11 нче сыйныф өчен эш программасы.
рабочая программа (11 класс) по теме

Бу эш программасы рус төркеме өчен Хәйдарова дәреслегенә нигезләнеп төзелде.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tatar_tele_11_klass.doc124 КБ

Предварительный просмотр:

“Каралды”                                        “Килешенде”                                 “Расланды”

Методик берләшмә җитәкчесе      Директор урынбасары                  Мәктәп директоры

_________ /Ф.Т.Хәйретдинова/      ______/Э.М.Камалова/            _______/Э.Н.Сафина/

Протокол № 1                                  “27” август 2013 ел                       Приказ №

“26” август 2013 ел                                                                                 31 август 2013 ел

Беренче  категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Вафина Гөлнара Ширияздановнаның

татар теленнән  эш программасы

       ГБМБУ “Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган В.Ф.Ежков исемендәге

 Арча 1 нче урта гомуми белем  мәктәбе”

11 нче класс

                                                                                                     Педагогик совет

                                                                                                     утырышында каралды

                                                                                                     Протокол № 1

                                                                                                     “31” август 2013 ел

 

 

2013 – 2014 нче уку елы

Предмет             Татар теле

Класс                  11

Укытучы:          Вафина Гөлнара Ширияздановна

Сәгать саны :    атнага: - 1 сәгать

Барысы: -           34 сәгать  

Дәреслек             Татар теле: Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәкт. 11 нче    

                              сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен)

                              Р.З.Хәйдәрова,Р.Л.Малафеева.-Казан:Мәгариф,2010.

                                                                Аңлатма язуы.

Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укытуның төп максаты һәм бурычлары:

-төп гомуми белем бирү һәм урта гомуми белем бирү мәктәбендә укучыларның телдән һәм язмача аралашу күнекмәләрен камилләштерү;

-татар теленнән системалы фәнни белем бирү белән беррәттән, татар дөньясы, татар әдәбияты турында күпкырлы мәгълүмат җиткерү,

-укучыларның  коммуникатив компетенцияләрен үстерү;

- татар телендәге сөйләмне фонетик, лексик, грамматик яктан дөрес төзергә күнектерү;

-сөйләмне тыңлап аңлау аңлау күнекмәләрен тирәнәйтү;

-бирелгән ситуация буенча диалогик яки монологик сөйләм булдыруга ирешү;

-карап чыгу, танышу, өйрәнү, эзләнү максаты белән уку төрләрен кулланып, төрле жанрлардагы текстларны аңлап уку һәм текстта күтәрелгән проблемаларны төгәл билгеләргә һәм аларга карата үз мөнәсәбәтеңне белдерергә өйрәтү;

-татар халкының фән, мәгариф, сәнгать, мәдәният өлкәсендәге казанышлары, күренекле шәхесләре һәм әдипләре белән таныштыру юнәлешендә эзлекле һәм нигезле эш алып бару;

- сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләренә (тыңлап аңлау,сөйләү, уку, язу) үзара бәйләнештә өйрәтү; укучыларда аралашу барышында куелган коммуникатив максатларга ирешү;

-укылган (тыңланган) текстларның эчтәлеген эзлекле итеп сөйли алу һәм телдән белдерелгән фикерләрне язмача оештыра алу күнекмәләре булдыру.

-укучыларның гомуми белем мәктәбендә үзләштергән белемнәрен һәм сөйләм күнекмәләрен камилләштерү һәм тирәнәйтү;

-тел күренешләрен танып белергә, чагыштырырга, гомумиләштерергә күнектерү;

-татар телен халыкның рухи, әхлакый, мәдәни хәзинәсе буларак аңларга ирешү;

-татар әдәбиятыннан алган белемне сөйләм телендә куллана белү;

-алган белемнәрне җанлы аралашу шартларында кулланырга өйрәтү;

-укучыларның орфографик, пунктацион граматолылык дәрәҗәсен камилләштерү

         

      Норматив документлар

1.  Татарстан Республикасының “Мәгариф турында” Законы

2. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).

3. “2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2004 ел, 11 октябрь)

4.Коммуникатив технология нигезендә рус телле балаларга татар теле һәм әдәбият укыту программасы  (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы. Р.З.Хәйдәрова ,Р.Л.Малафеева  1-11 нче сыйныфлар (2010)

5. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе  “ Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган В.Ф. Ежков исемендәге Арча 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең 2013-2014 нче уку елына укыту планы.

