Рус мәктәпләренең татар төркемнәре өчен татар әдәбиятыннан эш прогаммасы. 9 сыйныф.
рабочая программа (9 класс) на тему

Хайрутдинова Фаридя Салиховна

Рус мәктәпләренең  татар төркемнәре өчен татар әдәбиятыннан  эш прогаммасы.  9 сыйныф.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 9_kl_tatar_gr._tat._d._esh_progr_2016_-_kopiya.docx58.03 КБ

Предварительный просмотр:

9 нчы сыйныфның татар төркеме өчен татар әдәбияты дәресләренә төзелгән эш программасының  паспорты

Сыйныф  - 9

Укытучы –

Сәгатьләр саны:

Барлыгы  68 сәгать;  атнага  2 сәгать.

 Эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

  • Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтыннан алынган үрнәк программалар:  www.mon.tatar.ru. Рус телендә гомуми төп белем бирү мәктәпләренең татар сыйныфлары (5-9 нчы сыйныфлар)өчен татар әдәбиятыннан үрнәк программа.Төзүче- автор: Ф.Х. Җәүһәрова.Казан- 2013 нче ел.
  • Рус телендә урта(тулы)гомуми белем бирү мәктәбендә татар әдәбиятын укыту программасы.(татар балалары өчен). Төзүче- авторлары: Ф.Г. Галимуллин, З.Н.Хәбибуллина, Х.Г.Фәрдиева.  Казан:”Татарстан китап нәшрияты”, 2011 нче ел.
  • Базис уку планы нигезендә төзелгән Зәй муниципаль районының “Зәй шәһәре 3 нче урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесенең 2016-2017 нче уку елына уку планы.

 

Уку- укыту методик комплекты:

  1. ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныфы өчен дәреслек” (татар балалары өчен), авторлары: З.Н.Хәбибуллина, Х.Г.Фәрдиева, Ә.Н.Хуҗиәхмәтов, К.: “Татарстан китап нәшрияты”, 2011.

                                                           Аңлатма язуы.

     Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтыннан алынган үрнәк программалар:  www.mon.tatar.ru. Рус телендә гомуми төп белем бирү мәктәпләренең татар сыйныфлары (5-9 нчы сыйныфлар)өчен татар әдәбиятыннан үрнәк программа.Төзүче- автор: Ф.Х. Җәүһәрова;Рус телендә урта(тулы)гомуми белем бирү мәктәбендә татар әдәбиятын укыту программасы (татар балалары өчен). Төзүче- авторлары: Ф.Г. Галимуллин, З.Н.Хәбибуллина, Х.Г.Фәрдиева, Казан:”Татарстан китап нәшрияты”, 2011 нче ел; муниципаль бюджет гомуми  белем учреждениесе “Зәй 3 нче урта гомуми белем мәктәбе”нең уку-укыту планына  нигезләнеп татар теле  атнага 2 сәгать исәбеннән 68 сәгатькә төзелде.

Татар теленең эш программасы түбәндәге өлешләрдән тора: аңлатма язуыннан, уку- укыту методик комплектыннан,  төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның тематик эчтәлегеннән, 9 нчы сыйныфлар өчен  үзләштерелергә тиешле грамматик минимумнан, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән, укыту- тематик, календарь-тематик планнан, кулланылган әдәбият исемлегеннән.

Уку предметы буларак татар әдәбиятының эчтәлеген күпгасырлык әдәби мирасның иң яхшы әсәрләрен уку һәм өйрәнү тәшкил итә. Аларны  кабул итү, анализлау тарихи һәм теоретик белемнәргә, шулай ук уку-укыту эшчәнлегендә кулланыла торган эш төрләренә, алым-чараларга, формаларга нигезләнә.

V-IX сыйныфларда татар әдәбиятын өйрәнү түбәндәге максатларны алга куя:

  • татар әдәбияты текстларын форма һәм эчтәлек берлегендә аңлап кабул итү; төп әдәби-тарихи мәгълүматлардан, әдәби барышны тәэмин итүче төп әдипләр иҗаты турында хәбәрдар булу һәм гомум әдәби-теоретик төшенчәләрне татар әдәбиятына мөнәсәбәтле куллана белү.
  • татар әдәбияты тарихының төп фактларына нигезләнеп, әдәби әсәрне уку һәм анализлау күнекмәләре формалаштыру; әсәрләрдәге конкрет-тарихи һәм гомумкешелек өчен мөһим эчтәлекне күрә белү; телдән һәм язма чыгышларда әдәби тел байлыгыннан дөрес файдалану күнекмәләре булдыру.

