2 нче сыйныф (татар төркеме) өчен татар теле дәресләрен календарь – тематик планлаштыру
рабочая программа по теме

Асылова Лимуза Таеповна

Планлаштыру   нигезләнде:

1.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының төп укыту планына;

2. Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем  учреждениесе  “Азнакай  4 нче лицее” ның  2012-  2013 нче уку елына төзелгән укыту планына;

3.Программага: Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирүче мәктәпләре өчен  татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар: 1-11 нче сыйныфлар [басма өчен Ч.М.Харисова, К.С.Фәтхуллова, З.Н.Хәбибуллина җаваплы].-Казан: Татар. Кит. нәшр., 2011.

   Башлангыч (1-4 нче сыйныфлар) һәм төп (5-9 нчы сыйныфлар) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен программалар – федераль дәүләт белем стандартларына (ФГОС), ә урта гомуми белем мәктәпләре өчен (10-11 нче сыйныфлар) программалар гамәлдәге дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелгән.

 

 

Дәреслек авторлары: Ф.Ф. Харисов, Ч.М. Харисова, А. К. Җәләлиева : Татар теле : рус телендә башлангыч гомуми  белем бирү  мәкт. 2 нче с-фы өчен д-лек (татар телендә сөйләшүче балалар өчен) - Казан: Татар. кит. нәшр., 2012.

         Дәреслекләр “Перспектив башлангыч мәктәп” концепциясенә нигезләнә һәм гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем стандарты, татар теленнән гомуми белем бирүнең гамәлдәге дәүләт стандарты таләпләренә туры килә.

          

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 2kl_fgos_nov.rar38.64 КБ

Предварительный просмотр:

2012-2013 нче уку елында 2 нче  сыйныф (татар төркеме) өчен татар теле дәресләрен

календарь – тематик планлаштыру

Укытучы: Л.Т.Асылова

Укыту планы буенча 102 сәг.

Атнага – 3 сәг. Елга 102сәг.

Планлаштыру   нигезләнде:

1.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының төп укыту планына;

2. Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем  учреждениесе  “Азнакай  4 нче лицее” ның  2012-  2013 нче уку елына төзелгән укыту планына;

3.Программага: Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирүче мәктәпләре өчен  татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар: 1-11 нче сыйныфлар [басма өчен Ч.М.Харисова, К.С.Фәтхуллова, З.Н.Хәбибуллина җаваплы].-Казан: Татар. Кит. нәшр., 2011.

   Башлангыч (1-4 нче сыйныфлар) һәм төп (5-9 нчы сыйныфлар) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен программалар – федераль дәүләт белем стандартларына (ФГОС), ә урта гомуми белем мәктәпләре өчен (10-11 нче сыйныфлар) программалар гамәлдәге дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелгән.

Дәреслек авторлары: Ф.Ф. Харисов, Ч.М. Харисова, А. К. Җәләлиева : Татар теле : рус телендә башлангыч гомуми  белем бирү  мәкт. 2 нче с-фы өчен д-лек (татар телендә сөйләшүче балалар өчен) - Казан: Татар. кит. нәшр., 2012.

        Дәреслекләр “Перспектив башлангыч мәктәп” концепциясенә нигезләнә һәм гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем стандарты, татар теленнән гомуми белем бирүнең гамәлдәге дәүләт стандарты таләпләренә туры килә.

           

           Бәйләнешле сөйләм үстерү – 22 сәг.

Аңлатма язуы.

Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелә:

1. “Мәгариф турында” Россия Федерациясенең Законы (“Закон об образовании” Закон  Российской Федерации)

2. “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы.

- 6 статья – белем алу теле (телләре)

- 7 статья – мәгарифнең дәүләт стандартлары

-10 статья –уку-укыту программалары

- 32 статья – мәгариф учреждениесенең вәкаләтләре һәм җаваплылыгы.

Бүгенге көндә белем бирүнең стратегик бурычы – аның эчтәлеген, укыту алымнарын яңарту һәм шуның нигезендә нәтиҗәләрнең яңа сыйфатына ирешү. Рус мәктәбенең башлангыч сыйныфларында укучы татар балалары өчен төзелгән грамотага өйрәтү программасы Федераль дәүләт белем стандартларының төп положениеләренә, гомуми башлангыч белеем бирү программасын үзләштерү буенча планлаштырыла торган нәтиҗәләргә, рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программаларга, үстерелешле укыту принциплары белән традицион ныклы белем үзләштерү принциплары үзара тыгыз бәйләнештә торган “Перспектив башлангыч мәктәп” концепциясенә нигезләнеп эшләнгән. Ул, татар теле программасының төп өлеше буларак, алга таба белем алуга нигез булып тора.

