2 нче сыйныф өчен эш программасы.
рабочая программа на тему

Әлеге эш программасы рус төркемендә Р.З.Хәйдәрова дәреслеге белән эшләү өчен татар теленнән төзелде.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 2_kl._tat_tele.doc252.5 КБ

Предварительный просмотр:

АҢЛАТМА ЯЗУЫ

Әлеге  программа  2нче сыйныфның рус  төркемнәре өчен татар теленнән төзелгән. Ул түбәндәге өлешләрдән тора: аңлатма язуыннан, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән, әдәбият һәм интернет ресурслардан.       

Эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

  1. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының татар теленнән вакытлыча дәүләт стандарты, Казан, 2008.
  2. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2011 нче елда бастырылган 1 — 11 нче сыйныфларда коммуникатив технология нигезендә рус телле балаларга татар теле һәм әдәбият укыту программасы (авторлары Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева)
  3. Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының “Зәй шәһәре аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү юнәлешле 7 нче урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесенең башлангыч гомуми белем өчен (1 нче баскыч)

төп белем программасы  нигезендә төзелде.

  1. Татар теле һәм уку китабы 2 нче сыйныф. Хәйдәрова Р.З., Р.Һ.Рангулова – Казан: “Мәгариф”Нәшрияты”, 2009.

Татар телен укыту программасында 2 сыйныфта  барлыгы 105 сәгать бирелә. Эш программасы белем бирү учреждениясенең гамәлдәге базис планы буенча  атнага 3 сәгать исәбеннән төзелә, барлыгы 105 сәгать бирелә. Шул сәбәпле программаның эчтәлеген тулысынча саклап, эш программасына кайбер үзгәрешләр кертелә. Әлеге үзгәрешләр түбәндәгеләр:

“Яңа уку елы белән!” темасы 2 сәгатькә арттырылды;  ”Кыш ”, “Безнең гаилә"  бүлекләре  2 шәр сәгатькә кыскартылды;  “Җәй”  бүлегенә тиешле  4 сәгать “Яз” бүлегенә бүлеп бирелде;  “Кибеттә” бүлеге 3 сәгатькә кыскартылып, шуның 1 сәгате “Яз” темасына бүлеп бирелде.

         1992 елның 8 нче июлендә “Татарстан Республикасы халыклары турында”гы Татарстан Республикасы Законы кабул ителде. Аның нигезендә татар һәм рус телләре тигез хокуклы дәүләт телләре булып расланды.Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле Мәгариф министрлыгында расланган махсус программа буенча укытыла. Татар теле дәресе атнага 3 тапкыр  үткәрелә. Телгә өйрәтүдә коммуникатив методикага өстенлек бирелә.

 

   

                                               Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле  укытуның  төп максаты һәм бурычлары:

  1. татар исемнәрен, Татарстанның табигатен, җирлеген, топонимикасын дөрес әйтә белергә өйрәтү, аларның семантикасы белән кызыксындыру;
  2.  балалар фольклоры, татар халкы авыз иҗаты, әдәбият-сәнгать вәкилләре белән беренчел таныштыру;
  3. фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дидуктив фикерләү;
  4. хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү;
  5. аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);
  6. ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне устерү;
  7. башка милләт вәкилләренең күңелен яулардай, аларда гомумкешелек әхлакый сыйфатларны тәрбияләрдәй татар әдәбияты өлгеләре белән таныштыру;
  8. укучыларның  татар теле буенча лексик, грамматик күнекмәләре сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җиткерү;
  9. укучылар, нинди дә булса сүзне, я грамматик категорияне тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә түгел, аларны аралашу максатында мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәдә өйрәтү.

                                  2 нче сыйныфны тәмамлаучы рус телендә сөйләшүче балалар үзләштерергә тиешле белем-күнекмәләр.

Грамматик минимум

  1. Нәрсә? кайда? кая? кайдан? нинди? ничек? кайчан? сорауларына җавап бирә белү.
  2. Исемнәрнең сораулары.
  3. Исемнәрнең  1, 2, 3 нче затта берлектә тартым белән төрләнеше.
  4.  Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.
  5. Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасында  зат-сан белән төрләнеше.
  6. Үткән  заман хикәя фигыль.
  7.  Сүзнең тамыры, кушымчасы.
  8.  Үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.
  9. Сингармонизм законы.

     10.   11 дән 20 гә кадәрге саннар.

     11.   Сабын белән юына төзелмәсе.

     12.   Берлек һәм күплек сандагы исемнәрне төшем килешендә куллану.

     13.   Үткән  заман хикәя фигыльнең юклык формасы.

     14.   О, ө хәрефләренең беренче иҗектә генә язылуы.

     15.   Чөнки теркәгечен сөйләмдә куллану.