  • әдәби текстны эмоциональ кабул итүне, образлы һәм аналитик фикерләүне, иҗади күзаллауны; китап укучы культурасын һәм автор позициясен аңлауны; сәнгать төрләре белән берлектә әдәбиятның сүз сәнгате буларак үзенчәлеге турында карашны; матур әдәбият әсәрләрен мөстәкыйль уку ихтыяҗы булдыру; укучыларның телдән һәм язма сөйләмнәрен үстерү.
  • татар әдәбияты, мәдәнияте белән кызыксыну, дөньяга гуманлы караш, татар халкының мәдәни кыйммәтләренә хөрмәт  булдыру, ягъни рухи дөньясы бай һәм башка мәдәниятләрне хөрмәт белән кабул итүче шәхес тәрбияләү.

Уку-укыту процессында өйрәнү өчен әдәби әсәрләрне сайлап алуда төп таләп (критерий) булып аларның сәнгати кыйммәте, гуманистик эчтәлеге, укучы шәхесенә уңай йогынты ясавы, аның үсеш бурычлары һәм яшь үзенчәлекләренә туры килүе, татар милләтенә хас күркәм сыйфатларны чагылдыруы, шулай ук мәдәни-тарихи традицияләргә һәм белем бирү тәҗрибәсенә нигезләнүе тора.

Тәкъдим ителә торган материал укучыларның кабул итү эшчәнлеге һәм татар әдәбиятының үсеш-үзгәреш этапларына бәйле рәвештә бүлеп бирелә. Укучыларның белем һәм яшь үзенчәлекләренә бәйле түбән сыйныфларда кечерәк күләмле әсәрләр өйрәнелсә, балалар үсә барган саен зуррак күләмле әсәрләрнең татар әдәби процесс үзенчәлекләре белән беркадәр бәйләнештә бирелүе әдәби материалның катлаулана баруына китерә.

Укучыларның рус телендә белем бирүче мәктәптә укулары түбәндәге үзенчәлекләргә китерә: а) зур күләмле әсәрләрне кыскартып бирү; б) татар халкының милли үзенчәлекләре, традицияләре, гореф-гадәтләре киңрәк урын алган, милләтнең рухи-мәдәни асылы тулырак чагылган әсәрләрне анализлау; в)татар һәм рус әдәбиятларын (аерым әсәрләрен) чагыштырып өйрәнү.

     УКЫТУНЫҢ ПЛАНЛАШТЫРЫЛГАН НӘТИҖӘЛӘРЕ

Урта сыйныфларда татар әдәбиятын укытуның  гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләр:

  • укучыда әдәбиятны мөстәкыйль укып, аңларлык күнекмәләр булдыру;
  •  татар сүз сәнгатен рус һәм дөнья әдәбияты фонында кабул итәргә өйрәтү;
  • татар әдәби теле нормаларын саклап язу һәм сөйләү күнекмәләре булдыру;
  • кирәкле мәгълүмат һәм белемнәрне төрле чыганаклардан табу, алардан мөстәкыйль рәвештә кулланырга өйрәтү.

Урта сыйныфларда татар әдәбиятын укытуның  предмет нәтиҗәләре түбәндәгеләр:

Танып-белү өлкәсендә:

  • татарча әдәби текстны кабул итәргә һәм аңларга, иҗат ителгән чор белән тарихи-мәдәни бәйләнешләрен һәм аңа салынган мәңгелек кыйммәтләрне күзалларга өйрәтү;
  • укыган әдәби әсәрнең эчтәлеген, темасын, проблемасын, идеясен беркадәр билгели, геройларын бәяли алуына ирешү;
  •  классик әдипләрнең тормыш һәм иҗат юлларына кагылышлы төп фактларны белүенә ирешү;
  • татар әдәбияты текстларын рус әдәбияты әсәрләре белән гомумкешелек кыйммәтләренә мөнәсәбәттә чагыштыру күнекмәләре формалаштыру;
  • бәяләү өлкәсендә:
  • татар әдәбиятына хас рухи-әхлакый кыйммәтләрне, әдәби-эстетик үзенчәлекләрне аңларга өйрәтү;
  • мәдәниятара бәйләнешләрне саклау, укучының башка милләтләр мәдәнияте һәм әдәбиятыннан мәгълүматлы, башка халыкларның сүз сәнгатенә хөрмәтле мөнәсәбәттә, толерант булуына ирешү;
  • баланың үзаңын үстерү, ватанны яратырга өйрәтү, горурлык һәм гражданлык хисләре тәрбияләү;
  • татар әдәбияты үрнәкләренә үз мөнәсәбәтеңне булдыру күнекмәсен формалаштыру.

