Наркомания-замана чире.
методическая разработка (10 класс) по теме

на                 Наркоманлыкны булдырмау, балалар организмына наркотик  матдәләрнең зарары, яшүсмерләрне әфьюн кулланырга этәргән сәбәпләр һәм бу яман Чирдән котылу юллары турында сөйләү- аңлату.

                               

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Наркомания-замана чире.62 КБ

Предварительный просмотр:

Эшлекле уен.

Максат: наркоманлыкны булдырмау, балалар организмына наркотик              

                матдәләрнең зарары, яшүсмерләрне әфьюн кулланырга этәргән  

               сәбәпләр һәм бу яман чирдән котылу юллары турында сөйләү-              

                     аңлату. 

   Бу чараны 10-11 сыйныф укучылары һәм ата-аналары арасында үткәрергә мөмкин.
    Сәхнәдә ике группа: «Аталар» һәм «Балалар» группасы. Кара-каршы утыралар. Сәхнә артында курай тавышы.Бераздан «Менә шундый заман җитәр» мөнәҗәтенең 3 куплеты яңгырый, көйләнә. Курай моңы астында мөнәҗәтнең калган өлеше укыла.
                                    “Менә шундый заман җитәр”.
                                                       (мөнәҗәт)
Дөньяда ямь бетәр шунда
Халык китәр уңга-сулга.
Изге гамәл һич кылмаслар
Тәмам мал күп булыр кулда.
Аталарда гайрәт бетәр,
Баларда шәфкать бетәр,
Туганнарда рәхмәт бетәр,
Менә шундый заман җитәр.
Биналары биек булыр,
Эче тулы зиннәт булыр,
Дин дөньясы бозык булыр,
Менә шундый заман җитәр.
Дин гыйлемен бетерерләр,
Фән гыйлемен күтәрерләр
Шуның белән көн күрерләр
Менә шундый заман җитәр.
Җаннары һич тыныч булмас,
Тәннәре һич сихәт булмас,
Нидән икәнен һич белмәс,
Менә шундый заман җитәр.
Яхшылыкка юл куймаслар,
Яманлыкка сүз катмаслар,
Хак сүзгә һич ышанмаслар,
Менә шундый заман җитәр.
Атасыз бала күп булыр,
Маллы кеше саран булыр.
Мәҗлесләрдә уен булыр,
Менә шундый заман җитәр.

Алып баручы. Менә шундый заман җитәр… Әйе, җитте ул заман. Без менә әлеге мөнәҗәттә тасвирланган заманда яшибез. Тирә — ягыбызны тәртипсезлек, әдәпсезлек, бозыклык, шәфкатьсезлек, битарафлык чолгап алган. Эчүчелек көннән-көн киңрәк колач җәя. Яшьләребез арасында наркомания, СПИД корбаннары көнләп түгел сәгатьләп арта.
Алып баручы Бөек шагыйребез Г. Тукай халкыбыз турында«шагыйрь ул, әдип ул» дип бик белеп әйткән. Юкса безнең әби-бабаларыбыз бүгенге көннең киләсен каян белерләр иде. Зирәклекләре, алдан күрүчәнлекләре, тормыш тәҗрибәләре ярдәм иткәндер, мөгаен. Бәлки, алар «Корьән-и-Кәрим»гә таянганнардыр. Ләкин ни булса да булган, без, аларның балалары, акыл ияләренең кисәтү- искәртүләренә колак салмаганбыз. Һәм менә нәтиҗә…
 
