Рус мәктәпләренең татар төркемнәре өчен татар теленнән БРТ тестлары. "Кем җырлады?"
материал для подготовки к егэ (гиа, 9 класс) по теме

Хайрутдинова Фаридя Салиховна

Рус мәктәпләренең татар төркемнәре өчен татар теленнән БРТ тестлары. "Кем җырлады?"

Скачать:


Предварительный просмотр:

Эш башкару өчен күрсәтмә

Бердәм республика тесты материалларының барлык бүлекләрендәге биремнәрне үтәү өчен, 2 сәгать 30 минут (150 минут) вакыт бирелә. Бу вакыт эчендә укучылар 2 бүлектән торган эшне башкарып чыгарга тиеш.

Беренче бүлек  20 биремне (1 - 20) үз эченә ала. Беренче бүлектәге биремнәр укылган текст нигезендә эшләнә.

1 – 20 нче биремнәрнең җавапларын эзлекле тәртиптә сүз ( сүзтезмә), саннар ярдәмендә языгыз.

Хаталы җавап язсагыз, аны сызыгыз да янына дөресен язып куегыз.

Икенче бүлек  шул ук текст нигезендә эшләнелә.

Икенче бүлектәге биремнәрне эшли башлаганчы, тәкъдим ителгән ике биремнең (21.1 яки 21.2) берсен генә сайлап алыгыз һәм дәлилле киңәйтелгән җавап языгыз.

Бу биремнәр кулланмада – махсус калдырылган буш юлларда, ә тест үтәү вакытында, җаваплар бланкында эшләнә.

Бердәм республика тесты материалларының барлык бүлекләрендәге биремнәрне үтәгәндә, орфографик сүзлектән файдаланырга рөхсәт ителә.

Биремнәрне үтәгәндә, карамаладан файдаланырга ярый. Шуны истә тотыгыз: карамаладагы язмаларыгыз эшне бәяләгәндә исәпкә алынмаячак.

Балларны бергә кушканнан соң, гомуми балл чыгарыла. Шуңа күрә мөмкин кадәр күбрәк биремнәргә дөрес җавап бирергә һәм күбрәк балл  җыярга тырышыгыз.

Уңышлар телибез!

   

Текстны укыгыз һәм 1 – 20 биремнәрне үтәгез.

1 нче бүлек

Кем җырлады?

1)Ватан сугышының дәһшәтле көннәреннән берсе иде.

2)Көзге караңгы төндә кечкенә генә җимерек станциядә ике эшелон, очрашып, янәшә туктадылар.  3)Боларның берсе тылдан фронтка яңа хәрби часть алып баручы эшелон, икенчесе фронттан тылга яралылар төяп кайтучы санитар поезды иде.

4)Теплушкаларның берсендә каты яралы яшь лейтенант – татар егете ята. 5)Егетнең хәле авыр, уң аягы тездән югары киселгән, ә санитар поезды юлга чыккач, аңарда гангрена башланды.6) Менә бер тәүлек инде ул, ни йоклый, ни уяна алмыйча, ярым һушын югалткан хәлдә ята.7) Вакыт-вакыт ул аңына килә, шул чакта авыр газаптан талган күзләрен ача, янында басып торган ак халатлы шәфкать туташын күрә, аның салкын кулын маңгаенда тоя. 8)Бер мәлгә егет үзен җиңеләеп киткәндәй хис итә, хәтта уң аягы бар, ул кычыта кебек тоела аңа. 9)Ләкин бу озакка бармый.

10)Бу кечкенә станциягә килеп туктагач, күпмедер вакыттан соң, егет тагын бер мәлгә һушына килде...

11)Әллә шул чакта , әллә чак кына соңрак, егетнең колагына каяндыр җыр ишетелде. 12)Татарча җыр!.. 13)Егет кисәк  тынып калды. 14)Нәрсә ишетә ул, кемне ишетә? 15)Я Хода, аның Таһирәсе җырлый түгелме соң?

16)Искиткеч таныш, якын тавышны ишетеп, беренче тирән тетрәнүдән соң егетнең рухи хәлендә гаҗәеп бер үзгәреш туды: ул җырлаучының кем булуы белән кызыксынмас булды. 17)Күрәсең, аның сүнеп бетмәгән аңы могҗиза булуына – Таһирәнең кул сузымы гына җирдә җырлап торуына ышана алмады. 18)Хәер, кем җырласа да барыбер түгелмени, тик җыр булсын, җыр туктамасын. Татар җыры, Таһирә җыры, Туган ил җыры... 19)Ах, моңардан да кадерле һәм ләззәтле нәрсә булырга мөмкинме?