коммуникатив яктан:

  • татар әдәбияты әсәрләрен аңлап укый һәм кабул итә алуга ирешү;
  • әдәби әсәрдәге вакыйгаларны һәм геройларны чагыштыру, әсәрне (өзекне) сәнгатьле итеп уку, өйрәнелгән әсәргә бәйле телдән һәм язмача фикерләрне белдерергә өйрәтү;
  •   аерым автор, аның әсәре, гомумән әдәбият турында кирәкле мәгълүматны белешмә әдәбият,  вакытлы матбугат, Интернет чаралары аша эзләү күнекмәсе булдыру;
  • укучының  мөстәкыйль, иҗади фикерләвен активлаштыру;
  •  әдәби әсәрләр һәм ирекле темалар буенча татар телендә иҗади эшләр башкарырга өйрәтү.  

эстетик яктан:

  • әдәби әсәрнең эстетик кыйммәтен һәм милли үзенчәлекләрен тою хисе формалаштыру;
  • баланың әдәби текстны эстетик бөтенлекле, шул ук вакытта әдәби һәм тел-сурәтләү алымнарының, образлылыкның үзенчәлекләрен һәм әһәмиятен аңлап бәяли белүенә ирешү;
  • рус һәм татар телендәге әдәби әсәрләрне чагыштырып бәяләргә, әхлакый идеалларның охшаш һәм аермалы якларын билгеләргә өйрәтү.

                                         

                                                           

УКЫТУ ПРЕДМЕТЫНЫҢ ТӨП ЭЧТӘЛЕГЕ

V- IX сыйныф

Әдәбият тарихы

  • Әдәбият тарихын өйрәнү халык авыз иҗатыннан башлана.

 Халык авыз иҗаты

Халыкның милли рухи культура хәзинәсе буларак халык авыз иҗаты. Фольклор әсәрләрендә гомумкешелек кыйммәтләренең зур урын тотуы. Халык иҗатының язма әдәбият үсешенә, әдәби телгә зур йогынты ясавы. Фольклорның төп жанрлары. Әкиятләр. Мәкаль һәм әйтемнәр. Табышмаклар. Мәзәкләр. Җырлар. Бәетләр. Риваятьләр һәм легендалар.

Борынгы, урта гасырлар татар әдәбияты

Борынгы һәм Урта гасыр әдәбиятының мифологиягә һәм халык авыз иҗатына нигезләнүе. Ислам дине идеологиясе белән сугарылуы. Шәрык әдәбиятлары йогынтысы. Күчмә сюжетлар. Әсәрләрнең тематик төрлелеге һәм проблематикасы: гадел хөкемдар, кеше һәм Алла, шәхес һәм җәмгыять мөнәсәбәте, илаһи мәхәббәт һәм җир мәхәббәте, гаделлек, миһербанлылык, сабырлык. Әдәбиятта дини-әхлакый, суфыйчыл һәм дөньяви карашларның үрелеп баруы. Жанрлар төрлелеге.

ХIХ йөз әдәбияты

Бер яктан, урта гасыр әдәбияты традицияләренә нигезләнүе, икенче яктан, җәмгыятьтәге үзгәрешләргә бәйле яңа сыйфатлар белән баюы: реализм юлына чыгу, яңа төрләр һәм жанрлар барлыкка килү, сурәтләүнең яңа алым-чараларына мөрәҗәгать итү. Мәгърифәтчелек чоры әдәбиятының  үзенчәлекләре. Һәртөр искелеккә каршы көрәшеп, идеал кеше образы тудырылу. Әдәбиятның чынбарлык проблемаларына мөрәҗәгать итүе. Яңа заман сүз сәнгатенә нигез салыну.

ХХ гасыр татар әдәбияты

Иҗтимагый-тарихи вакыйгаларның әдәбиятка тәэсире. Татар сүз сәнгатенең Шәрык һәм рус-Европа әдәби-фәлсәфи, мәдәни казанышларын үзләштерүе. Кеше һәм җәмгыять проблемасы.Чынбарлыкны реалистик һәм романтик чагылдыру үзенчәлекләре. Әхлакый  һәм фәлсәфи эзләнүләр. Яңарыш чоры әдәбиятының әһәмияте.

