Эчкечелек-заман чире
материал на тему

Каримова Кадрия Фаиловна

«Яшьлеген юмарт тараткан – картлыгын ялгыз яраткан» ди халык мәкале. Сезнең бит балаларыгызны язмыш җилләренә каршы торырга өйрәтәсегез бар, балаларыгызның күз яшен бокалларга салып эчмәсәгез иде. Аек тормышка омтылыйк!

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл echkechelek-_zaman_chire.docx31.15 КБ

Предварительный просмотр:

                                 Доклад: “Эчкечелек заман чире”

  Спиртлы эчемлекләрнең зыяны, алкоголизмның киң җәелүе турында күпме генә чаң каксак та, ни кызганыч, җәмгыятебез әлеге проблемадан һаман булса арына алмый. Элегә күрелгән чаралар аз, булганнары да тиешле нәтиҗәләр бирми. 

   Кайсыберәүләр дөнья мәшәкатьләренә чыдый алмый эчә башлый. Кешенең эчүгә бирелеп, үзенә һәм иң якын кешеләренә күпме зыян салганын аңламавы бик тә аяныч. Беренчедән, исерткеч эчемлек кешенең акылын җуя, икенчедән, саулыгына зыян китерә. Өченчедән, гаиләсенә кайгы алып килә һәм бу сәбәпләрне тагын да дәвам итәргә мөмкин булыр иде. Шуңа күрә, кайгылы чакта аракы күңелне тынычландыра, шатлыклы вакытта күңелне күтәрә дигән фикерләр бары тик сафсата гына. Алкоголизм бик тә җитди авыру һәм ул дәвалауны таләп итә.

  Эчкечелекнең зур зыян китерүе бар өлкәләрдә дә ачык чагыла, ләкин гаиләдә бу аеруча ачык күренә: гаиләләр таркала, бар гаилә әгъзаларының да психикасына зыян килә, эчкечелек аркасында чирле буын туа.

  Алкогольнең кеше организмына зыянлы тәэсире турында күп сөйләргә мөмкин булыр иде. Ләкин, шуңа карамастан, кайсыберәүләр аның зыяны турында артык уйлап бирми, чөнки аракы салынган чәркәне күтәреп кую алар өчен инде яшәү рәвешенә әверелгән. Кемдер, исерткечнең зыяны турында белә торып та, аны бүгенге катлаулы тормышның аерылгысыз юлдашы саналган депрессиягә каршы “дару” итеп куллана. Кемнәрдер аракы-шәрапны тик бәйрәмнәрдә генә куллана-куллануын. Ләкин аз гына микъдарда спирт куллану да сәламәтлеккә җитди зыян китерергә сәләтле.

...Тәүге тапкыр аракыга үрелгән яшь кешенең берсе дә эчкече булырга җыенмый. Алкоголь – гаять зур җимерү көченә генә ия түгел, торган саен үзенә күнектерә, тарта торган наркотик та ул. Беренче рюмка никадәр яшьрәк чакта эчелсә, аның нәтиҗәләре дә шулкадәр иртәрәк, авыррак сизеләчәк. 
Әлбәттә, һәркем үз-үзеннән: “Бүген генә эчәм дә, мин башкалар кебек түгел, бу агулы эчемлеккә бирешмәм”, – ди. Ә бит эчүче кешенең ихтыяры бик тиз йомшара, шуңа күрә дә андый кеше мактануын дәвам итә.
Эчүгә сабышмау өчен иң яхшысы – яшьтән үк шәраб эчүдән баш тарту. Ышаныгыз миңа: үз гомеремдә бер тапкыр да эчеп исермәгән, гомере буе алкогольдән сакланып килгән кешеләр һичбер вакыт үкенмәгәннәр. Күп кенә кешеләрнең эчкечелеккә ваемсыз караулары бөтенләй гаҗәп. 


