10 НЧЕ СЫЙНЫФЛАР ӨЧЕН ЭШ ПРОГРАММАСЫ.
календарно-тематическое планирование (10 класс) по теме

“Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы . 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon esh_programmasy_10_kl.2011-2012.doc336.5 КБ

Предварительный просмотр:

Класс: 10

Укытучы: Вафина Гөлнара Ширияздановна

Атналык сәгатьләр саны: 1,  барысы: 35

Программа:  “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) 1-11 нче сыйныфлар, К.С.Фәтхуллова, Ф.Х.Җәүһәрова, Казан, “ Мәгариф” нәшрияты, 2010ел

Дәреслек:  Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева “Татар теле  10 класс” дәреслеге,  Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2009 ел.

Өстәмә әдәбият: Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева, К.Г.Сәлимҗанова.Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле, уку дәресләре оештыру,  10 сыйныф, Яр Чаллы, 2009 ел

Стандарт: Рус мәктәпләрендәге рус төркеме укучыларына татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты  Казан, 2005. (Ф.Ф.Харисов,Ч.М.Харисова, В.Х.Хаков, Г.Г.Измайлова, Э.Х.Хәмидуллина)

                                                                           

Аңлатма язуы

   Фәнне өйрәтүнең төп максаты – гамәли максат: телне аралашу чарасы буларак үзләштерү өчен, укучыларга гаилә-көнкүрешкә, уку хезмәтенә бәйле сөйләм ситуацияләре кысаларында белем бирү һәм күнекмәләрен үстерү. Гомуми белем бирү максаты укучыларның акыл эшчәнлеген активлаштыру, логик фикерләү сәләтен камилләштерү, сөйләм культурасын үстерүдән гыйбарәт. Тәрбияви максат балаларның рухи дөньяларын баету, аларны татар халкының мәдәнияте һәм сәнгате белән таныштыру, төрле милләт вәкилләре арасында дуслык һәм хөрмәт хисе тәрбияләүгә юнәлтелә.

     Уку елы башына укучыларның гомумбелем һәм фән буенча белем күнекмәләренә характеристика.

Укучылар төрле килештәге тартымлы исемнәрне, шарт фигыльне, теләк фигыльне, боерык фигыльне, хикәя фигыльнең барлык заманнарын да сөйләмдә дөрес кулланалар; асыл сыйфатларны чагыштыру, артыклык дәрәҗәләрендә дөрес әйтәләр; микъдар, тәртип, җыю саннарын кулланалар; җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен билгели беләләр; сөйләмдә кереш сүзләрне кулланалар.Укучылар якынча кушма ңөмләләрнең төрләрен беләләр.

     Уку елы дәвамында формалаштырырга тиешле белем һәм күнекмәләр.    

 Курс телдән һәм язмача аралашу темаларына бүлеп өйрәнелә.Программада сөйләмнең орфоэпик, интонацион, орфографик ягын, лексик ягын, грамматик ягын үзләштерүгә таләпләр куелган. Сөйләм эшчәнлеге төрләренә өйрәтүгә таләпләр төгәл һәм ачык билгеләнгән. 10 нчы  класста морфология, синтаксис өйрәнелә , грамматик категорияләр, материал тулыландырыла, кызыклы мәгълүматлар белән баетыла. Татар теленә өйрәткәндә предметара бәйләнеш әһәмиятле урын тота: география, тарих, рус теле һәм башка фәннәрне кулланып укыту дәресне эчтәлекле һәм мавыктыргыч итеп оештырырга мөмкинлек бирә.

Укучылар 10 нчы класста татар сөйләмен тыңлап аңлау күнекмәләрен, диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү өстендә эшне дәвам итәләр; дөрес язу һәм язма сөйләм күнекмәләрен булдыру, татар теленең фонетик, орфоэпик, лексик, грамматик нигезләрен һәм үзенчәлекле тел күренешләрен гамәли үзләштерү өстендә эшлиләр.

Грамматикадан укучылар составы буенча җөмлә төрләрен ( бер составлы җөмлә төрләрен аера белү, төзи белү, кулланышка кертү), затланышлы, затланышсыз фигыльләрне аңлап аеру; тезмә фигыльләрне сөйләмгә кертү; сүз ясагыч кушымчалар ярдәмендә яңа исемнәр, рәвешләр ясау; сөйләмдә алмашлыкларның төрле төркемчәләрен дөрес куллану өстендә эшлиләр. Бәйлекләрнең төрле килештәге исемнәр белән кулланышын үзләштерәләр, бәйлек сүзләрне төрләндереп җөмләләр төзиләр.

Татар җөмләсендә сөйләм яңалыгының хәбәр алдында килүен, иярченле кушма җөмләләрнең аналитик һәм синтетик төрләрен аера, тыныш билгеләрен дөрес куя, бәйләхче чараларны куллана беләләр.

     Эш программасы түбәндәге документны исәпкә алып төзелә:

“Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) 1-11 нче сыйныфлар, К.С.Фәтхуллова, Ф.Х.Җәүһәрова, Казан, “ Мәгариф” нәшрияты, 2010ел

     Таләп ителгән нәтиҗәләргә ирешү өчен кулланыла торган педагогик технологияләр. Белем бирү процессын мин коммуникатив методикага таянып, иннавацион технология кулланып оештырам (компьютер, интерактив такта, проектор, магнитофон)

     Эш программасына кертелгән үзгәрешләр:

Элек үтелгән фигыль төрләре тагын кабатланып кителә: сыйфат фигыль, хәл фигыль, исем фигыль, теләкне белдерүнең төрле формалары, фразеологизмнар, фигыльнең заман формалары үтелә.Грамматик материал мисалларда ныгытылып, иркен сөйләм теленә җиткерелә.  

  УМК: 1) Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева “Татар теле  10 класс” дәреслеге,  Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2009 ел. 2) Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева, К.Г.Сәлимҗанова.Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле, уку дәресләре оештыру, 10 сыйныф, Яр Чаллы, 2009 ел

                                                                      

Программаның эчтәлеге

   №

               Бүлекләр, темалар

Сәгать саны

Темага караган төп төшенчәләр

1

Исем

4

Исемнәрнең килеш һәм тартым белән төрләнеше. Изафә бәйләнеш

2

Туры сөйләм

1

Туры сөйләм һәм аның кулланылышы.