Совет чоры татар әдәбиятының каршылыклы үсеше. Төп тема-проблемалар. Әдип һәм җәмгыять мөнәсәбәте. Бөек Ватан сугышы һәм татар әдәбияты. Илленче еллар ахырыннан башлап әдәбиятта сыйфат үзгәрешләре башлану. Сүз сәнгатендә милләт проблемасының алгы планга чыгуы. Әдипләрнең заман проблемаларына актив мөрәҗәгать итүе. Җәмгыятьтәге үзгәрешләрнең әдәбиятта чагылышы.

Төп әдәби-тарихи мәгълүматлар

Матур әдәбиятның тормышны танып белүнең бер формасы булуы һәм анда кеше рухи дөньясының байлыгы, күптөрлелеге чагылуы. Әдәбият һәм сәнгатьнең башка төрләре. Сүз сәнгатенең төп асылы (әхлаклылык, миһербанлылык тәрбияләү, яшәүнең төп принципларын, дөньяга дөрес караш, эстетик зәвык формалаштыру һәм, гомумән, гомумкешелек кыйммәтләре белән таныштыру).

Матур әдәбиятның иҗтимагый һәм мәдәни тормыштагы урыны. Татар әдәбиятының милли үзенчәлеге, гуманистик эчтәлеге, традицияләр дәвамчанлыгы һәм яңачалык. Татар әдәбияты  мөрәҗәгать иткән тема-мотивлар, гомумкешелек кыйммәтләре.

Төп әдәби-теоретик төшенчәләр

Сүз сәнгате буларак әдәбият. Язма әдәбият һәм фольклор. Халык авыз иҗаты жанрлары.   Әдәби   төрләр һәм жанрлар. Әдәби образ.

Әдәби әсәрнең формасы һәм эчтәлеге: тема, проблема, идея, сюжет, композиция; сюжет элементлары; конфликт, автор образы, хикәяләүче образы; лирик

герой.

Әдәби әсәрнең теле. Әдәби сурәтләү чаралары: чагыштыру, эпитет, метафора, гипербола, метонимия, символ, аллегория, җанландыру. Пейзаж. Портрет.                   Юмор һәм сатира.

Шигырь төзелеше: ритм, рифма, строфа.

Әдәби әсәрләрне танып-белү буенча төп эшчәнлек төрләре:

  • Төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне аңлап һәм иҗади уку;
  • сәнгатьле уку;
  • кабатлап сөйләүнең төрле төрләре (тулы итеп, кыскача, сайлап, аңлатмалар белән, иҗади бирем белән);
  • шигъри текстларны яисә чәчмә әсәрдән өзекләрне яттан өйрәнү;
  • әсәрләрне анализлау һәм шәрехләү;
  • план төзү һәм әсәрләр турында бәяләмә (отзыв) язу;
  • сочинение  элементлары белән изложение  язу;
  • әдәби әсәрләр буенча һәм тормыштан алган фикер-карашларга, хис-кичерешләргә нигезләнеп сочинение язу;
  • тема, проблема, жанр уртаклыклары нигезендә татар һәм рус әдәбиятындагы әсәрләрне чагыштырып бәяләү;
  • рус телендәге әдәби текстларны татарчага һәм киресенчә тәрҗемә итү.

Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:

  • сүз сәнгатенең образлы табигате;
  • өйрәнгән әдәби әсәрнең эчтәлеге;
  • классик әдипләрнең (Г.Тукай, Г.Камал, Ф. Әмирхан, М.Җәлил) тормыш һәм иҗат юлларының төп фактлары;
  • өйрәнгән әдәби-теоретик төшенчәләр;
  • әдәби текстны кабул итү һәм анализлау;
  • әдәби текстның мәгънәви өлешләрен аерып чыгару, укыган буенча тезислар һәм план төзү;
  • әдәби әсәрнең төрен һәм жанрын ачыклау;
  • укыган әсәрнең темасын, проблемасын, идеясен билгеләү;
  • геройларга характеристика бирү;
  • сюжет, композиция үзенчәлекләрен, махсус сурәтләү чараларының ролен ачу;
  • әдәби әсәрдәге эпизодларны һәм геройларны чагыштыру;
  • укыганга үзеңнең мөнәсәбәтеңне белдерү;
  • әсәрне (өзекне) сәнгатьле итеп уку;
  • кабатлап сөйләүнең төрләреннән файдалану;
  • өйрәнелгән әсәргә бәйле телдән һәм язмача фикерләрне белдерү;
  • укыган әсәр буенча фикер алышуда катнашу, фикерләреңне дәлилли белү;
  • укыган әсәрләргә бәяләмә (отзыв) язу;
  • татар әдәби теленең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага  телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү;
  • эстетик зәвыкка туры килә торган әдәби әсәрләрне сайлау һәм аларны бәяләү;
  • аерым автор, аның әсәре, гомумән әдәбият турында кирәкле мәгълүматны белешмә әдәбият,  вакытлы матбугат, Интернет чаралары һ.б. аша эзләү.