     16.    Һәм теркәгечен сөйләмдә куллану.

     17.    Ә теркәгечен сөйләмдә куллану.

  1. Без, сез, алар алмашлыкларын сөйләмдә куллану.
  2. Исемнең төшем килешендә төрләнеше белән таныштыру.
  3. Кем? Нәрсә? Кайда? Кая? Кайдан? Нинди? Ничек? Ничә? Ничәнче? сорауларына җавап бирә, аларны кулланып, сораулар бирә белү.
  4. Исемнәрнең берлек санда тартым белән төрләнешен гамәли үзләштерү.
  5. Әле, бик кисәкчәләрен сөйләмдә куллану.
  6. Боерык фигыльнең барлык һәм юклык формалары белән таныштыру.
  7. Хәзерге заман хикәя фигыльнең I, III зат юклык формасын сөйләмдә куллану.
  8. Астында, өстендә бәйлек сүзләрен сөйләмдә куллану белән таныштыру.
  9. Хәзерге заман хикәя фигыльнең I, II, III зат күплек формасын сөйләмдә куллану.
  10.  Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлыкта  берлек сан 3 зат формасы белән таныштыру.
  11.  Мин, син зат алмашлыкларын юнәлеш килешендә сөйләмдә куллану.
  12. 11дән 100 кадәр саннарны сөйләмдә куллану.
  13.  Сабын белән юына төзелмәсен сөйләмдә куллану.
  14.  Ә теркәгечен сөйләмдә куллану.
  15.  Сыйфатның гади дәрәҗәсен сөйләмдә куллану.
  16.  Кирәк, кирәк түгел, ярый, ярамый сүзләрен сөйләмдә куллану.

Орфоэпик һәм орфографик  минимум

  1. Татар алфавиты һәм аны яттан өйрәнү.
  2. Сузык    авазлар. Калын һәм нечкә сузыклар, аларны дөрес әйтү һәм язу күнекмәләрен камилләштерү. Сингармонизм законы. Татар теленең үзенчәлекле  сузыклары һәм аларны белдерә торган хәрефләрнең дөрес язылышы.
  3. Тартык авазлар. Яңгырау һәм саңгырау авазлар. Алар кергән сүзләрне дөрес әйтү һәм язу күнекмәләрен камилләштерү.

      4.       Сүзләрне  иҗекләргә бүлү. Укылган иҗекләр санын билгели белү күнекмәләрен үстерү.

      5.       Сүз  басымы. Аны дөрес куя белүгә ирешү.  Басымның  гамәли очракларын белү.

      6.       Аралашу өчен бирелгән темаларга караган сүзләрнең дөрес әйтелешенә ирешү.

      7.       Исемнәрнең берлек, күплек сан формаларын аеру.  

      8.       Җөмлә ахырында тыныш билгеләрен интонациягә бәйле рәвештә кую.

      9.      Орфоэпик һәм орфографик күнекмәләрен камилләштерү.

Тикшерү характерындагы язма эшләрнең саны

 Контроль эшләр - 5

Хаталар өстендә эш – 5

Барлык сәгатьләр саны – 105 сәг., 35атна, атналык сәгатьләр саны – 3

Программаның эчтәлеге

Бүлекләр, темалар

Программа

Эш программасы

Темага караган төп төшенчәләр

татар теле

әдәби уку

1

Яңа уку елы белән!

(Без мәктәпкә барабыз)

20

14

9

Кем? Нәрсә? Кайда? Кая? Кайдан? Нинди? Ничек? Ничә? Ничәнче? сорауларына җавап бирә, аларны кулланып, сораулар бирә белү.Сүз төркеме буларак исем.Исемнәрнең сораулары.

2

Көз (Көз җитә)

15

9

6

Татар телендә о,ө хәрефләренең беренче иҗектә генә язылуы.

3

Базарда

15

Көндәлек режим

9

6

Сәнать ничә? Сәнать ничәдә? Сорауларына җавап бирү.

4

Мин чисталык яратам

15

7

9

Исемнәрнең  тартым белән төрләнеше

5

Безнең гаилә

(Гаилә. Өйдә булышу)

20

11

6

Берлек һәм күплек сандагы исемнәрне төшем килешендә куллану

6

Кыш

23

11

9

Капма-каршы мәгънәле сүзләр.  Һәм теркәгечен сөйләмдә куллану.

Яз

5

4

Җылы яктан төзелмәсен сөйләмдә куллану.Син,сез алмашлыкларының төшем килешендә кулланышы.

8

Татарстан –туган җирем

(Туган җирем)

25

15

10

Исемнәрнең иялек килешендә төрләнеше.Юл аша структурасы.