3

Сыйфат

1

Асыл, нисби сыйфатлар, дәрәҗәсе, ясалышы ягыннан төрләре

4

Алмашлык

2

Алмашлыклар, төрләре, ясалышы,

5

Затланышлы фигыльләр

5

Хәзерге заман хикәя фигыль, билгеле үткән заман, билгесез үткән заман, тәмамланмаган үткән заман, күптән үткән заман

6

Затланышсыз фигыльләр

5

Сыйфат фигыль, хәл фигыль, исем фигыль,

Инфинитив. Аларның кулланышы

7

Бәйлек. Бәйлек сүзләр

2

 Бәйлек сүзләрнең исем һәм алмашлыклар белән кулланышы

8

Рәвеш. Рәвеш төркемчәләре

2

9

Аналитик фигыльләр

3

Эшнең башлануын, дәвам итүен, тәмамлануын белгертүче аналитик фигыльләр

10

Теркәгечләр.

1

Теркәгечләрнең төркемчәләре

 11

Кисәкчәләр

1

Кисәкчәләрне аера белү, төркемнәргә бүлү

12

Җөмлә төрләре

1

Тезмә кушма җөмлә төрләрен,кушма җөмлә төрләрен аера белү.

13

Кушма җөмлә төрләре

3

Иярченле кушма җөмләләрнең синтетик һәм аналитик төрләрен аера белү.

14

Җөмлә кисәкләре

2

Җөмлә кисәкләре, җыйнак һәм җәенке җөмләләр

15

Ия белән хәбәр арасына сызык кую

1

Ия белән хәбәр арасына сызык кую очракларын истә калдыру

16

Сан һәм аның төркемчәләре

1

Сан һәм сан төркемчәләрен истә калдыру

Барысы:

35

                                                                                   

   Белем дәрәҗәсенә таләпләр:

  1.Татар теленең төп фонетик үзенчәлекләрен гамәли белү.

  2. Татар телендә сүз басымының үзенчәлекле очракларын белү һәм аерым грамматик формалардагы сүзләргә басымны дөрес куя белү.

  3. Иҗек чигендәге фонетик үзгәрешләрне истә тотып сөйли алу: күк-күге, кунак-кунагым, тап-таба, тек әле- /тэгәлэ/ 

  4. Татар сөйләмен синтагмаларга бүлә һәм логик басымның җөмләдәге урынын билгели белү.

  5.  Кушма, тезмә, парлы һәм кыскартылма сүзләрне дөрес куллана һәм яза белү.

  6.  Антоним, синоним, омонимнарны аера белү һәм сөйләмдә урынлы куллана алу.

  7.  Татарча-русча, русча-татарча һәм башка төрле сүзлекләрдән файдалана белү.

  8.  Лексик берәмлекләрнең күчерелмә мәгънәләрен,башкасүзләр белән бәйләнешкә керү үзенчәлекләрен белү.

  9.  Аерым сүз төркемнәренә хас грамматик формаларның татар һәм рус телләрендә тәңгәл килү-килмәвен белү.

 10.  Җөмләдә сүзләрне бәйләүче чараларны гамәли куллана белү.

 11.  Татар җөмләсендә сөйләм яңалыгының хәбәр алдында урнашуын белү. (Бүген безгә кунаклар килә. Кунаклар безгә бүген килә. Кунаклар бүген безгә килә.)

 12.  Иярченле кушма җөмләләрнең аналитик һәм синтетик төрләрен гамәли куллана белү.

 13.  Бер үк фикерне төрле синтаксик калыплар белән белдерә алу.

 14.  Язма сөйләмдә тыныш билгеләрен дөрес куя белү: ия белән хәбәр арасында сызык; җөмләнең аерымланган кисәкләре, модальсүзләр, тиңдәш кисәкләрянында, кушма җөмләдә тыныш билгеләре     (өтер, ике  нокта, сызык ).

                                                                 

             

Тематик план

Өйрәнелә торган бүлек, уку материалының темасы

Сәг.

саны

Үткәрү

вакыты

Көтелгән нәтиҗәләр

өй эше

План

буенча

фактта

Махсус белем һәм  күнекмәләр

Гомумкүнек-мәләр Һәм уку эшчәнлеге ысуллары

Аңлый белү

Куллана белү

   

 1.

               

Исем. Исемнең килеш белән төрләнеше кабатлау. Туры сөйләм

1

Ләззәтле,илһам,аң,таң, ял,киңәш сүзләрен сөйләмгә кертү

исемнең килешләрен аңлап куллану

Таблица белән

эшләүне камилләштерүне дәвам итү

5 исемне килеш б-н төрләндерер-гә.

2

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.

1

Саңгырау тартыкка тәмамланган исемнәрнең тартым белән төрләнеше

Исемнәрнең тартым белән төрләнешен истә калдыру,куллану

Татар текст-ларын рус-чага тәрҗемә итү

2 исемне тартым б-н  төрләндерер-гә

3

Контроль эш “Исемнәрнең тартым, килеш белән төрләнеше”

1

Исемнәрнең тартым, килеш белән төрләнеше

исемнең килешләрен дөрес куллану

Алган белемнәрне практикада куллану

Исемнәр-нең тар-тым,  ки-леш белән төрләне-шен кабатларга.

4

Хаталар өстендә эш.

Хикәя фигыль.

1

Хикәя фигыльнең заман формаларын дөрес аңлап куллана белү

Үткән һәм киләчәк заманның төрле формаларын сөйләмдә куллану

Монологик сөйләмне дөрес оештыру

Хикәя фигыль б-н 3 җөмлә төзергә.

5

Исемнәрнең ясалышы

1

Белгечлек,юнәлеш, мөнәсәбәт,халыкара,

нәшрият,кулъязма,

икътисад,фәнни сүзләрен актив сөйләмгә кертү

Ясалышлары буенча исемнәрнең төрләрен дөрес аңлап куллана белү

Дәреслектәге кагыйдәне мөстәкыйль үзләштерү

5 кушма 5 ясалма суз язарга.

6

Биремле диктант “Юлда”

1

Исемнәрнең тартым, килеш белән төрләнешен кабатлау

Исемнәрнең тартым, килеш белән төрләнешен тикшерү

Дөрес язу күнекмәләре-нең булдыры-луын күзәтү

Исемнәрнең тартым, килеш белән төрләнешен кабатларга

7

Хаталар өстендә эш. Хикәя фигыльнең заман формалары

1

Дөньякүләм,галим,

әгъза, казаныш, мавыга,таныла сүзләрен өйрәнү

Үткән һәм киләчәк заманның төрле формаларын сөйләмдә куллану

Монологик сөйләмне дөрес оеш-тыру

Төрле заман формасына 1 мисал язарга.