Рус мәктәбендә укучы татар балаларына әдәбияттан тәкъдим ителә торган әсәрләр минимумы

9 сыйныф (15 әсәр)

Татар әдипләренең әсәрләре:

Г. Тукай “Ана догасы”;

Г. Ибраһимов “Сөю-сәгадәт”;

Ф. Әмирхан “Хәят” (өзек);

Г. Камал “Беренче театр”;  

Ә. Еники “Әйтелмәгән васыять”;

Г. Әпсәләмов “Ак чәчәкләр”(өзек);  

А. Гыйләҗев “Җомга көн кич белән”(өзек);

Г. Афзал “Өф-өф итеп”;

Р. Мингалим “Сап – сары көзләр”;

Р. Әхмәтҗанов “Сандугач керде күңелгә”, “Әкияттән”;

Ш. Хөсәенов “Әни килде”.

Биографик белешмәләр: Ф. Әмирхан, Г. Ибраһимов,  А. Гыйләҗев, Г. Камал, Ш. Хөсәенов, Р. Мингалим.

Рус  язучыларының тәрҗемә әсәрләре: А. Пушкин “Пәйгамбәр”.

                                                Татар әдәбиятыннан календарь-тематик план

Дәрес темасы

Үзләштерелергә, яки камиләштерелергә тиешле махсус белем һәм күнекмәләр

Үткәрү вакыты 

      Искәрмә

План.

Факт.

1

Риваятьләр һәм легендалар

Сүзлек белән эш, сорау- җавап. Сүзлек белән эш,презентация карау.

Риваятьләр һәм легендалар турында мәгълүмат алу.

2

"Утсыз кайный торган казан", "Зөһрә кыз" риваятьләре.

Укучылар чыгышы, фикер алышу.

Риваятьләр һәм легендалар уку, бәйләнешле сөйләм үстерү.

3-4

Ш.Камалның тормыш юлы һәм иҗаты."Буранда" хикәясе.

Укытучы сөйләве, хронологик таблица төзү. Сүзлек белән эш,презентация карау.

Ш.Камалның тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат алу.

Ш.Камал "Буранда" хикәясен уку,анализлау. Хикәя жанры турында төшенчә бирү

5

Ш.Камал "Буранда".  хикәясенә анализ . Хикәя жанры турында төшенчә

Сүзлек белән эш, сорау- җавап.

Ш.Камал "Буранда" хикәясен уку,анализлау. Хикәя жанры турында төшенчәсен аңлау.

6-7

 Г. Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты.  "Ана догасы"шигыре

Сүзлек белән эш,презентация карау.

Г. Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат алу.

Эчтәлекне аңлау, шигырьгә карата үз фикереңне әйтә белү.

8

Г.Исхакый "Җан Баевич" (22-30 нчы битләр

Рольләп уку. Г.Исхакыйның тәрҗемәи хәлен искә төшерү, рольләп уку. Г.Исхакый "Җан Баевич" комедиясенең 22-30 нчы битләрдәге өзеген уку. Сүзлек белән эш,презентация карау.

Эчтәлекне сөйли белү.

9

Г.Исхакый "Җан Баевич" (4 пәрдә)

Укучылар чыгышы, фикер алышу.

Драманың эчтәлеге белән танышу; милләтебез кичергән фаҗигәне күзаллау

10

Һ. Такташ. Тормыш юлы һәм иҗаты

Укытучы сөйләве, хронологик таблица. Һ. Такташның тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирү

Язучының биографиясен белү.

11

Һ. Такташ "Мокамай" шигыре

Сәнгатьле уку, фикер алышу. "Мокамай" шигырен уку,анализлау

"Мокамай" шигырен анализлау

12

Хәсән Туфан

Укытучы сөйләве, хронологик таблица төзү. Хәсән Туфанның тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирү.

