7 нче сыйныфлар өчен татар теле һәм әдәбиятыннан эш программасы
рабочая программа (7 класс) по теме

Деева Светлана Михайловна

Эш программасы Р.З.Хәйдәрова дәреслеге буенча.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы

“Якты Күл төп гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

  «Каралды»                                                                                                                       «Килешенде»                                                                         «Раслыйм»

  МБ житәкчесе                                                                                                 Укыту-тәрбия эшләре буенча                                                           Мәктәп директоры

                                                                                                                                 директор урынбасары

  ________  Мишеева Л.М.                                                                              ___________Хусаинова Л.Р.                                                _____________ Мухтаров З.З.

  Беркетмә №_______                                                      

  «_____»_________2013 нче  ел                                                                           «_____»________2013 нче ел                                                  «_____»_____2013 нче ел

2013-2014 уку елына

7 нче сыйныфның рус төркеме өчен татар теленнән

якынча эш программасы

Төзүче: Деева Светлана Михайловна,

II категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                                                                                                                                             Педагогик киңәшмә утырышында каралды

                                                                                                                                                                                                                 Беркетмә  №____

                                                                                                                                                                           “______” _________2013 нче ел

2013-2014 нче уку елы

Аңлатма язуы

Программа статусы

Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:

1. “Мәгариф турында” Россия Федерациясенең Законы

2. “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы

3. Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының 1994 номерлы боерыгы, 03.06.2011 ел һәм №5903,12.08.2009ел (О внесение изменении в федеральный БУП и примерный учебные планы для образовательных учреждений РФ, реализующих программы общего образования, утвержденные приказом МО РФ от 9 марта 2004 года №1312)

4. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 4154/12 номерлы боерыгы, 09.07.2012 ел һәм №5903,12.08.2009ел (Об утверждении базисного учебного плана на 2013-2014 учебный год для образовательных учреждений РТ, реализующих программы начального и основного образования)

5. Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Якты Күл төп гомуми белем бирү мәктәбенең 2013-2014 нче уку елына педагогик киңәшмәдә расланган (10 нчы номерлы беркетмә. 26.08.2013 ел) уку планы

6. “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы. 5-11  нче сыйныфлар”.   Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан, 2013 ел. Программаның авторлары: Р.З. Хәйдәрова, К.С.Фәтхуллова, Г.М.Әхмәтҗанова (Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты)

7. “Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы. 1-11  нче сыйныфлар”.   Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2011 ел. Программаның авторлары: Р.З. Хәйдәрова, Р. Һ. Рангулова

     Эш программасы  атнага 2 сәгать исәбеннән төзелде. Тематик бүленештәге сәгатьләр саны укучыларның белем дәрәҗәсенә, үзенчәлекләренә карап үзгәртелде.

Эш программасының эчтәлеге

Рус телле балаларга татар теленә өйрәтүнең төп максатлары

  • укучыларның башлангыч мәктәптә татар теленең фонетик, орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик нигезләреннән алган белемнәрен системалаштыру, катлаулырак формаларда өйрәтүне дәвам итү;
  • укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилләргә күнектерү;
  • телнең төп грамматик чараларын сөйләм процессында куллануга ирешү;
  • татар әдәби тел нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллауга, аларны тиешенчә куллана белергә өйрәтү;
  • телнең милли мәдәниятенең чагылышы булуын, тел һәм тарих бердәмлеген аңлату; татар теленең милли-мәдәни үзенчәлегенә төшендерү; татар һәм башка халыкларның рухи мирасына ихтирам тәрбияләү.

Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы

ГРАММАТИК МИНИМУМ

1. Җөмлəнең баш һəм иярчен кисəклəрен билгелəргə өйрəтү.

2. Аныклагыч белəн таныштыру. Аныклаучы теркəгечлəр һəм теркəгеч сүзлəрне (ягъни, аеруча, бигрəк тə) кулланып, җөмлəлəр төзергə һəм аныклагычлар янында тыныш билгелəрен куярга өйрəтү.

3. Кушма (бөтендөнья), парлы (ту ган-тумача, алыш-биреш, азык-төлек, мал-туар) исемнəрнең сөйлəмдə куллану үзенчəлеклəрен  үзлəштерү.

4. Лексик темаларга караган сыйфатларның исемлəшүен аңлату.

5. Хикəя фигыльнең үткəн заман формаларын, барлыкта һəм юклыкта зат-сан белəн төрлəндереп, сөйлəмдə урынлы куллануга һəм рус теленə дөрес тəрҗемə итүгə ирешү.

6. Хикəя фигыльнең килəчəк заман формаларын сөйлəмдə барлыкта һəм юклыкта зат-сан белəн төрлəндереп кулланырга күнектерү.

7. Хикəя фигыльнең үткəн һəм килəчəк заман формаларын аера белү һəм, фикерне төгəл белдерү өчен, сөйлəмдə куллану күнек мəлəрен камиллəштерү.

8. Сыйфат фигыльнең заман формалары белəн таныштыру һəм аларны куллану үзенчəлеклəрен гамəли үзлəштерү.

9. Хəл фигыль формаларын кулланып, сөйлəм булдыруга ирешү.

10. Исем фигыльне сөйлəмдə куллану һəм аның рус теленə тəрҗемə ителү үзенчəлеклəрен гамəли үзлəштерү.

11. Телəк (барасым килə), ният (бармакчы булам), мөмкинлек/мөмкин түгеллек (бара алам, бара алмыйм), кирəклек/кирəк түгеллек (барасым бар, барасым юк), боеру (барасы бул, барасы булма) мəгънəлəрен белдерə торган аналитик фигыльлəрне дөрес кулланырга һəм тəрҗемə итəргə күнектерү.

12. Процессның башлануын, дəвам итүен, тəмамлануын белдерə торган аналитик фигыльлəрне (укый башлады, укып ята, укып бетерде) танып белергə һəм сөйлəмдə кулланырга өйрəтү.