9

Кибеттә

15

8

4

Киемнәр кибетендә төзелмәсен сөйләмдә куллану.Ашамлыклар кибетендә төзелмәсен сөйләмдә куллану.

10

Җәй

20

3

5

Кайчан? Соравын аңлап,дөрес җавап бирә белү.

Контроль эшләр

5

Хаталар өстендә эш

5

Барлыгы

168

102

68

                                        2 нче сыйныфның рус төркеме өчен татар теленнән календарь-тематик план

п/п

Дәреснең темасы

Сәг. саны

Дәрес тибы

Материалны үзләштерү нәтиҗәсен планлаштыру

Контроль төре

Үткәрү вакыты

Искәрмә

План

Факти

Яңа уку елы белән ( 14 сәгать)

1

(1)

Тылсымлы сүзләр.

1

ГКФ

ситуатив күнегүләр,

хәзерге һәм үткән заман фигыльләре белән җөмләләр төзү;

хәзерге заман хикәя фигыльнең  юклык формасын зат-сан белән төрләндерү.

Карточкалар белән эш

2

(3)

Авазлар һәм хәрефләрне кабатлау.

1

ГКФ

ситуатив күнегүләр,

хәзерге һәм үткән заман фигыльләре белән җөмләләр төзү;

аваз һәм хәреф төшенчәсен кабатлап искә төшерү

Карточкалар белән эш

3

(4)

Беренче сентябрь – зур бәйрәм.

1

ГКФ

ситуатив күнегүләр,

хәзерге һәм үткән заман фигыльләре белән җөмләләр төзү;

хәзерге заман хикәя фигыльнең  юклык формасын зат-сан белән төрләндерү.

 Сорау җөмләләр төзү

4

(7)

Хәзерге заман хикәя фигыль, барлык-юклык формасы.

1

ГКК

ситуатив күнегүләр,

хәзерге һәм үткән заман фигыльләре белән җөмләләр төзү;

хәзерге заман хикәя фигыльнең  юклык формасын зат-сан белән төрләндерү.

 Сорау җөмләләр төзү

5

(8)

Мин – дәрестә.

1

ЛКФ

Тәрҗемә итү, дөрес әйтү һәм уку,

Кем? Нәрсә? сорауларына җавап бирү

Сүзләрне транскрипция билгеләре белән язу

6

(9)

Татар телендә сингармнизм законы.

1

ГКФ

Сүзләрне иҗекләргә бүлү, җөмләләр төзү, ситуатив күнегүләр;

сүзләр һәм сүзтезмәләрне аерырга өйрәтү

Фигыльләрне III затта берлек һәм күплек  санда куллану

7

(11-12)

Кая? Кайда? сорауларына җавап формасы.

1

ГКК

Рәсемнәр буенча сорауларга җавап бирү;

Кая? соравына җавап бирү.

8

(13)

Кайдан? соравына җавап формасы.

1

ГКК

Рәсемнәр буенча сорауларга җавап бирү, тиешле кушымчаларны куеп уку; тәрҗемә итү

9

(15)

Исемнәрне берлек санда тартым белән төрләнүе.

1

ГКК

Сорауларга җавап бирү, исемнәрне тартым белән берлек санда төрләндерү;

диалогны тулыландыру, сөйләшү

10

(16)

“Безнең  сыйныфта” текстындагы лексик-грамматик материал.

1

ЛГКК

Әңгәмә, яңа сүзләр өстендә эш,ситуатив күнегүләр;

хәзерге заман хикәя фигыльнең  юклык формасын камилләштерү.

Текстны дөрес,          йөгерек уку.

11

(18)

“Безнең  сыйныфта”текстындагы  лексик-грамматик материалны ныгыту.

1

ЛГКК

Әңгәмә, яңа сүзләр өстендә эш,ситуатив күнегүләр;

хәзерге заман хикәя фигыльнең  юклык формасын камилләштерү.

Текстны дөрес,          йөгерек уку.

12

(21)

“Мәктәптә зур бәйрәм” текстындагы лексик-грамматик материал.

1

Д/ сөйләм

Әңгәмә, яңа сүзләр өстендә эш,ситуатив күнегүләр;

хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан,  барлык- юклык белән төрләнешен камилләштерү.

Үзеңнең сыйныфың турында хикәя төзү

13

(22)

Сорау алмашлыклары.

1

Д/ сөйләм

Әңгәмә, яңа сүзләр өстендә эш,ситуатив күнегүләр;

хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан,  барлык- юклык белән төрләнешен камилләштерү.

14

(23)

“Яңа уку елы белән!”  темасын кабатлау.

1

д/ м сөйләм

Фигыльләрне юклык формасына кую, исемнәрне күплек санда куллану;

укучыларның белемнәрен ныгыту

15

Кереш контроль эш “Яңа уку елы белән!”  