Язучының тормышындагы вакыйгаларны үзләштереп, 1920-1930 еллардагы катлаулы һәм каршылыклы вакыйгаларга характеристика бирә белү.

13

Хәсән Туфан шигырьләре

Сүзлек белән эш, сорау- җавап, аудиокассета тыңлау

"Кайсыгызның кулы җылы?","Кемнәр сез?" "Туган тел турында җырлар" шигырьләрен уку, анализлый белү.

14

“Дусларым” темасына инша язу.

Бирелгән текстка инша язу.

Дөрес язу күнекмәләрен үстерү. Орфографик һәмпунктацион күнекмәләр формалаштыру.

15

М.Әмир. Тормыш юлы һәм иҗаты

Укытучы сөйләве, хронологик таблица төзү.

М.Әмирнең тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат җыю.

16

“Кешеләр бер- берсенә игътибарлырак булсалар, үкенечләре әзрәк калыр иде... ” темасына инша язу.

Бирелгән текстка инша язу.

Дөрес язу күнекмәләрен үстерү. Орфографик һәмпунктацион күнекмәләр формалаштыру.

17

М.Әмир "Агыйдел" повесте

Сүзлек белән эш, сорау- җавап.

Повестьның 50 -56 нчы битләрдәге өзеге белән танышу.

18

М.Әмир "Агыйдел" повестендә табигать күренеше

Сәнгатьле уку, фикер алышу.

Повестьның 57-63нче битләрдәге өзеге белән танышу

19

Инша "Табигатьнең кадерле бүләге."

Бирелгән текстка инша язу. Дөрес язу күнекмәләрен үстерү. Орфографик һәмпунктацион күнекмәләр формалаштыру.

20

2ч.

Ш.Усманов Тормыш юлы һәм иҗаты

Сүзлек белән эш, сорау- җавап.

Ш.Усмановның трмыш юлы һәм иҗаты белән танышу

21

Ш.Усманов "Әптери агай” хикәясе

Әңгәмә. "Әптери агай хикәясе "н уку, әсәрнең идеясе, төп герое турында үз фикереңне әйтә һәм дәлилли белү.

22

"Әптери агай” хикәясе

Сүзлек белән эш,презентация карау.

Әмирхан Еники тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирү

23

Ә.Еники “Әйтелмәгән васыять” әсәре (өзек)

Әсәрне уку

Эчтәлекне сөйли белү.

24

“Әйтелмәгән васыять” әсәренең сюжеты.

Әсәрнең сюжет элементларын билгеләү.

Әсәрнең татар әдәбиятында тоткан урыны.

25

“Әйтелмәгән васыять” әсәрендә образлар бирелеше.

Акъәби образының фаҗигасен күрсәтү.

Әсәрдә милләт язмышы, буыннар бәйләнеше концепциясе.

26

Ф.Әмирханныӊ тормыш юлы һәм иҗаты

Сүзлек белән эш,презентация карау.Укытучы сөйләве, өстәмә материаллар куллану

Тормыш юлы һәм иҗаты

27

Ф.Әмирхан «Хәят» повесте

Әсәрдән өзекләр уку

Әсәрнеӊ эчтәлеген ачыклау

28

«Хәят» повестенда күтәрелгән мәсьәләләр

Анализ ясау

Әсәрнеӊ сюжеты, образларга характеристика, күтәрелгән проблемалар

29

Г. Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗаты

Сүзлек белән эш,презентация карау.Укытучы сөйләве, өстәмә материаллар куллану

Тормыш юлы һәм иҗаты

30

Г. Ибраһимов “Сөю-сәгадәт”

Сәнгатьле уку, фикер алышу,  анализлау

 Анализларга өйрәнү.

31

Ш.Еникеев. Тормыш юлы һәм иҗаты

Сүзлек белән эш, сорау- җавап

Ш.Еникеев. Тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирү

32

Ш.Еникеев "Солтангәрәйнең язмышы" (93-107нче бит)

Өзекне уку, эчтәлегенә төшенү

Эчтәлекне аңлау, әсәргә карата үз фикереңне әйтә белү.

33

Ш.Еникеев "Солтангәрәйнең язмышы" (108-116нчыбит)

Өзекне уку, сукырлар тормышының бирелеше турында фикер алышу

Эчтәлекне аңлау, әсәргә карата үз фикереңне әйтә белү.

