Балаларга әхлакый тәрбия бирүдә Риза Фәхреддин хезмәтләрен татар теле һәм әдәбият дәресләрендә куллану.
статья по теме

Нәгыймуллина  Эльвина   Әхмәтфатих   кызы

Бүгенге көндә тәрбия, әдәп-әхлак мәсьәләләре күпләребезне борчый. Яшьләрнең күбесе ак белән караны аера алмый, күңеле белән акчага, шул исәптән хәрам малга алданып яши. Гасырлар буена буыннан-буынга күчеп килгән намуслылык, шәфкатьлелек, бер-береңә ярдәм итү, эчкерсезлек, саф мәхәббәт, үз ихтыяҗыңны башкаларныкыннан өстен куймау кебек әхлакый хәзинәләр аяк астына салып таптала, онытыла башлады.  Ә дөрес тәрбияне ничек бирергә соң?  Бүгенге көндә Р. Фәхреддиннең мирасын барлау-белем, тәрбия өлкәсендә алыштыргысыз ярдәмчебез. Тәрбия темасына багышланган дәреслекләрендә Р. Фәхреддин: яшь буынны тәрбияләү эше – ул бик мөһим социаль мәсьәлә һәм ул үзенә укучыларның вә ата-аналарның даими игътибарын таләп итә”, – дигән фикерне әйтә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Р.Фәхреддин62.5 КБ

Предварительный просмотр:

Балаларга әхлакый тәрбия бирүдә Риза Фәхреддин хезмәтләрен татар теле һәм әдәбият дәресләрендә куллану.

Нәгыймуллина Эльвина Әхмәтфатиховна

Әлмәт шәһәре, 5нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Шәхеснең камильләшү һәм үсүендә әхлак тәрбиясенең ролен педагогика элек –электән исбатлап килгән. Бүгенге көндә тәрбия, әдәп-әхлак мәсьәләләре күпләребезне борчый. Кая барабыз? Урлашу, алдашу, үтерү гадәти күренешкә әверелеп бара. Тир түкми генә байлык туплау-төп кәсепкә әйләнде, наркомания, жинаятьчелек, эшсезлек чәчәк ата. Яшьләрнең күбесе ак белән караны аера алмый, күңеле белән акчага, шул исәптән хәрам малга алданып яши. Гасырлар буена буыннан-буынга күчеп килгән намуслылык, шәфкатьлелек, бер-береңә ярдәм итү, эчкерсезлек, саф мәхәббәт, үз ихтыяҗыңны башкаларныкыннан өстен куймау кебек әхлакый хәзинәләр аяк астына салып таптала, онытыла башлады.      Илдәге аяныч хәлдә яшь буында кешелеклелек сыйфатларын саклап калу өчен бердәнбер юл, таяну ноктасы – әхлак тәрбиясе бирү.Ә дөрес тәрбияне ничек бирергә соң? Теләсә нинди тәрбия түгел, ә тиешле дөрес тәрбия бирү юлын, мин, гомер буе тәрбия эшенә зур әһәмият бирүче Ризаэддин Фәхретдин хезмәтләрендә таптым. Ул төрки татар тарихчысы, дин галиме, җәмәгать эшлеклесе, педагог һәм әдип, гомумән, Русиядәге төрки халыклар тарихында күп хезмәтләре һәм фидакарь гамәлләре белән тирән эз калдырган шәхес. 