6. 2013/2014 уку елында белем бирү процессында куллануга тәкъдим ителгән (рөхсәт ителгән) дәреслекләрнең региональ исемлеге.

7. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе  ” Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган В.Ф. Ежков исемендәге Арча 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең 2013-2014 нче уку елына укыту планы буенча 11 нче сыйныфта (рус төркеме) татар теле дәресләренә атнага 1 сәгать ( барысы 34 сәгать) вакыт бирелгән.   

                                      11 нче сыйныфта белем бирүнең эчтәлеге

Сәгать саны

Бүлекләр

Лексика

Грамматика

1

11

Алда юллар, кайсын сайларга?

Күркәм, тир түгү, дөнья тану, кеше характерына хас сыйфатлар, аяныч, дәрәҗә, даһи, куәтле, остаз, гаять, бутамагыз, җаваплы, өлгереш, горурлык, сабырлык, БДИ, кыяфәт, карак, шикле, җинаять, хокук, гадел, нәсел.

Хикәя фигыльнең заман формалары, җөмлә кисәкләре, килешләр, сыйфат фигыльнең заманнары, шарт фигыль, хәл фигыль, зат алмашлыклары, сүз ясагыч кушымчалар, бәйлек сүзләр.

2

6

Татарстан Республикасы

Шартнамә, игълан ителде, чыганак, милли, сынлы сәнгать, саклана, атаклы, тамашачы, шәхес, данлыклы, җитәкчелек итә, вакыйга.

Ия белән хәбәр арасында сызык кую, сан төркемчәләре, билгесез киләчәк заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

3

9

Гаилә һәм балалар

Шаккату, ияләшә төшү, аерылышу, эндәшми калам, серне ачу, шаярту, хис итү, өйләнешә, көнләшә, барыбер, тәре, кәләпүш, намаз, үкенү, чуар, купшы, казына, интегә, үкенә, кызарта, шашкан музыка, читлек, дога, төнге тормыш, мәрхүмә, фахишә, коточкыч, һәлакәт.

Бәйлек сүзләрнең төрле килешләрдә кулланылышы, билгесез киләчәк заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше, тәмамланмаган үткән заман хикәя фигыль, рәвеш төркемчәләре, җыйнак, җәенке җөмләләр, исем фигыль, туры сөйләм.

4

8

Мәхәббәт – гаиләнең нигезе

Кое, исбатлый, файда, шаян, рәсми, сабыр ит, тырыша, үсмер чакта, мәҗлес, вәгъдә, сөй.

Инфинитив, боерык фигыль, тезүче һәм ияртүче теркәгечләр.

                               Тел материалын үзләштерүгә таләпләр

  1. Татар теленең төп фонетик үзенчәлекләрен гамәли белү.
  2. Иҗек чигендәге фонетик үзгәрешләрне истә тотып сөйли алу.
  3. Хикәя, сорау, боеру һәм тойгылы җөмләләрне дөрес интонация белән әйтә алу.
  4. Актив үзләштерелгән лексик берәмлекләрне, шул исәптән кушма, тезмә, парлы һәм кыскартылма сүзләрне дөрес куллана һәм яза белү.
  5. Антоним, синоним, омонимнарны аера белү һәм сөйләмдә урынлы куллана алу.
  6. Татарча-русча, русча-татарча һәм башка төр сүзлекләрдән файдалана белү.
  7. Аерым сүз төркемнәренә хас грамматик формаларның татар һәм рус телләрендә тәңгәл килү-килмәвен белү: татар телендә исемнең род категориясе булмавы һәм аның лексик берәмлекләр белән бирелеше; татар телендә исемнең тартым категориясе булу һәм аның рус телендә бирелеше; татар телендә хикәя фигыльнең заман формаларының мәгънәви үзенчәлекләре; татар телендә фигыльнең вид категориясе булмавы һәм аның аналитик формалар белән бирелеше; бәйлек һәм бәйлек сүзләрнең татар телендә сүздән соң килүе; татар телендә саннарның һәм сыйфатларның исем янында килеш белән төрләнмәве.
  8. Татар телендәге хикәя җөмләнең хәбәр белән тәмамлану үзенчәлеген истә тотып, сөйләм оештыра алу.
  9. Язма сөйләмдә тыныш билгеләрен дөрес куя белү: ия белән хәбәр арасында сызык; җөмләнең аерымланган кисәкләре, модаль сүзләр, тиңдәш кисәкләр янында, кушма җөмләдә тыныш билгеләре.