8

Сүзлек диктанты №1

 ( тема буенча)

1

Сүзләрне дөрес итеп яза алуларына ирешү

Лексиканы үзләштерүне тикшерү

9

Хаталар өстендә эш.

Сан төркемчәләре

1

Сан төркемчәләренең мәгънәләрен аңлау

Сан төркемчәләрен сөйләмдә куллана белү

Үрнәк буенча яңа сан төр-кемчәләре ясау

Сан кергән 5 җөмлә язарга.

10

Сыйфат фигыль.

1

Җылылык,яңару,яшәрү,ефәк, калфак сүзләрен өйрә-нү;   сыйфат фигыльнең төрле заманының рус теленә ничек тәрҗемә ителгәнен аңлау

Сыйфат фигыльнең заман формаларын дөрес куллану

таблица

белән эшләүне күзәтү

Сыйфат фигыльнең заман форма-ларына 1әр мисал яз.

11

Җөмлә кисәкләре.

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр

1

Ачуланыр,тизрәк,киен,тар,юри генә,ояла,кияү сүзлә-ре;җәенке җөмләләрне төзү ысулларын аңлау

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен аңлап куллана белү

Үз эшеңне бәяләү белү

2 җөмләгә синтаксик анализ ясарга

12

Исем фигыль

1

Гади,уңайлы,сөйкемле,ягымлы,хис,күңел,мәгънә,

шапшак,яман,хөрмәт сүзләрен белү; исем фигыльнең ясалышын, мәгънәсен аңлау

Исем фигыльнең төрләнешен сөйләмдә (хикәядә куллану)

Группада эшләүне

тәэмин итү

Исем фигыль кергән  5 җөмлә язар-га.

13

Исем фигыльнең килеш белән төрләнеше

1

 Исем фигыльнең грамматик кагыйдәләрен искә төшерү

Исем фигыльне барлык-юклыкта төрле килешләрдә дөрес куллану

Грамматик кагыйдәләрне дөрес куллану

Исем фи-гыльнең килеш белән төрләнешен кабатларга.

14

Сүзлек диктанты

№2

1

Сүзләрне дөрес итеп яза алуларына ирешү

Лексиканы үзләштерүне тикшерү

15

Хаталар өстендә эш Инфинитив. Инфинитив+кирәк төзелмәсе

1

Сәламәтлек, саклану сүзләрен сөйләмгә кертү; инфинитив ясау юлларын аңлау

Сөйләмдә инфинитивны модаль һәм башка сүзләр белән куллану

Китап белән мөстәкыйль эшләүне күзәтү

Инфинитив белән 6 җөм-лә төзергә.

16

Диктант “ Язгы сабан туйлары”   (105сүз)  

1

Фигыль темасын кабатлау.

Лексиканы үзләштерүне тикшерү

Төрле кагый-дәләрне прак-тикада куллану

17

Хаталар өстендә эш.  

Иярченле кушма җөмләләр

1

Күңел болгану,баш әйләнү,косу,йөрәк тибү, ярсыну,һуштан язу  сүзләрен активлаштыру

Мисалларда ныгыту

Таблица белән эш

18

Теләк белдерү формалары.

1

Тормыш,яшүсмер,зыян,мәҗбүри,ямьсезләнә,хәлсезләнә сүзләрен аңлау; теләкне төрлечә белдереп булуны аңлау Тезмә фигыльнең төзелеш ягыннан төрләрен өйрәнү

Үз теләгеңне белдерә белүне камилләштерү Тезмә фигыльләрне җөмлә төзүдә дөрес куллану

Дәреслек белән мөстә-кыйль эшләүне булдыру

19

Бәйлек һәм бәйлек сүзләр

 

1

Ил гизә, шакыган, ынамакчы, кыяфәт, табак, шаккатты сүзләрен җөмләләрдә куллану.

Бәйлек һәм бәйлек сүзләр истә калдыру өчен шартлар тудыру

Иптәшең

нең эшен анализларга өйрәтү

Газетадан бәйлек һәм бәйлек сүз-ләр кергән 5 җөмлә яз.

20

Изложение

1

Белемнәрне ныгыту.

Җөмләләрне дөрес итеп төзи алуларына ирешү.

21

Хаталар өстендә эш.

Тезмә фигыльләр.

 1

Кушма җөмләләрнең кагыйләләрен истә калдырып дөрес итеп җөмләләр төзүгә ирешү

Лексиканы үзләштерүне тикшерү

Сөйләмдә тезмә фигыльләрне куллану

22

Тәмамланмаган үткән заман хикәя фигыль

1

Үткән заманның төрле формаларын сөйләмдә куллану

Хыял, үрмәли, югалдың,

бернәрсә,һәрбер,кайгы һәлакәт сүзләрен аңлап куллану

23

Хәл фигыль

1

Каш җыеру,чишү,үч алу,чокыр казу,сак булу, өмет итү,юлны бүлү сүзләренең кулланышын күзәтү;

Хәл фигыль формаларын  аңлап куллану

Хәл фигыль кагыйдәсен өйрәнергә

24

Сүзлек диктанты

№3

1

Сүзләрне дөрес итеп яза алуларына ирешү

Лексиканы үзләштерүне тикшерү

25

Хаталар өстендә эш.Кушма җөмлә төрләре.

1

Гади һәм кушма җөмлә төрләрен истә калдыру;

Катлаулы,пөхтә,гашыйк, мәхәббәт сүзләренең кулланылышын күзәтү

Китап белән мөстәкыйль эшләүне күзәтү

26

 Контроль эш “Хикәя фигыльнең заман формалары “

1

Тезмә кушма җөмләләрнең төрләре белән танышу.

Мисалларда ныгыту

Теркәгечле, теркәгечсез җөмләләрнең төрләрен аера белергә өйрәтү

27

Хаталар өстендә эш. Теркэгечләр, кисэкчэлэр

1

Сер, бердәнбер, хис, шәраб, эчемлек,

гарьләнү сүзләрен җөмләләрдә куллану

Җөмлә төзегәндә теркәгеч, кисәкчәләрне дөрес куллану

28

Сан һәм аның төркемчәләре

1

Сан төркемчәләрен аера белү, ясалышын аңлау

Сөйләмдә саннарның төркемчәләрен иркен куллану

Сан б-н 6 җөмлә төзергә.

29

Иярчен җөмлә төрләре

1

Дәһшәтле,хәрби,яралы,янәшә,тыл,аңга килә, томан, өмет сүзләренең кулланышын күзәтү

Иярчен кушма  җөмләләрнең аналитик һәм синтетик төрләрен аңлап куллну

30

Синонимнар һәм антонимнар .

