Авторлык программасы. "Халкыбыз җәүһәрләре"
материал на тему

Халкыбыз җәүһәрләре

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon avtorlyk_pr._fattahova.doc238 КБ

Предварительный просмотр:

                  ТҮБӘН КАМА ШӘҺӘРЕ 13 НЧЕ ГИМНАЗИЯ -ИНТЕРНАТ

Электив курс программасы

«Халкыбыз  җәүһәрләре»

(8-9 нчы сыйныф укучылары өчен)

Автор: Фаттахова Илсөя Илһам кызы,

Түбән Кама шәһәре 13 нче гимназия-интернатның

I нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                           Түбән Кама , 2012

Аңлатма язуы

        Укыту-тәрбия өлкәсендә музейларның роле чиксез зур. Музей – тәрбия чыганагы ул.  Безгә, татар теле укытучыларына, телне һәм әдәбиятны укытуда халкыбызның бай мирасы, теле, иҗаты, тарихы, көнкүрештә куллану җиһазлары,  хезмәт кораллары, милли киемнәре, суккан, чиккән йорт кирәк-яраклары һ.б. зур ярдәм итә. Музейдагы экспонатлар, экспозицияләр аша туган халкыбызның  үткәнен, мәдәниятен укучылар тирәнрәк үзләштерә.

Бу электив курс программасы  шуларны күздә тотып, укучыларны татар халкының сәнгате, мәдәнияте, гореф-гадәтләре, йолалары, тормыш-көнкүреше белән киңрәк таныштыру, кызыксындыру, аларның тарих һәм әдәбият буенча белем дәрәҗәләрен үстерү максатыннан чыгып төзелде. Бу курста балалар халкыбызның күңел бизәкләре белән танышып кына калмыйлар, ә аларның кайсы чорда һәм нинди максатларда кулланылуын, аларның тарихын, килеп чыгышын да тирәнтен өйрәнәләр. Шулай ук бу курс программасына  музей эшчәнлеген ничек оештыру, музей активының вазифалары һәм аларның үтәлеше,  музейның инвентарь китабын, этикетаж, картотекасын төзергә өйрәнү бурычлары да кертелгән. Монда укучыларга шәһәребездәге һәм республикабыздагы башка музейлар эшчәнлеге белән якынрак танышу мөмкинлеге бирелә. Алар курс азагына якташларыбыз иҗаты, хезмәте белән танышып, аларны тупларга, альбомнар ясарга, стена газеталары чыгарырга, музейны экспонатлар, экспозицияләр белән тулыландырырга тиеш булалар. Курсның нәтиҗәлелеген тикшерү һәм билгеләү өчен, төрле формадагы эшчәнлек - әңгәмә, дискуссия,  экскурсияләр һ.б. кулланыла.

Курс программасы  34 сәгатькә исәпләнгән.

Курс программасының бурычлары түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

        

- халкыбыз тарихын өйрәнү, аның тарихи үткәнен экспозициядә яктырту;

-“Шәһәребезнең (мәктәбебезнең) күренекле кешеләре” дигән темага эзләнү эшчәнлеге алып бару, материалларны экспозициядә чагылдыру;

- якташларыбыз иҗат иткән халык авыз иҗаты әсәрләрен җыю, туплау, өйрәнү, альбомнар эшләү;

- укучыларның иҗади эш лабораториясен тулыландыру;

- туган төбәгебез халкының диалектологик сөйләмен, кәсепләрен өйрәнү, эзләнү, аларны экспозицияләрдә күрсәтү.

Курс программасының эш формалары :

- теоретик дәресләр;

- гамәли чаралар;

- күренекле шәхесләр белән очрашу;

- кичәләр үткәрү;

-шәһәребездәге һәм республикабызның башка шәһәрләрендәге музейларга экскурсияләр оештыру, аларның эш тәҗрибәләре белән уртаклашу.

Курс программасының максатлары :

- балаларда татар халкының гореф-гадәтләренә, йолаларына мәхәббәт, ихтирам хисе тәрбияләү;

- татар сәнгате һәм мәдәнияте белән кызыксыну уяту;

- туган төбәгебез халкы иҗат иткән бәет, мөнәҗәт, шигырьләрне тирәнтен өйрәнү, укучыларның да иҗат итү сәләтләрен үстерү;

- музей эшчәнлеге буенча белемнәр формалаштыру, яңа терминнар белән таныштыру, аларны үз практикаларында куллана белү күнекмәләре булдыру;

- музей активының эшен камилләштерү, музейны кирәкле, файдалы мәгълүматлар белән тулыландыру, баету һәм аларны укыту-тәрбия процессында урынлы куллану.  

Программаның эчтәлеге

1. Татар халкының үткәне белән танышу. Туган төбәгебездә яшәп иҗат итүчеләрнең хезмәтләрен өйрәнү.

  1. Теоретик эшләр.

- музей эшчәнлеге, аның төп юнәлешләре белән танышу;

- музей активы, аның төркемнәре эшчәнлеге белән танышу;

- инвентарь китабы, картотека, этикетаж төзергә өйрәнү;

  1. Гамәли чаралар.

- альбомнар төзү;

- кичәләр, очрашулар үткәрү;

- хатлар язышу;.

- тикшерү эшләре уздыру;

- экспозицияләр, экспонатлар туплау, якташларыбыз иҗатларын өйрәнү һәм җыю;

- укучылар иҗатын чагылдырган стендлар төзү;

  1. Экскурсия һәм походлар

- шәһәребезнең Милли музеена, Сугышчан Дан музеена, Н.Ф.Кайманов исемендәге музейга һ.б. экскурсияләр;

- башка музей хезмәткәрләренең һәм музей активының эшләү рәвеше,эш тәртибе белән танышу;

- инвентарь китапларны дөрес алып бару, экспонатларга этикеткалар ясау тәртибе белән танышу;

  1. Яңа терминнар.

Экспонат, экспозиция, картотека, этикетаж, инветарь китабы, макет, диаграмма,  өлешчә реэкспозиция һ.б.

Тематик  план

Тема

Сәгатьләр саны

Оештыру формалары

1.

Кереш дәрес.Курсның планы, максаты белән таныштыру.

1

Әңгәмә

2.

Нәрсә ул музей? Музей һәм мәктәп.

1

Әңгәмә

3.

Музей активын сайлау һәм актив эшен оештыру

1

Әңгәмә

4.

Музей эшчәнлегенең спецификасы белән танышу

1

Әңгәмә

5.

Музей эшчәнлегенең төп юнәлешләре белән танышу

1

Әңгәмә

6.

Музей активы  эшчәнлеген төркемнәргә бүлеп оештыру:

-эзләнү төркеме;

-лекторлар төркеме;

-экскурсоводлар төркеме;

-бизәүчеләр төркеме;

1

Методик чыганаклар белән эш

7.

Һәр төркемнең эшчәнлеге белән танышу

1

Лекция, дискуссия

8.

Шәһәрнең Милли музеена экскурсия; музей хезмәткәрләре белән очрашу; экспонатлар белән танышу; бизәлешне күзәтү һәм өйрәнү;

1

Экскурсия

9.

Башка музейлар эшчәнлеге белән танышу

1

Дискуссия

10.

Музейның инвентарь китабын төзү һәм аның белән эшләү тәртибен күрсәтү . Музейдагы һәр экспонатны инвентарь китабына теркәү.

1

Лекция, әңгәмә, практик эш

11.

Картотека. Һәр экспонатка картотека төзү

1

Лекция, әңгәмә, практик эш

12.

Этикетаж. Инвентарь китабына теркәлгән һәр экспонатка этикеткалар ясау

1

Лекция, практик эш

13-14.

Әби-бабаларыбызның күңел көзгесе саналган чигүле читекләр, ашъяулык-сөлгеләр, алъяпкыч-камзуллар, түбәтәй-калфаклар белән танышу, аларны туплау һәм музейга урнаштыру.

“Түбәтәем, калфагым” дип исемләнгән

диспут-дәрес;

“Сөлге – милләтебезнең йөзе” темасына түгәрәк өстәл артында сөйләшү.

2

Лекция, практик эш

15

Халкыбызның элекке бизәнү әйберләре - беләзек-төймәләр, йөзек-чулпылар һ. б. белән танышу, аларны туплау, музейның инвентарь китабына теркәү.

1

Лекция, практик эш

16

Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары  турында тулырак мәгълүмат.  “Халкыбыз йолалары” темасына  конференция үткәрү

1

Конференция

17.

Шәһәребезнең Милли музее директоры Нуртдинов З.Г. белән очрашу

1

Кызыклы очрашу, дискуссия

18-19.

Әби-бабаларыбызның элекке эш кораллары, тормыш-көнкүреш әсбаплары белән танышу, аларны туплау, музейга урнаштыру.

Мирасыбыз онытылмасын!” темасына әңгәмә

2

Лекция, практик эш

20.

Шәһәребезнең Сугышчан Дан музеена экскурсия, аларның эш тәҗрибәләре белән уртаклашу

1

Экскурсия

21.

Музей активы утырышы. Һәр төркемнең чыгышларын тыңлау һәм анализлау

1

Әңгәмә

22.

Шәһәркүләм уздырыла торган туган якны өйрәнү конференциясендә катнашу

1

Очрашулар, әңгәмә

23-24.

Музейга яңа экспонатлар туплау һәм урнаштыру

2

Практик эш

25.

Республикабызның якын-тирә районнарында урнашкан музейлары белән элемтәгә керү, хатлар язышу, аларның һәм үзебезнең эш тәҗрибәләребез белән уртаклашу

1

Практик эш

26-27.

Туган төбәгебездә иҗат ителгән татар халык авыз иҗаты әсәрләрен – бәет- мөнәҗәтләрен, риваятьләрен, җырларын туплау, аларның авторларын барлау.

“Бәет, мөнәҗәт һәм бишек җырлары – халкыбыз рухы”

2

Практик эш

28.

Укучыларның иҗади сәләтләрен ачу, алар иҗатын чагылдырган стенд төзү, газета чыгару

1

Практик эш

29.

Лицеебыз урнашкан Н.Ф.Кайманов  исемендәге музейга экскурсия. Аның тормышы, иҗаты белән тулырак танышу, кызыклы мәгълүматлар туплау, альбом ясау

1

Экскурсия, практик эш

30.

Яңа тупланган экспонат һәм экспозицияләрдән күргәзмә төзү

1

Практик эш

31.

Туган төбәгебез халкының диалектологик сөйләмен, кәсепләрен өйрәнү, материаллар туплау, җыелган материаллардан альбомнар төзү

1

Лекция, практик эш

32.

Музей экспонатларын кулланып, “Халкыбызның күңел көзгесе” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрү

1

Практик эш

33.

Лицеебыз укучыларын, укытучыларын, ата-аналарны музейга кунакка чакыру, аның эшчәнлеге белән таныштыру, аларны да бу эшчәнлеккә җәлеп итү

1

Әңгәмә, дискуссия

34.