13. Эндəш, кереш сүзлəрне сөйлəмдə урынлы куллануга ирешү.

14. Җыючы (һəм, вə, да/дə, та/тə, ни ... ни), каршы куючы (лəкин, ə, əмма, тик), бүлүче (я, яки, яисə) теркəгечлəр белəн җөмлəлəр төзү күнекмəлəрен системалаштыру.

15. Синонимнарны, антонимнарны сөйлəмдə куллануга ирешү.

СӨЙЛƏМ ЭШЧƏНЛЕГЕНЕҢ ТӨРЛƏРЕНƏ ӨЙРƏТҮГƏ ТАЛƏПЛƏР

Тыңлап аңлау

Аралашуда катнашучыларның сөйлəмен тыңлап аңлап, үз фикереңне аңлаешлы белдерү;

 өч минутлык текстны тыңлап, аның төп эчтə легенə караган биремнəрне телдəн яки язмача эшлəү.

Диалогик сөйлəм

Төрле репликаларны кулла нып, лексик темага сөйлəшү үткəрү (һəр укучының репликалар саны 9 дан ким булмаска тиеш);

сөйлəшү барышында үз фикереңне төгəл һəм эзлекле белдерү.

Монологик сөйлəм

Тəкъдим ителгəн темага монолог төзеп сөйлəү (җөмлəлəр саны 10 нан ким булмаска тиеш);

өстəмə чыганаклардан һəм вакытлы матбугаттан файдаланып, яңалыклар турында хəбəр итү;

укылган яки тыңланган текстның эчтəлеген кыскача яки тулысынча сөйлəү.

Уку

Төрле жанрлардагы текстларны эчтəн уку һəм эчтəлеген кыскача сөйлəп бирү;

текст белəн танышып чыгып, эчтəлеге буенча төп мəгълүматны əйтеп бирү;

татар əдиплəренең иҗаты турында белгəннəрне əйтеп бирү;

шигырьлəрне яттан сөйлəү.

Язу

Лексик темаларга караган сүзлəрне дөрес язу;

укылган (тыңланган) текстның эчтəлеген язмача сөйлəп бирү;

тəкъдим ителгəн темага инша язу;

аралашу гыйбарəлəрен кулланып, хат язу.

Белем дәрәҗәсенә  таләпләр

  1. Хәл фигыльнең 4 нче формасы (-ганчы/-гәнче, -канчы/-кәнче) белән таныштыру; -ып, -еп,-п; -гач-гәч/-кач-кәч формаларын сөйләмдә куллану.
  2. Исем фигыль формасы белән таныштыру.
  3. Кушма, парлы, тезмә исемнәрнең ясалышы, аларны сөйләмдә куллану.
  4. Сыйфат фигыльнең хәзерге һәм үткән заман формалары белән таныштыру.
  5. Рәвеш төркемчәләре белән таныштыру, сөйләмдә куллану.
  6. Синоним һәм антоним сүзләрне сөйләмдә куллану.
  7. Тезүче (һәм, да-да, әмма, яки) һәм ияртүче (әгәр, шуңа күрә) теркәгечләрне сөйләмдә куллану.
  8. Тәрҗемә аша кисәкчәләрнең семантик мәгънәләре белән таныштыру ( да, дә, та, тә; гына/генә, иң, бит, инде).
  9. Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен билгеләргә өйрәтү.
  10.  Җыючы (һәм, да-да, та-та, ни...ни), каршы куючы (ләкин, ә, әмма), бүлүче (я, яки) теркәгечләре белән җөмләләр төзү күнекмәләрен системалаштыру.

Укыту эчтәлеге

Коммуникатив максат

Якынча сөйләм үрнәкләре

Сүзләр һәм сүзтезмәләр

Белем һәм тормыш (19сәг.)

Яңа уку елындагы яңалыклар, классташларыңның ничек укуы, нинди билгеләр алу, өй эшен ничек эшләү, дәрестә ничек катнашу турында сөйләшү.

Уку-язу әсбапларын тәртиптә тоту турында сөйләшү.

Яхшы уку серләре турында сөйләшү.

Яхшы уку әчен нинди холык сыйфатлары кирәклеге турында сөйләшү.

Быел безнең сыйныф җитәкчесе яңа. <...> Безгә яңа фәннәр керә. <...>





Самат китапны саклап тотмый, теләсә кая ыргыта. <...>

Яхшы уку өчен көн дә дәрес әзерләргә кирәк, ... . <...>


Яхшы уку өчен тырыш, игътибарлы булырга кирәк. <...>

Сыйныф җитәкчесе, фән, имтихан, тикшерә, аеруча, искиткеч, ярыйсы, тутыра,  уртача, фән, уку әсбаплары,  пышылдый, тырыша, көзге, онытырга,   күчерергә, игътибарлы булырга, чирек азагы, үз сүзендә торучан, белем, надан, эшмәкәр.

Син һәм синең яшьтәшләрең (15 сәг.)

Яшьтәшләреңнең тышкы кыяфәтен, характер сыйфатларын әйтә белү.

Матур киенү серләре турында сөйләшү.

Алдашу– иң яман гадәт, хатаңны тану – батырлык икәне турында сөйләшү.

Минем дустым озын буйлы, ... . <...>  


Мин дискотекага кызыл күлмәк киям. Кызыл төс ... .

Алдашсаң, үзең кыен хәлдә каласың. Бер алддашсаң, сиңа ышанмыйлар ... .Үз хатаңны тану, гафу үтенү өчен ихтыяр көче кирәк.

Ябык, таза, киң җилкәле, кыска буйлы, бөдрә, җирән, тупас, оялчан, киң күңелле, усал, булдыклы, җитез,  заманча, каеш, өр-яңа, игътибар үзәге, аксыл-көрән, тынычлык, универсаль, алдакчы, алдашты, ялганчы, кызарды, кайгы, тынычландырды, үкенде, оялды, гафу үтенде, начарлык, сукыр, нур, җиңелде, җиңде, бата, коткарды, ихтыяр көче.

