ВАФИНА ГУЛЬНАРА ШИРИЯЗДАНОВНА

ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ УКЫТУЧЫСЫ САЙТЫ.

ТУКАЕБЫЗ ВАТАНЫ- СИН АРЧА

Профессия: учитель татарского языка и литературы

Профессиональные интересы: УКЫРГА ЯРАТАМ.

Увлечения: БӘЙЛИМ, ТЕГӘМ, ЧИГӘМ.

Страна: РОССИЯ

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: г. АРСК

Место работы: МБОУ «Арская средняя общеобразовательная школа №1 им.Ф.В.Ежкова.

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/vafina-gulnara-shiriyazdanovna
КЕМ ЭШЛӘМИ,ШУЛ АШАМЫЙ.
ТАТАР ХАЛЫК МӘКАЛЕ.

Алтын кодекс

 

*Укыт,чөнки син –укытучы.

 

*Гаеп такма,ягъни хөкем итмә, чөнки син -судья түгел.

 

*Хезмәттәшләреңнең һәрберсен һәм һәр төрлесен ярат.

 

*Башка фәннәрне дә үзең укыткан фән кебек ярат.

 

*Түрәләрнең сине “үз кеше” итүеннән читләш,ләкин мәрхәмәт күрсәтүеннән йөз чөермә.

 

*Түрәләр ачулануын исәпкә ал, ләкин йөрәгеңә якын кабул итмә.

 

*Укучыларның әти-әниләре белән әңгәмә корганда, алардан акыллырак булып күренергә омтылма.

 

*Беркемнән дә түземсезлек белән рәхмәт көтмә.

 

*Укучыларның сине яратуына башың әйләнмәсен.чөнки киләчәктә аларның башка укытучылары, синең башка укучыларың булачак.

 

*Укучыларның язмышына алдан күрәзәлек итмә,чөнки сиңа, алар белән киләчәктә нәрсә буласын һәм нәрсә булмасын белү сәләте бирелмәгән.

  

О себе

МИН, ВАФИНА ГӨЛНАРА ШИРИЯЗДАН КЫЗЫ, 1975 НЧЕ ЕЛНЫ АРЧА РАЙОНЫ ШЕКӘ АВЫЛЫНДА ТУДЫМ.ШУШМАБАШ УРТА МӘКТӘБЕН УҢЫШЛЫ ГЫНА ТӘМАМЛАГАЧ, АРЧА ПЕДАГОГИЯ КОЛЛЕДЖЫНА УКЫРГА КЕРДЕМ. ПЕДАГОГИК ЮЛЫМ КАЗАН ШӘҺӘРЕНЕҢ 41 НЧЕ МӘКТӘБЕНДӘ ТАТАР ТЕЛЕ УКЫТУЧЫ БУЛЫП БАШЛАНЫП КИТТЕ. 2000 НЧЕ ЕЛНЫ КДПУ ТӘМАМЛАДЫМ. ШУЛ ЕЛНЫ АРЧАНЫҢ 3 НЧЕ НОМЕРЛЫ МӘКТӘБЕНДӘ ЭШЛИ БАШЛАДЫМ. 2011 НЧЕ ЕЛДАН АРЧАНЫҢ 1 НЧЕ МӘКТӘБЕНДӘ УКУЧЫЛАРГА ТАТАР ТЕЛЕ СЕРЛӘРЕН ТӨШЕНДЕРӘ БАШЛАДЫМ.

Игелекле  татар мөгаллиме,

Синнән күчә безгә мәрхәмәт.

Йөрәк утың балкып янса гына,

Яшәр иман, яшәр мәхәббәт 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

М.МАГДИЕВ "ФРОНТОВИКЛАР"

Мой взгляд на мир

ТОРМЫШ МИН СИНЕ ЯРАТАМ.

Моё портфолио

  Укытучы, синең исемең алдында түбәнчелек белән баш иям… Н.А.Некрасовның бу сүзләрен һәркайсыбыз мәктәп елларыннан ук хәтерли. Кеше тормышында укытучының роле һәм урыны бәяләп бетергесез.

   Укытучы профессиясе – безнең илдә иң хөрмәтле һәм мактаулы хезмәтләрнең берсе. Укытучыга меңнәрчә шигырьләр, җырлар, китаплар багышланган. А.Фадеев «Яшь гвардия» романы геройларының берсе Матвей Шульга сүзләре белән укытучы эшчәнлегенә мондый бәя бирә: «Укытучы! Сүзе дә нинди бит!.. Укытучы! Әйтергә генә җиңел! Бездә, һәр бала мәктәптә укыган илдә, укытучы – беренче кеше ул. Балаларыбызның, халкыбызның киләчәге – укытучы кулында, аның алтын йөрәгендә. Аны урамда күргәч тә без илле адым килеп җиткәнче үк хөрмәт йөзеннән баш киемебезне салырга тиешбез». 

Балачакның барлык шатлыкларын,

Ачышларын алып килдең син,

Сукмакларың илтә киләчәккә-

Бик кирәкле белем бирдең син.

Ике катлы иркен бу бинада

Кыңгыраулы мәктәп еллары

Ничә тапкыр безне тезгенләде,

Ничә тапкыр безгә елмайды.

Хушлашсак та синең белән, йөрәк

Һаман сыкрый, һаман сагына,

Каерылып карыйм киткән чакта

Яшьлек илем- мәктәп ягына.

Хыялымда көтәм: шул дөньяга

Кабат кайтыр көнем җитәр лә!

Мин үтәрмен якты классларга

Яңа шәкертләрне җитәкләп.                             

Добавить грамоту в портфолио