"Яшь журналист" авторлык программасы
элективный курс (9 класс) по теме

Уйлаган фикереңне матур һәм дөрес итеп башкаларга җиткерә белү -   милли культураның бер өлеше. Укучыларның язма һәм телдән сөйләмен үстерү, аларда газета, радио, телевидение теленә карата дөрес мөнәсәбәт формалаштыру   балаларның гамәли шөгыльләренә, зәвыкларына, сәләт-мөмкинлекләренә уңай тәэсир итәрлек итеп оештырылырга тиеш. Әлеге “Яшь журналист” электив курс программасы шушыларны истә тотып төзелде. Мондый эшчәнлек  укучыларга  сөйләм культурасын, иҗади мөмкинлекләрен үстерергә,  ана телебезгә   кызыксыну уятырга ярдәм итә.

Газета хәбәрчесе булу - журналистикага беренче адым ясау дигән сүз. Ә кем соң ул газета – журналлар хәбәрчесе? Аңа  нинди сыйфатлар хас?  Хәбәрче тирән белемле, күп мәгълүматлы, үткен һәм җор телле булырга тиеш.

Яшь хәбәрчеләр белән эшләү укытучыдан да иҗади активлык сорый. Мондый эшчәнлек  укучыларга  сөйләм культурасын, иҗади мөмкинлекләрен үстерергә, татар матбугатына карата    кызыксыну уятырга ярдәм итә.   Әлеге  программа  балаларга эстетик тәрбия бирү, аларның үз фикерләвен киңәйтү, аралашу культурасын үстерү, коллективта иҗади эшли белү сәләтен үстерүне күздә тота.

  Программа материалы 35 сәгатькә исәпләнелә. Балаларның иҗади   мөмкинлекләре  һәм  яшь үзенчәлекләреннән  чыгып   төзелә.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon a_v_to_r_l_y_k.doc102 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе “Арча икенче урта гомуми белем мәктәбе”

«Каралды»

Мәктәп методик берләшмә                                    

утырышы беркетмәсе №1,         

 23 нче август, 2012 нче ел.  

Җитәкчесе _____  Г.Г.Юсупова

«Килешенгән»

Эксперт комиссиясе члены,

Арча муниципаль районы

Информацион-методик үзәк

муниципаль учреждениесе

методисты_____С.А.Галимзянова

«Раслыйм»  

 “Арча 2 нче урта гомуми

белем мәктәбе” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе  директоры

__________   Г.Ф.Гарипова

 

 

Яшь журналист

  9 нчы сыйныфта профиль алды әзерлеге өчен электив курска авторлык программасы

                                                                                   Р.Х.Ибраева,  “Арча икенче урта гомуми белем мәктәбе” Арча  муниципаль районы                      

                                                                                  гомуми белем муниципаль бюджет учреж                                                                

                              дениесенең югары категорияле татар теле

                                                                                   һәм әдәбияты укытучысы

                             

                                                                                     

                                                                                     

                                                                                   

                                                             

 

2012-2013 нче уку елы

Гомуми белем бирү мәктәбенең урта һәм югары сыйныф укучылары өчен исәпләнгән

Программаның үтәлү срогы: 2012-2015 ел

Программага кыскача аннотация:    Уйлаган фикереңне матур һәм дөрес итеп башкаларга җиткерә белү -   милли культураның бер өлеше. Укучыларның язма һәм телдән сөйләмен үстерү, аларда газета, радио, телевидение теленә карата дөрес мөнәсәбәт формалаштыру   балаларның гамәли шөгыльләренә, зәвыкларына, сәләт-мөмкинлекләренә уңай тәэсир итәрлек итеп оештырылырга тиеш. Әлеге “Яшь журналист” электив курс программасы шушыларны истә тотып төзелде. Мондый эшчәнлек  укучыларга  сөйләм культурасын, иҗади мөмкинлекләрен үстерергә,  ана телебезгә   кызыксыну уятырга ярдәм итә.