Музей активы утырышы . Музей эшчәнлегенә нәтиҗә ясау, актив укучыларны бүләкләү, каникул вакытына биремнәр алу

1

Әңгәмә, дискуссия

Кулланылган әдәбият  исемлеге

  1. Абдрашвитова И.М., Синицкий К.Р. Школьный музей (Задачи, организация,  основные формы работы). -/И.М.Абдрашвитова, К.Р.Синицкий // Казань. – 2003.
  2. Гаврюшин Н.К. Сокровища у порога (Эстетическое воспитание в краеведческой работе).- /Н.К.Гаврюшин // М.:Просвещение. – 2009.-192с.
  3. Ванслова А.К., Ломунова Е.Г., Павлюченко Э.А. Музей и школа.  /А.К.Ванслова, Е.Г.Ломунова, Э.А. Павлюченко // М.: Просвещение. – 1985.-192с.
  4. Дик Н.Е.,  Валишин Ю.И. Экспозиция школьного краеведческого музея.-/Н.Е.Дик, Ю.И.Валишин // М.: Просвещение.-2002.-№ 6
  5. Элькин Г.Ю., Огризко З.А. Школьные музеи (пособие для учителей).- /Г.Ю.Элькин, З.А.Огризко// М.: Просвещение. – 2005.
  6. Сейненский А.Е. Музей воспитывает юных (Методика использования материалов школьного музея в учебной и внеклассной работе).- / А.Е Сейненский // М.: Просвещение.-1998.-127с.
  7. Соколова И.В. Следопыты ведут поиск.- /И.В.Соколова //  М.: Просвещение.-2009.-150с.
  8. Интернет челтәреннән алынган материаллар.

Эчтәлек

1.  Аңлатма язуы......................................................................................     1

2 . Курс программасының бурычлары..................................................      2

3. Курс программасының эш формалары ............................................      2

4. Курс программасының максатлары..................................................      3

5. Программаның эчтәлеге.....................................................................      4

6. Программаның тематик планы..........................................................    5-7

7. Кулланылган әдәбият исемлеге.........................................................      8  

                                                     

Кушымта

Түгәрәктә үткәрелгән

чараларның

эшкәртмәләре

Сөлге – милләтебезнең йөзе

        Укытучы: Бүгенге әңгәмәбез халкыбызның күңел җәүһәрләренә, ягъни икенче төрле әйтсәк, аның үткәненә, еллар буена тудырган мирасына багышлана. Бу мирас турында бер генә очрашуда сөйләп бетерү мөмкин түгел, әлбәттә. Нинди җәүһәрне алсак та (тәңкәләр, чулпы, беләзек, киемнәр, сөлгеләр һ.б.), аның турында озаклап сөйләргә булыр иде, чөнки аларның һәрберсенең бай тарихы бар. (һәр экспонат аерып күрсәтелә). Ә менә бүген халкыбызның күңел җәүһәрләренең берсен генә күреп үтсәк тә, татарларның чын йөзе белән танышырбыз дип уйлыйм.

        (“Татарлар, без - татарлар” җыры башкарыла)

        Күрегезче, нинди матур итеп, чын күңелдән, чынлап та, татар булулары белән горурлануы турында җырлана бит бу җырда.

        Ә хәзер, әйдәгез, әби-бабаларыбызның үткәне белән таныша башлыйк инде. Күп еллар буе без алар турында бернәрсә дә белмәдек, кызганыч,  без аларны күп еллар буе сандык төбендә бикләп тоттык. Шаккатырсың, энә-җеп ярдәмендә әбиләребез нинди могҗизалар тудырганнар. Һәр буын үз күңелен, үз бизәген салган. Сезнең алда – сөлгеләр. Әйдәгез, аларны сандык төпләреннән актарып барлыйк. (С.Сәйдәшев, К.Тинчурин. “Казан сөлгесе” җыры тыңлатыла)

        Казаннардан килгән, ай сөлгене

        Мәчет мөнбәрендә калдырдым.

        Калды, калды Казан сөлгесе

        Калды ла бит гыйшкыбыз билгесе, - дип, җырларга да керткәннәр бит ул сөлгене. Үз-үзебездән сорап карыйк әле, нигә җырларга кергән икән ул Казан сөлгесе? Сабантуйларда колга башына менгән өченме? Безнең өйләребезне ямьләндереп, түр башында торган өченме?

Укучы: Һәр борынгы шәһәрнең үз гербы, һәр дәүләтнең үз мәдхия-гимны булган. Безнең татар хатын-кызларының да үз мәдхия-гимны, үз сурәт-гербы бар. Ул – Казан сөлгесе. Аның өчен ир-егетләр Сабантуйларда бил алышалар. Аның өчен малайлар аргамакларда чабышалар. Сөлге – символ, сөлге – татар хатын-кызының осталыгына һәйкәл. Безнең әбиләребез башлаган кул эше бит ул, буыннар башланышының асыл билгесе. Гасырлар буе затлы ир-егетләр тыныч көрәш мәйданында батыр калганнар, шул Казан сөлгесенә лаек булганнар.

Түр тәрәзәдә ак сөлге,

Чиккәне – каеганы.

Кызыл чуклары – кояшның

Чыкканы, баеганы.

Укытучы: Чулпы-беләзекләре, калфак-камзуллары, читек-чүәкләре һәм сөлгеләре белән элек-электән үк дан тоткан халык, әмма аларны эшләү бик зур зәвык, бик олы тырышлык, осталык һәм түземлек таләп итә.

Укучы:  Бизәкле сөлгеләр сугуны кыз балалар бик яшьли өйрәнгәннәр. Һәр өйдә диярлек бу һөнәрнең җайланма-корылмалары булган. Һәр авылда диярлек әлеге һөнәрнең бик талантлы осталары да булган, әлбәттә. Тырыш һәм элек һөнәргә һәвәс кыз бала шундый осталар янына барып та өйрәнгәннәр. Осталар аларны туку станогы серләренә дә өйрәткәннәр . Һәр бизәк үзгәрә-үзгәрә, яңа бизәк тудырган.

Укытучы:  Күрәсезме, ничек катлаулы һәм авыр булган сөлге туку эшенә өйрәнү. Бәлки, шуңа күрә дә ул иң олы бүләк булгандыр. Ә сөлгене кайчан бүләк итеп биргәннәр соң?

Укучы: 1. Сөлге – туйда кайнанага бирелә торган иң зур бүләк.

            2. Сөлге – кәләшнең кияве туганнарына, якыннарына иң зур бүләге.

Аннары ул сөлге-тастымаллары белән килен булып төшкән өйнең алгы стеналарын, тәрәзәләрне бизәгән.

        Сөлге сугам, сөлге сугам,

        Сөлге сугам аклыкка.

        Кызыл башлы сөлгеләрем

        Язсын бәхет-шатлыкка,- дип җырлаганнар кызлар.

Укытучы: Әйе, чүпләм сөлге, чүптарлы сөлге, кызыл башлы сөлгеләр белән дан тоткан татар халкы. Әмма әлеге һөнәр ХХ гасыр башында әкренләп кенә юкка чыга башлый. Ә инде бүгенге көндә мондый сөлгеләрне эшләү бетте диярлек. Кирәге калмагандыр? Һич кенә дә алай түгел, бик тә кирәк алар. Бүген дә әле туйларның сөлге-тастымаллардан башка узганы юк. Моннан берничә ел элек “Сөембикә” журналы хәтта, халкыбызның мирасын барлау өчен, “Казан сөлгесе” дигән конкурс та игълан ителгән иде.  Менә шулай, халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, аның бай мирасы хәзер дә онытылмый, аллага шөкер.

“МӘКТӘП МУЗЕЕ – ХӘТЕР САКЧЫСЫ”

Түбән Кама шәһәре “Сугышчан һәм хезмәт даны музее” җитәкчесе, Татарстанның атказанган укытучысы Зәки Гали улы Нуретдинов белән очрашу

Халыкның, яшь буынның рухи байлыгын саклауда мәктәп музейларының әһәмияте бәһаләп бетергесез. Республикабызда 400 дән артык мәктәп музее бар. Алар, матди һәм рухи мирасыбыз мәгарәсе булу белән беррәттән, укыту-тәрбия эшендә зур ярдәм булып тора.

Безнең Түбән Кама шәһәрендә дә 10 мәктәптә туган якны өйрәнү, этнография музее, хәрби-патриотик музейлар эшли. Аларга Татарсан Мәгариф министрлыгы тарафыннан “Мәктәп музее” статусы бирелгән. Әйтик, шәһәребезнең 9 нчы номерлы мәктәбендәге “Сугышчан  даны музее” якташыбыз, Советлар Союзы Герое Никита Каймановның сугышчан юлына багышланган. Безнең мәктәбебез дә бу батырның исемен йөрткән урамда урнашкан. Шуңа күрә без аның тормыш юлына битараф түгел, һәрдаим укучылар белән музейга экскурсияләр оештырабыз, үз гимнзия-интернатыбызда да аңа багышланган музей почмагыбыз бар, күбрәк мәгълүматлар тупларга тырышабыз.

Шәһәребездәге педучилище бинасында урнашкан Милли музей исә үз эшчәнлеген күпкырлы юнәлештә алып бара. Анда “Сугышчан һәм хезмәт даны”, “Этнография”, археология һәм нумизматика бүләкләре, бай китапханә бар. Биредә тупланган экспонатлар балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, укучылар, студентлар һәм хәтта авыл халкы арасында музей эшен киң колач белән җәелдерү мөмкинлеге бирде.

Бүгенге кичәбезгә кунакка әлеге музейның директоры Зәки Гали улы Нуретдиновны чакырдык. Хәзер бу зур музейның эшчәнлеге белән таныштыру өчен сүзне аңа бирәбез:

-Хәерле көн, укучылар!  Музеебыз, әйткәнебезчә, күпкырлы эшчәнлек алып бара. Аның белән Башкортостан Республикасы укытучылары, Тын океан флоты моряклары, Мәскәү туристлары, Казан мәктәпләре укучылары, шулай ук студентлар, республикабыздагы район хәрби комиссариатлары хезмәткәрләре дә танышты.

“Сугышчан һәм хезмәт даны музее”н оештырганда, якташларыбыз хәтерендә уелып калган хатирәләрне язып алуга, сугыш еллары турында сөйләүче экспонатлар җыюга нык игътибар иттек. Алар музей экспозицияләре табуда нигез булды. Яу кырында мәңгелеккә ятып калган якташларыбызның исемлеге музеебызның иң түрендәге стендында алтын хәрефләр белән язылган.

Музеебызда авыр сугыш елларында аэроклуб, аның курсантлары, очучы-инструкторлары турында сөйләүче экспонатлар да урын алган. Шулай ук Түбән Кама районында туып-үскән Советлар Союзы Геройлары, өч дәрәҗә Сугышчан Дан ордены кавалеры Рифкать Хәйрулла улы Гайнуллинның сугышчан юлын яктырткан тарихи материаллар, китаплар, хатлар да урын алган. Бу герой безнең өчен аеруча якын. Безнең батыр якташыбыз – Бөек Ватан сугышы ветераны Рифкать Хәйрулла улы Гайнуллин – Дан орденының тулы  кавалеры, берничә мәртәбә Мәскәүдә Җиңү парадында катнашкан шәхес. Ул чыгышы белән матур табигатьле Әгерҗе районы Барҗы авылыннан. Укытучылар гаиләсендә үскән малай, барлык авыл балалары кебек, урманнан кайтып керми, табигатьне ярата.