Алкоголь барыннан да элек психик халәтнең югары үзәкләренә, аерым алганда, игътибар итү һәм үзеңә контроль ясау үзәкләренә тәэсир итә. Исергәндә уйлап эш итү югала, артык күп сөйләү, уйлап җиткерелмәгән адымнар, үзеңнән бик тә канәгать булу тойгысы әнә шуннан килә. Монда исә күңелдә матур тойгылар калдыра торган чын мәгънәсендә күңел ачу юк һәм була да алмый.

 “Ир эчсә – мунча, хатын эчсә – йорт яна” дигэн суз бар. Ана кеше эчкечелеккә китсә, гаиләдә чын трагедия башлануын көт тә тор! Элек-электән хатын-кыз гаилә учагын саклаучы, балалар тудырып, нәселне дәвам итүче булып саналган. Шагыйрьләр аларны «яшәү яме», «илһамчы», «якты маяк» дип атый. Ләкин һәркөнне хәмер эзләп таң аттырып, рюмка тотып кояшны офыкка озатучы хатын-кыз кемгә яшәү яме, илһам бирсен дә, аның учагында нинди ут дөрләсен ди. Ни кызганыч, районыбызда (авылыбызда) мондый хатын-кызлар да бар шул. Тагын да аянычрагы – әлеге аналар тәрбиясендә балалары үсә, алар иза чигә.Бүген безнең илдә генә түгел, бар дөньяда хатын-кыз эчкечелегенең артуы күзәтелә. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, гүзәл затлар ир-егетләргә караганда эчкечелеккә тизрәк бирешә, аларның организмы шулай корылган. Кагыйдә буларак, гүзәл затлар үзләренең әлеге проблемасы турында яшерергә тырыша, алар арасында дәваланырга теләүчеләр дә чагыштырмача аз.

Хатын-кызның эчүгә сабышу этаплары:

  • Яшьтәшләр белән күңел ачулар, эштә хезмәттәшләр белән уртак бәйрәмнәр, гаиләдә туган көннәр – барысы да аракы белән уза.
  • Тора-бара хатын-кыз һәр күңелсезлекне, стрессны хәмер белән җиңә башлый.
  • Спиртлы эчемлекләргә тулысынча бәйле булуын аңламый, теләсә кайчан туктармын дип уйлый. Тик эчкечелек ул ангина түгел, аның билгеләре булмый. Бу бәйлелек һәр чәркә белән акрын-акрын килә.
  • Хатын-кыз аракысыз яши алмый башлый. Башкача ял итә белми. Эчмичә торса, анда невроз башлана.

Шунысы да бар: хатын-кыз ир-атка караганда хәмергә тизрәк ияләнә, аның организмы алкогольгә җиңелрәк бирешә. Әгәр бәйрәмнәрдә даими рәвештә эчсә, хатын-кыз бик тиз эчкечегә әйләнә.

Җәмгыятебез өчен шунысы аеруча куркыныч: эчкечелеккә китүләре аркасында бик күп ир-егетләр һәм гүзәл затлар ялгыз һәм баласыз торып калалар. Бу дәүләтебез өчен зур бәла. Шунысын да онытырга ярамый, иртә әти-әнисез калган балалар бик еш закон бозу юлына басалар, аннары эчкечелек юлы белән атлыйлар...

Ә үсмер балаларга ата-анасының тискәре үрнәгенең аянычлы нәтиҗәләре турында әйтеп торасы да юк.

Соңгы чорда гаилә алкоголизмы турында да күп сөйлиләр...

 Булачак гражданинның тышкы дөньяга булган мөнәсәбәте гаиләдә формалаша. Бала өчен иң зур авторитет – әти-әни һәм ул үз тормышын төзүне аларны кабатлаудан башлый.  Эчкечелек белән шөгыльләнгән гаиләләрдә балалар да аракыга иртә тартыла башлый. Әгәр әни кеше үзе  бер дә эчми, балаларына аракының зыянлы булуы хакында аңлатып үстерсә генә, бу гаиләдә киләчәктә аек тормыш сөюче бала үсәчәк.