20)Кыз җырлавыннан кайчан туктады, каршыдагы эшелон кайчан кузгалып китте - егет моны сизмәде. 21)Ул инде яңадан аңына килә алмады.

22)Поезд китте, ялгыз кабер торып калды...

23)Кинәт җил исте,биек нарат, эре яңгыр тамчыларын җиргә коеп, салмак кына башын чайкады. 24)Күктәге салынкы соры болытлар, кемгәдер юл ачкандай, икегә аерылдылар. 25)Шунда ук, ашыгып, кояш карады.26) Нарат төбендәге кабер өсте әйтерсең егетнең җирдә калган <…> үлмәгән һәм мәңге үлмәячәк якты хыяллары белән кинәт нурланып балкыды.

27)Караңгы төндә каршы очраган эшелонның вагон ишегенә сөялеп, ялгызы гына моңаеп җырлаган кыз исә, чыннан да, бу егетнең сөйгәне Таһирә иде.                                                          ( Ә. Еникидән*)

* Әмирхан Еники  (Әмирхан Нигъмәтҗан улы Еникиев, 1909-2000) – күренекле прозаик. Геройның күңел серләренә тирән үтеп керә белү осталыгы, фикернең фәлсәфи үткенлеге, фикерләүдә милли үзенчәлекләргә бай булуы - болар Ә. Еники талантының төп сыйфатлары.

1 – 20 нче биремнәрне  укылган текст нигезендә башкарыгыз. Җавапларны сүз (сүзтезмә) яки саннар белән языгыз.

1. Кайсы җөмлә түбәндәге сорауга җавап була ала?

Җырлаучы кыз кем була?

1) Хәер, кем җырласа да барыбер түгелмени, тик җыр булсын, җыр туктамасын.

2) Караңгы төндә каршы очраган эшелонның вагон ишегенә сөялеп, ялгызы гына моңаеп җырлаган кыз исә, чыннан да, бу егетнең сөйгәне Таһирә иде.

3) Күрәсең, аның сүнеп бетмәгән аңы могҗиза булуына – Таһирәнең кул сузымы гына җирдә җырлап торуына ышана алмады.

4) Я Хода, аның Таһирәсе җырлый түгелме соң?

2. Метафора булган җөмләне табыгыз.

1) Әллә шул чакта , әллә чак кына соңрак, егетнең колагына каяндыр җыр ишетелде.

2) Кыз җырлавыннан кайчан туктады, каршыдагы эшелон кайчан кузгалып китте- егет моны сизмәде.

3) Кинәт җил исте,биек нарат, эре яңгыр тамчыларын җиргә коеп, салмак кына башын чайкады.

4) Бу кечкенә станциягә килеп туктагач, күпмедер вакыттан соң, егет тагын бер мәлгә һушына килде...

3. 19 нчы җөмләдәге әйтелеше  язылышына туры килмәгән сүзне табыгыз. Җавап:____________________

4. 25 нче җөмләдәге әйтелеше  язылышына туры килмәгән сүзне табыгыз. Җавап:____________________

5. 19 нчы җөмләдән газиз сүзенә синоним булган берәмлекне табып языгыз.

Җавап:____________________

6. 13 нче җөмләдән баш кисәкләрне табып языгыз.

   Җавап:___________________

7. . 11-13 нче җөмләләрдән тиңдәш кисәкләр булган җөмләнең номерын языгыз.

Җавап:____________________

8. 11-13 нче җөмләләр арасыннан тойгылы җөмләнең номерын языгыз.

Җавап:____________________

9. Аерымланган хәлгә бәйле куелган өтерләрнең номерын языгыз.

Кинәт җил исте,(1)биек нарат,(2) эре яңгыр тамчыларын җиргә коеп,(3) салмак кына башын чайкады. Җавап:____________________

10. Кереш сүзгә бәйле куелган өтернең номерын языгыз.

Хәер,(1) кем җырласа да барыбер түгелмени,(2) тик җыр булсын,(3) җыр туктамасын.    Җавап:___________________

11. 23 нче җөмләдә ничә гади җөмлә бар? Җавапны сан белән языгыз.