1

контроль эш эшләү

16

Хаталар өстендә эш. Исемнәр.

1

ГКК

Хаталар өстендә эш

Көз (9 сәгать)

17

(25)

Көз җитте.

1

ЛКФ

Әңгәмә; яңа сүзләр өстендә эш; ситуатив күнегүләр;

о, ө хәрефләренең дөрес язылышын үзләштерү

Текстны уку

18

(27)

Мин көз турында сөйлим.

1

Д/м сөйләм

Картина өстендә эш, хикәя язу;

хәзерге заман хикәя фигыльнең  барлык- юклык белән төрләнешен камилләштерү

Үзең язган хикәяне сөйләү

19

(28)

Җиләк-җимеш яратам.

1

ЛКК

Җиләк-җимеш рәсемнәре, ситуатив  күнегүләр; сорауларга җаваплар

20

(31)

“Яшелчә кибете”темасына сөйләшү.

1

ЛКК

Әңгәмә; яңа  сүзләр өстендә эш, ситуатив күнегүләр;

җиләк-җимешләрне, яшелчәләрне сатып ала белү.

“Кибеттә” уены.  Җиләк-җимешләрне, яшелчәләрне сатып ала белү

21 (32)

Г. Гәрәеваның “Көз  һәм балалар җыры” шигерендәге лексик-грамматик материал.

1

ЛГКК

Сорауларга җаваплар;чылбыр буенча уку;

исемнәрнең тартым белән төрләнеше

Шигырьне сәнгатьле уку.

22

(34)

«Көз» текстындагы лексик-грамматик материал.

1

ЛГКК

Диалог төзү; сүзлек өстендә эш;

җөмләдәге сүзләргә сорау кую.

Текстны сөйләү

23

(36)

«Көз» тексты өстендә эшне дәвам итү.

1

д/м сөйләм

Дөрес тәрҗемәне табу, җөмләләргә сораулар кую; фигыльләрне танып белү

24

(37)

Чөнки теркәгече.

1

ЛГКК

Ситуатив күнегүләр, җөмләләр төзү,

фикереңне нигезли белү

Чөнки теркәгечен кулланып җөмләләр төзү

25

(38)

«Көз» темасын кабатлау.

1

д/м сөйләм

Дөрес тәрҗемәне табу, тиешле кушымчаларны куеп язу;

җиләк-җимеш һәм яшелчә исемнәрен кабатлау

26

Контроль эш “Көз”. (I чиреккә)

1

Укучыларның белемнәрен тикшерү

27

Хаталар өстендә эш. Фигыльләр.

1

ГКК

Хаталар өстендә эш, карточкалар буенча эш

                                                                                                              Көндәлек режим      (9 сәгать)

28

(41)

Сүзнең нигезе һәм кушымча.

1

ГКФ

Картина өстендә эш; яңа сүзләр белән таныштыру; сүзнең нигезен һәм кушымчасын  таба белү

Карточкалар белән эш

29

(42)

Үткән заман хикәя фигыль.

1

ГКФ

Сорауларга җаваплар, диалог төзү, ситуатив күнегүләр;

актив үзләштерелгән фигыльләрне сөйләмдә куллану

Диалог ятлау

30

(44)

Үткән заман хикәя фигыль кушымчаларының язылышы.

1

ГКФ

Фигыль кушымчаларын дөрес язарга өйрәтү, сорау кую күнекмәләре,

диалог үрнәгендә сөйләшү

31

(45)

Көндәлек  режим.

1

ЛКК

Дөрес язу күнекмәләре, зат формаларын үзгәртү;

рәсем буенча җөмләләр төзеп әйтү

32

(48)

Үткән заман хикәя фигыльнең

 I  һәм  II зат формалары.

1

ЛГКК

Диалог үрнәгендә сөйләшү, дөрес уку; көндәлек режим турында сөйләү

көндәлек режим турында хикәя язу

33

(50)

Мин бүген нишләдем?

1

д/м сөйләм

Фигыльләрне I  һәм  II затта берлек санда төрләндерү;

диалогны тулыландырып язу

34

(52)

Бердән алып йөзгә кадәрге саннарны кабатлау.

1

ЛГКК

11дән 100 гә кадәр язылган саннар тасмасы өстендә эшләү;

11 дән 100 гә кадәр саннарның язылышы

11 дән 100 гә кадәр саный белү

35

(53)

Минем бер көнем (көндәлек  режим).

1

м/ сөйләм

Нишли? Нишләде? сорауларын кабатлап ныгыту, саннарны куллану;

сорауларга саннар кулланып җавап бирү

36

(54)

“Көндәлек  режим” темасын

кабатлау.