Бүгенге көндә Р. Фәхреддиннең мирасын барлау-белем, тәрбия өлкәсендә алыштыргысыз ярдәмчебез. Мәшһүр галимнең мирасын өйрәнү максатында безнең галимнәребез даими эзләнү эшләре алып баралар. Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Кол Гали исемендәге халыкара премия лауреаты, борынгы хезмәтләр белгече Әнвәр Хәйри галимебез Риза Фәхреддиннең фәнни мирасын халкыбызга кире кайтару өстендә нәтиҗәле эшли. Аның тарафыннан олуг галимебезнең 17 ләп китабы бүгенге телгә кайтарылып, тәрҗемә ителеп, төрле басмаларда дөнья күрде.  Ул Риза Фәхреддин турында болай ди: ”Р. Фәхреддин дингә – кешелек җәмгыяте килеп яши башлаганнан алып, Әдәп, Әхлак, Шәфкать, Изгелек, Кешелеклелек, Намус, Сафлык, Гаделлек, Яхшылык һәм башка бик күп күркәм төшенчәләрне эченә алган һәм бозык эшләрдән тыелып, яхшы эшләр генә эшләргә өндәгән кануннар тупланмасы һәм тәртип, тәрбия һәм әхлакның нигезе, гаиләдә тәртип сакчысы, тормышның төзек, гомерләрнең бәрәкәтле вә файдалы узуына сәбәпче итеп карый. Бу – аның, дин әһеле булудан тыш, чын галим икәнлеген күрсәтеп тора”. 

Тәрбия темасына багышланган дәреслекләрендә Р. Фәхреддин: яшь буынны тәрбияләү эше – ул бик мөһим социаль мәсьәлә һәм ул үзенә укучыларның вә ата-аналарның даими игътибарын таләп итә”, – дигән фикерне әйтә. Ул җаны-тәне белән чын күңелдән шуларны аңлатырга тырышып яши. Мәгърифәт һәм белем тарата: әдәби һәм био-библиографик хезмәтләрендә тормышны реалистик карашлардан чыгып бәян итә. Аңарда акыл һәм белемнең чикләнмәгән көченә ышану, мәгърифәтне ялкынлы пропагандалау, үстерү нәтиҗәсендә үз халкын бәхетле итәргә омтылу хас.           “Р.Фәхреддин белем серләренә бала вакытта ук төшенә башлый, иң беренче дәресләрне әнисе Мәхүбә абыстайдан һәм әтисе Фәхреддиннән ала. Мәдрәсәнең өлкән сыйныф шәкерте булганда ук Ризаэддин үзенең хезмәт юлын башлап җибәрә: башлангыч сыйныф балаларын укыта. Дөньяви фәннәр укытуы, тәрбия эшендә яңа алымнар куллануы белән ул бик тиз танылып өлгерә. чын мәгънәсендә  олуг педагог була.” [ 2, 44 б.] “ Сайлаган һөнәренә гомере буе тугры булып кала. Шулай ук фәнни эш белән дә мавыга, китаплар мәкаләләр яза,  аның бөтен эшчәнлеге игелеккә, толерантлыкка, халыкны белемле һәм тәрбияле итүгә юнәлдерелгән. Бу затның халык педагогикасына, яшәеш тәҗрибәсенә, ислам диненә, башка кавемнәрнең дә рухи казанышларына нигезләнгән тәрбия китаплары (“Тәрбияле бала”, “Тәрбияле ана”, “Тәрбияле ата”, “Тәрбияле хатын”, “Шәкертлек әдәбе”, “Нәсыйхәт”...)  халкыбызны иманлы, әхлаклы итүдә инде гасыр буе дәреслек, тәрбия әсбабы, академия вазыйфасын үтәп киләләр”. [2, 27б.]   Яшь буынны яхшы сыйфатлы мәдрәсәләрдә укытып һәм югары әхлак сыйфатларына ия булган мәдәниятле кешеләр  итеп тәрбияләп, олы тормыш юлына әзерләүне Р.Фәхреддин, бөтен җәмгыятьнең иң изге, иң җаваплы, иң мөһим эше дип карый. Шул сәбәпле, татар җәмәгатьчелегенә бу юнәлештә дөрес һәм кирәкле эшчәнлек алып бару өчен бу китапларның әһәмияте бик зур, һәм без- мөгаллимнәр өчен- чын табыш. Чыннан да, галимебез тәрбия эшенә җитди карашта булган. Теләсә нинди тәрбия генә түгел, ә тиешле, дөрес тәрбия бирү юлын кайгырткан. Аның кайсы гына хезмәтен алып карасаң да, аларның һәрберсендә тәрбияле кеше башкалардан өстен куелып бирелә, чөнки һәрвакыт тәрбияле кешедән үрнәк алалар , аны мактыйлар, хөрмәт итәләр. Р.Фәхреддинның әлеге хезмәтләрендә бүгенге көнгә туры килердәй асыл үрнәкләр, күркәм нәсихәтләр, киңәшләр бик күп. Бу әсәрләр һәр гаиләдә, һәр ата –ананың өстәлендә булырга тиеш. Әгәр дә без Р.Фәхреддинның өйрәткән кагыйдәләренә нигезләнеп яшәсәк, тормышыбыз тыныч, балаларыбыз күркәм булыр иде. “Бала ак кәгазь кебек, аңа төрле нәрсә язарга мөмкин. Шуңа күрә яхшы тәрбияне дә, яман юлга бара торган бозык тәрбияне дә кабул итәргә мөмкин”,- дип язган Р.Фәхреддин.