                              Сөйләм эшчәнлеге төрләренә өйрәтүгә таләпләр

Тыңлап аңлау

Җанлы сөйләмне тыңлап аңлап, сөйләшүдә катнаша алу; тыңланган мәгълүматны аңлатып бирә алу һәм, эчтәлегенә таянып, сорауларга җавап бирә алу.

Диалогик сөйләм

Аралашканда төрле репликалардан (сораштыру, кабатлап сорау, тәкъдим итү, риза булу һ.б.) урынлы файдалана алу; әңгәмәдәшнең социаль хәлен исәпкә алып, сөйләшү оештыра алу; аралашу барышында фикерне төгәл җиткерә алу; киңәйтелгән репликаларны кулланып, сөйләшү үткәрә алу; укылган текстларның эчтәлеге буенча бәхәсләрдә катнашканда, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз карашларыңны раслый һәм дәлилли алу; укылган әдәби әсәрләрнең эчтәлеге буенча әңгәмә кора алу.

Монологик сөйләм

Төрле җөмлә калыпларын урынлы кулланып, мөһим вакыйгалар, дөнья яңалыклары турында хәбәр итә алу һәм аларга карата үз мөнәсәбәтеңне һәм фикерләреңне белдерә алу; сөйләмне эзлекле һәм аңлаешлы итеп оештыра белү; татар классик әдипләренең тормышы һәм иҗаты турында сөйли алу; әдәби әсәрләрдә күтәрелгән проблемаларны аңлый һәм аларга карата үз фикерләреңне дәлилләп әйтә белү; әсәрдәге геройларны характерлап, алар турында фикер әйтә белү.

Уку

Уку төрләреннән файдаланып, тексттан кирәкле мәгълүматны таба алу һәм аның эчтәлеген телдән яки язмача белдерә алу; текст белән мөстәкыйль эшләү күнекмәләренә ия булу; шигъри текстларны яттан сөйли белү; әдәби текстның төрен һәм жанрын билгели белү; татар һәм рус телләрендәге әдәби әсәрләрнең уртак һәм милли үзенчәлекләрен билгели, әхлакый кыйммәтләрне чагыштырып бәяли алу; татар әдәбияты классикларын һәм аларның танылган әсәрләрен атый белү; аерым автор һәм аның әсәрләре, татар әдәбияты турында кирәкле мәгълүматны белешмә әдәбият, Интернет аша таба белү.

Язу һәм язма сөйләм

Аралашу ситуациясенә карата фикерләрне язмача белдерә алу; өйрәнелгән темага яки укылган текстның эчтәлегенә нигезләнеп, сочинение яза алу; укылган яки тыңланган текстның планын төзеп, аның эчтәлеген язмача сөйләп бирә алу; тәкъдим ителгән темага реферат яза алу.

                                              Эчтәлекнең темаларга һәм  сәгатьләргә  бүленеше

        Төп темалар

барлык

теоретик

материал

контроль эшләр, тикшерү күнегүләре

админис.

кон.эш.

1

Алда юллар,

кайсын сайларга ?

11

10

1

2

Татарстан Республикасы.

6

4

1

1

3

Гаилә һәм балалар.

9

8

1

4

Мәхәббәт – гаиләнең нигезе.

8

6

2

Барлыгы

34

28

5

1

                                                 

                                                     Календарь -тематик план

Тема

Сәгать саны

Үткәрү вакыты

План

Факт

                         Алда юллар,кайсын сайларга? -11 сәгать

1

Хикәя фигыль

1

2

Җөмлә кисәкләре

1

3

Килешләр

1

4

Сыйфат фигыль

1

5

“Сез әзерме?” текстындагы лексик-грамматик материал

1

6

“Имтихан” әсәрендәге лексик-грамматик материал(1 нче өлеш)

1

7

“Имтихан” әсәрендәге лексик-грамматик материал (2 нче өлеш)

1

8

Мөстәкыйль эш

1

9

Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше.Хаталар өстендә эш.