Газета хәбәрчесе булу - журналистикага беренче адым ясау дигән сүз. Ә кем соң ул газета – журналлар хәбәрчесе? Аңа  нинди сыйфатлар хас?  Хәбәрче тирән белемле, күп мәгълүматлы, үткен һәм җор телле булырга тиеш.

Яшь хәбәрчеләр белән эшләү укытучыдан да иҗади активлык сорый. Мондый эшчәнлек  укучыларга  сөйләм культурасын, иҗади мөмкинлекләрен үстерергә, татар матбугатына карата    кызыксыну уятырга ярдәм итә.   Әлеге  программа  балаларга эстетик тәрбия бирү, аларның үз фикерләвен киңәйтү, аралашу культурасын үстерү, коллективта иҗади эшли белү сәләтен үстерүне күздә тота.

  Программа материалы 35 сәгатькә исәпләнелә. Балаларның иҗади   мөмкинлекләре  һәм  яшь үзенчәлекләреннән  чыгып   төзелә.

 

2

Эчтәлек

1.Аңлатма язуы   .................................................................... 2нче бит

2.Уку-укыту планының  эчтәлеге..........................................  3нче бит

3.Календарь-тематик план ...................................................   5нче бит

4.Укытучылар өчен  кулланылган әдәбият .........................  7нче бит

5.Укучылар өчен кулланылган әдәбият  .............................  8нче бит

6.Кушымта ...........................................................................   9нчы бит

3

Электив курс түбәндәге педагогик принципларга таяна:

Программаның максаты:

Журналист һөнәренең серләренә төшендерү, аның үзенчәлекләре һәм нечкәлекләре  белән таныштыру; эзләнүчән шәхес формалаштыру.

  Бурычлары:

 -  вакытлы матбугать жанрлары, аның  төрләре белән таныштыру;

- газета чыгаруда иң кирәкле булган: тема табу, фактлар туплау, әңгәмә үткәрү серләренә төшендерү;

-  газета теле  үзенчәлекләрен өйрәтү;

-  газета-журналлар басу технологиясе турында мәгълүмат бирү;

-  укучының газета жанрларына караган материалларны дөрес итеп язарга өйрәнүләренә ирешү;

-  балаларның фикерләү сәләтләрен үстерү, иҗат активлыкларын киңәйтү;

-  эстетик зәвык тәрбияләү.

Максатка ирешү һәм бурычларны үтәү өчен эш методлары һәм формалары:

  1. Әңгәмә;
  2. экскурсия;
  3. ИКТ куллану( компьютер, интерактив такта, электрон текстлар)

                 Эш формалары:

  1. Дәрес-конференция;
  2. мультимедиа презентацияләре;
  3. тестлар үтәү;
  4. эшлекле уен;
  5. диспут;
  6. әдәби очрашу.

Көтелгән нәтиҗә. Журналист һөнәренең серләрен үзләштерү, аның үзенчәлекләре һәм нечкәлекләрен   аңлау һәм иҗат эшенә тартылу.

Программаның эш этаплары.

I этап   Хәбәри жанрлар турында мәгълүмат бирү. Иҗади эш башкару.  

II этап Аналитик жанрлар турында мәгълүмат бирү. Иҗади эш башкару.  

III этап Сатирик  жанрлар турында мәгълүмат бирү. Иҗади эш башкару.  

4

               Календарь-тематик план (35 сәгать)

 

  Тема

 Үткәрү формасы

Сәгать саны

Өстәмә эш

Тео-

рия

Прак-

тика

Бар-

лыгы

1

Татар телендә чыгучы газета-журналлар

Укучыларның газета һәм журналда басылган иҗаты белән  танышу, мәкаләләрен  уку, аларга күзәтү ясау.  

1

1

2

Мәкаләдәге проб- леманы чишүдә берничә вариант табу, аларны кулланып карау, нәтиҗәләрне тәкъдим итү, гипотезалар чыгару.

