Татар халкының уен җырлары һәм такмаклары
план-конспект урока по музыке (5 класс) на тему

1.Татар  халкының уен җырлары,такмаклары  турында мәгълүмат    бирү.

2.укучыларның дөрес җырлау,  музыканы тою сәләтләрен үстерү, темплы җырлар аша дөрес дикция булдыру буенча  эшләү;

3. балаларга эстетик  тәрбия бирү, татар милли музыка сәнгатенә ихтирам хисләре тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_khalkynyn_uen_zhyrlary_takmaklary.docx32.28 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

Актаныш муниципаль районы

Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе

Музыка укытучылары семинарында 4 сыйныфта үткәрелгән

ачык дәрес эшкәртмәсе

Тема:“Татар халкының уен

җырлары, такмаклары”

                                                                                 Музыка укытучысы: И.К.Төхбәгалиева

2013-2014 нче уку елы

Максат: 1.Татар  халкының уен җырлары,такмаклары  турында мәгълүмат    бирү.

2.укучыларның дөрес җырлау,  музыканы тою сәләтләрен үстерү, темплы җырлар аша дөрес дикция булдыру буенча  эшләү;

3. балаларга эстетик  тәрбия бирү, татар милли музыка сәнгатенә ихтирам хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау:

  • Компьютор
  • Видеопроектор
  • Экран
  • Баян
  • Музыкаль үзәк.

Дәрес тибы: Яңа материал аңлату.

Дәреснең кыскача планы:

I Оештыру.

II Үткән белемнәрне актуальләштерү.

1.Үткән дәрес темасын кабатлау.

 III Яңа материалны аңлату.

1.”Көйне танып бел” музыкаль  уен

1.Музыка тыңлау “Тула микән чиләге”

2. Уен җырлары,такмаклар турында мәгълүмат бирү.

IV. Җырлау күнегүе.  

  1. Яңа җыр өйрәнү “Төймә”
  2. Өйрәнгән бер җырны ныгыту “Тик туган җирдә генә”

V. Йомгаклау.

VI. Өй эше бирү.

VII. Музыкаль саубуллашу

Дәрес барышы.

( Укучылар класска кергәндә салмак кына  “И туган тел” көе яңгырый.)

I Оештыру.

1 слайд “Хәерле көн”

  1. Сәламләү җыры.

II Үткән белемнәрне актульләштерү.

-Укучылар сез класска кергәндә нинди көй яңгырады?

-“Туган тел”

- Әйе, халкыбызның иң моңлы көйләренең берсе. Аның Тукай сүзләренә җырлануында да  тирән бер мәгънә бар.

2 слайд «Халык җырлары- халкыбыз күңеленең һич тә тутыкмас вә  күгәрмәс саф вә раушан көзгеседер» - дип язган Г.Тукай

Чыннан да халык җырлары, моңнары да гасырлар аша  буыннан буынга сакланып һәм камилләшеп, безнең бабаларыбыз тарафыннан калдырылган иң кадерле мирас булып тора.

-Халык җырлары ничек барлыкка килгәннәр соң?

-Халык җырлары үзләреннән үзләре тумаган, аларны кемнәрдер уйлап чыгарган,башлап җырлаган, димәк, аларның авторлары булган.Телдән-телгә күчеп, алар шомара барган һәм бүгенге көнгә кадәр сакланып камилләшеп килгән.

- Татар халык җырларын төрле уен коралларында уйнаганнар.

-Әйдәгез әле,бергәләп  табышмаклар ярдәмендә аларны искә төшерәбез.

3 слайд 1) Борынгы булсам да , мине

                 Онытып бетермиләр.

                Милли гармуныбыз диеп,

                Сәхнәдән төшермиләр.

                                     (Тальян)

4 слайд    2) Алты – җиде генә булыр

                     Тәнемдәге уемнар.

                     Элек минсез үтми иде

                    Аулак өйләр, уеннар.

                                               (Курай)

5 слайд         3) Сызгычыңны сызып җибәр –

                       Көйләр агылсын әле.

                       Йөрәкләргә мин чыгарган

                       Моңнар кагылсын әле.

                      Телгәләсен бәгырьләрне,

                      Актарылсын уйлары.

                      Башларыңны кыңгыр салып,

                    Кылларымда уйнале.

                                                (Скрипка)  

    6 слайд  Иреннәргә терисең,

                   Чиртеп, көйләр көйлисең.

                                                 (Кубыз)

                                                           

  • Молодцы укучылар

III Яңа материалны аңлату.

  • Бүгенге дәрестә без сезнең белән халык җырларының төрләре белән танышуны дәвам итәрбез.

7 слайд Әйдәгез әле   “Көйне танып бел” дигән уенын уйнап алабыз .

             1.Сез бу көйне  ничә нотадан таныйсыз?  (...)      

              Баянда уйнау.

  • “Әпипә”- танып белгәч, тыңлау
  • “Әнисә”- шулай ук тыңлау

-Бу җырлар инде икесе дә сезгә таныш.

- Алар  ничек яңгырады соң?

- дәртле,күңелле,тиз,җитез...

- Ә аларны  кайларда җырлыйлар микән?

- биегәндә,күңел ачканда...

Шулай итеп бу җырларның төре ничек дип атала соң? Әйдәгез, бергәләп ачыклыйк

     8 слайд   Биесәнә,биесәнә.

                     Биюләре күңелле,

                     Син күңелле биегәнгә,

                    (Нәрсә?)әйтәм түгелме?

-такмак.