Табиблар әйтүенчә, алкоголь бик кыска вакыт эчендә баланың характерын үзгәртә, аны төрле начар гамәлләр кылырга тартырга мөмкин. Мондый балаларга уку авыр бирелә, алар игътибарларын туплый алмыйлар, тиз арыйлар, фикер кырларын киңәйтә торган катлаулы мәсьәләләрне чишә алмыйлар, аларда иҗади дәрт-дәрман да булмый. Менә шулар сәбәпле, “авыр үсмер” проблемалары килеп туа да инде.

Тикшерүләр үткәреп шул ачыкланган: укучыларның мәктәптә өлгеру-өлгермәве турыдан-туры ата-ананың нинди тормыш алып баруы белән бәйле. Еш күңел ачарга яраткан, яки эчкечелеккә киткән гаиләләрдә үскән балаларның өлгерүдә сыйныфташларыннан сизелерлек калышуы дәлилләнгән. Эчкече ата-анадан туган балалар теге яки бу дәрәҗәдә психологик яки физик тайпылышлар белән дөньяга килә һәм алар гомер буена ата-аналары өчен дә, җәмгыять өчен дә авыр йөк булып яшиләр. 

Эчкече ата-аналар балаларының иң бәхетле чорын – балачагын, яшьлеген урлыйлар, тулыканлы тормыш белән яшәүдән мәхрүм итәләр. Эчкечелек – зәгыйфьләр, көчсезләр һәм артык йомшаклар шөгыле ул. Алкоголизм белән көрәш – катлаулы һәм авыр эш. 

Моннан ун-егерме еллар элек спиртлы эчемлекләрне күбрәк сәүдә өлкәсендә эшләүче, шәһәр җирендә яшәүче урта яшьләрдәге хатын-кызлар кулланса, хәзер бу чир төрле һөнәр ияләренә һәм авылларга да үтеп керде.

Шунысы куркыныч, хатын-кыз алкоголизмы көннән-көн яшәрә. Эчүгә сабышкан, алкогольле эчемлекләрне даими кулланучы хатын-кызларның 83 проценты 30 яшькә дә җитмәгән. Ә бит бу чор – хатын-кызларның гаилә корып, балалар үстерү, тормыш итәргә нык нигез салу вакыты.

  Минемчә, хатын-кыз эчкечегә әверелүен үзе дә сизми кала. Башта “кәефне күтәрү” өчен мәҗлесләрдә генә кабып куя, аннан соң, тәмен белеп алгач, дус-иш белән җыелышулар ешая. Шулай итеп, күбрәк эчкән саен, упкын читенә якынлаша бара. Эчкече  ялгышын  аңласа гына  аңа  медицина  ярдәме  нәтиҗәле  була. Хатын-кызлар  исә  гөл  кебек  нечкә  һәм саф,  яман  гадәт  аларны  бигрәк  тә  тиз  сындыра. Гүзәл затларның  эчкечегә әверелүе  бигрәк  тә  куркыныч, “ир  кеше  эчсә – ярты бәла,  хатын-кыз  эчсә – тулы  бәла” дип  юкка  гына  әйтмәгәннәр бит.

 Гаиләдә эчкече ир дә, хатын да бәлага әверелә, гаилә тормышын артка сөйри, яшәү ямен бетерә, балаларын кайгыга сала. Ул якыннарын кайгыртмый, гаилә тормышын яхшырту уенда да юк. Аракыдан аерыла алмаучыларны тәрбияләү дә, дәвалау да бик авыр эш. Бу мәсьәләдә киңәш кенә ярдәм итми. Мондый очракта табиблар ярдәменнән башка мөмкин түгел. Шуңа күрә яшь гаиләдә ир кеше аракыга үрелмәсен өчен һәм эчкечегә әверелү куркынычы булганда хатын-кызга ничек эш итәргә кирәклеге турында киңәшләргә колак салыгыз. Ирләр акча аз эшләсә, эштә проблемалар, гаиләдә тавыш-гауга чыкса, кыенлыклар килеп чыкса, кайгысын аракы белән юарга омтыла. Дөнья мәшәкатен шулай онытырга тели. Әлбәттә, ирне көчсез булганы өчен оялтып ачулану, тавыш күтәрү проблеманы кискенләштерә генә. “Акылга утырту” дәресләрен тыныч тонда, еламыйча, кычкырмыйча алып барырга кирәк. 