  Үзенең “Тәрбияле бала” исемле китабының иң башында мәшһүр галимебез Р. Фәхреддин тәрбияле баланың нинди булырга тиешлеген, андый баланың җәмгыять өчен нинди зур байлык икәнлеген күрсәтеп, болай дип яза: “Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә –тәрбияле баладыр. Ата һәм ана өчен тәрбияле бала кебек олы байлык һич булмас. Тәрбияле бала дөньяда җанга шатлык һәм ахирәттә йөзгә аклык китерер. Тәрбияле бала дөнья байлыгына да бирелми һәм бер дәүләт патшалыгы белән дә алыштырылмас – аны һәркем яратыр һәм мактап телгә алып сөйләр, ни сораса да бирерләр. Тәрбиясез баланы бер кеше дә яратмас, йомыш кушмасалар , бәяхас хурларлар  вә кимсетерләр генә.”[1, 30б.] Нәкь менә мәшһүр мәгърифәтчебез хезмәтләренә  таянып   Р.З. Хәйдарова дәреслеге буенча  һәр дәресебезне  корырга тырышам.

 Бүгенге көндә мин рус балалары белән эшлим. Рус мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты программасында  Р.Фәхреддин иҗатын өйрәнүгә сәгатьләр каралмаган. Шулай булуга карамастан, аның үгет –вәгазьләрен  өйрәнүне әдәби уку дәресләрендә тәрбияви  текстлар белән  бергә алып барам.   Сөйләм, киенү, өстәл янында, кунак , туганннарга, дусларга карата әдәплелек кагыйдәләрен тыңлап кына калмыйлар, ә бәлки үзләре дә бер- берсенең кимчелекле якларын күрсәтеп, шул кимчелекләрне төзәтү өстендә эшләргә тырышалар.

