төрле булу.

Яңа педагогик технологияләрнең 1 өлеше – тестлар куллану. Тестлар 3 төрдә:

  • тәкъдим ителгән җаваплардан дөресен сайлап алу;
  • тест – схема;

- логик схема.

Тестларны урынлы кулланырга кирәк, чөнки укучы әзер җавапны сайлап алуга күнегеп китеп, моның аның белеменә кире йогынты гына ясавы мөмкин. Уку материалын үзләштерүне ныгытканда индивидуаль-дифференцияләштерелгән тестлар   куллану тәкъдим ителә.

Укучыларның яшь үзенчәлекләрен һәм индивидуаль сәләтләрен исәпкә алу принцибы укытуның иң әһәмиятле принципларыннан берсе, чөнки ул барлык калган принципларның тәэсир итүчәнлеге һәм нәтиҗәлелеген бәйләүче мөһим шарт. Мәктәпләрдә төрле укучыларга индивидуаль якын килү – берәүләрнең кызыксынуларына уңай шартлар тудыру һәм  башкаларны да программа таләпләренә  җавап бирерлек дәрәҗәгә җиткерү ул. Моңа иң элек аерым укучыларга индивидуаль биремнәрнең авырлык дәрәҗәсен арттыру, ә икенчеләренә  коллектив эшкә тарту өчен, төрле бирем һәм күнекмәләр бирү юлы белән ирешелә.

Укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшерүнең иң нәтиҗәле һәм уңайлы төре – тестлар куллану. Алар танып-белү эшчәнлеген активлаштырырга ярдәм итә, белемнәрне дөрес бәяләргә, хаталарны башлангыч этапта ук төзәтергә мөмкинлек бирә. Ләкин тестлар гадәти дәресләрдә кулланыла торган телдән һәм язмача тикшерүне тулысынча алыштыра алмый, ул бары тик өстәмә буларак кына файдаланыла.

Укытуны индивидуальләштерү һәм дифференцияләштерү – дәрестә барлык эшне балаларның үсеш, белем дәрәҗәсен искә алып оештыру зур әһәмияткә ия. Укучыларның белем алуга кызыксынучанлыгы арта, гомуми күнекмәләре генә түгел, бәлки аерым сәләтләре дә үсә. Бала сәләтсез була алмый. Аны үстерү бездән – укытучыдан тора. Бүген, фән һәм мәгариф өлкәсендә үзгәрешләр киң колач алган чорда, укыту-тәрбия эше сыйфатын камилләштерү кирәклеген яхшы аңлыйбыз.

Бүген белем бирүнең сыйфаты күбесенчә укытучының яңа технологияләрне үзләштерү һәм аларны эшендә файдалана белү дәрәҗәсенә бәйле.

Тәҗрибәдән күренгәнчә, телнең яшәеше һәм үсеше халыкның аны көндәлек тормышта ни дәрәҗәдә куллануына бәйле. Шунлыктан, татар теле башка милләт вәкилләре тарафыннан тиешенчә үзләштерелгәндә генә, ул халыкның киң даирәсенә хезмәт итә алачак. Аңлавыбызча, бу бурычны бер очракта – мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә, мәктәпләрдә балаларны татар телен өйрәтү аша гына үтәп була. Бүген рус телле аудиториядә татар телен өйрәтүнең уңай һәм тискәре тәҗрибәсе шактый. Хәзер инде әлеге тәҗрибәгә нигезләнеп, инновацион технологияләр кулланып, эшне шул юнәлештә, әмма яңача оештыру зарурлыгы килеп туды.

Татар теле дәресләрендә түбәндәгеләр максат итеп куела:

көнкүреш темаларына аралашу өчен җитәрлек актив сүзлек булдыру;

тормыштагы таныш хәлләрдә аралаша алу;

таныш күренешләр хакындагы табигый тизлектәге сөйләмне ишетеп аңлау;

ике телле сүзлекләр һәм грамматик белешмәләрдән файдалана белү;

чагыштырмача җиңел укый һәм яза белү.

Яңа уку-укыту методик комплексы үз эченә түбәндәгеләрне ала:

укучылар өчен дәреслек (дәресләр, фонетик материал, сүзлек);

укучылар өчен эш дәфтәре (грамматик-лексик материалны үзләштерү өчен язмача күнегүләр сериясе, темалар буенча биремнәр);

дәресләрдә тыңлау өчен аудиоматериал (текстлар, шигырьләр, җырлар, фонетик күнегүләр);

контроль тестлар һәм текстлар җыентыгы (һәр темага контроль тест, шулай ук кереш һәм йомгаклау тестлары).

Балаларның белем дәрәҗәләре төрлечә. Бер үк сыйныфта белем дәрәҗәләре төрлечә булган балалар утыра: көчлесе дә, уртача сәләтлесе дә, йомшак үзләштерүчесе дә. Мондый сыйныфтагы балалар белән ничек  эшләргә, аларга ничек ныклы белем бирергә? Әлеге мәсьәләне хәл итү юлы – укытуны дифференцияләштерү. Дифференцияле укытуның төп максаты – көче, сәләтенә туры килерлек биремнәр эшләтеп, бөтен укучының теманы үзләштерә алуына ирешү, аеруча сәләтлеләрнең үсеше өчен дә мөмкинлек тудыру.