  Исереклек афәтенә беркем дә битараф калырга тиеш түгел. Безнең бурыч - аннан котылу юлларын эзләү, үсеп килүче яшь буынны сәламәт яшәү рухында тәрбияләү.

Э хэзер эйтелгэннэрдэн чыгып  эти –әнилэргэ  берничә киңәш тэкъдим итэсе килэ:

  • Сез  үз балагыз өчен үрнәк. Сездә ул яхшы сыйфатларны күрергә тели. Гаиләдәге ызгыш талаш, үзара мөнәсәбәтләр ачыклау, баланың күз алдында  эчкечелек белән шөгыльләнү, хезмәткә җиңелчә карау – болар барысы да аның күңеленә тирән яра сала, аны оялта, нәфрәтләндерә.Шуңа күрә бала тәрбияләү белән бергә үзегезне дә тәрбияләргә, начар сыйфатла-рыгызны бетерергә омтылыгыз.
  • Балагызның күңелсезләнүенә сәбәпләр тудырмагыз, ул барында ачуланышмагыз. Артык  игьтибарлы яки бөтенләй  игътибарсыз да булмагыз.
  • Баланың теләкләренә, кызыксынуларына, уй-фикерләренә игътибарлы булыгыз.
  • Гаиләдә уңай гадәтләрне даими камилләштерә барыгыз. Балагызны эшкә өйрәтегез, сәләтләрен ачыклагыз.  Бары тик өйдә хезмәт күнекмәләре алган бала гына үзенең эш сөюен, кешеләргә карата ярдәмчел булуын күрсәтә ала. Әти-әнисенең уңганлыгын, пөхтәлеген күреп үскән бала, хезмәт ярату белән бергә башкалар хезмәтен дә ихтирам итәчәк.
  • Балагызның мәктәп тормышында актив катнашуын хуплагыз, аны шуңа әзерләгез.
  • Балагызның башка кешеләр белән әдәпле, дустанә мөнәсәбәттә булуына ирешегез.
  • Балагызны үз эшегез белән күбрәк таныштырыгыз. Байлыкның, рәхәт тормышның хезмәт белән, тир түгеп барлыкка килүен ул да аңлап үссен.

  Чыгышымны тәмамлап, шуны әйтәсем килә: гаиләләрдә ата эчкече булганда, тормышны әле аналар авырлык белән булса да алып бара. Ә инде әни кешенең дә эчкечелеккә бирелүе – балалар өчен бик зур бәхетсезлек: кимсенү, оялу һәм әрнүле күз яшьләре ул. «Яшьлеген юмарт тараткан – картлыгын ялгыз яраткан» ди халык мәкале. Сезнең бит балаларыгызны язмыш җилләренә каршы торырга өйрәтәсегез бар, балаларыгызның күз яшен бокалларга салып эчмәсәгез иде. Аек тормышка омтылыйк!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Наркомания-замана чире.

на                 Наркоманлыкны булдырмау, балалар организмына наркотик  матдәләрнең зарары, яшүсмерләрн...

Статья "Чире парăнма çуралман"

Вăйлăрах, çỹлерех, хăвăртрах...

И.Лисаев "Чире парăнма çуралман" хайлавĕ

чувашская литература 6 класс...

Иван Лисаев "Чире парăнма çуралман" повесть.

Урок чувашской литературы для 6 класса с использованием ИКТ. Развивать здоровый образ жизни через положительный образ художественного произведения....