Алып баручы  Кайды ялгыштык без? Алга таба да шулай барса, кая барып чыгарбыз без? Милләт буларак югалмабызмы? Нишләргә? Бу сорауларны хәзер күпләр бирә. Җаваплары да бар, әмма төрлечә. Без дә менә бу залга бүгенге көнебез, киләчәгебез турында сөйләшүне яңартырга, каткан күңел-ләребезне йомшартып, битарафлыгыбызны уятып, аз булса да алдагы проблемаларны хәл итәрдәй нинди эш- гамәлләр кылып булуын ачыкларга җыелдык.
Алып баручы Әхлагыбыз, язмышыбыз турында күп сөйлибез. Хуҗа Насретдин әйткәндәй, «хәлвә, хәлвә» дип кенә авызга хәлвә тәме керми. Күп сөйләп, бер генә файдалы эш- гамәлләр кылмасак, эшләмәсәк, буш сүз сөйләүдән бер мәгънә дә чыкмас.
Алып баручы Без бүгенге сөйләшүне бераз үзгәрәк формада алып барырга булдык.Сезнең каршыгызда, «Аталар» һәм «Балалар» утыра. Без аларны шартлы рәвештә шулай атарбыз. Залдагылар исә «Күршеләр» булыр.
Аталар һәм балалар арасында гомер-гомергә фикер каршылыгы булган. Тормыш тәҗрибәсенә таянган аталар бер төрле фикерләгән. Романтик рухлы, хыллар белән канатланган, бүгенге көн белән яшәргә яраткан балалар икенче төрлерәк уйлаган. Үзенчә һәр ике як та хаклы булган.
Алып баручы Хакыйкать бәхәстә туа, ди бит. Без дә бүген бераз бәхәсләшеп алырбыз. Бәхәскә «Күршеләребезне» дә чакырабыз. Сорауларга җаваплар биргәндә, «балалар» ягы, без дә алар белән килешәбез, дип котылырга әзерләнеп утырмагыз. Без хәзерге заман балаларыннан эшлекле, заманча, үткен җаваплар көтәбез.
Берече сорау.  Кайда ялгыштык без? Ялгышыбызның сәбәпләре?
Нишләргә? Сүзне аталардан башлыйк. «Аталар сүзе- акылның үзе»,-ди бит халык.(Аталар группасы: тәрбия процессында ата-бабаларыбыз калдырган педагогик мирастан баш тарту, диннән баш тарту. Чит илләрнең пропа-гандасы, бигрәк тә үзгәртеп корудан соң. Ил таркалу, бердәм законнар бул-мау, илдә тәртип булмау, телевидение һәм илдәге «демократия» һ.б.)
(«Балалар» группасы: яшьләр арасында да төрлесе бар. Бик яхшы, тәртипле, тәрбияле яшьләр бар. Яшьләр- замана җимеше.Заман белән бергә атлыйлар).
Икенче сорау. Хәзерге вакытта кайбер мәктәпләр, гимназияләр укыту программаларына «Әхлак дәресләре», «Халык педагогикасы нигезләре», – «Дин дәресләре» кертәләр. Мәктәпләргә мондый төр дәресләр укытылуга карашыгыз? Кирәкме алар? Файдасы булырмы? («Аталар» группасы. Һичшиксез кирәк… Адәм баласына иң кирәкле сәламәтлек, әхлак, зәвык, тәртип, чисталык, милли патриотизм, хезмәткә аңлы караш- барысы да халык педагогикасында һәм диндә төп урынны алып тора.)
(«Балалар» группасы. Әмма бу төр дәресләрне хәзерлекле, белемле, халык арасында абруе булган кешеләр укытырга тиеш. Программалар, дәреслекләр кирәк. Теләсә кем теләсә нәрсә укытыргә тиеш түгелдер. Моның файдасына караганда зыяны гына булырга мөмкин.)
Өченче сорау. Бөек мәгърифәтчеләребездән К. Насыйри «Балалар яшь агач кебектер. Кечкенә вә яшь вакытында тәрбияне кабул итмәк ансат булыр»,- дигән. Р. Фәхретдинов исә:« Бала чакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы үзгәртә алмас»,- дигән. Мәгърифәтчеләребез тәрбияне гаиләдән башларга куша. Тәрбиянең 80-90 проценты гаиләдә бирелә, ди галимнәр Мәктәпкә кергәч кенә тәрбия итеп соңармыйбызмы?