Бөек Ватан сугышы башланганда, егеткә 17 яшь кенә була. 1942 нче елда Рифкать Кызыл Армия сафларына алына, разведка взводына билгеләнә. Разведчик дуслары белән бергә бөтен сугышны бергә үтәләр, иң авыр заданиеләрне үтиләр. Солдатлар сугышта героизм, батырлык дигән сүзләрне кычкырып әйтергә яратмыйлар. Сугыш – авыр корбаннар белән бәйле хәрби эш ул. Көчләрнең башка төр сугышчылары кебек үк, разведчиклар да сынатмыйлар. Р.Гайнуллин Курск дугасында, аннан Житомир өлкәсенең Коростылев һәм Радомышль шәһәрләре тирәсендә дошман тылында булып, комадалык пунктына дошман турында мәгълүматлар тапшырып тора. Шул чактагы кыюлыгы, катлаулы шартларда да югалып калмавы, аннан чыгу юлларын таба белүе өчен, ул III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә. Ә II дәрәҗә Дан орденына якташыбыз Польшадагы тимер юл үзәге Дембицны штурмлаганда, үзәккә немец гаскәрләренең хәрәкәте, составы, техника күләме, оборона төзелеше төгәл күрсәтелгән бик кыйммәтле мәгълүматлар тапшырудагы кыюлыгы өчен 1944 нче елда лаек була.

Одер елгасын кичкәндә, Р.Гайнуллин взводы гаскәрләргә кичү өчен иң кулай урынны табарга, немец гаскәрләренең урнашу урынын ачыкларга, авыр артиллерия һәм танклары кайда туплануын белергә тиеш була. Сугышчан заданиене уңышлы үтәгәне һәм шәхси батырлыгы өчен, разведчиклар командиры Р.Гайнуллин 1945 елның 7 мартында ялгышлык белән икенче тапкыр II дәрәҗә Дан орденына тәкъдим ителә. Бары тик 25 ел үткәннән соң гына аны I дәрәҗә Дан орденына алмаштыралар.

Сугыш ахырында якташыбызның сугышчан хезмәтләре исемлеге шактый зур була: 9 тапкыр фашистлар тылына үтеп керә, 18 тапкыр фронт сызыгын кичә, 6 «тел» алып кайта, 150 тәүлек дошман кулындагы җирдә була. Өч Дан ордены өстенә, Рифкать Хәйрулла улы Кызыл Йолдыз, I дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә.

Сугыш тәмамлангач, ике ел Германиядә Совет хәрби хакимияте составында хезмәт итә, 25 ел Алабуга педагогия институтында укыта. Ә гомеренең соңгы еллары Түбән Камада үтә. Тынгысыз ветеран «Татарстан геройлары» иҗтимагый оешмасы советы, шәһәр ветераннар советы әгъзасы буларак, төрле уку йортларына, предприятиеләргә очрашуларга чакырылып торды, яшь буынның алыштыргысыз ярдәмчесе һәм киңәшчесе булды, үзенең һәм көрәштәшләренең язмышын чагылдырган «Разведчик язмалары» дигән китап чыгаруда бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтте. Анда үзенең гаиләсен, өен генә түгел, илен якларга ант иткән, җиңүгә ышанган, сокланырлык батырлыклар күрсәткән, тәвәккәл, курку белмәс гади генә разведчикларның каһарманлыклары сурәтләнә. Алар сугыш ялкыны эчендә бары тик дошманга үч-нәфрәт һәм Туган илгә, халкына мәхәббәт хисләре белән яшәделәр, бу хисләр бер-берсен көчәйтте, җиңүгә ышанычны үстерде, рухландырды, яшәү мәгънәсенә әйләнде. Р.Гайнуллин үзе дә сугыш шартларында яшәү һәм үлем, олы җанлылык һәм кешелексезлек, гаделлек һәм намуссызлык, бөеклек һәм түбәнчелек төшенчәләрен дөнья, ил, җәмгыять язмышлары белән үлчәргә өйрәнә. Разведчик дуслары образында кешелеклелек, олы җанлылык сыйфатларының үлем-мәшхәрне җиңәргә сәләтле булуын сурәтли. Кискен, кешенең кемлеген билгеләүче моментта бердәнбер, әмма дөрес юлны сайлаучы солдат образын тудыра.

Кызганычка каршы, олы йөрәкле, тынгысыз ветераныбыз - Рифкать абыебыз узган ел вафат булды. Аның үлемсез исемен мәңгеләштерү максатыннан, шәһәребез җитәкчеләре тарафыннан күп кенә эшләр эшләнде. Туган шәһәребезнең бер урамы  якташыбыз исемен йөртә, Бакый Урманче исемендәге татар гимназиясендә геройның сугышта һәм сугыштан соңгы чордагы  хезмәтен чагылдырган фотосурәтләре, орден-медальләре һәм башка күп кенә кыйммәтле истәлекләре саклана. Бу, чыннан да, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү өчен, кыйммәтле мәгълүмат, зур ярдәм. Моннан тыш, башка каһарман якташларыбыз турындагы экспонатлар, аларның портретлары шәһәребезнең күп мәктәпләрендә бар. (Укучылар сорауларына җаваплар, әңгәмә)

-Безгә якташларыбыз батырлыгы турында бик кыйммәтле мәгълүматлар җиткерүче  Зәки Галиевичка зур рәхмәтебезне белдерәбез, аңа киләчәктә бу изге хезмәтендә иҗади уңышлар телибез.  Әйе, чыннан да, музейларыбыз килер буыннар өчен хәтер сакчысы ул.

“Халкыбыз җәүһәрләре” түгәрәгендә уздырылган конференция эшкәртмәсе.

Халкыбыз йолалары

Халкыбызның борынгы  гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнү – укучыларны милли рухта тәрбияләүнең мөһим бер юнәлеше. Бүгенге конференция халкыбызның күркәм йолаларының берсе – өмәләргә багышлана. Сезгә үзлектән башкару өчен эшләр тәкъдим ителгән иде: әдипләребезнең өмәләрне сурәтләгән әсәрләрен укып, мәгълүмат тупларга. “Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк”, - ди халкыбыз. Тарихыбызның гыйбрәтле һәм сокландыргыч сәхифәләренең, халкыбызның рухи мирасының бәяләп бетергесез кыйммәткә ия булуын аңлаганда гына күңелдә милләтең өчен горурлык хисе туарга мөмкин. Белмәгән әйберне яратып булмый. Шуңа күрә рухи асылыбызны чагылдыра торган чараларга аеруча җаваплы караш булырга тиеш дип исәплим.

Максат: 

1.Өмәләр, аларның үткәрелү тәртипләре белән таныштыру.

2. Укучыларның фикер алышу, иҗади эшләү күнекмәләрен үстерү.

3. Милләтебезнең асылын чагылдырган әсәрләрне тирәнтен өйрәнүгә кызыксыну уяту, халкыбызның гореф-гадәтләренә, йолаларына, хезмәткә ихтирамлы караш тәрбияләү.

Бурычлар:

  • тәрбия өлкәсендә халык тәҗрибәсен өйрәнү;
  • халкыбыз традицияләренең тәрбияви мөмкинлекләрен ачыклау;
  • укучыларга әхлак һәм хезмәт тәрбиясе бирүдә халык педагогикасына нигезләнү.

Җиһазлау һәм материал:

  • күренекле әдипләрнең әсәрләре;
  • “Татар халык педагогикасы” (Казан: Мәгариф, 2000. – 183 б.);
  • Т.Гыйззәтнең “Бишбүләк” драмасыннан “Өмә җыры”;
  •  матбугат язмалары.

Тактага мәкальләр язылган: “Авыр эшне күмәк кул җиңгән”, “Күмәк кулга эш түзмәс”, “Ялгызның көче бетәр, эше бетмәс” һ.б.

Конференция барышы.

Конференциянең эпиграфы:

“Халыкның бик күркәм йоласы бар – өмә. Бу бик борынгыдан килгән гадәт булса кирәк, өмәгә катнашкан өчен акча алмыйлар, килә алмаган кешегә үпкәләмиләр”. (М.Мәһдиев)

Укытучы: Һәр халыкның талантын, матурлыкка мөнәсәбәтен, яшәү рәвешен аңлаткан, ата-бабаларның төсе итеп буыннан-буынга күчеп, сакланып килгән ядкарьләре, аеруча яраткан, үз иткән бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре, йолалары була. Бу йолалар – шул халыкны бердәм милләт итеп берләштерә торган чараларның берсе.

Гореф-гадәтләр, йолалар халык тормышының, мәдәниятенең аерылгысыз бер өлеше булып тора. Алар зәгыйфьләнә икән – халыкның мәдәнияте, яшәеше дә гарипләнә.

Халык бәйрәмнәре, аларга караган күп кенә гореф-гадәтләр, йолалар шәхесне иҗтимагый тормыш таләпләренә күнектерү чарасы да булып хезмәт итә. Бу чараларда халыкның олысы-кечесе теләп катнаша, һәр буын кешесе анда катнашу тәртибен гадәт, традиция рәвешендә үзенә сеңдерә. Кеше кайда гына яшәсә дә, бу традицияләр аны туган нигезенә тартып тора.

Милли бәйрәмнәр, гореф-гадәтләр белән дә алыштыргысыз тәрбия чарасы булып тора. Һәр кеше, үзе дә сизмәстән, үзара аралашу, үз-үзен тоту гадәтләрен үзләштерә, тәрбияләнә. Милли бәйрәмнәр, йолалар кимү үзара аралашу, очрашу-күрешүләрнең сирәгәюенә китерәчәк.

Бүген без халкыбызның иң күркәм йолаларының берсе булган өмәләр, аларны үткәрү тәртибе белән танышырбыз, әби-бабаларыбыз заманында аларның ничек үткәрелүен белер өчен, әдәби әсәрләргә мөрәҗәгать итәрбез. Алар безгә бу традицияләрнең төп асылын аңларга ярдәм итәр.

Сезнең эзләнү-табышларыгыз халкыбызның рухи яктан нинди бай, мәдәниятле, хөр, талантлы булуын күзалларга, олуг язучыларыбызның мәңге җуелмас әсәрләрен тулырак өйрәнергә, татар халкының үткәнен күбрәк белергә, белемегезне баетырга ярдәм итәр.

1 нче укучы:  Халкыбыз элек-электән хезмәттә аралашуга, тәҗрибә уртаклашуга, яшьләрдә хезмәт күнекмәләре булдыруда бик игътибарлы булган. Халкыбызда күмәк хезмәтнең бер төре булган өмәләр бик борынгыдан билгеле. Алар күптөрле: каз өмәсе, бура күтәрү өмәсе, печән чабу, киндер туку, тула басу, йорт салу, яз көне өй юу өмәләре булган. Болардан кала, авылларда тирә-юньне, урамнарны, зират-каберләрне чистарту, төзекләндерү буенча да өмәләр үткәрелгән. Бу гадәт-йоланың нигезендә үзара ярдәмләшү ята. Мондый өмәләрдән баш тарту тәрбиясезлек һәм шәфкатьсезлек саналган.

2 нче укучы: ( Г.Ибраһимовның “Табигать балалары” әсәреннән печән өмәсеннән өзекне укый) “Минем бәхет өмәдән китте. Бибиәсма белән йөрешә башлавыбыз да өмәдән булган иде, Ходай кушкач, эшнең ахыры да шунда килеп чыкты...

Менә печән җитте... Шаһи бабайның өмәсендә уникеләп чалгы булды. Унике чалгы аллы-артлы тезелешеп тугайны бер әйләнгәч, нуры белән балкылдап кояш та күтәрелде. Рәхәт тә соң, валлаһи, шундый чакларда киң тугайларда күкрәк киереп печән чабулар!”