 Белем алу, уку , гыйлемлелек темасы башлангыч сыйныфтан башлап елдан- ел кабатланып, киңәйтелеп бирелә.  Р. Фәхреддинның “Гыйлем –күңел күзен ачар, наданлык караңгылыгын җибәрер, олы дәрәҗәләргә ирештерер, дошманнарга каршы корал булыр, тереклекне саклар, дөньяда тору юлларын белдерер, йорт эчендә ни рәвештә булырга кирәклеген өйрәтер. Гыйлем галимнәрнең зиннәте, адәмнәрнең хөрмәте булып, һич бетми торган байлыктыр”, сүзләрендә никадәр мәгънә, хакыйкать. [3, 26б.]  8 сыйныфта “Өлгерәм әле...” өзеген, Р.Вәлиеваның “Барый телевизор карый” шигырен  укыгач, белем алырга теләмәгән , ялкау балаларга үзебезнең киңәшләрне бирәбез. Ярдәмгә Р. Фәхреддинның “Җәвамигуль –кәлим шәрехе” китабы килә . Әлеге хезмәттә шундый юллар бар: “Галим яки гыйлем өйрәнүче, яки тыңлаучы, яки гыйлемне сөюче булып йөр! Гыйлем –ул дан күлмәге. Һәрбер фәнне үзләштер, надан булма”.[5,126б.]  Бу җөмләләр әсәрдәге геройларга һәм укучыларга киңәш булып яңгырый. Шулай ук мәктәптә, дәрестә үз –үзеңне яхшы тоту өчен мәктәп әдәпләрен белү кирәк. “Мәктәп әдәпләре” хезмәтендә шундый  нәсыйхәтләр бар: “мәктәпкә баргач  әдәпле генә үз урыныгызга утырыгыз, дәрес вакытында сөйләшмәгез, гыйлем өйрәнү өчен ихлас тырышыгыз, әдәп өйрәнегез, күркәм холыклы булуны олы бәхет дип белегез. Китап, кәгазь һәм башка язу әсбапларыгызны чиста тотыгыз, каләмегезне киемегезгә сөртмәгез”.[3,22б.]  Әлеге нәсыйхәтләрне 8 сыйныфта “Пирамида” текстын, 5 сыйныфта “Дәрестә”  шигырен өйрәнгәндә кулланам. Әлеге нәсыйхәтләргә нигезләнеп геройларга киңәшәләр бирәбез.

   Бүгенге көндә  укучыларда күрергә теләгән   мөһим сыйфатларның берсе –әдәп, гүзәл әһлак, һәм хая, ягъни оялу, начар эшләрдән саклану, тартыну дигән сүз. “Әдәпле кеше башкалар белән яхшы яшәр, олыларны хөрмәт итәр, кешеләргә рәхим – шәфкать күрсәтер. Андый кеше үзен түбәнәйтә торган хәрәкәтләрдән ерак торыр. Мондый эшләргә очраса, оялыр, бите кызарыр”,- дип яза Р. Фәхреддин.

   “Әдәп вә хая барлык кешеләрдә дә бертөрле булмый. Кайбер кешеләр ялгышлык белән генә , белми яисә сизмичә генә , берәр хата эшләсәләр, көннәр буе оят кайгысыннан котыла алмыйлар. Кайберләре исә зур гөнаһлар, гафу итмәслек хаталар эшләсәләр дә, исләре китми. Чөнки алар, кызганычка каршы, әдәп вә хаяларын, вөҗдан тойгыларын югалтканнар”.[3, 69б.]  Әлеге сыйфатлар  5 сыйныфта “Язгы каникул”, “Тәмле сүз”, “Туган көндә” әсәрләрендә, 7 сыйныфта “Иң зур кеше”, “Вөҗдан газабы” , 8 сыйныфта “Подъезддагы язулар”  шигырендә, “Җиңәсем килде”,  хикәясендә төп теманы алып тора.

   Р.Фәхреддин тәрбиялелекнең бөтен ягын исәпкә алып, үзенең хезмәтләрендә бабаларга үгет –нәсыйхәт  бирә. 5 сыйныфта табын янында үзеңне тоту турында текстлар “Минем туган көнем” темасы астында берләштерелгәннәр. “Туган көн –күңелле бәйрәм” текстында Гүзәл, “Рөстәм” текстында Рөстәм исемле тәрбияле   балалар белән  очрашабыз. Алар мактауга лаек, шуңа күрә аларны укучылар мактыйлар, алардан үрнәк алалар. Шунда ук укучылар капма –каршы геройны чагылдырган –“Табын янында” тексты белән танышалар. Текстның герое –Саша табын янында бик тәрбиясез була:ул тиз- тиз, авызын чапылдатып, ашыга –ашыга, сөйләшә –сөйләшә ашый. Ул киткәннән соң, өстәл өсте бик ычрак кала: анда ит һәм ипи валчыклары аунап ята. Текстны укып, эчтәлеген аңлаганнан соң, Р.Фәхреддинның  “Тәрбияле бала” хезмәтеннән  түбәндәге сүзләрне куллану бик урынлы: “Баланың тәрбияле икәнлеге ашарга утырганда бик беленер. Тәрбияле бала зурлар күрсәткән урынга туры гына утырыр, бүлеп бирсәләр шуны ашар, кирәк булса дәһи яхшы гына итеп сорар.  Ашаганда һич ашыкмас, икмәк валчыкларын читкә төшермәс. Ашны ашъяулыгына вә үзенең киемнәренә түкмәс. Мондый балаларны һәркем яратып вә мактап сөйләрләр.” [3, 9 б.]

