Татар теленнән 5-9 нчы сыйныфлар өчен эш программасы (рус төркеме)
календарно-тематическое планирование (6 класс) на тему

ФГОС буенча эш программасы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 6_klass_tatar_tele_sadykova_g.m.doc216 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы

“1 нче урта гомуми белем мәктәбе” гомуми белем  муниципаль бюджет учреждениесе

     “Каралды”                                                          

ММБ җитәкчесе

ГБМБУ”1 нче урта мәктәп”

__________________ Г.М.Садыкова

Беркетмә№ 1 «___ » август 2016 нчы ел

        “Килешенде”

ГБМБУ ”1нче урта мәктәп”                                                                         белем бирү  буенча директор урынбасары                            

_____________________Л.Р. Гайфутдинова                                                                                       « 29 » август 2016 нчы ел

         

       “Расланды”

Мәктәп директоры  

_________________________Р.Д.Оленева

Боерык №  ___ « 29 » август 2016 нчы ел

                                         Татар теленнән  5-9  нчы  сыйныфлар өчен эш программасы (рус төркеме)

Төзүчесе: Садыкова Гөлсинә Минзариф кызы

    беренче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                                                                                                                                             

                                                                                                                                                               ГБМБУ “1 нче урта мәктәп”педагогик          

                                                                                                                                                               киңәшмәсендә каралды.

                                                                                                                                                    Беркетмә №  1« 29 »  август 2016 нчы ел

                                                                     

                                                                                                2016 – 2017 нче  уку елы

Аңлатма язуы

          5-9 нчы сыйныф укучыларының рус төркеме өчен татар теленнән эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

      Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы. Төп  гомуми белем бирү мәктәбе.  Рус телендә сөйләшүче  балаларга татар телен  һәм әдәбиятын укыту  программасы. Төзүче-авторлары: Р.З. Хәйдәрова, К.С.Фәтхуллова, Г.М.Әхмәтҗанова Р. Казан  2013;

     Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы. Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы  (1-11 нче сыйныфлар)  Төзүче-авторлар: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева. Казан – 2014;

    Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы “1 нче урта гомуми белем мәктәбе “ гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесенең   2016-2017 нче елга укыту планы.        

Федераль Дәүләт стандартларында белем бирү системасының  төп үсеш юнәлеше – системалы-эшчәнлекле (системно-деятельностный подход) юнәлеш,  ә системаны барлыкка китерә торган төп компонент – нәтиҗә: шәхси, метапредмет, предмет нәтиҗәләре дип билгеләнелә. Стандартларда күрсәтелгән бу концептуаль методологик нигез  барлык фәннәрне укыту системасына да, шул исәптән рус телле балаларга татар теле укыту системасына да карый. Ягъни, рус телле балаларга татар теле укыту системасының барлык компонентлары да: программалар, укыту-методик комплектлары, укыту процессы, белем дәрәҗәсенә контроль, идарә итү, белем күтәрү һ.б. – бар да бер максатка – нәтиҗәгә хезмәт итә.

Тәкъдим ителгән “Гомуми белем бирү мәктәпләрендә рус телле балаларга татар телен комуникатив технология нигездә укыту программасы”  психология, педагогика фәннәренең яңа казанышларына таянган һәм тел өйрәтү процессында  методик стандарт итеп кабул ителгән коммуникатив технология нигезендә укыту принципларын исәпкә алып төзелде.

      Программа дәүләт контроле һәм белем сыйфатын билгеләү системасы  өчен нигез булып тора.

Татарстан Республикасы мәктәпләре өчен төп гомуми белем бирү баскычында татар теле предметын укытуга  476 сәгать билгеләнә. Шулай ук, базис укыту планында һәр сыйныфта сәгатьләр саны бүленеше күрсәтелә:

V сыйныф – 3 сәгать – 105 сәгать;

 VI сыйныф –  4 сәгать – 140 сәгать;

VII сыйныф – 2 сәгать – 70 сәгать;

VIII сыйныф – 2 сәгать – 70 сәгать;

IХ сыйныф – 3 сәгать – 102 сәгать.