Безнең ял (8 сәг.)

Үз фикереңне белдерә белү.


Буш вакыт – ул нинди вакыт, аны ничек файдаланырга?

Буш вакытны файдалы,  файдасыз үткәрү ... .

Яраткан шөгылең турында сөйли белү.

Кәрәзле телефон, ноутбук, МР3- плеерларны куллану, компьютерга бәйлелек турын-да сөйләшү.

Мин бу фикер белән риза. Мин дә шулай уйлыйм. <...>

Буш вакыт – ул ... . <...>

Минем буш вакытым аз, чөнки ... . Әгәр буш вакыт булса, ... . <...>


Минем яраткан шөгылем - ... . <...>


Кәрәзле телефоннан күп сөйләшү сәламәтлеккә зыянлы.  <...>

Риза (түгел), фикерем башка, файдалы(сыз), файдаланырга, теләгәнчә, ирекле, кайберәүләр, көнозын, төкерә, сыра, бушка гомер үткәрә, тик йөрү, кул чабу, тамаша, шөгыль, тапшырулар, кәрәзле телефон, зыян, беррәттән, бәйлелек, акча туздыру, җитди, мавыгу.

Өлкәннәр һәм без (9 сәг.)

Өлкәннәр һәм кечкенәләрнең гаиләдә үзара мөнәсәбәте турында сөйләшү.

Өлкәннәргә үзеңнең кая барырга, нишләргә теләгәнеңне әйтә белү, өлкәннәрдән рөхсәт сорый белү.

Дусларыңа үз-үзеңне әдәпле тоту буенча киңәш бирә белү.

Кечкенәләр үзләренчә яшәргә тели, ә өлкәннәр моңа риза түгел . <...>


Әни, миңа дискотекага барырга рөхсәт ит әле.




Өлкәннәрне хөрмәт итәргә кирәк. <...>

Әниләрне борчырга ярамый. <...>

Үзләренчә, өлкәннәр, кечкенәләр, мөнәсәбәт, ялгышу, хаклы, һәркем, кыланыш, рәнҗи, ояла, модада түгел, шәфкать, борчу, борчыла,  хөрмәт итү.

Табигать һәм кеше (15 сәг.)

Дүрт аяклы дусларыбызга карата мәрхәмәтлелек турында сөйләшү.

 Бөек Ватан сугышында этләрнең батырлыклары турында сөйли белү.

Дүрт аяклы дустым сагына белә, ... .

Дүрт аяклы дусларга мәрхәмәтле булырга кирәк, чөнки ... .

Этләр яхшы элемтәче булганнар, басуларны миналардан чистартканнар. <...>

Тугры, таный, Бөек Ватан сугышы, батырлык, элемтәче, хәбәр, яралы, алып чыга.

Татарстанның уллары һәм кызлары (12 сәг.)

Бекркем дә, бернәрсә дә онытылмый  (7 сәг.)

Татар җырчылары, компози-торлары  турында сөйли белү.

Татар сәнгать тарихына кергән һәм бүгенге көндә иҗат итүче сәнгать эшлеклеләре турында кыскача белешмә бирә белү.

Татар рәссамнары, сәнгать эшлеклеләре турында сөйли белү.

С.Сәйдәшев татар халкының беренче композиторы. <...> С. Садыйкова – танылган композитор. <...> Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова татар халкының яраткан җырчылары. <...>

Харис Якупов – портрет һәм пейзажлар остасы. <...>

Ирек Мөхәммәдев – бөтен дөньяга танылган биюче.

Остаз, мәңге, сердәш, ышанычлы, тәҗрибәле, фикердәш, моңлы, төбәк, хыяллана, ягымлы, сынлы сәнгать, рәсем сәнгате, гашыйк, күргәзмә, пейзаж остасы, халыкара фестиваль, ия була, төп партия, атказанган артист, талантлы шәхес.

Без Татарстанда яшибез (20 сәг.)

Татарстанның территориясе, аның географик урыны, климаты, файдалы казылмалары.


Казанның тарихи урыннары турында сөйли белү.

Татарстан республикасының территориясе ... . Ул Башкортстан, Оренбург өлкәләре белән чикләшә. Республикада  ... климат. Республика ... кебек файдалы казылмаларга бай.

Казан тарихи истәлекләргә бик бай. <...>

Затлы, мул, уңдырышлы туфрак,  кара алтын,  ком, газлаштыру, файдалы казылмалар.

 тарихи, үзәк, борынгы, вакыйга, югары уку йортлары.

Светофор – минем дустым  (10 сәг.)

“Яшь юл хәрәкәте инспекторы (ЮИД)” эшчәнлеге, “Имин тәгермәч” республика конкурсы  турында сөйләшү.

Мин яшь юл хәрәкәте инспекторы. Хәзер рейдка чыгам. <…> “Имин тәгәрмәч” республика конкурсында Тимур җиңде. Ул беренче урын алды.<…>

Тәгәрмәч, юл хәрәкәте, имин, штраф салу, тизлек, эшчәнлек, җәрәхәтләнде, туктатты,  исерек, ашыгыч ярдәм машинасы.

Рус телендә сөйләшүче балаларның татар теленнән белем һәм күнекмәләрен тикшерү төрләре.

Укучыларның белем һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары

 Укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшерүне системалы оештыру максатыннан, чирек һәм яртыеллык барышында агымдагы, тематик һәм йомгаклау характерындагы тикшерү эшләре алып барыла.

Тикшерү эшләренең төрләре балаларга татар теле укытуның төп максатларыннан чыгып сайлана.

7 нче сыйныф укучыларының телдән җавап бирү күнекмәләрен тикшергәндә, эш төрләренең күләме түбәндәгечә билгеләнә: тыңлап аңлау 2 минуттан да ким булмаска тиеш, диалог сөйләм 10 репликадан да ким булмаска тиеш, монологик сөйләм 10 фразадан төзелергә тиеш.