1

д/м сөйләм

Хәзерге заман хикәя фигыль кушымчаларын, вакытны әйтә белү күнегүләрен ныгыту

37

Контроль эш “Көндәлек  режим”. (I яртыеллыкка)

1

38

Хаталар өстендә эш. Саннар.

Мин чисталык яратам (7 сәгать)

39

(56)

“Алсу – пөхтә кыз” хикәясендәге лексик-грамматик материал. 

1

ЛКФ

 

Әңгәмә;  яңа сүзләр өстендә эш; сорауларга җаваплар; сабын белән юына, кич белән чистарта структураларын сөйләмдә куллану

Шәхси гигиена турында сөйли белү

40

(58)

“Алсу – пөхтә кыз” хикәясе өстендә эшне дәвам итү.

1

д/м сөйләм

Саннарны кабатлау, хәзерге һәм үткән заман хикәя фигыльләрне кабатлау; хикәяне үзгәртү

41

(59)

“Акыллы малай” хикәясендәге  лексик -грамматик материал.

1

ЛКФ

Әңгәмә;  яңа сүзләр өстендә эш; сорауларга җаваплар; исемнәрнең тартым белән төрләнешен ныгыту, бер-береңне мактый белү.

Шәхси гигиена турында сөйли белү

42

(64)

Без походка барабыз.

1

ЛГКК

Диалог төзү; ситуатив күнегүләр; картина өстендә эш; каядыр баруны  бергәләп планлаштыра белү

Диалог төзү

43

(66)

“Табиб янында” текстындагы лексик-грамматик материал

1

ЛГКК

 

Яңа сүзләр өстендә эш; сорауларга  җаваплар; табибка кайсы җирең авыртуын әйтә белү.

“Табиб янында” уены, диалог төзү

44

(70)

Кемгә? Нәрсәгә? сораулары һәм аңа җавап.

1

ГКФ

Диалог төзү,ситуатив күнегүләр, җөмләләр төзү; Кемгә? нәрсәгә? сораулары һәм аларга җаваплар бирә белү.

Карточкалар белән эшләү

45

(71-72)

“Мин чисталык яратам” темасын кабатлау.

1

д/м сөйләм

Безнең гаилә (11 сәгать)

46

(73)

Минем гаиләм.

1

ЛКФ

Әңгәмә; яңа сүзләр өстендә эш; сорауларга җаваплар;

исемнәрнең тартым белән төрләнешен камилләштерү.

Гаилә турында сөйләү

47

(75)

Исемнең төшем килеше белән төрләнеше.

1

ГКФ

Яңа  сүзләр өстендә эш; ситуатив күнегүләр; исемнең төшем килеше белән төрләнешен ныгыту.

Диалогны яттан сөйләү

48

(79)

«Әни табын әзерли» хикәясе өстендә эшне дәвам итү.

1

ЛГКК

Рольләргә бүлеп  текстны уку; сорауларга җаваплар бирү; ситуатив күнегүләр; исемнең төшем килеше белән төрләнешен ныгыту.

Рольләргә бүлеп  текстны уку

49

(80)

«Ял көне» хикәясендәге лексик-грамматик материал.

1

ЛКФ

Текстны сәнгатьле уку; сорауларга җаваплар; бер-береңә бәя бирү,

хәзерге заман хикәя фигыльнең 1 зат берлек һәм күплек саны

Текстның эчтәлеген сөйләү

50

(82)

«Ял көне» тексты өстендә эш.

1

ЛГКК

Фигыльләрне үткән заман формасына кую; грамматик күнегүләр

51

(83)

«Ял көне» хикәясе өстендә эшне дәвам итү.

1

ЛКК

Грамматик күнегүләр, диалогларны дөрес тәртиптә урнаштыру

52

(84)

“Айдар бездә кунакта” хикәясендәге лексик-грамматик материал.

1

ЛГКК

Табын янында үз-үзеңне тоту турында сөйләшү; диалог төзү; ситуатив күнегүләр, итагатьле сүзләрне сөйләмдә куллану.

Бер-береңне табынга чакыра, кыстый белү,рәхмәт әйтү.

53

(86)

Мин кунак көтәм.

1

ЛГКК

Табын янында үз-үзеңне тоту турында сөйләшү; диалог төзү; ситуатив күнегүләр, үткән заман хикәя фигыльнең  зат-сан белән төрләнеше.

Бер-береңне табынга чакыра, кыстый белү,рәхмәт әйтү.

54

(87)

«Кунаклар килгәч» хикәясендәге лексик-грамматик материал.

1

ЛГКК

Табын янында үз-үзеңне тоту турында сөйләшү; диалог төзү; ситуатив күнегүләр; үткән заман хикәя фигыльнең  зат-сан белән төрләнеше.