1

Шөгыльләнә,вафат  була билгеле,танылган,күмелгән,илчелек, матбугат сүз-әренең синоним,антоним парларын табу

Сүзлек запасын баету өстендә эшләүне дәвам итү

Синонимнар һәм антоним-нар б-н 5 мәкаль яз.

31

Кушма җөмлә төрләре

1

Һөҗүм, тирән, чокыр, явыз, сакчы, шуыша, курку,кан,җиңү,ату дигән лексиканы үзләштерү

Кушма җөмлә төрләрен дөрес кулланып, тәрҗемә итүгә ирешү.

Китап белән мөстәкыйль эшләүне күзәтү

Кушма җөм-лә төрләрен

кабатларга.

32

Сүзлек диктанты.

Кушма җөмләләрдә бәйләүче чаралар.

1

Синтетик, аналитик бәйләүче чараларны аера белү

 Иярченле кушма җөмләләрне ике юл белән төзү

33

Хаталар өстендә эш Тезмә кушма җөмләләрне кабатлау

1

Теркәгечле һәм теркәгеч-сез җөмләләрне аеру, сөйләмгә чыгару

Җыючы, каршы куючы, бүлүче, теркәгечле кушма җөмләләрне  танып белү һәм сөйләмдә дөрес куллану    

әдәби әсәр-дән тезмә кушма җөм-ләләргә ми-саллар яз.

33

Иярченле кушма җөмләләрне кабатлау

1

Иярченле кушма җөмләләрне кабатлау

   Кушма җөмлә төрләрен дөрес кулланып, тәрҗемә итүгә ирешү.

Иярч. кушма җөмләләр б-н 3 җөмлә .

34.

Еллык контроль эш

“Иярчен кушма җөмләләр”

1

Грамматик күнекмәләрне формалаштыру.

Сүзләрне дөрес итеп яза алуларына ирешү

35.

Хаталар өстендә эш. Йомгаклау.

1

Еллык кабатлау.

Үткән материалларны гомумиләштереп кабатлау.

Класс: 10

Укытучы: Вафина Гөлнара Ширияздановна

Атналык сәгатьләр саны: 2,  барысы: 70

Программа:  “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) 1-11 нче сыйныфлар, К.С.Фәтхуллова, Ф.Х.Җәүһәрова, Казан, “ Мәгариф” нәшрияты, 2010ел

Дәреслек:  Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева “Татар теле  10 класс” дәреслеге,  Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2009 ел.

Өстәмә әдәбият: 1. Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева, К.Г.Сәлимҗанова.Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле, уку дәресләре оештыру,  10 сыйныф, Яр Чаллы, 2009 ел   2. Р.З. Хәйдәрова, РЛ.Малафеева,Татар теле дәресләре – 10, укытучылар өчен кулланма, Казан,2009 ел,

Стандарт: Рус мәктәпләрендәге рус төркеме укучыларына татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты  Казан, 2005. (Ф.Ф.Харисов,Ч.М.Харисова, В.Х.Хаков, Г.Г.Измайлова, Э.Х.Хәмидуллина)

Аңлатма язуы

  Татар теленә өйрәтүнең төп максаты – гамәли максат: телне аралашу чарасы буларак үзләштерү өчен, укучыларга гаилә-көнкүрешкә, уку хезмәтенә бәйле сөйләм ситуацияләре кысаларында белем бирү һәм күнекмәләрен үстерү. Гомуми белем бирү максаты укучыларның акыл эшчәнлеген активлаштыру, логик фикерләү сәләтен камилләштерү, сөйләм культурасын үстерүдән гыйбарәт. Тәрбияви максат балаларның рухи дөньяларын баету, аларны татар халкының мәдәнияте һәм сәнгате белән таныштыру, төрле милләт вәкилләре арасында дуслык һәм хөрмәт хисе тәрбияләүгә юнәлтелә.

Уку елы дәвамында формалаштырырга тиешле белем һәм күнекмәләр.

     Курс телдән һәм язмача аралашу темаларына бүлеп өйрәнелә.Программада сөйләмнең орфоэпик, интонацион, орфографик ягын, лексик ягын, грамматик ягын үзләштерүгә таләпләр куелган. Сөйләм эшчәнлеге төрләренә өйрәтүгә таләпләр төгәл һәм ачык билгеләнгән. 10 нчы класста грамматик материал элек өйрәнелгәннәрне кабатлауга корылган, ләкин тулыландырыла, кызыклы мәгълүматлар белән баетыла. Татар теленә өйрәткәндә предметара бәйләнеш әһәмиятле урын тота: геграфия, тарих. рус теле һәм башка фәннәрне кулланып укыту дәресне эчтәлекле һәм мавыктыргыч итеп оештырырга мөмкинлек бирә

  1. татар әдәбияты әсәрләре аша укучыларда  татар халкының тарихына, рухи казанышларына, тормыш-яшәеш үзенчәлекләренә уңай караш формалаштыру;
  2. укучыларның телдән һәм язмача аралашу күнекмәләрен һәм осталыкларын камилләштерү, фикер эшчәнлекләрен үстерү;
  3. гомумкешелек әхлакый сыйфатлар тәрбияли алырдай әсәрләр аша укучыларның дөняга карашын формалаштыру, аларда уңай сыйфатлар тәрбияләү;
  4. танылган язучы һәм шагыйрләрнең иҗаты, тормыш юлы турында сөйләргә өйрәтү;
  5. укылган текстка карата үз мөнәсәбәтеңне белдерергә өйрәтү.

     Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелә:

“Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын  укыту программасы (рус телендә сөйләшүче балалар өчен)” 1-11 нче сыйныфлар, К.С.Фәтхуллова, Ф.Х.Җәүһәрова, Казан, “ Мәгариф” нәшрияты, 2010ел

     Таләп ителгән нәтиҗәләргә ирешү өчен кулланыла торган педагогик технологияләр:

Укыту процессын коммуникатив методика кулланып, инновацион технологиягә таянып эшлим (эшемдә компьютер, проектор, интерактив такта, магнитофон кулланам).