34

А. Гыйләҗев тормыш юлы һәм иҗаты

Укытучы сөйләве, хронологик таблица төзү.

А. Гыйләҗев тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирү

35

Аяз Гыйләҗев. "Җомга көн, кич белән"

Өзекне уку, эчтәлегенә төшенү

Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү.

36

Аяз Гыйләҗев. "Җомга көн, кич белән" эсэренә образларга характеристика

Өзекне уку, эчтәлегенә төшенү

Мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәтү; бәйләнешле сөйләм үстерү.

37

Инша "Авылым."

Бирелгән текстка инша язу.

Дөрес язу күнекмәләрен үстерү. Орфографик һәмпунктацион күнекмәләр формалаштыру.

38

И.Юзеевның тормыш юлы һәм иҗаты

Укытучы сөйләве, хронологик таблица төзү.

И.Юзеевның тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирү

39

И.Юзеев. " Таныш моңнар" поэмасы. Поэма жанры турында төшенчә.” Гашыйклар тавы”

Сүзлек белән эш, сорау- җавап

И.Юзеев." Таныш моңнар" поэмасы. Поэма жанры турында төшенчә бирү

40

Инша "Шомырт нигә елый?."

Бирелгән текстка инша язу.

Дөрес язу күнекмәләрен үстерү. Орфографик һәмпунктацион күнекмәләр формалаштыру.

41

Лотфулла Фәттахов тормыш юлы һәм иҗаты

Сүзлек белән эш, сорау- җавап

 Лотфулла Фәттаховның тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирү.

42

Лотфулла Фәттахов ”Игеннәр өлгерде”картинасы буенча инша язу.

Инша язу.

Дөрес язу күнекмәләрен үстерү. Орфографик һәмпунктацион күнекмәләр формалаштыру.

43

Э.Касыймовның

тормыш юлы һәм

иҗаты

Сүзлек белән эш, сорау- җавап.

Э.Касыймовның тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирү.

44

Э.Касыймов "Гомер

ике килми"

Өзекне уку, эчтәлегенә төшенү

Э.Касыймов "Гомер ике килми" хикәясенең төп идеясын ачу.

45

Ф.Яруллинның тормыш юлы һәм иҗаты

Ф.Яруллинның тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирү

Ф.Яруллинның тормыш юлы һәм иҗаты турында өстәмә материал җыю, аның иҗади батырлыгы турында үз фикереңне булдыру.

46

Ф.Яруллин "Җилкәннәр җилдә сынала"

Өзек белән танышу, эчтәлегенә төшенү

Батырлык турында үз фикереңне булдыру.

47

Ф.Яруллин "Җилкәннәр җилдә сынала" әсәрендә кыюлык, ихтыяр көче.

Өзек белән танышу, эчтәлегенә төшенү

Әсәр белән танышу.

48

Ф.Яруллин "Ана" балладасы. Иң гүзәл кеше икәнсез" шигыре.

“Ана" балладасын уку,анализлау.” Иң гүзәл кеше икәнсез" шигырен уку,анализлау;

Мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәтү; бәйләнешле сөйләм үстерү.

49

Баллада жанры

Сүзлек белән эш, сорау- җавап.

Баллада жанры турында төшенчә бирү

50

М.Юнысның тормыш юлы һәм иҗаты

М.Юнысның тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирү. Сүзлек белән эш, сорау- җавап.

М.Юнысның тормыш юлы һәм иҗаты турында өстәмә материал җыю, белү.

51

М.Юныс. "Шәмдәлләрдә генә утлар яна"

Сүзлек белән эш, сорау- җавап. Өзек белән танышу.

Әсәр белән танышу.

52

М.Юныс. "Шәмдәлләрдә генә утлар яна"әсәрендә фронттагы дуслык бирелеше

Өзек белән танышу, эчтәлегенә төшенү

М.Юныс. "Шәмдәлләрдә генә утлар яна" әсәренең төп идеясын ачу

53

Мәдинә Маликованың тормыш юлы һәм иҗаты

Укытучы сөйләве, хронологик таблица төзү.

Тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирү

54

4 ч.

М.Маликова Чәчәк балы“”

Өзек белән танышу, эчтәлегенә төшенү

Әсәр белән танышу.

55

Ш.Хөсәеновның тормыш юлы һәм иҗаты

Укытучы сөйләве, хронологик таблица төзү.

Тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирү

56

Ш. Хөсәенов”Әни килде”

Өзек белән танышу, эчтәлегенә төшенү

Әсәр белән танышу.