3 нче укучы: Күренекле әдип М.Мәһдиев әсәрләрендә Туган ягының табигатенә, аның кешеләренә, халкыбызның гореф-гадәтләренә, милли йолаларга, бәйрәмнәргә дан җырлаган.

4 нче укучы: (М.Кәримнең “Озын-озак балачак” повестеннан урак өмәсенә багышланган өзекне сөйли) “...Урак өмәсе – үзе бер бәйрәм. Көн буе янып-пешеп эшлиләр дә кичен ихта тутырып табынга җыелалар. Өмәгә сайлап кына, көндез кулыннан эш килер кешеләрне генә чакыралар. Анда эшләү мәртәбәгә санала”

(Язмада Т.Гыйззәтнең “Бишбүләк” драмасыннан “Өмә” җыры тыңлана).

        5 нче укучы: Каз өмәсе – халкыбызның иң күркәм йолаларының берсе. Күп каз асраган гаиләләрдә каз өмәсе оештыруны тормыш үзе таләп иткән.

        Татар халкы элек-электән каз асрарга яраткан, безнең әби-бабаларыбыз бу кошны үз иткәннәр. Аның сәбәпләре дә бар.Каз мамыгыннан мендәр, түшәк, ястыклар ясаганнар. Бу әйберләрдән башка татар йортын күз алдына да китереп булмаган. Моннан кала каз итеннән төрле-төрле ризыклар әзерләгәннәр.

        Каз өмәләре борын-борыннан авыл тормышының күренекле вакыйгасы, яме булган. Көз көне, казлар үсеп җиткәч, көннәр суыткач, авылларда каз өмәләре башланган. Каз өмәләрен бигрәк тә кызлар көтеп алганнар. Анда катнашу алар өчен дан һәм дәрәҗә саналган. Өмәгә уңган кызларны гына чакырырга тырышканнар.

        Каз өмәсе – матур итеп аралашу, күңел ачу, үзеңне күрсәтү чарасы да ул. Кызлар үзләренең уңганлыкларын шунда күрсәткәннәр, бер-берләреннән үрнәк алганнар, эштә җитезлеккә, осталыкка өйрәнгәннәр. Өмәдәге өлкәнрәк хатыннар кызларның үз-үзләрен тотышларын, эшкә сәләтен сынап-күзәтеп, алар турында уй-фикерләрен булдырганнар.

        Каз өмәсе нинди тәртиптә алып барылган соң? Өлгер һәм эшнең рәтен белә торган бер кыз өмә башлыгы итеп куелган. Ул алдан ук эшкә кирәкле әйберләрне әзерләп куйган. Шаян сүз, җыр, көлке белән аралашып, эш бик тиз барган. Казларны йолкып,  йолкынган казларны көянтәгә асып, кызлар су буена, чишмәгә киткәннәр, шунда казларны салкын суда чайкый-чайкый юганнар. Чишмәгә бару үзе бер йола рәвешен алган. Егетләр, гармуннарын алып, кызларга ияргәннәр. Монда җыр, такмак әйтү, биюләр башкарылган.

        Казларны юып кайтышка, хуҗабикә каз маенда коймак йә тәбикмәк пешереп, чәй әзерләп торган. Аш-бәлешләр кичкә калдырылган. Монда инде кызлар белән беррәттән, башка кунаклар да, шул исәптән егетләр дә чакырылган, яшьләр уены оештырылган.

        Укытучы: Тыңлап үткәнебезчә, өмәләр – балалар, яшүсмерләр, яшьләр өчен хезмәткә өйрәнү мәктәбе булган. Эшне күңелле итеп, бер-береңә ярдәм итә-итә башкару, өзлексез уен-көлке, җор сүзләр, мәзәк сөйләшү, эшкә булдыксызларны, ялкауларны үз итеп кенә “чеметтереп” алулар, уңганнарның сүзенә колак салу, киңәшеп эшләү, акыллы һәм булган, тәҗрибәле кешеләргә хөрмәт-ышанычның күзгә бәрелеп торуы – болар бар да шул тирәдә кайнашып, чыр-чу килеп йөргән бала-чагага көчле тәрбияви йогынты ясаган. Өмәләрдә көче җитәрдәй эштә катнашып, яшьләр өлкәннәр янында хезмәт күнекмәләре алалар, эшләргә өйрәнәләр. Кеше күз алдында хезмәттә катнашып үскән бала тәрбиясез була алмый, әйләнә-тирәдәгеләрне рәнҗетергә базмый. Шул ук вакытта, мал-мөлкәтнең авыр хезмәт юлы белән табылуын аңлап үсә.

        Хезмәт көче куюда кешенең эшкә әзерлеге генә тәрбияләнми, аңарда башка кешеләргә карата дөрес мөнәсәбәт формалаша – бу инде әхлакый әзерлек була.

                                     

Мәктәп музее эшчәнлеге

(түгәрәк өстәл артында әңгәмә)

        -Халыкның, яшь буынның рухи байлыгын саклауда мәктәп музейларының әһәмияте бәһаләп бетергесез. Республикасында 400 дән артык мәктәп музее бар. Алар, матди һәм рухи мирасыбыз мәгарәсе булу белән беррәттән, укыту-тәрбия эшендә зур ярдәм итә.

Безнең Түбән Кама шәһәрендә 10 нан артык туган якны өйрәнү музее, этнографик музейлар, 2 хәрби-патриотик музей эшли. Аларга Татарстан Мәгариф министрлыгы тарафыннан “Мәктәп музее” статусы бирелгән. Әйтик, шәһәребездәге 9 нчы мәктәптә “Сугышчан Дан музее” якташыбыз, Советлар Союзы Герое Никита Каймановка багышлап ачылган. Анда геройның фотосурәтләре, хатлары һәм башка истәлекләре урын алган.  Анда шулай ук тыл хезмәтчәннәренең сугыш елларындагы эшчәнлеге дә калку чагылыш тапкан. Герой-шәһәрләргә кагылышлы экспонатлар да шактый. Музейда бу еллар эчендә 20 меңгә якын экскурсант булды, герой якташыбызның сугышчан эзләре буйлап, батырлыклары белән танышты.  

Бүген минем сезгә шәһәребезнең Комплекслы музее эшчәнлеге турында тулырак итеп сөйлисем килә. Бу - туган якны өйрәнү музее. Ул исә үз эшчәнлеген күпкырлы юнәлештә алып бара. Анда “Сугышчан һәм хезмәт даны”, “Этнография”, археология һәм башка бүлекләр бар. Биредә тупланган экспонатлар балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, укучылар, студентлар һәм хәтта авыл халкы арасында музей эшен киң колач белән җәелдерү мөмкинлеге бирде. Музей эшчәнлеге белән Башкортостан Республикасы,Тын океан флоты моряклары, Мәскәү туристлары, Казан мәктәпләре укучылары, шулай ук студентлар, республикабыздагы район хәрби комиссариатлары хезмәткәрләре дә танышты.

Музей җитәкчесе сүзләренә караганда, “Сугышчан һәм хезмәт даны музее”н оештырганда, якташларыбыз хәтерендә уелып калган хатирәләрне язып алуга, сугыш еллары турында сөйләүче экспонатлар җыюга нык игътибар ителгән. Алар музей экспозицияләре табуда нигез булган.  Түбән Кама төбәгеннән сугышка 7833 кеше китә. Шуларның  4885 е һәлак була һәм хәбәрсез югала. Аларның исемен мәңгеләштерү максатыннан, Бөек Җиңүнең 25 еллыгын билгеләп үткән көннәрдә, әлеге музей ачыла һәм бүгенге көндә яу кырында мәңгелеккә ятып калган якташларыбызның исемлеге музейның иң түрендәге стендында алтын хәрефләр белән язылган.

Без дә төбәк батырларын онытырга тиеш түгелбез. Шуны исәпкә алып, шулай ук шәһәребездәге музейларның эшчәнлеген тирәнтен өйрәнеп, үз гимназиябездә музей почмагы оештырдык. Анда батыр якташыбыз – Бөек Ватан сугышы ветераны Рифкать Хәйрулла улы Гайнуллин – Дан орденының тулы  кавалеры, берничә мәртәбә Мәскәүдә Җиңү парадында катнашкан шәхескә кагылышлы истәлекле мәгълүматлар урын алган.  Ул чыгышы белән матур табигатьле Әгерҗе районы Барҗы авылыннан. Укытучылар гаиләсендә үскән малай, барлык авыл балалары кебек, урманнан кайтып керми, табигатьне ярата.

Бөек Ватан сугышы башланганда, егеткә 17 яшь кенә була. 1942 нче елда Рифкать Кызыл Армия сафларына алына, разведка взводына билгеләнә. Разведчик дуслары белән бергә бөтен сугышны бергә үтәләр, иң авыр заданиеләрне үтиләр. Солдатлар сугышта героизм, батырлык дигән сүзләрне кычкырып әйтергә яратмыйлар. Сугыш – авыр корбаннар белән бәйле хәрби эш ул. Көчләрнең башка төр сугышчылары кебек үк, разведчиклар да сынатмыйлар. Р.Гайнуллин Курск дугасында, аннан Житомир өлкәсенең Коростылев һәм Радомышль шәһәрләре тирәсендә дошман тылында булып, комадалык пунктына дошман турында мәгълүматлар тапшырып тора. Шул чактагы кыюлыгы, катлаулы шартларда да югалып калмавы, аннан чыгу юлларын таба белүе өчен, ул III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә. Ә II дәрәҗә Дан орденына якташыбыз Польшадагы тимер юл үзәге Дембицны штурмлаганда, үзәккә немец гаскәрләренең хәрәкәте, составы, техника күләме, оборона төзелеше төгәл күрсәтелгән бик кыйммәтле мәгълүматлар тапшырудагы кыюлыгы өчен 1944 нче елда лаек була.

Одер елгасын кичкәндә, Р.Гайнуллин взводы гаскәрләргә кичү өчен иң кулай урынны табарга, немец гаскәрләренең урнашу урынын ачыкларга, авыр артиллерия һәм танклары кайда туплануын белергә тиеш була. Сугышчан заданиене уңышлы үтәгәне һәм шәхси батырлыгы өчен, разведчиклар командиры Р.Гайнуллин 1945 елның 7 мартында ялгышлык белән икенче тапкыр II дәрәҗә Дан орденына тәкъдим ителә. Бары тик 25 ел үткәннән соң гына аны I дәрәҗә Дан орденына алмаштыралар.

Сугыш ахырында якташыбызның сугышчан хезмәтләре исемлеге шактый зур була: 9 тапкыр фашистлар тылына үтеп керә, 18 тапкыр фронт сызыгын кичә, 6 «тел» алып кайта, 150 тәүлек дошман кулындагы җирдә була. Өч Дан ордены өстенә, Рифкать Хәйрулла улы Кызыл Йолдыз, I дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә.