Бер-береңне табынга чакыра, кыстый белү,рәхмәт әйтү.

55

(88)

Үткән заман хикәя фигыльнең барлык- юклык формасы.

1

ГКК

Диалог төзү,ситуатив күнегүләр, җөмләләр төзү; үткән заман хикәя фигыльнең  зат-сан белән төрләнешен камилләштерү.

Хәрәкәтне белдерүче сүзләрне кабатлау

56

(89)

Үткән заман хикәя фигыль кушымчаларын кабатлау.

1

ГКК

Диалог уку, фигыльләрне дурес куллану; граматик күнегүләр

Кыш (11 сәгать)

57

(92)

«Кыш килә» хикәясендәге лексик-грамматик материал.

1

ЛКФ

Яңа сүзләр өстендә эш; картина өстендә эш; исемнәрнең күплек саны

Кышкы табигатьне сурәтли  белү

58

(94)

«Без кошларга булышабыз» текстындагы лексик-грамматик материал.

1

ЛГКК

Текстны сәнгатьле уку; сорауларга җаваплар; үткән заман хикәя фигыльнең  зат-сан белән төрләнешен камилләштерү

Диалог төзү һәм сөйләү.

59

(96)

«Без кошларга булышабыз» тексты өстендә эшне дәвам итү.

1

ЛГКК

Текстны сәнгатьле уку; сорауларга җаваплар; үткән заман хикәя фигыльнең  зат-сан белән төрләнешен камилләштерү

Диалог төзү һәм сөйләү.

60

(97)

«Кыш бабай җыры» шигырендәге лексик-грамматик материал.

1

ЛКК

Дөрес уку, тәрҗемә итү, нинди? соравына җавап бирү; диалогны тулыландыру, сөйләшү

61

(99)

«Чыршы бәйрәме» текстындагы  лексик-грамматик материал.

1

ГКФ

Картина өстендә эш; яңа сүзләр өстендә эш; текстны  уку һәм тәрҗемә итү; рус биюе, куян булып киенә структураларын сөйләмгә кертү.

Чыршы бәйрәме турында сөйли белү

62

(102)

Үткән заман һәм хәзерге заман хикәя фигыльләр.

1

ГКК

Фигыльләрнең заманын үзгәртү, җөмләләр төзү; диалог уку, диалог үрнәгендә сөйләшү

63

(103)

Без тауга барабыз.

1

д/м сөйләм

Текстны сәнгатьле уку; сорауларга җаваплар бирү; үткән заман хикәя фигыльнең  зат-сан белән төрләнешен камилләштерү

Кышкы уеннар турында сөйли белү

64

(106)

Фигыльнең барлык-юклык формалары.

1

ГКК

Диалог төзү,ситуатив күнегүләр, җөмләләр төзү; капма-каршы мәгънәле сүзләрне сөйләмдә куллану.

Кышкы уеннар турында сөйли белү

65

(107)

Капма-каршы мәгънәле сүзләр.

1

ЛКФ

Рәсем буенча, схема буенча җөмләләр төзү, грамматик күнегүләр,

дөрес уку

66

(109)

«Тауда» хикәясе өстендә эшне дәвам итү.

1

ЛГКК

Текстны сәнгатьле уку; сорауларга җаваплар бирү; өйрәнелгән фигыль  формаларын ныгыту.

Текстның эчтәлеген сөйләү

67

(111)

“Кыш” темасын кабатлау.

1

д/м сөйләм

Сорауларга җавап бирү, котлау язу,

чыршы бәйрәме турында сөйләү

68

Контроль эш “Кыш”.

(III чиреккә)

1

Контроль эш эшләү

69

Хаталар өстендә эш. Сорау алмашлыклары.

Яз (5  сәгать)

70

(113)

Ф. Кәримнең “Яз җитә” шигерендәге лексик-грамматик материал.

1

ЛКФ

Картина өстендә эш; яңа сүзләр өстендә эш; шигырьне сәнгатьле уку,

Кайчан? соравына җавап булган сүзләрне сөйләмдә куллану.

Шигырьне яттан сөйләү

71

(115)

“Яз” текстындагы лексик-грамматик материал.

1

ЛГКК

Текстны сәнгатьле уку; сорауларга җаваплар бирү; җылы яктан төзелмәсен сөйләмгә кертү

Язгы табигать турында сөйләү

72

(117-118)

“Яз” тексты өстендә эш (дәвамы).

1

ЛГКК

Диалог төзү,ситуатив күнегүләр, җөмләләр төзү; син һәм сез алмашлыкларының юнәлеш һәм төшем килешендә кулланылышы

8нче Март бәйрәме белән котлый белү

73

(120)

8 нче март бәйрәме белән котлау.