     Эш программасына кертелгән үзгәрешләр:

Программада аралашу өчен унбер тема бирелгән, ә без укый торган дәреслектә алты гына тема. Шуңа кайбер темаларны берләштереп укытам. Программадагы “Россиядә татар телен укыту”, “Татарстан Республикасының Милли китапханәсе” темалары дәреслектәге “Белем һәм тормыш”; “Халыкка багышланган гомер” – “Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый” темасы эченә кертеп өйрәнелә.Программадагы “Татарстан Республикасының халыкара мөнәсәбәтләре”, “Чит илләрдәге татарлар”,”Татар әдипләре иҗатыннан”, “Татар матбугаты”, “Эш кәгазьләре” темалары төшереп калдырыла.Дәреслектә “Иң зур байлык – күңел байлыгы”, “Зарарлы гадәтләрдән сакланыгыз”, “Дустың булмаса эзлә, тапсаң – сакла”, “Саф хисләр - беренче хисләр” темасы каралган. Бу темалар укучыларга бик якын, шуңа алар буенча аралашу күпкә отышлырак.Шушы тематикага бирелгән әдәби әсәрләр буенча сөйләшүләр оештырыла, лексикасы актив сөйләмгә кертелә. Дәреслектә бик күп татар язучыларының һәм шагыйрьләренең биографиясе һәм әсәрләреннән өзекләр бирелгән. Укучылар И.Юзеевның, М.Мәһдиевның, Г.Әпсәләмовның, Г.Ахуновның, Ризаэддин Фәхреддинның, К.Насыйриның, Ф Әмирханның, Г.Камалның, Ф.Хөснинең,Һ.Такташның, Г.Сабитовның,Ә.Еникинең биографиясе Һәм әсәрләреннән өзекләр белән таныша алалар.М.Хөсәеннең,  Р.Вәлиевның, Х.Шабановның,З.Туфайлованың, А.Гыймадиевның, В.Казыйхановның иҗаты белән танышу өчен әсәрләрдән өзекләр бирелгән. Моннан тыш әдәбият дәресендә  танылган татар галиме Роальд Сәгъдиевның биографиясе үтелә, “Тугрылыклы дуслык” мәсәле тәкъдим ителә.

Тагын укучыларны таныштыру максатыннан инфармацион текстлар урнаштырылган: Казан Дәүләт университеты, Татарлар кайларда яши, Киенә белү, Дус була белү серләре.Сәламәтлек турында укучыларга иң кирәкле темалар сайланган: “Тәмәке тартуның зарары”, “Аракы кешене нишләтә?” “Ак үлем”нән саклан”.

     УМК:

   1)   Дәреслек:Р.З.Хәйдарова ,Р.Л.Малафеева  “Татар теле 10 нчы сыйныф” Казан, 2009 ел,

   2)   Хисаметдинова Р.Ф.җитәкчелегендәге иҗади төркем, укыту-методик кулланма,Яр Чаллы, 2006 ел,

   3)    Р.З. Хәйдәрова, РЛ.Малафеева,Татар теле дәресләре – 10, укытучылар өчен кулланма, Казан,2009 ел,

   4)     Д.Ф.Заһидуллина, Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы, К. 2004 ел,

    5)    Д.Ф.Заһидуллина, Ә.М.Закирҗанов, Татар әдәбияты, Казан.2004 ел,

    6)    Р.З.Хәйдарова “Научно-педагогические аспекты билингвального образования в Р Т “

  1. “ Фән һәм мәктәп”, “ Мәгариф”, “ Мәйдан” журналлары, “ Мәгърифәт”, “ Ачык дәрес” газеталары
  2. Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева, Ә.Г.Әхәтова, Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле, уку дәресләре оештыру, 10сыйныф, Яр Чаллы, 2009 ел

                                                 

    Программаның эчтәлеге.

Бүлекләр, темалар

Сәгать саны

      Темага караган төп төшенчәләр

1

Белем  һәм тормыш

 8  (8)

Бәхилләшү, урлау,исерек, бозылырга, шикләнергә,киртә, кайгы-хәсрәт кичерү.Киләчәк турында кайгырту, үзеңә дөрес юл сайларга этәрү өчен әсәрләр аша аралашу оештыру.

2

Иң зур байлык- күңел матурлыгы

 8 (8)

Җылылык,яңару,яшәрү, беркатлы,гаделлек,шыксыз,пөхтә. Кешеләргә карата мәрхәмәтлелек тәрбияләү.

3

Зарарлы гадәтләрдән сакланыгыз!

 12 (6)

Гадәт,тәмәке,агулы,ярсыну,шәраб,сыра,аек,кәсеп, сәбәп. Киләчәк буынның сәламәтлеген кайгырту

4

Дустың булмаса-эзлә, тапсаң- сакла

 10 (15)

Битараф,ялагай, тыйнак,җитди,кыяфәт, мактыйлар

Тормышта чын дуслыкның әһәмиятен төшенергә булышу

5

Саф хисләр – беренче хисләр

 12 (14)

Ярсулы, дәртле, уңай, хакларга, чумарга, кое казырга, яман хәл, сиздермичә, дәһшәтле көннәр, һушын югалткан, үлем тырнагы, кабер. Балаларда беренче хисләргә сак караш тәрбияләү.

6

Батырлык яуда беленә.

 9 (15)

Үкенеч, изге хис, коткару, соклану, кулга алыну, тоткын, сәяси яшерен оешма, ант, ис китәргә,кәсеп һаләкәт, мәкерле, хыянәт.Ил азатлыгы өчен башын корбан салганнарның исемен онытмаска өндәү.

7

Кабатлау дәресләре

 11 (4)

Әдәби әсәрләрнең эчтәлеге буенча фикер алышу, үз карашыңны әйтә белүне тәрбияләү.

Барысы:

70

   

                                    Сөйләм эшчәнлеге төрләренә өйрәтүгә таләпләр         

Тыңлап аңлау  

Җанлы сөйләмне тыңлап аңлап, сөйләшүдә катнаша алу; тыңланган мәгълүматны аңлатып бирә алу, сорауларга җавап бирә алу.

Диалогик сөйләм

Аралашканда төрле репликалардан (сораштыру, кабатлап сорау, тәкъдим итү, риза булу) урынлы файдалана алу;

аралашу барышында фикерне төгәл җиткерә алу;

киңәйтелгән репликаларны кулланып, сөйләшү үткәрә алу;

укылган текстларның эчтәлеге буенча бәхәсләрдә катнашканда, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз карашларыңны раслый һәм дәлилли алу;

әдәби әсәрләрнең эчтәлеге буенча әңгәмә кора алу.