Укучыларның диалогик һәм монологик сөйләм күнекмә¬ләрен тикшергәндә һәм бәяләгәндә, билге җавапның сый¬фатына карап һәм түбәндәге таләпләрне искә алып куелырга тиеш:

1) сөйләмнең орфоэпик, интонацион һәм грамматик яктан төгәллеге;

2)  сөйләмнең эчтәлеге ягыннан дөреслеге, тулылыгы һәм эзлеклелеге;

3)  сөйләмнең аңлаешлылыгы;

4) сөйләмдә сүз байлыгы, җөмлә калыпларының төрлелеге һәм стиль бердәмлеге.

Тыңланган текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирүне бәяләгәндә текстның эчтәлеген тулаем аңлап, тәкъдим ителгән барлык сорауларга язмача дөрес җавап бирелгән, 1 орфографик хатасы яки эчтәлеккә бәйле 1 хатасы булган эшкә «5»ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеген аңлап, тәкъдим ителгән сорауларга дөрес җавап бирелгән, әмма 2—3 орфографик, 3 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 2-3 хатасы булган эшкә «4»ле куела.                                        

Тыңланган текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, тәкъдим ителгән сорауларга төгәл җавап бирелмәгән, 5 орфографик, 5  пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 4—5 хатасы булган эшкә «3»ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеге буенча тәкъдим ителгән сорауларга бирелгән җавапларның яртысы дөрес булмаса, 6  орфографик, 6 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 5 тән ар¬тык хатасы булган эшкә «2»ле куела.

Диалогик сөйләмне бәяләү

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә, «5»ле куела.

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2—3 хата җибәреп, эчтә¬леге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә, «4»ле куела.

Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4—6 хата җибәреп, эчтәлеген бозып диалогик сөйләм төзегәндә, «3»ле куела.

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча диалог төзи алмаганда, «2»ле куела.

Монологик сөйләмне бәяләү

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле булган монологик сөйләм өчен «5»ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелгән, әмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2—3 хатасы булган монологик сөйләм өчен «4»ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелмәгән, сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4—7 хатасы булган монологик сөйләм өчен «3»ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән темага монолог төзи алмаганда, «2»ле куела.

Укуны бәяләү

7 нче сыйныфта кычкырып укуның сүзләр саны 70-75 булырга тиеш

Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген тулаем аңлап, авазларны һәм сүзләрне дөрес әйтеп, басымны дөрес куеп, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп тиешле тизлектә укыганда, «5»ле куела.

Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп, әмма 2—3 орфоэпик хата җибәреп (аваз¬ларның әйтелешен бозу, басымны дөрес куймау, синтагма¬ларга бүленештә ялгышу) укыганда, «4»ле куела.

Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, 4—6 тупас орфоэпик хата җибәреп укыганда һәм уку тизлеге акрын булганда, «3»ле куела.

Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген бөтенләй аңла¬мыйча, орфоэпик кагыйдәләрне бозып, 7 дән артык әйтелеш хатасы җибәреп һәм уку тизлегенә куелган таләпләрне сакламыйча укыганда, «2»ле куела.

Язма эшләрне тикшерү һәм бәяләү

Укучыларның тел һәм сөйләм материалын үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү өчен, татар теле дәресләрендә төрле язма эшләр үткәрелә.

Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теленнән язма эшләр ике төркемгә бүленә:

1)  өйрәтү характерындагы эшләр (изложение, сочинение);

2) контроль эшләр (сүзлек диктанты; хәтер, күрмә, иҗади диктантлар).

Диктант яздыру өчен, төрле характердагы материал (аерым сүзләр, аерым җөмләләр, бәйләнешле текст) сайла¬нырга мөмкин. Диктант яздыру өчен сайланган бәйләнешле текст уртача авырлыкта, лексикасы, эчтәлеге һәм грамматик төзелеше ягыннан укучыларга аңлаешлы булырга тиеш, ә инде үзләштерелмәгән сүзләр очраса, укытучы аларны тактага яза һәм аңлата. Диктантны яздырганчы, укытучы текстны тиешле интонация белән һәм укучыларның яшь үзенчәлекләренә туры килгән темпта укып чыгарга, ә диктантны язып бетергәч, аны тикшереп чыгу өчен балаларга мөмкинлек бирергә тиеш.

Язма эшләрне тикшергәндә, укытучы аларның эчтәлеген бәяли, орфографик һәм пунктуацион хаталарын төзәтә. Күп эшләрдә бер үк төрле хата кабатланса, укытучы бу мате¬риалны тагын бер тапкыр аңлатырга һәм дәрестә аңа махсус тукталырга тиеш. Әгәр хаталар индивидуаль характерда булса, укучылар белән шәхси эш алып барырга кирәк. Сүз берничә урында дөрес, ә аерым бер урында хаталы язылган икән, бу ялгыш дип саналмый. Бер үк хата берничә сүздә кабатланса, бу бер ялгыш дип исәпләнә.

Язма контроль эшләр өчен барлык укучыларның билге¬ләре сыйныф журналына куела. Өйрәтү характерындагы язма эшләргә килгәндә, бары тик уңай билгеләрне генә сыйныф журналына куярга мөмкин.

Уку елы дәвамында язма эшләрнең саны һәм төрләре укучыларның лексик-грамматик һәм сөйләм материалын үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү максатыннан чыгып билгеләнә.

Сүзлек диктанты һәм аны бәяләү

7 нче сыйныфта сүзлек диктандындагы сүзләр саны: 20 сүз.

Пөхтә, төгәл һәм орфографик хатасыз язылган эшкә «5»ле куела.