1

ГКК

Котлау язарга өйрәтү

74

(121)

«Яз» темасын кабатлау.

1

ГКК

Укучыларның белемнәрен камилләштерү

Татарстан – туган җирем (15  сәгать)

75

(123)

“Туган ягым” хикәясендә лексик-грамматик материал

1

ЛКФ

Текстны сәнгатьле уку; сорауларга җаваплар бирү

Бер-береңнең яшәү урынын сорый һәм кайда яшәгәнеңне әйтә белү.

Татарстан турында кыскача сөйли белү

76

(125)

“Туган ягым” хикәясе өстендә эшне дәвам итү.

1

ЛГКК

Текстны сәнгатьле уку; сорауларга җаваплар бирү; бер-береңнең яшәү урынын сорый һәм кайда яшәгәнеңне әйтә белү.

Татарстан турында кыскача сөйли белү

77

(126)

Кайда? Кайдан? Сорауларын кабатлау.

1

ЛКК

Өйрәнелгән фигыль  формаларын ныгыту.

78

(128)

“Татарстан – туган җирем” темасын кабатлау.

1

д/м сөйләм

Грамматик күнегүләр, сорау җөмләләр төзү

79

(129)

Мин  шәһәрдә яшим.

1

ГКФ

Диалог төзү,ситуатив күнегүләр, җөмләләр төзү; исемнәрнең тартым белән төрләнешен камилләштерү.

Үзеңнең шәһәрең турында сөйләү

80

(130)

Исемнәрнең иялек килеше белән төрләнеше.

1

ГКФ

Диалог төзү,ситуатив күнегүләр, җөмләләр төзү; исемнең иялек килеше белән төрләнешен ныгыту.

Җөмләләр төзү

81

(131)

Исемнәрнең иялек килешен кабатлау.

1

ГКК

Кемнең? соравына җавап булган сүзләрне табу, җөмләләр төзү; ситуатив күнегүләр

82

(132)

“Казан  кунагы” текстындагы лексик-грамматик материал.

1

ЛКФ

Текстны сәнгатьле уку; сорауларга җаваплар бирү; исемнең иялек килеше белән төрләнешен ныгыту.

Текстка сораулар  куярга

83

(134)

“Казан  кунагы” тексты өстендә эшне дәвам итү.

1

д/м сөйләм

Диалоглар буенча эш, сөйләшү, сорауларга уңай һәм кире җавап бирү

84

(135)

Мин кайда яшим?

1

ЛГКК

Тәрҗемә итү, сорауга җавап бирү, үрнәк буенча җөмләләрне дәвам итү

85

(137)

“Тәрбияле бала”текстындагы лексик-грамматик материал.

1

ЛГКК

Текстны сәнгатьле уку; сорауларга җаваплар бирү; исемнәрнең юнәлеш, урын-вакыт, иялек килешләрендә кулланылуы

Текстны рольләргә бүлеп  уйнау

86

(139)

“Юлда” текстындагы лексик-грамматик материал.

1

ЛГКК

Текстны сәнгатьле уку; сорауларга җаваплар бирү; үткән заман хикәя фигыльнең  зат-сан белән төрләнешен камилләштерү

Текстны сәнгатьле уку

87

(141)

“Юлда” тексты өстендә эшне дәвам итү.

1

д/м сөйләм

Рәсемнәрне кулланып җөмләләр төзү, текс өстендә эш

88

(143)

“Мин авылда яшим” текстындагы лексик -грамматик материал.

1

ЛГКК

Текстны сәнгатьле уку; сорауларга җаваплар бирү; фигыльләрнең зат-сан белән төрләнешен камилләштерү.

Текстның эчтәлеген сөйләү

89

(145)

Син хайваннарны беләсеңме?

1

д/м сөйләм

Картина өстендә эш; яңа сүзләр өстендә эш;  фигыльләрнең зат-сан белән төрләнешен камилләштерү.

Кибеттә (8  сәгать)

90

(148)

Киемнәр кибетендә. Минем киемнәрем.

1

ЛГКК

Картина өстендә эш; яңа сүзләр өстендә эш; исемнәрнең тартым белән төрләнешен камилләштерү

Бер-береңнең киемнәренә комплимент әйтә белү

91

(149-150)

Киемнәр кибетендә.

1

ЛГКК

“Киемнәр кибетендә” уены; хәзерге заман хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формалары

Кибеттә киемнәр сатып ала белү

92

(151)

“Матур киемнәр ” текстындагы лексик-грамматик материал.

1

ЛКФ

Текстны сәнгатьле уку; сорауларга җаваплар бирү; үткән заман хикәя фигыльнең  зат-сан белән төрләнешен камилләштерү

Текстның эчтәлеген сөйләү

93

(153-154)

“Матур киемнәр ” тексты өстендә эшне дәвам итү.