1

10

“Данлыклы Акчуриннар” текстындагы лексик-грамматик материал

1

11

“Ак чәчәкләр” әсәрендәге лексик-грамматик материал

1

        Татарстан Республикасы -6 сәгать

12

“Татарстан Республикасы” текстындагы лексик-грамматик материал

1

13

Изложение.Гаилә.

1

14

Хаталар өстендә эш.

1

15

Сан төркемчәләре.

1

16

Административ контроль эш.

1

17

Билгесез киләчәк заман хикәя фигыль.Хаталар өстендә эш.

1

                                                           Гаилә һәм балалар -9 сәгать                                                                

18

Бәйлек сүзләр

1

19

“Тапшырылмаган хатлар” әсәрендәге лексик-грамматик материал

1

20

Билгесез киләчәк заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше

1

21

Диктант “Буран”.Рәвеш төркемчәләре.

1

22

Җыйнак, җәенке җөмләләр.Хаталар өстендә эш.

1

23

“Әни нинди була?” хикәясендәге лексик-грамматик материал.

1

24

Туры сөйләм

1

25

“Сөембикә кыйссасы” хикәясендәге лексик-грамматик материал

1

26

Исем фигыль

1

                 Мәхәббәт – гаиләнең нигезе  - 8 сәгать

27

Диктант “Март”

1

28

Хаталар өстендә эш.Инфинитив

1

29

Боерык фигыльнең төрләнеше

1

30

“Батыр егет” хикәясендәге лексик-грамматик материал

1

31

 Теркәгечләр

1

32

Үткән заман хикәя фигыль

1

33

Гомумиләштереп кабатлау.

1

34

Контроль эш.

1

       

   Өстәмә әдәбият:

1.Сафиуллина Ф.С.Татар теле: Рус телендә урта гомуми белем белем бирүче мәктәпнең 11 нче сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен)/Ф.С.Сафиуллина ,К.С.Фәтхуллова.-Тулыландырылган 2 нче басма.-Казан:Мәгариф,2005.

2.Сафиуллина Ф.С.,Фәтхуллова К.С.,Сазонова Н.Г.Татар теленнән контроль эшләр һәм тестлар:Гомуми  урта белем бирүче рус мәктәбенең 5-11 нче сыйныфлары өчен .-Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер”нәшрияты(ТаРИХ),2003.

  Укытуның методик тәэмин ителеше

  Укыту - методик әдәбият:

1. Дәреслек Татар теле: Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәкт. 11 нче сыйныфы өчен дәреслек  (рус телендә сөйләшүче балалар өчен).  Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева. – Казан: Мәгариф, 2010.

 2. «Фән һәм мәктәп», «Мәгариф»  журналлары, “Мәгърифәт”, “Ачык дәрес”         газеталары.

  Электрон ресурслар исемлеге:

 1.“Ана теле” он-лайн мәктәбе.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

6 сыйныф өчен эш программасы

6 нчы  сыйныф өчен татар теленнән эш программасы түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:1.”Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасындагы башка телләр турында” Т...

2 нче сыйныф өчен эш программасы.

Әлеге эш программасы рус төркемендә Р.З.Хәйдәрова дәреслеге белән эшләү өчен татар теленнән төзелде....

7 нче сыйныф өчен эш программасы (Р.Р.Нигматуллина дәреслеге)

Рус  мәктәбендә рус төркемендә укучы балалар белән эшләү өчен эш программасы. Әдәбият һәм татар теле кушылып бирелә....

1нче сыйныф өчен эш программасы

1нче сыйныф өчен татар теле һәм әдәбияттан эш программасы (Р.З Хәйдәрова дәреслеге)...

Әдәби укудан 4 сыйныф өчен эш программасы

Аңлатма язуы Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Татар әдәбиятыннан гомуми башлангыч  белем бирүнең дәүләт станд...

Татар теленнән 4 сыйныф өчен эш программасы

Аңлатма язуы Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Татар теленнән башлангыч белем бирүнең дәүләт стандартлары”.Татарста...

6нчы сыйныф өчен эш программасы.

6нчы сыйныф өчен эш программасы ФГОС - 140 сәгать...