Дүртенче сорау. Гадәттә, әби-баба белән үскән балалар тәртиплерәк, әдәпле-рәк, шәфкатьле, мәгънәле, эш сөючән булып үсә, дигән фикер яши. Дөрес, яшь гаилә өчен кайнана, кайната белән яшәүнең проблемалы яклары шактый. Әмма алтыны бирми бишне алып булмый. Әби-бабай белән яшәүгә һәм югарыда әйтелгән фикерләргә карашыгыз?(«Аталар» группасы. Гадәттә, яшь вакытта кеше үз баласына җитәрлек, тиешле тәрбияне биреп бетерә алмый. Эш, тормыш мәшәкатьләре...Ә олыгайгач, үзенең бала тәрбияләү өлкәсендәге ялгышларын оныкларында кабатлыйсы килми. Бөтен туплаган тәҗрибә оныклар тәрбиясенә китә. Әби-баба белән тору- төп нигезне саклау, дигән сүз дә бит әле ул. Нигез сакланса, нәсел таркалмый, авыл, милләт яши.)
(«Балалар» группасы. Әмма бөтен кеше дә әби -бабай белән яши алмый. 3-4 малайлы гаиләләр була. Ата- ана үзе яхшы, үрнәк, әдәпле, хезмәт сөючән булса, бала шуңа карап та үсә. Һичшиксез, балаларны әби-бабасы белән аралаштыру кирәк. Кайбер яшь гаиләләр, ачу тотып, балаларын өлкәннәр янына җибәрмиләр.)
Алып баручы.  Ә хәзер сәхнәгә яшь кунагыбызны чакырабыз. (Бер әдәпле, үрнәк гаиләдә үскән баланы чакырып, әңгәмә үткәрергә мөмкин. Бу бала берәр концерт номеры белән чыгыш ясаса, тагын ду уңышлырак булыр).
Алып баручы.(чиратлап әйтеп баралар, саннар     күрсәтелеп барыла) Саннар дөньясына гына игътибар итик әле. Сан- сыйфатның көзгесе, диләр.
- Татарстанда яшәүче халыкның 0,5 % гына эчмәүчеләр исәбенә керә.
- Узган ел Россиядә ялган, ясалма аракы эчеп, 40 мең кеше бакыйлыкка күчкән.
-Татарстанда 100 мең, Россиядә 12 млн. наркоман бар. Ә рәсми статистик мәгълүматларга караганда, Россиядә-3 млн., Татарстанда- 9 мең наркоман исәпләнә.
- Соңгы елларда гына да безнең республикада наркотиклар буенча 1000нән артык җинаять эше ачылган.
-Шунысы йөрәкне тетрәтә: наркоманнар арасында балалар һәм яшүсмерләр саны артканнан арта бара. Наркоманнарның 13% ы- 12- 13 яшьлекләр, 60% — яшүсмерләр.
-Статистик мәгълүматлар раславынча, кешеләр һәр елны 3600 миллиард сигарет тарта.
- Дөньяда барысы 35 миллион СПИД белән авыручы теркәлгән. Ә Татарстанда  95 кешегә ВИЧ инфекциясе диагнозы куелган.
Алып баручы.Без 21 гасырга да аяк бастык. 4 афәт белән! Без сезне бүгенге көндә 4 афәттән сакланырга чакырабыз. Әнә, аның берсе үзенең корбаннарын эзләп килеп тә җиткән инде.
Сәхнәгә, музыка астында (ритмик музыка) бик ямьсез рәвешле  Тәмәке керә.
Тәмәке. О дусларым, мине көтеп тордыгызмы? Менә мин- Тәмәке . Мин үземнең клиентларымны бик яратам һәм хуш исем белән алдап, аларның барысын да әкеренләп кабергә тартам!
Сәхнәгә, музыка астында ,» Мальборо» керә (кыз, бик стильный киенгән)
Мальборо. О, гуд монинг! Май нейм ис Мальборо! Хау а ю! Мине хәзерге заманда яшьләр, бигрәк тә кызлар яратып тарта. О, мине барысы да ярата. О, мин матур! О, мин хуш исле! Ә шулайда мин мәкерле, барысын да агулыйм!
Тәмәке  Әй сез, татар малайлары! Сезгә сер итеп кенә әйтәбез: ташлагыз безне, без сезгә үпкәләмибез. Үпкәгезне чертәсегез, тын юлларыгызны зарарлап, мәңгелек күксәү буласыгыз килмәсә, тәмәкенең бер генә төренә дә якын бармагыз!
(Ишек шакыйлар.Тук— тук!)
 Алып баручы. Әнә тагын бер афәт килә.
Сәхнәгә Аракы керә( җырлый).
Минем исемем- Аракы,
Алкогольле эчемлек.
Мине эчкән һәрбер кеше
Йөри һәрчак исереп.
Киемнәрне алмаштырам
Көннән- көн гел яңага.
Алдап кеше кызыктырып,
Эчертеп аздырырга.
Исемнәрем бик күп төрле:
Ледоффы бар, Бөгелмә.
Бик нык көчле батырлар да
Мине эчкәч бөгелә.
Кәеф- сафа кордырам,
Башларын әйләндерәм.
Күбрәк эчеп ташласалар,
Дуңгызга әйләндерәм. (“Менә, малай, мин сиңа әйтим” көенә).
Әһә, мине генә көтеп тора идегезме? Әйе шул, минсез дөнья сансыз! Минсез бер генә эш тә бармый. Минсез калсалар, бик күпләр авырый башлый. Әйтик, аларның башлары ярыла, кәефләре төшә.
 Алып баручы. Аракы, әй Аракы! Сиңа башкача дәшеп тә булмый. Әфәнде сүзе дә, иптәш сүзе дә батмый. Шулай да үзең белән якыннанрак таныштыр әле.
Аракы. Минем туган җирем- Гарәбстан.Мине гарәп алхимиклары уйлап тапкан һәм әль- көһел дип атаганнар. Мин байтак яшьтә инде, әмма картаерга һәм бирешергә исәпләмим. Көннән—көн яшәрә генә барам. Юлларым көннән— көн киңәя генә.
Минем минимум план:
1) кешеләрне юлдан яздыру;
2) гаиләләрне таркату;
3) ятимнәр, гарип, авыру, ярым юләр балалар санын арттыру.
Максимум план: милләтләрне, илләрне, планетаны юк итү.