57

Р.Мингалимның тормыш юлы һәм иҗаты

Укытучы сөйләве, хронологик таблица төзү.

Тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирү

58

Р.Мингалим”Сап-сары көзләр”

Сүзлек белән эш, сорау- җавап

59

Р.Әхмәтҗанов тормыш юлы һәм иҗаты

Укытучы сөйләве, хронологик таблица төзү.

Тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирү

60

Р.Әхмәтҗанов”Сандугач керде күңелгә”, “Әкияттән”.

Өзек белән танышу, эчтәлегенә төшенү

Әсәр белән танышу.

61

“ Күңел күзе”.

Бирелгән текстка инша язу.

Дөрес язу күнекмәләрен үстерү. Орфографик һәмпунктацион күнекмәләр формалаштыру.

61

Г. Афзал “Өф-өф итеп”

Өзек белән танышу, эчтәлегенә төшенү. Әсәр белән танышу.Әсәргә анализ ясау.

62

Э.Мөэминова

Сүзлек белән эш, сорау- җавап

Э.Мөэминова тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирү.

63

Э.Мөэминова. "Туган илем минем”

Э.Мөэминованың "Туган илем минем" шигырен уку.

"Туган илем минем", "Икмәк" шигырьләрен анализау.

64

 “Икмәк" шигыре

Э.Мөэминованың Икмәк" шигырен уку.

"Туган илем минем", "Икмәк" шигырьләрен анализау.

65

Н.Нәҗми. Тормыш юлы һәм иҗаты

Н.Нәҗми тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирү

67

 Н.Нәҗминең"Татар теле" шигыре

Сүзлек белән эш, сорау- җавап

«Татар теле» шигыре белән танышу,анализлау.

68

А. Пушкин “Пәйгамбәр”

Өзек белән танышу, эчтәлегенә төшенү,  әсәр турында фикер алышу

Әсәр белән танышу. Эчтәлекне аңлау, әсәргә карата үз фикереңне әйтә белү.

Укыту - методик комплекты

  1. ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныфы өчен дәреслек” (татар балалары өчен), авторлары: З.Н.Хәбибуллина, Х.Г.Фәрдиева, Ә.Н.Хуҗиәхмәтов, К.: “Татарстан китап нәшрияты”, 2011.
  2. Хәбибуллина З.Н. Рус мәктәпләрендә татар балаларына әдәбият укыту: 9 нчы сыйныф: Укытучылар өчен методик кулланма / З.Н. Хәбибуллина, Х.Г. Фәрдиева. - Казан: Мәгариф, 2007. -111б.
  3. Әдәби әсәргә анализ ясау: Урта гомуми белем бирү мәктәбе укучы лары, укытучылар, педагогика колледжлары һәм югары уку йортлары студентлары өчен кулланма/Д.Ф. Заһидуллина, М.И.Ибраһимов,В.Р.Әминева.- Казан:Мәгариф,2005
  4. Заһидуллина Д.Ф. Татар әдәбияты: Теория. Тарих / Д.Ф. Заһидуллина,Ә.М. Закирҗанов, Т.Ш. Гыйләҗев. - Казан: Мәгариф, 2004. - 247 б.
  5. Заһидуллина Д.Ф. Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы: Метод. кулланма. - Казан: Мәгариф, 2000. - 335 б.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рус мәктәпләренең татар төркемнәре өчен татар теленнән эш прогаммасы. 9 сыйныф.

Рус мәктәпләренең  татар төркемнәре өчен татар теленнән эш программасы. 9 сыйныф...

Рус мәктәпләренең татар төркемнәре өчен татар теленнән БРТ тестлары. "Укытучым"

Рус мәктәпләренең татар төркемнәре өчен татар теленнән БРТ тестлары  "Укытучым"....

Рус мәктәпләренең татар төркемнәре өчен татар теленнән БРТ тестлары. "Кем җырлады?"

Рус мәктәпләренең татар төркемнәре өчен татар теленнән БРТ тестлары. "Кем җырлады?"...

Рус төркемнәренең татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә коммуникатив күнекмәләрен электрон белем бирү ресурслары ярдәмендә устерү

Мәгълүмати технологияләрне укыту-тәрбия эшендә гамәлгә ашыру, укытучыдан фәнни-методик яктан әзерлек белән беррәттән, укытуны компьютер ярдәмендә оештыра белүне дә таләп итә. Бу - яңа технологияне нәт...