Б.С.Ү. “Дүртаяклы дусларыбыз турында сөйләшү”., Г.Сәгыйров “Акбай”шигыре . Әдәби уку 2 нче сыйныф (татар төркеме)
план-конспект урока на тему
Дәрес технология картасы
Тема - Б.С.Ү. “Дүртаяклы дусларыбыз турында сөйләшү”., Г.Сәгыйров “Акбай”шигыре .
Максат: 1. Г.Сәгыйровның “Акбай “ шигыре белән танышу; хайваннартурында булган белемнәрен арттыру;
2. Укучыларның сөйли белү күнекмәләрен формалаштыру;
3. Хайваннарны ярату, алар турында кайгырту хисләре тәрбияләү.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 77.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Дәрес технология картасы
Тема - Б.С.Ү. “Дүртаяклы дусларыбыз турында сөйләшү”., Г.Сәгыйров “Акбай”шигыре .
Максат: 1. Г.Сәгыйровның “Акбай “ шигыре белән танышу; хайваннартурында булган белемнәрен арттыру;
2. Укучыларның сөйли белү күнекмәләрен формалаштыру;
3. Хайваннарны ярату, алар турында кайгырту хисләре тәрбияләү.
Этап | Укытучының эшчәнлеге | Укучының эшчәнлеге | Универсаль эшчәнлек |
1. Эшчәнлеккә әзерлек (Оештыру моменты) | Эш ритмына кертү.
- Исəнмесез, укучылар, Дəрес бит һəрчак шулай башлана. Сез алырсыз дүртле, бишле генə, Күңелем минем моңа ышана. Укытучының сөйләме. | Сыйныфны эшкә әзерләү.
| Шәхси: эшчәнлеккә әзерлек; регулятив: максат кую; коммуникатив: укытучы, укучыларның үз иптәшләре белән укыту планында хезмәттәшлеге. |
2. Белемнәрне актуальләштерү | Белем дәрәҗәсен тикшерү . - Укучылар, әйдәгез алдагы дәресләрдә өйрәнгәнгәннәрне искә төшерик. Ә аны “МИКС-ПЭА-ШЭА” аша кабатлыйк. - Кыш турында нинди шигырьләр өйрәндек? - Кыш көне кошларга ничек ярдәм итәбез? - Нинди кышкы уеннар беләсез? - Молодцы, укучылар. | Уку эшчәнлеген оештыру өчен, төрле типтагы биремнәрне үтәү.
| Коммуникатив: укучыларның укытучы һәм үз иптәшләре белән укыту планында хезмәттәшлеге. Танып белү: билгеләрне аерып чыгару максаты белән объектларга логик анализ. |
3. Укыту максатын кую | Укучыларның белемнәрен актуальләштерү. Проблемалы ситуацияне китереп чыгару. 1. Слайд. Берсе өйне саклый, - Бу табышмакта сүз нәрсләр турында бара? - Алар безнең нинди дусларыбыз? - Димәк, бүгенге дәресебезнең темасы: Г.Сәгыйровның “Акбай”шигыре белән танышу һәм дүртаяклы дусларыбыз турында сөйләшү. | Максатлар куя, дәрес темасын формалаштыра. Песи һәм эт. Өйдә яшәүче хайваннар турында. Алар безнең дүрт аяклы дусларыбыз. | Регулятив: максат кую; коммуникатив: сораулар кую; танып белү: гомумуку – танып белү максатын үзлектән билгеләү; логик-проблеманы билгеләү. |
4. Авырлыкны җиңү һәм проектны төзү | Проблемалы ситуацияләрне эзләп табуны оештыру. 1. - Балалар сез барыгыз да хайваннар яратасызмы? - Ә сез нинди хайваннарны беләсез? - Нинди йорт кошлары беләсез?
дип йөртәләр?
- Ә дуслар булгач, аларга нинди мөнәсәбәттә булырга кирәк? 2. Ә хәзер дәреслектәге Г.Сәгыйровның “Акбай” шигыре белән танышыйк. - Барыбыз да бер кат укып чыгыйк. - Аңлашылмаган сүзләр бармы? - Әйдәгез, сүзлек өстендә эш эшлик. Маэмай – эт көчеге. Ялыктырды – ардырды. Өрә - кычкыра. Йөнтәс – йонлы, йомшак. 3. Сорауларга җавап бирү. Сорауларга җавапны каршыгызда утыручы иптәшегезгә җавап бирәсез.(МЭНЭДЖ МЭТ структурасы) - Бу шигырьдә сүз нәрсә турында бара? - Акбай урамда ниләр эшли? - Ни өчен Акбай кешеләргә өрә? - 1 нче сыйныфта нинди хайваннар турында шигырьләр өйрәндегез? - Молодцы, укучылар. | Максатка ирешү планын төзиләр һәм чараларын билгелиләр ( алгоритм, модель һ.б.) - Әйе. - Аю, бүре, төлке, куян, керпе, тиен, сыер, сарык, кәҗә, ат, дуңгыз...