Бүгенге көндә актуаль проблемаларның берсе булып балаларның ата-аналарына , гомумән, өлкәннәргә карата мөнсәбәтнең үзгәрүе. Балалар ата-аналарны  тыңларга, хөрмәт итәргә, аларга рәхмәтле булырга тиешләр. Мондый мөнәсәбәт кешенең табигатенә үк салынган. Ана кешегә аеруча игътибар кирәк, чөнки төп авырлык аның җилкәсенә төшә.  Әгәр балада эгоизм, ялкаулык, ялганлау кебек начар сыйфатлар күренсә,бу – хәвефле сигнал. Әлеге сыйфатлардан шәфкатьсезлеккә  ерак калмый. Шәфкатьсезлек кансызлыкны китереп чыгара.

            “Әй, хөрмәтле балалар! Сезнең ата вә аналарыгыз сезгә иң авыр вә мәшәкатьле хезмәтләрен иттеләр вә һаман да итәләр. Һәрвакыт сезнең өчен Аллаһы тәгаләгә ялваралар вә дога кылалар. Моның өчен һәрникадәр аларның хезмәтләренә катышмавыгыз вә мәшәкатьләренең хакын үтәвегез мөмкин булмаса да, һаман аларга хөрмәт күрсәтүче булыгыз!”- дип яза Р.Фәхреддин үзенең хезмәтендә”.[1,43б.] Югарыда әйтелгән темага караган әсәрләр дәреслектә шактый күп. Мәсәлән, 5 сыйныфта “Уллар” хикәясе, 8 сыйныфта “Җилкәннәр җилдә сынала”, “Өзелгән чәчәкләр”, “Җиңәсем килде” хикәяләре зур мәгънәле әсәрләр. Р.Фәхреддинның әлеге сүзләрен әсәрне аңлау, геройларга бәя бирү өчен кулланам.

Гомумән, киң карашлы мәгърифәтче һәм педагог буларак, Р. Фәхреддин яшь буынның милли аңын һәм культура дәрәҗәсен үстерүне алгы планга куя. Аның хезмәтләре балаларны кешелекле, инсафлы, әдәпле, әхлаклы булырга өйрәтә. Бүгенге мәктәп-гимназияләрдә татар теле һәм әдәбияты дәресләренең төп вазифалары да шул.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак минем бурычым , программада каралган әсәрләрне аңлап үзләштерүдән, аның идея- эчтәлеген аңлатудан, укучыда эчке матурлыкка омтылу кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләүдән, әйләнә - тирә мөхиткә, төрле вакыйгаларга дөрес бәя бирү, мөстәкыйльлеккә өйрәтүдән гыйбарәт. Тәрбияче буларак, үз халкымның мәдәниятен, гореф- гадәтләрен, иң күркәм йолаларын, халкыбызның тарихын хөрмәт итәргә өйрәтү, балаларда тәрбиялелек, тугрылык, намуслылык һәм башка шундый әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.