Пөхтә, төгәл язылган, әмма 1—3 төзәтүе яки 1—2 орфо¬график хатасы булган эшкә «4»ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4—5 төзәтүе яки 3—5 орфо¬график хатасы булган эшкә «3»ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 6 яки артыграк орфографик хатасы булган эшкә «2»ле куела.

Диктантның күләме һәм аны бәяләү

Уку елы башында – 55-60 сүз.

Уку елы ахырында – 60-65 сүз.

Пөхтә һәм төгәл язылган, 1 орфографик, 1 пунктуацион хатасы булган диктантка «5»ле» куела.

Пөхтә һәм төгәл язылган, 2—3 орфографик, 2—3 пунктуацион хатасы булган диктантка «4»ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4—6 орфографик, 6 пунктуацион хатасы булган диктантка «3»ле куела.

Пөхтә язылмаган, 7 дән артык орфографик, 7 дән артык пунктуацион хатасы булган диктантка «2» ле куела.

Рус телле укучыларның белем һәм күнекмәләрен бәяләгәндә, эш төрләре түбәндәгечә бирелә

Тыңлап аңлау(аудирование)

2 мин.

Диалогик сөйләм (репликалар саны)

10

Монологик сөйләм(фразалар саны)

10

Уку (сүзләр саны)

70-75

Язу

А)Күчереп язу (җөмлә саны)

Б) Сүзлек диктанты (сүзләр саны)

В) Диктантлар саны

Г) Диктантта сүзләр саны

Уку елы башында

Уку елы ахырында

Д) Изложениеләр


-

20

-

45-50

50-55

Өйрәтү характерындагы изложение һәм сочинениеләр

7 нче сыйныфны тәмамлаган рус телендә сөйләшүче балалар үзләштерергә тиешле белем-күнекмәләр:

- сөйләм этикеты үрнәкләрен урынлы куллануга ирешү, сөйләмне орфоэпик һәм орфографик яктан дөрес оештыра белү;

- авазларны сүзләрдә, сүзтезмәләрдә, җөмләләрдә дөрес әйтүгә ирешү һәм сингармонизм законының асылына төшенү;

- коммуникатив максатларны аңлап, диалогик аралашуда катнашу;

- төрле аралашу сфераларыннан чыгып, телдән яки язмача үз фикерләрен белдерүгә ирешү

- тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле монологик сөйләм төзи алу;

- тамыр, ясалма, кушма, парлы сүзләрнең әйтелешен һәм язылышын белү;

- антонимнар, синонимнар, фразеологик һәм башка төр сүзлекләрдән файдалана белү;

- тиешле (1400 сүз) күләмдә татар сүзләрен яттан белү.

Укыту-методик комплекты

- Коммуникатив технология нигезендә рус телле балаларга татар теле һәм әдәбият укыту программасы(1 — 11 нче сыйныфлар)»  (Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева. 2011);

- Рус мәктәпләрендәге рус төркеме укучыларына татар теленнән вакытлыча дәүләт стандарты. (2008);

- Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева. Татар теле. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 7 нче сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен), 2007;

-  Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева. Татар теле дәресләре. 7 нче сыйныф. Рус телендә сөйләшүче балалар белән эшләүче укытучылар өчен кулланма.2007;

-  Р.С.Нурмөхәммәтова . Татар теленнән кагыйдәләр җыентыгы. - Казан, “Гыйлем” , 2008.

-   Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева. Татар теле таблицаларда. Яр Чаллы;

-  Татар теленең орфографик сүзлеге. – Казан: “Мәгариф”, 2010;

-  Русча-татарча, татарча – русча сүзлек. –Казан. 2008;

- Татарча – русча – инглизчә фразеологик сүзлек.- Казан. 2010.

Календарь- тематик план

Үткәрү вакыты

Дәрес темасы

Сәгать саны

Дәрес тибы

                           Үзләштерелергә яки

              камилләштерелергә тиешле белем

                            һәм күнекмләр

Көтелгән нәтиҗә

План

Факт

I чирек ( 26 сәг.)

Белем һәм тормыш ( 19 сәг.)

1

4.09

Билгеле үткән заман хикәя

фигыль

1

ГКК

Билгеле үткән заман х.ф. кабатлау, яңа лексиканы белү

Тексттан билгеле үткән заман х.ф.кушымчаларын таба  белү

Дәрестә алган белемнәрне гамәлдә һәм көндәлек  тормышта куллану

2

3

6.09

7.09

Хәл фигыль

Хәл фигыльне язуда куллану

2

ГКК

д/м сөйл

Хәл фигыль формаларын үзләштерү.

Хәл фигыль формалары белән җөмләләр төзи белү

Хәл фигыль формаларын җанлы сөйләмдә куллану.

4

9.09

Җөмләнең баш кисәкләре

1

ГКК

Җөмләнең баш кисәкләрен табып билгеләү

Җөмләнең баш кисәкләрен дөрес табу

5

11.09

Күрә бәйлеге

1

ГКК

Көндәлек, өй эше, хата, билге, акыллы

Күрә бәйлеге

Тәрҗемә итү күнек мәләре

6

13.09

Кереш контроль эш

1

ГКК

Өйрәнелгән кагыйдәләрне гамәлдә куллану

Тест формалары

7

16.09

Сүзләргә кушымчалар ялгану

тәртибе

1

ГКК

Сүзләргә кушымчалар ялгану эзлеклелеген аңлату

Практик куллану

Ситуатив күнегүләр дә куллану

8

18.09

Боерык фигыль формасы

1

ГКК

Боерык фигыль формасы, яңа лексика

Хәл фигыль, боерык фигыль формаларын  таба белү

Хәл фигыль, боерык фигыль формаларын сөйләмдә куллану.

9

21.09

Шуларның

берсе кон-

струкциясе

1

ГКК

Якты эз, иҗат итә, туа, хезмәт

Дөрес язу күнекмәләрен булдыру

Яңа лексиканы сөйләмдә куллана белү

10

24.09

Рәвеш

ГКК

Ялгыш, киңәш, дөрес, җитди, яңалык, максатка ирешүчән

Шуларның берсе конструкциясе

11

27.09

Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль

1

Рәвеш

Билгеле киләчәк заман х.ф. кабатлау, яңа лексиканы белү.