2

Газета - журнал редакциясенә виртуаль экскурсия

Татарча чыгучы газета-журналларга    күзәтү ясау.  Мультимедиа презентацияләре

2

2

 Кирәкле мәгъ лүматны табу һәм аерып алу; мәгълү- мат эзләү методларын (шул исәптән компьютер чараларын) куллану

3

Вакытлы матбугатта жанрлар

Республика газета- ларында басылган хәбәри, аналитик, әдәби-публицистик жанрлар белән танышу. Дәрес- диспут

2

1

3

4

Хәбәри жанрлар

  Хәбәрләр туплап бирелә торган рубрикага күзәтү ясау, бер вакыйга турында хроника хәбәр һәм аңлатмалы хәбәр язу.

1

1

2

Үз   язмаңны, үзгәрешләр һәм аерымлыклар табу максатыннан, бирелгән үрнәк белән чагыштыру.

5

Хисап

Тематик хисап язу.

1

1

2

Коррекцияләү: тиешле өстәмә ләр, төзәтмә- ләр, үзгәреш- ләр кертү

6

Репортаж

Мәктәп тормышындагы берәр вакыйгадан репортаж язу.

1

1

2

Эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү;

7

  Интервью

 Укытучылардан  интервью алу һәм аны “Мәктәп тормышы”  газетасында  яктырту.

1

1

2

Куелган максат-бурычларның үтәлү-үтәлмәвен ачыклау.  

8

Рецензия

Яңа басылган китапка, яки укылган әсәргә рецензия язу

1

1

2

9

Күзәтү

Матбугат мате- риалларына таянып, тематик күзәтү язу.

1

1

2

10

Мөхбирнамә

Мөхбирнамәгә хас тел-стиль үзенчәлекләрен күзәтү

2

Аналитик жанрлар  (бу төркемгә мөхбирнамә, мәкалә, хат, рецен- зия, күзәтү керә) төп максаты исә нинди дә булса проблеманы чишү юлларын эзләү, вакыйгаларга...

11

Мәкалә

Мәкалә жанрына караган язма иҗат итү.

1

1

2

12

Журналист тикшерүе

Хәзерге матбугат- та“журналист тикшерүе” жанрында иҗат ителгән язмаларны күзәтү. Пресс- конференция үткәрү.

1


1

2




13

Ачык хат

Матбугатта ачык хат формасында язылган аналитик жанрларны

туплау.

1

1

2

14

Сатирик жанрлар

Татарча иҗат итүче берәр журналист – сатирикның иҗатын анализлау. Эшлекле уен.

1

1

2

15

Балалар матбугаты редакцияләренә электрон чакыру хаты

Әдәби очрашулар  һәм балалар матбугаты битләрендә язмаларны бастыруга тәкъдим итү.

1

1

2

Уку елы дә-

вамында

16

Син балалар матбугатын беләсеңме?

Тест,  викториналар үткәрү. Республика күләмендәге иҗади бәйгеләрдә катнашу.

 

1

1

2

17

Фәнни-тикшеренү эше эшләү ысуллары

Матбугат конференциясе

1

1

2

Үз фикерләреңне тулы, төгәл һәм ачык, аңлаеш лы итеп әйтү, аны яклау.

7

            Укытучылар өчен кулланылган әдәбият

  1. Агзамов Ф.А. Теория журналистики. Казань,    Таткнигоиздат, 1982
  2. Аналитические жанры газеты. Хрестоматия. – М.: Изд-во Московского ун-та, 1989.   
  3. Әдәбият белеме сүзлеге. (Төз.:Әхмәдуллин А.Г.) Казан: Татар, кит.нәшр., 1990.  
  4. Ворошилов В.В. Журналистика. Учебник.  -  С-Пб.,  2001.  
  5. Гарифуллин В.З.  Хәбәри жанрлар. -  Казан,  1991.  
  6. Гарифуллин В.З. Үткен каләм, үткер күз. -  Казан: Тат. кит. нәшр.,1995.  
  7. Гарифуллин В.З.   Язар сүзең булса... -  Казан,   2000.  
  8. Гарифуллин В.З.  Вакытлы  матбугатта  жанрлар. -  Казан,  2007.  
  9. Горохов В.М. Основы журналистского мастерства. - М., 1989.
  10. Низамов И.М. Матбугатның тәэсирле сүзе. – Казан: Тат. кит. нәшр.,1981.  
  11. Хөснимәрдәнов М. Х. Журналист осталыгы.- Казан: Тат. кит. нәшр.,1990.  