Татар телен өйрәнүче рус төркемнәрен карыйк. Аларны өч төркемчәгә бүләргә мөмкин. Беренчесен мин “катнаш” дип атыйм. Монда яртылаш яки 25%ы татар булган балалар керә. Алар дәрес вакытында гына түгел, гаиләдә дә, сирәк кенә булса да, татар телен ишетәләр. Татар телен үзләштерүгә әзерлек, мөмкинлек аларга геннар аша күчә. Гадәттә, бу балалар татар телен үзләштерәләр, авазларның татар теленә хас йомшак әйтелешен, грамматик конструкцияләрне тизрәк аңлап алалар. Андыйлар дәрестә укытучының таянычы.

Икенче төркемчәгә саф рус, башка милләт балалары керә. Алар өчен татар теле – чит ил теле.

Рус төркеменең өченче төркемчәсенә татар балалары керә. Алар телне башта татар төркемнәрендә өйрәнә башлый, тик дәрес темасын аңламау, үзләштермәү сәбәпле, рус төркеменә күчәргә мәҗбүр була, чөнки анда тема күбрәк рус телендә аңлатыла.

Дифференцияле укытканда, бөтен укучы үз мөмкинлегенә, сәләтенә туры килердәй эшне башкара, үз көче җитәрлек кыенлыкларны җиңеп чыга.

Яңа  теманы  өйрәнү  алдыннан, мин  тиешле  белем  һәм  күнекмәләрне,  нинди  метод һәм   алымнар  куллану  максатка  ярашлы  булуын,  нинди  күрсәтмә  әсбаплар, нинди  сорау  һәм  биремнәр тәкъдим  итәргә  кирәклеген, укучыларның  сыйныфта  һәм  өйдә  нинди  күләмдә  эш  башкарырга тиешлеген  билгелим.

Билгеле  булганча,  һәр  дәрес  яңа  күнекмәләр  һәм  эш  алымнары  формалаштырудан  гыйбарәт. Мин  үзем  яңа  теманы  өйрәнгәндә  көчле  укучыларга,  ә  ныгыту,  кабатлау  өлешендә  йомшаграк  укучыларга  игътибарны  юнәлтәм.

Бүген татар теле кабинетларында магнитофон, интерактив такталар, компьютер кебек техник чаралар булганлыктан, аларны дәресләрдэ унышлы кулланам.

Йомгаклау

Дәресләрне үткәргәндә, бигрәк тә рус төркемнәрендә, мин гади эш алымнарын әкренләп катлауландырырга тырышам. Димәк, дәресне сүздән башлыйм, аннары без – сүзтезмәгә, җөмләгә, аннан соң гына текст, монолог, диалогка күчәбез. Өй эшләрен дифференцияләштереп бирү дә яхшырак нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә.

Соңгы сүз итеп шуны әйтәсем килә: дифференцияле укытканда барлык укучы үз мөмкинлегенә, сәләтенә туры килердәй эшне мөстәкыйль башкара, нәтиҗәдә татар телен яхшы үзләштерүгә ирешә.

Бала мәктәптә яхшы укысын һәм һәрвакыт белемгә тартылып, үзенең сәләтен үстерсен өчен, белем бирүнең төрле вариантларын, яңа технологияләрен кулланып, метод һәм алымнарның төрле ысулларын файдаланып эшләргә кирәк.

Кулланылган әдәбият

  1. Ш.А.Амонашвили «Максатың булса, юлы табылыр» Укытучы өчен кулланма - М.Просвещение.
  2. Г.Г.Габдуллин «Мәктәп педагогикасы» - Казан, Мәгариф 1993.
  3. «Мәгариф» №7 1997, 2003, 2004 Просвещение. Ежемесячный общественно – педагогический и научно – литературный журнал.
  4. «Фән һәм мәктәп» (2000, №5).
  5. «Формы и методы повышения познавательной и творческой активности учащихся». Центр педагогической поддержки. Нижнекамск, 2007 г.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә тестлар

Лексикология бүлеге буенча белемнәрне тикшерү....

Балаларга әхлакый тәрбия бирүдә Риза Фәхреддин хезмәтләрен татар теле һәм әдәбият дәресләрендә куллану.

Бүгенге көндә тәрбия, әдәп-әхлак мәсьәләләре күпләребезне борчый. Яшьләрнең күбесе ак белән караны аера алмый, күңеле белән акчага, шул исәптән хәрам малга алданып яши. Гасырлар буена буыннан-буынга к...

Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә уен алымын куллану

           Үземнең чыгышымны бөек философ Декарт  сүзләре белән башлыйсым  килә. Яхшы белү генә җитми, иң кирәклесе –белгәнне дөрес итеп куллану.  М...

Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә мәгълүмати технологияләр һәм электрон белем чыганакларын куллану

Материал на тему использование интерактивной доски на уроках татарского языка и литературы...

Риза Фәхреддин хезмәтләрен татар теле һәм әдәбият дәресләрендә куллану.

Балаларыгызны үзегез яшәгән заманга һәм башка заман өчен дәяраклы итеп укытыгыз.Ризаэддин Фәхреддин....

Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә инновацион технологияләрдән проект методын куллану

Фәнни эшемнең төп максаты Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына күзәтү ясау түгел, ә аның табигать  күренешләрен тасвирлаган әсәрләрен барлау, Г.Тукай әсәрләренә нигезләнеп, әсәр эчтәлеген ачуда пейз...