Тексттан билгеле киләчәк заман х.ф.кушымчаларын таба белүне практик куллану

Иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлеге үсү

12


13

28.09

30.09

М.Мәһдиев. “Рус теле дәресендә” лексик- грамматик материал

Күнекмәләр формалаштыру

1


1

ЛКФ


ГКК

14

2.10

“Минем кызыклы хәлем” темасына сөйләшү

1

д/м сөйл.

Хикәя язу.

15

5.10

Билгеләү алмашлыклары

1

ГКК

Билгеләү алмашлыкларының килеш белән төрләнеше.

Билгеләү алмашлыкларын тексттан таба белү

Күнекмәләр формалаштыру

16

8.10

Сан

1

ГКК

Сан турында төшенчә.  Тезмә саннар.

Саннарны дөрес әйтү

Белемнәрне практик куллану

17

11.10

Эштә иде, елый иде формаларында иде ярдәмче фигылен куллану

1

ГКК

Иде – ярдәмче фигылен куллану

Иде ярдәмче фигылен куллану

Фигыльләрне төрле формаларда куллана белү

18

12.10

“Белем һәм тормыш” темасын кабатлау

1

д/м сөйл.

19

15.10

Мөстәкыйль эш

1

конт

Син һәм синең яшьтәшләрең (15 сәг.)

20

16.10

Сыйфат ясагыч кушымчалар

1

ГКК

Антоним, синоним сыйфатларны куллану

Кешеләрнең әхлак лылыгын белдерүче сыйфатлар ясый белү

Сыйфатлар кулланып сөйләм телен үстерү

21

18.10

Шарт фигыль

1

ГКК

Шарт фигыльнең юклык формасын куллану

Шарт фигыль ярдәмендә җөмләләр төзи белү

 Шарт фигыль кулланып сөйләм телен үстерү

22

23

22.10

23.10

Алынма сүзләр.

Күнекмәләр формалаштыру

2

ГКК

Яңа лексиканы белү. Алынма сүзләрнең язылышын истә калдыру

Әсәрне сәнгатьле уку, әдәплелек темасын ныгыту

үз фикерләреңне эзлекле итеп белдерә алу

24

25

26.10

28.10

Контроль эш

Исем фигыль

1

1

конт ГКК

Исем фигыльне үзләштерү

Аралашу әдәбенә өйрәтү

үз фикерләреңне эзлекле итеп белдерә алу

26

30.10

Исем фигыль

1

ГКК

куллану

II чирек (22 сәг.)

27

28

11.11

12.11

Гади һәм кушма фигыльләр

2

ГКК

тезмә фигыль турында аңлату

Тезмә фигыльне сөйләмдә куллана белү.

Дәрестә алган белемнәрне гамәлдә һәм көндәлек тормышта куллану

29

30

15.11

18.11

Җөмләнең иярчен кисәкләре

Аергыч

1


1

ГКК

Аергыч турында төшендерү

Баш һәм иярчен кисәкләрне белү

Дәрестә алган белемнәрне гамәлдә һәм көндәлек тормышта куллану

31

19.11

“Минем төсем- яшел. Ә синеке?”  хикәясендәге лексик-грамматик материал

1

ЛКФ

Яңа лексиканы белү, төсләрне атый белү

Тезмә фигыльләр кулланып җөмләләр төзи белү

Дәрестә алган белемнәрне гамәлдә һәм көндәлек тормышта куллану

32

22.11

Тәмамлык

1

ГКК

Тәмамлык турында төшендерү

Тәмамлыкны тексттан таба белү

Күнекмәләр формалаштыру

33

34

25.11

26.11

”Син һәм синең яшьтәшләрең” темасын кабатлау дәресе  

2

д/м сөйл.

Тема буенча алган белем дәрәҗәсен тикшерү

Безнең ял ( 9 сәг.)

35

36

29.11

2.12

Аныклагыч

2

ГКК

 Аныклагыч турында төшенчә

Аныклагычны таба белү

Күнекмәләр формалаштыру

37

3.12

Үз фикереңне белдерү формалары

1

ГКК

Риза (түгел), килешәм, килешмим, мин дә шулай уйлыйм, бу шулай

Үз фикереңне белдерү формалары

38

39

4.12

4.12

Хикәя фигыльнең заман формалары

2

ГКК

ГКК

Күптән, уен, авылдаш, тамаша, тамашачы, кул чабу, сәхнә, онытылмаслык

Хикәя фигыльнең заман формалары

Кушымчаларны дөрес куллана белү.

40

41

9.12

10.12

Сыйфат фигыль

2

ГКК

Сыйфат фигыль турында төшенчә бирү

42

11.12

Татар халкының милли киемнәре

1

ЛКФ

Татар халкының милли киемнәренең исемнәре белән таныштыру

Татар халкының милли киемнәренең исемнәрен сөйләмдә куллану

43

16.12

“Безнең ял” темасын  кабатлау

1

д/м сөйл

Күнекмәләр формалаштыру

Өлкәннәр һәм без  (9 сәг.)

44

17.12

Исем фигыльнең килеш белән төрләнеше

1

ГКК

Яңа лексиканы үзләштерү, кереш сүзләрне куллану

Күнекмәләр формалаштыру

45

20.12

Хәл

1

ГКК

Хәл турында төшенчә

Җөмләдә хәлләрне билгели белү

46

24.12

Тәрбиялелек турында

1

д/м сөйл.

Күнекмәләр булдыру

47

25.12

Контроль эш

1

конт

48

27.12

Билгеле һәм билгесез үткән заман хикәя фигыль

1

ГКК

Билгеле һәм билгесез үткән заман хикәя фигыль кушымчаларын белү. Күнекмәләр формалаштыру

Билгеле һәм билгесез үткән заман хикәя фигыльне тексттан таба белү

III чирек ( 31 сәг.)