Җавап:____________________

12. 26 нчы җөмләдә <…> тамгасы урынына кайсы тыныш билгесе куелырга тиеш? Җавапны сүз белән языгыз.

Җавап:____________________

13. 7-9 нчы җөмләләр арасыннан инкяр җөмләнең номерын языгыз.

Җавап:____________________

14. Баш җөмлә белән иярчен җөмлә арасына куелган тыныш билгесенең номерын языгыз.

Искиткеч таныш,(1) якын тавышны ишетеп,(2) беренче тирән тетрәнүдән соң егетнең рухи хәлендә гаҗәеп бер үзгәреш туды: (3) ул җырлаучының кем булуы белән кызыксынмас булды.(4)

Җавап:_____________________________

15. 7 нче җөмләдән җиңел сүзенә антоним булган берәмлекне табып языгыз.

Җавап:____________________

16. 10 нчы җөмләдән сыйфатны табып языгыз.

Җавап:____________________

17. Калын хәрефләр белән бирелгән фигыльнең төрен языгыз.

Караңгы төндә каршы очраган эшелонның вагон ишегенә сөялеп, ялгызы гына моңаеп җырлаган кыз исә, чыннан да, бу егетнең сөйгәне Таһирә иде.

Җавап:_______________

 18.  18 нче җөмләдән кушма   сүзне табып языгыз.

Җавап:_______________

19 . 2 нче җөмләдән  [ э ] авазы  [  ө]   ләшеп әйтелә торган сүзне табып языгыз.

Җавап:_______________

20. 20 нче җөмләдән төшем   килеше кушымчасы ярдәмендә  бәйләнгән сүзтезмәне табып языгыз.

Җавап:_____________________

2 нче бүлек

Укылган текстны файдаланып, 21.1 яки  21.2 биремнәренең берсен генә сайлап алып үтәгез.

21.1  Хәер, кем җырласа да барыбер түгелмени, тик җыр булсын, җыр туктамасын. Татар җыры, Туган ил җыры... Ах, моңардан да кадерле һәм ләззәтле нәрсә булырга мөмкинме?Текстта китерелгән бу сүзләрнең мәгънәсен аңлатып, сочинение языгыз.

Укылган тексттан фикерләрегезне раслый торган 2 дәлил китерегез. Мисаллар китергәндә, кирәкле җөмләләрне тулысынча языгыз яки аларның номерларын күрсәтегез.

Сочинениенең күләме 100 сүздән ким булмаска тиеш. Сочинениене пөхтә һәм аңлаешлы итеп языгыз.

 21.2 Җырның кеше тормышындагы ролен сез ничек аңлыйсыз? Үзегез формалаштырган билгеләмәне дәлилләгез. Үзегез язган билгеләмәне тезис итеп алып, Җырның кеше күңеленә тәэсире, тормыштагы әһәмиятетемасына сочинение языгыз. Тезисыгызны раслый торган 2 дәлил китерегез: дәлилнең берсен укылган тексттан алыгыз, икенчесен тормыш тәҗрибәгездән чыгып формалаштырыгыз.

        Сочинениенең күләме 100 сүздән  ким булмаска тиеш. Сочинениене  пөхтә һәм аңлаешлы итеп языгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

9 сыйныф өчен татар теленнән компьютер тестлары

Тестлар 9 сыйныфта ДЙА га әзерләнү учен кулланыла....

8 нче сыйныфларның татар төркемнәре өчен татар теленнән эш программасы

8 нче сыйныфларның татар төркемнәре өчен татар теленнән эш программасы...

Рус мәктәпләренең татар төркемнәре өчен татар теленнән эш прогаммасы. 9 сыйныф.

Рус мәктәпләренең  татар төркемнәре өчен татар теленнән эш программасы. 9 сыйныф...

Рус мәктәпләренең татар төркемнәре өчен татар әдәбиятыннан эш прогаммасы. 9 сыйныф.

Рус мәктәпләренең  татар төркемнәре өчен татар әдәбиятыннан  эш прогаммасы.  9 сыйныф....

Рус мәктәпләренең татар төркемнәре өчен татар теленнән БРТ тестлары. "Укытучым"

Рус мәктәпләренең татар төркемнәре өчен татар теленнән БРТ тестлары  "Укытучым"....