УКЫТУНЫҢ ГОМУМИ, ШӘХСИ, МЕТАПРЕДМЕТ НӘТИҖӘЛӘРЕ

Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә телне гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда татар теленең күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм мөһимлеге турында күзаллаулар формалаша. Татар мәдәниятенең укучылар  өчен булган катламы белән  танышу башка мәдәнияткә карата ихтирам хисе уята, ягъни укучыларга үз мәдәниятләрен дә тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, аларда ватанпәрвәрлек хисе уята.

 Татар теленә өйрәтүнең  программада күрсәтелгән күләмдә гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

  • укучыларның коммуникатив компетенциясен (аралашу осталыгын) үстерү, ягъни, татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдыру;
  • коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә аралашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан,  сөйләм этикеты үрнәкләреннән  файдалана алу, киң күңелле әңгәмәдәш булу;
  • “Татар теле” предметына карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру һәм, шулар нигезендә, белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштергә шартлар тудыру.                   

Укытуның шәхси нәтиҗәләре

Гомуми белем бирү мәктәбен төгәлләгәндә, укучының үзенә һәм үзенең әйләнә-тирәсендәге кешеләргә, тормыштагы яшәеш проблемаларына карата түбәндәге шәхси кыйммәтләре формалашкан булуы күзаллана:

  • шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда  татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;
  • әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;
  • текстлардагы төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның          гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;
  • “гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек” төшенчәләрен кабул итү, “башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык”, “кеше кадерен белү” кебек хисләр формалашу. 

Укытуның метапредмет нәтиҗәләре:

Урта белем бирү баскычында татар теле укыту, танып белү чарасы буларак,  укучыларның фикер йөртү,  интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив) формалаштыруга хезмәт итә.

Укытуның метапредмет нәтиҗәләре

Татар теле укыту, танып белү чарасы буларак,  укучыларның фикер йөртү,  интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив) формалаштыруга хезмәт итә.  

Укучыларда мәгълүмати җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерелә. Укучылар текст, күрмә-график рәсемнәр, хәрәкәтле  яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни, төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмати объектлар белән эшләү тәҗрибәсе ала; презентацион материаллар әзерләп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнә; укучыларда, компьютер яисә ИКТ нең башка чаралары белән эш иткәндә, сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алу күнекмәләре формалаша.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Танып белү нәтиҗәләре:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;
  • иҗади һәм эзләнү характерындагы  проблеманы  билгеләү, аларны  чишү  өчен алгоритм булдыру;
  •  объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү;
  • төп мәгълүматны  аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;
  • тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Регулятив нәтиҗәләр:

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;
  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба  белү;
  • уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;
  • билгеләгән  критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;
  • укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;
  • ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;
  • дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм  алар белән дөрес эш итә белү;
  • дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

 Коммуникатив нәтиҗәләр:

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;
  • әңгәмәдәш  белән  аралашу калыбын төзү;
  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);
  • парларда һәм күмәк эшли белү;
  • мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш  башкару;
  • әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

Программаның тематик эчтәлеге

5нче сыйныф

  1. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәре.
  2. Тартым һәм килеш белән төрләнгән исемнәрнең берлек һәм күплек сандагы кушымчаларын аера белү.
  3. Тамыр, кушма парлы, тезмә исемнәрнең ясалышы, аларның сөйләмдә куллануын кабатлау.
  4. Исемнәргә кушымчалар ялгану тәртибе.
  5. Сыйфат дәрәҗәләре белән таныштыру, аларны сөйләмдә куллану.
  6. Микъдар, тәртип, җыю саннарын аера белү.
  7. Мин, син, ул зат алмашлыкларының, төшем килешләрендә сөйләмдә куллана белү.
  8. Зат алмашлыкларының урын-вакыт килешендә сөйләмдә куллану.
  9. Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнеше.
  10. Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнеше.
  11. Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең барлыкта зат-сан белән төрләнеше белән танышу.
  12. Боерык фигыльнең барлыкта һәм юклыкта  2нче затта төрләнешен сөйләмдә куллану.
  13. Фигыльнең инфинитив формасын сөйләмдә куллану.
  14. Фигыльнең инфинитив формасын модаль сүзләр (кирәк, кирәкми, ярый, ярамый) белән сөйләмдә куллану
  15. . Эшләргә телим – төзелмәсен сөйләмдә куллану.
  16. Өчен, шикелле бәйлекләрен сөйләмдә куллану.
  17. Кереш сүзләрне (минемчә, синеңчә, билгеле, әлбәттә, беренчедән, минем фикеремчә) сөйләмдә куллану.