Сугыш тәмамлангач, ике ел Германиядә Совет хәрби хакимияте составында хезмәт итә, 25 ел Алабуга педагогия институтында укыта. Ә гомеренең соңгы еллары Түбән Камада үтә. Тынгысыз ветеран «Татарстан геройлары» иҗтимагый оешмасы советы, шәһәр ветераннар советы әгъзасы буларак, төрле уку йортларына, предприятиеләргә очрашуларга чакырылып торды, яшь буынның алыштыргысыз ярдәмчесе һәм киңәшчесе булды, үзенең һәм көрәштәшләренең язмышын чагылдырган «Разведчик язмалары» дигән китап чыгаруда бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтте. Анда үзенең гаиләсен, өен генә түгел, илен якларга ант иткән, җиңүгә ышанган, сокланырлык батырлыклар күрсәткән, тәвәккәл, курку белмәс гади генә разведчикларның каһарманлыклары сурәтләнә. Алар сугыш ялкыны эчендә бары тик дошманга үч-нәфрәт һәм Туган илгә, халкына мәхәббәт хисләре белән яшәделәр, бу хисләр бер-берсен көчәйтте, җиңүгә ышанычны үстерде, рухландырды, яшәү мәгънәсенә әйләнде. Р.Гайнуллин үзе дә сугыш шартларында яшәү һәм үлем, олы җанлылык һәм кешелексезлек, гаделлек һәм намуссызлык, бөеклек һәм түбәнчелек төшенчәләрен дөнья, ил, җәмгыять язмышлары белән үлчәргә өйрәнә. Разведчик дуслары образында кешелеклелек, олы җанлылык сыйфатларының үлем-мәшхәрне җиңәргә сәләтле булуын сурәтли. Кискен, кешенең кемлеген билгеләүче моментта бердәнбер, әмма дөрес юлны сайлаучы солдат образын тудыра.

Кызганычка каршы, олы йөрәкле, тынгысыз ветераныбыз - Рифкать абыебыз узган ел вафат булды. Аның үлемсез исемен мәңгеләштерү максатыннан, шәһәребез җитәкчеләре тарафыннан күп кенә эшләр эшләнде. Туган шәһәребезнең бер урамы  якташыбыз исемен йөртә, безнең музй почмагында геройның сугышта һәм сугыштан соңгы чордагы  хезмәтен чагылдырган фотосурәтләре, орден-медальләре һәм башка күп кенә кыйммәтле истәлекләре саклана. Бу, чыннан да, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү өчен, кыйммәтле мәгълүмат, зур ярдәм.

Шулай ук  музейда халкыбызның үткәнен чагылдырган экспонатлар да урын алган. Алар аша яшь буынны халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштырабыз. Аның үткәне турында сыйныфтан тыш чаралар үткәргәндә, рефератлар язганда укучыларыбыз музей материалларына әледән-әле мөрәҗәгать итәләр.

Мирасыбыз онытылмасын!

 (түгәрәк әгъзалары белән әңгәмә)

        Дөнья шулай корылган инде: кош, җәнлекләр, тормыш сабакларын өйрәтми торып, балаларын үз яннарыннан җибәрми. Кешеләр дә бала тәрбияләүгә күп көч сарыф итә. Алар нарасыйларын тәрбияләүдә нәрсәгә нигезләнә соң? Билгеле, иң беренче чиратта, халык йолаларына, гореф-гадәтләренә. Халкыбызның матур йолаларын саклау, үстерү – үзенең милләтенә хөрмәт белән караучы һәр кешенең изге бурычы.

        Хәзер, әйдәгез, тарихчылар, галимнәрнең татарлар турында язган сүзләренә тукталып китик. 1517, 1526 нчы елларда Россиядә булып киткән немец дипломаты С.Герберштейн милләтебез турында болай дип язып калдыра: “... татарлар бүтәннәрдән укымышлырак, чөнки алар иген игә, йортларда яшиләр һәм төрле сәүдә белән шөгыльләнә...”

        Татарларның көнкүрешен, йолаларын өйрәнгән Г.Фукс түбәндәгеләрне яза: “Татарлар кунакчыл, пөхтә, үзләренә күрә шактый укымышлы, хорафатларга ышанмый диярлек, бар нәрсәдә дә чамасын беләләр, эшне күңел биреп эшлиләр, җыйнак яшиләр. Өйләре чиста. Күренекле татарлар гына түгел, ярлылары да һәм авылда яши торганнары да укый-яза белә...”

        Шәрык дөньясын өйрәнүче күренекле галимә, чит илләр эшләре буенча беренче совет наркомы Г.В.Чичеринның сеңлесе Светлана чукынучыларның ислам диненә кире кайтуларының сәбәбен ачыкларга тырышып: “... Россиянең үзәгендә яшәүчеләр өчен татарларның башка халыкларга йогынтысы рус йогынтысыннан көчлерәк булуы кеше ышанмаслык хәл булып күренсә дә, төрле кабиләләрнең үзара мөгамәләсен күрүчеләргә бу – аңлаешлы хәл. Беренчедән, бу татар-мөселманнарның авылларда яшәүче руслардан укымышлырак булуыннан, чистарак яшәвеннән килә,” – дип язган.

        Татар халкының кайбер гадәтләренә, өолаларына тукталып китик. Аларда борынгы заманнардан ук белемгә омтылыш күзәтелгән. X гасырда яшәгән гарәп язучысы Ибн Руста хәтта болгар авылларында мәдрәсәләр булуы, аларда мәзиннәр һәм имамнар эшләве турында язган. Укый-яза белүгә омтылыш бигрәк тә болгарлар ислам динен кабул иткәч көчәя. Чөнки бу диннең кануннары буенча Аллага ышанучы һәр мөселман Коръәнне үзе укый белергә тиеш. Шуңа да X-XIV гасырларда Идел Болгарстанында гарәп графикасы нигезендә язу киң таралган була.

        Болгарлар төрле әйберләргә – сөяккә, балчыктан ясалган савытларга, тузга яки балавыз сыланган такталарга, шулай ук Сәмәркандтан китертелгән кәгазьгә, хәтта металлга да язганнар. Археологлар Биләрдә ике төргәк туз, шулай ук металл китап тышлыклары, аларның бизәлеп эшләнгәннәрен дә табалар. Безнеңчә, “тузга язмаганны сөйләмә” дигән әйтем нәкъ шул вакытларда барлыкка килгән.

        Югары катлау вәкилләренең генә түгел, гади халыкның, шул исәптән һөнәрчеләрнең дә яза белүен төрле табылдыклардагы язулар да раслый. Мәсәлән, Биләрдә табылган җиз йозакта түбәндәге язу сакланган: “Бу – Әхмәт улы Әбүбәкер эше. Аның хуҗасына мәңгелек дан һәм уңышлар, зур бәхетләр, югарылык һәм иминлек”.

        Әлеге традиция Казан ханлыгында да дәвам иткән. Һәр мәчет каршында, ә алар һәр татар авылында диярлек булган, мәктәп эшләп килгән. Бу уңайдан К.Фуксның сүзләре игътибарга лаек. Ул болай дип яза: “Аларның муллаларына кирәк дәрәҗәдә уңай бәя бирергә кирәк. Алар көнчыгыштан килгән белемне шәһәрләрдә генә түгел, ә иң ярлы авылларда да таратырга тырышалар, бу юнәлештә зур өлгергәнлек күрсәтәләр. Һәр мулланың диярлек үз өендә мәктәбе бар; бик аз түләү алып, малайларны һәм кызларны гарәп теленә өйрәтә, аларга Коръән укый һәм аңа аңлатма бирә, дин кануннары буенча үгет-нәсихәт өйрәтә”.

        Татар халкының күркәм сыйфатлары – чиста, пөхтә булуы турында күренекле кешеләрнең сүзләрен китергән идек инде. Безнең карашыбызча, мондый сыйфатларны булдыруда диннең дә әһәмияте зур. Моны шундый мисалдан да күреп була: мөселманнар көнгә биш тапкыр намаз укырга тиеш, ә һәр намаз алдыннан юынырга-тәһарәт алырга кирәк. Өс киемнәренең дә чиста булуы, картларга мыекларын кыркып тору зарур, чөнки төкләр аш-суга тимәскә тиеш.

        Атаклы этнограф Н.Воробьев бу мәсьәләне озак еллар буе өйрәнгән. Көнкүреш үзенчәлекләре, өорт җиһазлары турында сөйләгәндә дә, ул татар йортларының ишек-тәрәзәләрендә пәрдәләр булуын ассызыклый. Пәрдә, феодолизм чорында ук кулланыла башлап, капитализм вакытында бай гаиләләрдә генә түгел, урта хәллеләрнең йорты өчен дә кирәк әйбергә әйләнә.

        Кинофильмнарда, аеруча чит илнекеләрендә, кешеләрнең урамнан кереп, аяк киемен дә салмаган килеш, бүлмәгә узуы, хәтта урын-җиргә ятуы сурәтләнә. Аяк киеме кигән килеш өйдә йөрү чисталык билгесе түгел, өйгә кергәч, аяк киемен өй алдында яки ишек янында салалар. Н.Воробьев байтак татар йортларында идәнгә тар озын келәм җәюләрен яза. Галим әлеге җәймәләрнең бары тик совет чорында гына күренә башлавын әйтә.

        Шәхси гигиена белән бәйле тагын бер әйбергә – сөлгегә тукталыйк. Н.Воробьев татарларда сөлгенең киң кулланылуын язып, ә Идел буенда яшәүче башка халыкларда аның сирәгрәк , нигездә, иконалар бизәү өчен генә файдаланылуын билгеләп үтә. Намаз укучы татарларда бит, кул, тәнне сөртә торган сөлгеләрдән башка, аяк сөртә торган сөлге дә булган.

        Элек авылларда өйне утын яки тирестән ясалган кирпеч, салам ягып җылытканнар. Бу исә стеналарга корым утыруга сәбәп булган. Шуңа күрә һәр язда өйне юганнар. Өй юу гадәте бүгенге көнгә кадәр сакланган.

        Татар халкында элекке заманнарда ук гөлләр үстерүгә зур әһәмият биргәннәр. Тәрәзә төбендә яран яки тамчылы гөлләр утырган. Чуваш һәм мордва өйләрендә гөлләр бары тик революциядән соң гына барлыкка килә.

        Татарлар барлык заманнарда да аек акыл белән яшәгән, исерткеч эчемлекләр кулланмаган. Бу – татарның мактаулы гореф-гадәте, кызганыч, хәзер халкыбызның бу гадәте юкка чыкты диярлек. Әмма бу чиргә каршы көрәш алып барырга, гореф-гадәтләребезне сакларга, аларны һәр кеше күңеленә сеңдерергә кирәк.

        Хәзер, демократик җәмгыять төзибез, бездә сүз, вөҗдан иреге, хәбәрдарлык булырга тиеш, дибез. Бу берникадәр дәрәҗәдә гамәлгә дә ашырыла. Ни генә булмасын, без бабаларыбыздан калган мирасны сакларга, аны үстерегә кирәк.

“Халкыбызның күңел көзгесе”

дигән кичә эшкәртмәсе.

        Кыз: Җир-ананың изге җире-Таулар ягы,

Синнән ямьле җирләр, ай-һай, бармы тагы?

Тарихта да син эзлесең, Казый иле!

Мәңге яшә гасырларда, бабам җире!

Безнең яклар борынгыдан урман булган,

Киек җаннар урманнарда мыжлап торган.

Нигез ташын бабаларыбыз шунда салган,

“Түбән Кама” исемен саклап хәзер кала калган.

              Егет: Табигатьнең матурлыгы – болыннары,

Чишмәләре, сый- хөрмәтле урыннары

Кешеләрне үзенә тарткан, сыендырган.