1

ЛГКК

Текстны сәнгатьле уку; сорауларга җаваплар бирү; үткән заман хикәя фигыльнең  зат-сан белән төрләнешен камилләштерү

Текстның эчтәлеген сөйләү

94

(155-156)

Әйдә уйныйбыз.

1

 ЛГКК

Диалог төзү,ситуатив күнегүләр, җөмләләр төзү; исемнәрнең тартым белән төрләнешен камилләштерү

Диалог төзү

95

(157)

«Ашамлыклар  кибете»  темасына лексик-грамматик материал.

1

ЛГКК

Диалог төзү,ситуатив күнегүләр, җөмләләр төзү; бар әле, алып кайт әле структураларын сөйләмгә кертү

Диалог төзү

96

(161)

«Кибеттә» темасына сөйләшү.

1

ЛКК

Диалог төзү,ситуатив күнегүләр, җөмләләр төзү; өйрәнелгән фигыль  формаларын ныгыту.

Киемнәр, ашамлыклар сатып ала белү

97

(163-164)

“Кибеттә” темасын кабатлау.

1

д/м сөйләм

Укучыларның белемнәрен камилләштерү

98

Еллык контроль эш.

1

99

Хаталар өстендә эш. Сыйфатлар.

1

Җәй (3 сәгать)

100

(167)

Җәй җитте” тексты өстендә эшне дәвам итү.

1

д/м сөйләм

Диалог төзү, картина буенча җөмләләр төзү; фигыльләрнең хәзерге заман формасы

Текстның эчтәлеген сөйләү

101

(169-170)

“Мин җәйне яратам” темасына лексик-грамматик материал.

1

ЛГКК

Диалог төзү, картина буенча җөмләләр төзү; фигыльләрнең хәзерге һәм үткән заман формасы

Җәй турында хикәя төзү

102

(176)

“Сабантуй – күңелле бәйрәм” темасына лексик-грамматик материал.

1

ЛГКК

д/м сөйләм

Әңгәмә; яңа сүзләр өстендә эш; сорауларга җаваплар;

хәзерге һәм үткән заман хикәя фигыльләр.  

Рәсем буенча хикәя төзү

ӘДӘБИЯТ  ҺӘМ ИНТЕРНЕТ-РЕСУРСЛАР

  1. Р.З.Хәйдәрова, Р.Һ. Рангулова. Татар теле һәм уку китабы. Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 2 нче сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Ике кисәктә. Казан, “Мәгариф”, 2009.
  2. Р.З.Хәйдәрова, Л.Ә.Хәйдәрова. Татар теле дәресләре. 2 нче сыйныф. Рус телендә сөйләшүче балалар белән эшләүче укытучылар өчен кулланма.  Казан, “Мәгариф”, 2003.
  3. Хайдарова Р.З., Гиниятуллина Л.А. Сборник ситуативных упражнений по татарскому языку для русскоязычных учащихся. Н.Челны, 2004.
  4. Р.З.Хайдарова, Р.Л.Малафеева. Татарский язык в таблицах. Н.Челны.
  5. Презентациялар: “Көз”, “Җиләк-җимешләр”, “Яшелчәләр”, “Кыргый хайваннар”, “Яз”, “Кыш”.
  6.  Компакт-диск “Татар телле заман”. “Мин татар телен өйрәнәм” сериясеннән.
  7.  Тематик папкалар: “Этләр – безнең дусларыбыз”, “Ел фасыллары”, “Татар халык ашлары”.
  8.  http://edu.tatar.ru
  9. www.yandex.ru


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

эш программасы 6 сыйныф

Р.З.Хәйдәрова дәреслеге буенча эш программасы...

11 нче сыйныф өчен татар теле һәм әдәбиятыннан эш программасы (сәгатьләр күләме атнага 2 сәгать, елга 68сәг ать)

Аңлатма язуы Эш программасы статусы.            Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм ...

1нче сыйныф өчен татар теле һәм укудан белем бирү программасы

И.Л.Литвинов, Э.Р.Садыйкова, Л.И.Гарипова “Татар теле.Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең  1 нче сыйныфы өчен дәреслек”. Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010...

1 нче сыйныф. Эш программасы.

1 нче сыйныфның рус төркеме өчен татар теленнән эш программасы....

6 сыйныф өчен эш программасы

6 нчы  сыйныф өчен татар теленнән эш программасы түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:1.”Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасындагы башка телләр турында” Т...

11нче сыйныф эш программасы.

11нче сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы....

Татар әдәбияты 7 сыйныф, эш программасы

Татар урта гомуми белем бирү мәктәпләренең 7 нче сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан эш программасы...