6 нчы сыйныф

  1. Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше белән танышу, текстта аңлый белү.
  2. -лык/-лек, -чы/-че исем ясагыч кушымчалары белән таныштыру.
  3. Рәвеш – сүз төркеме белән таныштыру.
  4. Сорау, күрсәтү алмашлыкларын сөйләмдә тану, дөрес куллану.
  5. Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльнең барлыкта зат-сан белән төрләнеше белән танышу.
  6. Билгесез киләчәк заман хикәя фигыльнең барлыкта зат-сан белән төрләнеше белән танышу.
  7. Боерык фигыльнең барлыкта һәм юклыкта   зат-сан белән төрләнешен танырга өйрәтү.
  8. Шарт фигыльнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнеше.
  9. Процессның башлануын, дәвам итүен, тәмамлануын(укый башлады, укып тора, укып бетерде), теләкне (барасым килә),  мөмкинлек/мөмкин түгеллекне (бара алам, бара алмыйм) белдерә торган модаль мәгънәле аналитик формалы фигыльләрнең сөйләмдә кулланылышы.
  10. Белән, кебек, өчен, соң, аша бәйлекләрен исемнәр һәм алмашлыклар белән сөйләмдә кулланышы.

22.Бәхеткә каршы, кызганычка каршы, киресенчә кереш сүзләрен сөйләмдә куллана белү.

7 нче сыйныф

  1. Ясалышы буенча сыйфат төрләре.
  2. Рәвеш төркемчәләре.
  3. Теләк фигыльнең 1нче зат берлек һәм күплек сан формалары.
  4. Сыйфат фигыльнең хәзерге һәм үткән заман формалары белән таныштыру.
  5. Хәл фигыль белән таныштыру.
  6. Исем фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.
  7. Җыючы (һәм, да-да, та-та,ни...ни), каршы куючы (ләкин, ә, әмма), бүлүче (я, яки) теркәгечләре белән җөмләләр төзү күнекмәләрен системалаштыру.
  8. Ияртүче (әгәр, шуңа күрә) теркәгечләрне сөйләмдә куллану.
  9. Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен билгеләргә өйрәтү.
  10. Җөмләнең баш кисәкләре: ия һәм хәбәр, алар арасында сызык куелу очраклары белән таныштыру.

8 нче сыйныф

  1. Хикәя фигыльнең заман формаларын (хәзерге, үткән, киләчәк) сөйләмдә куллануны ныгыту.
  2. Сан төркемчәләрен гомумиләштереп кабатлау.
  3. Билгеләү, билгесезлек, юклык, тартым алмашлыкларының сөйләмдә еш кулланыла торган очраклары белән таныштыру.
  4. Сыйфат фигыльнең барлыкта һәм юклыкта заман формаларын сөйләмдә куллану.
  5. Хәл фигыльне сөйләмдә куллану.
  6. Бәйлек һәм бәйлек сүзләрне сөйләмдә куллану.
  7. Җыйнак һәм җәенке җөмләләрне сөйләмдә куллану.
  8. Гади фигыль хәбәрле (Мин татарча беләм), исем хәбәрле (Безнең гаиләбез тату) һәм тезмә фигыль хәбәрле (Мин укырга яратам) гади җөмләне таный, аера белү.
  9.  Тиңдәш кисәкле җөмләләрне таный, аера белү.