Афанас, Актүбә, Чәбия буйлап нигез корган.

Тырыш халык урман кискән, көтү көткән,

Басуларда алар чәчкән, икмәк үскән,

Корган алар елгасына тегермәнен.

Уйнап – җырлап күтәргәннәр күңелләрен.

Шат күңелле җир кешесе яши монда,

Эштә уңган, бай шулай ук җырга-моңга.

Кыз: Язмыш адәм баласын кайда гына йөртми. Бәхет эзләп, бер төбәктән икенче төбәккә  йөри торгач, ниһаять, Әптелказый карт үзенең гаиләсе, туганнары белән Актүбә тугайларына килеп туктала.

Карт: Озын, ерак юллар үттек, улларым! Юлыбыз безне шушы чишмәгә китереп җиткерде. Суы тәмле, шифалы, арыган буыннарга сихәт бирә. Тирә-якта- калын урман. Иген игәргә ялан җирләр дә байтак. Нәселем тырыш минем. Ә-әнә ул калкулык өстендәге урманны аударып, чәчүлек җирне киңәйтербез. Монда безнең җир булыр.

Уллары: Бу – безнең җир булыр!

(“Уракчы кыз” хореографик күренеше)

Әптелказый карт: Улларым, бу якларның табигате үз итте безне! Бу – безнең өчен изге туфрак! Сез – минем тырыш, булдыклы балаларым! Һөнәрле икәнсез, ил-көн алдында ким-хур булмассыз. Бәхетнең нигезе – хезмәттә, оланнар!

Егет: Актүбәдә яшәүчеләр ил алдында ким-хур түгелләр. Безнең яклар элек-электән тырыш игенчеләре, тынгысыз умартачылары, алтын куллы итекчеләре, тегүчеләре, балта осталары белән тирә-якта танылган булганнар.

(“Сөлге чигәм” хореографик күренешне чиккән сөлгеләр белән башкарыла. Сөйләү музейдагы экспозицияләрне күрсәтү белән үрелеп бара)

Кыз: Кеше һәрчак матурлыкка омтылып яши. Күз явыңны алырдай кул эшләре, көнкүреш әйберләре аның күңеленә шатлык китерә, кайгы-хәсрәтләрен, мәшәкать-борчуларын оныттыра. Матурлап, бизәкләп эшләгән савыт-сабалары, күңел нурын сибеп чиккән киемнәре, чаршаулары һәм башка шундый кирәк-яраклары аның күңел байлыгын, матурлыкны тою сәләтен чагылдыра. Шуңа күрә без бу әйберләрне “халкыбызның күңел бизәкләре” дип атыйбыз.

(“Кәләпүшем-калфагымҗырын егет һәм кыз парлап җырлый)

Егет: Борынгы әби-бабаларыбызның һөнәрчелек кәсебе буыннан-буынга күчә килгән. Безнең әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез дә бу һөнәрләргә бүгенгәчә тугрылыклы. Менә бу күргәзмәдәге кул эшләре, бизәкләп-чәчәкләп эшләнгән сандыклар, урындыклар һәр авыл йортын бизәп тора.

Кыз: Якташларыбыз элек-электән  җырга, моңга бай булган, кайгыларын да, шатлыкларын да җыр белән уртаклашкан. Алар арасында бәет, мөнәҗәтләр иҗат итүчеләр дә шактый. (Фольклор ансамбль “Гражданнар сугышы” бәетен башкара)

Татар җыры тарихлардан

Алып килгән кеше хәтерен.

Оялчан ул, инсаф-ягымлы ул,

Үзе тыйнак, үзе әкрен.

(Гаиләләр ансамбле чыгышы)

Егет: Якташларыбызның җыр чишмәсе чал гасырлар  түреннән агып килә. Юлында карурманар, биек тау-кыялар очраса да, тукталмаган ул чишмә. Алар, бәет, мөнәҗәт, җыр булып, йөрәкләрне әле сыкратып, әле көч-дәрт өстәп, юаныч, дәрт биреп аккан. Тормыштан матур аһәңнәр алып, ул чишмә бүген дә чылтырап ага. Бу мөнәҗәтебезнең авторы - якташыбыз Хәлимә әби Гыйльметдинова. Бу чыгышыбыз аның рухына дога булып ирешсен.

(Фольклор ансамбле мөнәҗәт башкара)

Кыз: Бер күрешү - бер гомер, дип,

Дога кыла Ак әбиләр.

Яңа төсмер, мәгънә ала

Борынгы җыр, иске көйләр.

Алар бүген сабыйларга

Мөнәҗәтләр көйли-көйли,

Пәйгамбәрләр тарихыннан

Гыйбрәтле бер кыйсса сөйли.

(Суфия апа Гыймранова мөнәҗәт җырлый)

Егет: Әби-бабаларыбыз элек-электән үк үзләренең кайгысын да, шатлыгын да җыр белән уртаклашкан, күңел хисләренең күптөрле хаситләрен милли уен кораллары аша чагылдырган.

(Разия апа Хәсәнова, Галимҗан абый Яруллин гармунда уйныйлар)

Курай, кубыз кебек уен коралларын якташларыбыз аеруча үз иткән. Бу уен кораллары табигатьнең  үзеннән табылган, һәм кеше акылы аны уй-хисләрне айкарлык кодрәткә җиткергән.

(Кубызчылар, курайчылар, милли уен кораллары ансамбльләре чыгышы тәкъдим ителә.)

Кыз: Бүген илебез милли яңарыш, күтәрелеш чоры кичерә. Үткәннәрне онытмыйбыз. Мәктәптә туган төбәгебезнең тарихына багышланган музей эшли.

(Музейдан күренешләр күрсәтелә)

Әптелказый: Ялгышмадым сайлап бу урынны:

Мин кабызган учак сүнмәгән,

Чишмәләребез суы саекмаган

Минем халкым яши - үлмәгән!

Мин бәхетле! Сезнең буын аша

Киләчәккә бара алганга.

Эш һәм хезмәт, җыр һәм бию аша

Нәселләрнең җебе ялгана. (Татар халык биюе башкарыла.)

“Түбәтәем, калфагым” дип исемләнгән

диспут-дәрес эшкәртмәсе.

        Татар халкының баш киемнәре гаять үзенчәлекле. Борын-борыннан ирләр түбәтәй кияргә яраткан. Әрсезгә кия торган түбәтәйләрне – карарак төстәге тукымадан, ә бәйрәмнәрдә кию өчен затлырак тукымалардан (ефәк, бәрхет, парчадан) эшләгәннәр. Байлар, сәүдәгәрләр энҗеле яки алтын-көмеш җепләр, укалар белән чигелгән түбәтәй киюне дәрәҗәгә санаганнар. Борынгырак заманда түбәтәйләр бераз очлырак булса, XIX йөз ахыры – XX йөз башларында түбәтәйләр башка ятып тора торган яссырак форма ала. Шәһәр зыялылары арасында кара хәтфәдән эшләнгән яссы түбәле түбәтәй – кәләпүшләр киң тарала.

        Аерым җөйсыман ялгаулардан тегелгән такыя борынгырак төргә керә. Ул, галимнәр фикеренчә, борынгы сугышчыларның шлем астыннан киеп йөри торган баш киеменнән үзгәргән булса кирәк.

        XIX  гасыр уртасыннан алып бүгенгә кадәр яссы кәләпүш – түбәтәйләр күбрәк кулланыла. Ике төр түбәтәй бар: бернинди чигешсез һәм ефәк җепләр, алтын, көмеш кәнитил, соңрак энҗе һәм сәйлән белән чигелгәннәре. Зәвык белән чигелгән парча кәләпүшләр бигрәк тә матур күренә.

        XIX гасыр башында түбәтәй өслекләре дулкынсыман чәчәкләрдән торган бизәк һәм геометрик үрнәкләр белән бизәлгән булган.

        Вакыт узу белән, бизәкләр дә үзгәрә. XIX гасырның икенче яртысында түбәтәй түбәсендәге үзәк чәчәк әйләнәсендәге үрнәк өч яки дүрт зур чәчәк бәйләме булган бизәк белән алыштырыла.

        XX гасыр башларында инде зур чәчәк бәйләме урынына кечкенә, гади, аерым-аерым урнашкан гөлләмәләр кулланыла башлый. Шундый гади ысул белән чигелгән кәләпүшләр бүген дә киң кулланыла. Тик алар дәрәҗәсе, кыйммәте белән эре бизәкле түбәтәйләрдән шактый калыша.

“Бәет, мөнәҗәт һәм бишек җырлары – халкыбыз рухы”

темасына әңгәмә.

        Татар халык авыз иҗаты искиткеч бай, искиткеч тирән эчтәлекле ул.Озак еллар буена үткән буыннарның тормышы, язмышы, иҗаты өйрәнелмәде, шуңа күрә ерак бабаларыбызның хисләре, уй-кичерешләре, хыял-максатлары үз халкыбызга да һәм бүтән милләт халкына да билгеле булмады. Халык авыз иҗатында халыкның кичерешләре, язмышы, тарихы, тормышы чагыла да инде. Халык авыз иҗатын тирәнтен өйрәнүне без үзебезнең максатыбыз итеп куйдык. Сүз дә юк, бу эшне дәвам итәр өчен, халык күңелендә, халык телендә яшәп килгән бәет-мөнәҗәтләрне җыю, өйрәнү өчен күп вакыт кирәк булыр. Әмма бу изге эш башланды. Бүгенге җомга кичендә без бәет, мөнәҗәтләр хакында сөйләшергә дип җыелдык.

        Бәет – татар халык иҗатының лиро-эпик жанры. Бәет сүзе – гарәп сүзе ул, ике юллык шигырь дигәнне аңлата. Бәетләр килеп чыгышлары белән бик борынгы заманга карыйлар. Бәетләрне көйләп әйтәләр. Аларның төрләре бик күп. Шунысы мәгълүм: бәетнең нигезендә булган хәл, вакыйга ята. Шуңа күрә бәет көнкүрешкә якын жанр. Халык җырлары, бәетләр, мөнәҗәтләр кеше күңеленә нык тәэсир итәләр. Шул уңайдан безгә бәләкәйдән таныш булган “Бишек җыры”н тыңлап карыйк әле. (“Бишек җыры” башкарыла)

        Төрле темаларга караган бәетләр арасында шәхси фаҗигаләргә багышланганнары аерым урын алып тора. Менә безгә таныш “Сак-Сок” бәете. (“Сак-Сок” бәетенең беренче бүлеге көйләп укыла.)

        Бәетләр тарихи вакыйгаларга һәм шәхесләргә дә багышлана. Шундыйлардан “Шәһри Болгар” бәете, “Сөембикә” һәм “Рус-француз сугышы” бәетләре.