Песиләр өйне тычканнан саклый, кешегә иптәш булып яши. Сыерлар сөт, ит, май бирә. Һ.б. -Аларны яратырга, якларга, сакларга, аларга ярдәм итәргә кирәк. Укучылар җавабы. Акбай исемле маэмай (эт) турында. Ул урамда кешеләргә өреп йөри. Аның кешеләр белән дуслашып, уйныйсы килә. Г.Тукайның “Кызыклы шәкерт”... | Регулятив: планлаштыру, прогноз ясау; танып белү: модельләштерү, логик- проблемаларны чишү, логик фикерләү чылбырын төзү, дәлилләү, гипотеза һәм аның нигезен күрсәтү; коммуникатив: мәгълүматны эзләүдә һәм сайлауда инициатив хезмәттәшлек. |
5. Беренче кат ныгыту | Аңлап кабул итүне тәэмин итү. Беренчел йомгаклау (гомумиләштерү) 1) – Әйдәгез, шигырьне сәнгатьле итеп укып карыйк. Эшебезне дәвам итик. Физкультминутка. - Укучылар, әйдәгез, бераз ял итеп, уйнап алый әле. Бар минем көчегем, Шаяным, бөтерчегем ( кулларны төрле юнәлештә хәрәкәтләндерәләр), Сикергәли ул, уйный ( сикерәләр, кулларын чабалар), Койрыгын болгап туймый ( әйләнәләр). Йөзә белә ул суда (йөзү хәрәкәтләре ясала) Чупырдый ул, я чума (чүгәлиләр, торалар). Бергәләп йөзик диеп Минем артымнан чаба ( йөгерү хәрәкәтләре ясала). -Рәхмәт, молодцы. | Алгоритмнарны телдән кабатлап,типик биремнәрне чишәләр. Укучылар шигырьне чылбырлап укыйлар. | Регулятив: контроль, бәяләү, төзәтмә кертү. Танып белү: гомумуку- бе-лемнәрне структуралаштыра белү, мәсьәләләрне чишү буенча нәтиҗәле ысуллар сайлау, сөйләмне аңлап төзи белү, рефлексия чаралары һәм шартлары; коммуникатив: хезмәттәшеңнең үз-үзен тотышын контрольдә тоту, төзәтмә кертү, аны бәяләү. |
6. Эталон буенча үз-үзеңне мөстәкыйль тикшерү эшчәнлеге. | Яңа белемнәрне куллану эшен оештыру. “МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР”структурасы аша ныгытырбыз. -Мин сезгә дүрт өлешкә бүленгән кәгазь бите өләшәм. Аны 2гә, аннан тагы 2гә бөклисез, йомык почмагын бөклисез. Ә хәзер килеп чыккан сызыкларны ручка белән кабатлап чыгасыз. һәр килеп чыккан өлешкә номер сугасыз.Уртага яраткан хайваныгызның исемен язып куясыз. Ә калган 4 шакмагына (яныгыздагы иптәшегез белән) дүрт аяклы хайваннарыгызга гына хас булган рәсемнәрегезне ясыйсыз. Укучылар парлап үз эшләрен эшлиләр.
- Зәлия, ә син нәрсәләр ясадың? - Молодцы, бик яхшы. Эшләрне бәяләү. | Мөстәкыйль эш. Эталон буенча үзтикшерү адым-нарын чагыштыру. Мин эт оясы, сөяк, чылбыр, “Чаппи” ашавы...н ясадым. Мин йомшак песиемнең уенчык йомгагын, тычкан, “Вискас” ашавы, сөт рәсемнәрен ясадым. | Регулятив: контроль, төзәтмә кертү; алган бе-лемнәрне аңлап барлау һәм үзләштерәсе белемнәрнең сыйфатының дәрәҗәсен билгеләү; шәхси: эшчәнлек. |
7. Рефлексия эшчәнлеге (эш нәтиҗәләре) | 1) Рефлексияне оештыру. - Бүген без сезнең белән нәрсәләр белдек? - Нәрсәләр турында сөйләштек? 2) Өй эше бирү. Дүрт аяклы дустыгызның рәсемен ясарга.
| Үз уку эшчәнлеген бәяләү-не, максат һәм нәтиҗәләрне, үзләштерү дәрәҗәсен оештыру.
Без дүрт аяклы дусларыбыз турында сөйләштек. Г.Сәгыйровның “Акбай” шигыре белән танышыйк. | Коммуникатив: үз фикереңне төгәл һәм тулы итеп әйтә белү; танып белү: рефлексия; шәхси: нәтиҗәәр чыгару |