9 нчы сыйныф

  1. Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләренең исемнәрен әйтә, аларга сорау куя,аера белү.
  2. Гади һәм кушма җөмләләрне аера белергә өйрәтү.
  3. Теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмләләрне сөйләмдә куллана белү күнекмәләрен булдыру.
  4. Җыючы, каршы куючы, бүлүче теркәгечле кушма җөмләләрне сөйләмдә куллану.
  5. Иярчен хәл җөмләләрнең иярчен урын җөмлә, вакыт җөмлә, сәбәп җөмлә, максат җөмлә, шарт җөмлә, кире җөмләләре белән таныштыру һәм аларны сөйләмдә урынлы кулланылуына ирешү.
  6. Тезмә һәм иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләрен дөрес куя һәм аларны тиешле интонация белән әйтә белү.

                                                                        6 нчы сыйныфның рус төркеме өчен  татар теленнән календарь-тематик план

Тема

Үткәрүвакыты план

Үткәрү вакыты

факт

Көтелгән нәтиҗәләр  

Искәрмә

1

2

Котлау,  мактау  формалары.  

“Без  мәктәпкә  әзерләнәбез”

1 нче  сентябрь бәйрәме белән  котлый  белү. Бер-береңә  комплементлар  әйтә  белү. Уку-язу  әсбапларын  сорый  белү.

1 нче  сентябрь бәйрәме белән  котлый  белү.

3

4

Исемнәрнең  тартым  белән  төрләнеше.

Тартымлы исемнәрнең  килеш  белән  төрләнеше.

1 нче  сентябрь бәйрәме турында  сөйли  белү. Уку-язу  әсбапларының  барлыгын,  юклыгын,  кирәклеген  әйтә  белү,  үзең өчен  сорый  белү.

Текст  эчтәлеге  буенча  сорауларга  җавап бирә белү.

5

6

Транскрипция  билгеләре.

“Китап-минем  дустым”.

Китапның  ни  өчен  якын  дус  икәнлеген,  нинди  китап  укыганыңны, нәрсә турында  укыганыңны  әйтә белү.

Сүзләрнең транскрипциясен  төзи  белү.  

7

8

9

10

Татар телендә сүз ясалышы.

Исемнәргә  кушымчаларның  ялгану  тәртибе.

-лык, лек;  -чы,че исем ясагыч кушымчалар.

Тартымлы  исемнәрнең килеш  белән  төрләнешен кабатлау

Дуслар  белән  бергә  нәрсә  эшләгәнеңне,  нинди  түгәрәкләргә  йөргәнеңне  әйтә белү.

“Минем  мәктәбем” тексты өстендә эшләү.

Һөнәрләр турында белешмә туплау.

11

12

13

Алмашлык төркемчәләре.

Сорау  алмашлыклары.

Күрсәтү алмашлыклары

Сорау  алмашлыкларын сөйләмдә  урынлы  куллану. Көндәлектәге билгеләр, китапханәдәге китаплар  турында  сөйләшү. Гаилә әгъзаларының  исемнәрен әйтә белү.

Гаилә әгъзалары белән  таныштыра  белү.

14

15

Кабатлау

Калган белемнәрне тикшерү контроль эше

Биремнәргә җавап бирү.

16

1718

Китап  басу  тарихына  каралган лексика.

“Китапка ничә яшь?”

“Китап  басу  тарихы  турында  сөйләшәбез”.

Китап  басу  тарихы турында сөйли белү.

“Китапка ничә яшь?” тексты өстендә эшләү.

19

20

21

Исем  ясагыч  кушымчалар.

Татар  телендә  сүзлекләр.

 “К. Насыйри-бөек галим”.

К. Насыйри турында сөйли белү.

“К. Насыйри-бөек галим” тексты өстендә эш.

22

23

24

25

Бәйлекләр.

Бәйлекләрнең  сөйләмдә  кулланылышы.

“Без  китапханәдә”,

“Рәхмәт сиңа, китап!”.

Китапханәгә йөрү, язылу, китап алу. Китап  укуның  файдасы  турында  диалоглар  төзи,  сөйләшә белү.

Бәйлекләрне сөйләмдә  куллану.

26

27

28

1 нче чиректә узганнарны гомумиләштереп кабатлау

1 нче чиреккә контроль эш. Исем. Алмашлык.

Хаталар өстендә эш

Алган белемнәрне камилләштерү һәм системага салу , үзләштерүне тикшерү

29

30

Иялек килеше.