        Тарих! Никадәр катлаулы, никадәр бай син! Кызганыч, ничә еллар буена Болгар шәһәре, андагы изге каберләр хакында, андагы хан мәчете һәм Рабига күле, башка бик күп изге урыннар хакында безгә әлегә кадәр сөйләүче булмады. Ә ерак бабаларыбыз тарихын, тормышын, аларның язмышын күбрәк беләсе, өйрәнәсе  килә. Игътибар итегез әле, “болгар” дигән сүзнең мәгънәсе “белемле кеше” дигәнне аңлата. “Белемле кеше” илен “беләр” иле дигәннәр, ә аны гарәп теленә яраклаштырып “Болгар иле” дип йөрткәннәр. Шушы Болгар иле хакында бәет тыңлап карыйк әле. (Бер укучы бәеттән өзек укый)

        Авыр замана, ирексез хезмәт, хатын-кызларның михнәтле язмышы турындагы бәетләр дә игътибарга лаек. Күптән түгел Түбән Камада яшәп иҗат итүче Мария Логинова тарафыннан язып алынган Анага миһербансыз балалар турындага мөнәҗәт-бәет “Чулман энҗеләре” шәһәр газетасында басылып чыкты. (Бер укучы укый)

        Сатирик бәетләр исә җәмгыятьнең әхлак нормаларын саклый, коллективның нинди дә булса бер хәлгә карата мөнәсәбәтен белдерә.

        Бәетләр кебек үк мөнәҗәтләр дә халыкның аһ-зарын, эчке кичерешләрен сурәтлиләр. Алар күп очракта ходайдан рәхим-шәфкать сорап иҗат ителәләр. Мөнәҗәтләрдә шулай ук рәхимле хуҗага рәхмәт, әдәплелек-итагатьлелекне сакларга кирәклеге дә еш ишетелә.(Мария Логиновадан язып алынган мөнәҗәтне кичәдәге кунаклар көйләп әйтәләр)

        Халкыбыз рухын чагылдыручы тагын бер халык авыз иҗаты әсәре – ул бишек җырлары. Никадәр йөрәк түреннән чыккан ягымлы сүзләр, иксез-чиксез матур хыяллар, берни белән дә чагыштырып булмаслык ана мәхәббәте күңелләрнең иң нечкә кылларын тибрәндерерлек моң агыла да агыла...

        Әйдә, агылсын ул, күңелләребезне сафландырсын, хыял диңгезләрендә йөздерсен дә, әлеге бишек җырларына багышланган кичәдә безне, зәңгәр көймәләргә утыртып, балачак ярларына китерсен, иң кадерле кешеләребез – әниләребезнең бишек янында үткәргән йокысыз төннәрен, әтиләребезнең безне сагынып эштән кайткан минутларын, әбекәйләребезнең безне яратып сөйгән өомшак кулларын, апа-абыйларыбызның игътибарын искә төшерсен, иң кадерле кешеләребезгә карата булган мөгамәләбезне яхшыртсын.

        Мөгамәлә дигәннән, әйдәгез әле, шул сүзгә тукталыйк. “Кемгә карата булса да мөнәсәбәт, бер-береңә караш” диелә бу сүз турында аңлатмалы сүзлектә. Бүгенге көндә яшәп килгән үзара мөнәсәбәтләргә игътибар итмәслек түгел: бер-береңә карата тупаслык, шәфкатьсезлек, рәхимсезлек... Уйланабыз, сәбәпләрен ачыкларга тырышабыз. Кызганыч,  әмма факт, әлеге күренешләр гаиләләрдә дә еш очрый.  Иртәме-соңмы дигәндәй, булачак әти-әниләр буларак та, сез әлеге мәсьәләләр белән очрашырсыз.

        Язучылар да, шагыйрьләр дә үзләренең әсәрләрендә әлеге мәсьәләне яктыртырга тырышалар. Мәсәлән, Гамил ага Афзалның бер шигырен алыйк, ул “Өф-өф итеп” дип атала. Аңа Ренат Еникеев көй язган. (Җыр башкарыла). Әлеге җырда бер гаиләнең тәрбия өлкәсендә уңышсызлыгы белән очраштык. Ә бит шундый гаиләләр бик күп. Балалар, яшьләр, өлкәннәр арасындагы мөнәсәбәттә киеренкелекнең, тотрыксызлыкның сәбәбе нидән гыйбарәт икән соң? “Борын-борыннан ук халыкта яшәп килгән, без ишетеп үскән әхлакый тәртип кагыйдәләре юк инде алар, юк...” диеп искә ала әбиләребез. Әйе, “искелек калдыгы” диеп сүгә-сүгә без әлеге кагыйдәләрне дә, кешеләрне рухи яктан сафландыручы күптөрле гореф-гадәтләрне дә, тәрбияви яктан әһәмиятле булган дини бәйрәмнәрне дә оныта килдек. Нәтиҗәдә, олыга олы диеп, кечегә кече диеп карый белмибез, күрше хакын, тол-ятимнәр хакын, милләт хакын оныттык; туган телебездә булган гореф-гадәтләр, дини йолалар югалу белән беррәттән, яшь сабыйларыбызның да күбесе бишек җырларын ишетүдән мәхрүм булып калды.

        Ләкин соңгы елларда искән сәяси җилләр безнең алдыбызда зур мөмкинлекләр ачты. Шуның нәтиҗәсе буларак, халкыбызның борынгы йолаларыннан иҗ матурларын сайлап алып, эчтәлеген тагын да баетып, халыкка кире кайтару бүгенге көндә актуаль юнәлеш алды. Халыкның иң беренче педагогик әсәренә, бәя биреп бетермәслек әһәмиятле чыганак булган бишек җырларына да игътибар бирелә башлады. Аларны хәзер иҗат итәләр, җыйныйлар, китап итеп бастырып чыгаралар. Аналарның йөрәк түрләреннән чыккан моң чишмәсе – бишек җырларының төп вазифасы – бишек тирбәтү, балаларны тынычландыру, йоклату. Ә бишек үзе! Аларның ниндиләре генә юк. Нечкә тал чыбыгыннан үргәннәре дә, агачны уеп ясаганнары да, тактадан сырлап эшләгәннәре дә. Аларда әти кешенең, бабайларның үрелгән өметләре, осталыклары, рухи дөньялары чагылган. (Р.Миңнуллинның “Тал бишек” җыры башкарыла)

        Бишек җырлары бишек янына утырып та, баланы кулга тоткан килеш тә башкарыла. Әлеге җырлар аша сабый тәүге мәртәбә матурлык, ананың йөрәк җылысы, ата-ана мәхәббәте, үз халкының рухи теле белән очраша.

        Әйткәнебезчә, халык иҗаты җәүһәр диңгезедәй саф һәм тулы. Бер кичәдә генә, хәтта бер уку елында гына да аны өйрәтеп бетерү һич мөмкин түгел. Халык авыз иҗатына багышланган җомга кичәләре тагын да үткәреләчәк. (Кичә “Туган тел” җыры белән тәмамлана)

 “Халкыбыз җәүһәрләре” түгәрәгендә уздырылган чараның эшкәртмәсе.

Тема: “Редакциядә бер көн”

Максат: 1) “Халкыбыз җәүһәрләре” түгәрәгенең эшчәнлеге белән            

                      таныштыру;

                2)    Газета чыгару үзенчәлекләрен күрсәтү.

               3) Укучыларның кызыксыну дәрәҗәләрен үстерү.

               4) Хезмәткә хөрмәт хисләре, бер-береңә ярдәмләшү сыйфатлары  

                   тәрбияләү.

Үткәрү формасы: түгәрәк өстәл

Җиһазлау: компьтер, мультимедия проекторы, экран, “Чулман энҗеләре”, “Берләшү” газеталары

Класстан тыш чараның барышы

  1. Укытучының кереш сүзе
  2. Туган көн котлавы

Укучылар түгәрәк өстәл артына утыралар.  

 Күңеле алтын кешенең

 Бәйрәме дә күңелле.

 Көн дә үткәрәсе килеп

 Тора туган көнеңне.

 Туган көндә үзеңне дә

 Мактыйсы килеп тора.

 Мактап тормыйм,

 Шәплегеңне

 Барсы да белеп тора.

 Хуш ис чәчеп гөлләр көлә,

 Жилләр дә дәртле бүген.

 Бар дөньяда бәйрәм генә—

 Синең бит туган көнең.

 Туган көнең, туган көнең

 Күңелеңә дәрт өстәсен.

 Синең һәрбер туар көнең

 Сипсен бәхет көлтәсен.

 Уен-көлке өзелмәсен

 Сыйлы табыннарыңда.

 Жәй урталары гына бит

 Гомер календареңда.

     Хөрмәтле Ландыш Анасовна! Сезне иртәгә булачак гомер бәйрәмегез – туган көнегез белән чын күңелдән котлыйбыз. Алдагы гомер юлларгызны шулай ук сау-сәламәт, күтәренке кәеф һәм туган-тумачаларыгыз, якыннарыгыз белән бәхетле көннәрдә үтәргә язсын сезгә, сөекле һәм сөйкемле укытучыбыз!

(бүләк тапшыру, җыр башкару)

3. Укучыларның эшчәнлеге

Гөлназ: Әйе, безнең һәр көнебез шундый матур, күркәм булсын иде. Безнең һәр түгәрәк занятиесы шундый матур мизгелдән башланып китә. Бүген без сезне газета чыгару үзенчәлекләре белән таныштырып китәргә телибез.  Без “Халкыбыз җәүһәрләре” түгәрәгенә даими рәвештә 15 укучы йөрибез. Анда халкыбызның бай мирасы, теле, иҗаты, тарихы, көнкүрештә куллану җиһазлары,  хезмәт кораллары, милли киемнәре, суккан, чиккән йорт кирәк-яраклары белән танышабыз, аларны чагылдырган альбомнар төзибез, стенгазетлар, мәктәп газетасы чыгарабыз.  Безнең газета “Берләшү” дип атала.  Газета ике айга бер тапкыр чыга.  Түгәрәктә без Фәнүзә, Виктория, Ләлә, Айзилә, Юлия, Ләйсән, Таңсылу, Алсу, Наилә, Вероника, Гөлназ газета чыгарабыз. Түгәрәктә үзебез планлаштырабыз, үзебез уйлап чыгарабыз, үзебез оештырабыз, хыялланабыз, язабыз, иҗат итәбез, үзебез бастырабыз. Газета аша башка балаларны туган халкыбызның  үткәне, мәдәнияте, сәнгате белән таныштырабыз. Шулай ук газетада мәктәп тормышы, кызлар һәм малайлар турында мәкаләләр, хит-парадлар, яңалыклар, көлдергечләр, котлаулар, бәйрәмнәр, фоторәсемнәр, танышу почмагы, интервьюлар  урын ала.

Девиз (хор белән): Безнең газета кызыклы, бу газетаны укы!

Гөлназ: Ә хәзер без сезнең игътибарга “безнең редакциядә бер көн”не карап китәргә тәкъдим итәбез.

Виктория: газета чыгару безнең һәрберебездән зур игътибар һәм түземлек сорый.

Ләйсән: зур җаваплылык сорый.

Алсу: күзәтүчәнлек сыйфатларын үстерә.

Наилә: коллективны үстерә

Фәнүзә: ярдәмләшеп эшләү күнекмәләре бирә.

Гөлназ: газетабызның алдагы саны май аенда чыгачак. Беренче эш итеп истәлекле даталарны билгелибез. Кемнәрдә нинди фикерләр бар?

Виктория: мин бу истәлекле даталарга рәсемнәр әзерләп килдем, шуларны куллана алабыз

Фәнүзә: миндә алар турында кыскача мәгълүмат бар, шуларны кулланырбыз

Гөлназ: бу эшләрне газета битенә урнаштыру белән Ләлә шөгыльләнә.