Башлангыч мәктәп каршында торган максат һәм бурычларны тормышка ашыруда туган телне өйрәнүнең әһәмияте зур.

Татар теле дәресләре белем бирүгә, җәмгыятькә һәм мәдәнияткә уңай мөнәсәбәтле максатны тормышка ашыра.

Татар теле дәресләре түбәндәге бурыч һәм максатларны үз эченә ала :

              1.Укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш, эзләнүгә теләк уяту, үз милләтеңә, телеңә мәхәббәт тәрбияләү кебек уңай сыйфатлар булдыру;

2.Балаларда татар теленнән мәгълүматлылык булдыру:

     А) фонетика, лексика, сүз ясалышы, грамматика, стилистикага караган башлангыч мәгъ лүмат бирү;

     Б) телебезнең орфоэпиясе, лексикасы,грамматикасы, пунктуациясе буенча күнекмәләр булдыра башлау,Хәрефләрдән иҗекләр , сүзләр, сүзләрдән сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзергә өйрәтү.

          3.Укучыларда аралашу өлкәсенә караган  мәгълүматлылык булдыру. Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча  әйткәнне аңларга, аңлаганны тыңлаучыга җиткерергә, дөрес һәм матур итеп укырга, укыганның эчтәлеген сөйләргә, аерым темалар буенча әңгәмә төзи белергә өйрәтү.

            4.Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру.

           5.Укучыларда татар   этнокультурасы буенча мәгълүматлылык булдыру.

             Программа тематик принципка нигезләнеп, тематик план формасында төзелде. Төп теманың темачыклары аерым – аерым алынып, аларның ничек үтәлү тәртипләре күренеп тора. Болай төзегәндә, укытучыга яңадан тематик план төзүнең кирәге калмый.

              Программаның нигезендә коммуникативлык принцибы ята. Шуңа күрә программа таләп иткән барлык метод һәм алымнар укучыларны татар телен аралашу чарасы буларак кулланырга әзерләүгә юнәлдерелә.

              Татар телен өйрәнүнең метод һәм алымнары күптөрле. Шулар арасыннан катнаш, тәрҗемә итү, таныштыру, аудиовизуаль, күзәтү, әңгәмә, эксперимент методларын файдалану телгә өйрәтүдә максатка ярашлы. Программада балаларның сөйләмен үстерүгә һәм системалы фәнни белем бирүгә игътибар юнәлдерелде.

               Укытучы дәресләрдә инновацион технологияләр кулланып, эш алымнарын төрләндереп, дәресләрне мавыктыргыч, нәтиҗәле итеп оештыруны күздә тотарга тиеш. Программа гомумдидактик, лингвистик, методик һәм психологик принципларга таянып төзелде.

              Программада сөйләм үстерү өчен темалар һәм темаларның тасвирламалары, сәгатьләр бүленеше күрсәтелгән календарь- тематик план бирелде.

              Татар теле укытучысы рус теленең үзенчәлекләрен яхшы сиземләргә, аларны истә тотарга бурычлы.Ул ике телгә хас булган охшаш һәм аермалы якларны даими рәвештә күрсәтеп барырга тиеш.

              Укучыларда татар сөйләме күнекмәләренә башлангыч сыйныфларда нигез салына. Татар теленең аваз төзелешен өйрәткәндә төп игътибар авазларны ишетә һәм аера, аларны дөрес итеп әйтә белү күнекмәләре  булдыруга юнәлтелә. Бу бик әһәмиятле, чөнки күп кенә балаларның сайләм аппараты инде рус орфоэпиясе ярдәмендә формалашкан, сузык авазлар (а, о, ы, ү, ө, ә) өлкәсендә шактый зур аерма булуын искә алып эш итәргә кирәк.

             Тартыклардан бигрәк тә тирән тел артында ясала торган авазлар къ, гъ , өрелмәле ч, җ, шулай ук ң һәм в(w) авазларының дөрес әйтелешенә әһәмият бирү таләп ителә.

             Татар һәм рус телләрендәге басым, интонация аерымлыклары да игътибардан читтә калмаска тиеш.