Изафә төрләре

Исемнәрне  иялек килешендә  төрләндереп, сөйләмдә  куллану.

Иялек килешендәге  исемнәрне сөйләмдә куллану.

31

32

33

34

Хәзерге  заман  хикәя фигыль

 “Көндәлеккә караш”,

 “Без хикәя  язабыз”.

Көндәлеккә караш турында сөйләшү, яңа хикәя язу.

Хәзерге  заман  хикәя фигыльнең юклык формасын сөйләмдә куллану.

35

 Хәзерге  заман  хикәя фигыль формаларын сөйләмдә куллану

Диалогик һәм монологик сөйләм үстерү

36

Боерык фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

Уку-язу әсбапларын тәртипле тотарга киңәшләр бирә белү.

37

Кабатлау дәресе.

38

 “Без әнигә булышабыз”.

Өй хезмәте  турында төзелмәләрне  аңлап, урынлы куллана  белү.

Өй  хезмәтендә әниләргә булышу турында сөйли белү.

39

Шарт фигылнең барлык формасы

Шарт фигыльне сөйләмдә башка формалардан аера белү.

Шарт фигыль сөйләмдә куллану.

40

Шарт фигыльнең юклык формасы , зат-сан белән төрләнеше.  

Шарт фигыльне сөйләмдә куллану.

41

Сыйфат дәрәҗәләре.

Сыйфат дәрәҗәләрен билгели белү. Сыйфатны төрле дәрәңәләрдә урынлы куллану.

Схема буенча җөмләләр төзи белү.

42

43

44

 “Әхмәт  нигә елады?”
Кереш  сүзләрнең  сөйләмдә кулланылышы.

Образга бәя бирү.

Образга бәя бирә белү. Кереш сүзләрне сөйләмдә куллана белү.

Парларда эшләү.

Язма сөйләм күнекмәләрен үстерү

45

46

“III зат берлек  сан хәзерге  заман  хикәя фигыль+ала” төзелмәсе.

 “Супер малай нәрсәләр эшли ала?”

Юа ала төзелмәсен аңлап куллана белү. Сорау  һәм шарт фигыльле җөмләләр оештыра белү.

Куллану.

47

Теләк белдерү формасы: инфинитив + телим төзелмәсе.

Теләк белдерү формасы: инфинитив + телим төзелмәсен сөйләмдә куллана  белү.

Биремнәргә җавап бирә белү.

48

49

“Уллар”  хикәясендәге  лексик-грамматик материал.

Образларга бәя бирү.

Бәйлек сүзләрне, төзелмәләрне сөйләмдә куллана  белү; образларга бәя бирү; сәхнәләштерү.

Парларда эшләү.

 Телдән сөйләм күнекмәләрен үстерү

50

Кабатлау дәресләре.

Алган белемнәрне камилләштерү һәм системага салу.

51

Исемнәргә  тартым һәм килеш кушымчаларының ялгану  тәртибе.

Үзеңнең  дустың  турында сөйли белү.

Куллану.

52

53

“Минем чын дустым” темасы буенча лексика.

Инша язу “Минем дустым”

Дустың белән бергә нәрсәләр эшләвең турында сөйли белү.

“Безнең дуслык” дигән темага инша язу.

54

55

56

Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше

“Дуслар дискотекада”

“Дискотекага бару”  темасы буенча лексик-грамматик материалны  сөйләмдә кулану.  Яңа хикәя язу.

Парларда эшләү.

57

Үтенеч  һәм рөхсәт сорау формалары: барыйм инде, барыйм әле төзелмәләре.

Барыйм әле, барыйм инде, эчәсе килә төзелмәләрен сөйләмдә куллану.

Куллану.

58

59

Билгеле киләчәк  заман  хикәя фигыль.

Билгеле  киләчәк  заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

Билгеле  киләчәк  заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнешен  тану, аера белү.

Рәсемнәр буенча җөмләләр төзү.

61

62

63

Фигыль формаларын кабатлау

2 нче чиреккә фигыль формалары буенча контроль эш.