 

 

 

 

8

               Укучылар өчен кулланылган әдәбият  һәм газета - журналлар исемлеге

  1. Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. - Казан: Мәгариф, 2007.
  2. Бәширова И. Сүз белән сурәт ясау. - Казан: Татар.кит.нәшр., 1974.
  3.  Вәлиуллин И.Ә. һәр шагыйрь - бер дәрья... - Казан: Татар, кит.нәшр.,2006. - 208 б.
  4. Галимуллин Ф.Г. Укучыларны сәнгатьле укырга өйрәтү. -Казан: Татар.кит.нәшр.,1988. - 86 б.
  5. Гарифуллин В.З. Үткен каләм, үткер күз. -  Казан: Тат. кит. нәшр.,1995.  
  6. "Ватаным Татарстан»  газетасы
  7. "Казан утлары" журналы
  8. "Мәгариф"    журналы
  9. "Мәдәни жомга"   газетасы
  10. "Сабантуй"   газетасы             
  11. "Сөембикә" журналы    
  12. "Татар иле " газетасы                                           
  13. "Татарстан"     журналы 
  14. " Татарстан яшьләре"   газетасы  
  15.  "Идел” журналы
  16.  "Шәһри Казан" газетасы
  17.  "Ялкын" журналы                                                                                   

 

                 

                           

9

Безнең уңышлар


1. Мәктәп стенагазеталарын чыгару буенча республика конкурсында  III урын


2. "Алтын каләм" - балалар һәм яшьләр иҗатының XI республика фестивале I дәрәҗә диплом

 
3. "Без булдырабыз " республикакүләм сочинениеләр конкурсы IV урын


4. "Яшь каләм осталары" балалар поэзиясе республика конкурсы I урын

 
5.  "Без - Мәрҗани оныклары" регионара әдәби-иҗат конурсында I урын

6. Туган тел көне уңаеннан мәктәп газетасы район конкурсы I  урын

10


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

эш программасы 6 сыйныф

Р.З.Хәйдәрова дәреслеге буенча эш программасы...

9 класста географиядән эш программасы

Үрнәк программага нигезләнеп эшләнгән программа. Классның үзенчәлекләренә карап үзгәрешләр кертелгән. Татарстан географиясенә урын бирелгән....

рус төркемендә 8сыйныф өчен татар теле hәм әдәбиятыннан эш программасы

рус мәктәпләренең рус төркемнәрендә 8нче сыйныфлар өчен Хәйдәрова Р.З.дәреслегенә нигезләнеп төзелгән эш программасы...

Татар теле түгәрәгенең эш программасы

Татар телендә эшләп килә торган "Яшь талантлар" түгәрәгенең эш программасы...

10 НЧЕ СЫЙНЫФЛАР ӨЧЕН ЭШ ПРОГРАММАСЫ.

“Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы ....

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә сәләтле балалар белән эшләү программасы

Безнең балаларыбыз тиз үсә. Тик шуны истә тотарга кирәк: бүген без сәләт, омтылышларын үстерергә ярдәм иткәндә генә, алар мөстәкыйль яши, тормышта яңа үрләр яулый ала. Аеруча сәләтле балаларны...

3 нче сыйныфның рус төркеме өчен татар теленнән эш программасы.

3 нчесыйныфның рус төркеме   (атнага 3сәг.)Коммуникатив методика нигезендә төзелгән дәреслек белән эшләү өчен татар теленн тематик план.Дәреслек авторы: Хәйдәрова Р.З.,  2009 ел...