49

10.01

Фразеологизмнар

1

ГКК

Фразеологизмнарның мәгънәсен аңлату

50

11.01

Сыйфат фигылләрне кабатлау

1

ГКК

Яңа лексиканы үзләштерү. Сыйфат фигыльләрне таба белү

51

52

15.01

17.01

“Өлкәннәр һәм без” темасын кабатлау

2

д/м сөйл.

Үткән материалны кабатлау

Табигать һәм кеше ( 13 сәг.)

53

18.01

Ия белән хәбәр арасында сызык

1

ГКК

Ия белән хәбәр арасында сызык куюны төшендерү

Табигать турында әңгәмә кора белү

Баш һәм иярчен кисәкләрне таба белү

54

55

22.01

24.01

Теләк фигыль

2

ГКК

Теләк фигыль турында төшенчә бирү

Күнекмәләр формалаштыру, теләк фигыль формаларын истә калдыру

Теләк фигыль формалары белән җөмләләр төзи белү

56

25.01

Фигыльнең заман формаларын кабатлау

1

ГКК

Яңа лексиканы үзләштерү

Дәрестә алган белемнәрне гамәлдә һәм көндәлек тормышта куллану

57

58

28.01

29.01

Теркәгечләр

2

ГКК

Тезүче , ияртүче теркәгкечләр турында төшендерү

Күнекмәләр формалаштыру

Җөмләдә теркәгечләрне билгели белү

59

60

1.02

4.02

Исемнәрнең ясалышы

 Сыйфат дәрәҗәләре

2

ГКК

Тамыр һәм ясалма исемнәр турында төшендерү, сыйфат дәрәҗәләрен аңлату. Күнекмәләр формалаштыру

Кагыйдәләрне истә калдыру

61

7.02

Диктант. “Кышкы матурлык”

1

конт

62

8.02

Дару үләннәре

1

ЛКФ

63

11.02

Табигать серләре

1

ЛКФ

64

14.02

Акулалар

1

ЛКФ

Яңа лексиканы үзләштерү, саннарны дөрес әйтү

Эчтәлекне сөйләргә өйрәнү

Саннарны сөйләмдә куллана белү

65

15.02

“Табигать һәм кеше” темасын кабатлау

1


д/м сөйл.

Үткән материалны кабатлау

Сүздек диктанты

Табигатьне саклау турында әңгәмәгә кушылу

Минем дусларым ( 11 сәг.)

66

18.02

Һ.Такташ “ Караборынның дусты” әсәрендә лексик- грамматик материал

1

ЛКФ

Хәл фигыль, бәйлекләрне куллана белү, килешләрне кабатлау

Дәрестә алган белемнәрне гамәлдә һәм көндәлек тормышта куллану

67

21.02

Кебек, саен бәйлекләре

1

ГКК

 

68

69

22.02

25.02

Тәмамланмаган үткән заман хикәя фигыль

2

ГКК

Тәмамланмаган үткән заман хикәя фигыльнең ясалышын аңлату

Барлык- юклык формаларны куллана белү

Кагыйдәләрне белү

70

28.02

Мөстәкыйль эш. “Фигыль төркемчәләре”

1

конт

71

1.03

“Караборын шәһәргә бармады” әсәрендә лексик- грамматик материал

1

ЛКФ

Яңа лексиканы белү.

Хәл фигыльләрне куллана белү

Укылган текстның эчтәлегенә нигезләнеп, кирәкле мәгълүматны җиткерә алу

72

5.03

"Юлдаш” хикәясендәге лексик-грамматик материал

1

ЛКФ

Яңа лексиканы үзләштерү,

Хикәяне сәнгатьле укырга өйрәнү

Дәрестә алган белемнәрне гамәлдә һәм көндәлек  тормышта куллану

73

7.03

Фигыльнең заман формаларын кабатлау

1

ЛКФ

Диалогик- монологик сөйләм үстерү

Эчтәлекне сөйләргә өйрәнү, этләр турында мәгълүмат бирә белү

Дәрестә алган белемнәрне гамәлдә һәм көндәлек тормышта куллану

74

75

7.03

11.03

“Минем дусларым” темасын кабатлау

2


д/м сөйл

Хикәя фигыль заманнарын куллану. Текстны уку.

Хикәя фигыль заманнарын куллана белү

Укылган текстның эчтәлегенә нигезләнеп, кирәкле мәгълүматны  җиткерә алу

76

12.03

Контроль эш . “Минем дусларым”

1

конт

Татарстанның уллары һәм кызлары ( 12 сәг.)

77

14.03

Хаталар өстендә эш.

Теләк фигыль

1

ГКК

Теләк фигыльләрне сөйләмдә куллану.

Дәрестә алган белемнәрне гамәлдә һәм көндәлек тормышта куллану

78

18.03

Татарстан турында сөйләшү

1

д/м сөйл

Яңа лексиканы үзләштерү

Татарстан турында сөйләргә өйрәнү

Дәрестә алган белемнәрне гамәлдә һәм көндәлек тормышта куллану

79

21.03

Сүз ясагыч кушымчалар

1

ГКК

Сүз ясагыч кушымчалар (даш, дәш) куллану

IV чирек (26 сәг.)