Монологик сөйләм

Төрле җөмлә калыпларын кулланып, мөһим вакыйгалар, дөнья яңалыклары турында хәбәр итә алу һәм аларга карата үз мөнәсәбәтеңне һәм фикерләреңне белдерә алу;

кирәкле темага телдән бәйләнешле текст төзи алу, сөйләмне эзлекле һәм аңлаешлы итеп оештыра белү;

татар классик әдипләренең тормышы һәм иҗаты турында сөйли алу;

әдәби әсәрләрдә күтәрелгән проблемаларны аңлый һәм аларга карата үз фикерләреңне дәлилләп әйтә белү;

әсәрдәге геройларны характерлап, алар турында фикер әйтә белү.

Уку

Тексттан кирәкле мәгълүматны таба алу һәм аның эчтәлеген телдән яки язмача белдерә алу;

текст белән мөстәкыйль эшләү күнекмәләренә ия булу;

шигъри текстларны яттан сөйли белү;

әдәби текстның төрен һәм жанрын билгели белү;

аерым автор һәм аның әсәрләре, татар әдәбияты турында кирәкле мәгълүматны белешмә әдәбият, Интернет аша таба белү.

Язу һәм язма сөйләм

Аралашу ситуацияләренә карата фикерләрне язмача белдерә алу; укылган текстның планын төзи алу;

өйрәнелгән әсәр эчтәлегенә нигезләнеп, сочинение яза алу; тәкъдим ителгән темага реферат яза алу;

ТЕМАТИК ПЛАН

 №

Өйрәнелә торган бүлек, уку

 материалының темасы

Сәг.

саны

Үткәрү вакыты

                     Көтелгән нәтиҗәләр

Өй эше.

Махсус белем һәм күнекмәләр

Гомумкүн-екмәләр һәм уку эшчәнлеге ысуллары

план

Факт-та

Аңлый белү

Куллана белү

1. Белем һәм тормыш

8сәг

1.

М.Хөсәеннең “Китап” шигырен уку

1

Белмәгәнең,яктырсын аңың, киңәшчем сүзләре белән танышу

Шигырь эчтәлеге буенча хикәя төзү

Сәнгатьле укуны дөрес оештыру

“Китап” шигырен ятларга.

2.

“Китап- белем чишмәсе”. Китапның тормышта белем чыганагы булуы турында сөйләшү

1

Ситуатив күнегү-

ләр аша фикерләү

 

Китапларның уңай сыйфатларын күрә, аера белү

Белем турында мәкальләрне искә төшерү

“Китап- бе-лем чиш-мәсе”темасына 5 җ. язарга.

3.

Р.Фәхреддиннең “Китап һәм уку”әсәрен уку

 1

Мәгърифәтче,кеше-леклелек,җәмгыять,

гаҗәп, хак сүзләрен актив сөйләмгә кертү

Сәнгатьле укуны камилләштерү

Әсәрнең сюжет сызыгын билгеләү

әсәрнең эчтәлеген өйрәнергә.

4.

БСҮ “Китап аз хаклы, күп файдалы нәрсәдер” проблемасы буенча сөйләшү,диалог төзү

1

Китап турында сөйләшү оештыру

Тема буенча диалог төзеп сөйләшү

Үзеңдә кеше-леклелек сыйфат-лары тәрбияләү

китап темасына диалог төзергә

5.

К.Насыйриның “Тәрбия китабы” тексты белән танышу

1

Галим,тәрҗемәче,тарихчы сүзләре белән танышу, текстны уку

Бу кагыйдәләрне тормышта куллану очраклары

Язучының төп фикерен күрә белү

1хикәянен эчтәлеген өйрәнергә

6.

“Казан дәүләт университеты” текстын тәрҗемә белән уку

1

Галимнәр турында белемнәр туплау

Мөстәкыйль тәрҗемә итү

план төзергә.

7.

“Роальд Сәгъдиев- фән күгендәге йолдыз” текстын өйрәнү

 

1

Дөньякүләм,казаныш,мавыга, бәхәслә-шәләр сүзләре

белән танышу

Текстка план төзеп, төп мәгълүматны сайлап алу

Татар галимнәре турында мәгълүмат туплау

татар галимнәренең берсенә реферат язарга.

8.

“Телләр белгән-илләр белгән”текстын уку

1

Мәгълүмат,исламөлкә сүзләрен өйрәнү

Сәнгатьле укуны камилләштерү

Татар графкасы тарихын сөйли белү

текст буенча план төзергә.

    2.  Рухи байлык- иң зур матурлык

8сәг

9.

Ф.Әмирхан “ Хәят”  әсәреннән өзекне мөстәкыйль уку

1

Ябык гәүдә, адым, ашыкмыйча, койма, фәрештә сүзләрен тәрҗемә итеп куллану

План төзү кунек-мәләрен булдыру.

Сәнгатьле укуны камил-ләштерү

“ Хәят”  әсәренә план төзергә.

10.

Пьесаның эчтәлеген үзләштерү буенча коммуникатив күнегүләр эшләү

1

Сәнгатьле укуны камилләштерү

Фикерләү сәләтен үстерү

“ Хәят” әсәренең эчтәлеген өйрәнергә.

11.

Г.Камал “Беренче театр” пьесасын рольләрдә уку

1

Ярлы, аңгыра, сәхнә,иркәләнергә, оялырга, көлкегә калырга сүзләрен аңларга булышу

Сәнгатьле укуны камилләштерү

Рольләрдә укуны оеш-тыру

“Беренче театр” пьесасының эчтәлеген өйрәнергә.

12.

Текст буенча ситуатив күнегүләр эшләү (тест№2)

1

Г.Камал “Беренче театр”әсәре турында сөйләргә.

13.

“Киенә белү-үзе бер һөнәр” темасы буенча сөйләшү

1

Гади,уңайлы,ягымлы,шапшак,яман,хөр-мәт сүзләрен актив сөйләмгә кертү

Сәнгатьле укуны камилләштерү

“Киенә белү-үзе бер һөнәр” темасына 5 җөмлә яз.

14.

БСҮ “Синең киенү стилең нинди?” диалогик сөйләм

1

Тышкы кыяфәткә игътибар итү

Белемне практикада куллану

Кием тур. 5 җөмлә яз.

15.

Н.Дереклеева “Тормыш мәгънәсе”легендасын уку

1

Мәгънә,мәгънәсезизге,изгелек,начарлык,

киңәш,үз-үзеңне ярату сүзләрен өйрәнү,легенданы уку

Яшьләрнең  үз вакытын ничек уздырулары турында уйланырга этәрү

Яшәүнең кадерен белергә өйрәтү

 “Тормыш мәгънәсе”эчтәлеген өйрә-нергә.

16.