Хаталар өстендә эш

Биремнәргә җавап бирү.

64

65

Билгесез  киләчәк  заман  хикәя фигыль.

Билгесез  киләчәк  заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

Билгесез  киләчәк  заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнешен  тану, аера белү.

Шигырьне сәнгатьле уку.

66

67

Рөхсәт  сорау  формалары.

Рөхсәт сорау – кирәкле эш.

Сөйләмдә рөхсәт сорау формаларын куллану.

Праларда эш.

68

69

70

71

“Зәңгәр яфраклар” хикәясендәге лексик-грамматик материал.

“Без хикәя сөйлибез”.

“Катя чын дусмы?”

“Без хикәя язабыз”.

“Зәңгәр яфраклар” хикәясендәге лексиканы диалогларда куллану. Яңа хикәя язу.

“Зәңгәр яфраклар” хикәясен сәнгатьле итеп уку.

72

Характер сыйфатларын ачучы сүзләр.

“Мактанчыклык” темасы буенча яңа сүзләр кулланып,  үзара  сөйләшү.  Дусларның  характер сыйфатларын ачуда чөнки, шуңа күрә теркәгечләрен аңлап куллану.

Ш.Галиевнең “Мин” шигырен сәнгатьле уку.

73

Алган белемнәрне ныгыту

Биремнәргә җавап бирү.

74

75

76

77

Синонимнар

Антонимнар.

“Туган көндә” хикәясе.

“Без хикәя язабыз”

Сөйләмдә антоним һәм синоним сүзләрне куллану. Яңа хикәя язу.

Р. Вәлиева “Туган көндә” хикәясе буенча сорауларга җавап бирү.

78

Кабатлау дәресләре.

Үткәннәрне искә төшерү.

79

80

81

“Туган  җирем – Татарстан” темасы  буенча  яңа сүзләр.

Татарстанның  дәүләт  символлары  

Тартымлы исемнәрнең  килеш белән төрләнеше.

Татарстанның  дәүләт  символлары  турында  сөйли  белү.

“Туган  ил”  шигырен  ятлау.

82

83

84

85

86

“Англиядән  килгән кунаклар”  тексты  буенча лексик-грамматик  материал.

“Англиядән  килгән кунаклар”  тексты.

Урын, вакыт, охшату-чагыштыру рәвешләре.

Рәвешләрне  сөйләмдә куллану.

 “Без  хикәя язабыз”.

Үткән заман сыйфат фигыльле  җөмләләрне  дөрес тәрҗемә  итә белү. Рәвешләрне җөмләдә, тану, һәм сөйләмдә, куллана  белү.  “Тамаша залында” темасы буенча диалоглар төзү һәм сөйләшә белү.

“Англиядән  килгән кунаклар”  текстының эчтәлеген сөйләү.

87

88

89

“Татарстанда  яшәүче  милләтләр”  темасы  буенча  лексик-грамматик  материал.

 “Татарстан-дуслык иле”.

“Кемнең  теле бар, шуның иле бар”.

Татарстанда  яшәүче милләтләрне,  аларның  туган  телен әйтә белү. Нинди  телдә ничек сөйләшкәнеңне әйтә белү. Сүзлекләрдән  файдаланып, “Кемнең теле бар, шуның иле бар” мәкале буенча фикерләрне  язмача оештыру.

Төркемнәрдә эшләү.

90

91

92

93

“Татарстан – туган җирем” темасы буенча лексик-грамматик материал.

“Татарстан табигате турында сөйләшәбез”

Далогик сөйләм үстерү

Татарстанның климаты, анда яшәгән хайваннар, үскән үсемлекләр турында сөйли белү. Сөйләмдә дәлилләр китергәндә,  теркәгечләрдән киң файдалану.

Парларда эшләү.

94

95

96

Үткәннәрне кабатлау.

3 нче чиреккә контроль эш.

Хаталар өстендә эш.

Биремнәргә җавап бирү.

97

98

“Татарстан елгалары” темасы буенча лексик-грамматик материал.

“Татарстан елгалары турында сөйләшәбез”.

Татарстан елгалары турында сөйли белү.

Төркемнәрдә эшләү.