Кулланылган әдәбият исемлеге:

  1. Мәшһүр мәгърифәтче – галим, педагог Ризаэддин Фәхреддин мирасын укыту –тәрбия процессында файдалану. II кисәк.- Казан: “ Школа”  нәшр., 2006.-200 б.
  2. Опыт и перспективы развития гуманистической парадигмы творчества  Р.Фахреддина  в условиях современной трансформации национального социума.- Альметьевск, 2004.-  134с.
  3.  Фәхреддин Р.Р.  Балаларга үгет- нәсыйхәт/Р.Р. Фәхреддин  - Казан: “Дом печати” нәшр., 2001.- 192 б.
  4.  Фәхреддин  Р.Р.  Гыйлем әхлак./Р.Р. Фәхреддин//  Идел.- 2002.- №4.- 58-60 б.
  5. Фәхреддин Р.Р.  Җәвамигуль- кәлим шәрехе/ Р.Р. Фәхреддин .- Казан: “Рухият”  нәшр., 2005.- 352 б.
  6. Хәйдәрова  Р.З.  Татар теле: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт. 5 нче сыйныф өчен д-лек(рус телендә сөйләшүче балалар өчен)/Р.З. Хәйдәрова, Л.Д.Белоусова, Э.Н. Хәбибуллина.- Тулылындырылган өченче басма.-  Казан:  Мәгариф, 2006.- 192 б.
  7. Хәйдәрова  Р.З.  Татар теле: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт. 7 нче сыйныф өчен д-лек(рус телендә сөйләшүче балалар өчен)/ Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева.-   Казан:  Мәгариф, 2007.- 191 б.
  8. Хәйдәрова  Р.З.  Татар теле: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт. 8 нче сыйныф өчен д-лек(рус телендә сөйләшүче балалар өчен)/ Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева.-   Казан:  Мәгариф, 2008.- 207 б.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә рус телле балаларга дифференцияләштереп укытуның төрле алымнарын куллану

Индивидуаль-дифференцияле белем бирүнең структурасын укытуны индивидуальләштерүнең максатлары мондый: өйрәтү (укучыларның белемен тирәнәйтү һәм киңәйтү, сәләтен, күнекмәләрен ныгыту); камилләштерү (мө...

Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә уен алымын куллану

           Үземнең чыгышымны бөек философ Декарт  сүзләре белән башлыйсым  килә. Яхшы белү генә җитми, иң кирәклесе –белгәнне дөрес итеп куллану.  М...

Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә укучыларга әхлак тәрбиясе бирү -тормышка әзерлекле шәхес тәрбияләүнең бер чарасы

Максатым:Балаларның сәләтен күрә белү, иҗади баскычка күтәрү, әдәпле, әхлаклы итү,    һәръяктан камилләшкән шәхес    тәрбияләүБурычларым:Укучыларны үз фикерләрен ана телендә дөрес ...

Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә мәгълүмати технологияләр һәм электрон белем чыганакларын куллану

Материал на тему использование интерактивной доски на уроках татарского языка и литературы...

Риза Фәхреддин хезмәтләрен татар теле һәм әдәбият дәресләрендә куллану.

Балаларыгызны үзегез яшәгән заманга һәм башка заман өчен дәяраклы итеп укытыгыз.Ризаэддин Фәхреддин....

Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә инновацион технологияләрдән проект методын куллану

Фәнни эшемнең төп максаты Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына күзәтү ясау түгел, ә аның табигать  күренешләрен тасвирлаган әсәрләрен барлау, Г.Тукай әсәрләренә нигезләнеп, әсәр эчтәлеген ачуда пейз...

"Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә экологик белем һәм тәрбия бирүнең әһәмияте", III Россиякүләм фәнни гамәли конференциясе җыентыгында басма (159 бит),-Казан 2015 ел;

quot;Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә экологик белем һәм тәрбия бирүнең әһәмияте", III Россиякүләм фәнни гамәли конференциясе җыентыгында басма (159 бит),-Казан 2015 ел...