9 слайд -Әйе, бүгенге дәрес темасы да такмаклар һәм уен җырлары.  

10 слайд. Такмаклар - дип бию вакытында, күңел ачканда җырланып яисә тиз ритм белән әйтелә торган әсәрләрне атыйлар. Кайчандыр такмаклар үзенә күрә уен коралы, гармун вазифасын үтәгән. Хәзер алар күбрәк көлкеле эчтәлектәге куплетлар рәвешендә башкарылалар. Аларга шул ук  “Әнисә”,”Әпипә”,”Шома бас”җырларын кертергә мөмкин. Әйткәнемчә бу көйләр сезгә таныш.

Әйдәгез“Әнисә”көен бәрмә уен коралларында уйнап карыйк.

  • Бик матур уйнадыгыз.Молодцы.
  • Элек электән үк яшәп килгән бию такмаклары белән уен җырлары һәрвакытта бер-берсе белән бәйләнештә .

   11 слайд . Уен җырлары - ул татар халкының җыр, музыка һәм бию белән аралашкан әйлән-бәйлән уеннары.

 

Аларны борынгы заманнарда ук төрле мәҗлесләрдә йолалар һәм ел фасыллары белән бәйле бәйрәмнәрдә башкарганнар. Шулай булгач аларда күп кеше катнаша.

12 слайд.Уен җырларының төзелеше, ягъни композициясе ике өлештән – түгәрәк әйләнгән вакытта салмак итеп җырлана торган озын җырдан һәм уртадагылар биегәндә кызу итеп башкарыла торган кушымта – такмактан тора.

  • “Кәрия-Зәкәрия”,
  • “Челтәр элдем читәнгә”
  • “Төймә”.
  • “Тула микән чиләге”һ.б

Музыка тыңлау: “Тула микән чиләге”

  • IV. Җырлау күнегүе.
  • а. Гамма 5
  • б. Мин җырлыйм, туган телемдә 7
  • в. Мы перебегали берега. 8
  • г. дуба-дуба 9
  • д. Звуки природы 14

13 слайд.Физкультминутка. Кәрия-Зәкәрия

14 слайд.V. Яңа җыр өйрәнү “Төймә” татар халык уен җыры

Ал булмый булмас инде лә,

Гөл булмый булмас инде,их!

        Кушымта:

Төймә, төймә, төймә, төймә,

Төймә була унсигез;

Кара безнең дус –ишләргә,-

Бар да матур, бертигез.

       Төймә, төймә, төймә, төймә,

       Төймәләре бер генә;

       Кара безнең дус –ишләргә,-

       Чәчәк аткан гөл генә.

  1. Җыен дуслар җыелганнар,

Җырламый булмас инде, их!

VI. Йомгаклау.

  • Бүгенге дәрестә татар халык җырларының нинди төрләре белән таныштык?
  • Такмаклар һәм уен җырлары
  • Нәрсә ул такмак?
  • бию вакытында, күңел ачканда җырланып яисә тиз ритм белән әйтелә торган әсәрләрне атыйлар.
  • Нәрсә ул уен җырлары?Алар кайларда җырлана?
  • Җыр, музыка һәм бию белән аралашкан әйлән- бәйлән уеннары атала.

Аларны борынгы заманнарда ук төрле мәҗлесләрдә йолалар һәм ел фасыллары белән бәйле бәйрәмнәрдә башкарганнар.

  • Әйе. Бүгенге дәрестә актив катнашканыгыз, матур итеп җырлаганыгыз өчен барыгызга да бишле билгесе куям.  

 Кайда гына яшәсәк тә, кайда гына торсак та үзебезнең туган ягыбызны,туган телебезне, моңыбызны онытмыйк һәм бүгенге дәресебезне дә “Тик туган җирдә генә” дигән җыр белән төгәллик.

15 слайд.VII. Саубуллашу җыры

Сау бул инде,сау бул инде,

Сау булып тор музыка!

Саубуллашсак та яшә син!

Күңелләр син дә кала.

Дәрес тәмам. Чыгарга мөмкин.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

8 кл. Контроль эш.Татар халкының күренекле әдипләре.

Контрольная работа по татарскому языку для учащихся 8 класса русской школы....

Тема. Татар халкының милли бәйрәме Сабантуй. Презентация материалы.

Презентация татар халык милли бәйрәме Сабантуй мизгелләрен үз эченә алган слайдлардан тора. Бәйрәмдә уздырылган уеннар,бәйгеләр ,шулай ук аларга комментарияләр бирелгән....

"Татар халкының милли бәйрәме - Сабантуй"

татар халкының күркәм бәйрәме- Сабантуй турында мәгълүмат бирү...

Татар халкының милли киемнәре.

5 классның татар төркеме өчен "Татар халкының милли киемнәре" темасына дәрес эшкәртмәсе  һәм презентация дә тәкъдим ителә....

" Муса Җәлил - татар халкының бөек шагыйре"

Научно-исследовательская работа, посвященная творчеству великого татарского поэта Мусы Джалиля....

Татар халкының ел фасыллары, табигать күренешләре белән бәйле йолалары. ( фәнни-гамәли конференция)

Эчтәлек: 1.     Кереш сүз. Табигатьнең  кеше тормышындагы әһәмияте.2.     Әби-бабаларыбызның табигатькә мөнәсәбәте.3.     Йола һәм...

“И. Шакиров-татар халкының рухи көзгесе, ул- татар сандугачы” -класстан тыш чара

“Бөтен иҗат гомерем татарны татар итеп яшәтүгә, аның милли тойгыларын уятуга багышланып үтте. ...