Алып баручы.Уф, нинди куркыныч! Ай, тагын нинди афәт килә?
(Сәхнәгә Маска керә.Ул йөзенә куркыныч, карчык сурәтле маска каплаган кыз.) Кем сез?
Маска. Мин Чулпан исемле кыз идем
Алып баручы. Нигә идем дисез?
Маска. Әйе, идем дим. Миңа әле 20 генә яшь булса да, хәзер яшәмим. Минем хәзер бар шөгылем- наркотик табу. Мине башка бер нәрсә дә кызыксындырмый.
Алып баручы. Ничек бу көнгә төштегез соң?
Маска. Моннан ничәдер еллар элек миңа 15 яшь иде. Мин бик матур сөйкемле бер кыз идем. Әнә ул минем яшьлегем ( сәхнәгә бик чибәр, яшьлек дәрте бөркелеп торган кыз керә. Ул шат күңелле, музыка астында бии, бөтерелә). Ул шундый якын, әмма безнең арада — упкын.Башта кызык итеп кенә тәмәке тартып карадым, аннан бәйрәмнәрдә генә дип аракы да капкалый башладым. Шуннан шул: аракы эчкән җирдә кәеф- сафа корыла, наркотик-ларга да бик тиз ияләштем.Моның белән генә бетмәде әле. Сез миннән белеп курыктыгыз. Мин иң куркыныч булган афәтне- СПИД вирусын эләктергән-мен. Үз теләгем белән алып барган мәгънәсез һәм җиңел тормыш минем өчен менә шулай аяныч төгәлләнде.
Алып баручы.Ничек инде төгәлләнде? Сез хәзер кая барасыз соң?
Маска. Кая барыйм? Билгеле инде — үлемгә!
(Шул вакыт сәхнәгә Әҗәл керә. Кулында папка, ручка.Кыз янына килә, папкпны ачып, кул куйдырта һәм үзе белән алып чыгып китә.)
Алып баручы. Әйе, һәр бәланың, һәр фаҗиганең башы тәмәке һәм аракыдан башлана. Иң элек бу куркыныч афәтләрдән сакланыгыз!
Сәхнәгә барлык катнашучылар чыгып тезелә. Алар түбәндәге шигырь юлларын бер-бер артлы сөйлиләр:
1. Юк, кызыкмыйк тәмәкегә
Ул гомерне кыскарта.
Һәрбер кеше каршы чыксын
Тәмәкегә карата.