Ләлә: беренче, икенче битләрдә, һәрвакыттагыча, татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары, тормыш-көнкүреше белән киңрәк таныштыру, кызыксындыру, аларның тарих һәм әдәбият буенча белем дәрәҗәләрен үстерү максатыннан, халкыбызның күңел бизәкләре белән таныштырып кына калмыйбыз, ә аларның кайсы чорда һәм нинди максатларда кулланылуын, аларның тарихын, килеп чыгышын да тирәнтен аңлатып язабыз.

Гөлназ: өченче биттә май аеның иң истәлекле бәйрәме булган җиңү көненә багышлап укучыларыбыз иҗат иткән шигырьләр урын алыр, бу бит укучыларыбыз шул ук тематикага ясаган рәсемнәре белән бизәлер.

( Таңсу һәм  Гөлназ шигырьләрен укыйлар)

Нигмәтҗәнова Гөлназ:  “Сез мәңгегә безнең йөрәктә”

Гатиятуллина Таңсылу:  “Рәхмәт сезгә, ветераннар”

 Ләлә: дүртенче биткә безнең интервьюны урнаштырырбыз

(Виктория һәм Фәнүзә интервью алалар)

Сораулар:

  • Хөрмәтле укытучылар һәм кадерле укучылар. Безнең сорауларыбызга гади итеп, үзегез уйлаганча җавап бирегезче.
  • Гөлүзә Бариевна, туган ягыбызга акрын гына яз килә. Яз сездә нинди хисләр уята?
  • Марат, син кайсы ел фасылына өстенлек бирәсең? Ни өчен?
  • Раил, без синең бик тырыш егет икәнеңне беләбез инде. Быел канатлы дусларга син ничегрәк ярдәм иттең?
  • Яз җитеп, җирләр кардан арчылу белән бакчаларда язгы эшләр башланып китә. Рәзинә Радиковна, сез бакчагызда төрледән-төрле аллы-гөлле чәчәкләр үстерәсез. Күбрәк кайсы төр чәчәкләргә өстенлек бирәсез? Ни өчен?
  • Шул ук сорау белән оста бакчачы Лена Ильясовнага мөрәҗәгать итәбез. Сезнең фикерләрне дә тыңлап китик.
  • Алинә, син гаиләдә иң олы бала. Язгы бакча эшләре сездә ничегрәк оештырыла? Безгә шул турыда сөйләп китә алмассың микән?
  • Инзилә, син язгы бакча эшләрендә әниеңә ничек булышасың?
  • Сүрия Хәнифовна, быел бакчагызга нинди төр яшелчәләр утыртырга планлаштырасыз?
  • Регина, синең өчен быелгы яз нәрсә алып килер дип көтәсең?

Ләлә: 5 биттә укучыларыбыз “Мин татарча сөйләшәм” акциясе кысаларында иҗат иткән иншаларны бастырырбыз. Бернәрсә дә эзсез югалырга тиеш түгел.

(Наилә һәм Айзилә иншалардан өзекләр укыйлар)

Гөлназ: 6 битебезне мәктәп тормышына багышларбыз. Бу биттә сез мәктәптә булган вакыйгалар, кызыклы чаралар турында укый аласыз.

Виктория: 15 май – Гаилә көне. Шул уңайдан без конкурс игълан итәбез. Ул “Минем гаиләмнең күңелле мизгеле” дип атала. Бу конкурста һәр укучы да катнаша ала.  Шул уңайдан, әйдәгез, берничә фоторәсем карап китик. (презентация карау)  Алар 7 биттә урын алачаклар.

Фәнүзә: бу бит иң кызыклы бит. Чөнки монда кызлар һәм егетләр өчен танышу мәйданчыгы эшли. Үзегезнең телефон номерын биреп күбрәк танышлар табу мөмкинчелеге бар.

  (Виктория танышулар укый)

- Барыгызга да сәлам! Минем исемем Җимешкәй. Миңа 14 яшь. Дуслар белән саф һавада йөрергә  яратам. 13-15 яшьлек кызлар-егетләр шалтыратыгыз, смс лар языгыз. Телефон номерым 8937738066...Сезнең җимешкәй.

- Сәлам, сәлам! Минем исемем Матуркай, миңа 12 яшь,  биергә, музыка тыңларга яратам. 12-15 яшьлек кызлар-егетләрдән смслар көтеп калам. Телефон номерым 89274379335

Мәзәкләр уку  (Алсу һәм Ләйсән)

Вероника: көнебезне котлаудан башладык, котлаулар белан тәмамлыйк та инде. (котлау уку)

Туган көнең котлы булсын,

Шатлан да Син, көл дә Син.

Килсен Сиңа бәхет кенә,

Кайгы-хәсрәт килмәсен.

Кадерле классташларыбыз Моисеев Владимир, Сергеева Света, Сафиуллин Марат!

Сезне чын күңелдән туган көннәрегез белән котлыйбыз. Сезгә тормышыгызда сәламәтлек, саулык телибез. Һәр көнне сезнең йөзегездә елмаю, көлү, шатлану балкысын. Һәрвакыт яныгызда дусларыгыз иптәшләрегез, гаиләгез булсын. Яхшы билгеләргә генә укыгыз. Һәм иң мөһиме: таза-сау булыгыз. Алдагы тормышыгызда да уңышлар телибез.

Май белән, яз белән, наз белән!

Килә торган киек каз белән!

Сез тугансыз бу дөньяга

Ак чәчәкләр ата торган миләш белән,

Яңа сер, яңа киңәш белән

Май аеның ап-ак чәчәкләре

Ак бәхетләр сезгә китерсен.

Шатлык-куанычлар, сәламәтлек,

Озын гомер Ходаем бирсен.

Хөрмәтле  Эльмира Валерьевна, Рамил Фәргатович, Венера Хәмбәлевна! Сезне чын күңелдән туган көннәрегез белән котлыйбыз. Эшегездә  зур уңышлар, гаилә бәхете телибез. Сезнең һәрбер көнегез якты, шатлыклы үтсен. Балаларның шатлануы, көлүеннән сезнең дә күңелегез күтәрелсен. Бит сез безгә икенче әниебез кебек, һәрвакыт безгә белем, тәрбия бирергә омтыласыз. Һаман май кояшыдай балкып торыгыз. Таза-сау булыгыз, авырмагыз. Туган көннәрегез белән.

  1. Кызыклы тәнәфес (зал белән уен)
  2. Йомгаклау сүзе
  • Түгәрәккә йөрүче укучыларга грамота тапшыру, бүләкләү
  • “Сөлге – милләтебез йөзе” исемле сочинениеләр конкурсына нәтиҗә ясау
  • Саубуллашу.

“Халкыбыз җәүһәрләре” дип исемләнгән

 электив курс программасының мәктәп эшчәнлегендә кулланылышы

Дәресләрдә программа билгеләгән күләмдә халкыбызның борынгы гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнү – укучыларны милли рухта тәрбияләүнең мөһим бер юнәлеше булып тора. Ләкин бу азсанлы сәгать кысаларында гына тәрбияви белемне тиеш дәрәҗәдә биреп бетерү мөмкин түгел. Шуларны исәпкә алып, мин әлеге электив курс программасын эшләдем һәм мәктәптә инде өченче ел уңышлы гына кулланам. Ул дәресләрдән тыш үткәрелә торган “Халкыбыз җәүһәрләре” дип исемләнгән түгәрәктә тормышка ашырыла. Түгәрәккә һәр ел 15 тән артык бала йөри. Тарихыбызның гыйбрәтле һәм сокландыргыч сәхифәләренең, халкыбызның рухи мирасының бәяләп бетергесез кыйммәткә ия булуын аңлаганда гына күңелдә милләтең өчен горурлык хисе туарга мөмкин. Менә шушы орлыкларны балалар күңеленә түгәрәктә салырга тырышам.

Һәр халыкның талантын, матурлыкка мөнәсәбәтен, яшәү рәвешен аңлаткан, ата-бабаларның төсе итеп буыннан-буынга күчеп, сакланып килгән ядкарьләре, аеруча яраткан, үз иткән бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре, йолалары була. Бу йолалар-  шул халыкны бердәм милләт итеп берләштерә торган чараларның берсе.

Гореф-гадәтләр, йолалар халык тормышының, мәдәниятенең аерылгысыз бер өлеше булып тора. Алар зәгыйфьләнә икән – халыкның мәдәнияте, яшәеше дә гарипләнә. Халык бәйрәмнәре, аларга караган күп кенә гореф-гадәтләр, йолалар шәхесне иҗтимагый тормыш таләпләренә күнектерү чарасы да булып хезмәт итә. Бу чараларда халыкның олысы-кечесе теләп катнаша, һәр буын кешесе анда катнашу тәртибен гадәт, традиция рәвешендә үзенә сеңдерә. Кеше кайда гына яшәсә дә, бу традицияләр аны туган нигезенә тартып тора. Без үз эшчәнлегебездә рухи асылыбызны чагылдыра торган чаралар үткәрергә тырышабыз: түгәрәк өстәл артында сөйләшүләр, әңгәмә-диспутлар, конференцияләр, очрашулар,  кичәләр һ.б., бу чаралар укучыларга бик ошый, алар бик теләп катнашалар.

Милли бәйрәмнәр, гореф-гадәтләр белән дә алыштыргысыз тәрбия чарасы булып тора. Һәр кеше, үзе дә сизмәстән, үзара аралашу, үз-үзен тоту гадәтләрен үзләштерә, тәрбияләнә. Милли бәйрәмнәр, йолалар кимү үзара аралашу, очрашу-күрешүләрнең сирәгәюенә китерәчәк

ТҮГӘРӘККӘ ЙӨРҮЧЕ УКУЧЫЛАР ФИКЕРЕ


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Авторлык программасы. Электив курс. "Сүз эчендә мәрҗән бар..."( "Татар теле лексикологиясе")

“Татар теленең лексикологиясе” дип  аталган электив курсы программасы  гуманитар  профильгә  юнәлеш  тоткан  гомумбелем  бирү  учреждениеләре  өчен  т...

"Яшь журналист" авторлык программасы

Уйлаган фикереңне матур һәм дөрес итеп башкаларга җиткерә белү -   милли культураның бер өлеше. Укучыларның язма һәм телдән сөйләмен үстерү, аларда газета, радио, телевидение теленә карата д...

«Яшь каләмче» электив курсының авторлык программасы.

     Авторская программа элективного курса по татарской литературе «Яшь каләмче» предназначена для учащихся 6-7 классов общеобразовательной школы. Программа содержит пояснительну...

“ Стилистик алымнарны Г.Тукай әсәрләренә нигезләнеп өйрәнү” электив курсының авторлык программасы

Электив курсның актуальлеге:Урта мәктәп курсында стилистикага өлешчә  урын бирелә.  Укучылар татар теле дәресләрендә функциональ стиль үзенчәлекләре турында  танышып кына китәләр, стили...

Авторлык программасы

"9 нчы сыйныф укучыларын Дәүләт (йомгаклау) аттестациясенә әзерләү" темасына авторлык программасы...

Авторлык программасы. Р. ФӘХРЕДДИН ХЕЗМӘТЛӘРЕНДӘ ХАЛЫК ПЕДАГОГИКАСЫ

Р. ФӘХРЕДДИН ХЕЗМӘТЛӘРЕНДӘ ХАЛЫК ПЕДАГОГИКАСЫ         (7-8 сыйныф укучылары өчен электив курс программасы)         ...

Авторлык программасына презентация

Авторлык программасына презентация...