              Татар теле дәресләрендә ике тел өчен уртак сүзләргә таянып эш итү отышлы. Программа рус мәктәпләрендә укучы татар балаларын укыту өчен төзелгәнлектән, балаларның рус теле дәресләрендә алган белемнәре дә истә тотылды.

             Татар теленнән эш программасы  атнага 3 сәгать исәбеннән төзелә. Барлыгы 102 сәгать.

                                                                Сөйләм эшчәнлеге төрләре

        Тыңлап аңлау. Сөйләмдәге сүз, сүзтезмә һәм  җөмләләрне аңлау, аларны аера белү. Тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә төшенү, аның буенча сорауларга җавап бирү, әңгәмә үткәрү.

        Телдән сөйләм. Диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен гамәли үзләштерү, аерым темалар, рәсем сюжетлары буенча әңгәмә кору. Әңгәмәне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү, үзеңнең сөйләмеңә игътибарны җәлеп иттерү күнекмәләрен формалаштыру. Телнең орфоэпик һәм интонацион нормаларын саклап, фикерне җиткерү; сөйләм этикеты (сәламләү, хушлашу, гафу үтенү, рәхмәт белдерү, үтенеч белән мөрәҗәгать итү) үрнәкләреннән дөрес файдалану.

Уку. Беренче сыйныфта тәкъдим ителгән күләмдәге текстны аңлап, орфоэпик нормаларны саклап, тыныш билгеләренә игътибар итеп укый белү. Текстның мәгънәсен аңлау. Текстның темасын билгели белү.

Язу. Хәрефләрне , кушылмаларны, сүзләрне, җөмләләрне язу. Гигиена таләпләрен истә тотып, матур, грамматик  дөрес язу күнекмәләрен формалаштыру.

                                        Фонетика һәм орфография

Сөйләм авазлары. Сүзләрдә авазлар бердәмлеге һәм аның мәгънәсе. Сүзләрдә авазларны интанацион аерып алу. Сүзгә аваз анализы. Сүздәге авазларның саны һәм тәртибе. Охшаш авазларны чагыштыру, аерып тану.

Сузык авазлар. Калын һәм нечкә яңгырашлы сузыклар. Язуда сузык авазларны белд.торган хәрефләр.

Тартык авазлар. Сонор тартык авазлар. Яңгырау һәм саңгырау тартык авазлар. Язуда тартык авазларны белд. Торган хәрефләр.

Иҗек – уку берәмлеге. Сүзләрне иҗекләргә бүлү. Татар орфоэпиясенә туры китереп, авазларны һәм сүзләрне дөрес әйтү. Татар алфавиты. Хәрефләрнең дөрес язылышы.

                                        Сүз һәм җөмлә

Сүз һәм аның лексик мәгънәсе.Сүз һәм җөмлә аермасы. Сүз мәгънәсен үзгәртү. Җөмлә башында, кеше исемнәрендә, шәһәр, авыл исемнәрендә баш хәреф язылышы. Җөмлә ахырында тыныш билгеләре.

2 нче сыйныф укучыларының белем, осталык һәм күнекмәләренә төп таләпләр

-Татар алфавитын яттан белү;

-укытучы биргән сүзләрне яки сыйныфташларның фамилияләрен алфавит тәртибендә язу;

-калын һәм нечкә сузыкларны аерып, татар телендәге сүзләрнең сингармонизм законына буйсынуын яки буйсынмавын (шәһәр, китап)  аңлату;

-яңгырау һәм саңгырау тартыкларны аеру;

-ъ һәм ь хәрефләре булган сүзләрне дөрес уку һәм язу (кулъяулык, көньяк);

- я, ю, е хәрефләрен дөрес язу;

- татар телендә сүз басымын кую, рус сүзләре белән чагыштырып күрсәтү;

- сүз төркемнәреннән исем, фигыль, сыйфатларның мәгънәләрен аңлап, җөмлә эченнән табып әйтү;

-исемнәрнең берлек һәм күплек сан формаларын аеру, фигыльләрнең юклык, заман кушымчаларын билгеләү;

-җөмләнең баш кисәкләрен билгеләү, аларның урнашу тәртибен аңлату;

- өйрәнелә торган сүз төркемнәре кергән мәкаль- әйтемнәрне, табышмакларны ятлау һәм аларны язу.