99

100

102

Казаннан  яр  Чаллыга кадәр төзелмәсе.

“Мин  Казанга барам”.

Туган шәһәрем - Алабуга

Кайдан кая барганыңны, күпме вакыт  барганыңны, нәрсә  белән барганыңны, нәрсә белән барганыңны әйтә белү.

Парларда эшләү.

101

102

103

Татар телендә сүзтезмәләр

Исем сүзтезмәләр.

“Г. Камал театры”.

Исем сүзтезмәләрнең төрләрен аңлап куллану. Русчадан  татарчага тәрҗемә иткәндә, сүзләрнең урнашу тәртибен истә тотып эшли белү. Театр төрләрен, театрга чакыра,  спектакль кайчан башланганын, билетлар барлыгын, юклыгын әйтә белү.

“Г. Камал театры” текстының эчтәлеген сөйләү.

103

Эш кәгазьләре. Чакыру язу.

Теләгән тамашага чакыру кәгазе язу.

Үткәннәрне искә төшерү.

104

105

“Табигать”  темасы  буенча  лексик-грамматик материал.

Үткәннәрне кабатлау

Сөйләмдә “инфинитив+кирәк” төзелмәсен, боерык фигыльнең  III зат берлек һәм күплек сан формаларын барлыкта һәм юклыкта куллана белү. Безнең әйләнә-тирәбез, табигатьне саклау турында сөйләм оештыра белү.

Рәсемнәр буенча әңгәмә үткәрү.

106

107

108

109

Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

Аналитик фигыльләр.

Процессның башлануын белдерүче аналитик фигыльләр

 “Бездә яшәүче кошлар”.

Кошларның исемнәрен әйтә белү. Кошлар турында мәгълүмат әзерләп, сыйныф алдында чыгыш ясарга өйрәнү.

Төркемнәрдә эшләү.

110

111

“Кыргый хайваннар дөньясы” темасы буенча лексик-грамматик материал.

Процессның дәвам итүен белдерүче аналитик фигыльләр

Җәнлек исемнәрен дөрес әйтә белү. Җәнлекләр турында мәгълүмат әзерләп, сыйныф алдында чыгыш ясарга өйрәнү.

Куллану.

112

113

114

“Дүрт аяклы дусларыбыз” темасы буенча лексик-грамматик материал.

“Минем дүрт аяклы дустым”.

Процессның тәмамлануын белдерүче аналитик фигыльләр

Этләрнең тышкы кыяфәте, гадәтләре, тугрылыклары турында сөйли белү. Ачыклау максатыннан чыгып, төрле сорау алмашлыклары,  кисәкчәләр кулланып, сорау җөмләләр оештыра алу.

Парларда эшләү.

115

Кабатлау дәресләре.

Үткәннәрне кабатлау.

116

117

118

Спорт төрләре.

“Инфинитив+яратам (телим)” төзелмәсе.

“Мин футболчы булырга телим”.

Нинди спорт төре белән шөгыльләнергә яратуыңны, нишли белүеңне (алуыңны), нинди спортчы булырга теләвеңне әйтә белү.

Төркемнәрдә эшләү.

119

120

121

Исем фигыль.

“Олимпия уеннары”

Мөмкинлекне белдерүче аналитик фигыльләр

Олимпия уеннарындагы спорт ярышларының төрләрен әйтә белү. Нинди ярышта катнашканыңны, катнашмаганыңны әйтә белү.

“Олимпия уеннары” текстының эчтәлеген сөйли белү.

122

123

124

Шарт  фигыль.

“Еш авырыйсың килмәсә...”

 “Табибта”

Авыручыга киңәшләр бирә белү.  Авыруның сәбәпләре, кайсы җирең авыртуы турында сөйли белү.

“Илдус һәм вирус” шигырен сәнгатьле уку.

125

126

127

Үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау

Арадаш аттестация эше.

Хаталар өстендә эш

Биремнәргә җавап бирү.

128

129

130

Мөмкин түгеллекне белдерүче аналитик фигыльләр

“Инфинитив (барлыкта һәм юклыкта)+кирәк төзелмәсе.