Кабатлау

1

Өйрәнелгән әсәрләр буенча әңгәмә

Сәнгатьле укуны камилләштерү

Белемне практикада куллану

Туган як темасына 6 җәмдә.

     3.Зарарлы гадәтләрдән саклан!

(6сәг)

17.

“Сәламәтлек- зур байлык” информацион тексты

1

Сәламәтлек,саклану сүзләрен сөйләмгә кертү, текстны уку,тәрҗемә итү

Сәламәтлек кагыйдәләрен үз тормышыңда куллану

Сүзлек белән эшли белүне  камилләште-рү, төп  идея-не таба белү-не форма-лаштыру

Сәламәтлек турында инша язарга.

18.

“Тәмәке тартуның зарары” текстын өйрәнү

1

Күңел болгану,баш әйләнү,косу,йөрәк тибү,тарту сүзләрен актив сөйләмгә кертү

Әңгәмә кору

Үз сәламәт-легеңә карата игътибарлы-лык тәрбия-ләү

Текстның эчтәлеген өйрәнергә.

19.

“Аракы кешене нишләтә?” текстын уку

1

Күнегүләр аша аракының зыянын аңлау

Сәнгатьле укуны камилләштерү

Мөстәкыйль эшләүне күзәтү

Текст буенча сорау төзергә.

20.

 “Ак үлемнән” саклан!

1

Тормыш,яшүсмер

зыян,мәҗбүри,начарлык сүзләрен сөйләмгә кертү,тәрҗемә итү

Бу сүзләрне тәрҗемә итеп сөйләмдә куллану

Наркотиклар

ның зыяны турында әңгәмә

Наркотиклар

ның зыяны турында хикәя төзергә

21.

БСҮ “Зарарлы гадәтләрдән саклан!” диалогик сөйләм

1

Сәламәтлек үз кулыңда икәнен аңлау

Күрсәтелгән темага әңгәмә кора белү

Телевизор, матбугат чаралары аша ишеткән куркыныч афәтләр турында сөйләшү

Диолог төзергә.

22.

Татар әдәбиятында Г.Тукайның тоткан урыны

1

Тукай әсәрләрен якыннан белү

Тукайның бөеклеген гамәлдә күрсәтү

Алган белемнәрне практикада куллану

Тукай темасы буенча реферат.

4.  Дустың булмаса –эзлә,тапсаң- сакла!

15сәг

23-

“Дус булу серләрен”  уку.

1

Сизә, тәэсир итә,тоя, хыянәт итә, буйсына,уртаклаша сүзләрен өйрәнү

Группаларда сөйләшү оештыру

Билгеле тема буенча сөйли белү

“Минем дус-тым” темасы буенча 5 җөмлә.

24.

БСҮ “Минем дустым” темасы буенча монологик сөйләм.

1

25.

Коммуникатив биремнәр өстендә эшләү

1

Фикерләү сәләтен үстерү

5 нче биремне утәргә.

26.

“Өч дус” әкиятен тәрҗемә белән уку

1

Ил гизә, шакыган, сынамакчы, табак, сөяк, печән  сүз-ләрен активлаш-тыру.

әкияттәге дуслар кебек булмаска, үзеңә ышанычлы дуслар табарга теләк уяту

әсәрнең төп идеясын аера белүне камилләште-рү

“Өч дус” әкиятенең эчтәлеген өйрәнергә.

27-

“Тугрылыклы дуслык” мәсәлен уку.

1

Елан,йөзә, урала, бергәләп,тешли,кылана сүзләре белән танышу,сөйләмдә куллану

Сәнгатьле укуны камилләштерү

Чын дуслык хисләрен үс-терү өчен үзеңне тәр-бияләргә ки-рәк

Елан,йөзә, урала, бергә-ләп,тешли,кылана сүзләре белән җөмлә төзергә.

Сәнгатьле укуны камилләштерү

28.

БСҮ Мәсәлнең эчтәлеге буенча әңгәмә

1

29-

Фатих Хөсни биографиясе белән танышу.

1

Гомер, бозылырга, шаккатырга, юри, өзеп, шикләнергә сүзләре белән танышу

Лексиканы сөйләмдә куллану, хикәяне тәрҗемә итү

Әсәрне аңлап уку, аның сюжет сызыгын билгеләү

ФХөсни биографиясен өйрәнергә.

30

 

“Кабак” хикәясен тәрҗемә итеп уку(1 өлеш)

1

Хикәя эчтәлегенә план төзү.

31-

32.

“Кабак” хикәясенең 2нче өлешен уку

1

1

Өзекне уку,өлешчә тәрҗемә итү

Сәнгатьле укуны камилләштерү

Сүзлек белән эшли белүне камилләште-рү

33.

Текст буенча ситуатив күнегүләр эшләү

1

Практик эштә белемне ныгыту

34-

Һади Такташ биографиясен өйрәнү.

1

Мәңге, хыял, ис китәргә, качарга, кәсеп, һаләкәт сүзләре белән танышу; шигырьне уку

Үзеңә ошаган өлешне аерып алу һәм ятлау

Сәнгатьле укуны камилләште-рү

Һади Такташ турында сөйләргә.

35.

“Мокамай” поэмасыннан өзек.

1

36.

И.Юзеевның “Мин телим дусларга” шигырен өйрәнү

 1

Кайгы, хәсрәт кичерү шик, икләнү, үтенеч, газап, ирләр-чә сүзләрен сөйләм-гә кертү, шигырь белән танышу

Җыр тыңлау

Дусларга шәфкатьле булу, ях-шылык кына теләү

И.Юзеевның “Мин телим дусларга” шигырен ятларга.

37.

БСҮ “Дуслык”турында диалогик сөйләм

1

Диалог төзү күнекмәләр-ен  камил-ләштерү

“Дуслык”турында хикәя төзергә.

5.Саф хисләр-беренче хисләр.

14 сәг.

38-

Г. Сабитов  биографиясе белән танышу.

1

өзекне уку, өлешчә тәрҗемә итү

Төп эчтәлекне аңлап укуны оештыру

Сүзлек белән эшли белүне камилләште-рү

Г. Сабитов  биографиясе буенча хронологик таблица

39.

“Ярсулы яз” әсәреннән өзекне уку

1

40.

Хикәя эчтәлеге буенча  мөс. эш

1

41-

42.

А.Гыймадиевның “Зөлфия+ мин”хикәясе (1өлеше)

1

1

Кырынгач,җиң, аң җую сүзләрен тәрҗемә итү

Бу сүзләрне тәрҗемә итеп сөйләмдә куллану

Биографик белешмәне сөйли белүне камилләште-рү

43-

44.