2.Никотин- агулы матдә.
Әкрен генә тәэсир итә һәр әгъзага.
Кеше сизми, агулана, чиргә сабыша,
Бу гадәтне вакытында ташламаса.

3. Борынгыдан килгән мәкаль дөрес әйтә:
Тәмәке белән бергә тартучы да яна.
Бу сүзләрнең хаклыгына мин ышанам,
Татар кешесе! Шуңа күрә сиңа дәшәм:
Тәмәкене тарта башламагыз!
Башласагыз ташлагыз!
Гомрегезне көчле рухлы булып
Чын кешечә яши башлагыз!

4.Эчүчелек- афәт, эчүчелек-үлем.
Нәрсә генә эчми газиз халкым бүген.
Безгә зәгыйфь тормыш, нурсыз күзләр түгел
Ихтыяр һәм акыл кирәк бүген.

5. Эчүчелек белән янәшәдә
Атлый бары үлем, авыру.
Бу фаҗига, бу үлемгә каршы
Акылыңнан башка юк дару!

6.Ышанма син, чир — авырулар аша
Бәхет килгәне юк кешегә.
Наркотиклар җыеп, акылыңны җуеп
Агу сипмә яшьлек төсеңә.

7.Баш әйләнә, сиңа рәхәт кебек
Тик бу мизгел алдый сине бел!
Котсыз тормыш, авыру көтә сине
Наркотик куллансаң шуны бел!

8.Кәефне энәдән эзләмә,
Кадалма яшь ефәк тәнеңә.
Тап син ул кәефне тирәңдә
Кояшка үрелгән гөлләрдә.
Эзләмә агудан бәхетне.

9.Бәхетне табалар хезмәттә.
Рәхәтлек бирәләр күңелгә
Дусларча сузылган куллар да,
Алдагы кояшлы юллар да.

Алып баручы.Татар кешесе! Сак бул! Безнең тирәбездә эчкечелек, наркомания, рухи пычраклык кебек куркыныч афәтләр йөри.Бу афәтләргә каршы торыр өчен сиңа аек акыл, сәламәт рух кирәк.Үзеңдә яшьтән үк ихтыяр көче тәрбиялә!
Алып баручы. Татар кешесе! Киләчәккә кара! Киләсе буынның язмышы өчен син дә җаваплы. Нәселеңнең рухи, физик һәм милли сәламәт булуы синең кулыңда. Сәламәт тәндә — сәламәт акыл. Дөньяда ,бәхетсез булуга караганда,бәхетле булу җиңелрәк. Шуңа күрә мин сезгә әти-әниләрегезне,  якыннарыгызны, дусларыгызны, укытучыларыгызны, тормышны яратырга, яхшы укырга ,бер-берегезгә,иптәшләрегезгә ярдәм күрсәтә белергә, дус булырга  киңәш итәм.

 (Кичә “Юкка түгел,юкка түгелдер” җыры белән тәмамлана)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Статья "Чире парăнма çуралман"

Вăйлăрах, çỹлерех, хăвăртрах...

И.Лисаев "Чире парăнма çуралман" хайлавĕ

чувашская литература 6 класс...

Иван Лисаев "Чире парăнма çуралман" повесть.

Урок чувашской литературы для 6 класса с использованием ИКТ. Развивать здоровый образ жизни через положительный образ художественного произведения....

Эчкечелек-заман чире

laquo;Яшьлеген юмарт тараткан – картлыгын ялгыз яраткан» ди халык мәкале. Сезнең бит балаларыгызны язмыш җилләренә каршы торырга өйрәтәсегез бар, балаларыгызның күз яшен бокалларга салып ...