80

1.04

Сүз ясагыч кушымчалар

1

ГКК

Сүз ясагыч кушымчалар (даш, дәш) куллану

81

4.04

“Илһам Шакиров” текстындагы лексик- грамматик материал

1

ЛКФ

Лексик- грамматик  материалны үзләштерү

Иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлеге үсү,  фикерләрне дәлилли белү

82

5.04

Изложение

“Табигать һәм Кеше”

1

конт

83

84

9.04

11.04

Фигыль төркемчәләрен кабатлау

2

ГКК

Хәл фигыль, инфинитив формаларын куллану

Күнегүләр эшләү

Дәрестә алган белемнәрне гамәлдә куллану

85

12.04

“Ирек Мөхәммәдев” тексты буенча диалогик сөйләмгә чыгу

1

д/м сөйл

Диалогик- монологик сөйләм үстерү

Ирек Мөхәммәеов турында сөйли белү

Дәрестә алган белемнәрне гамәлдә һәм көндәлек тормышта куллану

86

15.04

“Харис Якупов” текстындагы лексик- грамматик материал

1

ЛКФ

Сыйфат һәм саннарны куллана белү

87

18.04

“Татарстанның уллары һәм кызлары” темасын кабатлау

1

д/м сөйл.

Укучыларның белем дәрәҗәләрен бәяләү

88

19.04

Диктант. “Язгы аваз”

1

конт

Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый (7 сәг.)

89

22.04

Тамырдаш сүзләр

1

ЛКФ

Яңа мәгълүмат бирү. Тамырдаш сүзләрне өйрәнү

Бөек Ватан сугышы турында мәгълүмат бирә белү

Иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлеге үсү,  фикерләрне дәлилли белү

90

23.04

Сан. Саннарның язылышы

1

ГКК

Сан+исем төзелмәләрен сөйләмдә куллану, төп, тәртип саннары

Укылган текстның эчтәлегенә нигезләнеп, кирәкле мәгълүматны җиткерә алу

91

26.04

Сыйфат дәрәҗәләрен кабатлату

1

ГКК

Яңа сүзләрне үзләштерү, сыйфат дәрәҗәләрен кабатлату

Сәнгатьле укырга өйрәтү.

Батырлык турында әңгәмә үткәрү

Укылган текстның эчтәлегенә нигезләнеп, кирәкле мәгълүматны җиткерә алу

92

93

28.04

30.04

Исемнәрнең килеш белән төрләнешен кабатлату

2

ГКК

Исемнәрнең килеш белән төрләнешен кабатлату. Биографияне уку

94

3.05

Синонимнар

1

ГКК

95

6.05

Бәйлек һәм бәйлек сүзләр

1

ГКК

Бәйлек һәм бәйлек сүзләр турында аңлату. Диалог төзү

Бәйлек һәм бәйлек сүзләрне җөмлә төзүдә  куллана белү

Светофор – минем дустым ( 10 сәг.)

96

7.05

“Светофорның матур кызга күзе төшкән” хикәясендәге лексик-грамматик материал

1

ЛКФ

Синоним сыйфатларны куллану

Җөмләләр төзү

Җөмлә төзү күнекмәсе, сөйләмдә әйтелеше ягыннан төрле җөмләләрне куллану.

97

10.05

Шарт фигыль

1

ГКК

Шарт фигыль кушымчаларын аңлату

Хикәяне үзгәртеп яза белү

Эчтәлекне ачуда үз фикерләреңне эзлекле итеп белдерә алу

98

14.05

Юл йөрү кагыйдәләре

1

ЛКФ

Юл йөрү кагыйдәләрен кабатлау

Диалог сөйләмгә чыгу,

Юл йөрү кагыйдәләрен истә калдыру

99

17.05

Диктант

1

конт

Укучыларның белем дәрәҗәсен тикшерү

Дәрестә алган белемнәрне гамәлдә һәм көндәлек тормышта куллану

100

19.05

“Солтания белән Күбәләк”хикәясендәге лексик-грамматик материал

1

ЛКФ

Яңа лексиканы белү.

Укылган текстның эчтәлегенә нигезләнеп, кирәкле мәгълүматны җиткерә алу

101

21.05

Контроль эш

1

конт

Иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлеге үсү,  фикерләрне дәлилли белү

102

103

24.05

26.05

Кабатлау

2

д/м сөйл

Күнекмәләр формалаштыру

Мөстәкыйль эшли алу

Мөстәкыйль фикер йөртә алу

104

28.05

Ел буена үткәннәрне кабатлау

1

д/м сөйл

Юл йөрү кагыйдәсе темасына диалог төзү

105

31.05

Йомгаклау

1

д/м сөйл


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

11 нче сыйныф өчен татар теле һәм әдәбиятыннан эш программасы (сәгатьләр күләме атнага 2 сәгать, елга 68сәг ать)

Аңлатма язуы Эш программасы статусы.            Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм ...

Рус мәктәпләрендә 5 класста укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбиятыннан эш программасы

Рус мәктәпләрендә 5 класста укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбиятыннан эш программасы...

Рус мәктәбендә 11 нче сыйныфның рус телле укучылары өчен татар теле һәм әдәбиятыннан эш программасы

ТАТАР ТЕЛЕННӘН ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫННАН 11 нче сыйныф өчен( рус телле төркем өчен) ЭШ ПРОГРАММАСЫ     Аңлатма язуы Эш программасы статусы          Программ...

Татар теле һәм әдәбиятыннан эш программасы 5-11класслар

7 нче сыйныфлар өчен татар теле һәм әдәбиятыннан эш программасы...

7нче сыйныф өчен татар теле һәм әдәбиятыннан эш программасы

Рабочая программа разработана на основе Программы  по татарскому языку для средней (полной) общеобразовательной школы с русским языком обучения (для учащихся-татар) Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова, В....

11нче сыйныф өчен Татар теле һәм әдәбиятыннан эш программасы

Рабочая программа составлена в соответствии с годовым календарным учебным графиком, учебным планом школы на 2015-2016 учебный год, предусматривающим изучение  предмета в 11 классе по 2 часа в нед...

10-11нче сыйныфлар өчен татар теле буенча “Татар теленең стилистикасы” электив курсы программасы

Рухи хәзинәләребезне барлап, милли сәнгатебезнең гүзәллеген, тарихыбызның бөеклеген күрсәтүдә телебез төп рольне уйный. Туган телебез – искиткеч бай, матур һәм тирән аһәңле тел. Аның бөтенлеген,...