“Зөлфия+ мин”хикәясенең 2нче өлешен уку

1

1

Битараф,сөю, эчкерсез  сүзләрен өйрәнү, өзекне аңлап уку

Бу сүзләрне тәрҗемә итеп сөйләмдә куллану

Текстка план төзи белүне камилләште-рү

2нче өлешнең эчтәлеген сөйләргә.

45-

Вил Казыйхановның “Йөрәк киңәш көтә” хикәясен уку

1

Бердәнбер,сер,шәраб сүзләрен презен-тацияләү, хикәя белән танышу

Сәнгатьле укуны камилләштерү

Язучының биографиясе буенча хронологик таблица төзү

 

иншаны язып бетерергә.

46.

“Минем хыялымдагы мәхәббәт” темасына инша язу

1

Практик эштә белемне ныгыту

47.

Әсәр эчтәлеге буенча ситуатив күнегүләр эшләү

1

48-

Әмирхан Еники. “Кем җырлады?” хикәясеннән өзекне уку.

1

Дәһшәтле көннәр җимерек, һушын югалткан, үлем тырнагы, могҗиза, кабер сүзләренең тәржемәсенә төшенү

әсәрне уку, тәрҗемә итү

Тексттан тупланган информацияне кулланып үз фикереңне белдерү

“Кем җыр-лады?” хикәясенә план төзергә.

49.

Хикәя эчтәлеге буенча сөйләшү оештыру

1

50.

Үткәнне кабатлау

1

белемнәрне дөрес куллану

51

БСҮ Ә.Еники әсәре буенча монолог

1

Өзекне уку,өлешчә тәрҗемә итү

белемнәрне дөрес куллану

6.Батырлык яуда беленә.

15 сәг

52-

Ш.Маннурның биографиясе.

1

Тентү,әсир,чит

лек сүзләрен сөйләмдә аңлап куллану

Бу сүзләрне тәрҗемә итеп сөйләмдә куллану

Сәнгатьле уку күнек-мәләрен

камилләште-рү

Ш.Маннур-

ның био-графиясен укырга..

53.

“Әсирлектә туган дуслык” әсәрен өйрәнү

1

54.

БСҮ Шагыйрь Муса Җәлил турында әңгәмә

1

әсәрләрен якыннан белү

Бирелгән сорауларга төгәл җавап бирү

М.Җәлил турында сөй-ләргә.

55.

Г.Ахунов турында биографик мәгълүмат  бирү

1

Бирелгән сорауларга төгәл җавап бирү

Татар язучылары белән таны-шу

Г.Ахунов тур-ында мате-риал туп-ларга.

56-

57.

Г.Ахунов “ Шагыйрьнең каһарманлыгы” әсәреннән өзек.

1

1

Һәлак булырга, яндырырга, сәяси яшерен оешма, ант, тәнкыйтьче сүзләрен өйрәнү

өзек белән танышу; ексиканы сөйләмдә куллану

Текстның төп фикерен әйтә белүне камилләште-рү

әсәрнең эчтәлеген өйрәнергә.

58.

Ситуатив күнегүләр  эшләү

1

Фикерләү сәләтен үстерү

59-

Г.Әпсәләмовның  тормыш юлы һәм иҗаты.

1

Һөҗүм,чокыр,җиңү сүзләрен  аңлау

әсәрне тәрҗемәсез

тыңлау

әсәрдәге төп проблеманы хәзерге заман проблемасы белән чагыштыру

Г.Әпсәләмовның  тормыш юлы һәм иҗатын өйрәнергә..

60

“Батырлык” әсәрен өйрәнү

(тыңлап аңлау)

1

61.

Ситуатив күнегүләр  эшләү

1

Практик эштә белемне ныгыту

62-

Мөхәммәт Мәһдиев.

1

Бәхилләшү, кесә, урларга, ялварулы караш, исерек сүзләрен актив сөйләмгә кертү, әсәр белән танышу

Тәрҗемә итү өстендә эшләү

Биографияне укырга.

1 булек буенча план төзергә

63.

 “Бәхилләшү”

әсәреннән өзекне уку

1

Бу сүзләрне тәрҗемә итеп сөйләмдә куллану

64.

БСҮ “Сугыш ветераннары хөрмәткә лаек” диалогик сөйләм

1

Картларга хөрмәт тәрбияләү

65

Сочинение “Яраткан әдәби әсәрем”

1

өйрәнгән әсәр

ләрне темалап берләштерү

әдәби әсәрләр

гә карата кызыксыну

“Яраткан әдә-би әсәрем” иншаны язып бетерергә.

66.

Хаталар өстендә эш

Әсәрләр буенча сөйләшү оештыру

1

7. Кабатлау дәресләре

4 сәг

67

“Тормышта космосның роле”

1

Интернетны кирәкле юнәлештә куллану

Кызыклы мәгълүматлар белән уртаклашу

Ю.Гагарин тур.материал җыярга.

68

БСҮ “Галиәсгар Камал иҗаты” буенча диалог төзү

1

әсәрләрен якыннан белү

диологны дөрес итеп төзи алуларына ирешү

Алган белемнәрне сөйләмдә куллану

Г.Камал буенча реферат

69

“Минем яраткан әдәби героем” хикәя төзү.

1

әсәрләрне анализлау

Фикер киңлеген ачыклау

Хикәяне төзеп бетерергә

70

Йомгаклау.

1

Практик эштә белемне ныгыту

                                                                                                                   

                                                                                                                       

                                                                                                                       

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

1нче сыйныфлар өчен эш программасы (рус төркеме)

Югары Акташның укыту планында 1 нче сыйныфта татар теленә атнага 2 сәгать  вакыт бирелә. Эш программасы нигезләнгән (Рус телендә урта (тулы)гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын ...

7 нче сыйныфлар өчен татар теле һәм әдәбиятыннан эш программасы

Эш программасы Р.З.Хәйдәрова дәреслеге буенча....

1 нче сыйныфлар өчен эш программасы.

Татар теленнән белем бирүнең максаты: - укучыларны татар теленең график системасы төзелеше һәм функциясенең гомуми закончалыклары белән танышу нигезендә башлангыч уку һәм язуга өйрәтү.Максатка ир...

6нчы татар сыйныфлары өчен әдәбияттан эш программасы

6нчы татар сыйныфлары өчен татар әдәбиятыннан эш программасы. Дәреслек авторлары: Ф.Ә.Ганиева, М.Д.Гарифуллина. (2014нче ел)...