“Сәламәт булу өчен нишләргә кирәк?”

Сәламәт  булу өчен нәрсә эшләргә кирәклеген әйтә белү. Файдалы җиләк-җимешләр  турында сөйли белү.

“Файдалы җиде ризык” тексты өстендә эшләү.

131

132

133

134

Сүз төркемнәрен кабатлау

Фигыль формаларын  кабатлау

Бәйлекләрне кабатлау

Кереш сүзләрне кабатлау

Үткәннәрне кабатлау.

135

136

137

“Юл кагыйдәләре”.

Юл кагыйдәләре турында  сөйләшәбез.

Юл кагыйдәләрен  онытмыйк!

Светофор төсләрен, юл аша чыгу кагыйдәләрен әйтә белү.

Рәсемнәр өстендә эш.

138

139

140

“Светофор минем дустым”.

“Юлда сак бул!”

Йомгаклау

Юлда ничек сак булу турында сөйли белү.  Җәяүлеләргә киңәшләр бирә  белү.

Парларда эшләү.

Укытуны материаль-техник һәм мәгълүмати яктан тәэмин итү

Дәреслек: “Күңелле татар теле”, 6 нчы сыйныф, Р.З.Хайдарова, Р.З.Нәҗипова, Казан – Татармультфильм, 2014

Өстәмә әдәбият

1.  Галлямов Ф.Г. Татар теле дәресләрендә синтаксик һәм пунктуацион анализ. Алабуга, 1996.

2. Гыймадиева Н., Нуруллина Р.Татар теленнән кагыйдәләр җыентыгы. К.: “Мәгариф”, 2007.

3.Татар теленнән тестлар: Уку-укыту ярдәмлеге/Н.В.Максимов.-Казан: Мәгариф, 2008

4. Бердәм республика имтиханына әзерләнү өчен ярдәмлек.Татар теле.-Казан: РИЦ “Школа”, 2008

1.  Татар телендә тыныш билгеләре.

2.Н.В. Максимов.Татар теленнән тестлар

Электрон ресурслар:

1. www.mon.tatar.ru.

http://www.tugantelem.narod.ru

Татар электрон библиотекасы. http://www.kitap.net.ru/

Татар теле. http://www.rusedu.ru

                Татар теленә өйрәткәндә, түбәндәге материаль-техник чаралардан файдалану таләп ителә:

  • күрсәтмә әсбаплар;
  • белешмә материаллар;
  • аудио һәм видеоәсбаплар;
  • мультимедиа укыту программалары;
  • электрон дәреслекләр;
  • компьютер программалары;
  • интерактив программалар;
  • татар сайтлары;
  • электрон китапханә;
  • лингафон кабинеты;
  • татар сайтлары (belem.ru; tatarile.org.com);
  •  “АНА ТЕЛЕ” онлайн-мәктәбе


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

10 класс, татар төркеме өчен "Татар теле һәм әдәбияттан эш программасы"

Татар теленнән эш программасы10 нчы сыйныф (35сәг) Аңлатма язуыЭш программасы статусы.             Программа нигезенә Россия, Татарстан...

10 класс, татар төркеме өчен "Татар теле һәм әдәбияттан эш программасы"

Татар теленнән эш программасы10 нчы сыйныф (35сәг) Аңлатма язуыЭш программасы статусы.             Программа нигезенә Россия, Татарстан...

Рус мәктәпләренең 1 сыйныф татар төркеме өчен татар теленнән һәм укудан эш программасы.

Перспектив башлангыч мәктәпнең 1 нче сыйныфы өчен төзелгән татар теле программасы укытуның максатын, бурычларын һәм эчтәлеген билгели. Укучы, беренче сыйныфтан башлап, татар телен системалы рәвештә өй...

6 нчы сыйныфта татар теленнән эш программасы (рус төркеме)

Федераль дәүләт белем стандартына нигезләнеп төзелгән эш программасы...

6 нчы сыйныфта татар әдәбиятыннан эш программасы (рус төркеме)

6 нчы сыйныфта  татар әдәбиятыннан эш программасы федераль дәүләт белем стандартына нигезләнеп төзелгән....