15 – 20 сүз чамасы булган текст буенча укытучы куйган сорауларга җавап бирү юлы белән изложение язу. Сөйләм үстерү өчен бирелгән темалар ( яки укытучы үзе сайлаган башка бер тема) буенча 10 – 15 сүзле сочинение яздыру. Сүзлек диктантларының якынча күләме – 7-10 сүз, контроль диктант текстлары 20 – 25 сүздән тора.

                                                Программа бүленеше

Бүлекләр

Сәг.

саны

1

1 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау

6

2

Авазлар һәм хәрефләр

35

3

Сүз

5

4

Морфология

19

5

Синтаксис

11

6

Ел буена үткәннәрне кабатлау

4

7

Бәйләнешле сөйләм үстерү

22

Барлыгы

102

                                        Бәйләнешле сөйләм үстерү темалары:

1.Уку – язу әсбаплары

                                                            2. Яраткан ризыгым

3.Укыган мәктәбем

4.Якын  дусларым

5.Җәйге ял

6.Яшелчә бакчасында

7.Татар теле дәресендә

8.Туган көнем

9.Әниемә булышам

10. Милли ризыклар

11.Шәһәр транспорты

12.Туган як табигате

2011-2012 нче уку елының эш нәтиҗәләре

2011-2012 нче уку елында 1 нче А сыйныфының татар төркемендә татар теле дәресләре “Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбияты укыту программалары”на (2010) нигезләнеп, Татарстан Республикасының Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланып тәкъдим ителгән 1 нче сыйныф өчен “Әлифба” дәреслегенә, 2009 нчы ел (авторлары: Р.Г.Вәлитова, С.Г.Вәгыйзова), 1 нче сыйныф өчен “Татар теле” дәреслегенә, 2009,(авторы: Харисов Ф.Ф.) буенча 99 сәгать укытылды.

            Ел дәвамында:

Теоретик материал – 70 сәгать;

    1.Әлифба чоры -50 сәг.,

     2. Грамматика – 20 сәг.

Бәйләнешле сөйләм үстерү – 29 сәгать

  1. Танышу -2 сәг.,
  2. Безнең мәктәп (сыйныф) – 5 сәг.,
  3. Бәйрәмнәр – 3 сәг.,
  4. Безнең гаилә -4 сәг.,
  5. Ашамлыклар -2 сәг.,
  6. Кеше -3 сәг.,
  7. Өс – баш киемнәре – 2 сәг.,
  8. Аяк киемнәре – 1 сәг.,
  9. Уеннар – 2 сәг.,
  10. Авылда -3 сәг.,
  11. Кошлар – 2 сәг.,
  12. Шәһәрдә - 3 сәг. үткәрелде. Укучылар барысы да материалны яхшы үзләштерделәр.

Программа үтәлде.

Шушы нәтиҗәләрдән чыгып, 2 нче А сыйныфы өчен түбәндәге эш программасы төзелде.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

10 класс, татар төркеме өчен "Татар теле һәм әдәбияттан эш программасы"

Татар теленнән эш программасы10 нчы сыйныф (35сәг) Аңлатма язуыЭш программасы статусы.             Программа нигезенә Россия, Татарстан...

10 класс, татар төркеме өчен "Татар теле һәм әдәбияттан эш программасы"

Татар теленнән эш программасы10 нчы сыйныф (35сәг) Аңлатма язуыЭш программасы статусы.             Программа нигезенә Россия, Татарстан...

1 нче сыйныф (татар төркеме) өчен татар теле дәресләрен календарь – тематик планлаштыру

Планлаштыру   нигезләнде:1.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының төп укыту планына;2. Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем  учреждениесе  “Азнак...

2012-2013 нче уку елында 1 нче сыйныф (татар төркеме) өчен татар теле дәресләрен

Планлаштыру   нигезләнде:1.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының төп укыту планына;2. Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем  учреждениесе  “Азнак...

Татар теле һәм әдәбиятыннан календарь-тематик планнар

Татар теле һәм әдәбиятыннан календарь-тематик планнар...

9нчы сыйныфта (татар төркеме) туган (татар) тел тәдәбиятын укытуны календарь -тематик планлаштыру

9нчы  сыйныфта (татар төркеме) туган (татар) тел  тәдәбиятын укытуны календарь -тематик планлаштыру...

9нчы сыйныфта (татар төркеме) туган (татар) тел укытуны календарь -тематик планлаштыру

9нчы  сыйныфта (татар төркеме) туган (татар) тел  укытуны календарь -тематик планлаштыру...