Исемнең килеш белән төрләнеше(5 сыйныф,рус телле балаларга татар теле дәресе)
план-конспект урока по теме

Максудова Алсу Маннафовна

 Рус телле балаларга татар теленнән дәрес эшкәртмәсе ФГОС 5 нче сыйныф

 

Скачать:


Предварительный просмотр:

                 Рус телле балаларга татар теле  дәресе ,5 нче сыйныф

                                  Бакырчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең  беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы  Максудова Алсу Мәннаф кызы

Тема :  исемнең килеш  белән төрләнеше.

Планлаштырылган нәтиҗәләр :

Метапредмет – укучыларда гаиләгә кызыксыну  уяту.

Предмет – исем сүз төркемен аера белү ,исемнең килеш белән төрләнешен аңлату,белемнәрне ныгыту.

Шәхескә кагылышлы – балаларда үз-үзләренә карата җаваплылык,олыларга хөрмәт хисе тәрбияләү.

Материал : дәреслек 28-29 нчы битләр,рәсемнәр.

Җиһазлау :ЭР

                      Дәрес  барышы :

1.Мотивлаштыру-ориентлаштыру

1.Дәресне оештыру.

Исәнләштерү.Уңай психологик халәт тудыру. Тактада  алмагач рәсеме эленгән.Балалар төрле төстәге алмалар эләләр.(җавапларына карап)

2.Өй эшен тикшерү.

Укучыларның өй эшләрен тыңлау.

.Актуальләштерү.

-Бирелгән рәсемнәрдә сез нәрсәләр күрәсез?

Җавап :  мәктәп , машина,  әби,кыз, алма.

-Ниниди сорау куясыз?

Җавап :Кем?Нәрсә?

-Болар нинди сүз төркеме?

Җавап:  исем

Укытучы йомгак ясый.

  • Әйдәгез, сүзләргә кушымчалар өстибез.
  • Мәктәпнең,мәктәпкә,әбине,кыздан,алманы...
  • Кушымчаларны аерып күрсәтегез.Танышмы бу кушымчалар?
  • Җавап: килеш (падеж) кушымчалары.

4.Уку мәсьәләсен кую.

Укытуы дәрестә исемнең килеш белән төрләнешен өйрәнүләре турында җиткерә.

2.Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы.

 1.Килешләрне кабатлау.

Укытучы килешләрне сораулары белән кабатлый.

Укучылар чылбырлап килешләрне һәм сорауларын кабатлыйлар.

2.”Син кайсы кәрзиндә?”уены

Укучыларга алма формасында ясалган карточкага язылган  сүзләр бирелә  .  6  кәрзингә сүзләрне урнаштырырга кирәк.

Сүзләр :  энине,әнидән,әнигә,әнидә,әнинең, әтинең,әтине,әтидән,эти,бабай,бабайны,бабайдан,бабайда,әби,әбинең,әбидән,әбигә,әбине,апа,апаны,ападан,апада,апаның,абый,абыйны,абыйга,абыйдан,эне,энемнән,энемне,сеңел,сеңелне,сеңелдән,сеңелнең,сеңелгә.

Кәрзиндәге алмаларны саныйлар.Дөреслеген тикшерәләр.

Һәр укучының кулында кәрзин.Үзләре белеп,килеш тәртибендә урнашалар.

Бергәләшеп килешләрне кабатлыйлар.

Укытучы     Әти,Әни,Әби,Бабай,Сеңел,Апа,Абый – кемнәр?

Укучы :  бу-гаилә.

Укытучы.  Үзегезнең гаиләгез турында сөйләгез әле.(укучылар гаиләләре турында сөйлиләр. .

2.Дәреслек белән эшләү

3 нче күнегү,дәреслекнең  28 нче бите.Кирәкле сүзләрне куеп,җөмләләрне укыгыз.

-Нинди сүзләр өстәдегез?Кушымчаларын билгеләгез.Килешен ачыклагыз.

Урамда ,зарядка,кунакка,бәйрәмдә

Укытучы.  Дөреслеген тикшерик.

4 нче күнегү. Шигырьне сәнгатьле итеп укыгыз.Сорауларга җавап бирегез.

                              Дәреслек,28нче бит.

Укытучы.  Бирелгән сүзләрнең килешен билгеләгез.

3. Рефлекция.

1.Рефлексив кабатлау.

    -   Килешнең саны ничә?

     - Исем килеш белән төрләнәме?  

  - Исемгә нинди кушымчалар ялгана?

   2. Бәяләү.

 Укучыларның   белемнәрен бәяләү. Укучылар башта  алмагачка белем дәрәҗәсенә карап алма элә.

  .Өй эше.

Дәреслек,29бит 2нче күнегү;әбиегез турында хикәя языгыз.-5нче күнегү.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Кышкы уеннар" 4нче сыйныф(рус төркеме) татар теле дәресе

Дәреснең темасы: “Кышкы уеннар”.Максатлар:  1. “Кыш”  темасына караган лексиканы искә төшерү, “Кышкы уен” тексты аша уенга чакыра белү, кышкы уеннар, кар бабай ясау турында сөйли белү күнекм...

Мастер-класс. Тема: Кая?Кайда?Кайдан? (3 нче сыйныф рус телле балаларга татар телен укыту).

Мастер-класс. Тема: Кая?Кайда?Кайдан?  (3 нче сыйныф рус телле балаларга татар телен укыту)....

Дәрес конспекты Тема: Хайваннар дөньясында (4 нче сыйныф рус телле балаларга татар телен укыту).

Дәрес конспекты Тема: Хайваннар дөньясында  (4 нче сыйныф рус телле балаларга татар телен укыту).Хәйдәрова дәреслеге буенча...

Дәрес конспекты. Тема: Татарстан- дуслык иле! (6 сыйныф рус телле балаларга татар телен укыту).

Дәрес конспекты. Тема: Татарстан- дуслык иле! (6 сыйныф рус телле балаларга татар телен укыту)....

Тема: Исемнәрнең юнәлеш килеше белән таныштыру.1 нче сыйныфы. Татар теле дәресе.

Тема: Исемнәрнең юнәлеш килеше белән таныштыру. 1нче сыйныф өчен. Татар теле....

3 нче сыйныфта татар теле дәресе эшкәртмәсе "Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше"

3 нче сыйныфта татар теле дәресе эшкәртмәсе  "Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше"...